Логотип Казан Утлары
Хикәя

МӘЧЕ БАЛАСЫ

Төн. Мохтар сугышчан сакта. Табигать ваемсыз йокыга талган. Әмма сугыш тынмый: әле анда, әле монда кинәт пулемет яки автомат тыкылдап куя. Мохтар яшеренгән һәм аның бурычы — күзәтү. Ул шылт кына иткән тавышка да, үләннең аз гына селкенеп куюына да сискәнеп китә.

Дошман — елан шикелле, аның шуышып килүе мөмкин...

Үлән селкенеп куйды. Мохтарның тәненнән эссе дулкын җилпенеп үткән кебек булды. Ул мылтыгын ныклабрак тотып, тирәгягын тагын да нечкәләбрәк күзәтергә кереште. Үләннәрне ипләп кенә аера-аера, аларга саклык белән генә таяна-таяна, чыннан да кемдер килә иде...

Мохтар, аның хәрәкәтләнүен озак кына тыңлап яткач, «монда кеше барлыгын сизмәде, тередәй алам», —дип, карар кылды. Теге һаман якыная бара иде. Менә бер заман ул тукталды. Берничә секунд үләннәр дә селкенмичә тордылар, вакыт тынычлыкта үтте. Кинәт теге, зарлы гына итеп, мәче булып кычкырып җибәрде:

— Мыяу! Мыяу!..

— Бу ни тагын? Башкаларына сигнал бирәнме? Мохтар куркып китте, чөнки аның каршына кинәт зур кара шәүлә килеп чыкты. Мохтар мылтык курогын, күз ачып күз йомганчы, атар җайга корып өлгерде. Әмма шәүлә шул заман баягыдан да зарлырак итеп, тагын мыяулап куйды. Мохтар игътибар беләнрәк караса, аның алдында зур кара шәүлә түгел, бәлки салкын чыкка чыланган тәпиен «Өшеде!» дигән төсле бик кызганыч төстә аз гына күтәреп, мәче баласы басып тора иде. Ул, кеше барлыгын сизгәч, тагын да кызганычлырак итеп, нәни авызын сузып ача-ача:

— Мыяу! Мыяу! — дип кабатлады. Мохтарның халәте кинәт үзгәреп киттер ул үзен эсседәй кисәк суыкка ташланган кебек хис итте —тәнендә салкын тир тоеп, чирканып, «эвв» »дип, суыксып куйды. Ул, мәче баласын орышып, эченнән генә: «Ах, котымны алдың, мәхлүкъ», — диде. Шулай да ул аны үзенә ымлады. Мәче баласы үләннәр арасыннан бик нәзакәтле, пөхтә генә атлап килде дә, исним дип, нәни һәм салкын борынын Мохтарның кулына, иркә генә итеп, берничә кабат төртеп-төртеп алды. Мохтар, аның яңадан мыяулый башлап, дошман игътибарын җәлеп итүеннән курыкты, аны тотып алып, тиз генә җылы куенына тыкты. Мәче баласы куанып, бик тәмләп «мыр-мыр» итә башлады һәм, озак та үтмәстән, йокыга кипте...

Көндезен, блиндажга кайткач, Мохтар аны тезеңә алып, бик яхшылап туйдырды. Командир, аны күргәч,

— Каян алдың? — дип, гаҗәпләнеп сорады.

— Секретта торганда, яныма килеп чыкты.

— Ә! Наратлыдандыр...

Ә Наратлы моннан 300 метрда гына, немецлар кулындагы авыл иде. Бу авылны алар тетеп, туздырып бетерделәр. Тик авылның түбән очында гына, нишләптер, әлепә кадәр ике-өч өй бөтен килеш исән торалар иде.

Мәче баласы бик арык; аның көл төсле, күгелҗем-соргылт җоннары киезләнеп беткән иде. Берничә көн эчендә ул көрәйде, җоннары да тәртипләнеп, елкылдап тора башладылар. Ул, блиндаж эчен ду күчереп, көннәр буе уйный торган булып китте. Аның нинди дә булса йомычканы тырнакларына эләктереп алып, идәндә ауный-ауный уйнавын, аннан аны кинәт атып бәреп, сикереп торуын һәм койрыгын орчыктай чәнечеп, бер читкә чабып китүләрен Мохтар буш вакытларында сәгатьләр буе карап утыра торган булды. Мондый чакларда ул сөйләшми дә, кешеләрнең сүзләрен дә ишетми. Аның күз алдында бик чиста итеп җыештырылган өй күренеше ачыла, уртада ап-ак мич утыра. Мич тиррләй аның яшь ярымлык Зөбәере белән мәче баласы чабышып уйныйлар. Зөбәер бау өстерәп йөгерә. Мәче баласы, бер почмакка посып, бауның очын күзәткән хәлендә, идәнгә ышкынып, сабырсызланып утыра да, кинәт сикереп чыгып бау очына һөҗүм итә, аны эләктереп ала. тешли. Ул, шулай бауга ябышып, иорннән өстерәлеп бара. Ә Зөбәер көлә, буылып-буылып көлә, аңа кызык була.

