Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТЫГЫЗ МИНЕ!..

АТЫГЫЗ МИНЕ!..

Июнь. Җәйнең матур көннәре. Урман тын, хәтта яфрак очлары да селкенми. Без, Андрей белән бергә, командир кушуы буенча, Н. авылына корал алырга киттек. Вак каенлыкны үтеп, имәнлеккә чыктык. Аны авыл халкы Дубки дип атый. Гадәттә Дубки да кеше бер дә өзелми торган иде, ә бүген исә нишләптер һичкем күренми. Кинәт, юл читендәге вак агачлар кыштырдап куйдылар, сагая төштек. Командир сул якка кул селкеп күрсәтте, аның ишарәсен без аңлап, юл читенә яшеренеп яттык. Кыштырдау тиккә генә булмады, берничә минуттан юлда бер кеше күренде, без тынып калдык. Шикле кеше безгә таба килә, үзе як-ягына карана һәм туктап-туктап нәрсәдер тыңлый. Семенов, киң кыяклы үләнне алды да, аны авызына кабып, сандугач булып сайрарга кереште. Килүче кеше туктады. Тавышны аңлаган булса кирәк, ул да үлән өзеп алып сайратырга тотынды. Шик тә юк, бу — безнең кеше. Якынрак килә төшкәч кенә таныдык, ул М. авылыннан Н. иде. Без аны чорнап алдык.

— Кая киттең болай?— дип сорады кемдер.

— Н. авылына барам, сезне шунда. очратырга уйлаган идем, — диде ул.  

— Әллә берәр хәбәр бармы?

— Бар шул, — диде ул, ничектер бер читкә таба карап, — мине Tiana җибәргән иде, сез аны беләсезме?

— Беләбез, беләбез, әйдә, йомышыңны сөйлә! Ул сүзен бүлгәнгә уңайсызланды булырга кирәк:

— Ярар белсәгез, тыңлагыз алайса, — диде дә, кулы белән авылга таба күрсәтеп сөйли башлады:

— Урман төбендәге бүре үзәнлегендә полицианнар засадада яталар. Л. апаның әйтүенә караганда, алар 8—9 кеше булырга тиеш.

— Ярар, — диде командир, — килеп әйтүең яхшы булды әле, юкса засадага эләгүебез мөмкин булган икән.

— Болай булгач монда ятуның файдасы юк, урманның икенче ягына чыгарга кирәк, — дидем мин.

— Кирәге юк, — диде командир,— без аларны тотарга тиеш. Алардан ерак китәргә ярамый.

— Алай булгач сагаларга, хәзер үк авылларга барырга кирәк. Без, Андрей белән, Н. авылына барабыз. Мин ул авылга бара торган икенче юлны да беләм. Таң алдыннан Дубкида җыйналырбыз. Алар кичтән мөгаен Зелюдькага җыелып, эчеп- исерешеп йокларлар. Шул вакытта без авылга барып керербез.

— Бик дөрес. Шулай яхшы булыр, — диештеләр бүтәннәр. Заданиеләрне үтәргә таралыштык. Андрей белән икәү Н. авылына кергәндә, авыл йоклый, тик ара-тирә этләр өргән тавышлар гына ишетелгәләп куя иде. Элекке мәгълүматлар буенча, коралның кемдә икәнен белсәк тә, бу кешенең торган йортын тәгаен белмәгәнлектән, А. исемле бер таныш кызга сугылмыйча булдырып булмады. Сорашып, кем икәнлегебезне ачык белгәч кенә, ишекне ачтылар, чыннан да, мондый вакытта теләсә кемне кертү куркыныч та шул. Картлар белән исәнләшкәч, түр якка чыктым. А. уянган иде инде. Кровать читенә утырып, авыл хәлләрен сорашып алганнан соң, әкренләп мәсьәләне аңлата башладым:

— Н. авылындагы ВН пунктында Иван дигән бер егет белән сезнең авылның Григорий дигән егет тора иде. Иванны немецлар көз көне үк аттылар, моны без беләбез. Ә Григорий исән, безгә менә шуның фамилиясен белергә кирәк иде...

