СОВЕТЛАР СОЮЗЫНЫҢ ВАТАН СУГЫШЫНЫҢ ИКЕ ЕЛЫ ВАТАН СУГЫШЫНЫҢ ИКЕ ЕЛЛЫГЫНА КАРАТА
Безнең Ватаныбызга Гитлер Германиясенең кабахәт һәм мәкерле төстә һөҗүм итүеннән бирле ике ел үтте. Советлар Союзы халыклары ике ел буена немец-фашист илбасарларга каршы каты көрәш алып баралар. Көчле һәм мәкерле дошманга каршы көрәштә совет халкы һәм аның Кызыл Армиясе авыр сыналудан үттеләр. Илебезнең халыклары, үз Ватаннарының намусын, азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап, гаять зур түземлелек һәм нык торучанлык, батырлык һәм фидакарлык күрсәттеләр. 1941 нче елның җәендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә каршы үзенең ул вакытта инде тулысынча мобилизовать ителгән, меңнәрчә танклар һәм самолетлар белән коралландырылган бөтен армиясен җибәрде. Сугышның беренче чорында Советлар Союзы дошманга отпор бирү өчен үзенең барлык куәтле көчләреннән тулысынча файдалана алмады, чөнки аларны мобилизовать итү һәм немец-фашист илбасарларга каршы җибәрү өчен вакыт кирәк иде. Шуның өстенә безнең союзникларыбыз коралларны массовый төстә эшләп чыгаруга әле керешкәннәр генә иде һәм Советлар Союзына күп һәм тиз ярдәм күрсәтә алмадылар. Беренче җәйге кампаниядә Кызыл Армия җитди уңышсыз- лыкларга дучар булды. Ләкин ул дошманның басымына каршы тора алды, каты оборона сугышларында дошманның зур көчләрен хәлсезләндерде һәм юк итте.
Беренче җәйге кампания бетеп килгәндә инде немецларның һөҗүм куәте шактый какшатылды. Сугышның беренче айларында ук инде немецларның яшен тизлеге белән совет армияләрен тар-мар итү турындагы, совет строеның нык булмавы һәм Кызыл Армиянең йомшаклыгы турындагы исәпләре никадәр нигезсез икәнлеге ачык күренде. Шулай ук Советлар Союзының һәм аның Кызыл Армиясенең көчләре кими баруга гитлерчыларның тоткан исәпләре дә җимерелде. Вакыт Германиягә каршы эшләде. Советлар Союзының көчләре сугыш барышында җәелде һәм ныгыды. 1941 — 42 нче елгы кыш килеп җиткәндә Кызыл Армия, үзенең төп көчләрен мобилизовать итеп һәм хәзерге заман сугышын алып баруда кирәкле тәҗрибә туплап, инициативаны үз кулына алды һәм дошманга каты җиңелүләр китерде. Кызыл Лрмңя Советлар Союзының Ватан сугышының ике елы Ростов-Дон, Тихвин янында, Кырымда һәм Москва янында немец гаскәрләрен тар-мар итте, дошманның безнең башкалабызны чолгап алу һәм басып алу планын өзде, Москвага килү юлларында Кызыл Армиянең немец-фашист гаскәрләрне тар-мар итүе сугышның беренче елында хәлиткеч хәрби вакыйга булды һәм шуның белән бергә икенче бөтен дөнья сугышында немецларның беренче зур җиңелүе булды. Немецларның бу җиңелүе немец армиясенең җиңелмәүлеге турында гитлерчылар тудырган әкиятне мәңгегә бетерде һәм Кызыл Армиянең немец-фашист гаскәрләрнең басымына каршы тора алырлык кына түгел, бәлки аларны ачык сугышта җимерә дә алырлык куәтле хәрби көч икәнлеген күрсәтте. 1941 — 1942 нче елгы кышта Кызыл Армия немецларны кайбер урыннарда 400 километрдан артыкка көнбатышка алып ташлады.