Ул: «Әти, күрдеңме?» — дигән төсле итеп, чиксез шатлык белән атасына карый. Аның шомырт кебек кара, нәни күзләре бөтенләй йомылып бетә язалар, ул, нәни авызыннан энҗе бөртекләре сибелгән төсле итең, һаман көлә. Аның көлүе ата күңеленең иң тирән җирләренә үтеп, аның шатлык; соклану һәм бәхет хисләрен уяталар. Ата: «Улым...» — дип үзенең киләчәккә булган иң яхшы өметләре турында уйлый. Ә мәче баласы баудан кинәт ычкыныи, сикереп тора да, койрык чәнечеп, Зөбәерне тагын узып китә. Зөбәер, бавын өстерәп, тагын аның артыннан чаба...

Ата баласының ике бөртек ахак төймә төсле, нәни үкчәләрен, кыска һәм нәни җилкәсен елмаеп карап кала...

Кемдер берничә кабат,

— Мохтар!.. Мохтар!.. Мохтар дим! Командир чакыра! —диде. Мохтар хыялларыннан кинәт уяггып китте. Хыялый картиналардан бары уйнап йөргән мәче баласы гына калды. Өй сүрәте блиндаж күренеше белән алмашынды, ә Зөбәере аның меңнәрчә километрларда икәне исенә төште. Мәче баласы үзенең шуклыгы белән бөтен бүлемчәгә танылды. Ул һәркайда булырга өлгерә. Кайчакларда немецлар белән безнең ике арадагы зонага чыгып йөри, үләннәрне селкетеп үтә.

Үләннәр селкенүе немецларны шиккә төшерә ахыры, алар мәче баласы үткән җирләргә мина яудырырга, автоматлардан, пулеметлардан атарга тотыналар. Ә мәче баласы чабып китә дә, берәр окоп яки траншея өстенә чыгып, бик сөйкемле кыяфәт алып утыра, башын кыңгыррак салып, колакларын торгызып, эз калдыргыч пуляларның очуын күзәтә. Алар аның яныннан үтеп киткәндә, аларны тотарга омтылып, бик җитез генә, сыңар тәпие белән һаваны көрәп ала. Ул аларны сары күбәләкләр дип уйлый булса кирәк...

Шау-шу басылгач, блиндажлардһ мәче баласытып батырлыгы турында көлә-көлә сөйлиләр. Ә ул, кемнеңдер ишек ачкан чагында, анын аяк араларыннан сиздерми генә эчкә үтә дә, бик әдәпле, бик тыйнак кына булып, Мохтарның тезенә менеп утыра. Ул арыган һәм гаепле бер кыяфәт белән, акыртын гына, — Мәәээү!.— дип, ашарга сорый. Үзе турында барган сүзләргә аның бер генә дә исе китми, ул акыртын гына күзләрен йома башлый...

Кинәт мәче баласы югалды. Бер көн кайтмады, ике көн кайтмады... Мохтарның күңеле кителгән кебек булды. Аның сөекле Зөбәерен исенә төшерә торган бердәнбер җан иясе юкка чыкты. Мохтар көннәрен яшертен бер сагыш эчендә үткәрде. Бер көн һөҗүмгә күчү турында приказ алынды, тик шул гына Мохтарга яңадан дәрт кертеп җибәрде. Беренче атака ясалгач ук, немецлар Наратлыны ташлап кача башладылар. Түбән очтагы өйләр, дөрләргә тотынды— аларга немецлар ут төртеп киттеләр. Мохтар, мылтыгын атар яки кадар җайга тотып, янган өйләргә таба чапты. Ул аларга якынлашкан да иде инде, шул чак чыбылдыктай зур ялкын киңәт Мохтар өстенә җилпенеп куйды. Мохтарның каш һәм керфекләре чытырдап киттеләр. Ул, битен-күзен беләге белән каплап, бөгелә төште һәм тиз генә кире чигенде. Ул, утны кырыйлап үтеп, өйнең теге ягына барып чыкты һәм кинәт тукталып калды: аның каршысына чәчләре тузгыган, шашынган бер хатын чабып килә һәм йөрәк өзгеч итеп кычкыра иде,

— Баламны!.. Баламны үтерделәр!.. Баламны!..  

Мохтар аңар ярдәмгә йөгерде. Хатын кочагында ак биләүсәгә төргән бала, ак биләүсә аркылы, киң җәелеп, кып-кызыл кан саркылып тора иде.

— Немецлармы? Хатын җылап җибәрде,

— Өеңнән чык, яндырам дип җикеренде... Чыкмагач, балама атты... Баламны...

Хатын күз яшенә буылды. Мохтар: «бәлки үлмәгәндер әле», — дип, баланы үз кулына алды һәм биләүсәне чишеп җибәрде. Ачылган күренеш Мохтарга кинәт яшен суккан кебек тәэсир итте: сабый әлеге мәче баласын кочаклап үлгән, немец пулясы мәченең башыннан, баланың күкрәгеннән үтеп чыккан иде. Мохтарның, «кылт» итеп, Зөбәере исенә килеп төште. Аның, йөрәген сызландырып, ачуы кайнап чыкты,

— Кай якка китте? Канын эчәм мин ул бәдбәхетнең! Кай якка китте?

— Хатын немецлар качкан якка кулын изәде. Мохтар баланы хатын кулына тапшырды да, немецларны куа китте. Ул ашыга, аның, тыны буыла, ләкин ул берүк сүзләрне кабатлый-кабатлый, чабуында дәвам итә иде,

— Сабыйлар каны коткармас!.. Минем улыма да үрелергә тели торгансыздыр әле... Булмас!.. Сабыйлар каны коткармас сезне, кара йөрәкле бәдбәхетләр!..

Хәрәкәттәге армия Апрель, 1943