АТАМ ГАЛИӘСГАР КАМАЛ ТУРЫНДА
(Үлүенә ун ел тулу уңае белән)
Тәбәнәк кенә буйлы, зур башлы, юан гына гәүдәле иде ул. Йөргән вакытта салмак кына атлап, кулларын артка куеп, башын түбән иеп йөридер иде. Дустын — якын кешесен очратканда йөрәк рәхәтлеген күрсәтеп торган ачык елмаю белән елмаеп, зур кара күзләрен ул кешегә теки дә, аның ни әйткәнен түземсезлек белән көтеп тора. Калын һәм салынып торган аксыл көрән кашлары астындагы бархытсыман күзләр, тагын да тирәнрәк, тагын да караңгырак булып күренәләр. Калын иреннәр өстендәге саргылтырак көрән мыеклары күперенеп китә. Бит урталарындагы чокырлар тирәнәя һәм бөтен йөзенә алсу кызыллык йөгерә.
Аскы ирен уртасыннан авызындагы ире, ләкин тигез ак тешләре күренеп китә. Киң маңгаендагы ире җыерчыклар тагын да тирәнәяләр һәм башның алгы өлешендәге чәче коелган шома урын яктырып киткәндәй була. Пөхтә итеп кырылган түгәрәк ияк югары күтәрелә һәм дустының ни әйтәчәген көтеп хәрәкәтсез кала. Кыска һәм итләч муен булдыра алган кадәр яка эченнән чыгарга тырышып сузыла. Җирдән үк юан булып туган кыска аяклар, бераз ике якка аерылалар да, костюмын кабартып торган корсакны күтәреп торырга хәзерләнәләр. Шул рәвештә дус кеше белән сөйләшү башланып китә. Ул, кешенең чамасына карап сөйләшә, дус ашыкмый икән бу да ашыкмый. Кешенең ашыкканын сизсә, ул аны һич тә тотмыйча, булдыра алган кадәр кызу сөйләшеп озата. Мондый кешеләр аның җан дуслары, алар элек-электән дус булып килгән простой халыклар, укытучылар, артистлар, үзен эре тотмый торган язучылар яки туган-тумача арасында була торган, сер сыя торган үз кешеләр булалар. Ул алар белән күптән эч серләрен бүлешкән, кайгыларын уртаклашкан, аларга кулыннан килгән кадәр ярдәмләшкән, тегеләр дә аңар шуны ук күрсәткәннәр. Шуңа күрә ул аларны мәңгелек дус иткән. Аларны аркылыдан буйлыга үлчәгән, өйрәнгән, шуңа күрә, алар арасында мәңгелек дуслыктан башка бернәрсә дә яшәү мөмкин түгел. Ләкин кәефенә ошамый торган кешеләр очраганда ул һич тә андый түгел. Ул аны ерактан ук күреп алган булса да, ничектер күрмәмешкә салышып, башын булдыра алган кадәр югары күтәреп, күзләрен зур ачып һавага теки, яки һич тә кирәкмәгәнгә як-якка карангалый башлый. Ндымнарын кызулатып горур атларга тотына. “Теге кеше” дәшсә, яки ялагайланып берәр сүз кушса, аның иреннәре кысыла һәм йөзенә иронияле елмаю чыга. Мыеклар тузгып кабарынып китәләр. Тирән кара күзләрдә очкыннар кабынгандай була. Каш арасындагы сызыклар аеруча җитдилек белән тураеп басалар. Борын яфраклары киңәеп китә һәм аның өстендәге җыерчыклар тирәнәяләр. Ияк кыйгая һәм Атам яңаклары эчкә батып керә. Салынып торган куе кашлар да, югары күтәрелеп, тузгып китәләр. Үз җае белән генә артка куелып килгән куллар, нервлы хәрәкәт белән чалбар кесәләренә кереп йомарланалар. Уң аяк алгарак чыгып нык рәвештә җиргә кадакланып куела.
