Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘРАБӘЛӘР АРАСЫНДА ЭЛЕККЕ ШӘҺӘР УРЫНЫНДА

Бу урында элек шәһәр булган. Борынгы рус шәһәре Вязьма. Моннан 700 ел элек аның нигезе салынган һәм ул бик күп тарихи памятникларны, зур архитектура байлыкларын үзендә саклаган. Совет кояшы нурларында ул чәчәк аткан, үскән, киңәйгән.

Яңа фабрика һәм заводлар, элекростанция һәм деполар, балалар ечен якты мәктәпләр, эшчеләр өчен киң клублар, театрлар һәм яңа йортлар төзелгән анда. Борынгы шәһәрдә яңа тормыш кешеләре бәхетле яшәгәннәр. Анда шатлык гөрләгән. Ә хәзер, шәһәр урынында—тоташ хәрабәләр. Урамнар да, тыкрыклар да юк, як-ягында кирпеч һәм таш өемнәре, икешәр-өчәр катлы йортларның яртылаш җимерек стеналары, янып көлгә әйләнгән агач өйләрнең шәрә мичләре һәм күккә карап, очынып улап утырган морҗалары... Кояшлы шәһәрдә ел ярым буе бандитлар шайкасы яшәгән. Җир шарын урап алып, ике миллиард халыкның миен суырырга теләгән кара елан Вязьма шәһәрендә дә яңа тәртип урнаштырган. Шәһәрнең эчендә, Кронштадт урамында, немецлар үлем лагере ясаганнар. Анда плен төшкән кызылармеецлар белән беррәттән, яшь балалы аналарны да, хәлсез картларны да тутырганнар. Чергән бәрәңге шулпасыннан бүтән ашамлык бирмәгәннәр. Юри сусызлыктан интектергәннәр. Ачлыктан, тифтан, кыйнау-газаплардан көн саен 200— 250 кеше үлгән анда. Үлекләрне шул ук урамдагы буе 100 метр, иңе 4 метр зурлыктагы чокырларга тутырганнар. Мондый чокырларның саны 45 кә җиткән...

Данлы Кызыл Армиянең көчле ударлары астында үкчә күтәрергә туры килгәч, иң әшәке бандитлардан да уздырып җибәргән немецлар соңгы явызлыкка тотынганнар. Алар махсус командалар төзеп, таш өйләрне шартлатканнар, агач өйләрне яндырганнар. 5.500 йорттан шәһәр читләрендә, бакча эчләрендә йөзләп өй калган. Вязьма юк хәзер. Анда хәрабәләр генә. Ләкин, шул хәрабәләр арасында җан шатландыргыч бер күренеш бар. Бу — шәһәрнең үзәгендәге немецлар каберлеге. Һәрбер кабер өстендә ун каен тәре. Һәрбер кабердә ун нәҗес гәүдә чери дигән сүз. Ә бу каберләр тигез рәтләр белән ерак тезелеп киткәннәр. Санадым-санадым, очына чыга алмадым. Очына чыгарга теләмәдем. Меңнәр, меңнәр... Ә күмелми калганнары күпме бит!..

Безнең илебездә күпме дөмектеләр алар һәм барсы да дөмектерелерләр... Без шул изге теләккә ирешербез. Чөнки, безнең йөрәкләребездә көчле үч ялкыны дөрли. Яндырылган шәһәрләрнең күккә күтәрелгән ялкыны безнең йөрәкләр аркылы үтә. Немецлар безнең шәһәрләребезгә ут төрткән саен, йөрәкләребезгә дә ут төртәләр. Ләкин, йөрәктәге ут шәһәрдәге янгын бетү белән генә сүнми. Киресенчә, яндырылган шәһәрләрнең күмерләнеп һәм кара янып калган хәрабәләре арасында йөргәндә, йөрәктәге ялкын тагын да көчәя. Шул шәһәрләрдә немец коллыгында булган кешеләрнең трагедияләрен тыңлаганда, дошманнан аяусыз үч алу теләге йөзгә тапкырлана. —

 Безгә шул хәтле хәсрәт һәм бәла китергән явызларны тизрәк юк итәргә! Көнбатышка, алга! Вязьма егерменче гасыр вандаллары тарафыннан җимерелгән бик күп шәһәрләрнең берсе. Вязьмадагы трагедияләр илебезнең бик күп районнарында миллионнарча гражданнар тарафыннан кичерелгән трагедияләрнең бик кечкенә бер өлеше. Ә бит Вязьма трагедияләрен язып бетерү өчен генә томнар кирәк булыр иде. Анда элек 70 мең кеше яшәгән, немецлар хуҗалык иткәндә бу сан 3 меңгә калган. Вязьмадагы ун меңнән артык семья күпме яшь түккән, нихәтле кан коелган!..

