Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЛОРУССИЯ УРМАННАРЫНДА

Партизан язмалары

VIII

АЛАР ПЛЕНДА БУЛГАННАР...

Ул вакыйгадан соң бүген уникенче көн инде. Шулай да аякка баса алганым юк. Уң кулым бөтенләй йөрми, үзе авыр тоела, хәтта уң як иңбашым бераз түбәнрәк тә төшкән кебек. Әле иода беткәнлектән, ярам бераз чиләнә башлады, әгәр һаман да шулай дәвам итсә, бик күңелле булмаячак. Бәлки иптәшләр алып кайтырлар, яңа операциягә киткәннәренә бүген өченче көн инде. Комиссар: Алар бүген, я иртәгә кайтып җитәргә тиешләр — ди. — Һич булмаса, иптәш комиссар, МТС ка берәр кеше җибәрергә кирәк, анда медсестра бар, диләр.

— Ярар, — ди ул көлемсерәп,— кайчан соң сиңа кул ясап бирербез икән?

 — Тизрәк булса ярар иде,— мин әйтәм, — яту бик туйдыра икән. Әле менә шуны уйлап ята идем: әгәр шул ләгьнәт төшкән кул комачау- ламаса, мин дә бит бүген операциядә катнашкан булыр идем. — Артык борчылма, Сергей Кондратьевич, — ди ул миңа, — озакламый төзәлер, тагын элеккегечә булырсың. — Булмас инде ул, — дим мин комиссарны бүлеп, — унөч көндә әзрәк аякка да баса алмагач, кеше булыр- лыгыма ышана алмыйм.

— Ансын күз күрер әле, тик хәзер артык борчылу ярап ук бетмәс, — ди ул, мине юатырга теләп. Комиссар, җиңел генә кузгалып, каядыр китте. Мин һаман чалкан ятып арып беттем инде. Янга борылып ятмакчы булам, ләкин көч җитми.

— Тамара! — дип эндәшәм мин, аш пешереп йөрүче кызга, — утырырга булыш әле.

— Хәзер Сергей, — ди ул, ягымлы тавыш белән. Килеп, йомшак куллары белән аркамнан тотып, миңа утырырга булыша, як-ягымнан пиджаклар, шинельләр белән төреп, биләп куя, һич тә аварлык итми. Аның ягымлы сүзләре, шомырт кара күзләре белән тегәп каравы ирексездән Нәфисәмне искә төшерә дә күз алларыма аның нәфис гәүдәсе., һаман да елмаеп торган күзләре, вокзалда соңгы күрешүләре килеп басалар. Ул бит мине озатканда: — Хатларыңны ешрак яз, җаныем! Ату мин үпкәләрмен, — дигән иде. Ә мин, менә инде бер елдан артты, хат-хәбәр җибәргән юк. Хәер, үпкәләргә тиеш түгел ул. Аңларга тиеш... Кинәт комиссар тавышын ишетеп, башымдагы уйлар чуалалар.

— Сергей Кондратьевич!

— Нәрсә бар, иптәш комиссар?

— Син, туган, нәрсәдер уйлана идең бугай?

— Болай гына...

— Мин МТС ка Саша белән Полинаны җибәрдем. Бәлки берәр нәрсә табарлар.

— Рәхмәт инде, иптәш комиссар. Ул иң элек миңа тәмәке төреп бирде, аннан үзенә төрде, кабызып җибәрдек тә, гәпләшә-гәпләшә төтенли башладык.

— Кара әле, Сергей! — диде ул сүз арасында.

— Әгәр хәзер фронтка таба юнәлсәң яхшырак булмасмы икән?

— Яхшы булыр иде. Әгәр уңышлы барып чыкса...

— Чыгар. Без бит тик кенә чыгып китмәбез, алдан разведка үткәрербез.

— Минем теләк, иптәш комиссар, бер хат салу. Әгәр шул мөмкин булса, мин бәхетле булачакмын. Агачлар арасыннан, кулына котелок тотып, Тамара килеп чыкты. Ул, гадәтенчә, алдыма котелокны китереп куйды да, миңа карамыйча гына сөйләшә башлады:

— Менә, Сергей, сиңа йомырка куырган идем. Аша әйдә, тизрәк тазар.

