ИПТӘШ СТАЛИН СОВЕТЛАР СОЮЗЫНЫҢ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ТУРЫНДА
Дәүләтнең политик әдәбият издательствосы иптәш И. В. Сталинның “Советлар Союзының Ватан сугышы турында” дигән китабының өченче басмасын чыгарды. Бу басмага иптәш Сталинның Ватан сугышы чорында матбугатта игълан ителгән барлык чыгышлары һәм приказлары кертелгән. Бу чыгышларның һәрберсе — немец фашист илбасарларга каршы совет халкының азатлык сугышы юлында тарихи маяк, совет кешеләрен дошманга каршы изге көрәшкә рухландыручы, халыкның көчләрен туплаучы, җиңү юлын күрсәтүче документ.
1941 нче ел 3 нче июль көненең истә калган иртәсендә, гитлерчы юлбасарларның механиклаштырылган яулары. Кызыл Армиянең героик каршылык күрсәтүенә очрап, безнең илебезгә эчкәрегә таба ыргылган чакта, иптәш Сталин совет халкына тәэсирле һәм ялкынлы чакыру белән мөрәҗәгать итте. Ул аны Кызыл Армиягә һәм Кызыл Флотка үз-үзеңне аямыйча булышлык итү өчен, дошманны тар-мар итү өчен, җиңү өчен большевиклар партиясе тирәсенә, Совет Хөкүмәте тирәсенә тупланырга чакырды. Иптәш Сталин, большевикларда була торган турылык белән, Совет кешеләренә безнең илебез алдына киле.т баскан куркынычның бөтен тирәнлеген күрсәтте. Гитлерчы империалист юлбасарлар безнең тыныч илебезгә хыянәтчел төстә һөҗүм башлаулары белән безнең дәүләтебезне җимерүне һәм юк итүне, безнең җирләребезне, икмәгебезне, нефтебезне, гөрләп торган индустриябезне, совет халкының фидакарь хезмәте белән уннарча еллар буена төзелеп килгән бөтен нәрсәләребезне басып алуны үзләренең максатлары итеп куйдылар. Рәхимсез, кабахәт дошман Советлар Союзының азат халыкларын немец алпавытларының, князьләренең һәм бароннарының кызганыч колларына әйләндерергә уйлады.
“Шулай итеп, сүз Совет дәүләтенең яшәве һәм үлүе турында, СССР халыкларының яшәве һәм үлүе турында, Советлар Союзы халыклары азат халыклар булырлармы, яки коллыкка төшәрләрме — шул турыда бара” (11-нче бит).
Иптәш Сталин үзенең 1941 нче елның 3 нче июлендә булган тарихи чыгышында, фашистлар Германиясенә каршы сугышны гади сугыш дип санарга ярамаганлыкны әйтте. Ул ике армия арасындагы сугыш кына түгел. Шуның белән бергә ул немец-фашист гаскәрләренә каршы бөтен совет халкының бөек сугышьГ (13-нче бит). Немецларның моторлаштырылган 36 нчы дивизиясенең моторлаштырылган 87 нче укчы полкының 11 нче ротасыннан, плен алынган обер-ефрейтор Бауман болай диде: “4 нче июльдә кич белән рота командиры безгә Гитлерның приказын укыды. Анда: “5 нче июльдә немецлар армиясе хәлиткеч һөҗүм башлаячак” диелгән иде. Немецларның 383 нче пехота дивизиясенең 533 нче полкының 8 нче ротасыннан плен алынган ефрейтор Франц Бротц болай диде: “4 нче июльдә кич белән рота командиры оберлейтенант Стоппе строй алдында Гитлерның приказын укыды.
