ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ
ИКЕБЕЗ ӨЧЕН
Арганлыкны уйламыйча
Без бардык еракларга;
Без бардык юлсыз җирләрдән
Без бардык сукмаклардан.
Без бардык икәү серләшеп,
Без икәү җырлап бардык,
Икәү бергә моңландык без,
Икәү бергә шатландык.
Икәү бергә шаярдык без,
Икәү бергә көлдек без,
Икәү яндык, икәү көйдек,
Икәү хәсрәт күрдек без.
Икәү бергә хат укыдык,
Икәү бергә сагындык.
Бер шинельне аска салсак,
Икенчесен ябындык.
Бер бокалдан чәй эчтек без,
Бер кашыктан ашадык.
Бергә яттык, бергә тордык,
Бер кешедәй яшәдек.
Икәү бергә сүз куештык,
Яшәргә бергә-бергә —
Үпкәләшсәк, талашсак та,
Аерылмаска мәңгегә.
Арганлыкны уйламыйча
Алга таба барганда,
Күк күкрәтеп, җир тетрәтеп
Давыллар уйнаганда...
Сөйләдем мин иптәшемә:
“— Син әгәр исән калсаң,
Яңгыр аша, ялкын аша,
Давыл аша чыгалсаң,
Минем җансыз гәүдәмне дә
Дошманнарга бирмә син,
Дошман минем тәнемне дә,
Канымны да күрмәсен!...
Үз кулың белән күмәрсең,
Үзең сагынып сөйләрсең;
Күңелләрең күз яшеңне
Дус-ишләргә хат язарсың,
Ул булырсың анама,
Шәфкатьле ата булырсың
Минем газиз балама...
Хисләремне, сүзләремне
Бетерә алмадым сөйләп,
Мин сизмәдем, ничек, иптәш,
Җиргә яттың син кинәт?..
Ах, мөкатдәс җиргә сине
Үз кулым белән күмәм;
Синең кабрек янында мин
Яшь баладай яшь түгәм.
Калды миңа икебез өчен
Ялгызыма барырга,
Икебез өчен сугышырга,
Дошманнан үч алырга.
Ятим калган балаларны
Икебез өчен сөяргә.
Икебез өчен моңланырга,
Икебез өчен көяргә.
Икебез өчен көрәшергә,
Икебез өчен җиңәргә,
Икебез өчен хат язарга
Өзелеп көткән чибәргә.
Икебез өчен кичерергә
Барлык кыенлыкларны,
Кичеп чыгарга суларны,
Упкыннарны, утларны.
Икебез өчен шатланырга,
Икебез өчен көләргә.
Икебез өчен яшәргә һәм
Икебез өчен үләргә!..
Туган илне икебез өчен
Яратырга калдым мин;
Мәхәббәтне һәм нәфрәтне
Ике өлеш алдым мин...
Тулган чакта түгәрсең...
АЕРЫЛМАС ЮЛДАШЫБЫЗ
Син барасың нык-нык басып,
Гаскәри шинель киеп,
Һәркем сиңа карап кала.
Безнең сакчыбыз, — диеп.
Син барасың авыр юлдан
Лачыннар белән бергә;
Синең белән күңеллерәк
Һәм җиңелрәк безгә.
Озын юллар кыскаралар
Син булганда арада;
Матур итеп җыр җырласаң,
Кайгы хәсрәт тарала.
Безнең янда син булганда,
Тәмле безнең ашыбыз:
Син безнең туган сеңлебез —
Аерылмас юлдашыбыз.
Безнең барган юлыбызны
Матурлыйсың, ямьлисең,
Сугышларда яралансак,
Ярабызны бәйлисең.
Болыт үткәч, дошман беткәч
Якын дуслар белән без
Шинель кигән кызны сагнып
Кичләрендә сөйләрбез.
УТЫР, ДУСКАЙ!
Тагын ай елмая, еракларга
Сибә-сибә көмеш нурларын.
Тагын-тагын яңрый куакларда
Сандугачның моңлы җырлары...
Утыр, дускай, берне төреп җибәр,
Сандугачлар тавышын тыңларбыз.
Ягымлы ай безгә нурын сибәр,
Бәлки берәр җыр да җырларбыз.
Утыр, дускай, бергә, серләшербез,
Шинельләрне салып җилкәгә.
Арсландай бергә көрәшербез
Сугыш кырларында иртәгә.
Без барырбыз бергә алга таба
Беребезгә беребез сыенып,
Без кайтырбыз сугыш мәйданыннан
Җиңү нурларында коенып.
Утыр, дускай, берне төреп җибәр,
Дошман бетәр, дошман җиңелер,
Кояш безгә җылы нурын сибәр,
Ал чәчәкле матур көн килер.
Безнең чәчләр бәлки сирәкләнер,
Ләкин, дуслар белән утырып,
Без эчәрбез яшәү ширбәтләрен
Бәхет чынаягын тутырып.
Хәрәкәттәге армия