— Эх, Тамара! Мин хәзер үк торып басар идем, ләкин... Кинәт баш әйләнеп китә, артка әйләнеп төшәм. Тамара тотып ала. Мин Тамарада бераз каушаганлык сизәм, ләкин ул сынатмый. Бераз вакыт, бер-беребезгә карашып, сүзсез генә утырганнан соң, Тамара сүз башлый:

— Аша инде, Сергей,—ди ул үтенгән тавыш белән, — суынгач бер тәме да калмый ич аның. Урман тынлыгын бозып, шактый гына еракта, кинәт, өч мәртәбә пулеметтан атып җибәрү мине сискәндереп куйды.

— Бу безнең иптәшләр, безнең сөйләшү шундый иде, — ди Тамара. Бераздан сигнал кабатлана.

— Безне таба алмыйлар ахыры,— ди кыз, — шулай булмаганда сигналны кабатламаслар иде.

Булырга бик мөмкин, алай булганда, аларга каршы берәүне җибәрергә кирәк. — Бик дөрес, — диде комиссар, минем сүзне дөресләп. Бераз уйланып торганнан соң, комиссар урыныннан сикереп торды.

— Ярар, мин ачыклыккарак чыгып җавап сигналы бирим әле, лагерь эчендә үк ату ярап ук бетмәс. Мин утырган җиремнән бераз йокымсырап киткәнмен икән, иптәшләрнең көлешкән тавышына уяндым. Сигнал бирүче — Игнатьев группасы булган икән. Операциядән кайтучылар исәнләшәләр, һәркем яңалыкларны сөйләргә, сорашырга ашыга.

— Нихәл, Сережа, тазарып буламы?

— Әйдә, тизрәк тазару ягын кара.

— О, Сергей, менә без сиңа нинди, бүләк алып кайттык.

— Бу булгач эш пеште инде! — дип, Андрей килеп чыкты. Мине күтәреп утырттылар. Кулыма Андрей биргән бер литр марганцовканы, мамыкны, бинтны алгач бик сөендем.

— Яңа иптәшләр дә алып кайттык,— диде Андрей, — берсе безнең якташ икән, татар егете.

— Бик яхшы булган. Соң алар нинди кешеләр!

— Без аларны Красное дигән авылда очраттык. Бик сәләмә генә киенгәннәр, бик ябыклар иде.

— Кайдан соң алар?

— Алармы? — дип, сорау билгесе белән миңа карады да, җавап көтмичә, дәвам итте, — алар пленда булганнар...

XIV

 ПЛЕННЫЙ”НЫҢ ХИКӘЯСЕ

— Шулай, туганнар,—дип, әкрен генә итеп сүзгә башлады ул, эчкә баткан күзләре белән барыбызга да бер кабат карап чыкканнан соң,— без эшләгән урыннан качтык. Аларда пленда булуга караганда, үлүең яхшырак икән. Иң элек, пленга эләккәч тә, безне Минскийга озаттылар. Мин юлда вагоннан сикереп төшеп качтым. Якташлардан шунда аерылдым. Кача-поса, көнчыгышка таба юл тоттым. Оршага җиткәч, яңадан немецларга эләгеп, алар минея Оршадан ерак түгел, концлагерьга җибәрделәр. Ике кат чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган бу лагерь, лагерь эчендә такта барак, сул якта тиреслек, шунда ук бәдрәф үзенең сасы исләрен таратып утыра. Барак эчендәге аслы-өсле сәкеләр, сәке өстендәге вакланып, әшәкеләнеп беткән салам, баракның баш-башындагы кечкенә тәрәзәләрдән төшкән тычкан уты кебек яктылык, андагы сасы ис башка тия, күңелне болгата. Эштән кайткан иптәшләр бер консерва банкасы белән баланда алып керәләр дә, аны бераз болгатып,

— Эшен эшләтә беләләр, ә ашы... — дип, сүгенеп куялар. Соңыннан баракта тормыш җанлана төшә: кайберәүләр күлмәк-штан ямый, кайберәүләр кызу плита өстендә бәрәңге кабыгы кыздыра, аяк чолгаулары киптерә, кайберәүләр мичтән төшкән яктылыкта бет чүпләп, янган мичкә ташлый. Күпчелек авыр эштән соң арып йокыга тала. Баракка старший конвоир кергәндә, бар да йоклаган булалар инде. Тик кайберәүләрнең ара-тирә саташып кычкырулары гына сасы һавалы баракта тонык кына ишетелгәләп калгалый. Конвоир, ишек янында бераз туктап торганнан соң, каты итеп кычкыра:

— Подъем! Тизрәк! Каты кычкыруга сискәнеп, куркышып уянган пленныйлар, сикереп торалар да, нәрсә барын аңламыйча катып калалар. Бераздан шау-шу куба:

— Нәрсә бар? Кем кычкырды?

