Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘХӘББӘТ АТАВЫНДА

Көндез күз ачкысыз буран иде. Җәяүләп батальонга килгәндә, җил белән зәһәрләнеп очкан кар бөртекләре битләргә, күз кабакларына сугылып, чеметтереп йөдәтәләр иде. Төнгә каршы буран басылды, күк йөзе ачылып китте, мине сынарга теләгәндәй, тулган ай да болытлар арасыннан чыгып, тын гына йөзә башлады. Ә миңа караңгы төн кирәк иде. Мин барасы урын — немецның нәкъ борын төбендә.

Анда көндез йөрмиләр икән, төннәрдә дә күренмәскә, сиздермәскә тырышалар...

Без комбат землянкасында сугыш хәлләрен сөйләшеп, җиңү шатлыкларын уртаклашып утыра торгач, төнге унберләр җитте. Ләкин күк һаман саен ачыла гына бара, ай да үзенең моңсу көмеш нурларын җиргә койганнан-коя барып, ак кар түшәлгән яланнарны зәңгәрсу төскә күмә, землянка тирәләрендә серле күләгәләр ясый иде. Минем тизрәк барасым килә.

— Пожалуй, кузгалырга да ярар шул, —диде комбат.

— Фриц ул кичтән шатыр-шотыр килә дә, бу вакытларда инде тына төшә... Миңа ап-ак масхалат кидерделәр. Фәкать битләрем генә күренеп калды. Үземне ниндидер картиналарда күргән Африка гарәпләренә ошатып куйдым. Минем белән баручы әрмән е гете лейтенант Артонян һәм аның озатучысы да шундый ук халатлар иделәр. Лейтенант, наганын кулына тотып, алдан китте, мин, пистолетымны билемә кыстырып, аның артыннан атладым, ә минем арттан, озатучы кызылармеец бара иде.

Без, нарат араларыннан үтеп, тар сукмак белән С. күле өстенә килеп чыктык. Калку ярларын матур урманнар әйләндереп алган бу күл география карталарында бәлки энә күзе кадәрле генә булып күренә торгандыр. Ә янына килгәч, аның кар юрганнары астында калып, кышкы йокыга чумган мәһабәт мәйданы кинәт күзгә ташлана. Моңарчы күл читләтеп дәвам иткән сукмак, кинәт сулга борылып, күлнең уртасына таба кереп китте.

Алдыбызда күл атаулары томанланып күренә башладылар. Без инде әнә шул атауга барабыз. Ялар күлнең аргы читендәрәк, биек булып, калкып утыралар. Анда тизрәк барып җитәсе килә. Ләкин өскә киенгән җылы киемнәр, аның өстеннән ак халатка уралу, һаваның, аяз булса да, салкын булмавы, җитмәсә, як-яктан һәм каршыдан — атау араларыннан очып торган утлы пулялар юлны авырайталар иде. Күл уртасынарак җиткәндә:

— Монда адымнарны киңрәк атларга, иптәш капитан, — диде әрмән егете. Бу сүзләр мине тагын да терелтебрәк җибәрделәр. Шулай итеп, атауларга килеп җиткәндә мин инде шабыр суга баткан идем. Шулай да сер бирергә теләмәдем:

— Килеп тә җиттекмени әле,— дигән булдым. Күлнең теге ярында дошман. Бу атауларда көзен беркем дә булмаган. Ләкин боз туңгач та безнең сугышчылар зур өлгерлек белән анда барып кергәннәр. Немецлар нихәтле генә снарядлар, миналар яудырсалар да, пулемет уты белән юлны кисәргә тырышсалар да, булдыра алмаганнар. Безнең сугышчылар, атауларны адым саен ныгыта барып, ахырда дүртесенә дә ныклы рәвештә төпләнеп өлгергәннәр. Сырлы балчык баскычлардан менеп, бер землянкага килеп кердек. Монда командирлар тора икән. Мин кәгазьләрне күрсәткәннән соң, танышып алдык. Рота командиры украиналы өлкән лейтенант Гарпенко:

— Бик яхшы булыр, — диде.

— Әйбәт егетләр бар минем, җыярбыз, сөйләшербез. Минем татар икәнне белгәч, фронт җирендә гадәттә була торганча, һәркем үз милләттәше, якташы турында сүз кузгатып җибәрде.

