ХАТЫН СОЛДАТ
— Бая нәрсә иде, әйтеп тә торасы юк. Безнең полкта әле дә сөйлиләр, бер вакытны ул өченче ротаның итек төзәтүчесен, Корзун дигән Украина малаен уңлы-суллы яңаклаган. Сәбәпсез түгел, ансы факт. Корзун аның итегенә олтан кадаклый, тегә, алай итә-болай итә — ансы аның шулай кирәк булган инде. Ә кидереп карау нигә кирәк булгандыр,— башым җитми. Теге, итекләрен алырга дип килгәч, безнең Корзун шул, тегенең тирәсендә, дала җиле төсле, бөтерелеп-бөтерелеп йөри. “Я әле, русалка, суз әле аягыңны... Белеп булмый, әллә бәлки сезнең кәефкә туры да килмәс”.
Суз, дигәч суза теге, беркатлы кеше, солдат шинелендәге Галиябану. Ә Корзун маневрга оста, шомарган таш. Пардон, фильдимон, фәлән-фәсмәтән — китап сүзләре белән коендыра гына тегене, агроном дип уйларсың. Маневр — уңнан, маневр — суңнан, маневр — туп-туры, кеше-фәлән ишетеп тора күрмәсен, туп-туры ботына килеп ябыша тегенең. Ә син шулаймы, кадерле фильдимон иптәш, шулай булса, мә сиңа берне, мә сиңа икене, мә сиңа өчне. Чалт-чолт яңаклый да, үзе туп-туры полковникка йөгерә.
“Кыскартыгыз сез ул һөнәрчегезнең кулларын, иптәш полковник, юкса мин үземә-үзем ышана алмыйм” ди. Хәер, бик кызу нәрсә иде, малай, әйтсә дә әйтер. Полковник Корзунны ничек итеп акылга өйрәткәндер, ансын белмим, ә без — сугышчылар — “Катюша” кызуында тоттык малайны. Кая керер җирен тапмады. Берәр нәрсә төзәттерергә илтсәк, юл уңае белән, чеметеп куябыз тегене:
— Только, кара аны, Корзун, соңыннан ботка ябышмаслык булсаң гына. Колакларына чаклы кызара мескен. Ә шунсыз ярамый да. Карап торган кызыбызга кул сузмасын, нәфес артыннан ияреп йөри башласаң, нәфес кемдә юк. Бөтен полкта бер ул, кыерсытырга ярыймы соң! Ә безнең полкка кайчан, кайдан килеп кергән диген син аны. Маныч елгасы буендагы бер хутордан иярде ул, дигән булалар, ансысы минем үземә тарих. Ә казачка икәнлегендә һич кенә дә шигем-шөбһәм юк, ник дисәң, мылтык-кылычка бер дә тыныч карый алмый, җаны фида инде.
Безнең хатыннарны ал син, мылтык тавышы ишетсәләр, морҗадан төтен булып чыгып китәргә әзер торалар, ә моңа винтовка гына түгел, автомат бир, кылычын ас, җитмәсә тагын кинжал. Ансын ул, ачуым килмәгәе, мунча кергәндә дә салмый торгандыр. Барсы да килешеп тора тагын үзенә, каһәрнең. Поход вакытларында, колоннаның уртасына кереп, әй, җырлап җибәрә, аяклар җиңеләеп китәләр. Барасың-барасың да, авасың, биш минутлык привал. Шундый чакта күккә карап ятудан да рәхәт нәрсә бар микән — киңлек, баш өстендә тургай сайрап тора, балачак искә төшеп китә. Тагын да рәхәтрәге — Машук апаның шаркылдап көлгән тавышы (“Машук апа” дигәнем шул инде, хатын солдат, итекче Корзунны акылга өйрәтүче кеше).
Апа дигәч тә, яшькә бездән олы булганлыгы өчен әйтелми бу, ансы факт. Яшькә ул безнең күбебезгә кыз булырга ярарлык, шуңа күрә аяклары да җиңел иде шул аның. Без күккә карап әлсерәп ятканда, ул инде флягасы белән әллә кайдан сап-салкын су алып кайтып та өлгерә. Менә шунда инде — “Машук апа” да “Машук апа”. Яткан җирдән телләребезне чыгарып, аңа ялынырга тотынабыз. Ә ул шунда, җыен солдат арасында бер үзе, көнбагыш чәчәге төспе тирбәлеп, безнең тел очларыбызга флягасыннан берәр тамчы салкын су тамызып йөри. Төрле кешеләр булалар дөньяда, кайсы берсе шунда, комсызланып, күбрәккә нәфсен суза. Берничә шикәрле сүз ычкындыра, күз кысып карый, арада яшьлегенә, матурлыгына масаючылар да буладыр инде, әмма ликин безнең Машук апаны андый зәңгәр догалар белән генә алдырып булмый иде шул аны. Бик канфетлана башлаучылар булса, ул аларны кызык итә: телләренә салам дип алдалап тора да, сап-салкын суны өсләренә коя да китә. Теге җебегән канфет тик кала арлы-бирле кагынып, ә Машук апа инде үзе, башын артка ташлап шаркылдап көлә-көлә, китеп тә бара. Аннары тагын нәрсәләр эшли иде соң әле ул безнең полкта? Аерып әйтә алмыйм. Ник дисәң, барсын да эшли иде. Телефонистка да ул, санитар да, кер дә юа, бии дә. Бер чакны биеп күрсәтте ул безгә, үзе бер театр инде, малай. Май бәйрәме иде бугай, немец оборонада ята, без дә бер селкенеп алырга уйладык. Сугыш башланганнан бирле икенче май, җоласын китермәсәң ярамас дидек бугай ахрысы. Сәхнәбез ике тау арасында, агачлар ышыгында, слива агачлары ап-ак булып чәчәк атканнар.
