ГОРЬКИЙ —РЕВОЛЮЦИЯ ЛАЧЫНЫ
(Үлүенә 7 ел тулу уңае белән)
Аның якты акылы, халыкка якынлыгы, кешелек дөньясы ирешкән культура казанышларын үзләштерү өстендә үз-үзен аямыйча гигант хезмәт куеп эшләве аны хезмәт ияләренең чын күңелдән бирелгән дусты, коммунизм эше өчен көрәшкә рухландыручы иттеләр — Горькийның бөеклеге шунда. (Молотов.)
Алексей Максимович Горький үземнең шәхси язмышын һәм гаять дәрәҗәдә катлаулы, бай иҗатын пролетар революция язмышы белән бәйләде, соңгы сулышына чаклы шул постта турылыклы солдат булып калды, шул юлда үзе көрәште һәм шул көрәшкә башкаларны чакырды. Әдәбиятка революциянең илчесе булып, “тормышның кургашындай кабахәтлекләре белән килешмәс өчен” һәм ул “кургашындай кабахәтлекләрне” себереп ташлап җир йөзендә гадел, якты һәм шатлыклы тормыш төзү бәхетенә ирешү өчен килгән бу гигант художник, рус әдәбиятының барлык якты традицияләрен дәвам иттерүче булып кына калмады, ә бәлки пролетариат әдәбиятының беренче нигез ташын салучы да булды. Шунлыктан, R. Толстойның “Горький ул — безнең классик мирасыбыз белән безнең арабыздагы җанлы күпер" диюе бик дөрес һәм төгәл әйтелгән бер фикер булып тора. Максим Горький бу яңа тормышны алып килүчеләрне үзенең мәңге үлмәслек монументаль әсәрләрендә чагылдырып кына калмады, ул үзенең бөтен гомере буенча бу яңа тормыш өчен актив көрәште.
Революциянең тамырына балта чабарга омтылучы кара көчләрне — барлык төр контрреволюционерларны, вак җанлы мещаннарны аяусыз рәвештә фаш итте. “Кургашындай кабахәтлекләрнең" агулы җимеше булып җитешкән һәм кешелек дөньясының тәнендә яман бер чир булып торган фашизмга каршы Алексей Максимович үзенең утлы нәфрәтен юнәлдереп, иң ачы сүзләрен әйтте. М. Горький фашистлар оешмасын “иң кабахәт мерзавец һәм подлецларны сайлап алып, калган барлык кешеләрне изү, аларны капиталистларның йорт хайваннары итеп тәрбияләү оешмасы” дип атады.
Бу нәфрәтнең логикасы бик ачык. Фашистлар һәм фашизм үзләренең черегән раса “теорияләре” белән халыклар арасында мәңгелек дошманлык, бүре кануны пропагандаласалар, Максим Горький исә бөтен гомере буенча һәм бөтен формаларда бернәрсәне — халыкларның дуслыгын, татулыгын һәм шул изге туганлык нигезендә чәчәк атачак гадел тормышны—коммунизм тормышын пропагандалады. Шушы яктылыкта М. Горькийның татар халкына карашын һәм татар халкының иҗтимагый фикер үсешенә, татар культурасының үсеш тарихына ясаган бик зур тәэсирен тагын бер кат сызып күрсәтү бик урынлы булыр.
