Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯКТАШ

Мин аны фронттан ерак түгел бер госпитальдә очраттым. Марля белән бәйләнгән башы астына ике кулын кыстырган килеш, одеялын муенына кадәр тартып, ак жәймә өстендә чалкан ята иде ул. Исәнләштек. Ул торып утырды.

— Мин Казаннан,— дигәч, ул утырган урыныннан очып төшә язды. Яның ябык күзләре жанланып, ак чырае, кояшлы көн кебек, балкып китте.

— Татарстаннан? Күптәнме? Бер генә ай? Я, ничек соң анда безнең якларда? — дип, ул мине ашыгыч сораулар белән күмеп ташлады. — Татарстаннан диген, ә? Шундый сагындым үзебезнең якны... туфрагын гына булса да күрер өчен әлләни бирер идем. Аягыңа ияреп килмәгәнме ичмасам бераз? — дип ул ярым шаярып, ярым житди итеп, минем аякларыма карап куйды.

— Тиздән ике ел бит, малай... сагынырлык та бар, — диде ул, аннан соң. Сүз иярә сүз чыгып, без дөнья хәтле сүз сөйләшеп ташладык. Ул сугышка кадәр тракторист булып эшләгән икән. Сугышның башыннан бирле йөри. Өч тапкыр яраланган. Соңгысы — бик авыр.

— Башым яраланганнан бирле әллә ничек хәтерем чуалып китте әле, — диде ул. Моннан бер генә атна элек килгәч булсаң, мин сиңа исемемне дә әйтә алмаган булыр идем. Чын әгәр.

— Кайда, ничек яраландың соң син? — дип, мин аның сүз арасына кердем.

— Ә ул, абый кеше, болай булды. Ул көнне ничектер безнең тәртәгә гел аркылы килеп кенә торды. Разведчиклар да ниндидер ачык авызлар эләккән иде... Биеклектә немецлар юк—дип кайтып әйттеләр. Юк икән юк. Бик шәп. Без, ул биеклекне уңда калдырып, икенче биеклеккә таба киттек. Без дигәнем — мин дә, тагын берәү шунда. Аның хакында соңыннан. Тәк. Ун флангтагы биеклеккә төкереп тә бирмичә, барабыз да барабыз.

Кинәт, исән торасыңмы... теге биеклектән безнең өскә — күпме чирәк! Ну, яттык (әйтергә онытканмын — мин пулеметчик). Ятуын яттык, ә үзем атмыйм әле. Бервакыт ни күрим, — тегеннән, әлеге биеклектән, берәм-берәм бер унлап фриц! Икенче номерның күзләре шар булды. Ул да түгел, сул флангтан да... унлап булыр фрицлар! Тиз генә пулеметка сыендык.

Жан кисәгем! Син коткарсаң коткарырсың безне!

Син шуны әйт әле. Менә хәзер шул турыда уйласам гына да чәчләрем кыймылдый башлый, ә ул вакыт ничектер куркылмаган бит, әй. Ятам. Нәрсәдер бернәрсә эчтән кабыргага төрткән кебек: янәсе, якынрак җибәр син аларны! Якынрак тек якынрак. Рәхим итсеннәр. Ятам үлән эченнән карап. Киләләр бит, малай. Күршем кыбырсый ук башлады. Сизәм — таракан тегенең йөрәгендә. Шундыйрак бер кеше иде инде ул. Ну, җибәрдек тегеләрне якынрак. Житте! Артык ярамый! Шуннан тотындык, мин сиңа әйтим...

Кыскасы — түшәдек без аларның шунда байтагын...

— Ә башың кайда яраланды соң, синең?

— Башка хәтле кулым яраланды. Аннан — аяк. Шуннан соң гына баш. Башка хәтле сөйлисе бернәрсә калды әле. Аяктан кан ага, кулдан кан ага. Шулай да ничектер хәлем китми әле, һаман атам. Фрицлар яттылар. Атмый башладым. Менә шул вакыт башым әйләнеп, күз алларым караңгыланып китте. Күзләремне ачып җибәрсәм, күз алдым зәп-зәңгәр. Нәрсә соң бу? Чалкан төшеп, күккә карап ятам имеш. Чатырдатып атып җибәргән тавышка дерт итеп киттем. Як-юнемә карыйм. Кайда соң ул — минем помощник?

Калкынып, үлән арасыннан карасам, ни күзләрем белән күрим! Ерак та түгел немецлар! Ә ул, теге малай актыгын әйтәм, (кулларын күтәреп!) аларга таба... янәсе пленга! Шул чактагы хәлемне ничек аңлатып бирим сиңа!.. Эх, мәйтәм, елан ияртеп йөрткәнмен икән үзем белән! Тукта әле, хәзер мин сине, эттән туган малай актыгын. Каным кайнаудан яраларымны да оныттым. Пулеметны алдым да... Ну, калганын сөйләп торуның кирәге юк. Тәк. Эш гранатага барып җитте бит, малай. Патрон беткәнне сизеп алып, әйдәме фрицлар минем өскә! Мин шул ул чакта бик таза идем. Көч — үгез егарлык! Күрәсең минем сөякләрне! Аларга ит кунса...

Үкерешеп килә башлаганнар иде, бер-бер артлы өчне тондыруым булды, түшәлделәр генә...

Шул вакыт минем кыяфәтне күрүче булса, коты алынып качар иде берәүнең. Чын әгәр. Бөтен җирем кан. Үзем тәмам ерткычландым. Берәрсе өскә ташлана-нитә калса, тотып чәйнәрлек булып торам. Соңгы гранатамны тондырыйм дип, теземә күтәрелгән генә идем, маңгаема нәрсәдер шундый каты итеп сукты... күзләремнән утлар чәчрәде. Шуннан соң нәрсә булгандыр, бернәрсә дә хәтерләмим. Егылганда аркам белән пулеметка бәрелгәнем генә исемдә...

Әле госпитальдә бер ай ятканнан соң да, бернәрсә дә искә төшерә алмый аптырап чыктым. Баш бик хәтәр нәрсә икән ул, малай. Соңыннан әкрен-әкрен ачыла башлады тагын үзе. Докторлар әйтәләр, бетәр, диләр. Элекке кебек тап таза булырсың, диләр. Ну, малай, минем бу сөякләргә ит кунса, бу беләкләргә җегәр керсә!.. Шул кургашын күзле җирән фрицларның тагын берничә дистәсен җәһәннәмгә озатыр идем озатуын...

... Аерылганда, егетнең күзләреннән мөлдерәп яшь чыкты. Ни әйтсәң дә, мин аның туган иленең бер валчыгы бит. Минем аркылы ул үзенең туып-үскән авылын, малай чакта, үлән арасына чалкан төшеп, ак болыт кисәкләрен күзәтеп ятуларын, авыл уртасындагы салкын сулы инешләрен, ботак очлары суга манчылып торган өянке агачларын һәм тагын бик күп, бик күп күңеленә якын нәрсәләрне хәтерләгәндер, бәлки.