Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЛОРУССИЯ УЛЫ

II

Рогачки авылы янындагы урманда немецлар Заслонов отрядларының берсенең эзенә төштеләр һәм шул урманга көчләрен туплый башладылар. Заслонов урманның эченәрәк кереп китәргә карар кылды. Ләкин иртә белән немецларның партизаннар адымына басып диярлек килүләре мәгълүм булды. Дошман инде өч дивизия туплаган, орудиеләр, минометлар, танклар китергән. Юлларда бронепоездлар йөреп тора, һәм менә шушындый көч Заслоновның өч йөз кешелек төп отрядына, аның күрше отрядларына һәмалардан ерак түгел генә тупланган башка отряд группалары өстенә килә. Радистка Ася куак астына рацияне урнаштырып, чыршы ботакларына антенна элеп, элемтәне рәтли башлады, наушникка Москвадан бирелгән радио тапшырулар килеп керде, Ася тыңлады, һәм урыныннан сикереп торып, Заслонов янына йөгерде. Заслонов тез өстенә немец картасын куеп, командирлар белән утыра иде.

— Дядя Костя,— дип кычкырды Ася,— сезне Ленин ордены белән бүләкләгәннәр. Указны үзем ишеттем...

Дядя Костяны бүләкләү хәбәре күз ачып йомганчы отрядларның барсына да таралды, һәм сугыш барганда әледән-әле Заслонов янына иптәшләре килеп тәбриклиләр, кулын кысалар, кочаклыйлар иде. Сугыш бик авыр булды. Заслонов маневрлар ясый, хәйлә кора, дошманны тоткарлау отрядлары калдырып чигенә. Шулай итә торгач ул немецларны алдауга, алардан котылуга ирешә; партизаннар акрын гына, тын да алмыйча тавышсыз гына урманга китәләр һәм котылалар.

Ялга туктыйлар. Кешеләр шунда ук йокыга талалар. Ә Заслонов шул урманда тупланган барлык отрядларның бергәләп эш итү планын төзәргә тотына. Ул күрше отрядлар янына бара һәм анда командирлар белән бергәләп хәзерге хәлне, мөмкин булган сугыш вариантларын тикшерә.

— Дядя Костя, — диде күрше отрядларның берсенең командиры,— менә бу кәгазьне дә укып кара әле. Заслонов клейдән саргайган кечкенә генә кәгазьне ачты. Анда болай дип басылган иде: Белдерү. Партизаннар башлыгы Заслоновны тере яки үле килеш тотып бирүчегә бүләк итеп Германиядә зур промышленность предприятиесе гомерлек милек итеп яки үзе теләгән нәрсә бирелә. Крестьяннар теләсәләр ике өлеш итеп имения ала алалар. Иртән немецлар яңадан партизаннарның эзенә төштеләр һәм яңадан өч дивизия алар өстенә ташланды. Бу Заслоновның иң авыр көрәше, иде. Ул үзенә бик җаваплы эш алды — үз отрядлары белән җитәкчелек итү өстенә күрше отрядларга да җитәкчелек итәргә булды. Аның командасы астына барлыгы ике меңләп кеше җыйналды. Әмма аның бөтен көче ярым боҗра эчендә калды һәм ул ярым боҗраның һәр сәгать ябылу ихтималы бар иде. Ике мең кеше һәлак булуга, һичберсе калмыйча кырылып бетәргә дучар ителгәннәр иде. Отряд командирларына бу нәрсә ачык һәм алар үзләренең полководецларына ышаныч белән карадылар. Ә ул йөзенче мәртәбә инде картаны өйрәнә, бер туктамастан бу чуалчык урман маесивларын яхшы белүче җирле урманчы крестьяннар белән киңәшә.

