Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БАТЫР УЛЫ ЗИННӘТ ШӘРӘФЕТДИНЕВ

Минзәлә суы Орденлы Татарстанның күп кенә авылларын, районнарын кичеп, тыныч кына ага да ага. Ворошилов районы, Олы Нөркәй авылының бәрәңге бакчалары, колхоз фермалары яныннан үткәндә ул аеруча матур борылышлар ясый. Ташып, гөрләп үтә монда яз! Авылның сылу кызлары, уңган егетләре, бәйрәм киемнәрен киенеп, ташу карарга җыелалар. Тальян гармоньның йөрәккә якын чыңнары, яшьләрнең күңелле җырлары белән бергә кушылып, су буена тарала. Язгы бозлар бик күпләрнең кайгы-сагышларын үзләре белән агызып еракларга-еракларга алып китәләр. Алар бик күпләргә шиңми торган нәфис мәхәббәтнең гүзәл чәчәкләрен алып киләләр. Бозлар шаулавы, тальян чыңнары рәхәтлеге астында бик күпләрнең беренче мәхәббәте кабынып китә...

Кара-су чәчле, зәңгәр күзле, төскә матур, зифа буйлы кечкенә Зиннәтне дә ташу караучылар арасында еш кына очратырга мөмкин була тррган иде. Бер карау белән кызларны саташтыра ала торган бу яшь егетне авылның кайсы кызы гына күңелендә саклап йөртмәгән икән?! Һәм үзе дә ул аларны чын ярату белән ярата, кайнар сөю белән сөя белә. Яның да беренче, балачак мәхәббәте язгы сулар ташыган вакытта кабынып китә. Ләкин бу күңелле минутлар озакка бармыйлар. 21 нче елның язгы ташуы Зиннәтләр семьясына кайгы алып килә...

Шәрәфетдин абзый үзенең балаларын һәм аларның дөм сукыр аналарын, ачлык тырнагыннан коткарып калу өчен, Чаллыга ат белән кешеләр илтеп йөри. Көннәрнең берендә ул өенә әйләнеп кайтмый. Зиннәтләр аталарын түземсезләнеп көтәләр. Ә Шәрәфетдин абзый кайтмый да кайтмый, һәм шушы чыгып китүдән серле төстә эзсез югалу белән мәңгегә югалып кала... Явылда аның турында шомлы хәбәрләр тарала. Төрле кеше төрлечә фикер йөртә. Тик бу фикерләрнең берсе дә Зиннәтләр семьясының авыр кайгысын җиңеләйтми. Карлар эреп, елгаларда сулар ташый башлый. Явылга яз килә, һәм шул язны кырдан Шәрәфетдин картның үлек гәүдәсен табып кайталар. Яны юл кисүче бандитлар үтереп ташлаган һәм атын алып киткән булалар. Зиннәт өчен тормыш кире ягы белән әйләнә. Сукыр ананы, энесе ике яшьлек Таһирны һәм кыз туганы Хәятны тәрбияләү кечкенә Зиннәткә йөкләнә. Ә 21 нче елның ачлыгы, үзенең коточкыч тырнакларын тырпайтып, аларның семьялары өстендә асылынып тора. Үз вакытларын үткәрмичә, язлар киләләр дә киләләр. Сылу кызлар, уңган егетләр, гадәтләре буенча, Минзәлә суына ташу карарга төшәләр. Тик инде алар арасында зиннәт күренми... Лның муенына дөнья камыты кидерелгән. Ул 21 нче елдан 24 нче елга кадәр, Олы Нөркәй авылының Мифтах һәм Гали байларында көнлекче булып эшләп йөрч. Эш күп һәм шундый читен, Зиннәт сөйгән кызы белән дә сирәк очраша. Ләкин эш нинди генә авыр булмасын, яшь егетнең ялкынлы һәм хисле йөрәге күмелеп калмый, ташларны җимереп чыккан чишмә төсле, мәхәббәт көче ыргылып өскә чыга, егет, бик сирәк кешеләргә генә хас булган, нәфис сөю белән сөя һәм шулай сөелә дә. Менә 31 нче ел.