Гәүдә киерелә, баш янтыккарак каерылып артка ташлана, һәм шушы кыяфәттә хәрәкәтсез калган сын, теге кешенең җен ачуын чыгарырлык итеп, басып тора. Әлбәттә, теге кеше ачуы килсә дә бер сүз дә әйтә алмый. Чөнки ул үзенең, аның алдында чүп икәнлеген бик яхшы белә һәм ул, аңа ачу китерерлек берәр сүз әйтсә нәрсә ишетәчәген бик яхшы аңлый. Шуңа күрә, ялагайланып андый-мондый сүзләр генә әйткәләп, моның яныннан тизрәк сызуның яхшырак икәнен сизә теге кеше. Дошманнар бер-берсеннән аерылгач җиңеләеп китәләр. Теге кеше, капкыннан ычкынган күседәй, артына да карамыйча юлына китә. Ләкин ул “теге кешенең” артыннан рәхәтләнеп елмаеп карап кала. Теш арасыннан әкрен генә сызгырып көлеп тора. Бик кәефләнеп җиргә төкереп тә куя. Һәм нәрсәнеңдер эшләнмәвенә үкенгәнсыман, авыр сулап, әкрен генә барыр юлына кузгала.
Мондый кешеләр аның җан дошманнары. Яндый кешеләрнең кайберләре үзләренең белеш-танышлары аша зур урыннарга үрмәләгәннәр һәм аякларыннан тотып селексәң, бер мәгънә дә чыкмас булсалар да, үзләренең урын дәрәҗәләре белән һаваланып йөрүчеләр. Алар аннан бик нык файдаланырга уйлыйлар, тик аның чиктән тыш эшлекле икәнлеген белсәләр дә, аны зуррак урынга күтәрергә теләмиләр. Чөнки ул хыянәт итүне башына да сыйдыра алмый торган кеше. Әгәр аны алар үзләренә якын җибәрсәләр, ул аларның кыек-чатак якларын бик тиз күрәчәк. Шуңа күрә, аларның уенча аны суга да батырмыйча, тартып та алмыйча асрау яхшырак. Эшне өйгәннән-өяргә, тикшеренеп йөрергә вакыт калдырмаска, мәңгелек секретарь, яки мәңгелек корректор игеп яшәтергә уйлыйлар иде алар аны. Ул “кешеләр” милләтчеләр, коммунистлар партиясен алдап йөрүче- халык дошманнары булып чыктылар. Ул үз гомерендә зур урыннарга кызыкмады һәм эшне зурга, кечкенәгә аерырга да теләмәде. Эш, хезмәт — намус белән төгәл үтәлергә тиеш. Ул хезмәт халыкка файда китерергә тиеш. Шуңа күрә ул эшкә изге бурыч итеп карады. Аның өчен шул закон иде. Ул теге кешеләрнең әшәкелекләрен бик яхшы белә, ләкин үзенең бер катлылыгы һәм кеше җанлылыгы аркасында “бәлкем алар да төзәлерләр, дигән өмет белән яши. Шуңа күрә актык чиккә кадәр тешен кысып булса да чыдый, дәшми. Ләкин түземлелек чиктән ашканда ул аларга карата шундый үткен сатиралы сүзләр әйтеп ташлый ки, бу сүзләр тегеләрнең йөрәк бәгырьләренә утлы уклар булып кадалалар. Мондый “кешеләр” арасында анын җене сөйми торган вак кешеләр дә бик күп. Болар Казанның чи мещаннары, элеккеге сәүдәгәрләр, байлар һәм аларның нәсел-нәсәпләре. Советлар власте төзелү һәм бу властьның инде берничә еллар яшәп килүенә карамастан, болар үз сазлыкларында быкырдап яшәүче хәшәрәтләр. Алар эшлексезләр, культурасызлар, яки татар совет культурасын танырга теләмичә аны искелеккә сөйрәүчеләр, яки бөтенләй аннан ваз кичеп чиктән тыш “руслашып” китеп кыланучылар. Ул аларның кыланышларына бөтенләй түзә алмый, урыны туры килгән саен алардан оста көлә — туйганчы мыскыл итә. Бу сөйрәлүче хәшәрәтләр аның, туры-үткен сүзләре каршында тәмам хәлсезләнеп калалар һәм үчне сүз белән түгел башкача кайтарырга юллар эзлиләр.