— Миңа ике сәгать вакыт кирәк,— ди Заслонов, — ничек тә шул ике сәгатьне булдырырга кирәк. Аннары барсы да яхшы булыр, без аларны турарбыз... Һәм аның төп отрядына шул кирәкле ике сәгать вакытны булдыру бурычы йөкләнелә. Аның отряды төп ударны үз өстенә ала, ә ул вакытта башка отрядлар ашыгыч рәвештә урыннарын алыштыралар. Немецлар үз алларында бары-ниба- ры йөз генә кеше икәнен белмиләр һәм алар өстенә барлык көчләре белән ташланалар, алар өстенә снарядлар, миналар, пулялар болыты яудыралар. Ләкин партизаннар чыдыйлар, һәм Заслонозка кирәкле ике сәгать вакытны бирәләр. Ә аннан соң барсы да Заслонов уйлаганча һәм хәзерләгәнчә булып чыкты. Ул берничә дистә кешегә чигенергә приказ бирде. Ялар ирек- сездән генә чигенгән булып кыландылар. Аларның чигенүен дошман, җиңелгән һәм таркалган, ләкин шулай да әле каршылык күрсәтә торган кешеләрнең актык көч куюлары дип уйларлык иде. Кечкенә генә халык төркеме куе урман буенча көньякка таба китте һәм үзләре артыннан немец урдаларын ияртте. Кинәт немецлар агачларның сирәкләнүләрен һәм куелык арасыннан зәңгәр күкне күрделәр. Алар алдында урмансыз тигезлек-аланлык ята иде. Аларның икенче башындагы урманда партизаннарның арттагы кешеләре күздән югалды. Немецлар күп уйлап тормыйча алан аша партизаннарга ташландылар, хәтта алар үзләренең техникасыз баруларын да искә алмадылар, чөнки танклар һәм пушкалар урман куелыгын бик тиз генә үтә алмыйлар иде.

Менә шушында инде аларны Заслоновнын сюрпризы каршылады. Ул шушындый засада өчен уңайлы булган тар аланны озак эзләде. Аны табуда аңар урманчылар ярдәм иттеләр һәм ул кечкенә генә төркемгә чигенергә тапшырып, аланның ике ягына җиде-сигез йөздән торган ике көчле төркем урнаштырды. Ягач ышыкларыннан мәхрүм калган, шәрә аландагы немецларга зур көч белән һөҗүм башланды. Дошман пехотасына мең ярым винтовка һәм автомат, алтмыш пулемет ут ачтылар. Немецлар алан өстендәге яшел үләнне соргылт яшел гәүдәләр катлавы белән каплап, егыла башладылар. Партизаннар куаклар һәм агачлар арасыннан ура кычкырып чыгып атакага ташландылар. Бу сугышта куе урман белән чолганып алынган алан өстендә ике мең гитлерчының үле гәүдәсе калды, ә инде немец командованиесе аңына килгәндә, Заслонов бик ерак киткән иде. Ул үзенең отрядларын бер югалтусыз диярлек алып китте. Бу сугыштан соң Заслонов бер урынга зур көч тупларга ярамаган- лыкны аңлады. Ул үз кешеләрен кечкенә отрядларга бүлде һәм алар белән җитәкчелек итүне дәвам иттергән хәлдә, һәр кайсына хәрәкәт итү районнарын билгеләде. Яңа система күрелмәгән нәтиҗәләр бирде. Дистәләрчә пунктларда пожарлар башланды, шартлаулар яңгырады, дошман коммуникацияләре бозылды...

Заслонов эшенең беренче вакытларындагы  паровоз көрәшнең башлангычы гына булып чыкты. Отряд үз хисабына түбәндәгеләрне язды: юлдан чыгарылып таркалган илле поезд, ун меңнәрчә тонна яндырылган яки немецлардан тартыл алынган орлык, бик күп санда үтерелгән бургомистрлар, старшиналар, полицейскилар, комендантлар, хәтта алар арасында Смоленскийның коменданты — полковник, — карательләр, хыянәтчеләр, шпионнар. Ә Заслоновның иң зур горурлыгы — аның отрядлары тарафыннан үтерелгән Германия регуляр армиясенең җанлы көчләрен, солдат һәм офицерларының саны иде: бик җитди саранлык белән генә хисап йөрткәндә дә Заслоновның партизаннары унбиш меңнән артык немецларны юкка чыгардылар. Бер мең тугыз йөз кырык икенче елның көзендә отряд коммунистларының гомуми җыелышы Константин Сергеевич Заслоновны партиягә кабул итте.