— Минем милләттәшләрне генә беркайда да очратып булмый, — дип, көрсенеп куйды берәү. Мин аңа борылып карадым. Ул матур гына чырайлы, түгәрәк йөзле һәм борын астыннан бала мыек җибәргән яшь кенә егет иде.

— Сез кайсы милләттән соң? — дип сорадым мин.

— Белә алмассыз, — диде ул елмаеп. Һәм паузадан соң, ярым төрекчә, ярым кырымча, ярым татарчалап,

— Мән грек милләти,—дип өстәп куйды. Мин чынлап та гаҗәпкә калдым. Сораша торгач, ул Донбасстан, Сталино өлкәсендәге бер авылдан булып чыкты. Шулай итеп, бу кечкенә атауларда рус та, украиналы да, татар да, казах, үзбәк, кыргыз, әрмән, грузин, грек та, димәк, дус халыклар семьясының күп кенә вәкилләре барлыгы беленде.

— Ничек яшисез соң? — дидем. — Шәп, — диде грек егете.

— Күңелле яшибез! Элек бу атауны Мәхәббәт атавы дип йөрткәннәр. Бу күлдә яшьләр, кызлар көймәләрдә йөргәннәр. Бу атауларга чыгып, уйнап-көлеп, күңел ачканнар, агачларда бәлки кошлар да сайрап торгандыр, бәлки шул кошлар моңы тәэсирендә егетләр үзләренең беренче мәхәббәтләрен игълан иткәннәрдер, җыр-музыка тавышлары яңрап торгандыр... Их, матур булган безнең яшьлек! Тик сугышка кадәр тоеп кына бетермәгәнбез без аны! — диде ул һәм бераз туктап торганнан соң:

 — Хәзер монда снарядлар улый» миналар чыйный, пулялар сызгыра...

 Хәзер монда үлемгә үч иткән, немецны җаны-тәне белән дошман күргән егетләр яши...—диде.

— Бәлки күргәнсездер, бу атауда үскән зифа наратлар, сынып, чәрдәкләнеп беткәннәр, элекке мәхәббәт сукмаклары тирән траншеяларга әйләнгән җирне дошман артиллериясе чокырлап бетергән, ә шулай да яшибез, бирешмибез! Чөнки моннан немец якын, без аларны яхшы күрәбез һәм чүпләп торабыз. Киңрәк, уңайлырак булыр дип, татар сугышчыларын мунча землянкасына җыярга булган идек. Нлар- ның җыелып беткәнен килеп әйттеләр. Грек лейтенантының яшьлек аңкып торган тәмле сүзләрен өзеп, алар янына киттек. Бу фронт мунчасы булса да, иркен генә эшләнгән, — авыл мунчаларыннан бер дә ким түгел. Җиргә казып салынган агач бура, яхшы идән, калын ишек, түр почмакта мич, аның каршында сул якта биек ләүкә, уңдагы киштәдә коптилка яна, түшәмнәрдә кием колгалары — бер дә гаебен тапмассың!

Егетләр, мунчаны тутырып, төрлесе төрле җиргә урнашканнар. Без кергәч, барсы да аякка басып исәнләштеләр. Арада олырак яшьтәгеләр дә күренгәли, ләкин күбесе яшьләр — 1918 — 23 нче елларда туганнар, Татарстан егетләре. Сүз бик гади генә башланып китте: исәнлексаулык, хат-хәбәрләрдәң тотынып, Кызыл Армиянең данлыклы һөҗүменә күчтек. Аннан ил хәбәрләренә килеп, мин Татарстан хезмәт ияләренең фронт өчен бик тырышып эшләүләрен сөйләп бирдем. Сүз җанланып китте. Егетләр үз тормышларын сөйли башладылар.

— Бер дә зарланырлык түгел,— диләр алар.

— Тамак тук, өс җылы, үз кухнябыз, үз мунчабыз бар. Пешерәбез дә ашыйбыз, ягабыз да чабынабыз...

— Ә соң немецларны да чабындырабызмы?— дидем мин.

— Туры килгәнен буш җибәрмибез,— дип көлешеп куйдылар егетләр.  

