Логотип Казан Утлары
Хикәя

Риза Ишморат хикәяләре

ЗӨБӘЙДӘ

I

Шәһәрне кара яу баскан көнне Биек таш йортларны тетрәтеп торган канонада кинәт туктады. Шәһәр тынлык эчендә калды. Ләкин, шатлык китерә торган тынлык түгел иде бу. Бу тынып калу, Кызыл Армия сугышчыларының шәһәрне калдырып китүен, дошман явының тиздән шәһәргә керәчәген сөйли торган, шомлы бер тынып калу иде.

Урамда кеше әсәре күренми. Күпләр ерак тылга күчеп киткәннәр. Кайберләре Кызыл Армия частьлары белән бергә чигенгәннәр, ә шәһәрдә калганнары түр бүлмәләргә, караңгы подвалларга кереп посканнар. Шәһәр урамнарында сызгырып октябрь җиле исә. Ул сызгырмый, улый. Улап бара да дөрләп яна торган завод корпусларын тагын да көчлерәк итеп дөрләтеп җибәрә. Янып көл булсын, ләкин дошманга калмасын! Ууу! Ууу! Ул улап капкаларны, ишекләрне, тәрәзәләрне шакый. Өй түбәсендәге морҗаларга менеп тә, подвалларга төшеп тә улый.

— Ач бүреләр кебек өерелеп шәһәр өстенә дошман явы килә! Кача алганнарыгыз тизрәк качыгыз, кач! ди ул.

— Кызым Зөбәйдә, бәлки әле соң түгелдер. Бар, үзебезнекеләр белән кит. Миңа карама, мин карт кеше инде...

— Юк, әнкәй, мин синең ялгызыңны гына калдырып бер кая да китмим...

Аңа артык бер сүз дә дәшмәде. Кызын ул тагын ныграк итеп кочаклады да салкын иреннәрен аның алтын бөдрәләре каплаган маңгаена тидерде. Подвал эче тын. Почмакларга сырышкан кешеләр үзара сөйләшергә дә кыймыйлар. Тик ара-тирә алар дошманга — немец юлбасарларына карата ләгънәт каргышы яудыралар. Зөбәйдәнең йөрәгендә, уйларында ялкын. Ачу, нәфрәт ялкыны. Әгәр мөмкин булса ул үзенең нәфис куллары белән барлык немец юлбасарларын берәм-берәм буып үтерер иде. Һич тә тартынмыйча үтерер иде. Бәхетле халыкның бәхетенә икенче мәртәбә тукына алмаслар иде алар. Дөбер-шатыр килеп, пулеметлардан утлы кургашын сибеп, аллы-артлы берничә танк узып китте.

— Дошман танклары! диде берәү. Кешеләр бер-беренә тагын да сырыша төштеләр. Бераздан автоматлардан шәһәргә дошман гаскәре керә башлады. Озак та үтмәде бөтен шәһәрне кара яу басты. Җиде ят илдән килгән, ят кешеләр шәһәрнең «хуҗалары» булдылар. Алар тыныч өйләргә кереп өйләрнең тынычлыгын боздылар, җыйнак бүлмәләргә кереп бүлмәләрнең астын өскә китереп актардылар. Түр бүлмәләргә яшеренгән хатын-кызларны, балаларны, картлар, карчыкларны өстерәп чыгарып, эт телендә нәрсәдер кычкырдылар, җикеренделәр...

Ирекле тормышта яшәргә өйрәнгән ирекле кешеләр, бүген бу коточкыч хурлыкны баш иеп каршы алырга мәҗбүр иделәр. Үзләренең бу кара язмышларына риза булмыйча каршылык күрсәтеп авыз ачкан кыюрак егетләр, кызлар бу кансыз палачлар тарафыннан атып үтерелделәр. Кич кырын шәһәр уртасындагы мәйданда, базар чатына дар агачы урнаштырылды. Бу дар агачы хәзергә кадәр тыныч тормыш белән яшәп килгән гүзәл шәһәрдә, Гитлер бандалары алып килгән «Яңа тәртип»нең урнашу билгесе иде.

