МӘХӘББӘТ ҺӘМ НӘФРӘТ ҖЫРЛАРЫ
Солдат — көнбатышка бара. Нның белән — автомат, бронебойный патроннар, гранаталар һәм аның белән җыр бара. Сугыш җирне генә түгел, җырны да ялкын белән ашлады. Кичә сугышчының кайнар каны коелган җирдә бүген әкият кызы төсле зәңгәр күзле лира үсә. Хәрабәләр өеменә әйләндерелгән шәһәрдә, шәфәкъ тынлыгында, берәү «розаларга ошаган иреннәр" турында романс җырлый. Үлемнең әче сулышы өскә бөркелеп килгәндә, татар солдаты Сарман авылындагы тын шомырт агачын искә ала. Шуңа сөябез без дә сине, Туган ил, синең кырларыңда безнең нәфрәтебез һәм мәхәббәтебез чәчәк ата һәм син безнең шагыйрьләребезгә үзеңнең шәфкатьле илһам сөтеңне имезәсең .. [Ленә Фатих Кәрим исемле җырчыбызны кара син безнең. Өстендә— сугыш кырының авыр тузаны, иңендә — поход сумкасы, ул, бүтәннәр белән беррәттән, сафта бара, ләкин гади солдат булып кына түгел, солдатшагыйрь булып бара һәм, шулай буларак, поход авырлыгын күтәрү белән бергә, зәңгәр күктә, аның баш очында, йөзә торган ак болыт кисәкләренең дымлы салмаклыгын да күтәрә, һәм әнә шулай итеп, марш вакытындагы аяк тавышы төсле булып, ритм туа, җыры туа, сәнгать туа. Шушы тынгысыз елларда гына да күп кенә җырлап өлгерде бу кеше. Бүген, Татгосиздат басып чыгарган „Мәхәббәт һәм нәфрәт" дигән шигырьләр китабын укыганнан соң без аның иҗади эшчәнлегенә сокланмый булдыра алмыйбыз. Тагын да ныграк сокландыра торганы шул: шагыйрь комсыз рәвештә яшәргә тели, сөя. ... Мәхәббәтне мактап җырлыйк бергә, Ярдәм и сен безгә кичке җил, Һәм тирбәтеп алып китсен алга Дулкынланып аккан киң Идел. † „Мәхәббәт һәм нәфрәт“ — шигырьләр җыентыгы. Ф. Кәрим, Татгосиздат басмасы, редакторы Ибраһим Гази. Бу юлларда һәм моңа ошашлы башка бик күп юлларда без шагыйрьнең, тәвәккәл рыцарьсыман, күкрәген алга чөеп, үзен җырлар диңгезенә ташлаганлыгын күрәбез! Гомумән җыр, гомумән диңгез генә түгел бу, безнең бүгенге җыр, безнең халыкны бөтереп алган диңгез. „Теләк" дигән шигырендә без шагыйрьнең нинди тойгылар диңгезендә йөзеп йөргәнен ачык күрәбез. „Матурлык сайлауда мине Кем куып җитәр икән, Сөюдә һәм сөенүдә Мине кем җиңәр икә^. Яшәдем, яшел урманнар Иркәләде, көйләде, Инде мин сугыш кырында, Тик бер генә теләгем: Дошманга ялкын сибүче Жил булып барсам иде, Тәвәккәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде“. Кыска, ачык һәм, барыннан да бигрәк, шигыри итеп әйтелгән теләк. Үз теләген болай конкрет һәм шигыри формага салып әйтә белү дәрәҗәсенә күтәрелгән шагыйрьнең җырларын рәхәтләнеп укыйсың һәм үзеңнән өстәп „бу бит минем дә теләк" дип куясың. Сугыш безнең барыбызны да күп кенә нәрсәләргә өйрәтте. Шулай ук сугыш Фатих Кәримне дә, шагыйрь Тән к ыйть — библ и о г р а фи я 73 буларак, конкрет итеп уйларга, уйлаган фикерне, йөрәктә туган хисләрен җыйнак, төгәл һәм дәртле итеп әйтә белергә өйрәткән — аның бу җыентыгына кергән соңгы шигырьләре шуны күрсәтәләр. Җыентыкка урнаштырылган шигырьләр арасыннан „Дусларга44, „Иптә ш“, „Телә к“, „* * йМин—гуманист44, „Илга бара идек", „Сагынып к ө т о м", „Онытма44, „Исә җил" шикелле лирик парчалары үзләренең конкрет телле булулары, җылы һәм төгәл әйтелүләре белән игътибарны аеруча нык тарталар. „Алга бара идек44 шигырендә яраланган шагыйрьнең үз каны алдына үзе тезләнеп Ватанга ант бирүе искиткеч көчле һәм матур килеп чыккан: .... Аягымнан кайнар каным ага, Кар өстендә кала эзләре, Син шаһит бул, кояш, язгы кояш, Аккан каннарыма тезләнеп Мин ант итәм: соңгы тамчы каным, Күкрәгемнең соңгы сулышы, Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм, Ватанымның изге сугышы!'1 Яхшы яклар өчен куануыбыз белән