— Отправка диләр...

Лагерь янына автомашиналар туктый. Кемнең нәрсә кычкырганын аерып булмый, шау-шуга шундагы сүгенүләр дә кушыла. Ул арада нагайка тоткан немецлар атылып керәләр. Шашкан кешедәй акыралар, нагайка белән кыйный-кыйный кешеләрне ишек алдына куалар.

— Чыгып тезелергә! Эт балалары...

— Лось, лось!

— Тиз булыгыз! Куып чыгарып бетергәннән соң, машиналарга төяп, шунда ук эшкә алып китәләр...

— Мин барам!..

— Мин!..

— Син әле күптән түгел генә булдың ич.

— Синең анда ни эшең бар!

— Кая тыгыласың?

— Күрмисеңмени, күзеңне ачыбрак кара.

— Күзне ачыбракмы?... Мә, кирәк булса... Кара каршы сугыш башлана.

Туйганчы сугышалар, чөнки аларга игътибар итүче дә, аеручы да юк. Лагерьга китереп ташланган үлгән атларны тунарга һәркайсының барасы килә. Ничек тә бераз ит эләктереп булыр иде бәлки. Мин дә конвоир янына атылам, ләкин приклад белән корсакка суккач бөкерәеп җиргә егылам.,

 — Әйдә! Ник чукынып китмиләр шунда,— ди иптәшем, мине юатырга теләп, — мин әле бераз ат тиресе таптым, бергә ашарбыз. Минем эч авыртканнар онтыла. Сикереп торам да, иптәшем артыннан китәм.

— Тиренең калыны туры килде әле, — ди ул, мактанып, — мин утта өтәли торам, ә син тураклап котелокка тутыра бар.

— Ярар, ярар, — дим мин, дустымның кәефен бозмаска тырышып. Һәр икебез дә тырышып эшлибез. Үзебезне гүя кухняда хис итәбез. Иптәшем тагы сүзгә керешә:

— Дустым! ди ул, миңа карап,— мин бит гомеремдә болай тире ашармын дип уйламаган идем. Нишлисең бит, ашарга туры килә.

— Эчеңнән тын, — дим мин шыпырт кына, — бераз чыдарга к-ирәк, бәлки, җае чыкса, сыпырта да алырбыз.

Аңарчы үләрбез без... Моны мин дә яхшы аңлыйм. Хәзер карантинда яткач та, бер көнне барыбер, күтәргән бүрәнәң астында калып, сытылып үләрсең. Озак кайнатканнан соң, вакланган тире кисәкләре бүреткәннәр, хәтта шулпасына да аз-маз чыккан булган.

— Тозы да булса, яхшы нәрсә булачак булган икән бу, — дим мин, шулпаны мактап. Кояш, ашыккан төсле, кызу-кызу төшеп, ахырда офык читендә бөтенләй күздән үк югала. Лагерь коменданты — ябык кына чырайлы, озын буйлы фриц, уң кулына нагайка тоткан хәлдә, безнең учакларыбыз янына килә дә, үзен батырларча тотып, аяклары белән безнең котелокларны тибеп очыра.

— Маскировка, русь! — дип акыра-акыра яңадан югала үзе. Иптәшем, күңелсез хәлдә, миңа эндәшә:

— Ашадык, бик тәмле булды... Минем дә ачу чыга. Сүгенеп бераз эчне бушаткач, кереп ятабыз. Тамак ач, җитмәсә тагын урында мыжгыган бет — төне буе йокы бирмиләр.

Карантинның 43 нче көне.

Хәтта чәнечкеле тимерчыбыкның тышкы ягына да чыккан юк. Концентрация лагерендагы авыр ис, тарлык, ачлык, бет, тиф — чыдагач та чыдый икән кеше дигәнең. Тиф авыруы башланганга 43 көн булды. Һичбер дәвалау юк, хәер, немецлар безнең янга керергә дә куркалар. Үлгән пленныйларны да лагерь эчендә генә күмәбез. Зияратка әйләнгән тар лагерьда үзеңне үле хис итәсең. Ике йөз илле кешедән бары тик йөз егерме генә калдык. Бүген булмаса, бәлки иртәгә без дә...

— Әнә, әле яңарак кына Алеша да үлде,— ди иптәшем, авыр сулап,— шундый яхшы егет иде, мескенем.

