Логотип Казан Утлары
Публицистика

РАЗВЕДЧИК ЗАҺРИ ЗИЯТДИНОВ

Өлкән лейтенант Страшной разведкага йөрү өчен кешеләр сайлаганда башта ук Заһри Зиятдиновтан кул селтәде. Заһри бик юаш, тартынучан, оялчан табигатьле иде. Ул русча да бик начар сөйләшә иде. Түгәрәк алсу йөзле, өскә кабарып торган соргылт чәчле, балаларча күперенке иренле иде ул. Өлкән лейтенант аның турында: «Малай, чат малай инде, башка берни дә түгел,— дип уйлады. Ә Зиятдинов, разведка өчен кешеләр сайларга килгәнлекләрен белгәч, Страшной яныннан һич тә китмәде.

Ул бары тик бер сүзне генә кабатлады:

— Мине разведкага алыгыз. Әгәр аямасагыз — барыбер мин сезнең белән бергә барам.

— Ягъни ничек инде — безнең белән барасың? — дип аптырап калды Страшной.

— Син ни, армиядә беренче көн генәме әллә, тәртипләрне белмисеңмени?

— Юк, мин армиядә беренче көн генә түгел, — дип җавап кайтарды Зиятдинов.

— Мин Сталинград янында сугыштым. Мин танкта стрелок идем, сугышта яраландым һәм менә әле генә госпитальдән кайттым. Өлкән лейтенант бу сүзләрдән соң бераз йомшарып китте.

—Я, ярый. Сынау өчен алам мин сине. Нинди разведчик икән син — күрербез. Бар, әйберләреңне алып кил. Зиятдинов әйберләрен алырга бик тиз йөгереп китте. Шул көннән башлап аның исеме разведчиклар исемлегенә теркәлде. Разведчик булып Зиятдинов беренче тапкыр Квадратная исемле бәләкәй урманда катнашты. Бу урман бик куркынычлы булып санала иде. Урманга килә торган барлык юлларны дошман үз уты астында тота. Дошманнан аерып торган 50 метр аралык һич тә үтә алмаслык булып күренә иде. Бары тик кыюлык һәм бик тизлек беләң хәрәкәт итү генә операциянең уңышын хәл итә ала иде. Бер секундка гына булса да икеләнеп калу—бөтен эшне һәлак итүе мөмкин иде. Бу операциягә, разведчиклар төркеме белән бергә, Зиятдиновны да җибәрделәр. Хәрәкәт башланып китәргә тиешле булган урында торган килеш Зиятдинов үз алдына уйланды: Менә бүген минем язмышым хәл кылына — разведчыкмы мин, әллә разведчик түгелме? Көтү минутлары бик ялыктыргыч булып сизелделәр. Алга ташланырга сигнал булгач та, Зиятдинов бары тик бер нәрсә турында гына уйлады: чабып җитәргә, алга ук чыгарга—траншейларга ук барып керергә! Ул, як-ягына һич тә карамыйча, барлык көченә чапты, кайчандыр Иделнең кояшлы, комлы ярларында иптәш малайлары белән узышта чапкан кебек ыргылып чапты. Дошман блиндажы алдында ук казылып ясалган траншейга ул беренче булып барып керде. Кулын күтәреп бөтен саны белән киерелде дә, танкка каршы кулланыла торган авыр гранатаны барлык көчкә алга ыргытып жибәрде. Блиндаж ахылдап күтәрелде дә җимерелеп төште. Аннан бары тик бер генә немец ашыгып чыга алды һәм траншей буйлата йөгереп китте.

Зиятдинов, автоматтан кыска гына очередь җибәреп, ул немецны да йөз түбән мәтәлдерде. Башкача бернинди дә немец күренмәде. Алгы кырыйның бөтен буенда ракеталар пышылдап очалар, ут чәчеп очучы пуляларның төрле төстәге җепләре төнне аркылыга-буйга тегәләр кебек күренә иде. Дошман тревога күтәрде. Кире кайтырга кирәклекне аңлаткан ракета сигналы кыска гына вакытка һаваны яктыртып җибәрде. Зиятдинов бик саклык белән генә бруствер аркылы күчеп, үзебезнекеләр янына килеп җитте. Часовой аны туктатып сорагач, ул:

— Мин, Заһри... дип бик кыска гына җавап кайтарды да, доклад бирер өчец командирга йөгерде. Немецлар траншееннан алган пулеметны ул үзе белән күтәреп алып бара иде. Командир алдына да ул шушы килеше белән —җилкәсенә аскан трофей пулемет белән, бер пачка документлар белән, һичбер зарарланмыйча, исән-сау килеп басты. Бу минутта ул бары тик бер нәрсә турында гына бик борчылып уйлады: разведчикмы мин, әллә разведчик түгелме?

