Позия
СИБГАТЬ ХӘКИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ
I Йолдыз
Үзәнлектә җилләр уйнап йөри
Яфракларны куып түбәнгә,
Маңгаенда кызыл йолдыз яна;
Кем ул күмелеп йоклый үләнгә?
Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?
Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?
Кем булып ул илгә хезмәт иткән?
Сугышка ул кайчан алынган?
Әллә мәктәп үткән командирмы?
Гади сугышчымы? Кем белгән?
Башына ул җылы бүрек кигән.
Ә гәүдәсе кая күмелгән?
Гәүдәсе юк аның, яшел каска
Саклый аны көзге салкыннан,
Карап ята батыр, көнбатышны
Күчеп барган фронт артыннан.
II Урман
Урман җуйган иске матурлыгын,
Кая киткән сайрар кошларым?
Нинди давыл узган, шаулап үскән
Агачларның кисеп очларын?
Сау агач юк монда. Зифа нарат
Тыныч үсеп торган җиреннән
Кинәт ауган, имән егетләрчә
Кочаклаган аны биленнән.
Яндырабыз сине, урман, диеп
Юнкерслар очып килгәннәр,
Бүреләр дә качып киткән моннан,
Килгән яуга — нәләт! дигәннәр.
Партизаннар барыбер китмәгәннәр,
Урман янган төрле ягыннан,
Тиеннәр дә әле күренгәли;
Ничек калган алар янгыннан.
Гаҗәпләнгән немец: “Бу рус халкы”
Курка белми, ахры, үлемнән,
Урманына һаман агыла бирә,
Ул аныкы инде бүгеннән.
Көнбатыш фронты.
ӘХМӘТ ЮНУС ШИГЫРЬЛӘРЕ ☆
- Воронеж фронты гаскәрләре
Суык январь минем күңелдә
Онтылмаслык җылы истәлек.
Шаулап үтте, шул чак, илемдә
Безнең герой гаскәр икәнлек.
Таң карады окоп эченә,
Ә генерал безгә карады.
Ул, сафларда солдат исменә
Тап төшермәс көчне аңлады.
Әйе, әйе батыр әткәбез,
Йолдызларга безнең кер кунмас.
Боер гына — бердәм әйтәбез:
Безнең сафта куркак ир булмас!
Тәбрик итеп сугыш иртәсен,
Әрәмәдә туплар күкрәде.
Безнең туплар дошман киртәсен,
Тузан итеп күккә күтәрде.
Күктән узган кызыл кошларга
Сәлам биреп бүрек чөйдек без.
Без шаярып әйттек дусларга —
Безнең өлеш калсын—дидек без.
Җырлап куйды танк моторы,
Әнә, егет кереп утырды.
Әнә, китте танк батыры
Ут сибелгән якка туп-туры.
Чират безгә. Безнең шатлыктан
Көн яктылык алды үзенә.
Буран булып каршы окоптан
Күтәрелеп чыктык без, менә!
Ул көн шундый кайнар тоелды —
Без изүне чишеп эшләдек...
Ул көн дошман кара коелды,
Ул көн аңа—суык истәлек.
Без изүне чишеп сугыштык,
Без меңәрләп кырдык дошманны.
Дошман каны белән кызды штык
Һәм тагын да үткен очланды.
Үз-үзенә әйтте сугышчы:
— Бу Дон өчен, Идел өчен бу,
Бу Воронеж өчен, бу зурысы
Ватан өчен егет үче бу!
Ул көн дошман кара коелды,
Безнең күкрәү аны өркетте,
Ул дотларга кереп сыенды.
Ә дотларны туплар көл итте!
Ул утырды таш бакасына,
Безнең танк аны таптады.
Ул борылды килгән ягына,
Юлны тагын ташкын каплады.
Бер ярсыдык, бер ашкындык без,
Коймаларга килеп сарылдык.
Туган йортны бик сагындык без,
Воронежны өзелеп сагындык.
Якынайды менә арабыз,
Ачкыч бордык менә йозакка,
Газапланган, сулган Воронеж
Томылып керде безнең кочакка.
Кояш, бүген синең нурларың,
Якынырак, җылырак, яктырак.
Син карыйсың сугыш кырларын,
Ләззәтләнү катыш аптырап.
