Логотип Казан Утлары
Юлъязма

МУНЧА

Юл язмаларыннан бер бүлек Лейтенант Мөхлис Камалетдинов, мин аның блиндажына кунак булып килеп төшкән көнне үк, алгы сызыкта яңа мунча салулары турында сөйләгән иде. Моңа кадәр гел эш артыннан чабып, ничектер ул мунчаны күрергә туры килмәде. Хәер, мунчасына керер алдыннан, киң күңелле бу һәйбәт егетнең үзе турында бер-ике сүз әйтеп узасы килә.

Бу кеше дә үзе турында күп сөйләшергә яратмый торган тырыш солдатларыбыздан берсе иде. Башкыртстан авылларының берсендә аның яшь кенә хатыны бар икән. Алар хатыны белән сугыш алдыннан берничә ай гына бергә торып калырга өлгергәннәр. Куен дәфтәрен актарганда Мөхлис һәрвакыт хатынының рәсемен алып, эш арасында гына булса да, бер карап куя. Кечерәк кенә борынлы, ачык чырайлы, яулыгын артка җибәреп бәйләгән, сөйкемле генә бер хатын. Үзе фронтка киткәннән соң туып, хәзер инде урындыкларга тотына-тотына тәпи йөри башлаган кечкенә кызы белән хатынын никадәр сагынуы турында, лейтенант үзе бернәрсә дә әйтми әйтүен. Шулай да бу кечкенә рәсемгә күзе төшү белән үк сүз белән әйтеп булмаслык, гаҗәеп бер җылылык белән йөзе яктырып китүдән, аның семьясын өзелеп сагынуы бик ачык сизелә иде. Ул рәсемне пөхтәләп төреп яңадан күкрәк кесәсенә салып куя. Гаилә җылысыннан, туган-үскән җирләреннән сугыш башланган көнне үк аерылып китеп, көне-төне үлем белән яшәү арасында сугышып килүче кеше өчен сөекле хатынының рәсемен җылы күкрәгендә сизеп тору кечкенә эш түгел ул, иптәшләр. Ярый, Мөхлиснең үзенә сиздермичә генә куен дәфтәренә күз төшергәннән соң, инде мунча керергә дә бик вакыт. Шулай да аңарчы бу лейтенант турында тагын берничә сүз әйтәсе кала икән әле. Без Мөхлис белән көн буе алгы сызыкларда йөреп кайтканнан соң, нарат исе аңкытып торган караңгы блиндажда янәшә ятып, төннәр буе сөйләшеп чыга торган идек. Ул миңа сугыш маҗараларын сөйли, мин аны Татарстан тормышы белән таныштырам. Тора-бара сүз дошманга күчә, аннан да узып китеп Ла-Манш аркылы чыга, океаннар кичеп Вашингтонның Ак йорты тирәсеннән, дә, Африка чүлләреннән әйләнеп йөри торгач, тагын үзебезнең туган илгә кайтып төшәбез.

Ул арада, ярты төннәр узгач, безнең баш очындагы телефон каз бәбкәсе тавышы белән пипелдәп куйды. Мөхлис яткан көенчә генә трубканы колагына китерде. Билгеле, мин аның сүзеннән бернәрсә дә аңламыйм. Элемтәчеләр һәрвакыт шулай бик сәер сөйләшәләр инде алар. Искиткеч бер могҗиза белән ни арададыр мондагы урман сазына күчеп утырган Мадагаскар кинәт кенә телдән язган, гаҗәп табигатьле мәче башлы ябалак аннан әҗәткә дип бер пот кыяр сорап торган икән дә җавап бирмәгән...

Мөхлис тиз генә торып киенде дә,

— Син инде, абый кеше, үзең генә йоклый тор, миңа бер әйләнеп кайтырга туры килә, — дип, чыгып та китте. Тышта көзнең караңгы төне. Безнең блиндажның каршы ягыннан да, уңнан да, сулдан да немецлар пулеметтан аталар.

Дошман пулялары, блиндажны әйләндереп алган озын наратларга тиеп, черт-черт ярылып кына тора. Мин өч ягыннан да ут эчендә калган шушы блиндажның алдына чыгып басам да хәйран калам. Өч яктан фронт, тирә-як саз, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Бу ут боҗрасын лейтенант ничек кенә ерып чыга алыр икән дә, Мадагаскар чыбыгын ничек кенә итеп эзләп табар икән? Шул чагында күптән түгел генә минем күз алдымда булып үткән бер хәл исемә төште. Шундый ук караңгы төннәрнең берсендә, без лейтенант белән, һөҗүм сугышы алдыннан полковникның команда пункты янында утыра идек, эчке яктан кинәт:

— Элемтә! — ДРГП кычкырдылар. Батальоннар белән ике арадагы элемтә кайдадыр өзелгән. Яхшы көйләнгән сугыш машинасының нервларын, дошман миналары тузгытып ташлаган булып чыкты. Лейтенант Камалетдинов караңгыга күмелеп утырган наратка таба борылып бер генә сүз әйткән иде, аннан җәлт итеп бер сугышчы калкып чыкты һәм, миналар ярылып торган уңайга йөгереп, күздән югалды. Яны байтак вакыт көтеп карадылар. Тик ул борылып кайтмады. Лейтенант үзе тәрбияләп үстергән икенче элемтәчене җибәрде. Караңгы төн, киткән бер сугышчыны упкынына йоткан шикелле, йота бара, элемтә һаман ялганмый, сугыш машинасы, күзе капланган баһадир шикелле, бер урында талпына иде. Шуннан соң лейтенант, полковник каршысына үзе килеп басты:

— Рөхсәт итегез, иптәш полковник! Полковник, ризасызлык сизелеп торган кырыс тавыш белән:

— Үзегезгәме? — дип сорады.