Приказда болай диелгән иде: “Иртәгә немец гаскәрләренең зур һөҗүме башлана. Бу һөҗүм хәлиткеч буларак. Немец гаскәрләре Кызыл Армияне тәмам тар-мар итәргә тиешләр”. Югарыда китерелгән белдерүләр, шул ук плен алынган башка немец солдатларының сөйләгәннәре Гитлер ставкасының Орел — Курск һәм Белгород юнәлешләрендә немец гаскәрләре һөҗүм башлаганлыкны яшерергә маташудан гыйбарәт булган жуликлык хәйләсен фаш итәләр. Бөек юлбашчыбыз һәм остазыбыз, үзенең күләме һәм әһәмияте ягыннан әле тарихта тиңдәше булмаган бу сугышның төп үзенчәлекләрен аңлатып бирде, һәм ничек барачагын алдан күрде. СССР га кинәт һәм хыянәтчел төстә һөҗүм итү нәтиҗәсендә, кыска вакыт эчендә үз гаскәрләре өчен бераз отышлы хәлгә ирешкән булса да, фашистлар Германиясе политик яктан оттырды, бөтен дөнья күз алдында үзен канлы агрессор сыйфатында фаш итте. Иптәш Сталин болай диде: “Шик булырга мөмкин түгел, Германия өчен бу кыска сроклы хәрби отыш бары тик бер эпизод кына, ә СССР өчен гаять зур политик отыш җитди һәм дәвамлы фактор булып тора, шуның нигезендә, фашистлар Германиясенә каршы сугышта Кызыл Армиянең хәлиткеч хәрби уңышлары җәелеп китәргә тиеш” (10 нчы бит).
Иптәш Сталин ватаныбыз өчен, аның азатлыгы өчен без алып бара торган сугышның Европа һәм Америка халыкларының бәйсезлеге өчен, демократик ирекләр өчен алар алып бара торган көрәш белән бергә кушылачагын күрсәтеп үтте. Гитлер тираниясенә каршы көрәшүче, азатлык сөюче халыкларның бердәм фронты турында иптәш Сталинның тарихи алдан әйткәннәре дөрескә чыкты. Сугыш барышында азатлык сөюче бөек дәүләтләрнең — СССР ның, Англиянең һәм /Америка Кушма Штатларының Гитлер Германиясенә каршы һәм аның Европадагы иярченнәренә каршы куәтле коалициясе— гадел сугыш, азатлык сугышы алып баручы куәтле коалиция туды һәм ныгыды.
* * *
Иптәш Сталин, дөньяга караш буенча алдынгы фәнгә, җәмгыять турындагы марксизм-ленинизм фәненә таянып, үзенең чыгышларында бөек ватан сугышының барышын, аның перспективаларын тирән фәнни анализ белән, гаять зур күләмдәге алдан күрү көче белән билгеләде. Ул Кызыл Армиянең вакытлы уңышсызлыкларының сәбәпләрен ачты һәм немец империалистларының һәм аларның армияләренең тар-мар ителүен котылгысыз итә торган һәрвакыт хәрәкәт итүче төп факторларны күрсәтте. Сугышның беренче чорында ук инде Кызыл Армия каты оборона сугышларында дошманның зур көчләрен хәлсезләндерде һәм юк итте, аның һөҗүм куәтен шактый какшатты. Сугышның һәрбер ае үткән саен Советлар Союзы дошманга отпор бирү өчен үзенең куәтле көчләреннән торган саен күбрәк файдалана алды. Сугышның һәрвакыт хәрәкәт итүче төп факторлары сугыш барышына торган саен күбрәк йогынты ясый бардылар. Бу факторлар, барыннан да элек, үзенең совет ватаны өчен үз-үзен аямыйча көрәшүче Кызыл Армиянең бөек мораль рухыннан гыйбарәт. Аннары алар иптәш Сталин чакыруы буенча көне-төне корал һәм сугыш припаслрры хәзерләүче, җиңү өчен туган Кызыл Армиябезне барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итеп торучы, бердәм сугышчан лагерь булып әверелгән совет тылының ныклыгыннан гыйбарәт. Ә дошман ягында һәрвакыт хәрәкәт итүче фактор Гитлер илбасарларның Европадагы һәм Германиядәге тылларының ныклы булмавыннан гыйбарәт. Кызыл Армиянең сугыш тәҗрибәсе туплавы, туктаусыз резервлар хәзерләү, совет тылында кораллар җитештерүнең һәрвакыт алга баруы — сугышның һәрвакыт хәрәкәт итүче бу факторлары барысы да сугыш барышында Гитлер армиясенең вакытлы әстенлекләренең юк булуына китерделәр. Советлар Союзының көчләре сугыш барышында жәелде һәм ныгыды, ә Гитлер Германиясенең сугыш куәте һәм хәрби экономикасы бик нык какшады, бик нык йомшады. Иптәш Сталин совет халкына һәм бөтен дөньяга дошманның мәкерле һәм явыз, рәхимсез һәм оятсыз, тәкәббер һәм куркак йөзен күрсәтте. Гитлерчылар — Германия плутократларының һәм алпавытларының чылбырдагы этләре, культураны җимерү- челәр, урта гасыр караңгылыгын алып килүчеләр.