бергә, без әле, Фатих, синең белән дусларча бер сөйләшеп алырга да уйлыйбыз. Колак сал син, бәлки алдагы җырларыңда безнең бу киңәшләрне искә алырсың. Иң элек әйтәсе сүзебез шул: китабыңның исемен „М әхәббәт һәм нәфрәт44 дип куйсаң да, нәфрәт өлеше ничектер азрак җырланган төсле, һәр хәлдә лирик настроение- ләргә китапта күбрәк урын бирелгән. Сүздә юк, әкият кызы төсле зәңгәр күзле чәчәкләр безнең барыбызга да кадерле, хәлбуки, ул чәчәкләр белән беррәттән син әйткән чытык йөзле, „тешсез немец44 басып тора. Ул „чүп“не алып ташларга, гөл бакчасын „чүп үләннәре“ннән тазартырга кирәк. Күпме тизрәк, шул чаклы яхшырак — „зәңгәр күзле чәчәкләр44 өчен дә, безнең колхозчыларыбыз өчен дә. Аннары үлем турындагы моң синең лирикада артык әрсез булып кабатлана түгелме? Дөрес, сугыш кырында үлем өчен азык бар, ләкин „бәлки ул киткән җиреннән кайтма», югалыр44, „үзем үлсәм, балаларым кала44, „үлсәм, хәбәр итәр дуслар, мактап хат язар комиссар44, „бәлки соңгы кабат очрашудыр44 төсле рухани халәтне рәттән берничә шигырьдә укып хис итә башласаң, үзеңне ничектер беркадәр авыррак тоя башлыйсың. Аннан соң. бит, Фатих, бер җирдә син үзең үк бик дөрес итеп болай дисең: „... Сугыш — сугыш инде, рәхимсезлек Ия булып йөри күңелгә: Шпал итеп тезеп фашист гәүдәләрен Юл салабыз бөек җиңүгә. Бу юлларны салып барган чакка, Уйга төшермисең үлемне.. Исән булсам, җиңү шатлыгында Мин котлармын тиздән илемне" Үлем турында да җылы хис итеп була, ләкин яшәү хисе җылырак, бит, шулай ич! Шигырь чынлык, тойгылар чын- ' лыгы булу белән бергә кайбер шигырьләрдә детальләр чынлыгы җитешеп бетми. Буяуларны урынсыз ташлау күренешләре дә кайбер җирдә очраштыргалый. Мәсәлән, син ярата торган „ак каен44 крас- касы. Синең Идел ярында ак каен төбендә сөй!әнең белән утыруың „Аның җыры44 дигән шигыреңдә бик урынлы, ышандыра, ак каен анда үз җирлегендә. Ә менә „Урман тын иде" шигырендә үскән „ак каен“ безне беркадәр аптырашта- рак калдырды. Дөресен әйткәндә, каены түгел, каен төбендә аны кочаклап тора торган командиры. Имештер: „...Тын иде төн, тик командир Каен төбендә, Тора кочанлап каенны Бу серле төндә". Сугышчаң разведкага җибәргән сугышчысын көтеп торучы командирның назлы кызларча каенны кочаклап торуы бер дә күңелгә ятмый. Монда я каен үз урынында түгел, я командир! Ә ачыграк әйткәндә, син бу төшне уйлап җиткермәгәнсең Фатих! „Пионерка Гөлчәчәккә хат44 шигырендәге: 74 Гафи „Ашкын, ашкын, җирән аткаем. Дип озатып калды ак каен" юллары да шигырьнең героик настроениясенә бер дә туры килми. Мондый урынсызрак яңгырый торган детальләр башка шигырьләрдә дә күренгәләп китә. Нәтиҗә: җитди шагыйрьгә мондый төгәлсезлекне гафу итәсе килми, димәк, детальләр турында да уйланырга кирәк. Поэмалар арасыннан иң яхшысы— ,И дел егет е“, ләкин монда да без Украина колоритын бик нык сизмибез, ә поэмада вакыйга Украинада бара. Гомумән, поэмалар бераз таркавырак, корырак төсле. Ә инде 1936 нчы елны язылган „Аникин" поэмасы шагыйрь тарафыннан, да, шулай ук редактор тарафыннан да яхшылап каралмыйча урнаштырылган булса кирәк. Зуррак эшләрне ирләрчә салкын канлылык белән эшли алган бу һичшиксез талантлы шагыйрь мондый вак кимчелекләрне киләчәктә бетерер дип ышанабыз. Ә гомумән алганда, бик матур җырлар китабы булып чыккан бу. Сугышчы — шагыйрьнең әсәрләрен үз вакытында болай җыйнап чыгара алучы Татгосиздатка шулай ук рәхмәт әйтәсе килә. Бары тик китапның тышы гына, әйбәт уйланып та, начар эшләнгән. Гомумән, соңгы вакытта бездә әдәби китапларның техник оформлениесе түбәнәеп китте — чуарлыкка бик чуар, ләкин вкуссыз булалар. Моңа игътибар итәргә кирәк.