Әле кичә, бу кыр өстеннән
Көнне куды төннәр өере,
Аерып синнән, аерып илемнән
Хурладылар алар бу җирне.
Телде аны тирән чокырлар,
Траншейлар аны җимерде.
Таш баганалар, уклы чыбыклар
Кысып тора иде бу җирне.
Җир тавышсыз-өнсез калып, бар
Таптауларны тоеп тилмерде.
Канлы туплар, тупас танклар
Басып төшкән иде бу җирне.
Я, куан, җир, алар сытылып,
Янып бүген күмер булдылар.
Я трофей булып җыелып,
Безнең арсеналга тулдылар.
Күр инде, күр инде, кояшым,
Без эшләгән эшнең барсын да —
Түбән иеп дошман хур башын
Басып тора безнең каршыда.
Без аларны меңләп санадык,
Көтү итеп илгә озаттык.
Без аларга карый алмадык,
Без алардан шулай чиркандык.
Нәфрәтебез көчле булганга
Без аларны шулай селкедек.
Нәфрәтебез ташып тулганга
Ягылдык алга су кебек.
Тәбрик итте безне тагын да
Без генерал дигән өлкән ир.
— Әйт, генерал, иптәш Сталинга—
Һәр боерыгы шулай үтәлер!
2. Кыз
Менә илнең Кызыл гаскәре
Яуны куып алга кузгалды.
Азат итеп, туган шәһәрне,
Егетләре кайтты кызларның.
Гөлкәйләрем, әнә, таныймсыз,
Әйе алар, әйе үзләре!
Каршы чыгып, күрешеп, тагын сез
Яңгыратыгыз сөю сүзләрен!
Үтәделәр алар сүзләрен —
Балкып кайтты менә бәхтегез.
Тәбрикләгез кочып үзләрен,
Үбеп алып, рәхмәт әйтегез!
Шатлык зур. Тик шәһәр түрендә,
Сүнмәгән күк әле янгыннар,
Сүрелмәгән иде күңелдә
Янгыннан да көчле кайгылар...
Кыз чыкмады. Егет шулай да,
Көтте аны. Аны эзләде.
Тапты аны... менә ул кайда...
Үтергәннәр... егет тезләнде.
Үтергәннәр. Егет югалып,
Өнсезләнеп торды беравык.
Аннары ул кинәт уянып,
Кочып алды кызны шунда ук.
Әнә инде, әнә инде аның
Җәрәхәтле мәете үз кулда.
Җәрәхәтле күңел, дошманның
Җинаятен теркә, шушында.
Аның яры алтын чәч иде,
Алтын толым аны нурлады.
Алтын үреме кая яшь гөлнең,
Кайсы явыз аны урлады?
Җыры зәңгәр күзләр турында
Иде, яры зәңгәр күз иде.
Каш астында, күзләр урынында
Үзәк өзгеч яра — эз инде.
Горур күкрәк, кая инде ул,
Дулкынланып, калкып торулар,
Юк инде ул - күкрәк, тик юл - юл
Кан каплаган күкрәк урны бар.
Батыр егет әле үбәргә
Өлгермәгән өмәк иреннәр
Канап сулган, көеп күгәргән,
Телгәләнеп төшкән иделәр.
Кая кызның нурлар балкытып,
Көлеп торган энҗе тешләре?
Кулы барган кайсы бандитның
Башкарырга мондый эшләрне?
Егет иңен сөеп назлаган
Йомшак куллар — җылы канатлар,
Каерылып төпкә ташланган
Гөл ботагы төсле калганнар.
Урамнарны җитез, буйлаган,
Биеп торган нәфис аяклар,
Җәзалаудан, уттан, кыйнаудан.
Кара янын, тетелеп яталар...
Соңгы тапкыр карап кабергә
Саубуллашты егет баш иеп.
Кыз исемен язып бәгырьгә.
Торды, басты, китте яшь егет.
Кыз да торды, басты, турайды,
Кочаклады, үпте геройны.
Ул менә ил булып зурайды
Һәм егеткә шуны боерды:
“Үч”
Менә шушы изге тойгыдан
Юл яктырып китте күзләргә.
Юл яктырып китте.
Шул юлдан
Китте егет аны эзләргә.