Зиннәтләр семьясы колхозда. Кече яшьтән үк хезмәткә күнегеп үскән Зиннәт колхозда тагын да тырышыбрак эшли башлый һәм озак та үтмәстән аны колхозның табельщигы итеп күтәрәләр. Булган егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигәннәр бабайлар. Ә Зиннәт булган егет ул. Колхозчылар аның булган егет икәнен беләләр һәм, колхоз оешуга 1 ел булды дигәндә, аны Чаллыга 9 айлык тракторчылар курсларына җибәрәләр. Зиннәт бу курсларны яхшы гына тәмамлап чыга. Тракторчы булып аз гына эшләү дәверендә яңа' профессиягә — кино-механиклык профессиясенә өйрәнә. Бу эш аны тагын да ныграк кызыксындыра һәм ул кино-механик булып эшли башлый. Шушы вакыттан алып — 34 нче елның көзенә кадәр, Сарман районында кино-механик булып эшли, динары Кызыл Армия сафы, полк мәктәбе, хәрби тәртип, соңыннан инде без Зиннәтне пөхтә итеп киенгән кызыл офицер — командир итеп күрәбез. 39 нчы елның көзендә Ватанның төньяк чикләрендә акфиннарның провакацион туп тавышлары яңгырый. Дошманнар Ленин шәһәренә кул сузарга маташалар. Советлар иле халыкларының нәфрәтләре чиктән аша. Бу нәфрәт Зиннәт Шәрәфетдиневтә дә ташый. Зиннәт полк мәктәбендә алган хәрби белемнәрен дошманның нәҗес кабыргасында сынап карарга ашкына. Кызлар аны озатып калалар һәм герой булып кайтуын телиләр. Һәм, озакламыйча, без аны сугыш кырында, кече лейтенант итеп очратабыз. Карельский перешейкада рота белән командалык итә ул. Нның ротасы үзенең куркусыз, оста командиры җитәкчелеге астында, акфиннарның кабыргаларын бик күп тапкырлар саный. Бу операцияләрдә Шәрәфетдинев командованиенең сугышчан заданиеләрен сокланырлык төстә үти, батырлык һәм куркусыз- лыкның гүзәл үрнәкләрен күрсәтә, ә аның сугышчылары үзләренең батыр командирларыннан калышмаска тырышалар. Кызыл Лрмия кино-механиктан батыр, оста, дошманга карата бертөрле дә аяуны белми торган булдыклы командир тәрбияли. Ул фин сугышыннан Батырлык өчен медале белән бүләкләнеп кайта. Бөек Ватан сугышына ул инде шактый ук зур тәҗрибәле лейтенант булып бара, һәм бу сугышчан тәҗрибә кирәк тә була аңа. Бик кызу сугыш барган көннәрнең берендә, аларның батальоны камалу эчендә кала. Аларга, стратегик әһәмияте булган авылны, ярдәм килгәнче ничек кенә булса да, кулда тотып торырга приказ бирелә. Миләренә аракы1 пары тулган кабахәт фашистлар авылга туктаусыз атака ясыйлар, батальонны юк итмәкче булалар. Ләкин Шәрәфетдинев кул астындагы куркусыз сугышчылар немецларның һәрбер атакасын мылтык, пулемет утлары, гранаталар һәм штык ударлары белән уңышлы төстә кире кайтаралар. Бу хәлне күреп, фашистлар тагын да котырыналар. Юллар фашист үләксәләре белән түшәлә. Дошманның каны безнең батырларның гайрәтен тагын да арттыра төшә. Безнең сугышчылар немецларны якынрак җибәреп, сүзне мактаулы рус штыгына бирәләр. Котырган фашистларның соңгы пычрак җаннары кызыл сугышчыларның корыч штыклары белән кадап чыгарыла... Бу штык сугышларының берсендә Зиннәт Шәрәфетдинов бер үзе өч фашистны штык белән кадап үтерә. Каты сугыш барганда, аның янында мина ярыла һәм ул туфрак астында кала.