Мондый юл түбән— былчырак эшләрдән башлана, аның, турында ялган анекдотлар тараталар, иске һәм яңа бистә хатын-кызлары арасында аның турында гайбәт китә. Бу семьяга килеп керә, анда ана булган кешенең шуның аркасында кәефе кырылган чаклары да булгалый. Ләкин мондый хәлләр генә аны бара торган юлыннан туктата алмый. Ул, аларны горур рәвештә таптап, үз эшенең даны белән рухланып, алга баруында дәвам итә. Һәркенне сәгать кичке бишләр тирәсендә ул эштән кайта. Әни ашны өлгертү белән без инде, өч-дүрт бала, тәрәзәгә сарылып, аның Фуксовский урамы чатыннан килеп чыгуын дүрт күз белән көтәбез. Озак та үтми, өстенә соры плащ кигән, җилкәсен артка чыгарган ул — әти күренә. Без шатланышып кухняга, әнигә хәбәр бирергә йөгерәбез. Әни аш бушата, без — кайсыбыз икмәк кисәбез, кайсыбыз тарелкалар тезәбез, кайсыбыз тоз-борыч савытларын китереп куябыз. Ул кайтып керү белән өстен чишенә дә, кулларын юганнан соң, өстәл янындагы пружиналары түнтәеп чыккан иске кәнәфигә барып утыра. Күзлеген киеп газеталар актырырга тотына. Әни аш бүлә, ләкин ул әйтмәсәң газетадан аерыла белми. (Дөрес, ул ашны бер вакытта да кайнар килеш ашамый.) Яш суынып бетә башлагач, әни,
— Я, инде Галиәсгар, ашны тәмле чагында аша инде,—ди. Ул йокыдан уянгандай була да, мәсьәләнең нидә икәнен аңлап, газеталарын бер кырыйга куеп, ашарга тотына. Ашаганда берәү дә бер сүз сөйләшми. Чөнки әти тарафыннан куелган гадәт шулай. Камырлы аш — токмач яки лапша булса, ул аны яратып ашамый. Яшелчәле борщ яки щи булса, маңгаеннан тирләре чыкканчы кәефләнеп ашый. Аш янында тозлаган кәбестә, кыяр, гөмбә шикелле нәрсәләргә аеруча аппетит баглый. Җәйге көннәрдә иң яраткан ашы — окрошка. Ул аны үзе хәзерләргә ярата. Квасның ачысын үзе сайлап алып кайта. Яшел суган, кыярларын, каты пешкән йомыркаларын үзе турый. Сметанын үзе үлчәп сала, хәтта, лимон суларына кадәр тамызып, җиренә җиткереп эшли. Хезмәт хакы яки гонорарның күбрәк кайткан вакытларында плауны үзе пешерергә ярата. Чыннан да аның тарафыннан пешерелгән плау аеруча тәмле була торган иде. Аштан соң, күңеле күтәрелеп киткәч, безнең белән сүзгә керешә. Ләкин ул чиктән тыш аз сүзле. Ә сөйләсә, бик мәгънәле итеп сөйли.
Без—аның балалары; аңа гади атага караган төсле генә карый алмадык. Ул үзенең гадилеге, чиксез акыллылыгы, үткен һәм шаян сүзле булуы белән безнең күңелләребезне үзенә бәйләде. Үзенә хөрмәт белән карарга күнектерде. Шуңа күрә аның һәрбер әйткән сүзе-акыл, шаярулары — гомердә онытылмаслык юаныч булып калды. Ул безнең барыбызның да гадәтләребезне аерым-аерым белде һәм тәрбия итүдә һәркайсыбызга үзенчәлекле булды. Дәресләребездә артта кала башласак, кайсыбызның нинди фәнне ничегрәк үзләштерә белүебезгә карата киңәш бирде, һәркайсыбызга аерым рәвештә тәэсир ясады. Чөнки ул безнең характерларыбызны үтә нык белә иде. Безнең хәлләр белән танышканнан соң, ул үзенең жилет кесәсен актарырга тотына. Безгә дәфтәрләр алырга, кинога барырга вак акчалар өләшә. Без шатланышып кайсыбыз кая таралышабыз. Ул, зал ишеге төбендә тора торган зур язу өстәленә килеп утырып эц1енә керешә. Өстәл өсте аның үз тәртибе буенча тезелгән. Бер кырыйда китаплар, күбесенчә төрле сүзлекләр өелеп тора.