—Я, иптәш Зиятдинов, беренче разведкаңны яхшы гына үтәдең син,— диде аңа командир,— синнән менә дигән разведчик чыгар. Бар, ял ит. Идел буенда туып үскән яшь егет Заһри Зиятдиновның разведчиклык биографиясе әнә шулай башланып китте. Иң куркыныч һәм җаваплы булган бер генә операция дә аның катнашыннан башка үткәрелмәде.

Яз көне немецлар, безнең армиябезнең басымы астында, үз артларында пулеметчылардан һәм автоматчылардан торган заслоннар калдырып, көнбатышка таба чигенгәндә, безнең разведчикларның алдына гаять җитди сугышчан бурычлар куелган иде. Алар дошманның тылына үтеп керергә, аның чигенү юлларын өзәргә, дошман лагеренда паника тудырыр, аның жанлы көчләрен кырырга тиеш иделәр. Белый Берег исемле авыл янында дошман безнең частьларның алга хәрәкәт итүләрен тоткарлады. Разведчиклар төркеме белән дошманның тылына үтеп керү, аның көчләрен белү, тел алып кайту турында өлкән сержант Галаховка приказ бирелде. Аның бу разведка группасына Зиятдинов та эләкте. Разведчиклар дошманга күренмичә авыл кырыена килеп җиттеләр. Алар чиркәү янында урнашкан бер пулемет барлыгын һәм аның тирәсендәге кечкенә генә төркем немецларны күрделәр. Разведчикларның башына бик кыю бер план килеп төште. Отряд, өч группага бүленде дә, авылны читләтеп үтә башлады. Группаларның берсен Зиятдинов алып барды.

Икенче группа белән аның дусты кызылармеец Забелин командалык итте. Забелин Зиятдиновны бераз узып китте һәм ул шунда бик тиз күреп алды: дошман пулеметы нәкъ менә берничә минуттан соң Зиятдинов үзенең группасы белән үтәргә тиеш булган юл буйлата көчле ут алып бара. Зиятдиновны бу куркынычтан коткарырга кирәк. Танкка каршы кулланыла торган гранатаны бик төз итеп ыргытып җибәрде ул — һәм дошман пулеметы бөтенләйгә тынып калды. Разведчиклар авылга бәреп керделәр. Немецлар бу кунакларны көтмәгәннәр иде. Аптырап, каушап калудан алар, автоматлардан тәртипсез рәвештә атып, урам буйлата чабып йөри башладылар. Үтерелгән егерме фашист, җимерелгән тулы йөкле машина, юкка чыгарылган атлар — дошманның эчкәресенә кереп кыю хәрәкәт итүнең гүзәл нәтиҗәләре менә шулар. Зиятдинов бу юлы да, һичбер зыянсыз-нисез, сау-сәламәт әйләнеп кайтты.

— Мине пуля да алмый, снаряд та, резин туп кебек, миннән кирегә атыла, дип шаяра иде разведчик Заһри. Өч ай үтеп китте. Разведчик Заһри Зиятдинов бик күп нәрсәгә өйрәнде. Ул хәзер ин,це яхшы аңлады: разведка—тәвәккәллек кенә һәм шаян бәхет кенә түгел, бәлки, белеп эш итү. ныклык, бөтен нәрсәне исәпкә алып акыллы хәрәкәт итү һәм шуннан соң инде шулай ук тәвәккәллек тә.