Аны—явыз үтерүчене
Тиеш егет эзләп табарга.
Аны—хәсис Гитлер көчеген
Табарга да, җиргә кадарга!
“Үч!”
Барган саен бу хис көчәйде,
Зурайды һәм ачы әрнүле
Бәгырьнең иң газиз кисәге
Һәм намусы булып әверелде.
Егет арса, талса, туктаса,
Кырны ташлап керсә чатырга,
Күз алдына килеп кыз баса,
Ул чакыра, һаман чакыра:
— Үч ал, егет, дошман явыздан,
Үтер, мине үтерүчене!
Көн дә үтер! Шулай арслан,
Күрсәт, кызны сөю көчеңне!
III.
Әтигә хат
Әтием, җаным, вакыт бит инде —
Кайт инде син әтием, тиз инде!
Әтием, мин дә әнием шикелле
Бик сагындым инде үзеңне.
Вакыт инде әтием, бит инде,
Ничә тапкыр килеп китте яз.
Әтием, син әнием шикелле
Тыңламыйсың мине ник бераз?
Инде безгә синсез күңелсез,
Инде безгә синсез ямансу.
Уйнамыйбыз синсез, көлмибез,
Безнең хәлне шуннан аңларсың.
Кайт әтием, шунда үзеңне
Йөгереп барып каршы алырмын.
Кайт инде әтием, тиз инде,
Кайт инде әтием, сагындым.
Тик әтием, бакча артыннан
Кага күрмә безнең капканы.
Кайтып кил син урам башыннан,
Авыл күрсен әтием кайтканны.
Кайткан чакта әти, мыегың
Сәлперәеп төшсә, яратмам.
Яхшы булыр бөтереп куюың
Бәйрәмдәге кебек яңадан.
Яшел күлмәк булсын өстеңдә,
Көмеш погон торсын иңеңдә,
Сары каеш булсын билеңдә,
Кызыл йолдыз торсын түшеңдә.
Бер бүләксез генә кайтсаң да,
Иеп кайтма, әтием, башыңны.
Әтием, син аксап бассаң да,
Уты чыксын урам ташының.
Әтием, шул шаян килеш кайт,
Миңа тагын кызык ясарга.
Кояшның нәкъ үзе кебек шат,
Көләч әти булып яшәргә.
Бетереп кайт шулай эшеңне
Кабат-кабат барып йөрмәссең.
Тагын әти, сорыйм мин шуны —
Мылтыгыңны оныта күрмә син!
Мин аны бер тотып карармын,
Бөек эшне шунда аңлармын.
Аңа бик шәп урын табармын,
Әтием даны итеп саклармын
Әтием, җаным, вакыт бит инде
— Кайт инде әтием, тиз инде!
Әтием, мин дә әнием шикелле
Бик сагындым инде үзеңне.
IV.
Язгы
Җып-җылы жил менә әле генә
Күкрәгемә килеп бәрелде.
Күкрәгемә килеп бәрелде дә,
Йөрәгемдә хискә әверелде.
Җылы дулкын сыйпап тора минем
Күзләремне, чигәләремне.
Тойдым шунда, газиз туган илем,
Синең инде иркәләвеңне.
Тойдым—яз күк тормышыңда балкып,
Гөрләп үскән чәчәк дәверне.
Тойдым — ирек, яшьлек, сөю бәхтен;
Миңа алар бик-бик кадерле.
Тойдым—минем окоп каршындагы
Окоптагы дошман сулышын,
Тойдым—шунда егет башындагы
Вазифасын бөек сугышның.
Тойдым — шунда сулы жирдә төнеп
Ятуымның изге эшлеген,
Тойдым— дулкын бозны ваткан кебек
Дошман башын вату тиешлеген.
Тойдым—карның соңгы бәсләреннән
Данлы кышның җылы әмерен.
ТОЙГЫ
Тойдым жирнең дымлы кәсләреннән
Күкрәгемә куәт бәрүен.
Тойдым—кояшның таудан күккә ашып,
Тагын жиргә якын төшкәнен.
Тойдым—илем, жирем һәм кояшым
Бүленмәс бер дөнья иәнен.
Яз китергән көчле ташкын минем
Хисләремдә дулкын тудырды.
