ОРДЕНЛЫ БАШКЫРТ ЯЗУЧЫСЫ СӘЙФИ КУДАШ
Шушы елның 5 нче июнендә, Уфада орденлы башкырт язучысы — шагыйрь Сәйфи Кудашның 30 еллык әдәби хезмәтенә багышланган әдәби бәйрәм үткәрелде. Авыр ватан сугышы шартларында уздырылган бу бәйрәм, тик бер башкырт әдәбияты һәм аның культурасы өчен генә түгел, бәлки бар җирдә дә барлык совет халыкларының мәдәни үсешләре өчен дә характерлы булган куанычлы бер хәлдер.
Совет әдәбияты күп милләтле бер әдәбият. Аның һәрбер казанышы бөтен совет халыкларының казанышы дип хисаплана һәм шулай булырга тиеш тә. Хәзерге вакытта немец фашистлары Европадагы аерым мәмләкәтләрнең һәм вакытлы буларак басып алган совет өлкәләрендәге халыкларының культура байлыкларын аяк асларына салып таптый, утка яндыра, бар көче белән юкка чыгарырга маташа. Бу җөмләдән минем сөйкемле Крымымны да шулай туный, халкымның бөтен милли, мәдәни байлыкларын җимерергә тырыша, яга, ега. Хөрлек сөйгән халкымны аса, кисә. Халыкның рухи байлыкларын бөтенләй җир йөзеннән себереп ташларга маташа. Моңа капма-каршы буларак, совет хөкүмәте барлык көче белән совет халыкларының аерым милләтләрнең барлык культураларының чәчәкләнеп үсүләре өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыра һәм халыклар арасында булган җиңелмәс дуслыкларны барган саен ныгыта. Бөтен совет язучылары һәм гомумән культураның барлык вәкилләре совет халыкларының җиңелмәс дуслыкларын ныгыту өчен хезмәт итәләр. Һәрбер саф күңелле язучы үз каләмен фашизмга каршы куя һәм ватанны саклауга хезмәт иттерә.
Рубаи — төгәлләнгән дүрт юллы шигырь. Шулай итеп, һәрбер совет язучысының каләме ватанның бәхете һәм аның киләчәге белән бәйләнә. Сәйфи Кудаш та совет халкының ватанны сөйгән көчле улларыннан берсе. Нның бөтен иҗаты ватан белән һәм аның халыклары белән бәйледер. Шуңа күрә аның иҗаты безгә бөтен совет халыклары өчен бердәй кадерле. Башкырт халкының батыр улы, лирик шагыйрь үзе хакында:
Туган ил бәхете минем бәхтем,
Шатлыгы һәм минем шатлыгым.
Туган илем өчен кызганмыймын
Бирергә көчемнең актыгын! дип җырлый. Бу тойгы, бу идея бөтен совет патриотлары һәм совет кешеләре өчен иң характерлы сыйфат. Сәйфи Кудаш үзенең беренче шигырьләреннән башлап үзенең халкын, ватанын сөюгә һәм аның хөрлеге өчен актык көчләре белән көрәшкә чакырып чыккан шагыйрьдер. Аның башлангыч дәвердәге вак күләмле лирик шигырьләре-рубаиләрендә дә — ватанга һәм үзе нең туган халкына булган самимый шагыйрьлек тойгылары бар. Болар белән бергә аның шигырьләрендә Орденлы башкырт язучысы Сәифи Кудаш ул дәвернең бөтен авырлыкларына, милли изелүләренә каршы күтәрелгән тирән нәфрәт тә яши. Аның шигырьләрендә үркәч-үркәч булган башларын болытларга куеп горур басып торган бай Урал тауларының итәгенә җәелеп гомер ит- к.ән, иркенлек сөйгән батыр башкырт-татар халыкларының “Без яшәргә хаклыбыз!” “Без хөр яшәргә тиешбез!” “Безнең милли горурлыгыбыз чәчәкләнергә тиешле!” дигән тавышлары ишетелә.