II

 Зөбәйдә Яңа гына чәчәк аткан ал чәчәктәй гүзәл кыз Зөбәйдә. Аның, алтын бөдрәләре, тылсымлы зәңгәр күзләре ирексездән сине үзләренә тарталар. Ул үзенең ак мәрмәр кебек ак тешләрен күрсәтеп бер елмайса, аның өстенә җылырак бер сүз дә әйтеп куйса: «беттең, син югаласың». Синең йөрәгеңне өермәле ялкын чолгый. Хәзергә кадәр Зөбәйдә кайгы-хәсрәтнең нәрсә икәнен белми үсте. Мәктәпкә барса, мәктәптә аны яхшы укучы, тырыш кыз дип ихтирам белән каршы алдылар. Өйгә кайтса өйдә, мөләем, йомшак күңелле анасы — Фатыйма апа кадерләп каршы алды. Тәмле итеп ашатты, эчертте. Назлап йокларга яткырды. Иртән тагын да шулай тәрбияләп мәктәпкә озатты. Җәй көннәрендә Зөбәйдә иптәшләре белән шәһәр читендәге урманга, далаларга чыгып күңел ачты. Моңлы кош сайрауларын тыңлады. Җылы, эссе көннәрдә тын гына аккан тирән сулы Донец елгасьшз төшеп су коенды...

Кайчакларда кичен ул шәһәр читенә ялгыз гына чыга иде дә, биек ак тауларга карап уйга чума торган иде. Ә уйлары аны еракларга, еракларга алып китә иделәр... Москва... Кремль... Сталин... Урта мәктәпне бетергәч ул һичшиксез Москвага институтка китәчәк...

 Бәхетле иде Зөбәйдә. Ә бүген?.. Бүген шәһәрдә немец юлбасарлары. Базар чатында дар агачы... Дар агачыңда асылган кешеләр... Шәһәр эчендә шомлы өрәк булып Гестапо агентлары йөри. Үзенең ватанын, намусын, кешелеген дошманга саткан шымчылар, ватан хаиннары, түбән җаннар!.. Бүген шәһәр өстенә кара шәүлә өрелгән...

III

Төн кунаклары

Төн. Кемнәрдер каты итеп ишек шакыды. Фатыйма апа калтырана-калтырана ишек янына килде. Ләкин ишекне ачарга аның батырлыгы җитмәде.

— Ачыгыз!!

— Әни, ачма!.. Зөбәйдә үзенең зифа сынын, төн тынычлыгын бозып килгән кешеләргә күрсәтмәс, өчен, баштан аяк юрганга бөркәде.

— Ачыгыз!!! Бу юлы инде ишек артындагы кешеләр артык җавап көтеп торырга теләмәделәр. Көчле итеп ишекне тарттылар. Ишек каерылып ватылды. Бүлмәгә автоматын иңсәсенә аскан немец, ефрейторы һәм шәһәрнең немецлар килгәч оештырылган хезмәт бүзлегендә эшләүче ватан хаине Булгаков килеп керде. Булгаков... менә ул совет чынбарлыгында сарык тиресенә яшеренеп йөргән ерткыч. Бүген ул немец юлбасарларына сатылган, аларга хезмәт итә. Аларның шакшы табаннарын ялый. Бу төн кунакларын күрү белән, Фатыйма апаның йөрәге жу-у итеп китте.

— Ни кирәк сезгә?

— Кызың Зөбәйдә кайда? Булгаков белән ефрейтор челәйгән күзләрен кроватька юнәлттеләр. Фатыйма апа кычкырып кроватька ташланды.

— Мин аны сезгә бирмим! Бирмим...

— Бирерсең!.. Иртәгә иртүк, сәгать җидедә, кызың Зөбәйдә хезмәт бүлегенә килсен. Ул Германиягә хезмәткә озатылачак.

Ефрейтор да белер белмәс рус теле белән:

— О!!... Германия бөек держава. Анда культура... Аңа эшчеләр күп кирәк, — диде Булгаковның сүзен куәтләп. Фатыйма апа кровать янында баскан килеш, ни әйтергә белмичә телсез калды. Зөбәйдә эчендәге барлык утлы ачуны җыйнап, бу шомлы төн хәбәрчеләренә кискен протест белән ташланырга теләгән иде дә, ләкин аның бер файда да бирмәячәген уйлап, тукталып калды.