1942 нче елның җәенә немецлар, Европада икенче фронт булмаудан файдаланып, үзләренең барлык резервларын Совет — Германия фронтына ташлап, көньяк-көнбатыш юнәлештә көч ягыннан зур өстенлек булдыра алдылар. Җәйге сугышлар барышында немецлар шактый гына тактик уңышларга ирештеләр. Ләкин Кызыл Армия дошман гаскәрләренең һөҗүменә нык каршылык күрсәтте һәм, алар- га үзләренең планнарын тормышка ашырырга ирек-бирмичә, дошманны Сталинградка килү юлларында һәм Кавказ таулары каршында туктатты. 1942—1943 нче елның кышында Кызыл Армия немецларның җәйге тактик уңышларын юкка чыгарды. 1942—1943 нче елгы кышкы кампания сугышның бөтен барышында борылыш пункты булды. Ул Совет — Германия фронтында көчләр чагыштырмасының үзгәргәнлеген ачык күрсәтте. Басып алынган позицияләрне ничек кенә итеп булса да кулда тотып калу турында Гитлерның бик нык приказ биргән булуына да карамастан, немецлар Кызыл Армиянең кышкы һөҗүмен туктатырлык хәлдә булып чыкмадылар, Кызыл Армия дошман гаскәрләрен аударып ташлады һәм җимерде, Сталинград янында фашистларның иң яхшы ике армиясен юк итте, румын, итальян, венгер армияләрен җимерде һәм плен алды һәм немецларны Волгадан һәм Теректан 600—700 километрга куәтле удар белән көнбатышка алып ташлады.
1942 нче елның җәендә немецлар көнчыгышка таба килгән һәм безнең гаскәрләр аларны көнбатышка таба кугйн юл немец солдатларының һәм офицерларының йөз меңнәрчә үле гәүдәләре белән, меңнәрчә җимерек танклар, самолетлар Һәм орудиеләр белән тулды. Димәк, сугышның икенче елы гитлерчыларга яңадан гаять зур югалтулар китерде һәм территория ягыннан бернинди дә отыш бирмәде.
Ул гына да түгел, безнең гаскәрләр ул ел эчендә дошманның Ленинград блокадамын өзделәр һәм дошманны хәрби яктан әһә Советлар Союзының Ватан сугышының ике елы миятле булган районнардан—Курск, Ржев, Вязьма, Гжатск, Великие Луки, Демянск районнарыннан бәреп чыгардылар. Кышкы кампания барышында немец-фашист гаскәрләр җитди җиңелүләргә дучар ителделәр. Кызыл Армия ударлары астында сугыш кырларында Гитлерның сугыш машинасы чатнады һәм какшады. Дошман үзенең армиясенең һәлакәтен булдырмау өчен зур тырышлыгын куйды. Гитлерчылар үзләренең кыйналган гаскәрләренә ярдәмгә Көнбатыш Европадан Харьков районына утыздан артык дивизия җибәрделәр. Гитлерчылар яңа дивизияләр көчләре оелән Харьков янында безнең частьларны чолгап алырга һәм юк итәргә һәм шулай итеп сугыш хәрәкәтләренең барышын үз файдаларына борып җибәрергә исәпләделәр. Ләкин мәгълүм ки, немецларның бу исәпләре җимерелде. Немецларның Сталинград өчен үч алырга маташулары безнең гаскәрләрнең сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә өзелде. Үткән кышта күп кенә җиңелүләргә дучар булганнан соң немец-фашист гаскәрләр 1943 нче елның язында, 1942 нче елның языннан аермалы буларак, Кызыл Нрмиягә каршы һөҗүм операцияләрен җәелдерерлек хәлдә булып чыкмадылар. Сугышның ике елы эчендә сугышлар барышында Кызыл Армия немец-фашист гаскәрләрнең җанлы көчләрен һәм техникасын гаять зур югалтуга дучар итте. Совет— Германия фронтында Кызыл Аpмиянең югалтуларына чагыштырганда немецларның югалтулары никадәр җитди икәнлекне түбәндәге фактик саннардан күрергә мөмкин: Сугышның ике елы эчендә Германия һәм аның союзниклары, үтерелгән һәм плен алынган хәлдә, 6.400.000 солдат һәм офицерларын югалттылар, барлык