— Шулай инде, туган, — дип мин аны бүлеп, бу тиф безне берәмләп түгел, дистәләп санаячак. Алайса Алеша белән йөз утыз беренче иптәшне югалттык?

— Әйе! Йөз утыз беренче. Бераз төтен бар шикелле, нәрсәдер тамакны карылдыра башлады.

— Төтен бар бугай, Зариф, берәрсе яна мәллә югыйсә?! Аскы нардан чыгып карыйм. Төтен һаман куера. Озак та үтми, баракның такта стенасын тишеп, берьюлы өч урыннан ук бәреп керә.

— Янабыз!.. Баракта чыр-чу куба. Тавыш... Һәркем ишеккә ташлана. Ишек бикле. Арттан кысалар. Мин, эшне сизмичә, кычкырам:

— Тифтан дәвалыйлар. Лагерь эче ялкыннан яктырып китә. Ишекне бүкәннәр белән бәреп ватабыз. Кайберәүләр тәрәзәдән, кайберәүләр ишектән тышка ташлана. Ут барлык баракларны элеп алган. Барсына да берьюлы төртелгән булырга кирәк. Атылып чыккан пленныйларны пулеметтан тырылдатып каршы алалар. Пленныйлар авалар, төркем сирәкләнә. Берни дә аңламыйча, сарык көтүе кебек, як-якка ташланабыз. Ахырда, капканы ачып чыгып, төрлебез төрле якка ташланабыз. Арттан пулемет пулялары куа. Минем янымдагы иптәшем егыла. Аны  карыйм да, үлгәнлеген белгәч, тагын алга йөгерәм. Ябык тәндә хәл юк. Нңа да карамыйча, актык көчне җыеп йөгерәм. Менә тагын йөз метр — аннан урман, тагын илле, егерме, ун... Урманга җитү белән егылам, ятам, ятам — йокы да түгел, уяу да түгел. Шулай итеп, пленнан котылып, әкренләп монда килеп җиттем,—дип сүзен бетерде ул, — бары дүрт-биш кеше генә исән калды,—дип өстәп куйды бераздан. Без, кызыксынып, аның алдына куелган ашны да ашарга бирмичә, сораулар белән күмдек.

— Туктагыз, егетләр, — диде ул, аска гына карап, — бераз гына ашыйм да, аннан соң сөйләшербез. Без көтәргә риза булдык, ә ул, зур-зур кабып, ашыгып-ашыгып ашый башлады.

XV.

ФРОНТКА ТАБА

Төн. Өзлексез яңгыраган атыш тавышлары фронтның якын булуын белдерәләр. Ерактан, өзек-өзек булып, дулкынланып самолет тавышы ишетелә.

— Бу безнеке, боларны сыйларга киләләр,—ди кемдер. Тавыш якынайганнан-якыная. Уң якта, кинәт, нидер келпеп ялтырап китә. Бу — яктырткыч бомба шулай парашютта асылынып һавада янып тора. Самолетлар кайнаша башлыйлар.

— Хәзер тамашалар башланыр,—ди командир, сузып. Яктырткыч бомбаның өстеннән очканлыктан, самолетлар күренмиләр. Кинәт, самолет моторының ачы сызгырганы ишетелә, нәкъ тревога вакытындагы көчле сирена тавышы кебек.

— Ташлады... Командир әйтеп тә бетермәде, көчле шартлау тавышлары җирне тетерәтә дә башладылар.

— Сип әйдә, астын өскә китер кабахәтләрнең. Төрле яктан күтәрелгән пожар шәһәрнең тирә-ягын көн кебек яктырта. Бер-бер артлы тезелешеп, салмак кына атлап барган партизаннар яз көне очучы кыр казларына ошыйлар. Чыннан да, кыр казлар бит алар һәрберсе туган илгә таба ашкына, менә тизрәк фронт линиясенә барып җитеп, иптәшләр белән очрашырбыз, дип канатланалар.

— Привал! Авыр пулеметлар, продукт тутырылган сумкалар, мылтык-автоматлар җиргә төшәләр. Кешеләрнең җилкәләреннән тау төшкән кебек була. Иртәнге салкынлык төшә. Таң беленә башлый, кошлар уянып, урманны яңгыратып сайрарга тотыналар. Разведка әйләнеп кайтканда, безнең кайберләребез каты йокыга киткән булалар. Командирның тавышы колонна буйлап яңгырагач, бар да аякка торып баса. Отделение командирларын җыйнап, отряд командиры бурычны аңлата. — Моннан ике километрдагы авылда немецлар куналар. Барсы 20—25 кеше. Ничек кенә булса да шунда һөҗүм итеп, барлык азык-кием запасларын һәм сугыш кирәк-яракларын кулга төшерергә кирәк. Чөнки безнең сугыш припасларыбыз җитәрлек түгел, әгәр сугышырга туры килсә, коры кул белән калуыбыз бар. Нвыл кечкенә. Бер генә урамлы. Без өч яклап һөҗүм итәбез...  