Алар— кешелек кыяфәтен югалткан һәм ерткыч хәйваннар дәрәҗәсенә кадәр төшкән кешеләр. “Бу вәждансыз һәм намуссыз кешеләр, хәйваннар морален кулланып эш итүче кешеләр бөек рус милләтен, Плеханов һәм Ленин, Белинский һәм Чернышевский, Пушкин һәм Толстой, Глинка һәм Чайковский, Гооький һәм Чехов, Сеченов һәм Павлов, Репин һәм Суриков, Суворов һәм Кутузов милләтен юк итәргә чакырырга оятсызларча батырчылык итәләр!” (27 нче бит).
Немец илбасарлар СССР халыкларына каршы кыру сугышы игълан иттеләр. Совет кешеләре, бер кешедәй булып, иптәш Сталинның сугышчан чакыруына кушылдылар. Немец оккупантларга үлем!
* * *
Иптәш Сталинның фәнни нигездә алдан әйткәннәре, сугышның торышына һәм перспективаларына биргән бәясе сугыш барышында бик яхшы акланды. 1941 нче елгы иң авыр көннәрдә, немец-фашист илбасарлар, ничек кенә итеп булса да безнең башкалабызны алырга омтылып, котырынган төстә Москвага ыргылган чакта, 1941 нче елның 6 һәм 7 нче ноябренда Москвадан бөтен илгә, бөтен дөньяга иптәш Сталинның ныклы, ышанычлы тавышы яңгырады. Иптәш Сталин барлык совет кешеләренең йөрәкләрендә яңа энергия, җиңелмәс батырлык тудырды. Күп урыннарда һава тревогалары булды, зениткалар дерелдәде, ләкин кешеләр рупорлар яныннан китмәделәр, сөекле юлбашчының речен тыңладылар. Аларның йөрәкләрендә иң авыр сыналуларны да кичерергә көч биргән бөек батырлык уты кабынды.