Аны казып алалар, ул хәлсезләнгән була, аягына чак кына басып тора.

— Я, нишлибез? — ди аңа капитан Баталов.

— Сугышабыз, иптәш капитан, — ди Шәрәфетдинев, өстендәге тузаннарын кага-кага.

— Хәлең ничек соң?—дип кабатлап сорый капитан.

— Хәл турында уйлап торырга вакыт юк, сугышырга кирәк, — дип җавап кайтара Шәрәфетдинев.

...Сугыш яңадан кабынып китә, алар дошманны тагын да ныграк ярсып кыйнарга керешәләр, авылны үз кулларында тотып калалар. Шәрәфетдинев үзенең ут нокталарын авылны әйләндереп шундый осталык һәм тапкырлык белән урнаштыра ки, дошман кайдан гына килеп чыкса да, безнекеләрнең давыллы утына очрый. Ниһаять, батальонның азык-төлекләре бетә, боеприпаслары кимегәннән-кими тора, кешеләре дә бер-бер артлы сафтан чыгалар. Әмма шулай да алар дошманның күп мәртәбәләр артык булган көченә каршы өч көн, өч төн сугышалар, ләкин авылны бирмиләр. Шәрәфетдинев икенче мәртәбә һәм бик каты яралана. Ләкин шулай да, сугыш кырыннан китми, сугышчылары белән җитәкчелек итүен дәвам итә. Аңын югалтканнан соң гына аны сугыш кырыннан алып китә алалар һәм соңыннан, аңына килгәннән соң, ул беренче соравы итеп,

— Безнекеләр өзеп керә алдылармы?!— дип сорый.

— Керделәр, дустым, керделәр,— дип шатланып җавап кайтара Баталов. Шатланмаслык та түгел, димәк, сугышчан дус исән, ул тагын сафка кайтачак!..

Хөкүмәт Шәрәфетдиневне, гаять зур батырлыклары өчен, Кызыл Байрак ордены белән бүләкли. Великие Луки шәһәре өчен баран сугышлар вакытында, инде капитан дәрәҗесе алган Шәрәфетдинев, аерым штурм группасы төзеп, Н-че берләшмә карамагына барырга сугышчан приказ ала. Ул кышкы салкын, буранлы төннәрнең берсендә, үзенең группасы белән, ерак һәм авыр юлга чыга. Авыр һәм озын юлны иң кыска вакыт эчендә үтеп, аның группасы шәһәрне штурмларга керешә. Дошман да йокламый, ул үзенең бик нык ударларга очрасын алдан ук сизенеп, Шәрәфетдиневләрне хәзерлек белән каршы ала.

Фашистлар шәһәрнең һәрбер йортын ныгытмага, көчле ут нокталарынг әйләндергәннәр. Дошман һәр урамда, һәр кварталда, һәр йортта, һич тә булмаса йортның бер почмагында гына булса да, тукталып калырга тырышып, теше-тырнагы белән каршы тора. Монда һәр йорт аерым штурм планы сорый. Ләкин барсы өчен цэ гомуми бернәрсә бар: дошманның оборонасын, аның хәйләсен яхшы белергә, дошманга күренми генә якын килергә һәм, кыюлык, батырлык күрсәтеп, яшен тизлеге белән йорт эченә бәреп керергә, гранаталарны, штыкларны һәм хәнҗәрләрне эшкә кушарга! Шәрәфетдинев үз группасына тапшырылган танклардан һәм орудие- ләрдән бик оста файдаланып, йорт артыннан йортны, квартал артыннан кварталны дошманнан тазарта. Дошман белән бик якын торып кызу сугыш алып барганда, анын сугышчылары кинәт тукталып калалар. Каршыдагы ике катлы таш йортның оборонасын җимереп, аңа бәреп керер өчен команда бирергә торганда гына, йортның подвалыннан ак флаг күренә. Капитан Шәрәфетдинев утны туктатырга приказ бирә.