Шагыйрь бар тавышы белән җырларга, үз тавышын үз халкына ишеттерергә һәм аңа хәкыйкатьне әйтергә тели. Аның өчен 1916 нчы елда:
Йөрим дисәм — йөрү мөмкин түгел
Йөрер юллар капкан, казыклар,
Язарга җырларга мөмкин түгел,
Кул богаулы, телем йозаклы.
Әлбәттә бу куплетлар самодержавиенең кысуларына, милли изүләргә каршы булган нәфрәт юлларыдыр. Чын иркенлекне яраткан, аның өчен көрәшкән шагыйрьнең мондый ачулар белән изүләргә каршы протесты һаман арта, көчәя бара. Ул халкы белән бергә гомер итә. Ул үз халкының еракларга караган үткер күзе, алдан ишетә белгән колагы була. Халыкның өстенә төшкән бөтен авырлыкларның астыннан чыгу юлларын эзләштергән зарлы, моңлы шагыйрь булып уртага чыга. Ул үзенең беренче шигырендә, 1913 нче елда:
Кайчан бетәр татарда бу хурлыклар:
Хөррият тамырларын кисүче эре кортлар?
Каргалар тәхтенә төшем салган,
Килеп былбыл бакчабызга кайчан кышлар, дип җырлый. Сәйфи Кудашның кулга каләм алып халык өчен җырлый башлавы империализм сугышының алды һәм ул авыр елларның үзе була. Аның беренче дәвер шигырьләре бу сугышка каршы язылган кискен протест шигырьләре оулалар. Ул дәвердә әле яңа яза башлаган шагыйрь, бөтен көче һәм шагыйрьлек рухы белән империалистик сугышның хезмәт ияләре өчен кирәксез, һәм зарарлы булуын әйтеп җырлый. Ул һаман шатлыклы көннәрнең киләсен көтә, һәм аның киләсенә нык ышана.
Шатлыклы, дулкынлы революция көннәре килә.
Олы Октябрьны зур шатлык белән каршы ала.
Юньле хәкыйкать, түгел ихтимал,
Кирәк иңкыйлаф, кирәк ихтилал, дип җырлый. Ул Октябрьны тудырган пролетариатны котлап, эшчеләргә карата:
Газиз эшчеләр, күрәмсез ничек,
Коллык бауларын җимергәч кисеп,
Ертылды пәрдә, дөнья балкыды,
Туды азатлык сезнең аркылы, ди. Әлбәттә бу юллар безнең яшь революцион поэзиянең үлмәс юллары булып торалар. Озакламый ватанның хәле авырая, дөнья империалистлары безнең ватаныбызга, яшь совет дәүләтенә каршы канлы кулларын сузалар. Алар революцияне җимерергә, халыкның шатлыгын тотып алырга маташалар. Бу вакытта бөтен совет халкы белән берлектә Сәйфи Кудаш та, интервентларга, ак бандаларга каршы көрәшкә чыга. Аның көчле каләме халыкны көрәшкә чакыра. Яшь лирик шагыйрьнең сәяси лирикасы бу елларда көчәя һәм ныгая бара. Алар һәм теле һәм формасы ягыннан тагын да халык иҗатына якыная баралар. Аның “Котлыймын”, “Давыл килә”, “Янгын”, “Кит фронтка”, “Перчатка җыры” кебек шигырьләре гражданнар сугышы чорында туган иң агитацион шигырьләр булып халык арасына һәм армиядә булган башкырт-татар бүлекләренә таралалар. Бу шигырьләрнең сәяси әһәмиятләре башкырт-татар революцион поэзиясенең тарихында аеруча бер урын тотмактадыр. Революцион шагыйрь — Сәйфи Кудаш олы халык шагыйре Габдулла Тукайны үзенә маяк итеп алган 40 Кәрим Жаманаклы һәм аңар үз вакытында дөрес бәя биргән шагыйрь булу белән дә кыйммәтледер. Ул Тукай варисы булган шагыйрьләрнең берсе. Аның беренче һәм аннан соңгы шигырьләре Тукай шигырьләренең ялкыннары белән дулкынланып үскән шигырьләредер. Аның беренче басылып чыккан шигырьләре моның җанлы мисалы булып тора. Кайчан бетәр мәйдан алган эшбу эшләр, Песи мыек, майлы күзле кибән башлар... Һәм башкалары. Шагыйрь 1917 нче елда Г. Тукайга карата “Тукай” шигырендә яза.