— Әгәр, иртәгә сәгать 7 гә килеп җитмәсә карагыз аны, үзегезгә үпкәләгез.

— Иа, иа... Бездә тәртип шулай.., - дип өстәп куйды иңсәсенә автомат аскан ефрейтор. Фатыйма апаның күз алдына базар чатыңдагы дар агачы, анда асылып үтерелгән совет кешеләре килеп басты. Әнә райздрав бүлеге мөдире Степанов, әнә типографиядә эшләүче комсомолка Таня... Әнә консерв заводы эшчесе Морозова... Бик күпләр алар...

Төн «кунаклары» ашыгалар, эшләре күп иде булса кирәк, бүлмәдә озак юанмадылар, тагын бер кат кисәттеләр дә китеп бардылар. Аларның чыгып киткәнен Фатыйма апа сизми дә калды. Аны тик Зөбәйдәнең:

— Әнкәй җаным,— дип кочаклап.алуы гына аңына китерде.

IV

Ана сагышы

Бердәнбер сөекле баласы фашистлар иленә, каторгага озатылганнан соң, ана йөрәген көчле хәсрәт, сагыш ялкыны чолгады. Көне төнгә, төне ачы күз яшьләренә әйләнде Фатыйма апаның. Урамга чыкса немец солдатлары, өйгә керсә шыксыз ятим: бүлмә. Таныш белешләре белән аралашырга, аһ-зарларын уртаклашырга теләсә, шымчылар. Зөбәйдәнең озатылганына өч айдан артык вакыт үтеп китсә дә аңардан бер хәбәр дә килмәде, һәр көнне иртәдән кичкә кадәр көнбатышка карап бәхетсез ана кызыннан хәбәр көтте... Көнбатыштан, кара козгыннардай очып свастикалы бомбавозлар килде, Зөбәйдәдән хәбәр килмәде...

Аждаһадай ыжгырып, ак тәре төшкән, кара танклар килде, Зөбәйдәдән хәбәр килмәде. Шакшы аяклары белән гүзәл совет җирен таптап соры фрицлар килде, Зөбәйдәдән хәбәр килмәде. Соры фрицларга хатлар килде, Зөбәйдәдән хат та, хәбәр дә килмәде.

V Серле эчтәлекле хат

Фатыйма апа Зөбәйдәнең исәи булуыннан өметен өзгән иде инде. Көннәрдән бер көнне почтальон аңа хат биреп кипе. Ана кызының кулын конверт тышына бер күз ташлау белән үк таныды. Ашыгып конвертны ертты. Күзләре хатка текәлде.

«Кадерле әнкәем! Моңа кадәр сиңа берничә хат язган булсам да барып җитмәделәр булса кирәк, чөнки синнән бер җавап та килмәде. Син минем өчен борчылма. Минем тормышым яхшы. Ашау-эчү дә, кием-салым да әйбәт. Мин хәзер, күбесенчә кызыл буйлы күлмәк киеп йөрим. Килгән көннән бирле иптәш кызларым белән заводта эшлибез. Хәзергә шул. Сагынып күп сәламнәр белән, кызың Зөбәйдә». Ана йөрәге кинәт өмет нурлары белән тулып киткәндәй булды. Аның битләреннән кайнар күз яшьләре тәгәрәделәр. Кызының ул мондый яхшы тормышта торуын башына да китереп карамый иде. Дөрес, кайчандыр ул, урамда Германиягә озатылган кызлар ның иркен, рәхәт торулары турында ниндидер бер плакат күргән иде күрүен. Ләкин бит, ул бары плакат кына иде. Ә немец алдакчылары андый плакатларны аз чыгаралармыни? Аларның сүзләре бал, эшләре кан. Фатыйма апа «моның шулай икәнен үз күзләре белән күреп белӘ бит. Ул Зөбәйдәнең хатын тагын бер кат укып чыкты, тагын... Тукта?.. Ни өчен соң хәзер ул Кызыл буйлы күлмәк кия? Каян алган ул аны? Әллә аларга шулай күп итеп хезмәт хакы түлиләрме? Хатның чын эчтәлеге ана өчен серле иде.

