Поэзия
Ерак офыкларны нурландырып,
Таулар аръягыннан таң тугач,
Өй каршыңа үскән ак каенга,
Килеп сайрар дәртле сандугач.
Тәрәзәңне тутырып ачып куй да,
Дәртле тавышын тыңла син аның,
Ул тәбрикләр сине, канат кагып,
Матурлыгы белән таңнарның.
Сөйләр, бәгырем, сиңа йөрәгемнең
Ташып чыккан кайнар сәламен,
Керсез килеш алга илтешүемне
Гвардиянең ялкын әләмен.
Изге антымны дөрес үтәвем һәм
Нык торуымны биргән сүземдә...
Син аңларсың, бәгырем, аның телен,
Син сандугач чөнки үзең дә.
Ә бит, бәгырем, бер көн шул сандугач,
Канатларын кагып тагын да —
Ил җиңүен котлап сайлар өчен,
Килеп кунар шул ак каенга.
Күкрәктәге булган бөтен шатлык
Хыялларга сыймас ул көнне,
Чөнки ватан җиңеп чыккан булыр,
Ил басучы явыз төркемне.
Сөйләр сиңа кабат бар көчемне
Биргәнлегем илем исменә,
Шул изге исем белән батырларча
Ташлануым дошман өстенә.
Сөйләр сиңа антым бозмавымны,
Нык торуымны биргән сүземдә...
Син аңларсың, бәгырем, аның телен,
Син сандугач чөнки үзең дә.
Төньяк-Көнбатыш фронт