Революция елларында басылып чыккан бу шигырь Тукайга дөрес бәя бирү белән бергә, Тукайга каршы булган, һәм Тукайны шагыйрьлек дөньясыннан себереп атарга маташкан зарарлы фикерләргә каршы көрәш ачуы белән аеруча кыйммәтле бер әсәрдер. Тукайга булган бу караш шагыйрьнең киләчәктә дөрес юллар белән үсүенә хезмәт итә.
Ул Тукай шикелле халык иҗатын, халык телен өйрәнеп язган шагыйрь була. Тукай шигырьләре аша ул Пушкинга, Лермонтовка булган мәхәббәтен күрсәтә. Ул “сөекле остазыбыз Тукай аша бөек Пушкин белән таныштым” ди. Сәйфи үз ватанының матурлыкларын Тукай күргән шикелле күрергә тырыша. Шагыйрь үз ватанының бөтен матурлыкларын ярата. Хәтта аңа, үз урманнарында үскән әрәмәләр, бөдрә чуклы таллар белән сандугачларның сайравына карап шатланган шикелле булып күренәләр.
Сандугачлар янып ямьгә багынып,
Саз кылларын чиерткәч дәртләнеп,
Әрәмәләр, бөдрә чуклы таллар
Күренгәндәй була шатланып.
Шагыйрьнең бу “Саллар” дигән шигыре аеруча бер осталык һәм лирик җылылык белән язылган. Анда башкыртның моңлы курае, Агыйделнең матурлыклары, һәм халык җырларының чибәрлекләре аша халыкның бәхет өчен шат күңел белән армый-талмый көрәшүләре әйтелә.
Тын Иделнең талгын кочагында,
Салмак кына агып сал килә,
Сал өстендә авыр моңга калган
Уйга чумган ике җан килә.
Бере шыңгырдатып курай тарта,
Үз моңына үзе очынып,
Койрык тотып килгән икенчесе
Сузып җырлый аңа кушылып:
— Аккош карап оча күлләргә,
Сандугачлар куна гөлләргә
Күрмәгәнгә дуслар күрсәтмәсен
Ярдәм бирсен ходай күргәнгә...
Әлбәттә бу лирик юллар шагыйрь күңеленнән ташып чыккан юллардыр. Болар Сәйфине, шагыйрь итеп таныта һәм аны югарыга таба үстерә. Аны һәр нәрсәдән артык итеп революция дулкыннары халыкнын иркен тормышы рухландыра, ул кат-кат революция шатлыкларын җырлап, 1917 нче елда “тик, узган көннәрдә йөрергә юлым юк, сөйләнергә телем йозаклы” дип моңланган - зарланган шагыйрь булса:
Юк караңгы төн юлымда
Тик кояшлы көн генә,
Ян-ягым тулган матурлык,
Төрле — чәчкә гөл генә, дип чын күңел белән шатланып җырлый. Болай әйтә алырлык шагыйрьнең иҗаты социализм төзелеше елларында бөтен барлыгы белән үсә. Аның тематикасы һәм жанры киңәя. Көчле поэмалары, шигырь белән язылган “Кушкаен” шикелле романы да мәйданга килә. Ул зур темалар өстендә эшләгән һәм нәтиҗәле, эшләүне яраткан хезмәт батыры шикелле эш күрсәткән бер шагыйрь. Лның шигырьләре аерым хәлләрдә булган чуалчыкларга, прозаик очрауларга карамастан ачык тел белән язылган реалистик һәм тирән, тойгылы шигырьләр вә поэмалардыр.