М. Горький кирәк әдәби әсәрләрендә булсын, кирәк үзенең публицистик мәкаләләрендә булсын, татар халкының эшчән, гадел һәм яхшы күңелле халык булуын әйтә килде. М. Горькийның “Тормыш төбендә” исемле драмасында татар карты образы тирән фәлсәфи фикерләр йөртүче, яхшы күңелле, гадел бер кеше итеп бирелә. Инде М. Горкийның татар иҗтимагый фикере үсешенә, татарның культура, әдәбият көчләренә булган тәэсиренә килсәк, бу тәэсирнең гаять дәрәҗәдә көчле икәнлеген күрәбез. Татар пролетариат әдәбиятына нигез салучы Гафур Коләхметов үзенең сәхнә әсәрләрен М. Горькийның әдәби шедеверлары йогынтысы астында язды. Татар театрының атасы Галиәсгар Камал М. Горький пьесаларын тәрҗемә итеп, татар тамашачыларынаГорькийның ялкынлы идеяләрен йоктырды. Шәриф Камал җырлаган мотивларның күбесе — М. Горький җырлаган мотивлар белән уртак мотивлар. Шулай ук үз чиратында М. Горький да татар язучыларының әсәрләре белән рус җәмәгатьчелеген таныштыруның беренче карлыгачы булды. Татар язучылары һәм әдәбияты белән рус җәмәгатьчелек фикерен таныштыру идеясе А. М. Горький инициативасы белән башланды. A. М. Горький реакция елларында ук татар әдәбияты һәм аның язмышы белән бик нык кызыксынды. 1909 нчы елны халык шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен русча тәрҗемә итү турында тәкъдим кертте. 1912 нче елда татар язучы- ларының әсәрләреннән тәрҗемә итеп рус телендә бер җыентык бастырып чыгарырга димләве турында мәгълүмат бар. М. Горкийның шул тәкъдимен алганнан соң, татар язучылары арасында хат язышулар, фикер алышулар башлана. Габдулла Тукай шигырьләреннән, Сәгыйть Рәмеев, Фатих Әмирхан һәм башкаларның әсәрләреннән сайлап алып җыентык чыгару планлаштырыла. Бу планның тормышка ашырылмый калуына 1913 нче елның башында Габдулла Тукайның үлеп китүе әлбәттә бик зур сәбәп булып төшкән булса кирәк. Шулай да Горькийның бу юнәлештәге башлап җибәрүе нәтиҗәсез калмый, 1914 елда, Лазаревский институты тарафыннан чыгарыла торган “Восточный сборник” мәҗмугасының А. Н. Веселевскийга багышлап чыгарылган санында Тукайның “Мәхәббәт”, “Өзелгән өмит”, “Шүрәле”, “Милли моңнар”, “Форьяд”, “Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өметләре”, “Теләнче”, “Эштән чыгарылган татар кызына” һәм “Изге тәсбих өзелде” дигән шигырьләре басып чыгарылалар. А. М. Горький татар халык шагыйре Габдулла Тукайның капитализм кысынкылыкларында ачлыктан һәм чехоткадан үлүен һәм аның “Өзелгән өмит” дигән шигырендәге фикерләренең шул чордагы реаль тормышны дөрес һәм яхшы чагылдыруын Сергеев-Ценскийга язган бер хатында күрсәтеп уза: “Сез, кешегә вәгаз укучы дин башлыклары художникларның якаларыннан алалар, дип зарланасыз. Бу дөнья художниклар өчен түгел,— анда аларга һәрвакыт тар һәм уңайсыз булды һәм шуңа күрә дә аларның рольләре тагын да хөрмәтлерәк һәм каһарманнариыкычарак!
Бер Казан татары — шагыйрь, ачлыктан һәм чехоткадан үлгән чакта, бик яхшы итеп менә болай ди: “... Очты дөнья читлегеннән Тарсынып күңелем кошы”, “Очты” дигән сүзнең кабатлануында (русча тәрҗемәсендә ул ике тапкыр кабатлана—ред. мин шатлык тавышы ишетәм. Ләкин мин үзем яшәү шатлыгын алдынрак күрәм. Яшәү — бу бит бик тә кызыклы нәрсә. Менә бу юллар М. Горькийның татар әдәбиятын ни дәрәҗәдә якыннан белгәнлеген, аның шагыйрьләрен яратып укыганлыгын күрсәтәләр. Шулай итеп, А. М. Горький, барлык халыкларның да чын күңелле дусты һәм халыкара дуслыкны яклаучы буларак, татар әдәбиятының үсүенә һәм бу әдәбиятның револю- цион-демократик идеяләрне