— Н. авылындагы Григорий булгач, ул Н... ов була инде, — диде А. минем сүземне бүлеп.

— Ну, вот. Менә син шуны күрсәт әле, әгәр читенсенмәсәң. Ул, сикереп торды да, эчке күлмәге өстеннән җиңел пальто эләктереп, ишеккә таба атлады.

— Әйдә киттек, — диде ул миңа, аннары үзе алгы якка карап,

— Әни! Мин хәзер әйләнеп кайтам, борчылмагыз,— дип әнисен тынычландырды. Шактый гына юанылган ахыры, Андрей ярым көлү, ярым шелтәләү белән:

— Син инде кызлар яныннан тиз генә чыга белмисең, — дип каршы алды. Без, өчәүләп, алга таба юнәлдек. Беренче чатны узгач та А. туктап,

— Менә шушы йорт инде, — дип, урамга яны белән салынган биш стеналы йортка күрсәтте.

— Яхшы,—дидем мин аның кулын кысып, — бар, кайтып йокла инде. Кара аны, безнең килүне беркем дә белергә тиеш түгел! — Ярый, ярый. Элекке күрүең түгел ич. Ул, саубуллашып, кайтып китте. Без әкрен генә тәрәзә шакыдык. — Син каршыдарак тор. Пилоткаңны яхшылабрак ки, тәрәзә ачкач та безнең кем икәнне танысын. Эчтә тынлык. Мин, кесәдән пистолетны алып, пистолет төйтәсе белән шакый башладым. Озакламыйча тәрәзә ачылды, эчтән хатын-кыз башы күренде.

— Исәнмесез! — дидек икебез берьюлы. Йорт хозяйкасы бераз каушый төшеп,

— Сезгә кем кирәк? — дип сорады.

— Сез, апа, каушамагыз, без әллә кем. түгел. Без монда Гриша абый янына килдек. Килсен әле үзе якынрак.

— Хәзер, — дип, хозяйка өй эче караңгылыгына кереп югалды.

— Ныграк сөйләшергә кирәк, аның яшереп торуы мөмкин,—ди Андрей, мине кисәтеп. . Бераздан тәрәзәдән Григорийның муены сузылды:

— Кем сез? Нәрсә кирәк?

— Без Усвежбуктан.

— Ә... яхшы, яхшы. Ни йомыш соң?

— Сез бит Иван белән Н. авылында, пунктта эшләгән идегез?

— Шуннан? — Шул, немецлар килгәч сез андагы коралларны алып каядыр яшердегез.

— Юк, туган. Аны Иван яшергән иде.

— Кайсыгыз яшерсәгез дә барыбер. Аны сез икегез дә беләсез. Хәзер инде Иван бәрәңге бакчасының теге башында, куаклыкта ята.

— Белмим тәгаен. Аны мин күммәдем бит.

— Син инде бездән яшермә. Мин үзем Иванда 5 ай тордым, ул миңа үзе исән чакта барсын да сөйләде. Урынын тәгаен күрсәтергә өлгерә алмады. Анда сезнең алты винтовка, алты подсумка, 15 кә якын граната, 4000 нән артык патроныгыз бар.

— Бар шул.

— Син аның урынын күрсәт безгә.

Хәзер үк күрсәтергәме?

— Юк, хәзер үк түгел. Хәзер ятып йокла, ә иртәгә барып Иванның җәмәгатенә күрсәт.

— Ярар, күрсәтермен.

— Күрсәтермен түгел, ә казып, тәмам күрсәтеп бир. Капчыкларын чишмә. Әгәр берәр нәрсәсен алсаң, яхшы булмас.

— Була ул, туганнар, шулай эшләрбез.