Сәйфи Кудашның “Тау кызы” исемле лирик шигыре аның иң көчле язылган әсәрләреннән берседер. Шагыйрь бу шигырендә Крымның— совет Крымының матурлыклары эчендә үз матурлыгы белән шагыйрьләр рухландырган хөр Крым татар кызының шатлыкларын күрсәтә. Нның бу шигырендә һәрберсе берәр матур шигырь булып торган Крым таулары, агачлары, Орденлы башкырт язучысы Сәифи Кудаш тәмле исле чәчкәләре-диңгезе, шырлап аккан сулары, матур ташлары ягымлы шигырь булып кат-кат җырланалар. Бу матурлыклар арасында „матурлыкның һәм иркенлекнең хуҗасы минмен” дип Крымның хөр совет кызы тора. Ул бу ватанны, бу тиңдәшсез гүзәл илне миңа, минем халкыма олы Сталин бирде. Ул безгә тел бирде, кеше булып яшәргә хак бирде, дигән көчле һәм шатлыклы тавышлары ишетелә.
“Тау кызы” ның керфекләреннән, уйчан күзләреннән илгә булган мәхәббәт нурлары тама. Бу шигырь бу көндә вакытлы буларак немец-фашистларының пычрак аяк асларында тапталган Крымның азатлыгы өчен булган канлы сугышларга, совет Крымы өчен хәлиткеч көрәшкә рухландыручы шигырьләрнең берседер. Болай итеп Сәйфи Кудашның шигырьләрендә “язылып бетмәгән бер чибәрлек” булган Крымның матурлыклары, Агыйделнең Дим буеның матурлыклары белән бер дәрәҗәдә тирән тойгылар, киң патриотлык идеяләре белән җырланалар. Ул шигырьләр укучыны ватанны сөюгә, сөя белүгә өйрәткән шигырьләр булалар. Моннан башка Сәйфи Кудашның Крым тарында язган “Матур ташлар”, “Йөзем бакчасында”, “Якташ карт”, “Крым эскизлары” кебек тирән патриотик рухта язылган шигырьләре дә бар. Лирик шагыйрьне совет ватанының һәрбер почмагы да бердәй шатландыра. Ул һәммәсеннән элек, совет туфрагын йөрәктән яраткан оста-матур сүзле бер шагыйрьдер. Яның шигырьләрендәге аерым юллар, хәтта бабалар сүзләренә әйләнеп китәчәк, һәм аны баетачак. Чөнки алар үзләре халык иҗатыннан оста файдаланып чын күңелдән агып чыкканнар. Мисал өчен шушы юлларны китерик:
Батыр яуда, Сәсән тауда беленер,
Ат кыйнала тауга менгәндә,
Егет таныта үзен туган иленә
Авыр, кыен көннәр килгәндә.
Мондый куплетлар аның шигырьләрендә тик бер очраклы хәлләрдән генә түгел. Бу хәлләр аның иҗатындагы төп нигезләрдер. Сәйфи Кудаш көчле лирик шагыйрь булу белән бергә балалар әдәбиятына да зур хезмәтләр күрсәткән, балалар рухын аңлаган, башкырт театр сәхнәсенә халык шагыйры Мәҗит Гафури образын күрсәткән, монографик характерлы кыйммәтле драма әсәрләре дә биргән бер шагыйрьдер. Сәйфи Кудаш Мәҗит Гафуриның замандашы һәм аның иң сөйгән дусты. Ул аның хакында язган аерым мәкаләләре вә хатирәләре белән башкырт-татар әдәбияты өчен зур хезмәтләр иткән кеше.
