Логотип Казан Утлары
Хикәядән өзек

ИНЖЕНЕР

(Бер атна исемле озын хикәядән өзек)

Митингтан соң барсы да өйләренә таралып беттеләр. Фәкать заводның баш инженеры Суриков кына урыныннан кузгалмады. Бер-бер артлы кызу итеп тәмәке тарта башлады ул. Искиткеч катлаулы булып чыккан исәп-хисапларны ул һәм аның аппат раты митингка канәгатьләнерлек итеп хәзерләп өлгертә алмады дияргә мөмкин.

— Кем гаепле соң монда? —дип ул, буш бүлмәдә япа-ялгыз булуына карамастан, үзалдына уйланып түгел, бәлки тулы тавыш белән сузып, үз-үзенә сорау бирде. Нкрын гына урыныннан күтәрелде. Өстендәге соры пиджагының төймәләрен ычкындырып, итәкләрен артка жибәреп, йке кулын да чалбар кесәләренә тыкты да, әле сызгыргалап, әле ярым тавышка гына ниндидер көйләр моңлап, идән буе арлы-бирле йөри башлады. Тыштан ишекне шакыдылар.

— Мөмкин, диде Суриков, үзенең авыр уйларыннан аерылмыйча. Түм-түгәрәк йөзле һәм тулы бәдәнле, яланбаш, озын көдрә чәчле, һәрвакыт шат күңелле шофер Шульга керде.

— Син нишләп йөрисең тагы бу вакытта, Шульга, ә? Яңа бу сүзләрне түгел, ә, әйтерсең лә, кызык бер анекдот сөйләп ташладылар. Ул, тагын да күбрәк елмаеп, хәтта көлеп үк җибәрде:

— Мин сезне аста көтә-көтә арып беттем инде, Тихон Терентьич. Сәгать беренче яртыга китте бит. Суриков, уйларыннан бүленмәскә азапланып, аңа карамыйча гына:

— Ярый, син кайтып тор инде әлегә, — диде дә, яңадан кабинетның икенче башына атлап китте.

— Машина кирәк булганда үзем чакырырмын. Ә бәлки бүген кирәк тә булмас.

— Димәк, машинаны гаражга куеп, йоклый торырга мөмкин?

— Бик мөмкин. Шульга, һичбер сүзсез, хәрби кешеләрчә үкчәсендә борылды да, үзгәрешсез елмаюлы чырай белән, бик тиз чыгып та китте. Кабинетта яңадан тынлык урнашты. Уйлар нәрсәдә бүленеп калды соң әле? Әйе, ул—заводның баш инженеры. Хәзер ул зур имтихан тота. Тота алачакмы ул моны? Коллектив белән бергә, аңа таянып, бу имтиханны да тотып булыр төсле. Булдырырга кирәк!

Митингта сөйләнгән күп речьләр арасында, Сөләйман картның артык матур һәм шома булмаган, ләкин йөрәкләргә үтеп кереп, тирән дулкынландырган чыгышы аның колакларында һаман көчле яңгырый иде әле. Әйе, хәзер Сталинградлылар кебек могҗизалар күрсәтеп эшләргә кирәк. Бүтәнчә эшләү, бүтәнчә яшәү — әрәм тамаклык кына бит ул бүгенге көннәрдә. Суриков, барлык исәп-хисапларны яңадан бер тапкыр тикшереп чыгу өчен, һәрбер санны, мөмкин. Инженер лекне үзе җентекләп капшап карап, аларның һәркайсына үзендә тулы эчке ышаныч булдыру өчен, өенә кайтмыйча эшне дәвам иттерергә булды. Саннар, Чертежлар, планнар, проектлар диңгезенә яңадан күмелеп китте ул.