— Хушыгыз! Без ашыга-ашыга кире кайтып киттек. Авыл ягында сузып-сузып кычкырган әтәчләр тиздән таң атачагын белдерә иделәр. Таң алды салкынлыгы төшкәнлектән, бераз чиркандыра да башлады. Дубкига җыйналган иптәшләр янына җиткәч, як-якка секрет куеп, кайберәүләр ашарга, кайберәүләр хоралларын карарга, тазартырга тотындылар, кайсылары йоклап та киттеләр. Юлга чыгар алдыннан, Андрей миңа кәгазь сузды:

— Моны ал әле, бу минем адрес. Әгәр ул бу була калса, сакларсың. Бәлки өйгә хәбәр итәргә җае чыгар.

 Командир урыныннан торды, уң кулына автоматын алды, сул кулы белән алга күрсәтеп,

— Әйдәгез, алга!—диде. Отряд командир артыннан кузгалды. Урманны чыккач, арада икешәр метр калдырып, тезелешеп авылга юнәлдек. Авыл йоклый иде әле. Урамның ике ягыннан, беребез артыннан икенчебез кача-поса барып, Зелюдьканың өенә килеп җиттек. Йортны камап алганнан соң, ишекне дөбердәтә башладык. Ишекне һич ачучы юк. Тагын шакыйбыз, тагын юк.

— Приклад белән бәреп ват шуны!..

— Качыбрак торыгыз, хатыны чыгып килә.

— Нәрсә ачмый торасың, әллә малайлар килдеме монда?!

— Мин... курыктым...

— Ирең кайда? Тагын кемнәр бар монда?

— Беркем дә юк, —ди хатын, башын селкеп. Өй эченә керәбез. Уң яктагы кровать буш, өй эчендәге тәртипсез- лекне күреп, монда нәрсәдер булуын сизәргә мөмкин иде.

— Ирең кайда качты?

— Белмим. Аның кайтканы да юк. Иорт эчендә тавыш купты. Хатын- кызлар елавы, кызу-кызу йөргән аяк тавышлары, сүгенүләр, кычкырулар — бар да бергә кушылды. Һичнәрсә аңлар хәл юк. Тентү дәвам итә. Бар җир актарыла. Шулай да полицианнар табылмагач, ачу басылмый. Вашкин кровать башыннан ике винтовка, бер карабин табып ала да, хозяйкага акыра.

— Бу нәрсә?! Беркем дә булмады дигән буласың тагын. Ул каты гына сүгенеп ала. Ул арада почмак якта команда ишетелә:

— Руки вверх! Сукин сын! Без атылып керәбез. Иптәшебез мылтыгын мич башына төзәгән:

— Берсе мич башында утыра икән, җен каккан! Мичбашындагы кеше, кулындагы французский карабинын өстери-өс- тери, идәнгә төшә.

— Зинһар туганнар, миңа тимәгез!? Мин сезнең белән булам. Зинһар өчен үтермәгез.

— Ярар, ярар. Әйдә безнең белән, кызурак. Мин яңадан эзләнергә керешәм. Идәндә яткан саргылт пиджакны ачуым белән чөеп ыргытам.

— Чү! Нәрсәдер чылтырады... Пиджакны алып карыйм: кесәсе тулы патрон. Аны алып өскә киям. Чөнки, һичшиксез ярап куячак. Күрше йортны да чорнап алабыз. Йорт буендагы кычыткан арасында ятканда, өстенә зәңгәр плащ кигән, озын буйлы бер полицианның арт калиткадан чыгып качарга азаплануын күреп калдым. Кинәт килеп чыккан дошманга каршы ачуым кабарды, кулым курокка тартылды...

— Бах!.. Дошман йөз түбән килеп төште дә, башын күтәреп, ачулы рәвештә миңа бер карап куйды. Тезләнгән килеш тагын бер тапкыр:

— Бах! Дошман борыны белән йомшак җиргә кадалды. Аның коралларын алып ятканда, Борис килеп җитте.