Ис тә китмәле, яфраклары юк, үзләрен ап-ак чәчәк баскан. Хутор малайлары җыелып килгәннәр, курка-курка гына арадан башларын сузалар, өстә эре-эре йолдызлар яна, хуторның аргы ягында кемдер ракета чөеп уйный, Азов диңгезе ягыннан җылы гына җил исеп куя — кич, чынлап та, бик әйбәт иде, безнең Машук апа биисе булганга икән, ансы факт. Менә бер заман әйттеләр, ул чыга, диделәр, менә берзаман ул чыкты. Хатын солдат югалган, шинель дус кайдадыр эленеп калган булса кирәк, чәчләр чук белән тулган, өстендә төтен төсле юп-юка күлмәк, йөгереп чыкты да, пәри туендагы төсле бер бөтерелеп куйды...
Аннары кап-кара күзләрен тутырып томырылып миңа бер карап алды, — миңадыр дип уйладым инде мин. Ник дисәң, шулай уйлау рәхәтерәк иде. Шул чаклы шәп булды, кинәт башым әйләнеп, күзләрем томаланып китте. Уеннан таралган вакытта, кайта торган юлга иң алдан мин чыгып бастым. Бераздан минем янга бүтәннәр дә өстәлделәр— егермеләп булдык. Кешеләр таралдылар, таралалар, ә без китмибез дә китмибез. Бер-беребез белән сүз катышу да юк, авызыбызга су кабып, тик торабыз. Ә үзебез барыбыз да бер полкныкы. Арада итекче Корзун да бар. Соңыннан билгеле булды, без шул барыбыз да “Машук апаны озатып булмасмы?” дип өметләнеп торучылар булганбыз, ә Машук апа бөтенләй икенче яктан бер үзе киткән дә барган. Аннары ул бер чакны шулай безнең күлмәкләребезне юды. Кызу вакыт, төн кыска, барсын да китереп өлгерә алмыйлар, факт. Өс-баш каралды, вак-төяк җанварлар да күренә башлады — солдатка ансыз килешәме соң! Машук апаның наблюдательный пунктта, телефон төбендә утырган вакыты иде, бушаган арада безнең землянкага килеп керде. Исәнлек-саулык сорашу да юк, ачуланган бу. “Салыгыз күлмәкләрегезне” — беренче сүзе шул булды. Салдык. “Нишли инде бу?” дип гаҗәпсенеп тормакчы идек, бу безгә гаҗәпсенеп торырга вакыт та калдырмады:
— Син, Хәлилев, утын җыеп чокырга ут ягып җибәрәсең. Бусы — миңа күчтәнәч.
— Ә син, Саша, әнә теге бензин мичкәсендә су җылытасың.
— Ә син, Пырька... Спектакльне ясады бу безгә, янында бер сүзсез тәгәрәшеп йөрдек. Тәгәрәшеп дигәч тә, гел тәгәрәп йөреп тә булмый, бер вакытны Саша Машук апаның каршына ук чыкты да, җиргә сузылды да ятты. “Булмый, җеп өзәр хәлем калмады” дигән була. Ә үзе, мут малай, сиздермәскә тырышып кына, Машук апаның изүеннән күренеп тора торган күкрәген күзәтеп ята икән (теге эсселәп изүен чишеп җибәргән булган). Машук апага берни дә сиздермәдек, полковникка да җиткереп тормадык, кыска гына әйткәндә, суырдык та алып киттек Сашаны.
— Нигә, карак мәче төсле, күзләреңне майландырып ятасың?— без әйтәбез. — Хат укып ята идем мин, — дигән була. Кыскасы, икенче тапкыр андый җирдә “хат укып ятмаслык” иттек малайны, ансы факт. Шуларның барсын бергә җыйгач сальдо килеп чыга, ди торган иде безнең колхозның счетоводы, шуның төсле, барсын бергә җыйгач минеке дә сальдо килеп чыкты: гашыйк булдым бит шул ана иблискә. Кухняга ашка килгән вакытларында үзен генә очратсам, тамак кыргалап калам.