калибрларда 56.500 орудие, 42.400 танк, 43.000 самолет югалттылар. Шул ук вакыт эчендә СССР, үтерелгән һәм хәбәрсез югалган хәлдә, 4.200.000 кеше, барлык калибрларда 35.000 орудие, 30.000 танк, 23.000 самолет югалтты. Халык үчен алучы геройлар — батыр совет партизаннары немец гаскәрләренә көчле ударлар ясадылар. Дошман оккупацияләгән бөтен территориядә актив хәрәкәт итүче партизан отрядлары Ватан сугышы башланганнан бирле 300.000 нән артык гитлерчы кабахәтләрне кырдылар, кимендә 3.000 поездны һәлак итүне оештырдылар, кораллар һәм сугыш припаслары саклана торган 895 складны шартлаттылар һәм яндырдылар, 3.263 тимер юл һәм шоссе юлы күперләрен җимерделәр, дошманның күп йөзләрчә танкларын, бронемашиналарын, самолетларын, орудиеләрен, автомашиналарын юк иттеләр, Совет партизаннары, үзләренең батыр көрәшләре белән, безнең гаскәрләрнең уңышларына булышлык иттеләр. Сугыш барышында немецлар үзләренең кадровый дивизияләренең һәм сыналган командирлар-офицерлар составының, шулай ук советлар Сбюзыныц Ватан сугышының ике елы 7 бөтен дөньяда өстенлек алу өчен немец-фашист илбасарлар тарафыннан күп еллар буена хәзерләнеп һәм тупланып килгән сугыш техникасының күп өлешен югалттылар. Немец гаскәрләренең бу югалтулары Гитлерның сугыш машинасын һәм Гитлер дәүләтен бик нык какшаттылар. Шулай итеп, Совет — Германия фронтында ике ел дәвам иткән сугышлар барышында Германия империалистларының Советлар Союзы халыкларын кол итүгә исәпләнгән авантюристлык планнары тулы сынча җимерелде.
Сугыш барышында Гитлер Германиясенең хәрби, политик һәм халыкара хәле җитди төстә начарланды. Германиянең кораллы көчләренең бик нык йомшаганлыгы, барыннан да элек, соңгы елда немецлар армиясенең нинди булса да хәрби уңышларга ирешмәгән булуында күренә. Киресенчә, ул зур гына хәрби уңышсызлыклар кичерде, Совет-Германия фронтында да, шулай ук Мисырда, Ливиядә, Триполитаниядә һәм Туниста да бер-бер артлы җиңелүләргә дучар булды. Хәзер инде немец- фашист илбасарлар үзләренең яшендәй сугыш турындагы хыялларын бөтен халык алдында үзләре үк кире кагарга, үзләренең төп хәрби-политик планнарының бөтенләй нигезсез икәнлеген икърар итәргә һәм, гүяки, җиңү алар тарафыннан позиция сугышында яулап алыначак дип лыгырдап, сугышның озакка сузылган, дәвамлы характер алганлыгын ачыктан-ачык белдерергә мәҗбүрләр. Немецлар Германиядәге ирләрнең калганнарын, шул исәптән сугыш эшенә өйрәтелмәгән картларны һәм яшүсмерләрне хәрби хезмәткә чакырырга мәҗбүрләр, алар үз армияләренә оккупацияләнгән илләрдәге ирләрне: полякларны, французларны, бельгиялеләрне, даниялеләрне, словакларны, чехларны һәм башкаларны ирексезләп куалар. Ике ел сугышканнан соң немецлар армиясендә гаскәрләрнең сугышчан рухы бик нык какшаган булып чыкты, ә җиңүгә булган өметләрне хәзер инде хәтта чын-чын гитлерчы сугыш чукмарлары да күмеп куялар. Шулай итеп, ике ел сугыш нәтиҗәсендә Гитлер Германиясенең хәрби куәте бик нык какшатылды, ә немец-фашист армиясе җитди кризис кичерә. Сугышның ике елы эчендә фашистлар Германиясенең политик хәле бик нык начарланды, Гитлерның тылы шактый йомшады һәм какшаган булып чыкты. Бу Германия халкы арасында ышанмаучылыкның һәм паника настроениеләренең үсүендә, көнчыгышта Германия гаскәрләренең җиңүе турындагы Гитлер әкиятләренә немецларның ышынмый башлауларында күренә.