Бу авылда дядя Костяны барсы да беләләр иде. Заслонов булмаган яки чән эчмәгән, яки Женя һәм хуҗалар белән бергәләп яраткан җырларны җырламаган йорт булмагандыр. Авылдан километр ярым ераклыкта урманда отрядның штаб землянкасы калкып тора иде. Дны Плотонычның чертежы һәм җитәкчелеге белән эшләделәр. Җиргә киселеп кергән ике керенте сәке хезмәтен үтәде. Нларда йөз иллеләп кеше ята алырлык иде. Бу керентеләр арасына траншея казылды. Идәндә түшәм бүрәнәсен тотып тора торган багана. Багана янында мич. Партизаннар бу землянкага округка немецларның карательный отрядлары яки регуляр армияләре килеп чыккан чагында керәләр иде. Ә тыныч булганда, операция араларында, алар авылда ял итәләр. Дядя Костя бу төнне авылда уздырды. Ул, һәр вакыттагыча, хуҗаларга уңайсызламас өчен идәндә йоклады. Бик иртә уянды, торып, урынга түшәлгән саламны өй алдына чыгарды.

Хуҗа хатын мич тирәсендә чуала, ә мичтән яңа пешкән икмәкнең исе бөркелеп тора иде.

— Тиздән алам икмәкләрне, Константин Сергеевич, — диде хуҗа хатын һәм сөйкемле генә елмайды. Ишек келәсе шылтырады һәм өйгә озын буйлы партизан керде. Аның төсе киткән, каты салкын битен яргалаган, яңаклары зәңгәрләнгәннәр иде. Ул аксаклап скамьяга барып утырды.

— Начар, дядя Костя, —диде ул.

— Фрицлар төн буе минем арттан кудылар. Минем аяклар эштән чыктылар, көчкә генә котылдым. Мин кунаклар монда килмәгәйләре дип куркам... Ләкин Заслонов инде партизанны тыңламый иде. Ул тиз генә аның итекләрен салдырды. Аяклары бөтенләй агарганнар, бер аягының ике бармагы карала да башлаган иде инде.

— Әйе, Коржик дус, — диде, кашларын җыерып Заслонов, — синең эш шәптән түгел, турыдан-туры әйтәм.

— Дядя Костя., — диде партизан ялынып, — сез минем турыда уйланмагыз. Немецлар килмәсен, китүегез яхшы... Дядя Костя Женьканы күрше йортта йоклаучы Лявон белән Платоныч артыннан җибәрде һәм үзе Кор- жикның өшегән аякларын ышкырга тотынды, ниндидер май белән алар- ны майлады. Динары үзенең итекләрен салып чолгауларын чиште дә калын йон носкиларын салды, һәм аларны саклык белән генә Коржикка кидерде, ә аннары яңадан аякларына киде. Шул вакыт Платоныч килде.

— Саумы, начштаб, — диде Заслонов.

— Менә Коржик безгә кунаклар киләләр ди. Хәрәкәт ит, ләкин тизрәк. Барлык авыруларны һәм яралыларны, патроннары белән цинкларны һәм итләрне землянкага илт. Ә хәзергә Сычевкага таба сузылган урманга һәм Ивановкага бара торган юлга дозор куй. Ивановкадан килмәсәләр дә, шулай да бер кеше куй. Начштаб Коржикны йорттан алып чыкты, тиз-тиз генә приказлар бирде һәм шулай ук тиз генә авыруларны чаналарга утыртып, итләрне, цинкларны төяп, базага алып китте. Заслонов Лявон һәм Женька белән авыл буенча кешеләр җыйный башладылар. Шул вакыт Сычевский урманыннан атышлар яңгырады. Бу төнне авылда кунган утызлап партизан Заслонов, Лявон һәм Женька янына җыйналганнар иде инде.

