Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУРАЙ

Җәйге кич. Сирәк-сирәк үскән ап-ак каеннар, төркем-төркем булып утырган зирек агачлары әледән-әле ишетелеп торган мылтык шартлауларына, пулемет такылдауларына, автомат пырылдауларына әз генә дә әһәмият бирмәгәнсыман, тып-тыныч басып торалар. Әйтерсең, алар ниндидер тирән, моңсу уйга талып онтылганнар. Тик кәрлә сынлы, карт чырайлы усак агачларының тәңкә-тәңкә яфраклары гына, җенле кеше төсле, кинәт-кинәт калтыранып китәләр дә, кыбырнамалар кебек тиз-тиз тирбәлешеп, бер тын гөҗләп торалар.

Җентекләберәк карасаң, агач араларында саз түмгәкләре төсле кал-кышып торган яшел түбәле блиндажлар барлыгын күрәсең. Җан иясе бөтенләй юк кебек. Тик, атыш тавышлары тынып торган араларда, блиндажлардан уңдарак булган сазда үскән тын камышлар өстендә, бөтенләй тыныч вакытны хәтерләтеп, гамьсез черкиләр зыңлавы гына ишетелеп кала. Сазлыкка иң якын торган блиндаждан бер сугышчы аерылып чыкты. Таза гәүдәле, болай да кара- кучкыл булу өстенә, өзлексез ачык һавада йөрү сәбәпле, имән кабыгы төсенә кергән йөзле бу кеше, табигать тынлыгын бозарга теләмәгән- сыман, зур саклык белән хәрәкәт итә иде. Дүрт аяклап камышлар арасына үрмәләде ул. Кинәт, кайдадыр сазлыкның аргы кырыендагы агачлар артында, пулемет такылдый башлады. Камышлар өстеннән усал сызгырышып пулялар төркеме үтте. Сугышчы камыш җир өстенә йөз ятып, хәрәкәтсез тавышы туктап, тагын башын калкытты. Янып торган кара күзләре алга, ниндидер бер ноктага текәлгән хәлдә, бөтен тәне белән сулы җиргә ябышкан шикелле, камышларны саклык белән генә аралый-аралый алга таба шуарга тотынды.

Ут белән су арасында кысылган хәлдә, шундый ныклык, шундый тәвәккәллек белән кая омтыла ул? Ниндидер җаваплы бурыч йөкләнгәнме аңа? Шундый сугышчан боерык бирелгәнме?.. Менә ул, тузбашлы елан яшеренлеге белән шуышып, бер аю көпшәсе төбенә килеп туктады. Күрән-камышлар арасында биек булып, аксыл яшел зонтиклар белән капланган ботакларын тирә-якка җәеп үсеп утырган буынлы-буынлы аю көпшәсе селкенеп куйды. Ул арада тагын пулемет тавышы ишетелде. Пулялар сызгырыштылар. Ню көпшәсенең өске ботакларыннан икесе сынып зонтикларын түбән астылар. Күп тә үтмәде, мәһабәт утырган көпшә төптән киселеп, авып төште. Сугышчы, тагын җиргә сыланып, хәрәкәтсез калды. Күз бәйләнде. Нуган көпшә төбендә хәрәкәт һаман юк иде. Караңгы төште. Күк йөзенә зәңгәрсу якты ракеталар күтәрелде. Камышлык әледән-әле көндез кебек булып озак-озак яктырып тора, ракета сүнгән араларда аның өстеннән, усал сызгырышып, түбәнтен генә дошман пулялары уза иде. Төбендәге сулы түбән сузылып калды. Траншеяләр буенча командирлар блиндажына үтеп баручы майор Әюповның адымнары кинәт әкеренәеп калды...

Тукта! Биредә? Сугыш кырында? Колак пәрдәләрен ертырлык туп тавышлары, мина шартлаулары арасында, йөрәкләрне өшеткеч снаряд улаулары, пуля сызгырулары астында? Каян килсен ул? Нәрсә бу? Каядыр, йөрәкнең иң тирән төбендә бикләнеп яткан сагыну тойгыларының, гамьсез балалык еллары, гүзәл беренче мәхәббәт күренешләре белән бәйләнгән. Агыйдел буйларын күрәсе килү хисләренең урынсыз шашынып, вакытсыз баш күтәрергә маташуларымы? Колаклары алдыйлармы аны?..

Юк. Майорның сак һәм сизгер колаклары ялгышмадылар. Аңа туганнан бирле таныш булган Ашка- зар көе хәзер, өзлексез агым булып, аерым-ачык булып ишетелә башлады. Ниндидер сихри сорнайда, ниндидер кодрәт белән табигатьнең үз тарафыннан уйналган кебек акрын гына булып, жир астыннан ишетелә иде ул көй. Әюповның аңында ул көйнең кайда, нинди коралда һәм кем тарафыннан уйналуы турында сорау туарга өлгермәде. Йөрәк төбендә бикләнеп яткан нечкә тойгылар өстенлек алдылар. Үзе дә сизмәстән тукталып калды ул. Бала чакларыннан башлап үткән юллары, йөргән җирләре җанланды аның хәтерендә. Гүзәллектә тиңе булмаган елга буйлары, чәчәкләр белән бизәлгән йомшак яшел болыннар, бөдрәләнеп, күпереп утырган күгелҗем урманлы таулар, хыял колачы җитмәслек киң-киң кырлар, сәхралар, челтерәп аккан саф чишмә тавышлары, таң алларында, көлеп кояш чыккан чакларда сайрашкан нәфис кош авазлары, тыныч, күңелле эш белән кайнаган авыллар, өзлексез иҗат, культура, театр, җыр-музыка, биюләр белән гөрләп торган шәһәр кичләре... Ах, нинди күп иде алар! Нинди бай, нинди иркен, нинди гүзәл иде безнең ил! Кайда китте ул рәхәт, тыныч тормыш?! Кайда ул дуслык-мәхәббәт белән тулып үтә торган күңелле көннәр?! Сихерле музыка бик азга гына тукталып торды да, онтылып киткән майорны, хыялга чумган җиреннән тартып чыгарырга теләгән төсле, кыска, җиңел көйгә сыздырып җибәрде. Әюпов тирән көрсенеп куйды.