Фашистлар матбугаты һәм радиосы паникага һәм икеләнү рухына бирелүче немецларны җәзалау белән куркыталар. Германия кешеләр ресурслары ягыннан бик үткен җитешмәүчелек кичерә. Гитлерчылар Европаның үзләре оккупацияләгән барлык илләрендә коллар аулап йөриләр, алар Советлар Союзының Ватан сугышының ике ел ы миллионнарча чит ил эшчеләрен Германиягә куалар һәм шулай итеп немец ирләрнең һәлакәтле төстә кимүен капларга маташалар, ермания промышленносте фронтларда немецлар армиясе югалткан гаять күп сугыш техникасын тутырырга өлгерә алмый.
Хәрби промышленностьның җитештерү куәте кими, моңа союзниклар авиациясенең Германиянең промышленность үзәкләренә ясый торган ударлары шактый гына дәрәҗәдә булышлык итәләр. Шуның белән бергә, Гитлер Германиясенең Европадагы тылы тизлек белән какшый һәм немецлар өчен торган саен куркынычлырак була бара. Европаның Германия армиясе оккупацияләгән илләрендә — Югославиядә, Польшада, Франциядә, Чех-Словакиядә, Бельгиядә, Голландиядә, Норвегиядә, Грециядә халыклар массасы явыз илбасарларга каршы кораллы көрәшкә күтәрелә. Нзатлык сөюче дәүләтләр армияләренең сугыш хәрәкәтләре Гитлер тарафыннан кол ителгән Европа халыкларының немец-фашист империалистларга каршы кораллы көрәше белән бергә кушылу сәгате якын.
Шулай итеп, сугыш нәтиҗәсендә фашистлар Германиясенең тылы бик нык какшатылды, Германиянең хәрби экономикасы җитди төстә йомшатылды, ә Европаның немецлар оккупацияләгән илләрендә фашист кол итүчеләргә каршы бөтен халык көрәше кабына. Шулай ук Италия — Германия блогының халыкара хәле дә җитди төстә начарланды. Бу, Гитлер Германиясенең үз ягына яңа союзниклар тарта алмавында гына түгел, бәлки үзенең хәзерге союзникларына ышана алмавында да күренә. Хәрби җиңелүләр нәтиҗәсендә Гитлер Германиясенең үз союзниклары арасында дәрәҗәсе төште.
Халыкара мәйданда Германиянең изоляцияләнүе торган саен үсә бара. Гитлер Германиясе үзенең канлы агрессор икәнлеген бөтен дөнья каршында тулысынча фаш итте һәм фашист ерткычларга каршы барлык азатлык сөюче халыкларның гомуми нәфрәтен тудырды. Немец-фашист империалистлар үзләре башлаган сугышның тиз һәм уңайлы төстә тәмамланачагына ышанычларын югалттылар, азатлык сөюче милләтләр фронтын солых турында лыгырдап, аерырга маташтылар. Мәгълүм ки, немецларның бу мәкерле планы чатырдап җимерелде, ул азатлык сөюче дәүләтләр союзының ныклыгына һәм какшамаслыгына бәрелеп ватылды. Шулай итеп, сугыш вакыты эчендә халыкара мәйданда фашистлар Германиясенең изоляцияләнүе үсте, немецларның Гитлерга каршы коалицияне эчтән ватарга исәпләүләре җимерелде, ә фашизм дәүләтләре союзы җимерелү чигендә тора. Болар барсы да хәрби-политик һәм халыкара обстановканың Гитлер Германиясе өчен уңайсыз булып әверелгәнлеген, дошман лагеренда тирән кризис барлыкны күрсәтәләр. Гитлер Германиясендә хәл кискен төстә начарланган вакытта Советлар Союзының хәрби, политик һәм халыкара хәле ныгыды. Советлар Союзының Ватан сугышының ике елы Ватан сугышы барышында Советлар Союзының хәрби куәте үсте. Кызыл Армия дошман өчен дәһшәтле көч булы п әверелде. Ул сугышларда чыныкты, зур сугыш тәҗрибәсе алды, сугышның яңа шартларына һәм таләпләренә туры китереп үз сафларын яңадан оештырды һәм үзгәртеп корды.