Цехларга бирелә торган яңа заданиеләрнең күләмен, төрен яңадан карап чыкты. Алар, бернәрсәне исәпкә алмаганда, дөрес һәм реаль булып күренәләр. Ләкин бөтен бәла шунда: ул нәрсә һич тә исәпкә алынмаслык түгел. Инде төгәлләнгән дип саналган исәп-хисапларның әзер дип каралмавы да әнә шул бернәрсәгә килеп төртелә. Бу нәрсә — механика цехындагы пресс мәсьәләсе. Мәсьәлә генә түгел, баш ваткыч проблема ул хәзер, һәм бу проблеманы чишмичә торып, Оборона Комитеты заданиесен үтәү мөмкин түгел. Димәк, аны чишүдә заводта чын могҗизага ошашлы бер эш эшләп ташларга кирәк. Яңа заданиене ничек үтәү турындагы исәп-хисаплар тәмам төгәлләнеп тә тиешле нәтиҗәләрне бирмәвенә, димәк, шулай булгач, аны әзер дип санарга мөмкин булмавына да карамастан, митингта ул да: Срок җитәрлек, барлык исәп-хисаплар ясалган, завод үз өстенә төшкән бурычны үти алачак дигән вәгъдә белән чыкты. Чөнки моннан бүтән юл юк иде.

Бу — Суриков карашынча — зур тәвәккәллеккә барудан да бигрәк, партоешма секретаре Мартыненко тарафыннан митингның бик тиз билгеләнеп, бөтен массаның күтәрелүе тәэсире астында эшләнгән эш, һәм шулай ук, практик эшне башлап җибәргәнгә кадәр калган бер-ике көндә, ә кирәк икән — сәгатьләр эчендә мәсьәләне ахырынача хәл кыла алачагына ышануга таяну иде. Ә менә хәзер, калган шушы көннәр, сәгатьләр...

Тагын телефон шалтырады. Суриков трубканы теләр-теләмәс кенә кулына алды. Квартирадан хатыны шалтыратты бу юлы, һәм алар шушылай сөйләшеп алдылар:

— Нәрсә булды сиңа? Нигә өйгә кайтмыйсың инде?

— Кара әле, Зиночка, кайтырмынл нигә шулай ашыктырасың?

— Акылыңдамы син, юкмы? Вакытның күпме икәнен беләсеңме соң?

— Бездә әле яңа гына митинг бетте. Бүген соңгарак калып кайтырмын.

— Соңгарак? Хәзер бит төнге ике тула инде!

— Вакыт алай соң булгач, күптән ятып йоклыйлар аны, җан кисәгем.

 — Үзеңне үзең бер дә кызганмыйсың лабаса. Сүзне тыңламаслык булдың. Кайта алмасаң һәрвакыт шалтыратып әйтә торган идең. Ә бу юлы... Мин әллә нәрсәләр уйлый башладым тагын.

— Син, Зиночка, зинһар азрак уйла. Төн урталарында баш ватарлык әллә нәрсә юк бит синең өчен. Миңа калдыр син ул нужаны. Менә бер генә нәрсәне уйлап бетерәм дә, кайтам. Ә син хәзер ят та йоклый бир. Әлегә кадәр нишләп торасыңдыр шулай!

— Нишләп торам? Әйтмәскә теләгән идем. Башын гына әйтеп куйыйм алайса: бездә сюрприз бар. Шуның өчен йокламыйбыз, сине көтәбез.

— Нинди сюрприз ул тагын?

— Җитте. Шуннан артык бер сүз дә әйтмим. Тиз кайтасыңмы,— шуны әйт син.

— Зиночка, сиңа киңәшем: сюрпризларыңны иртәгә калдырып тор да, ят та йокла. Мин үзем генә кайтып керермен, сезне уятып борчып тормам.

Алайса ашны хәзер яңадан җылыта башлыйм.

— Я ярый, теләсәң — җылыт, җылыт.

— Ләкин тиз кайт.

— Тиз, бик тиз.

— Соңгы сүз: тартмыйсыңмы?

— Юк, акыллым, тартмыйм.

— Кара аны, алдашма.

— Әллә берне генә рөхсәт итәсеңме?

Ай, юк, зинһар, мөмкин булмаган нәрсәне сорама. Мине дә, үзеңне дә кызгана бел.

— Я, ярый, ярый, йокла, бай- бай-бай! Сүзләр бетте. Телефон тынып калды. Трубка эленде. Бу юлы Суриков аны турыдан-туры алдады. Бер генә түгел, ике алдады. Уйлары бүленгәнгә ачулана да башлады ул. Я, ни өчен хатын-кызлар бу кадәр тынгысыз булалар икән соң! — дип чак кына кәефсезләнеп уйланды.