Күз алдына китерү дә авыр. Мин бүген тик ике генә вакыйганы кәгазьгә күчерәм.

Шартлатылган депоның кирпечләренә сөялеп, карт эшче Григорий Корольков үзенең сүзендә дәвам итте.

— Үземне болай акыллы кешегә саныйлар иде. Кеше арасында артта сөйрәлми идем. Елына ничә тапкыр премияләр генә алучы карт машинист кем дисәң, — ул мин, Григорий Корольков идем. Октябрьда дисеңме, май бәйрәмендә булсынмы, урыным түрдә, президиумда иде. Башыңа бәлә килсә акылыңны да югалтасың икән шул. Тоттым да бер көнне аларның комендатураларына киттем. Хаклык эзлим имеш. (Корольков, ялгыш эше өчен үз-үзенә җәза биргән шикелле, әрнүле елмайды)...

Власть булгач тәртип сакларга тиеш имеш! Шул. Барып кердем комендатурага.

— Кухняда гына булса да, үз өемдә торырга рөхсәт итегез, — дидем. Өй яхшы иде минем. Алты почмаклы. Утыз беренче елны гына салып бетергән идем. Якты, матур, әйбәт җиһазлы. Йомшак диванында утырыпу кардәшләрең белән әңгәмә корып бер чәй эчүе үзе җан рәхәте иде! Немец офицерларына ошап куйды минем өй. Кереп утырдылар да, үземне куып чыгардылар. Тора бирсеннәр иде каһәр төшкәннәр. Бәйрәмегез озакка барасы түгел, дип күңел юатыр, идең. Ә бу мәлгуннар өйне эштән чыгарырга керештеләр бит. Сыер абзарын да ватып мичкә яктылар, дуңгыз абзарын да ватып яктылар. Кухня шкафына, өстәлләргә тотындылар.

Коры утын имеш. Йөрәк түзмәде. Комендатурага киттем. Бардым шул тиле, бардым. Кулымдагы сөялләрне күрсәттем комендантка.

— Менә, кара —дидем, — ул йортны салыр өчен мин күпме көчемне бирдем. Карт эшченең үтенеченә колак салыгыз, — дидем.

— Ярый, — диде комендант, — хәзер тикшертербез без аны, тәртип-сезлеккә юл куймабыз,—диде. Минем белән бергә бер полицейскийны җибәрде ул. Өй янына барып җиттек.

— Торып тор шунда, — диде полицейский. Мине ишек төбендә калдырып үзе минем өйгә кереп китте. Басып калдым ишек алдында: Килде бит көн, — мин әйтәм,— Григорий Михайлович, үз өеңнең бусагасын атларга да хакың калмады синең...”

Полицейский өйдә биш минуттан артык тормады. Аның артыннан ике яшь офицер килеп чыкты. Нлар баскычтан төшмичә, кулларын чалбар кесәләренә тыккан хәлдә, нәрсә буласын тамаша кылырга хәзерләнделәр. Полицейский салмак атлап минем яныма килде дә, бер сүз дә әйтмичә, — нәләт төшсен үзенә, — наганы белән яңак төбемә утыртты. Эх, сөйләве дә авыр!..

III

Картка капут.

(Корольковның тавышы киселде, күзеннән яшь килде, ташла барсын да сорашма дигән шикелле уң кулы белән кискен рәвештә һаваны ярып, селтәнеп куйды).

Күземнән утлар күренде. Өемнең стенасына барып бәрелдем. Полицейский моның белән генә канәгатьләнмәде. Ул тагын бер кат нык кизәнеп, бар көче белән минем муен тамырыма сукты. Үз өемнең бусагасы алдында җиргә егылдым... Офицерлар шаркылдап көлделәр.

— Капут дер альте, капут!

 Күрәсез, карт машинистның депосы да юк хәзер, алты почмаклы өе дә юк. Йөрәк әрни моңар. Бик әрни. Ләкин без депоны яңадан төзәрбез. Өйне яңадан салырбыз. Йомшак диванда утырып патефон тыңларбыз. Ә менә картайган көнемдә пычрак немецтан кыйналу әрнүе,

Мәңге, мәңге йөрәктән китмәс ансы!.. Вязьма шәһәрендә фәнни-инструменталь завод артында Райбашкарма җибәргән бер төркем эшчеләр көрәкләрен нык кысып тотып, бер тирән чокырны актарырга керештеләр. Болар арасында, 42 ел токарь булып эшләгән Василий Дмитриевич Сорокин белән аның карчыгы Лнна Яковлевна Сорокина да бар.