— Безнең арада немецны иң күп тончыктыручы Мидхәт инде, — диде берәү. Аны күзләрем белән эзләргә тотындым. Ишек янына чүгәләгән бер яшь кенә егет аяк-үрә басты. Ул кечкенә генә гәүдәле, җитез зәңгәрсу күзле, көләч чырайлы бер сугышчы булып чыкты.

— Бакиров Мидхәт син буласыңмы инде?—дидем мин.

— Мин, иптәш капитан.

— Я әле, немецларны ничек атканыңны сөйләп бир әле. Ул бераз оялып, каушап калды.

— Ничек дип, атам инде шунда...— диде елмаеп.

Кабат-кабат сораулардан соң гына, болай дип сөйләп бирде ул:

Яның инде әллә ни сөйләрлеге дә юк, абый. Мин үзем пулеметчы. Мин постта торганда, янымда казах егете өлкән сержант Ябулгазин белән Мулдахметов иптәшләр немецларга аучылык итәләр иде. Бер көнне Мулдахметов миңа әйтте:

Мине олы начальниклар чакырганнар иде, үзең атудан башка кемне өйрәттең, дип сорадылар. Мин, сине өйрәттем дип яздырдым. Давай, өйрән, атарсың”, диде. Ә мин бу эшкә күптәннән кызыгып, күзәтеп, атасым килеп йөри идем.

— Ярар, — дидем мин. Ул миңа снайпер мылтыгының хикмәтләрен күрсәтеп алды. Ялар миңа әзрәк таныш та иде инде. Шулай икенче көнне постта торганда мин немецларны күрдем дә, снайпер мылтыгын алып, атып карадым. Ара 500—600 метр чамасы иде. Беренче атуымда тимәде, икенче атуымда да пулям читкә китте. Мин каушап калдым, йөрәк тибә башлады, кызардым да бугай ахрысы. Миннән булмый торгандыр бу эш дип тә уйлап алдым. Әмма шулай да тагын бер атып карыйсым килде. Шуннан өченче тапкыр атып җибәргән идем, үзем дә шаккаттым — немец капланып килеп төште. Мин нишләгәнемне дә сизмичә:

— Ябулгазин, кара әле, егылды бит берсе!— дип кычкырдым. Ул бинокль белән карап алды да:

— Молодец! —дип куйды миңа. Мин чиксез шатлык эчендә, егылган немецтан күзләремне ала алмыйча, текәлеп калдым. Яңадан 2—3 немец килеп, теге үләксәне сөйрәп алып киттеләр. Яларын да чүкеп алырга кирәк иде миңа, минем шул зиһеннәрнең таралган чагы иде, — ник дисәң, беренче немецны ату—йөзне ату шикелле була икән ул. Шуннан башлап мин аучы — снайпер булып киттем. Икенче көнне минем янга Ретин исемле бер рус егете килде, без аның белән бергәләп ата башладык. Исәп-хисап көннән-көн үсә барды. Без үзебезне яшерер өчен траншеяга кечкенә генә амбразуралар ясадык, аларны тышкы яктан бик яхшылап маскировать иттек. Немецлар безгә нихәтле генә атсалар да тиерә алмыйлар һәм аларның снайперлары безне күпме генә эзләсәләр дә таба алмыйлар. Шуннан бирле без һәр көнне күзәтеп, атып киләбез. Дөрес, немецлар хәзер бик нык яшеренергә тырышалар, ләкин шулай да, агач-бүрәнә ташырга йөрмичә, ашка-суга чыкмыйча булдыра алмыйлар. Ә без нәкъ шул чакта аларны чүкеп торабыз. Минем иптәшем Ретиннең үтергән немецы 55 кә тулды инде, аның исәп-хисап дәфтәре баерак. Мин бит, пулеметчы булгач, өзлексез йөри алмыйм, шуның өчен минем әле 37 генә, — дип, тагын да күбрәк ата алмаганы өчен оялган шикелле булып, сүзен бетерде ул.

— Бу турыда өеңә язганың бармы соң? — дидем мин.

— Юк, — диде ул гаҗәпсенеп.

— Нишләп?

— Әллә тагы. Мин аны уйламадым да...

— Наградага куелдыңмы соң?

 — Анысын да белмим, абый. Мин, аның командиры булган грек егетенә карадым.

— Әйе, әйе! — диде ул дәртләнеп.

