Логотип Казан Утлары
Шигърият

Башкырт шагыйре Хәниф Кәрим шигырьләре

МИН ТОРМЫШНЫ СӨЯМ

Урылмаган бодай басуыдай,

Яшәлмәгән ярты гомрем бар,

Һәм ул еллар, ындыр табагында

Өйгән энҗе булсачы, дуслар!

Мин тормышны сөям, ялгыз бала

Сөйгән кебек туган анасын.

Беләм йөрәгемнең талмаслыгын,

Бер үк углар белән янасын.

Мин тормышны сөям: аяк баскан

Җирне, төпсез тирән күгемне,

Илемдәге һәрбер куак, ташны...

Мера алмыенча күземне

Мин карыймын тирә ягымдагы

Нур уйнауга. Шашып уйлыймын:

Кислородсыз яшәп булмагандай,

Мин бу илсез яши алмыймын!

Сөям басудагы яшь дулкынны,

Дингез ярындагы кыяны

Һәм тайганың кыргый почмагын да,

Кайда әле кеше аягы,

Бәлки, басмагандыр. Тик җәнлекләр

Җылы өндә бала үстереп

Яши булыр. Урман патшасыдай

Соры аю гына үкереп.

Кыргый умартадан бал урлап һәм

Кырмыска оясын туздырып,

Көн иткән җирне дә... Беләм, монда

Халкым бер чак кала тудырыр!

Сөям: далаларның күз җитмәсен,

Тауның болытларны тишкәнен,

Түбәсенә күзем ташлаганда

Баштан бүрек җиргә төшкәнен;

Кайнарлыгын кояш нурларының,

Яхшылыгын туар көннәрнең,

Куелыгын язгы томаннарның,

Уйчанлыгын зәңгәр күлләрнең;

Чыршыларның бархыт яшеллеген

Котырынган давыл астында,

Таш шартларлык кышкы суыкларда

Һәм елгалар сикереп, шарылдап

Аккан чакта. Сөям уянуын

Табигатьнең, кеше уеның,

Иҗатчының төзегән һәйкәлләрен,

Мартенчының койган чуенын;

Эшчән куллар салган һәр кирпечне,

Көзгеләнгән нефть күлләрен,

Чайковский язган һәр нотаны,

Көңрәп чыккан курай көйләрен;

Күз карашның ачык, тирәнлеген,

Дуслык һәм сөюнең ныклыгын,

Кеше йөрәгенең көрсезлеген,

Тау чишмәсе кебек сафлыгын;

Халыкларның үлмәс туганлыгын

Еллар шиңдерә алмас җимешен,

Дошманыңны көйрәтерлек ачу...

— Сөям кешелеген кешенең!

Мул далалар сызган моңлы җырны,

Горур калаларның шау-шуын,

Нурга илткән һәрберсукмак,юлны...

Монда аяк баскан яшь буын

Аталарга корыч терәк булып

Хезмәттә һәм сугыш кырында,

Канонада алмас койма булып,

Ант китерде сафта торырга.

Мин тормышны — Ватанымны сөям,

Эчке ярсу белән уйлыймын:

Кислородсыз яшәп булмагандай,

Мин бу илсез яши алмыймын!

 

ЮК, КАПЛАНМАС БУ КОЯШ!

1

... Кем кул суза синең кешелеккә?

Кем алмакчы сулар һаваңны?

Кем мыскыллар өчен туган сеңлең

Һәм кол итәр өчен анаңны;

Үз кулларың белән утыртылган,

Үстерелгән ап-ак каенның

Ботагына синең ак сакаллы

Атаңны һәм якын дусыңны

Асар өчен килә? Чәчәк аткан

Авылларны көлгә калдырып,

Хәлсез аналарның күз алдында

Балаларын утта яндырып;

Туган ояларны тар-мар итеп,

Тормыш тамырларын корытып,

Бишегеңнән бирле көйләп килгән

Җыр һәм моңнарыңны онытып,

Син телсез һәм уйсыз калсын өчен

Батып, кырып соңгы көчеңне,

Үләт чокырына, кош-кортларга,

Ахыр ташлар өчен үзеңне

Килә дошман. Беләм, ул явызның

Свастикалы кара туында:

Якты кешелеккә — караңгы төн

Һәм көйрәлү үлем утында...

2

Юк, кешене ерткыч җиңә алмас!

Җырны каплый алмас каралык!

Болыт куелыкта төнгә тиңдәш,

Кояш чыккач ул да таралыр!

Үткән көнгә кире әйләнү юк, —

Кире борылмыйлар елгалар.

Без юнәлттек тарих адымнарын

Чакырып көткән якты елларга.

...Тагын коллар булыр өченмени

Богауларны аяк астына

Өзеп ыргыттык без; яшь буыннар

Ирек сулап җиргә бастылар?

Килмешәкләр түрә булсын өчен

Без тазарттыкмыни бу җирне?

Алар ашап, симерсеннәр өчен

Чәчтек, урдыкмыни игенне?

Немец итек сөртсен өченмени

Без үстердек асыл гөлләрне?

Айсыз кара төнгә батсын өчен

Без нурладыкмыни көннәрне?!...

Ярты юлда туктап калмый сулар,

Коймый торып зәңгәр диңгезгә...

Дошман башын өзеп, җиргә күмми

Тыныч сулау, Яшәү юк безгә!

Бүген көл ителгән авылларда

Яфрак каксын өчен бакчалар,

Хәтфә болыннарда чәчкә җыеп,

Уйный алсын өчен балалар;

Яраланган дала күкрәгендә

Күкрәп уңсын өчен арышлар,

Алтын куллы кызлар һәм егетләр

Тагын чыксын өчен ярышка;

Салмак дулкыннарын җилгә кагып

Днепр кайтсын өчен ярына,

Җәберләнгән җирнең һәр бөртеген

Буя, иптәш, фашист канына!

Күлен сагынып очкан аккошсыман,

Тонлык кайтсын өчен йортларга,

Кайгы сөремнәрен уйдан куып,

Шатлык килсен өчен картларга;

Яшь сылулар сөйгән егетләрен

Каршы алып капка төбендә,

Муенына сарылып, вәгъдәләшеп

Хаклы булсын өчен үбәргә;

Көр тавышлар яңрап торсын өчен

Мәҗлесләрдә, табын янында,

Җәберләнгән җирнең һәр бөртеген

Буя, иптәш, фашист канына!

...Ярты юлда туктап калмый сулар,

Коймый торып зәңгәр диңгезгә...

Дошман башын өзеп, җиргә күмми,

Тыныч сулау, яшәү юк безгә!

Көнбатыш Фронт