— Берсе белән артык мавыгып, икенчесен качырдың, әйдә тизрәк, эзләренә басыйк, — дип, тау башындагы йортка күрсәтте ул. Йөгереп мендек. Шикләнерлек һичбер нәрсә күренми төсле. Шулай да сак маташабыз. Йортка якынайдык. —

 Син йортның уң ягыннан абзар артына чык, мин сул яктан килеп чыгам, — диде Борис. Аерылдык. Уң кулга мылтыкны тотып, ярым бөкерәйгән хәлдә, йөгердем. Урам якка караган өч тәрәзә турысыннан узуга, кинәт... нидер булды. Кулымнан винтовка төшеп китте. Аякларның хәле бетә, баш әйләнә башлады. Чалкан килеп төшәм. Уң як җилкәдән чыжылдап аккан кан култык астыннан чыгып, бөтен тәнгә җәелә. Тагын аттылар... Сул яктан пуля безелдәп узды да, җиргә кереп кадалды.

 — Сережа яраланган, коткарырга кирәк, — дигән сүз колакка чалынып китте. Арттан автомат тавышы ишетелүгә, йорт тәрәзәләре чылтырап төштеләр.

Шулай, шулай Вашкин, бер туктаусыз тәрәзәгә атып тор, тәрәзәгә килә алмасын, — дип кычкыра-кычкыра Андрей минем янга шуышып килә.

— Ни эшләдең син, дускай? Ник бераз сакланмадың.

— Ничек Андрей! Уң кулда гына булырга кирәк.

— Ярар, анысын белербез? Ә хәзер сине ут эченнән алып чыгам. Авыртса да чыда, — диде дә, шинель якасыннан тотып бакча ягына өстерәп китте. Өстемдәге канлы киемнәрне пәке белән ярып алдылар. Санитар Чуркин ниләрдер кыландырган булды. Яра авырта...

— ...Уф... Нишләтәсез? — Бәйлибез генә, туган, артык зыянлы күренми, курыкма. Чуркин, миңа ишеттермәскә тырышып, яндагы иптәшләргә пышылдый:

— Моның ярасы күкрәкнең уң як өлешендә икән. Кан күп югалткан, безнең шартларда дәвалау кыен булачак.

— Монда, фронттан 800 км. ераклыкта, дошман тылында нинди ярдәм булырга мөмкин, — дип уйланам, — чыннан да, газапланып-газапланып та, ахырында барыбер үләргә туры киләчәк бит. Яра бәйләнә. Иптәшләрем дошман калдыгын бетерергә юнәләләр. Андрей аягын бөкләп минем янга утырган.

— Андрей!

— Нәрсә, дускай?

— Су... салкын су... эчем яна. Йотлыгып салкын су эчкәч, бераз хәл керә. Авылда шау-шу — атышлар яңгырап тора.

Башка төрле-төрле уйлар килә:

— Менә берничә сәгатьтән күзләр йомылыр. Яшь йөрәк тибүеннән туктар. Туганнарың, якыннарың белән дә бәхилләшә алмассың, күрешү булмас...

Хуш Нәфисәм... Хуш!

Без бит синең белән ниләр эшләмәкче идек, җан кисәгем! Бәлки техникум залларында сөйләшеп утырганнар исеңә төшеп, мине сагына торгансың... Яра сызлый... башта уйлар буталалар. Нигә соң газапланып ятырга, барыбер кеше була алмам.

— Андрей! дим мин әкрен генә. Безнең күзләр очрашалар.

— Атыгыз мине!..

Ул эндәшми. Бары тик миңа төбәлгән күзләреннән яшьләре агып, бит буйлап тәгәриләр. Мин үтенәм:

— Атыгыз мине, Андрей!

(Дәвамы булыр)