Тартмаларның берсендә язылмаган кәгазьләр, икенчесендә языла башлаган әсәрләр. Һәрнәрсә үз урынында, ул аларны кайдан алса, шунда кире куя. Шуңа күрә эш вакытында тегене моннан, моны тегеннән эзләп вакыт үткәрми, һәр[1]нәрсәне алган урынга куярга өйрәтә. Бернәрсәнең үз урыныннан кузгалганын сизсә, ул безне бик каты ачулана, бу эшнең һич тә ярамаган- лыгын ничек итеп булса да төшендерә. Иң элек ул күзлеген кия, бер кырыйга лупасын алып куя. Кайбер вак хәрефләрне күзлек белән генә Атам күрә алмаганда, ул аларны лупа белән карый. Язып утырган вакытында янына берәр кеше килсә, ул шунда ук эшеннән туктап, каләмен бер читкә куя. Янында кеше булуны һич тә яратмый. Әгәр ул кеше озагырак утыра икән, яки аның язганнарына күз төшерә икән, ул кәгазьләрен бөтенләй үк каплап куя. Тик торасы килмәгәнлектән, тәмәке тартырга керешә, теләр теләмәс кенә сөйләшә, күбесенчә сорауларга җаваплар кайтару белән генә чикләнә. Әлеге кеше үзе белеп аның яныннан чыгып китә белмәсә, ул аңа: “чыгып кит!”,— дип һичбер вакытта да әйтә белми. Бу хәл бик озакка сузыла икән, ул инде урындыгыннан торып идән буена әрле-бирле йөрергә үк тотына. Шуңа күрә ул эшләгән вакытта без аңа эндәшмәскә, янына килмәскә һәм залга кермәскә тырышадыр идек. Тик шунсы читен иде, әгәр дә ул бер эшенә бирелеп китсә, көнне дә төнне дә белмичә һаман утыруында дәвам итәдер иде. Хәтта ашарга утырырга чакыргач та табынга килеп утырмыйча, әллә ни гомер көттерәдер иде. Әгәр дә әни,
— Галиәсгар бик соң бит, ят инде,— яки,
— Кил, чәй ясадым, суынып беткәнче эч инде,—димичә урыныннан кузгалмас иде. Әтинең эшләвендә башка язучыларда булмаган бер кызык як бар, ул һичбер вакытта да карага язмыйдыр иде. Башта ул язачак нәрсәсен башында эшләп бетерә, соңыннан гына язарга утырадыр иде. Язган вакытта турыдан-туры акка яза.
Яза торган әсәрендә җыр, шигырь шикелле нәрсәләр бар икән, ул аларны иң элек аерым кәгазьдә эшли һәм чистага күчергәннең соңында карага язганнарының бөтенесен ертып ташлый. Язганда ашыкмыйча һәрбер җөмләне уйлап, чиста һәм матур итеп яза. Әгәр дә язылган биттә берничә генә урында төзәтмә кертергә, бозарга туры килгән икән, ул аңа чич тә ошамый. Шуңа күрә ул битне ул яңадан икенче кәгазьгә, һич тә иренмичә күчереп чыга һәм теге бозылганын шунда ук ертып ташлый. Шуңа күрә әтинең һичнинди дә карага язган әсәре калмады. Аның кулъязмасы шул тикле матур һәм чиста буладыр иде ки, элекке вакыттагы наборщиклар аның кулъязмасын җыяр өчен бер-берсе белән талаша торган булганнар. Әти әсәрне язу өстендә озак утырмый, иң озакка сузылган зур пьесаларны да ул атна-ун көн эчендә язып чыгадыр иде. Бер пәрдәле пьесаларны ул, бер яки ике төн эчендә дә язып чыга торган булган. Мәсәлән, аның “Беренче театры” бер төн эчендә язылган. Ул аны шул бер төндә язып, бернинди төзәтүсез-нисез бастырып чыгаруы турында үзе сөйли торган иде. Бу Г. Камалның әсәр өстендә аз эшләгәнлеген күрсәтми, бәлки аның эшкә шул тикле сәләтле булуын күрсәткән факт кына. Димәк, аның иҗат процессы күбрәк уйлау дәверендә, башта формалаша, аны язу эше кәгазьгә теркәү — техник эш кенә булып кала дигән сүз. Бу аның талантлы булуының билгесе. 