VI Менә ул чын хәкыйкать

Ямансу көннәр бер-бер артлы тагын үттеләр. Бүлмәгә тонык кына кояш нурлары — Зөбәйдә карый. Ана кровать янына утырган да моңлана. Чиксез уйлар аның башында.

Ул көтә. Көнбатыштан кызының кайтуын, көнчыгыштан батыр Кызыл Армиянең килүен көтә. Менә алар килерләр. Килерләр дә немецлар тырнагында кол булып яшәүче совет кешеләрен бу хурлыклы тормыштан коткарырлар. Өрәк кебек сузылып ишектән кемдер керде. Рөхсәт сорап та тормыйча кергән бу кешене күреп, Фатыйма ала сискәнеп китте.

— Исәнмесез, хөрмәтле апа... Каберлектә мәетләр сөйләгәндәй булып ишетелде бу тавыш. Фатыйма апа каршында күзләре, яңаклары эчкә баткан, көл төсле саргылт чырайлы бер кыз бала тора иде.

— Женя?! Синме бу, балам?..

— Әйе мин Фатыйма апа. Германиядән кайттым. Зөбәйдә яныннан, менә аның хаты...

Женяның үлек йөзенә карап Фатыйма апа барын да, барын да берьюлы аңлады. Женя да бит Зөбәйдә белән бергә озатылган иде. Ул чагында аның йөзендә тормыш балкый иде. Ә хәзер? Хәзер ул каберлектән кайткан мәет төсле... Ана калтырана, калтырана кызының хатын укыды. Коточкыч сүзләр язылган иде бу хатта. Менә алар: «Шәфкатьле әнкәем! Әгәр син минем никадәр авыр, газаплы. тормышта яшәгәнемне белсә идең...

Юк, бу тормыш түгел, бу — җәһәннәм газабы. Без кешеләр түгел хәзер, без — коллар. Безне биредә тәүлеккә уналтышар сәгать эшләтәләр, ә ашарга тик ике йөз грамм икмәк һәм бәрәңге суы бирәләр. Эшкә конвой белән алып баралар, конвой белән алып кайталар. Торган җиребез салкын барак. Баракларның тирә-ягы чәнечкеле тимер чыбыклар белән чолганып алынган. Без иң каты каторга режимыңда яшибез. Мин эштән чыгып ябыктым. Синең элекке алсу йөзле, шаян күңелле Зөбәйдәң юк инде хәзер. Белмим, кайчан, кайчан, котылырбыз без бу газаптан? Кайчан гына бу каһәр төшкән Гитлер Германиясе җимерелер? Исән булсак, бәлки тагын да без элекке кебек шатлыклы тормышны күрербез әле. Мин кайтырмын... Без тагын да бәхетле булырбыз. Тик исән генә булыйк. Син минем өчен борчылг ма, әнкәй. Елап күз яшьләреңне түкмә! Хуш, әнкәй бәгърем. Калганнары турында Женядан сорашып белерсең. Сагынып, кайнар сәлам белән: кызың Зөбәйдә.»

Әйе, Германия каторгасының коточкыч михнәтен үз башыннан үткәреп кайткан Женя, елап күз яшьләре кипкән хәсрәтле апага барын да сөйләде. Ул ЗөбЬйдәдән килгән элекке хатның да серләрен ачты. Яхшы тормыш турында бары тик цензор тотмасын өчен генә язганын, хәтта язылган сүзләрнең барын да кире мәгънәсе белән аңларга кирәк икәнен сөйләде, Жопя.

— Буйлы кызыл күлмәк киям дигәне нәрсә соң, балам?

— Тәндәге камчы эзләре...

 Бу сүзләрне ишетеп Фатыйма апаның чәчләре үрә торды. Ул хәле китеп кроватька утырды.

— Нинди вәхшилек...