— Ну, вакытында кайтмаган, ну, соңга калган... Шуннан нәрсә булган соң? Әйтерсең лә алар менә шулай борчулары белән синең турыда кайгырталар!

— Барыбер тиз кайтып булмас болай булгач, тагын да аны алдау булды инде бу минем, турыдан-туры гына әйтәсе калган, — дип көрсенеп куйды.

— Ярый, бу — әллә ни зур нәрсә түгел. Җаен табарбыз әле. Ә менә тәмәке тартмау турында алдау җитдирәк булып күренде аңа. Ул кинәт эчке уңайсызлык хис итте. Эш менә нәрсәдә иде: Суриковта җитди формада йөрәк авыруы бар. Бу турыда үзеннән дә бигрәк хатыны Зинаида Михайловна борчыла. Ул бу бәлане тәмәке тартудан күрә. Зинаиданы Суриков бик яратканга күрә, тәмәке тартмау турында аның соравына риза булган һәм моннан соң инде бөтенләй тартмаска вәгъдә биргән иде. Ләкин, күңел йомшаклыгы белән бик тиз һәм җиңел бирелеп ташланган бу вәгъдәне үтәве чиксез авыр булды. Дөрес, элеккегә караганда хәзер инде бик аз тарта ул. Бары тик эштә генә сирәк-мирәк тарткалый, ләкин, хатынының кәефен бозмас өчен, аңа бу турыда белдерми. Ә өйдә бөтенләй тартмый.

Мондый хәл аңарда мораль уңайсызлыклар (кечкенә мәсьәлә буенча булса да — алдашу) белән бергә, төрле практик уңайсызлыклар да тудырып, әлегә кадәр шулай сузылып килә. Зина сизмәсен дип кесәсендә һич тә тәмәке йөртми. Явыздан ис килмәсен дип, я конфет ашый, я канәфер чәйни. Тартуны бөтенләй т ашларга ярдәм итмәсме дип, кешеләрдән яшереп кенә булса да сагыз да чәйни башлады. Нәтиҗәдә, нервлар тынычрак чакта ул эштә дә бик аз тартуга гадәтләнеп киткән иде. Ләкин соңгы вакытларда ул артык күп тынычсызлана һәм борчыла башлады. Бигрәк тә бүген кич ул аеруча күп тартып җибәрде. Шул кадәрле күп тарткач та бөтенләй тартмадым дип әйтү артык оятсызлык булыр дип уйлаганга күрә ул хатыныннан әллә берне генә рөхсәт итәсеңме дип сорый куйган иде. Бу балалыгы өчен дә үзенә ачуы килде. Барыбер рөхсәт итмәде бит. Янәсе, үз рөхсәтең белән берне генә тарттым, дип әйтү — алдашу түгел!

Җитди эш, җитди уйлар арасына бер дә кирәксезгә килеп кысылган бу вак-төякләр аны тагын да ачуландыра, нервларын күбрәк борчый башладылар. Кемгәдер, нәрсәгәдер ачу иткәндәй, яки ачуын бастырырга теләгәндәй булып ул папирос артыннан папирос тарта башлады.

— Сюрприз... Нинди сюрприз турында сүз башлаган иде соң Зина? Чынлап карасаң — юньле бернәрсә дә юктыр әле. Бетмәс ул хатын-кызларның вак-төяк сюрпризлары... Пресс кирәк миңа, пресс! дип кычкырып ук җибәрде ул.

Шул мәсьәлә хәл кылынса — менә ул чакта барыбыз өчен дә күңелле сюрприз булыр иде! Ә исәп-хисаплар... Ә митингта... Хәзер инде ул үзенә берәүнең дә комачауламавын теләде. Бу вакытта инде һичкемнең килеп керү ихтималы булмаса да, ишекне эчтән бикләп куйды. Телефонны да бөтенләй выключать итәргә теләп кулын гына сузган иде — ул нәкъ шул секундта яңадан шалтырап китте. Бусы шофер Шульга иде. Зинаида әле генә аңа шалтыраткан икән.