Тәвәккәлгә бара белми торган разведчик — разведчик түгел ул. Ләкин, әгәр кеше инде үз эшенә ышанса, әгәр кеше үз бәхетенә ышанса, ул бәхет анардан бер кая да китмәячәк. Заһри үз бәхетенә ышана иде, ул уңышлы тәвәккәл хәрәкәтләр ясый белә иде. Моның өстенә ул тагын дошманның көченә бәя бирә белергә өйрәнде һәм, шул ук вакытта, явыз дошманга көчле нәфрәт белән карарга, аңа кабахәт һәм куркыныч хәшарәт итеп чирканып, тирән ачу белән карарга өйрәнде. Яз көне елганың аръягына кысрыклап чыгарылган немецлар ашыгыч рәвештә оборона корылмалары төзиләр иде. Лнда, елганың көнбатыш ярында нәрсәләр эшләнә икәнлеген ничек кенә булса да белергә кирәк иде.

Төнлә разведчиклар задание алдылар. Кисәкләргә ертылган болытларларны язгы җил куып йөртә һәм бу болыт кисәкләре арасыннан әле дән-әле якты ай карап куя иде. Кызылармеецларның батырлыгын күреп торучы бу чакырылмаган шаһит ничаклы комачаулый иде! Күперенгән, каралып киткән елга ярында яткан килеш Зиятдинов үзенең иптәшенә пышылдап кына эндәште:

Эх, нигә соң бу айны плащпалатка белән каплап торырга мөмкин түгел икән!

Елга аркылы алар, шартлатылган күпердән калган баганалар буйлап, бик саклык белән генә үттеләр. Яр буйлата су күңелле чырылдап ага. Уйсу җирләрендә иелеп, өенке утыннардан чабып үтеп, разведчиклар һаман алга бардылар.

Дошман траншейларына ук барып җиткәч тә алар җиргә сузылып яттылар, күренмәслек булып яшеренделәр. Ят телдә сөйләшүләр, балта тавышлары һәм кыска итеп команда бирүләр аерым-ачык булып ишетеләләр. Разведчиклар ныклап күзәтә башладылар. Ай яктылыгында алар ДЗОТлар ның ничек урнашканлыкларын, траншейларның юнәлешен, эшләүчеләрнең санын билгели алдылар.

 Солдатларның күпчелеге оборона корылмалары төзүдә эшлиләр, ә дзотларда часовойлар үзләре генә калган булса кирәк. Заһри бер гранатаны яхшы төзәп дзотка ыргытты да, часовое белән бергә пулеметны юкка чыгарды. Икенче гранатаны янәшәдә эшләп торучы немецлар төркеме өстенә ташлады. Разведка, үзенең эшен төгәлләп, кире кайтырга чыкты. Бу юлны үз уты астында тотучы пулемет юкка чыгарылды инде. Елга янында Зиятдинов тагын да ике разведчик белән очрашты. Нлда каралҗым төстәге язгы авыр су ага. Күп уйлап торырга вакыт юк иде. Немецлар орудиедән һәм минометлардан елга өстенә ике яклатып аталар. Зиятдинов йөрәкне кыскычлар белән кысып ала торган салкын су эченә кереп китте. Иптәшләре дә аның артыннан калышмадылар. Бу кире кайту юлы ничек чиксез авыр булды! Соры, томанлы һава көнчыгыш яктан әкрен генә яктыра башлады, язгы куе юешлек сөякләргә кадәр үтеп керә иде. Заһри, үзенең иптәшләре белән бергә, хәзер инде елганың үз яклары ярында, йомшак, юеш җирдә ята һәм кояш турында хыяллана. Дошман артиллериясенең уты бераз тынганнан соң, разведчиклар өйләренә кайтырга чыктылар. Үз роталарын алар шулай үз өйләре дип атыйлар иде. Сугышчан разведка да хәзер Заһри өчен үзенең туган йорты булып әверелде. Разведчик иптәшләре анын бер туганнары булды. Тәвәккәллек һәм куркынычлык белән тулган разведчиклык һөнәрен Заһри Зиятдинов хәзер һичбер нинди башка һөнәргә алмаштырмаячак. Заһри үз траншейлары буйлата атлый һәм әкрен тавыш белән җырлап моңлана. Аны үз өендә — ротасында — җылылык һәм коры киемнәр, парланып торган котелок, зур, калын итеп төрелгән тәмәке һәм дусларның кайнар кул кысулары көтә.

Г. Иделле (Усманов) тәрҗемәсе.