Повар күрмәгән чак булса, ашны да икенчерәк ычкындырам — әйдә, рәхәтен күрсен солдат казанының. Әллә юри, әллә чынлап — бер көнне бу миннән:
— Синең хатының бармы? — дип сорап та куйды. Аш бүлә торган зур чүмечне күтәргән килеш тик катып калдым. Ник дисәң, күзгә карап тора, каһәр, — ә күзләре шундый яна, ник дәштем дигән көнгә төштем. Карап торды-торды да, гадәтенчә, башын артка ташлап шаркылдап көлә-көлә, китте дә барды. Соңыннан ачуым килеп йөдәде, “хатының бармы?” имеш, каян килсен миңа хатын, чикылдап торган егет. Разведка ясап карый, ансы факт. Повар түгел шул әле мин, поварның ярдәмчесе генә — украина борщын ялгыз гына пешерә алмыйм. Шулай да бер көнне, теге ашка килгән чакта, бәйләнә куйдым үзенә:
— Заправкаңның рәте-башы юк, какой такой гвардеец син? — дигән булып, аның күкрәк тирәсенә кулымны суздым. Корзунның тарихы исемнән чыккан булган, ә Машук апаның Корзунны яңаклаган кулы һаман исән икән. “Шулаймы? Алай булса, менә болай” диде дә, яңакка менеп тә төште.
Шунсына шөкер, кеше күрмәде, аннары тагын сугуы да рәхимлерәк булды бугай ахыры, мәсәлән, әйтик, Корзунның күзләреннән утлар күренгән, ә минем күземнән утлар күренмәде. Полковникка җиткерер дип шүрләп торган идем дә, ничектер алай булмады тагын, берәү дә белми калды. Шушы награданы алганнан соң, үзенә күтәрелеп карарга да оялып йөри идем, бер көнне ат җигеп икенче эшелонга продуктлар алырга барган җиремдә, әллә кайдан, җир астыннан тишелеп чыккан төсле, каршыма бу килеп басты:
— Бор атны, әйдә, киттек, шеф повар,— дигән була, шаркылдап көлеп. Санчасть өчен дару-мазар алып кайтышы икән, бүтән бер сүз дә сорашмадым. Ул үзе әле теге турыда, әле бу турыда сүз куертып карады, “сугыш беткәч син үзең кай якта калырга уйлыйсың?” дип әллә нинди гаҗәп кенә сораулар да биреп куйды. Әле ярый, көнгә караңгылык төште, янып торган күзләре ул чаклы ачык күренми башлагач, бераз иркенәеп киттем. Лтны җай гына атлатып барам, ай безнең белән ияреп бара, юл читләрендә ялгыз агачлар утырып калалар.
— Ошамый безнең бу бару миңа,— диде Машук апа, әллә нинди сәер бер тавыш белән. Кызышып, минем кулымнан дилбегәне тартып алды, ачы итеп сызгырып, атка берне селтәп җибәрде. Без шәбрәк элдерә башладык, урманга да килеп җиттек. Урман һәрвакыт сак булуны сорый, ә Машук апада бу минутта әнә шул саклык дигән нәрсә җитешеп бетмәде.
— Мондый яшькелт йолдызларны кайда күргәнең бар синең, аннары тагын безнең Маныч елгасының тозлы суын әйтерең бармы? Ә казач- каның кочагы үзе ни тора. Өстә яшькелт йолдызлар, янда сөйгән кешесе булганда ялганны сөйли белми казачка, бала булма, үп мине! Ул, үз дәртенә үзе буылып, минем алдыма авып төште, хәер, мин үзем дә бала түгеллегемне күрсәтергә хәзер тора идем. Нәкъ шул минутта урман бер-бер артлы ухылдап куйды, безнең баш очыбыздан утлы пулялар сызгырып уздылар. Без, атны туктатып, икебез дә берьюлы арбадан сикереп төштек. Ай яктысында мин Машук апаның коточкыч ачу белән ярсып зур булып ачылган күзләрен күреп калдым.
— Тураклармын,—дип, ирләрчә каты тавыш белән, кычкырып җибәрде ул, кылычын кынысыннан тартып алып. Шуннан соң ни булган? — берсен дә белмим. Соңыннан әйттеләр миңа: иртәгесен Сокольники урманының Әрлән чокыры буеннан егермеләп немец үләксәсен һәм Машук апаның салкын гәүдәсен табып алганнар. Ә минем кай төшемдәдер тормыш эләгеп калган булган, алып госпитальгә озатканнар. Без кичтән, ялгыш юл белән китеп, немецларның засадасына барып кергән булганбыз, — ансы факт.
1943 ел, июнь, Казан.