— Әйе вәхшилек. Германиядә, хәзер «культуралы» вәхшилекләр хөкем сөрә. Хәзерге Германия каторга һәм ул каторгадан сәламәт килеш котылу мөмкин түгел. Син аннан бары үлем хәленә җитеп, бер эшкә дә яраксыз булып калсаң гына котыла аласың. Анда да әле мең бәлә, мең хурлык белән. Менә, күрүсез ич мине... Минем хәзер кешелегем калдымени? Мин яңадан тормышка кайта аламмени?.. Фатыйма апа Женяның как сөяккә калган тәнен үзенең шәфкатьле кочагына алды.

— Борчылма, балам. Кирәкми. Тиздән менә үзебезнекеләр — Кызыл Армия килер. Алар безгә таланган бәхетебезне кайтарырлар. Без тагын да элекке кебек бәхетле булып яшәрбез. Син дә терелерсең, минем дә Зөбәйдәм кайтыр... Тиздән килер ул көн, ышан син аңа, кызым! Фатыйма апаның сүзләрен куәтләгәндәй тагын да яхшырак булып тәрәзә аша кояш нурлары сибелде. Женяның күзләрендә өмет нурлары балкыды.

Көнбатышка карап озын юл сузыла. Юл буенда — янып көлгә әйләнгән авыллар, җимерелгән шәһәрләр, кырылып эштән чыгарылган гүзәл бакчалар немец явызларының коточкыч җинаятьләре турында сөйлиләр. Юл буенда — ватык танклар, автомашиналар, ат һәм фриц үләксәләре...

Бу үләксәләр — Кәримнең күңелендә әз генә дә булсын кызгану тойгысы тудырмыйлар. Киресенчә, аның йөрәгендә көчле ачу, нәфрәт ялкыны ургыла. Язның якты кояш нурлары да, талгын гына искән йомшак җилләр дә, һавага күтәрелә, күтәрелә сайраган тургай моңнары да аның ачуын баса алмыйлар. Нечкә тойгыларга аның йөрәгендә бүген урын юк. Ул тизрәк фронтка, алгы позициягә барып җитәргә ашыга. Тизрәк барып җитәргә дә немец юлбасарлары белән бугазга бугаз килеп алышырга. Аларны үтерергә кырырга, яндырырга!.. Үч! Яндырылган авыллар, шәһәрләр: өчен, җәзаланып үтерелгән ирләр, хатын-кызлар өчен, ятим калган балалар, ата-аналар өчен үч, үч! Шулай да моңлы тургай сайравы аның уйларын ихтыярсыз рәвештә туган иленә алып китте. Кәримнең күз алдына ни өчендер иң башлап «Кирамын» басуы, анда әтисе Минһаҗ бабай белән сабан сөрүе, тырма тырмалавы килеп баслы. Аннан соң, әнисе Мәрфуга әби, аның сукрана-сукрана бакчага кергән тавыкларны куып йөрүе...

Сеңлесе Рахыя, аның карбазыннан алып чыккан тәмле катыгы... Түбән очның Сәлимә, аның Кәрим Кызыл Армиягә киткән чагында биргән чиккән яулыгы... Авыл читеннән үк башланып кит кән киң болын, чәчәкләр... Болында абыйсы Шамиль белән печән чабуы... Кинәт Кәримнең йөрәген утлы ялкын көйдереп алгандай булды. Аны ачы сагыш чолгады. Бу сагыш абыйсы Шамильгә булган сагыш иде.

Шамиль ватан сугышы башлангач ук сугышка китте. Аңардан тик бары бер хат килде.

«... Без хәзер Украина далаларында Киев шәһәреннән йөз чакрымнар арырак җирдә сугышабыз» дигән иде ул хатында. Шуннан соң, Шамильдән башка хәбәр килмәде. Ә аңа инде, ел ярамнан артык вакыт үтеп китте. Шамиль абый... Кайда икән ул хәзер? Бәлки инде ул...

— Иптәш лейтенант, арыгансыз күренә, чәй эчәргә рәхим итегез. Каршыда кар кебек ак чәчле, гарип бер карчык басып тора иде. Кәримнең хыялында гәүдәләнгән су рәтләр кинәт таралдылар. Алар ураныма коточкыч реал картина килеп басты. Авыл. Янган өйләр...

Көл, күмер таулары арасында калкып торган мичләр ботаклары янган агачлар...