Алар, көрәк белән җирне казып, үзләренең кызларын эзлиләр. Бердәнбер сөекле кызлары Шураны эзлиләр. Шураның нарасый балачагында беренче елмаюын, аның тәпи йөри бащ. лауларын, мәктәптә беренче тапкыр отличноалгач нинди шатлануың һәм ашыга-ашыга, кат-кат шуны сөйләп мактануын, зур булгач: әни җаным, Вязьмада алтмыш ел яшәдең, әйдә минем янга Москвага, Сталинның үзен күрерсеңдип кыстауларын, — барсын да, барсын да исенә төшерә гамьле ана карчык. Яның хәлсез гәүдәсе март салкыныннан өши, куллары дерелти, ул әле дә булса шат көлеп күз алдында басып торган кызының үле гәүдәсен эзли. Картым, картым сиңа әйтәм, кара, сакланып казыгыз анда, көрәк белән зарар китермәсеннәр...

Әйтерсең лә, үле гәүдәгә көрәкнең каты тиеп, аны авырттырып җибәрүе бар. Күпне кичергән карт йөрәк чиксез әрни. “Ах, син нәләт төшкән немец... Ничек җир күтәрә үзегезне... Ах, син мәлгун... Хатының тол калсын... Анаң зар еласын... Мине кызымнан аердыгыз... Барыбер Вязьмада кала алмадыгыз. Партизанка Шурамның анасы үз шәһәремдә үземнең совет һавасын сулыйм мин... Ә сез, һәммәгез дөмегерсез, дәряһтан сөрелгәннәр...

Тирән чокырдан чыгарылган 37 нче гәүдә Шура Сорокина гәүдәсе була. Яның кулы сындырылган, аяклары яраланган, күрәсең, гестапода күп җәзалаганнар бичараны. 20 нче мартта Шураны кадер һәм хөрмәт белән яңадан җир куенына салалар. Яна карчык, үзенең сөекле кызына карата соңгы бурычын үтәгәнсыман, - бераз тынычланып кала. Хәзер ул бик еш кызының каберенә килер, яз җитеп, кояш матур көлдеме, кабер өстендә гөлләр үстерер, үзенең соңгы көннәре якынаюын сизгәч, шул гадәтне ташламаска кушып, улларының балаларына васыять әйтеп калдырыр.

Бергә партизаннар каберлегенә барган чакларда пионерлар, пионеркалар: Әби, җаным, Шура апа турында сөйлә әле, — диярләр аңар. Явыр вакыйганы ул тагын бер кат йөрәгеннән кичерер, бәхетле үскән балаларның башларыннан сыйпар. Куркынычлы дошманны җиңүдә, менә болар өчен шатлыклы тормышны саклап калуда минем балаларым да катнашты бит, минем кызым шул юлда корбан булды бит,—дип күңеленнән мактаныр ул...

Минем биш ир балам, бер кызым булды. Ике улым бала чакта ук — берсе чәчәктән, берсе тиф авыруыннан үлде. Ватан сугышы башланган елда минем үсеп буйга җиткән бер кызым, өч улым бар иде. Олы улым Николай 24 яшендә, слесарь булып эшли. Уртанчы улым Иван 22 яшендә, шофер, өченче ел гаскәр хезмәтендә. Кече улым Анатолий, 19 яшендә, урта мәктәптә соңгы елын укый. Апагыз Шура 27 яшендә иде. Яның Москвада Якаде- мия бетереп, шунда прокурор булып эшкә калган елы. Тормышыбыз матур. Квартирабыз киң, якты. Үз сыерыбыз бар, сөт-майдан аерылмыйбыз. Җәй көне Шура кунакка кайта. Нәкъ сугыш башланасы елны Иван да кунакка кайткан иде. Гөрләп яшибез. Балаларым яхшы эшлиләр, ял вакытларында матур киенеп йөриләр, өч улыма өч велосипед кына бар. Бабагызга кияүгә чыккан чагында минем тормышка өметем зур иде, шулай да бу хәтлесен һич тә күңелемә китерми идем. Сез аңлый алмыйсыз инде аны, балалар. Әтисе, бабасы простой эшче булган бер кыз академиядә укысын, аны бетереп Москваның үзендә зур урынга керсен имеш. Элекке заманда уйга да килерлек эш түгел иде бу. Совет заманында гына тормыш шундый матур булып үзгәрде.