— Биреләләр икән, нигә алмаска,— ди ул. Бераздан югары кат тәрәзәсеннән бөтен битен сап-сары сакал-мыек баскан, озынча башлы, неп-нечкә муенлы бер килбәтсез немец күренә. Ул, рус сүзләрен ватып-сындырып, кычкыра:

— Рус, атма, биреләбез! һәм бирелү шартлары турында сөйләшү өчен ике вәкил чакыра. Билгеләнгән ике кеше йорт эченә кереп китә.

— Юк, дошманга мин бер вакытта да ышанмыйм, — ди Шәрәфетдинев, һәм арткы ишекләрне камар өчен, яшерен юллар белән сугышчылар җибәрә. Минутлар үтә. Ләкин вәкилләр дә, пленга бирелергә теләп ак флаг күтәрүче нечкә муенлы фрицлар да күренмиләр. Мәкерле дошман үзенең котылгысыз үлеме алдыннан ичмасам тагын бер булса да җан сатып калырга уйлый. Ләкин капитан Шәрәфетдинев аңа караганда да хәйләлерәк булып чыга. Немецлар, безнең вәкилләр килеп кергәч тә, аларны коралсызландырып, тел итеп алып, йортның арткы ишекләреннән чыгып качмакчы булганнар. Тик ишектән чыгу белән үк Шәрәфетдиневнең тозагына килеп кабачаклары турында уйламаганнар һәм шулай итеп, берничә минуттан үзләре тел булып Шәрәфетдиневнең алдына килеп басалар... Штурм группасы немецларны яңадан мәрхәмәтсез кырырга тотына. Яның штурм группасы шәһәрнең тимер юл, паровозлар ремонтлау заводы районнарын, депоны һәм күп кенә кварталларны дошманнан арчый. Бик күп кенә трофейлар кулга төшерә, 950 немец солдатын һәм офицерларын пленга ала. Гүзәл эшләре өчен Шәрәфетдинев бу юлы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Татар халкының бу батыр улы партия сафларына кабул ителә. Взвод командирыннан — майор һәм полк командиры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Шәрәфетдиневнең туып үскән, матур бала чагы, гүзәл яшьлеге һәм беренче мәхәббәте чәчәк аткан олы Нөркәй авылы язгы матурлыкка төренгән. Авылны уратып үткән Минзәлә суы элеккечә салмак кына ага да ага. Б

атырның туган авылы, әле кайчан гына Зиннәт белән бергә эшләп йөргән колхозчылар, колхоз эшендә батырлыклар күрсәтеп, дошманны җинү көнен якынайталар. Менә Хәйретдинова Мокаддисә апа! Яның ике улы да фронтта немец юлбасарларын кыралар. Ә Мокаддисә апа колхозда иң алдынгы стахановчылардан санала. Ул Фермада дуңгыз караучы булып эшли. Яның ярты елга 300 дән артык хезмәт көне бар. Тимерова Хәерниса апаны, чынлап та, тимер нәселеннән диярсең. Ул тимер кебек нык һәм чыдам. Ирен фронтка озаткач та, аның урынына колхозның атларын караучы булып кала, һәм бөтен көчен куеп эшкә бирелә. Яның быелның 6 ае эчендә эшләгән 200 дән артык хезмәт көне хезмәт фронтында ничек итеп тырышуына җаваплы шаһит булып тора. Ят караучы Мәхмут бабай Нәҗметдиневнең улы да ватан сугышы фронтларында фашистларның арт сабакларын укыта. Ә Мәхмүт бабай үзе, 60 яшьтә булуына карамастан, бу вакыт эчендә 270 хезмәт көне эшли. Ә менә 15 яшьлек Фәррахов Мөнәвирнең ярты елга 130 хезмәт көне бар. Боларга ошашлы колхозчыларны Яңа ил артелендә бик күпләп санарга мөмкин. Яларның фронт өчен тырышып эшләүләрен — хезмәт кенәгәләренә язылган эш көннәре күрсәтә, ә бу эш көннәре батыр Шәрәфетдинев авылдашларының дошманга карата нинди көчле нәфрәт белән януларының ачык күрсәткече булып торалар.