1922—23 нче елларда, элеккеге “Шәрык клубы” урынында “Сафьян” исемле клуб ачылды. Ул вакыттагы эшсез йөрүче артистлар бергә җыйналып, атна саен спектакльләр куялар, ләкин атна саен яңа әсәр куярга кирәк. Шунсыз халык йөрми. Ул коллективта әти үзе дә катнашып йөри. Төрле комик карт рольләрен күбесенчә ул башкара торган иде. Атнадан атнага яңа әсәр табу әтигә йөкләтелгән, ул тәрҗемә итү белән бергә, яңадан яңа берәр пәрдәлек камедияләр-пьесаларны шул елларда аеруча күп язды. Ләкин аларның берсе^ дә диярлек басылмадылар. Андый пьесалар гадәттә бер генә экземпляр булып, суфлер белән башкарылганлыктан, рольләре дә күчерелми. Уйналганның соңында, артистлар арасында кулдан-кулга йөреп, әтинең үзенә кире әйләнеп тә кайтмаган чаклары бик күп була иде. Башта аны “Сафьян” артистлары сәхнәгә куйса, соңыннан ул клуб драма түгәрәкләре кулына күчеп уйнала иде. Шулай итеп, алар югалып беттеләр. Әти ул кешегә бик ышанучан, кем нәрсә сорамасын бирә дә жибәрә, соңыннан сорап йөрми, аңа кыюлыгы житмидер иде. Хәтта, күптән куелган бер әсәрне яңадан сәхнәгә куярга кирәк булганда, әгәр ул әсәрнең беренче нос- хәсе югалган булса, ул аны яңа баштан язып чыккан вакытлары да булгалады. Мәсәлән, “Хафизам, иркәм” пьесасы ике-өч мәртәбә төрлечә вариантта язылды. Бу дәвердә язылган бер пәрдәлек пьесаларның исемдә калганнары: “Чиратлы чалбар”, “Итекләр качты”, “Балыкчы”, “Корсын балам”, “Җан Таһир белән Җан Зөһрә”, “Тылсымлы көзге”, “Салам торханнар” һәм башкалар иде. Бик хәтеремдә калган, бервакыт артистлар Казан Большой театрында “Шәрык кичәсе” уздырырга йөриләр. Урамнарга зур-зур афишалар чыгарылган: “Сәхнәгә куеладыр: (авторы хәтеремдә калмаган) “Кавказ таулары арасында” драма бер пәрдәдә, соңыннан ике бүлектә зур концерт", — диелгән. Билетлар сатылып беткән. Иртәгә кичә буласы дигән көн. Кичкә табарак, безнең өйгә бер артист тирләп-пешеп чабып килеп керә.
— Галиәсгар абзый, харап булдык, зинһар коткар, — ди ул. Әти ни булганын сораша. Ул болай булган: иртәгә сәхнәгә куеласы “Кавказ таулары арасында" дигән пьеса каядыр югалган. Икенче экземпляры әлбәттә юк.
Суфлер артыннан гына репетиция ясап килгән артистларның берсе дә күңелдән дә белә алмый. Нларның бөтен өметләре әтидә генә. Әти шул исемдәге әсәрне бүген төнлә язып бирергә тиеш. Шуннан башка бернинди дә юл юк. Әтигә пьесаның эчтәлеге дә таныш түгел. Шуңа карамастан, ул артистка вәгъдә бирә һәм икенче көнне иртә белән килергә куша. Әти шул минутта ук язарга утыра һәм икенче көнне иртә белән пьесаны язып бетереп, йокларга ята.