— Машинаны сезнең кайчанга соравыгыз турында белеште. Хәзер көтә икән ул сезне. Машина кирәкме, юкмы?

 — Юк, кирәкми! Йокла! —дип кискен итеп җавап кайтарды да Суриков, телефонны шунда ук бөтенләйгә өзеп тә куйды. Инженерның мие кызу рәвештә эшли башлады. Суриковның бик күпләргә, ә еш кына үзенә дә сизелми торган төп холыкларыннан берсе бу юлы бөтен көченә үзен күрсәтте: берәр зур нәрсәне эшләтү, кыю хәрәкәтләргә этәрү өчен аны я мактарга, аңардан йомшаклык белән үтенеп сорарга, яки аны бик нык ачуландырырга кирәк була торган иде. Рәтләп уйларга, эшләргә ирек бирмичә каты гына ачуландырдылар аны хәзер.

— Пресс кирәк миңа! Һәм, шуннан соң, әлегә кадәр барып чыкмаган барлык исәп-хисапларның очы очка ялганыр! Митингта нигезсез бирелгән вәгъдә дә үтәлер. Нигезсез вәгъдәләр бирү, үзен-үзе һәм башкаларны алдау Суриковның гадәтендә бөтенләй юк нәрсә иде.

— Юк, бу—алдау түгел, бу — яхшы һәм кирәк булган тәвәккәллек, көтелгән нәтиҗәне бирә алырлык тәвәкәллек кенә бит, — дип үзен үзе тынычландырырга тырышты.

— Шундый яхшы тәвәккәллекләр булмыймени? Һәм ул, шуңа ошашлы мисалларны эзләргә, аларга таянып, бу юлы да үзен акларга, үзендә яңа көч табарга ашкынды. Рәхәтләнеп бер киерелде дә, йодрыклары кысылган һәм югары күтәрелгән ике кулын да берьюлы кискен рәвештә төшереп, өстәлгә сукты. Телефон аппараты калтырап, чыңлап куйды. Ул кинәт көлеп җибәрде. Өзелгән телефон кызык булып күренде аңа. Бәлки менә хәзер Зиночка тагын звонить итә торгандыр. Ә җавап юк, телефон дәшми.

Ачулана торгандыр мөгаен. Юк, ачуланмыйдыр, җавап булмагач, инде чыгып киткән, юлда, хәзер килеп җитәр, дип уйлый торгандыр. Бу да алдау була түгелме соң? Ярый, хатын алдында җавап бирә алырбыз әле, ә менә Оборона Комитеты алдында, завод коллективы алдында...

Хәзер тынлык урнашты бугай инде. Шофер да аптыратмас, хатын да шалтыратмас. ... Яңа төп продукцияне үзләштерүгә күчү исәп-хисапларының һаман да хәзер булмавына чынлыкта беркем дә гаепле түгел иде. Бу, баш инженер Суриковка, теләсә кемгә караганда да, ачыграк билгеле. Цехтагы пресс көчсез, ул бөтенләй тузып беткән. Моңа кадәрге бик гади һәм еллар буе күнегелгән эшләрне башкаруда еш кына тоткарлыклар килеп чыккалауда да шул ук пресс гаепле иде. Яңа пресс койдырып алу турында әллә-ничәмә урынга, әллә ңичәмә тапкыр заказ бирелеп каралды. Ләкин берни дә барып чыкмады.

— Зинһар безне мондый вак эшләр белән мәшәкатьләмәгез, без фронт өчен бик зур нәрсәләр эшлибез, — диделәр зур, атаклы заводлар.