Авыл башында яртылаш янган йорт. Анда менә бу карчык тора. Кәрим чыннан да, арган иде. Карчык белән өйгә керде. Өй эчендә җиһаз күп түгел, шулай да пөхтә итеп җыйналган самоварда чәй кайный». Карчык өендә булган хәзинәсе белән кунакны сыйларга ашыкты. Кәримнең карны ачкан булса да, ашау-эчүдән дә бигрәк, бу искиткеч кунакчыл», ләкин эченә ниндидер сер яшергән карчык- ньщ барлык хәрәкәтен тамаша итү белән мавыкты. Карчык озак көттермәде, үзенең тойгысын сөйләргә тотынды.

— Миңа әле бары егерме сигез яшь. Күптән түгел генә чәчләрем чем-кара, йөзем алсу иде минем. Береннән бере матур ике яшь балам бар иде...

Валик һәм Сонечка...

Немецлар партизан иреңне тотып бир, диделәр миңа. Кыйнап имгәтеп эштән чыгардылар. Җавап ала алмагач ике баламны да, үземнең күз алдымда, хәнҗәр белән вак-вак кисәкләргә тураклый башладылар. Мин һуштан яздым. Бары тик, ике көннән соң гына аңыма килдем. Балаларымны авыл кешеләре күмгәннәр иде инде. Чәчләрем шул чагында агарып калдылар. Ә ул явызлар барыбер үз җәзаларын алдылар. Бер атнадан соң, безнең авылда торган йөздән артык немец этләрен Чапай исемендәге партизаннар отряды килеп, кырып китте. Партизаннар күп түгел иделәр. Ләкин барысы да гайрәтле егетләр иде. Араларында искиткеч батыр бер татар егете бар иде. Башта ул разведкага килеп китте. Мине күреп тә сөйләште. Акыллы һәм изге күңелле егет иде үзе.

— Без сезнең үчегезне алырбыз, кайгырмагыз анакай, диде ул миңа. Шул төнне ул бер үзе утыз дүрт немецны кырган... Карчык сүзеннән туктап авыр сулап куйды да тагын сөйли башлады:

— Ләкин икенче бер операция вакытында немецлар бу егетне эләктереп алганнар. Аны безнең авылга алып килеп, әнә ул каршыда торган имәнгә китереп бәйләделәр дә кулларын каерып штык белән кадап куйдылар. Соңыннан тирә-ягына чыбык-чабык өеп аңа бензин сиптеләр, һәм ут төрттеләр. Карап гыйбрәт алсыннар, курыксыннар өчен бөтен авыл халкын куып китерделәр. Менә бер вакыт егетне ут чолгады. Ялкын аның тәнен, озын кара чәчләрен ялап алды. Авыл кешеләре бу йөрәк өзгеч хәлне күреп башларын иделәр. Күпләр түзә алмыйча үкереп еладылар. Ә немец вәхшиләре рәхәтләнеп көлеп карап тордылар. Кинәт егет үлем ачысы белән кычкырып җибәрде.

— «Вәхши палачлар!.. Барыбер сез безнең халык үченнән котыла алмассыз!.. Туганнар, үч алыгыз бу явызлардан, үч, үч!!

Бу аның соңгы сүзләре иде. Егет янып кара күмергә әйләнде. Ләкин, бу батыр татар егетенең ут эченнән яңраган утлы сүзләре халыкның йөрәгенә кереп калды. Алар минем колак төбемдә әле дә яңрап торалар. Үч, үч, үч!.. Мин ул изге йөрәкле батыр егетне бер вакытны да онытмам. Татарстаннан, Кама буеннан иде ул егет... Ашау-эчүеннән тукталып бары тик карчыкның сүзләрен генә тыңлап утырган Кәрим кинәт сискәнеп китте.

 — Мин аны партизаннардан сорашып белдем. Фамилиясе Зарипов, исеме Шамиль.

Кәрим кинәт кычкырып җибәрде:

— Абый, Шамиль абый.

Берничә секунд алар бер-берсенә карап тынып калдылар. Бу тынлыкта ниндидер бер бөеклек, ниндидер бер изге эшкә чакыру бар иде.

Бу чакыру — немец ерткычларыннан рәхимбез үч алырга чакыру иде.

Курск.