— Ие, үзем барам. Полковникның чигә тамырлары уйнап куйдылар. Ләкин сугыш көтми, сугыш элемтә сорый иде. Ул тынып калган телефон аппаратына күз тешереп алды да акрын, басынкы тавыш белән, теш арасыннан:

— Барыгыз...—дип әйтеп куйды. Лейтенант кереп югалган якта атыш тагын да көчәя төште. Янда секунд саен дошман миналары төшеп шыксыз тавыш белән җахи итеп гөрселди дә, аннан, төннең караңгысын ертып, иләмсез саргылт ялкын өеме атылып чыга, аның утлы шәүләсендә саз өстендәге тәбәнәк шәрә куаклар күренеп кала. Минаның чинап килгән тавышы йөрәкнең итенә тигәндәй сыкратып уза, лейтенантны күз алдында һәлак булудан коткарып алырга көч җитмәс шикелле булу күңелләрне ярсыта иде. Минем янда тынычсызланып карап торган бер яшь командир, үлем дәһшәте котырынган ялкын гөрелтесенә арты белән борылды да, газаплы тавыш белән авыр сулап,

 — Эх! — дип куйды. Минем күзләремә яшь килде. Явыр, бик авыр минутлар иде бу. Без аны бик озак көттек. Бәлки, ул сәгать теле белән исәпләгәндә алай озак та булмагандыр. Ләкин, бу газаплы минутларның һәрбер секунды коточкыч авыр сөйрәлә, үзәкне өзеп, сызлатып сөйрәлә иде...

...Кинәт, блиндажның караңгы почмагыннан телефонист сикереп торды:

— Иптәш полковник, элемтә! Исән, лейтенант исән!...

 Шул чагында без аны саз эчендә егылган җиреннән җитәкләп алып чыктык. Яның өстеннән шыбырдап су ага, битенә, муеннарына саз кыяклары уралган, ул аягына көч хәл белән генә басып тора алды. Лейтенантка, андый чакларда үзенеңкө- че белән бөтен авырлыкны бәреп ега торган бер стакан аракы, үзебезнең һәйбәт рус аракысын китереп тоттырдылар. Шулар искә килде дә мин бераз тынычлана төштем. Нигә монсында да җиңеп чыкмас икән? Җиңәр, җиңми калмас! Егете шундый... Көн буе саз ерып, куак асларыннан мүкәләп, үлән араларыннан үрмәләп йөрү бик ардырган иде, мин, лейтенантны көтеп, никадәр йокламаска тырышып карасам да булдыра алмадым, таң алдыннан изерәп киткәнмен... Иртәгесен мин уянып киткәндә Мөхлис минем аяк очымда, бармак бите хәтле генә көзгегә каранып, кырынып утыра иде. Мин аныңэ бу юлы да исән-сау кайтуына куанып, күземне ачып җибәрүгә сикереп тордым.

— Яшәсен, лейтенант!

— Я, нинди төшләр күрдең,— абый кеше,—ди ул миңа. — Төшемдә сине күрдем, саз ерып телефон чыбыгы ялгап йөри идең. Мәчебашлы ябалак, сакалын селкеп, сиңа рәхмәт укыды. Мөхлис елмая.

— Дөрескә якын.

— Я, ничек булды соң? Лейтенант шешә төбендә калган бер генә тамчы одеколонны яулык очына тамызып битенә сөртә, кашларын бер җыерып, бер язып кечкенә көзге кыйпылчыгына карап куя. —

 Шул син әйткәнчә диярлек. Бардым, эзләп таптым да ялгадым. Шул... һәрвакыт шулай инде алар: Бардым, таптым, ялгадым... имеш...

 Беркайчан да алар әйткәнчә шулай җиңел генә эшләнмәвен мин бик яхшы беләм инде аның. Яңа караңгы төн уртасында дошман уты астында, телефон чыбыгын кармалый-кармалый, муен тиентен саз пычрагы ерып, бик озак йөрергә, үзенә атыша-атыша юл салырга туры килгән. Фронт кешеләре шулай инде алар, күп эшлиләр, ләкин аз, бик аз сөйлиләр. Ул арада блиндажның марля тәрәзәсе аша:

— Иптәш лейтенант, мунча өлгерде ! — диделәр. Ярый, хәзер мунча керергә дә бик вакыт. Биек наратлар арасына посынып утырган тәбәнәк кенә бу мунча, без барганда ишек-тишекләреннән куе пар бөркеп, әллә кайдан ук кызыктырып утыра иде. Фронт кешеләре һәммә нәрсәне дә сугышның үзендәге шикелле тиз һәм җиренә җиткереп эшли беләләр. Бу мунчаны да алар барлы-юклы бер көн эчендә салып өлгерткәннәр. Шулай да аның килмәгән җире юк: ләүкәсе бар, сәкесе бар, эссе салырга күп итеп өйгән ташы бар. Ялачыгы юк икән, аның урынына мунча алдында озын- озын скамьялар бар, аяк астына, табаннарны кытыклап, хуш ис аңкытып тора торган нарат ылыслары җәелгән.