Үз эшләребез муеныннан, фронт заказын үтәүдән башканы планыбыз сыйдырмый, — дип җавап бирделәр, ваксынмыйча эшли алырлык кечрәкләре. Ни булса булган, дип Суриков бу мәсьәләне Москва алдына да куйган иде. Ләкин аннан көлемсерәбрәк җавап кайтардылар: Тагын машина болты кирәк түгелме, бәлки ансын да бездән сорарсыз... Суриков үзен аңламаганлыкларына көенде. Бердән, ул моны төп мәсьәлә итеп куймаган, бары тик икенче зур һәм мөһим мәсьәләләр арасына үзенчә җайлап кына кыстырып җибәргән иде. Икенчедән — ул аны турыдан-туры Москвадан сорамаган, бәлки шул ук үз шәһәрләрендә бик җиңел үти алырлык булып күренгән заводларга йогынты ясауны гына үтенгәнсыман иде. Шулай да, нәтиҗәдә Суриков барыбер үзен гаепле дип тапты. Бу — кулсызлык, инициативасызлык түгелме соң? Шуннан соң, бигрәк тә, Москваның үз хәле читенләшеп китү, гитлерчы бандитларның башкалага котырынып басым ясаулары кебек авыр көннәр килеп җитте. Бу турыда Москва белән сөйләшүләр шунда өзелеп калды...

Омтылып, телефон трубкасына сузылды ул. Ләкин шалтыратмавы. Ә ул шул ук заказны үтәүдән ике тапкыр баш тарткан күрше заводка шалтыратмакчы, директоры, баш инженеры белән әрләшеп алмакчы иде. Ләкин бу мәсьәлә буенча элек үз директоры һәм партоешма секретаре белән тагын бер тапкыр сөйләшеп алырга булды. Креслога тирәнрәк батып утырып, ияге белән сул кулына таянды да, күзләрен алдагы стенага туры текәп, уйга чумды. Тып-тын калып, барлык фикерләрне бер ноктага төбәп, шулай киеренкелек белән уйларга керешкәч, физик арыганлык сиздертә башлады.

Стена хәрәкәтләнә төсле. Ул әле бик ерак булып күренә, әле якын ук, өстәл кырыена ук килеп терәлә. Мнда эленгән барлык карталарның, чертежларның, рәсемнәрнең бөтен вак нокталарын, нечкә сызыкларын да аерым-ачык күреп калгалый иде. Нндагы стенада эленеп торган Ленин рәсеме аеруча җанланып китте. Менә ул аяк үрә баскан да, телеграф аппараты янында торып, аннан тоташ булып чыгып торган лентаны бик җитдилек белән укый. Тынлык эчендә рәсемдәге телеграф аппаратының текелдәп эшләгәне ишетелгән кебек булып китте. Тарихны хәтерли башлады ул. Телеграф лентасыннан Ленин нәрсә укый? Фронттан донесение... Бер атна үтәр дә китәр, һәм шуннан соң Москвага, Сталинга бездән нинди донесение җибәрелер? Митинг бер хәл ул, була, яшәсен, ура! Анда мин дә була дидем. Ә менә эшкә килгәндә... Шулай ук булмасмени? Гражданнар сугышындагы бер моментны хәтерләде ул. Күптән булган вакыйга. Ул чакта Суриков яшь иде әле. Шулай да, аның кул астында тулы бер рота иде. Һөҗүмгә хәзерләнәләр иде. Ә рота һөҗүмгә хәзер түгел. Ә батальонның башка роталары хәзер. Ни өчен соң минем рота хәзер түгел? Һөҗүмгә күчү хәбәре кинәттән алынган иде шул. Димәк, оборонада ятканда да һәрвакыт һөҗүмгә хәзер булып торырга кирәк. Ә бу нәрсә булмаган. Рота командирлары батальон командиры алдына бер-бер артлы барып басып, һөҗүмне хәзер үк башлый алачаклары турында рапорт бирәләр. Ә ул? Бүгенге кебек хәтерли, командир алдына бик җитез һәм туры гына барып басты да:

— Минем рота озак һәм авыр оборонада бер дә какшамаганы кебек, һөҗүмне дә уңышлы башкарыр. Минем ротаны беренче эшелонга куюыгызны үтенәм, — диде. Барсы да аңа сокланып, хәтта көнләшеп карадылар. Ул кинәт үсеп киткәндәй булды, үзенә әллә кайдан бетмәс-төкәнмәс көч килеп тулганын сизде, бу минутта аның кулыннан килмәгән эш, үтәлүе мөмкин булмаган бурыч юк булып тоелды. Шунда ук ул үз ротасына юнәлеп, митинг үткәрде. Кыска гына, ләкин бик ялкынлы речь сөйләде. Үзендәге көч һәм ныклы ышану бик тиз һәрбер сугышчыга күчте. Дошманның өзлексез һәм каты басымнарын озак вакытлар буе ниндидер могҗиза белән генә тоткарлап торган, аз ашаудан, йокысызлыктан, ялсызлыктан чиксез арып, тәмам юньчелеп беткән кызылармеецлар яңадан туган кебек булдылар. Инде бөтенләй хәлсез булып күренгән ябык куллардагы мылтыклар югарыга, башлар өстенә күтәрелеп, һавада штыкларын ялтыратып, көч һәм ачу белән кызу селкенделәр, куәтле су дулкыны булып, озак чайкалып тордылар... Ярсулы һөҗүм башланды. Рота чыннан да алгы эшелонда барып, беренче булып атакага ташланды. Нлынырга тиешле булган гаять әһәмиятле зур авылга да беренче булып бәреп керделәр алар. Ләкин тәмам хәлдән таелган иде инде. Көч тә, патроннар да бетте диярлек. Дошман моны сизеп алып, чигенүдән туктады һәм, авылны кире кайтарырга теләп, яңадан кыса башлады. Ләкин шунда арттан яңа көч килеп җитте. Авылда ныгып калдылар. Һөҗүм уңышлы чыкты һәм дәвам итте...

— Пресс кирәк миңа, пресс! дип куйды Суриков. — Бу һөҗүмдә уңышлы башлана. Ләкин пресс булмаса — уңышсызлык белән бетәчәк.

— Әгәр уңышлы башланган эш барып чыкмаса, кем гаепле булыр ул чакта? — дип үзенә-үзе сорау бирде. Исәп-хисапларның йомгагын тагын да бер тапкыр җентекләп күздән кичерде. Юк, барыбер очы-очка туры килми. Барлык нәрсә шул пресска килеп терәлә. Димәк, без һөҗүмгә хәзер түгел? Шул бер пресс — җиңелмәслек киртә буламени? Хәер, гаҗәпләнеп тә торасы юк, сугышта кайвакыт бер штык кына да мәсьәләне теге яки бу якка хәл итүчән була. Ә бит ул чакта безнең штыклар... Эх, син, комрэты! Ват башыңны, ват, югыйсә пресс синең башыңны ватачак,— дип үзен үзе үртәп уйлап алды.

— Әйе, пресс... Барлык юллар Римга илтәләр дигән канатлы сүз аның хәтеренә килеп төште.

— Очлары очка туры килмичә буталыбрак киткән барлык юллар рәтләнеп, безне Римга да, Берлинга да тизрәк илтсеннәр өчен хәзер менә пресс кирәк, — дип ул үз уйларына йомгак ясап куйды.

— Димәк, теләсәң нишлә, бишкә ярыл, унга бөклән, йөзгә сын, ниһаять — шартла, Тихон Терентьич, ә пресс булырга тиеш! Бүлмә эчендә һава шактый бозылган иде инде. Төтен белән тулган бөркүлектә сулыш алуы авыраеп китте. Яның башы нык кына сиздерерлек итеп авырта, күкрәге кысыла башлады. Коридорда аяк тавышлары ишетелде. Ишекне шакыдылар, Суриков бик теләп ачты. Бүлмәгә заводның комсомол комитеты секретаре Шәрипов керде.

— Яй-һай!— диде ул тавышын сузып.

— Болай булса син... Я, исән-саулык ничек соң? Яхры хатыныңа әйтергә туры килер бу турыда.

— Я, нәрсә булган, Шәрипыч? Ташла юк-барны. Без аның белән шушы арада гына сөйләшеп алган идек инде, — дип Суриков аңа туры карап калды. Ул аның яшьлегенә дә, менә хәзер үзе төсле арыган, юньчелгән булмыйча, тыныч һәм алсу булган саф, таза, шома йөзенә, күңелле чыраена да рәхәтләнеп һәм яхшы мәгънәдә көнләшеп карады. Әгәр Шәрипов моннан берәр сәгать элек килеп чыкса, бернигә дә карамастан, аның белән сөйләшеп тору гына түгел, ишекне дә ачмаган булыр иде ул һәм үзенең кабинетта барлыгын да белдермәгән булыр иде. Ләкин хәзер аның килеп керүенә шатланды гына. Янарда бу яхшы яшь егет белән күңелле итеп сөйләшеп, бераз җанлану, кәефне күтәрү теләге кинәт килеп туды. Ялар күп вакытларда еш кына шулай дусларча гәпләшергә гадәтләнеп киткәннәр иде.