Ул бу көндә дә Мәҗит Гафури турысында алып барылган тикшерүләрне туктатмый. Яның иҗат һәм тормыш юлларын өйрәнә. Рус, украина язучыларының һәм дөнья классикларының иҗатларын башкырт теленә тәрҗемә итүдә дә зур хезмәтләр күрсәтә. Ул бөтен көче белән халкына, ватанына хезмәт иткән саф күңелле бер шагыйрьдер. Бу соңгы елларда аеруча ватан сугышы дәверендә совет халыкларының җиңелмәс дуслыкларын, батырлыкларын күрсәткән бик күп әсәрләр тудырһы. Сугышның башлангыч көненнән алып шагыйрь халыкны явыз дошманга каршы көрәшкә чакырып:
Ил башына авыр көннәр килде,
Алдына басты шомлы куркыныч,
Фашист-палач илнең бугазына,
Селтәп килә канлы зур колыч, дип фашизмга каршы сугышкан совет сугышчысы булып чыга. Тылдагы укучылар шикелле, фронтларда булган башкырт-татар сугышчылары, сәяси работниклары да Кудашның әсәрләрен яратып укыйлар. Сәйфи Кудашның “Ленин һәм боец” кебек балладасы совет сугышчыларын рухландыра, фашизмга каршы тагын да көчле сугышырга гайрәт бирә. Шагыйрь җиңеш юллары авыр булганны белә. Моның белән бергә совет халкының фашизмны җиңәчәгенә дә ышана. Моның өчен халыкны фашизмга каршы хәл иткеч сугышларга чакырып һәрбер совет гражданына мөрәҗәгать иткән шикелле “Җавап бир миңа” дигән гүзәл шигыре белән:
Һәр таң туган матур кояш сыман
Ул шатлыклы көннәр киләчәк.
Бәйрәм мәҗлесендә бер батыр
Сиңа шундый сөаль бирәчәк:
— “Нинди корал белән башына җиттең,
Ничә дистә фашист үтердең?
Бу бәйрәмгә хокук алыр өчен
Кайсы фронтта җиңү чүкедең?
Менә мондый чын күңелдән чыккан шигырьләр совет халкын фашизмга каршы булган хәлиткеч сугышларга рухландыра. Илнең бәхете өчен көрәшкә чакыра. Сәйфи Кудашның бөтен булган бу эшләренә кирәкле бәя биреп, Башкыртстан аның 30 еллык иҗат бәйрәмен уздырды. Бу бәйрәмгә катнашкан рус, украин, татар һәм еврей язучылары Сәйфи Кудашның 30 еллык иҗадына багышлап уздырылган Башкыртстан язучылары союзының юбилее белән Сәйфи Кудашның әдәби, иҗтимагый эшләренә тулы бәя биргән аерым докладлар тыңлау белән бергә, ватан сугышы чорында Башкыртстан совет әдәбиятының үсеше турында йомгаклар ясады. Пленум сугыш чорында аерым язучыларның зур бер тизлек белән үскәннәрен, фронтларда немец-фашистларына каршы булган көрәшләрдә батырлыклар күрсәткәннәрен әйтеп китте. Хәзерге көндә фронтта булган орденлы шагыйрь X. Кәрим, Б. Фәйзинең, К. Даяннеңдә яңа кыйммәтле әсәрләрен тудырганлыкларын аеруча әйтеп китте. Болардан башка талантлы шагыйрь Рәшит Нигъмәтинең “Үтер улым немецны” поэмасының атлы башкырт дивизиясе бүлекләрендә зур урьш биләгәнен һәм сөелеп укылганын, орденлы драматург Баязит Бикбайның тарихи темаларда яңа әсәрләр эшләп чыгарганлыклары башкырт совет әдәбиятының уңышлары дип табылды. Пленумга актив катнашкан орденлы украина шагыйре академик Повло Тычино, Сәйфи Кудашның һәм гомумән башкырт совет әдәбиятының ватан сугышы чорында зур уңышлар белән алга барганын, Украина һәм башкырт язучылары арасындагы дуслык багланышының аеруча ныгайганын әйтеп китте. Ул Сәйфи Кудашның һәм башка башкырт язучыларының бөек Украина һәм Крым турысында чын күңел белән әсәрләр язганнарын аерым уңышлардан дип тапты. Шулай итеп Сәйфи Кудашның иҗадына багышланып уздырылган әдәби бәйрәм Башкыртстан әдәбиятының уңышларына бәя биргән зур бәйрәм булса, икенче яктан аерым республика язучылары арасында булган багланышны тагын да ныгыта торган бер уңышлы хәл булды.