1941 нче елның 6 нчы ноябренда ясаган тарихи докладында иптәш Сталин якын араларда вакыйгаларның кая таба барачагын даһи үткенлек белән күрсәтте. Иптәш Сталин, немец фашистларының СССР га каршы “яшендәй сугыш” планының ни өчен җимерелгәнлеген аңлатып бирде. Ул 1941 нче елның кышында безнең дошманнарыбызга бернинди дә яхшылык булмаячакны күрсәтте. Иптәш Сталин болай диде: “Ватан сугышы утында яңа совет сугышчылары һәм командирлары, очучылар, артиллеристлар, минометчиклар, танкистлар, пехотачылар, моряклар чыныгалар һәм инде чыныктылар. Алар иртәгә немец армиясе өчен дәһшәт булып әвереләчәкләр” (21—22 нче битләр). Озак та үтми, 1941 нче елның декабрендә, Кызыл Армия, чыннан да немецлар армиясе өчен дәһшәт булып әверелеп, Москвага килү юлларында немец-фашист гаскәрләрне тар-мар итте. Бу — икенче бөтен дөнья сугышында немецларның беренче зур җиңелүе иде. Бу хәл Кызыл Армиянең немец-фашист гаскәрләрнең котырынган һөҗүменә каршы тора алырлык кына түгел, бәлки аларны ачык сугышта җимерә дә алырлык куәтле көч икәнлеген күрсәтте. 1942 нче елның жәй һәм көз айларында, Европада икенче фронт булмаудан файдаланып, немецлар көньяк-көнбатыш юнәлештә көч ягыннан зур өстенлек алдылар һәм, Һөҗүмгә күчеп, гаять зур югалтулар исәбенә Сталинградка һәм Кавказ таулары итәгенә кадәр килеп җиттеләр. Ләкин Кызыл Армия инде дошманга яңа җимергеч ударлар хәзерләгән иде. Оборона Халык Комиссары иптәш Сталин 1942 нче ел 7 нче ноябрь приказында болай диде: “Кызыл Армиянең яңа ударлары көчен дошманның татыр көне ерак калмады. Безнең урамда да бәйрәм булыр!”. Һәм бу бәйрәм озакламый килеп җитте. 1942 нче елның ноябренда Кызыл Армиянең бөек һөҗүме башланды, һәм бу һөҗүм сугышның бөтен барышында борылыш пункты булды.
* * *
Кызыл Армиянең бөек мораль көченең иң әһәмиятле чыганагы, аның геройлыгы чыганагы нәрсәдә?
...Кызыл Армиянең һәрбер сугышчысы:
— Мин гадел сугыш, азат итү сугышы, үз ватанымның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугыш алып барам,—дип горурлык белән әйтә ала. Кызыл Армиянең сугышта изге һәм бөек максаты, аны батырлыкларга рухландыручы максаты бар. Шуңа күрә дә ватан сугышы бездә үз ватанының азатлыгы хакына үлемгә барырга хәзер торган меңнәречә геройларны һәм героиняларны тудырды. (42 — 43 нче битләр).
Совет ватанын саклау идеясе, изге совет патриотизмы — совет җәмгыяте үсешенең бу хәрәкәтләндерүче куәтле көче бөек ватан сугышы шартларында аеруча ялкынлы көч белән күренде. Совет ватанын саклау идеясе совет сугышчыларында һәм барлык совет кешеләрендә массовый героизм, тимердәй ныклык, батырлыкны һәм фидакарьлык тудырды, һәм алар кешелек дөньясы тарихына аның иң данлыклы сәхифәләре булып керерләр. Иптәш Сталин бөек Ленинның җиңүле байрагы белән рухланган совет кешеләрен үз ватаннарының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышта бөек бабаларыбызның, бөек патриотларның һәм полководецларның батыр образларыннан үрнәк алырга чакырды. Бүгенге көнне инде Кызыл Армиянең күп кенә батыр офицерларының һәм генералларының күкрәкләрен данлыклы Александр Невский, Михаил Кутузов, Александр Суворов орденнары бизәп тора.
Совет хөкүмәте, совет халкы үзләренең батыр, герой улларын мәхәббәт белән бүләклиләр. Ватан сугышының ике елы эчендә Кызыл Армия һәм Кызыл Флот сугышчыларыннан, командирларыннан һәм политработникларыннан 894.753 кеше совет ватаны өчен сугышларда батырлык һәм кыюлык күрсәткән өчен Советлар Союзы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Бу совет халкының һәм аның Кызыл Армиясенең массовый геройлыгын бик ачык күрсәтә.
1941 нче елның көзендә совет ватаны өчен барган каты сугышларда беренче гвардияче дивизияләр һәм бригадалар туды. Алар, кыюлык, батырлык, дисциплина һәм оешканлык үрнәкләре күрсәтеп, бу югары дәрәҗәдәге исемне алуга ирештеләр. Ә хәзер инде. Кызыл Армиядә йөзләп гвардияче укчы дивизияләр бар.