— Ну, яшьләр яшьниләрме, Шәрипыч! Яшьнәт, яшьнәт давай аларны. Нинди зур эшләр килеп басты хәзер алдыбызга. Ялар заводта хәзер безнең зур терәк. Тик безнең төсле картлыкка бик тиз бирешмәскә тырышыгыз, кара аны! Шәрипов, аны бөтенләй тыңламаган төсле, бөтен бүлмә буйлата күзләрен йөртеп:

— Нишләп утырыш бу болай, Тихон Терентьич? — дип гаҗәпләнеп сорады. — Проблема, проблема, — дип берничә тапкыр кабатлады Суриков.

— Ярый, җитеп торыр бүгенгә. Я әле, тәмәкең бармы? Минем бетте бит, әй. — Җитмәгән кая... Кызык проблема, — дип мыгырдана-мыгырдана, Шәрипов тирә якка карануыннан һаман тукталмады. Үзе борын яфракларын киң ачып, пыхылдап сулый башлады.

— Син төне буе балта проблемасы белән шөгыльләнгәнсең ахры, Тихон Терентьич.

— Ә? Ниткән балта? Юк, ансы хозяйственниклар эше. Балта түгел, ә пресс проблемасы, Шәрипыч! Я әле, бер папирос дим, ишетмәгәнгә салышма инде. — Тагын бер папирос тартсаң — проблема тәмам хәл кылына: һавага балтаны элеп куярга мөмкин! — дип көлеп, Шәрипов аңа бер папирос сузды. Икесе дә хахылдап көлешә башладылар.

— Ләкин, тукта әле... — дип Шәрипов аның кулына тотынды. Бер түшәмгә, бер өстәлгә, бер тәрәзәгә карана башлады ул.

— Я, нәрсә күрмәдең?

— Ай-Һай, Тихон Терентьич, болай булса син безнең җиңел кавалерия кылычына эләгерсең ахры. Экономия, экономия дибез, син үзең шул турыда күбрәк сөйлисең. Ә үзең көпә-көндез томаланып, ут яндырып утырасың. Берне генә дә түгел әле — өстәлдә дә, түшәмдә дә...

— Ничек көпә-көндез? Ул, бер дә көтмәстән, каушабрак калгандай булды. Инде һичбер сүзсез бер-берсен аңлап алган төсле икесе дә берьюлы тәрәзә янына килделәр дә, маскировканы күтәрә башладылар. Әлегә кадәр кабинет эчен бик көчле яктыртып торган лампочкаларның уты кинәт юкка чыгардай булып тоныкланып калды. Тышта яктыру гына түгел, күптән кояш та чыккан иде инде. Аның үткен нурлары тәрәзә пыялалары аркылы кереп, тәмәке төтененнән торган һава пәрдәләрен тасма-тасма итеп кискәләп ташладылар. Суриков зур тәрәзәне бик тиз ачып җибәрде. Төтенле, бөркү, куе һаваның дулкын булып тышка чыгуы күзгә аерым-ачык булып күренә иде. Аннан бүлмәгә, шау-шулы тормыш хәрәкәте тавышлары белән бергә, иртәнге саф, салкынча һава агылып тула башлады.

Суриков тәрәзә алдына ук килеп басты, күкрәк тутырып сулый башлады. Җиңел, рәхәт булып китте аңа.

— Шушындый хәлләр, Шәрипыч! — диде ул сузып кына.

— Балта түгел, пресс проблемасы. Монысы авыррак шул, Ватан сугышы тарихын төзегәндә безнең бу атаклы пресс турында да язмыйча калмаслар ахры. Әйе, һичшиксез, язарлар.