Салкын су кисмәге урынына мунча почмагына терәлеп кенә торган күп сулы күле бар. Эссе ләүкәдә тәнеңне бурлат төсле булганчы бик һәйбәтләп чабынасың да, ялт иттереп йөгереп чыгып, күлдән чиләк тулы салкын су чумырып аласың. Ләүкә кайнары суынып та җитми — син яңадан мунчада! Мунча алдындагы, әллә кем әйтмешли, йөз егерме чиләк керешле өй хәтле казанда былкылдап кайнар суы кайнап утыра. Әгәр әкияттәге әфсун белүче кыз, сөйкемсез явыз патшага кайнар сулы казан төбеннән алтын балдагын алып чыгарга кушкан икән, ул һич башка түгел, мәгаен шушы казан инде ул. Яның астына яга торган утынны да тыл кешеләре шикелле ваклап маташмыйлар, бүрәнә көенчә генә китереп өяләр. Мунча ләүкәсеннән чаж-чож себерке тавышы, рәхәтләнеп ухылдаган, пышкырган тавышлар килә. Сугышчылар йокысыз төннәр авырлыгын, дары һәм сөрем керен, тәннәренең талчыгуларын кыйнап чыгарган шикелле ашкына-ашкына чабыналар. Кайчагында күрше наратларга, мунча стенасына бәрелеп чарт-чорт немец пулялары ярыла башлый. Ләкин алар мунчадагы себерке тавышын җиңә алмыйча югалып калалар.

Хәер, чабынучы кеше аны ишетсә дә чабынып бетермичә барыбер ләүкәдән төшмәс иде...

Безнең кулда яшь каен себеркесе түгел-түгелен. Булмасын, монда аның бераз картая төшкәне дә бик әйбәт үтә. Килер бер вакыт, без сугышны бетереп, немец—фашистларын җиңеп кайткан көнне, авылдагы бөтен мунчалар берьюлы төтенли башлар. Җиңгиләребез, көяз атлап, бакча сукмагыннан юргалый-юргалый мунчага су китерер. Без, мунчаның беренче парына ук кереп, бабайлар кичә генә урманнан үз куллары белән сындырып алып кайткан хуш исле, каймак шикелле яшь каен себеркесе белән сугыш елларында тәнгә сыланган бөтен керне, бөтен авырлыкны эретерлек итеп, бөтен дөньясын онытып чабынып җибәрербез. Мунчадагы эсселеккә тыннар кысылырлык, мүкләр чытырдап көярлек булыр. Мунчадан соң, өстәл өстендә көләч битле, киң күңелле самовар белән, кәрәзле бал, кетердәп торган карабодай коймагы көтеп торыр...

 Әтиең, әниең, сөекле гаиләң, туган илең һәммәсе дә үз яныңда, синең белән бергә... Без немец вәхшиләренә каршы зур шәһәрләребез, киң кырларыбыз өчен генә түгел, әнә шул яшь каен себеркесе, кәрәзле бал һәм өй түрендәге шомырт агачы өчен дә сугышабыз. Чөнки, болар барсы да безнең халыкның үз тормышы, ул аның изге традициясе. Чөнки, немец фашистлары безнең үзебезне дә кешеләребезне дә, илебезнең бөтен ямену безнең барлык традицияләребезне дә тупас итекләре белән таптап уз- макчы, безне агач кешегә әйләндермәкче булалар. Без аларга бу кабахәтлекне эшләргә ирек бирмәбез! Булмас!

Ярый, вакыты килер, без яхшы каен себеркесе белән дә чабынырбыз әле, кайнар коймак та әллә кая китмәс. Ә хәзергә, талымлап тормас- тан, үзебезнең урман хәзинәсендәге белән генә чабынып, тазарынып блиндажга кайтып кердек. Кечкенә өстәл өстендә безне бер котелок кайнар чәй белән эре күзәнәкле һәйбәт солдат икмәге, аның янында ипи телеменә үзеннән-үзе калын булып сыланырга торган тәмле ак май көтеп тора иде. Без лейтенант Мөхлис Камалетдинов белән үзебезнең бабайлар шикелле изүләрне чишеп, бөтен җоласын китереп, сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп җибәрдек. Аннан соң безнең, яңа көч, яңа дәрт белән тагын эшкә тотынасыбыз бар, безне тар урман сукмаклары, ут сызыгындагы тәбәнәк дзотлар, борылмалы траншеяләр көтә, безне сугыш үзе көтеп тора иде.