җырлаучы кадрларын тәрбияләүгә гаять зур йогынты ясады. Демократик рух. Горький — революция лачыны 25- белән сугарылган язучылардан Гафур Коләхметов, Г. Камал,Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури һәм Шәриф Камаллар 1906—1907 нче еллардан башлап ук инде М. Горькийның нурлы реализмы һәм прогрессив романтизмы белән мавыга һәм сыйнфый дошманга нәфрәт уты юнәлдерүдә М. Горькийдан өйрәнеп эшли башлыйлар. Максим Горькийның әсәрләре татар теленә 1.907 нче елдан башлап тәрҗемә ителә киләләр. Халыклар арасындагы тарихи дуслыкны, ясалма киртәләрдән арындырып, бөтенләй яңа рельсларга куеп җибәргән бөек Октябрь революциясеннән соң бу эш тагын да зур колачлар алды. М. Горький әсәрләрен тәрҗемә итү өстендә эшләп безнең әдәбиятыбызның, журналистикабызның кадрлары тел һәм гомуми культураларын үстерделәр. Шундыйлардан итеп С. Фәйзуллин, М. Максуд, И. Газый, Сәрвәр Әдһәмова һәм башка иптәшләрне күрсәтергә мөмкин. Бүген бөек Ватан сугышы фронтларында дөньяның барлык „кургашын кабахәтлекләрен" үзләренә туплаган вәхши Гитлер токымы белән сугышып йөрүче сугышчылар, командирлар, шулар арасында татар сугышчылары да, алар барсы да М. Горькийның ялкынлы әсәрләрен укып тәрбияләнгән егетләр. 1928 нче елны, М. Горький Казанга кунак булып килгән чагында, үзен каршылаучы укытучыларга һәм язучыларга карап:
“— Мин татарларны бик яхшы беләм: алар вөжданлы халык, батыр йөрәкле халык, һәртөрле каһарманлыкларга сәләтле халык” дигән иде. Алексей Максимовичның бу урынлы билгеләвен аның әсәрләре идеясе йогынтысында тәрбияләнгән татар егетләре бөек Ватан сугышы кырларында чын мәгънәсе белән акладылар Һәм аклыйлар. М. Горький безнең күтәрелеп килүче яшь халкыбызга кайчан булса да әлеге кара көч белән очрашырга туры киләчәген алдан ук күрде һәм, шунлыктан, ул безнең халкыбызда фашизмга каршы утлы нәфрәт тәрбияләү өчен бөтен сәләтен җикте. Шуның белән бергә бу көрәштән безнең советлар иленең җиңеп чыгачак икәнлегенә ул төгәл иман белән ышанып яшәде. “Советлар Союзының эшче-крестьяннар массасы сугышырга теләми, бу масса тигез хокуклы кешеләр дәүләте тудыру өстендә эшли, ләкин әгәр дә аңа һөҗүм итә калсалар, ул, бөтен бер кисәк булып, каршы торачак һәм җиңеп чыгачак. Чөнки тарих аның файдасына эшли” диде, ул. Инде ике ел дәвам итә торган Ватан сугышы М. Горькийның бу сүзләрен тагын бер кат дөреслиләр. Советлар Союзының халыклары, чынлап та, бер җан бер тән булып, фашизмга каршы көрәшкә бастылар һәм бөтен фронтлар буйлап аны уңышлы рәвештә кыйнап киләләр. Дөрес, әле хәзергә дошман бөтенләйгә кыйналып бетмәгән ләкин без, төн артыннан көннең тууына ышанган төсле, ышанабыз — бүген бетмәсә, ул иртәгә бетәчәк. Бу — гомуми сүз генә түгел, бу безнең материал базага нигезләнгән һәм “салкын акыл” көче белән үлчәнгән киләчәгебез. Татар совет әдәбияты, Горький замандашлары булып күтәрелгән бөек демократ язучылар Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Шәриф Камалларның якты традицияләрен үзләштерү нигезендә үскән татар совет әдәбияты үзенең талантлы яшь җырчыларын тагын да күбрәк тудырыр һәм бу җырчылар диңгез ярына барып тавышын чарлаган борынгы Демосфен төсле, Горький диңгезе ярына барып тавышларын чарларлар. Горький бөтен гомерен яшәүне мактап җырлады һәм аның бөтен җыры, яшәүнең үзе төсле, мәңгелек. Горький кичәдә безнең белән иде, Горький бүген дә безнең белән, Горький иртәгә дә безнең белән булачак. Аның яшьлеге — революциянең яшьлегендә, чөнки ул революциянең лачыны иде.