— Курай! — диде ул...

— Ие, ниләр генә сөйләми ул курай! Илебезнен никадәр гүзәллеген, тормышыбызның ничаклы матур булганлыгын, шул гүзәллекне кара күмергә әйләндерергә, матур тыныч тормышыбызны, ата-аналарыбызны, хатын-бала- ларыбызны, сөйгән ярларыбызны кол итәргә азапланучы дошманның ни дәрәҗәдә кабахәтлеген, ни дәрәҗәдә явызлыгын нинди ачык итеп, йөрәкләрне тетрәткеч көч белән әйтеп бирә курай. Үч алырга, дошманга карата аяусыз булырга чакыра курай! Бөтен сугышчылар ишетсен аны! Майор урыныннан кузгалды. Командирлар блиндажына бармыйча, курай тавышы килгән якка юнәлде ул.

* * *

Блиндаж эчендә өч кызылармеец белән бер сержант яшел камыш түшәлгән сәке йөзлегендә, яңакларына таянган хәлдә, уйга калганнар, алар каршында, уң як җилкәсенә мәче менеп утырган башкырт егете, кара кашларын сикертә-сикертә, тирән-тирән итеп сулыш ала-ала ярсып курай тарта иде. Дошман пулялары астында саз ерып кереп, курай кисеп алучы егет шул иде инде. Майор килеп керүгә, сугышчылар аяк өсте бастылар, курай тукталды, курайчы җилкәсендәге мәче идәнгә сикереп төште. Рапорт бирергә дип авызын ачкан сержант сүзен әйтергә өлгермәде| майор аларны тынычландырырга ашыкты:

— Уйнагыз, уйна, тукталмагыз,— диде ул курайчыга. Ләкин курайчы тиз генә уенын дәвам иттермәде. Оялып, кызарып китте ул.

— Юк, иптәш майор! Барып чыкмый, безнең як курайлары юк монда. Аю кураеннан гына юнып алгайнем. Кыска.

— Бик әйбәт чыга. Кайсы якныкы үзең?

 — Башкортстаннан. Баймак районы, Салаватколхозыныкы. Елаер һуы буеннан...

— Исемең ничек?

— Йомагуҗа Маликов, диләр. Әюпов, курайчы белән танышкач, блиндаж эчендәге башка сугышчыларга борылып, курай турында фикерләрен сорады. Сугышчылар курайны бик яратып тыңлаганлыкларын, аны тыңлаган вакыттагы кичерешләрен әйтеп бирделәр. Әюпов кичергән тойгыларны кичергән булып чыктылар алар.

Ачу килә, иптәш майор! — диде украиналы Петренко.

— Курайны тыңлагач, немецны тизрәк үтереп бетерәсе килә. Блиндаж эчендә калган өч кешенең берсе үзбәк, икенчесе рус иде. Ие, курай — башкорт музыкасы. Ә Башкортстан — Совет иле. Башкорт егете Украина өчен дә, Украина егете Башкортстан өчен дә сугыша.

— Икесе дә туган җирләреннән еракта, Төньяк-Көнбатыш фронтта торып илләрен яклыйлар алар. Шуңа күрә, курай башкортка да, руска да, татарга да, украинлыга да — барына да тәэсир итә. Мларның барысын да немецтан үч алырга чакыра ул. Ие, барлык сугышчылар да ишетсен аның чакыруын!

Икенче көнне Йомагуҗаны, курае белән, дивизия политбүлегенә чакырып алдылар. Шул көннән башлап, аның кулында, немец самолетыннан алынган алюмин көпшәдән ясалган ап-ак җиңел курай күренде. Йомагуҗа урнашкан блиндажда өзлексез курай моңы яңгырап торды. Оборонада ятучы сугышчылар чиратлашып һәр блиндаждан берәр кеше курай тыңларга җыела торган булдылар. Язатлык, ирек сөюче башкорт халкы иҗат иткән Яшказар, Буранбай, Зөлхиҗәләр өзлексез көрәшкә, азатлыкны яклап калу өчен аяусыз сугышка чакырып яңгырадылар. Соңгы һөҗүм сугышлары вакытында, танкка каршы ата торган мылтык тотып, дошманның үлем машиналарына каршы торганда, Йомагуҗа яраланды. Ялюмин курае шунда югалып калды аның. Курайчы өчен зур югалту иде бу. Ләкин курай югалу белән генә йөрәге сүнмәде аның. Хәзер инде Йомагуҗаның ярасы төзәлеп бетеп килә. Госпитальнең слесарьлык мастерскоенда ясап алынган яңа җиз кураен сызып-сызып җибәрә ул. Яның моңы астында яралылар үзләрен җиңелрәк хис итәләр. Тизрәк төзәлеп, яңадан сафка басарга, курай моңында гәүдәләнеп күренгән чиксез илебезне, гүзәл тормышыбызны тизрәк кире кайтарып алу өчен кабахәт дошманнан рәхимсез үч алырга ашкыналар алар. Курай һаман сөйли. Курай һаман чакыра.

Төньяк-Көнбатыш фронт. 1943