— Иптәшләр, — диде Заслонов,— вакыт бик кадерле. Хәзергә, безнең авыруларыбыз базага барып җиткәнче, аларны тотып торырга кирәк. Тирән кардан авырлык белән алпан-тилпән атлап, яшелчә бакчалары аша партизаннар Сычевский урманына йөгерделәр. Заслонов үзе янында калган дүрт партизанга ниндидер боерык бирү өчен бер йорт янында тукталып калды. Шул секундта Ивановка ягыннан ялгыз ату тавышы шапылдады, аның артыннан ук салкын һавада көмеш ядрәләр кебек автомат очереде чәчелде.

— Минем арттан,—дип кычкырды Заслонов һәм маузеры белән селтәнеп кире Ивановкага бара торган юлга таба чапты. Аңар каршы яшь кенә партизан чабып килә иде.

 — Дядя Костя, анда алар бик күп, ике йөзләп бар... бик зур көч...

— Ә син курыктыңмы? — дип Заслонов көлде, ләкин шунда ук яңадан җитдиләнде. Яның янында алты кеше

— Женька һәм биш партизан. Ул җиденче кеше. Бай түгел, шулай да немецларны туктатырга кирәк, авылның икенче башында сугыла торган отрядның тылын сакларга кирәк, һавада пулялар сызгыра башладылар, Заслонов каршы ут ачты. Немецлар инде бик якын иде. Женька Заслонов яныннан китмәде, алгарак чыгарга тырыша һәм үзенең автоматыннан чытырдата иде. Кинәт ул сискәнеп китте һәм баскан җиреннән иңеп төшә башлады.

— Женя, Женичка, сиңа нәрсә буллы?

— Заслонов адъютантына ташланды. Шул вакытта ул үзенең күкрәгендә бәрелү сизде һәм кинәт күн кием астында кайнар булып китте. Тирә яктагы әйберләр барсы да әйләнә башладылар... Утыз кеше атыша-атыша урманга кереп киттеләр. Ялар үз урыннарында озак тора алмадылар, чөнки дошман бер төркем партизаннар өстенә ике батальон җибәргән иде. Немецлар авылга керделәр һәм Заслоновның гәүдәсе янында тукталдылар. Крестьяннарны куып китереп монда кем ятканын, алар кемне үтергәнлекләрен сораша башладылар. Крестьяннар караңгыланып кына Заслоновның гәүдәсенә карап эндәшмичә узып киттеләр. Бары тик ул төнне Заслонов кунып чыккан Явдотья гына тәрҗемәчегә:

— Ә кем белә аны. Партизан — ансы дөрес. аларныкын белеп буламыни. Аларның барсы да Максимнар яки Иваннар яки дядя Нитоннар. Бу Петр исемле иде бугай... — диде.

Немецлар үзләре белән егерме ир алып, һәм үтерелгән кешеләрне күмәргә кушып киттеләр. Заслоновны күмәргә бөтен авыл килде. Крестьяннар озын булып бербер артлы тезелеп кабер яныннан уздылар. Ялар берәмләп, акрын гына, чырайларын сытып тантаналы тынлык саклап уздылар, тик шул тынлык арасында хатыннарның үксеп елаулары ишетелә иде. Халык кабер янында тукталып баш ия, учлап туфрак ташлый һәм:

— Хуш, безнең дустыбыз, Константин Сергеевич... — ди иде. Иртә белән кабер янына дядя Костя белән тагын бер кат саубуллашу өчен Лявон килде. Ул кечкенә калкулык янында башын салган килеш бик озак торды. Кабер өстен төнге буран мамык карлар белән каплаган иде. Лявон күз карашы белән җирне тишеп узарга һәм бер секундка гына булса да яраткан командирын яңадан күрергә теләгәндәй, текәлеп карады. Яннары ул төп башына утырды да сумкасыннан бер бит кәгазь чыгарды — бу аның иптәшенә яза башлаган хаты иде — һәм яза башлады: Мин хәзер Константин Сергеевичның кадерле кабре янына килдем һәм еладым. Бер вакытта да инде бу салкын гәүдә иркәләүдән дә, үбүдән дә, куркудан да, сыкранудан да селкенмәс. Моннан соң инде бер вакытта да без бу кыйммәтле кешене күрә алмаячакбыз. Йокла, минем кыйммәтлем, тыныч йокла. Синең партизаннарың безнең эшне актыгынача төгәлләрләр. Мин үзем аларны яңа сугышларга алып барырмын... Ул тукталды, соңгы юлларын укып карады да, бераз уйлап, түбәндәге сүзләрне өстәде: “Синең туфрагың өстендә ант итәм, дошман синең үлемең өчен каты җәзасын алыр...”

— Ант итәм!—дип кычкырып кабатлады ул.

— Ант итәм! Шуннан соң ул китте, һәм аңар аның анты һаман да Заслоновның кабере өстендә яңгырап тора һәм ул шулай яңгырап урманнан урманга, авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә ишетелеп торыр һәм бер вакытта да тынмыйча Константин Сергеевичка мәңгелек һәйкәл булып калыр кебек тоелды. Урманнан урманга, авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә Константин Сергеевич — дядя Костяның — үлем хәбәре таралды. Крестьяннар ышанмадылар. Заслоновның образы шул чаклы бөек, шушы халык герое аларның күңелләрендә аларның йөрәкләренә шул чаклы якын иде ки, алар Заслоновның үлемен кабул итәргә теләмәделәр. Төрле яктан кешеләр туктаусыз килеп тордылар һәм:

— Бу хәбәр дөресме? — дип сорауга, түбән иелгән башлар:

— Әйе... дөрес... — дип җавап бирделәр. Бик күп зур һәм кечкенә авылларда, шәһәрчекләрдә партизаннарның яңа отрядлары үстеләр. Беренче отряд Заслонов һәлак булгал авылда оештырылды. Икенче көнне үк, күкрәге хәсрәт һәм үч алу уты белән янып Заслонов урынына баскан Лявон янына Заслоновның үлеменең шаһитлары һәм күмәргә катнашучылары— утыз кеше килде. Без бер отряд, —диде иң карты,— без үзебезнең отрядның Заслонов отряды дип аталуын телибез. Заслонов исемендәге группалар һәм отрядлар партизаннар командирының үлем хәбәре килгән һәр урында оештылар. Лявон яныннан авыллардан уполномоченныйлар, ходотайлар, ялгыз крестьяннар киләләр иде. Заслоновның элекке иптәше Владимир үзенә бер отряд төзеде.

Икенче бер кечкенә генә, утыз кешедән торган отряд башта ук бик уңышлы диверсияләр ясады. Тимер юл коммуникацияләрендә хәрәкәт итүче бу отряд шундый ударлар ясый иде, хәтта немецлар: әллә Заслонов тере микән, аның үлеме турындагы хәбәрне маскировка өчен генә чыгармадылар микән?.. —дип тә уйладылар... Заслонов җитәкчелек иткән отрядлар үстеләр һәм үсүне дәвам иттерделәр, шулай ук аның исемен отрядларында яки ялкынлы йөрәкләрендә йөрткән башка отрядлар да үсәләр. Белоруссия үзенең улы — Советлар Союзы Герое Заслонов өчен үч ала, шулай ук аның ир һәм кыз туганнары өчен һәм немецлар тарафыннан газапланган һәм үтерелгән совет халкының уллары һәм кызлары өчен үч ала.

К. Һаҗәр тәрҗемәсе