Совет командирлары яңа, җитез тактика— маневр ясау тактикасы осталары булып әверелде ләр. Совет гаскәрләре тарафыннан үз файдаларына төгәлләнгән күп кенә иң зур сугышлар Кызыл Армия стратеги ясенең һәм тактикасының немецларның макталган стратегиясеннән һәм тактикасыннан өстен икәнлеген күрсәттеләр. Хәзер Кызыл Армиянең тәмам хәзерге заманча, куәтле хәрби техникасы бар. Безн ең гаскәрләрнең хәрби һәм мораль рухы тагын да ныгыды. Дошманны җиңүләр белән рухланган Кызыл Армия фашист ерткычны кыйнап бетерү теләге белән сугарылган. Шул ук вакытта Кызыл Армиянең тылы тагын да ныгыды. Совет фабрикалары һәм заводлары тулы куәт белән эшлиләр һәм армиябезгә кирәк булганның бөтенесен бирәләр. Сугыш вакыты эчендә хезмәт ияләре тиңдәшсез кыска срокларда хуҗалыкны хәрби ладка үзгәртеп кордылар, промышленностьны куркынычлы районнардан көнчыгышка күчерделәр, йөзләрчә яңа промышленность предприятиеләре төзеделәр, барлык төр кораллар һәм сугыш припаслары эшләп чыгаруны арттырдылар:
Колхозчы крестьянкар чәчүлек мәйданнарны киңәйттеләр, югары уңыш өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшәләр, армияне һәм илне азык белән тәэмин итәләр. Хәзер совет халкының бердәмлеге кайчан гына булганга караганда да нык. Бер тәүлек эчендә арттырып үтәлгән һәм бюджетка 20 миллиард сумнан артык акча биргән Икенче Хәрби Заем явыз басып алучыларга каршы көрәштә безнең халкыбызның бөек патриотлык күтәрелешенең ачык демонстрациясе булды һәм ул совет кешеләренең дошманга каршы көрәшне тулы җиңүгә ирешкәнчегә кадәр алып барырга нык карар биргәнлекләрен күрсәтә. Үткән бөтен тарихта халыклар массасы үз Ватаннарын шундый фидакар төстә саклауда беркайчан да әле бөек Ватан сугышы көннәрендәге кебек катнашканнары юк иде.
Болар барсы да Кызыл Армиянең ныгыганлыгын, ә совет тылының таза һәм җиңелмәс икәнлеген күрсәтәләр. Шулай ук сугыш башланганнан бирле Советлар Союзының халыкара хәле дә ныгыды. Сугыш барышында дөньядагы бөек дәүләтләрнең СССР ның, Англиянең һәм Америка Кушма Штатларының Гитлерга каршы куәтле коалициясе барлыкка килде. Гитлерчыларның Гитлерга каршы коалицияне таркатырга маташулары җимерелде.