Без шулай тыныч рәхәт яшәгән чагында каһәр суккан немец килеп безне кол итәргә теләде. Олы улымны мин сугышның беренче көненнән армиягә озаттым. Ә кече улым шәһәребезгә немец якынлашкач комсомоллар белән бергә үзе теләп китте. 1941 елның Октябренда саранча шикелле ябырылып шәһәребезгә немец килеп керде. Карт көнемдә мин аларның шакшы керләрен юдым, агу эчерәсе урында аларга самоварымнан чәй эчердем, карт белән карчык үзебез ач яшәдек, аларга тавык итеннән аш пешердем. Көннәребез авыр кайгы эчендә үтте. Шулай да без якты өмет белән яшәдек, улларыбызның безне килеп азат итүләрен көттек. Билгеле, злардан бер хәбәребез дә юк иде, ә Шураны Москвада дип белә идек. 1942 елның августында Вязьмадан 30 чакрымдагы Петрово авылыннан бер хатын килде. — Безнең урманда партизаннар отрядында синең Шураң да бар, бик чакырды сине, — диде. Урманга баргач ничек табарга икәнен өйрәтте. Петровода абыемның семьясы яши иде, шуларга кунакка җыендым. Яннан урманга җиләккә киттек. Ләкин анда минем Шурам юк иде инде. Яңадан Вязьмага кайттым. Бер көннән миңа сыңар аягын элекке герман сугышында өздергән итекче Шолохов базарда сиздерми генә бер язу тоттырды. Ул язу Вязьмадагы полицей йортыннан, кызым Шурадан иде. Кызым белән күрешергә рөхсәт иттеләр. Мин аның ябык битләреннән, эчкә баткан күзләреннән үбә алмадым, — безне рәшәткә аерып тора иде. Безнең янга полицей башлыгы чыкты. Ул минем белән бик ягымлы сөйләшергә кереште.

— Кызыгыз бик кире икән. — диде ул. — Бернәрсәне дә әйтергә теләми. Әйтсә үзенә рәхмәттән башка бернәрсә дә булмас иде. Үзе кызганыч бит, сезне тыңлар бәлки, ана кеше сүзен җиргә салмас...

— Әйтер нәрсәсе юктыр шул. Булмагач нәрсә әйтсен... — дидем. Шуннан полицей миңа бик ачуланып карады.

— Тагын бер кат әйтәм, ишетегез,— диде Шура,—Мин әти белән әнине Москвага алып китәр өчен дип кайттым. Ышанасыз икән ышаныгыз, ышанмыйсыз икән сезнең, нигә шулай алдашырга? — диде елан дошман.

— Сез шундый яшь!.. Безнең өчен дә, ата-анагыз өчен дә куп файдагыз тияр әле. Ике көннән сон алар Шураны чыгардылар. Ул өйгә кайтты. Ләкин минем шатлануымны уртаклашты.

— Бу эшләре бер явыз ният белән генәдер, — диде ул. Өч атна эчендә аны ике тапны; гестапога чакырдылар. Өченче тапкыр аны 1942 ел декабрьның 4  алып киттеләр. Шул көннән соң мин аны тере хәлендә күрә алмадык. Декабрьның 12 сендә миңа җан әрнеткеч хәбәр китерделәр.

— Минем сөекле кызым Шураны чит җирдән килеп минем шәһәремдә хуҗалык иткән бандитлар атканнар. Ике тапкыр атканнар аны. Беренче тапкыр шәһәр читенә алып чыгып 8 нче декабрьда атканнар. Пуля аның борынына һәм сул кулына тигән. Үлгәнгә сабышып җиргә егылган. Палачлар киткәч ул эчне күлмәктән ялан аяк килеш еч чакрымдагы күрше авылга йөгергәч анда ул яңадан немец жандармнары кулына эләккән. Аяклары өшегән, көче беткән кызны чанага салып Вязьмага кайтарганнар.

— Үлем ачысын бер татыды. Инде акыллырак булыр,— дип уйлагандыр палачлар. Кыздан партизаннар турында хәбәр алуны өмет иткәннәрдер. Ләкин алар ялгышканнар. Тәне хәлдән тайса да җаны-ихтыяры һаман да көчле булган Шураның. Декабрьның 9 нда аны икенче тапкыр атканнар. Плендагы коралсыз рус кызы баштан аяк кораллы немецларга караганда көчлерәк булып чыккан. Ул анарның күзләренә карап көлгән. Чөнки ул жиңү бәйрәменә безнеке буласын ачык белгән. Шул бәйрәмне тизләтү өчен үзенең җанын биргән коммунистка Шура... Дан һәм мактау Ватан өчен корбан булган рус кызы партизанка Шурага! Дан һәм мактау азат җанлы салу үстергән һәм аның белән горурлану белгән рус карчыгы Анна Яковлевнага!.. Вязьмя. 1943 ел, апрель