Немец илбасарларга каршы бөтен халыкның ватан сугышында партизан отрядлары иң актив төстә катнашалар. Алар дошман тарафыннан вакытлыча басып алынган бөтен территориядә иптәш Сталин чакыруы буенча төзелделәр. Халык өчен үч алучы бу геройлар ватан сугышының ике елы эчендә 300 меңнән артык гитлерчы кабахәтләрне кырдылар, кимендә 3.000 поездны һәлак итүне оештырдылар. Иптәш Сталин чакыруы буенча безнең ипебез бердәм сугышчан лагерь булып әверелде. Сугыш башланганнан бирле совет халкы тиңдәшсез кыска срокларда хуҗалыкны хәрби ладка үзгәртеп корды, промышленностьны куркынычлы районнардан Көнчыгышка оешкан төстә күчерде, йөзләрчә яңа промышленность предприятиеләре төзеде, коралларның һәм сугыш припасларының барлык төрләрен эшләп чыгаруны арттырды. Колхозчы крестьяннар чәчүлек җирләрне киңәйттеләр, югары уңыш өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшәләр, армияне һәм илне азык белән тәэмин итәләр. Совет халкы үзенең Кызыл Армиясе турында, ватаныбызның хәрби куәтен көчәйтү турында гаять тирән кайгыр- тучанлык күрсәтә.
4 айдан да кимрәк вакыт эчендә Советлар Союзының хезмәт ияләре Кызыл Армия фондына 7 миллиард сумнан артык акча керттеләр. Икенче Хәрби Заем бер тәүлек эчендә арттырып үтәлде, һәм ул бюджетка 20 миллиард сумнан артык бирде. Болар барысы да немецларга каршы сугышның Советлар Союзында яшәүче барлык халыкларның чыннан да бөтен халык сугышы икәнлеген күрсәтәләр. Совет патриотизмында русларның һәм Советлар Союзындагы башка халыкларның милли горурлыгы яңа җәмгыять, совет жәмгыяте членнарының демократик, социалистик аңлылыгы белән бергә кушылган. Рус халкының һәм Советлар Союзындагы башка халыкларның милли горурлыгы куәтле тарихи тамырлардан, бу халыкларның күп гасырлар буена килгән тарихыннан көч алып тора, ватаныбызның азатлыгы, намусы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә бөек бабаларыбызның данлыклы батырлыклары белән рухландырыла. Совет халкы үзенең бөек социалистик төзелешенең гигант уңышлары белән законлы рәвештә горурланды. Совет кешеләре ике ел буена тиңдәшсез авыр сугышларда Германия империалистларының Советлар Союзы халыкларын кол итүгә исәпләнгән авантюристлык планнарын жимергән батыр Кызыл Армиясенең геройлыгы белән горурланалар. Совет халкы Кызыл Армиягә жиңү яулап алуда үз-үзен аямыйча ярдәм итүче үз тылының ныклыгы һәм оешканлыгы белән горурлана ала.