Гитлер Германиясенә һәм аның Европадагы иярченнәренә каршы сугышта союз турында һәм сугыштан соң хезмәттәшлек һәм үзара булышлык турында Англия белән СССР арасында договор төзелгәннән бирле бер елдан артык вакыт үтте. Сугыш шартларында бу срок договорларның ныклыгын тикшерү өчен җитәрлек. Бу вакыт эчендә безнең Англия белән союз мөнәсәбәтләребезнең яхшырганлыгын тормыш күрсәтте. Агрессиягә каршы сугыш алып баруда үзара булышлык итү өчен кулланылырлык принциплар турында СССР белән Америка Кушма Штатлары арасында 1942 нче елның июнендә төзелгән килешү дә үзенең яшәү көчен тулысынча күрсәтте. Советлар Союзы, Гитлер Германиясенең төп көчләрен үзенә каршы тартып һәм немецларның 200 дивизиясен һәм аларның союзникларының 30 дивизиясен көнчыгышта тоткарлап, үзенең союзникларына әйтеп бетергесез булышлык күрсәтте, аларга кораллар җитештерүне җәелдерергә, миллионарча кешеләрне мобилизовать итәргә һәм куәтле армияләр төзергә мөмкинлек бирде. Безнең союзникларыбыз да үз тарафларыннан совет халкына кораллар һәм материаллар беләп торган саен күбрәк ярдәм күрсәтәләр. Соңгы айларда Гитлерга каршы дәүләтләрнең союзы Италия — Германия фашистларына каршы бер үк вакытта бергәләп үткәрелгән сугыш хәрәкәтләре белән ныгыды. Немец-фашист гаскәрләргә Кызыл Армия тарафыннан көнчыгыштан ясалган куәтле ударлар Төньяк Африкада Италия — Германия армияләрен тар-мар итү буенча безнең союзникларыбыз тарафыннан ясалган ударлар белән бергә кушылдылар. Шул ук вакытта союзниклар авиациясе Германиягә һәм Италиягә торган саен сизелерлек ударлар ясый. Болар барсы да хәзер безнең Ватаныбызның халыкара хәле кайчан гына булганга караганда да нык икәнлекне һәм сугыш барышында СССР, Англия һәм Америка Кушма Штатларының сугышчан союзы тагын да ныгыганлыкны күрсәтәләр. Шулай итеп, ватан сугышының ике елы эчендә хәзерге хәрби политик һәм халыкара обстановкада тамырдан үзгәрешләр булды. Сугыш вакыты эчендә Гитлер Германиясенең моннан элекке хәрби куәте какшатылды, немец-фашист армияләре өчен хәрби һәм политик перспективалар кискен төстә начарланды. Шуның белән бергә Советлар Союзының һәм аңа дус булган союздаш дәүләтләрнең хәрби һәм политик позицияләре тагын да ныгыды, азатлык сөюче халыкларның армияләре үсте һәм ныгыды, аларның хәрби бердәмлеге ныгыды. Ләкин совет халкы һәм Кызыл Армия дошманның көчләрен һәм алдагы көрәшнең кыенлыкларын киметеп күрсәтмиләр. Алда әле авыр сугышлар һәм зур сыналулар тора. Немец-фашист илбасар “тоталь мобилизацияләр” белән никадәр генә боргаланмасын, совет халкы үзенең хак эшенең җиңәчәгенә ышана. Сугыш барыларны җиңү өчен барлык көчләребезне туплау һәм дошманга каршы көрәштә тимердәй ныклык таләп ителәчәк. Дошман һәртөрле шында көчләр чагыштырмасы безнең файдага һәм безнең союзник файдасына үзгәрде. Ләкин җиңү өчен ул гына җитми.
Хәзер бөтенесе дә безнең союзникларыбызның Европа континентында икенче фронт ачу өчен уңайлы шартлардан ничек файдаланачакларына бәйләнгән, чөнки икенче фронт булмый торып Гитлер Германиясен җиңү мөмкин түгел. Европада икенче фронт булмау 1942 нче елны Гитлер Германиясен җиңелүдән коткарып калды. Мәгълүм ки, бу тын алудан гитлерчылар үткән елның җәендә һәм көзендә Советлар Союзына каршы яңа, киң һөҗүм ясау өчен файдаландылар, 1943 нче елны Европада икенче фронт ачу өчен туган уңайлы шартларны кулдан ычкындыру, бу эштә соңга калу — безнең гомуми эшебезгә җитди зыян китерү дигән сүз. Европада фашистлар Германиясенә каршы икенче, фронт ачуны кичектерү сугышның озакка сузылуына, димәк корбаннарның гаять дәрәҗәдә артуына китерер иде. Һәм киресенчә, быел Европада икенче фронт оештыру сугышны тизрәк бетерүгә, димәк, Гитлерга каршы коалиция ягыннан корбаннарның гаять дәрәҗәдә кимүенә китерер иде.
СОВЕТ ИНФОРМБЮРОСЫ.