Артистлар пьесаны иртүк алып китеп, көне буе кат-кат репетиция ясыйлар һәм кич белән әсәр сәхнәгә куела. Мондый хәлләрдә әти һәрвакытта диярлек театрга ярдәмгә килде. Татар театры дәүләт театры булып оешкач та шундый бер хәл булып үтә. Театрның репертуар планына. Гординның “Иблис" исемле пьесасы кертелгән була, һәм аны кемгәдер тәржемә кылырга биргән булалар. Ләкин тәржемәче иң соңгы чиктә дә әсәрне тапшырмый. Бу әсәрнең куелачагы турында “анонс”лар да чыгарыла һәм репетиция ясар өчен вакыт та бик аз калган була. Тагы әтигә үтенеч белән киләләр. Ул, шул дүрт пәрдәлек пьесаны бер көнне көндезге сәгать 12 дән башлап, икенче көнне 12 дә тәрҗемә итеп бетереп театрга тапшыра. Тизлек, өлгерүчәнлек һәм эштә житезлек үрнәкләрен гражданнар сугышы чорында ул аеруча нык күрсәтте. Ул иртәдән кичке дүрткә кадәр редакциядә хезмәт итә, биштә репетициягә театрга бара, кичен спектакльдә уйный, театрдан кайткач, төне буе язадыр иде. Мондый йокысыз төннәр бик еш иде һәм ул бу хезмәткә аеруча чыдамлылык белән көч куеп килде. Сугыштан соң җимерелеп калган илне яңадан аякка бастыру бурычын ул бик яхшы аңлады. Көннең кадагына суга торган агитацион декламацияләрне күп итеп язып тору белән генә чикләнмичә, ул туларны сөйләү өчен агитатор булып сәхнәгә дә басты. Сәхнәдә уйный башлау белән ул сакал мыекларын кырып ташлады. Аның куплетист булып сәхнәгә чыгуы тамашачы каршында зур уңышлар казанды. Ул эшче клубларында, кызылармеецларның запас частьларында чыгыш ясап бик тиз арада популяр куплетист-юморист булып китте. Декламацияләрнең яңа булулары һәм юмор-сатира белән язылган булулары аркасында, халык аны бик ярата һәм көчле алкышлар белән каршы ала торган иде. Кечкенә генә, туп шикелле, сакал мыексыз, тал-такыр башлы кешенең салмак кына адымнар белән сәхнәгә килеп чыгуы, тамашачыда ниндидер кызыксыну тудыра иде.
Ул сәхнә алдына чыгып баса да, калын кашлары астыннан сөзеп халыкка карап тора. Ике баш бармагын жилетның ике кесәсенә тыккан бу кешенең болай сүзсез генә карап торуы үзе бер кызык. Шуннан ул, хәйләле рәвештә елмаеп жибәрә дә, сөйләргә якижырларга тотына. Үткен, көлкеле сүзләрдән халык рәхәтләнеп көлә һәм ул халыкның көлүе аркасында үзенең сүзен бүлеп торырга мәжбүр була. Халык тыела алмыйча көлә, ләкин ул үзе һич тә көлми. Мимикага бай йөздә искиткеч хәрәкәтләр берсе артыннан икенчесе алмашынып кына тора. Ял вакытларында да ул тик ятмый, балык тотарга, гөмбәгә, җиләккә йөрергә ярата. Һәр җәй саен диярлек, без семьябыз белән Юдино, Новое Нракчийо, Югары һәм Түбән Услан авылларында дачада торадыр идек. Юдино урманнарының кайсы почмагында гөмбә күп, кай җирләрендә җиләклек икәнне ул бик яхшы белә. Шуңа күрә аның белән барганда эур-зур корзинкаларның буш кайтуы мөмкин түгел иде. Гөмбәләрнең төрләрен ул бик яхшы белә, кайсысын тозларга, кайсысын пешерергә кирәклеккә карап, ул аларны бер-берсеннән үзе аерып бирәдер иде. Шуның аркасында без һәр кышны кисмәк-кисмәк тозланган гөмбәләр белән каршы аладыр идек. Ул җәяү йөрүне бик ярата, шәһәр эчендә трамвайга, атка утырып йөрүгә бөтенләй каршы иде. Хәтта, 1933 нче елны минем белән бергә бөтен Татарстан районннарын җәяү әйләнеп чыгарга карар кылган иде. Моның өчен ул Татарстан картасын алып кайтып маршрутлар да билгеләп куйган иде. Мин ул вакытта, Татарстан районнарында йөри торган күчмә колхоз театрында эшли идем. Ул миңа үзенең планы турында хатлар язып, минем кайтуымны зарыгып көтте. Мин кайта алмадым. Кинәт килгән үлем аны бездән аерды... Татарстан авыллары белән танышып чыгарга теләү планы үтәлми калды. Бу эчкерсез, ватанына бирелгән бөек хезмәт кешесенең нәселен дәвам иттерүчеләр булып без, алты бала калдык: мин, Мөхәммәт, Зөфәр, Фаик, Фәрид һәм Рәфика. Миннән башка барлык ир туганнарым Кызыл Нрмия сафында булып, немец оккупантларына каршы Ватан сугышында катнашалар. Шулардан энебез Фаик, 1942 нче елның 26 нчы февралендә сугышта геройларча һәлак булды. Мөхәммәт “Сугышчан Хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде. Без барыбыз да үз эшебездә атабызның исеменә тап төшермәүне бурычыбыз итеп куябыз, һәм аның балалары булуны аклауга хәзер торабыз.