Әйтим сиңа, газиз туган илем,
Ташкыннан да көчле тойгымны.
Язгы сулар җырын тыңлармын да,
Мин окоптан сикереп чыгармын.
Мин окоптан сикереп чыгармын да,
Ун фрицны атып егармын.
Ун фрицны атып егармын да,
Штыгым белән тагын унысын
Чәнчелдереп жиргә сылармын.
Тагын йөзен шулай юллармын да,
Туктатмыйча алга узармын.
Батыр дуслар, шулай бергә-бергә,
Ташкыннарны узып китәрбез.
Ирек язын күчереп җирдән-җиргә,
Ил күрсәткән чиккә житәрбез.
V.
Юл җыры
Көне-төне юлда без,
Юлда житез юрга без,
Җирдә агым елга без,
Тик үргә безнең агым,
Тик алга безнең адым.
Безнең йорт — яшел урман,
Зәңгәр күк — безнең юрган,
Без өзелеп сөя торган
Хәләл жефет урнында
Мылтык була куенда.
Ярын ташлар, мылтыгын
Ташламас гомер егет,
Йортын жуяр, мылтыгын
Гомер жуймас хөр егет.
Башын куяр, мылтыгын
Җиргә куймас ир егет.
Юл авыр—юлда таулар,
Юл авыр— юлда яулар.
Юлда данлы—безнең сафлар
Үтәләр тауны атлап,
Үтәләр яуны таптап.
Туктарга мөмкин түгел,
Теләми аны күңел,
Безнең гомер, безнең ил,
Безнең җир һәм безнең җил
Туктарга тиеш түгел.
Көне-төне юлда без,
Юлда җитез юрга без,
Җирдә агым елга без,
Тик үргә безнең агым,
Тик алга безнең адым.
Күңелдә йөри безнең
Әткәбез, әнкәбезнең
Теләге, изге сүзе,
Илгә биргән антыбыз
Белән бергә атлыйбыз.
Безнең тавыш, безнең тел
Тынарга тиеш түгел.
Безнең Идел, безнең күл
Кибәргә тиеш түгел.
Безнең кояш, безнең гөл
Сүнәргә тиеш түгел.
Данлы көрәш язында,
Язның җылы таңында,
Минем окоп алдымда
Гөл күренде—гөлкәем.
Килеп төшкән шикелле,
Үсеп чыкты җир гөле.
Чәчәк атты шул көнне,
Чәчәк атты гөлкәем.
Алсуланды, нурланды,
Нурланды, матурланды,
Безнең җырда җырланды.
Безнең җырда, гөлкәем.
Хуш, ил кызы, юл кызу,
Күрешербез кайчан да,
Шунда—чиктә йолдызлы
Баганалар басканда.
Көт син мине, ил кызы,
Җиңү дигән бакчада җыры
Гөлгә карап туймадык,
Аны гөл дип тоймадым,
Аны син дип, уйладым,
Аны син дип, гөлкәем.
Дошманнан аны саклап,
Күкрәгем белән каплап,
Мин алга чыгам атлап,
Алга чыгам, гөлкәем.
Гөлле җирдә туганга,
Гөлдәй ярым булганга,
Утлар ерып мин алга,
Алга чыгам, гөлкәем.
VII. Партизан җыры
Туган җирдә дошманнар,
Дошманнар таптый аны.
Туган җирдә туганнар,
Туганнар яклый аны.
Дошман үтә юллардан
Төннәр итеп көннәрне,
Дошман үтә, кырларда
Калалар кан күлләре.
...Менә юлның кырые,
Менә дошман калтырый,
Каршында үч герое,
Үч кылычы ялтырый.
Фашист аяк сузганда
Партизан җырын суза:
Без сакчы бу юлларда,
Бу кырларда без хуҗа!
Дошман кыра, яндыра,
Тигезли җирне, тауны,
Җирдә җырдай яңгырап,
Үч рухы балкый тагын.
Кая гына басса да,
Калдырмый аны бу җыр.
Үтерсә дә, асса да,
Җыр һаман көчле, горур.
Явызлар җан биргәндә,
Партизан әйтеп куя:
Син йөрмә бу җирләрдә,
Бу җирләрдә без хуҗа.