Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕГЕРМӘН

Кичен, Ковалев дигән майорның блиндажында, батырлык һәм аның төрле кешедә төрлечә чагылуы турында гәп башланып китә. Батырлыкның бик күп төрле мисаллары китерелә, һәм соңыннан сүзгә майор үзе дә кушыла:

— Кайбер кешенең батырлыгы күз ачып йомганчы эшләнеп ташлана торган бер кабынып китү төсендә килеп чыга, бу минутта кеше үзенең гадәти үлчәвен югалта һәм, шунлыктан, аның эшләгән батырлыгы бик нык күзгә ташлана, әллә кайдан бәреп күренеп тора. Әле бу турыда сүз чыкканнан соң, мин үзебезнең ездовой Лакомов турында уйлап куйдым. Үз фикеремне ул чаклы ачык һәм төгәл йтеп әйтеп бирә алмавым да ихтимал минем, ләкин минемчә, менә ул кешедә инде без гәп алып бара торган батырлыкка караганда нигезлерәк һәм ныграк булган нәрсәдер бернәрсә бар.

Батырлык дигән сүз үзе генә күтәрә дә алмый төсле моны. Икенче сүз уйлап табарга, әйе, рус кешесенең тыныч агучы көчен күрсәтә торган икенче сүз табарга кирәк. Бит ахырсы, соңгы чиктә, сугышны менә шул тыныч агучы көч безнең файдага хәл итәчәк тә.

— Нәрсәдә соң ул Лакомовның егетлеге? — дип сорыйлар майордан. Майор шунда өстәлдәге бер сынык кара икмәкне кулына ала:

— Аның батырлыгы менә шушында, ди ул, кара икмәкне кеше саен күрсәтеп. Яз башында, юллар өзеге вакытында була бу хәл. Полк командиры, полкның транспорт көчләренә артык эш йөкләмәс өчен, он алырга тылга барып йөрмичә, шул тирәдәге бер тегермәнне табып, арышны-бодайны шунда гына тартырга куша. Бу эш өлкән ездовой Андрей Лакомовка тапшырыла.

Лакомов — кайчандыр кыр кухнясында эшләгән кеше, шунда аның хәтта бер аягы да яраланган була. Терелеп килгәннән соң, аны өлкән ездовой итеп куялар, һәм бу аңа ятышлы гына булып чыга. Ни генә димә, Себер крестьяны ул, аннары тагын нәкъ сигез ел ярым вакыт колхоз тегермәнендә тегермәнче булып торуны да истән чыгармаска кирәк. Тегермәнчелек эшен белүе Лакомовны бөтен полк хәзергә чаклы тирән бер кызыксыну белән күзәтеп бара торган вакыйгаларның үзәгендә калдыра. Арыш, бодай төялгән йөк өстенә утырып Лакомов элек бер тегермәнгә сугыла, тик анда чират бик зур булып, озак көтәргә туры килгәнлектән, шунда ук икенчесенә китә. Бу икенче тегермәннең ике төрле җитешсез ягы була. Беренчедән, ул ватык, төзәтмичә эшкә ярарлык түгел, икенчедән, ачык тау башында, немецларның нәкъ позицияләре алдында, маңгайда кукыраеп утыра. Немецларның траншеялары белән тегермән арасы — километр ярым җир. Алар аны төнлә дә, көндез дә күреп торалар, чөнки ул, үзенең иске канатларын як-якка сузып, шунда, аларның күз алларында басып тора. Ул иске канатлар һавада хәрәкәтсез генә асылынып торганда, немецлар тегермәнне борчымыйлар, ә бит Лакомовның бирегә күлүенең төп сәбәбе дә — әнә ул канатларны хәрәкәткә китерү! Лакомов тегермән эченә керә дә, эшне озакка сузмыйча, ватык җирләрне төзәтү эшенә керешә. Әйтерсең, якын-тирәдә сугыш та, дошман окоплары да, тимер чыбык сызыгы артыннан өзлексез күзәтеп торучы ят күзләр дә юк, Лакомов әнә шулай эшли башлый. Арганнан соң, тегермән ташына утырып ял итә, үзенең Себердәге тегермәне, хатыны Марьяне, хатыны артыннан тагылып көндез үзенә әбәт китерүче алты яшьлек баласын һәм өй белән бәйләнешле булган тагын бик күп, бик күп әйбәт хатирәләрне исенә төшереп тәмәке тарта. Тора, тагын эшенә тотына. Менә тегермән өлгерә, Лакомов, тегермәннең канатларын җилгә каршы борып куя да, үзе тегермәннең эченә керә — ә анда зырылдый гына таш! Ул көнне Лакомов берничә капчык онны өлгертеп полкка җибәрә дә, үзе бик кәефләнеп кенә таш теши башлый. Тешәп бетереп, сиксән потлы ташны бер ялгызы урынына җайлап маташканда, кинәт, тегермәннән ерак түгел, бик каты шартлап снаряд ярыла. Тегермәннең искереп беткән такталары чайкалып куялар, тегермән бер тирбәлеп ала, Лакомовның өстенә балчык коела. Бөтенләй күмелеп калмыйм тагын, дип шикләнеп тышка йөгереп чыга Лакомов, ләкин анда тагын да начаррак була. Немецларның берничәләп пушкасы тегермәнгә һәм ут сызыгындагы бу карт тегермәнне хәрәкәткә китерергә җөрьәт иткән ялгыз бер кешегә төзәп, берсе артыннан берсе атарга тотыналар.