Партизаннар крае. Монда немецлар да Кызыл Армия частьлары да юк. Тик партизаннар гына.

Без М... отрядына килеп кушылдык. Тагы 7 километрдан безнең частьлар. Үзеңнекеләрне күрү нинди бәхет! Монда да инде безнең частьларның дозорлары күренгәли.

— Делегация кайтты! Урамнан Тамараның кычкырган тавышын ишетеп барыбыз да йөгерешеп чыгабыз да, йөк төялгән ике олауны чорнап алабыз. Обкомнан кайткан делегациягә төрле якка сораулар ява.

— Нәрсә диделәр?

— Без моннан кайда барачакбыз?

— Базада булдыгызмы?

— Тәмәке бирделәрме?

— Фронт аркылы чыгарга рөхсәт иттеләрме? Комиссар, безгә карап көлемсерәп тора да, безне тынычландырырга теләп, сүзгә башлый.

— Барсын да сөйләрмен, хәзер тәмәке генә тартып-җибәрик.

— Тәмәке капчыгын алып комиссар берәр пачка тәмәке һәм юка кәгазь өләшә.

— Бу Обком бүләге, рәхәтләнеп тартыгыз! — ди ул көлеп,

— Менә тагын партизаннар бүләге. Бүләкләрне алып актарырга тотьг набыз. Мин яшел кәгазь алып укырга керешәм: За гвалты, за здек;, за слезы сирот, Вяликаю пометай адкажа народ, Смерць вырадкам подлым, собакам паганым! Слава адважным байцам — партизанам! — Казан! — дип кычкырып җибәрәм мин, хатны әле бер, әле икенче иптәшемә күрсәтә-күрсәтә, — бу бит Татарстан хезмәт ияләреннән, минем туган җиремнән. Бәлки үз туганна рымнандыр? Комиссар, чирәмгә утырып, сөйли башлый, ә без аның янында түгәрәкләнеп, йотлыгып тыңлыйбыз.

— Безнең частьлар моннан ерак түгел. Фронт линиясе янындагы авылларның берсендә Витебски ВКП(б) Обкомы урнашкан. Бару бик яхшы булды әле. Секретарь да туры килде. Баш ставка вәкиле дә бар иде. Озак кына беседа үткәрдек. Безгә фронт аркылы чыгарга киңәш итмиләр. Чөнки фронттагы кебек үк, дошманның тылында да көрәшергә кирәк. Безгә электә хәрәкәт иткән районга барып, анда тагын да ныклы эшләргә һәм отрядны зурайтырга һәм ныгытырга кушылды. Менә без ике ат йөге итеп төрле әйберләр алып кайттык. Аларны әкренләп тиешле кешеләргә тапшырырбыз. Иртәгә иртән походка кузгалырбыз. Ә яралылар фронт аркылы чыгалар. Үзләре белән балаларны да алырлар. Хәзер һәрберебез Белоруссия партизаннарының присяга- сын кабул итәр. Комиссар, урыныннан тора да, сул кулын янга күрсәтеп, команда бирә:

— Отряд, по два становись! Отряд тезелә. Бөтенләй үк терелеп җитмәсәм дә, Андрей алып кайткан марганцовка ярдәм итте, миндә стройга басам. Комиссар, полевая сумкасыннан газета алып, укырга хәзерләнә. Командир команда бирә:

— Смирно!.. Комиссар салмак кына укый башлый.

— Я, грамадзянн, Союза Совецюх Соцыялстычных Рэспублик...

Без кабатлыйбыз:

 — Я, грамадзянн, Союза Совецкх Соцыялктычных Рэспублик...

Комиссар дәвам итә:

— Верны сын гераичнага беларусскага народа прысягаю... Строй көчле рәвештә кабатлый:

— Верны сын гераичнага беларусскага народа прысягаю... што не пашкадую ни сил, ни самога җыция для справы вызваления майго народа ад немецка-фашысцкх захоннкау и катау и не складу зброи да таго racy, пакуль родная белорусская земля не будзе очышгана ад немец-кафашысцкай пагани...

Бетте.