— Бакиров та, Ретин да — икесе дә — наградага куелдылар. Шуның өчен үзем берничә мәртәбә Олы Җир гә бардым... Егетләр елмаешып куйдылар. Монда алар күл ярын Олы Җир дип, үзләренең атауларын Бәләкәй Җир дип йөртәләр икән.

— Немецны үтерү осталарыннан тагын кемнәр бар? — дип сорадым. — Әкеренләп барыбыз да аткалыйбыз, — диделәр алар. Ләкин арадан ир урталарырак бер сержант күтәрелде. Ул үзе урта буйлы, таза, нык гәүдәле, яшь кыяфәтле кеше.

— Мин 27 немецны аттым,—диде ул. Мин аның ничек атуларын сораштырдым.

— Безнең монда төрле хәйләләр корып, төрле позицияләр сайлап булмый инде, чөнки безнең урныбыз шундый,—диде ул. Шуннан соң тәмәке көйрәтеп алды да, болай дип дәвам итте:

— Мин үзем Башкыртстан ягыннан, исмем Хәйрулла, фамилиям Рәхимов. Илдән киткәндә яхшы исем белән китә алмадым. Моннан берничә ел элек бик зур хаталык эшләп ташладым. Үткән эшкә салават дигәндәй, яшерен-батырын түгел, — колхоз игененә кул суздым. Шуның өчен ябылу йортына лагерга эләктем. Анда 3 ел эшләп срогымны тутыру белән, өйгә дә кайтмадым, Армиягә китеп бардым. Монда инде үземә сүз бирдем: тукта инде, дидем, мин ил-көн арасыннан яманатланып киттем, ә кайтканда яхшы исем белән кайтырга тырышыйм, үткәннәрнең кара табын юыйм, дидем. Армия хезмәтендә өстемә йөкләнгән барлык бурычларны намус белән үтәп киләм. Әле фронтка килгәнче үк, һәрбер коралны яхшылап өйрәнгән кебек, снайпер мылтыгын да өйрәндем.

Передовойга килгәч ул бик ярап куйды. Без хәзергә әле, оборонада утырабыз, ә немецны бит, һөжүм булганны гына көтеп торып булмый, һәр көнне үтерергә кирәк аны. Передовойга килгәч, мин немецларның гадәтен өйрәнә башладым, араны билгеләдем, үземә урыннар хәзерләдем, шуннан соң ауга керештем. Бер көнне бер немец ящик белән сугыш припасы күтәреп килә иде. Мин СВТымны төзәдем дә атып k җибәрдем. Немец әйләнеп төште, ящигы бер якка тәгәрәп китте. Мин моны сержант Фирстовка күрсәттем һәм шунда ук йөгереп землянкага кереп, иптәш лейтенантны да алып чыктым. Ул бинокль белән карап, язып алды да, рота командирына тапшырды. Менә шуннан башлап мин аучылыкка керештем. Ә аучылык эше кызык эш бит ул: немец дигән ерткыч киекнең берсен атып алсаң, икенчесен атасы килә, икенчесен атсаң — өченчесен...

Шулай ата торгач, 27 гә җиткердем инде. Ләкин, исән булсам, 100 гә тутырырмын дип торам, ә йөзгә тулгач, күз күрер тагын... Безнең сүзләр шушында тәмам булды. Ләкин бу гүзәл егетләр арасыннан болай гына китәсем килмәде минем. Кыр сумкамнан Совет әдәбияты журналын чыгарып, шигырьләр укый башладым. Гаҗәпкә каршы, бу шигырьләр сугышчыларга охшап куйдылар, хәтта кайберләрең күчереп тә алдылар.

— Абый, синең исемең ничек? — дип сорады Бакиров.

— Шәйхи. — Ә фамилияң? — Маннуров.

— И-и, Шәйхи Маннур абый син буласыңмыни? Мин синең шигырьләреңне мәктәптә чакта бик укый идем, — диде ул. Бу сүзләр, бу минутлар язучы өчен иң кыйммәтле бүләк иделәр. Шул матур тойгылар тәэсирендә без землянкадан чыктык. Бу вакытта ай баткан һәм кул өстенә сүрән караңгылык белән шомлы тынлык түшәлгән иде инде.

Хәрәкәттәге Армия