Снаряд артыннан снаряд җибәреп, немецлар тегермәнне каныгып-каныгып эзлиләр, снарядлар тегермән тирәсенә һаман якынрак төшә баралар, ләкин шулай да тегермәннең нәкъ өстенә бер снаряд та төшми. Лакомов, моны күреп, иң тыныч урын тегермәннең эчендә ахыры, дигән уйга килә. Тегермәнгә керә дә, аска төшеп, таш турысына- рак килеп ышыклана, һәм снарядлар төшеп ярылганны санап тора: ун... унбиш... егерме... Әйтергә генә җиңел, бөтен снарядлар аның өчен генә шартлыйлар. Ялгыз бер рус солдатына бөтен бер немец батареясы ташлана, ләкин... берни дә чыгара алмый. Таш турысында, аста ышыкланып утырган кил леш санап тора Лакомов — 26 снаряд төшеп ярыла. Аннары бөтен нәрсә кинәт тынып кала. Кич булып, көнгә караңгылык, төшә башлаганнан сон, Лакомов үзенең ДОТыннан чыгып, тегермән әйләнәсен күзәтеп йөри. Туры тиюләр булмаган, шулай да канатларның, берсе, снаряд кыйпылчыгы тиеп, зарарланган. Бил каешына балта кыстырып, кесәләренә кадаклар тутырып, бау буенча тотына-тотына, Лакомов үрмәләп канатларның өстенә менеп китә, тегермән канатындагы аркылы-торкылы агачларны рәтли, аларга киндер тарттырып, җилкән корып җибәрә...

Ә ирогесен траншеялардагы немецлар үз күзләренә үзләре ышанмыйлар, тегермәннең канатлары шундый җиңел, шундый иркен һәм аларны үчекләп шундык тиз әйләнә башлыйлар ки, немецларның туплары тагын үкерешергә һәм кеше күргәч ярсыган котырган этләр төсле, тегермән тирәсендәге балчыкны казырга керешәләр. Әнә шул рәвешчә немец артиллериясе белән элекке Себер тегермәнчесе арасында кара-каршы көрәш башланып китә. Дошман ата башлау белән Лакомов үзенең ияләнгән урынына, тегермән ташлары турысына, аска кереп ышыкланып тора да, соңыннан тагын эшен дәвам итә, ә тегермәннең канатлары, немецларны үчекләп, әйләнәләр дә әйләнәләр. Бер вакытны, Лакомов балтасы белән тегермән канатында нәрсәнедер төзәтеп утырганда, немец пулясы аны чүкеп китә, бер чакны тегермәнгә снаряд тиеп, он бураны эчендә кала, тончыга, буыла, үлә яза, ләкин үлми, һаман исән... һаман эшли, көрәшә. Бер чакны шулай, снаряд кыйпылчыгы тиеп, тегермән янында гына бер сугышчы яраланып кала. Лакомов, сак кына үрмәләп, яралы сугышчы янына бара да, аны иске халат кисәгенә салып, тегермән өенә алып кайта. Ярасын бәйләп, мич башына менгезеп яткырганнан соң, яралы сугышчы күзен ачып җибәрә:

— Ничек утырасың син монда, шайтан? — дип сорый сугышчы тегермәнчедән. Лакомов аңа каршы:

— Ә син окопта ничек утырасың, соң?— дип сорау белән җавап бирә.

— Лнда бит сугыш,—ди теге.

— Ә минем сугыш монда, — ди Лакомов, көлеп. f Бу карт тегермән, канатларын җилпи-җилпи, эшли башлаганнан бирле немецлар Лакомовка төзәп 400 снаряд җибәрәләр, ә Лакомов һаман исән, борынгыча тегермәндә яши бирә һәм полкны төгәл рәвештә он белән тәэмин итеп тора.

Хәрәкәттәге армия