* * *
Иптәш Сталинның һәрбер чыгышы сугышның һәм халыкара обстановканың иң катлаулы мәсьәләләрен якты прожектор кебек яктырта, совет халкының бөек ватан сугышының перспективаларын күрсәтә, немец-фашист илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә совет кешеләренең омтылышын, энергиясен туплый, совет патриотларын фашист ерткычны җиңү хакына сугышта һәм хезмәттә батырлыкларга рухландыра. Верховный Баш Командующийның 1943 нче ел Беренче Май приказында иптәш Сталин, Гитлер Германиясенең һәм аның армиясенең какшатылганлыгын Һәм кризис кичерүләрен, ләкин аларның әле җимерелмәгәнлеген күрсәтеп үтте. Иптәш Сталин болай дип өйрәтә: “Гитлер Германиясенең һәлакәте факт булып әверелсен өчен, Гитлер Германиясенә соңгы 5—6 ай эчендә ясалган ударлар кебек, көнбатыштан һәм көнчыгыштан тагын да шундый ике-өч куәтле удар кирәк әле. Шуңа күрә дә Советлар Союзы халыклары һәм аларның Кызыл Армиясе алдында, шулай ук безнең союзникларыбыз һәм аларның армияләре алдында әле гитлерчы ерткычларны тәмам жиңү өчен каты һәм авыр көрәш тора. Бу көрәш алардан күп корбаннар сорый, гаять зур түземлелек һәм тимердәй ныклык сорый. Алар дошманны жимерү һәм шулай итеп тынычлыкка таба юл салу өчен үзләренең барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен тупларга тиешләр”. 1943 нче елгы Беренче Май приказында иптәш Сталин эшчеләрне, колхозчыларны, совет интеллигенциясен фронт өчен икеләтә энергия белән эшләргә чакырды, чөнки немец-фашист илбасарларга каршы сугыш Кызыл Армиянең тагын да күбрәк орудиеләр, танклар, самолетлар, пулеметлар, автоматлар, минометлар, сугыш припаслары, снаряжениеләр һәм азык алуын таләп итә. Сугыш башланганнан бирле Кызыл Армия бай сугыш тәҗрибәсе алды. Йөз меңнәрчә сугышчылар үз коралларын бик яхшы үзләштерделәр, командирлар сугыш кырында гаскәрләргә оста җитәкчелек итәргә өйрәнделәр. Ләкин моның белән тынычланырга ярамый, хәрби эштә тукталу ярамый, чөнки бу — артта калу дигән сүз. Верховный Баш Командующий/ Советлар Союзы Маршалы иптәш Сталин үзенең Беренче Май приказында болай ди: “...хәзер иң әһәмиятлесе шунда ки, бөтен Кызыл Армия үзенең хәрби өйрәнүләрен көннән-көн яхшыртсын, Кызыл Армиянең барлык командирлары һәм сугышчылары сугыш тәҗрибәсен өйрәнсеннәр, җиңү эше таләп иткәнчә сугышырга өйрәнсеннәр".
Сугыш барышында көчләр чагыштырмасы безнең файдага һәм безнең союзниклар файдасына үзгәрде. Европа континентында икенче фронт төзү өчен уңайлы шартлар туды. Англиянең Рейтер агентлыгының баш хәбәрчесенең соравына биргән җавабында иптәш Сталин болай ди: нәкъ менә хәзер, фашист ерткыч үзенең актык көчләрен җыйган чакта,— бу ерткычны кыйнап бетерү һәм халыкларны фашизм изүеннән азат итү өчен азатлык сөюче илләрнең гомуми басымын оештырырга кирәк”. Иптәш Сталинның “Советлар Союзының бөек ватан сугышы” дигән китабы безнең халкыбызны безнең хак эшебезнең җиңәчәгенә ныклы ышаныч белән коралландыра, җиңү юлын күрсәтә. Иптәш М. И. Калинин түбәндәге сүзләрне әйтүе белән бик хаклы иде: “Җәелеп киткән вакыйгаларны тагын да тирәнрәк аңлау һәм төшенү өчен барлык совет кешеләренең иптәш Сталинның ватан сугышы турында әйткәннәрен тагын бер кат укып чыгулары һәм тирәнтен уйлаулары бик кирәк. Немец илбасарларга каршы иң күп нәтиҗә алырлык итеп көрәшергә теләгән кеше иптәш Сталин чыгышларын игътибар белән өйрәнергә тиеш”. Сөекле юлбашчыбыз, остазыбыз һәм полководецыбыз Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы иптәш Сталинның зирәк җитәкчелегендә без җиңү яулап алырбыз.
П. ПОСПЕЛОВ