Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЛЕМ УЕНЫ

Сугышта үлем

Каршыңа килә,

Йоклап йөресәң

Кычкырып көлә.

Кайчак, бу үлем

Батырларны да

Бугазлап ташлый

Сугыш кырында.

Менә Сөләйман

Снайпер иде,

Исме һәркайда

Макталып йөрде;

Орден алды ул

Төз аткан өчен,

Өч йөз немецны

Озаткан өчен.

Бер көн Сөләйман

Үлде үзе дә,

Үлсә дә үлде,

Торды сүзендә.

Торды сүзендә,

Ул сынатмады;

Бер ядрәсен дә

Бушка атмады.

Сугышта була

Батыр үлеме,

Дулкынландыра

Сизгер күңелне.

Авыр булды бик

Ул үлгән кичне,

Йөрәкне кысты

Үч алу көче.

Менә кабере,

Кабердә тынлык,

Кабер өстендә

Кадерле мылтык.

Кадерле мылтык

Гөлгә күмелгән,

Сөләйман аны

Кочаклап үлгән.

Бу яңа кабер

Каен астында,

Каен янына

Майор басты да,

Сөйләде янып,

Йөрәкне өзде,

Хәтта үзенең

Яшьләнде күзе.

Сулаудан тынды

Бар сугышчылар,

Хыяллар гына

 Ерак очтылар;

Очтылар ерак,

Уктай омтылып,

Үчле ачуның

Яшене булып.

Бу үч яшене

Бер вакыт сүнмәс!

Аның көченә

Бер немец түзмәс!

Кабер кырына

Майор тезләнде,

Коңгырт күзләре

Кемне эзләде?

Әхтәм, кил, — диде,

— Кабер янына!

Башлар борылды

Әхтәм ягына.

Мондый вакытта

Уйчан буласың,

Уйчан бер малай

Зурларча басып,

Килде тын гына,

Пилотка кигән,

Шинель итәге

Җиргә үк тигән;

Билендә каеш,

Бик кысып буган,

Патрон сумкасын

Алга ук куйган;

Юка иренле,

Ак һәм вак теше,

Күзе очкынлы;

Усалга ошый.

Гомумән малай

Кечкенә буйлы,

Бу Әхтәм инде —

 Партизан улы.

Әтисе хәзер,

Белмим, кайларда,

Хат хәбәре юк

Соңгы айларда.

Йөридер җимреп

Немецлар юлын;

Эче пошканда

Уйлыйдыр улын.

Кем белсен, бәлки

Көрәш юлында,

Сөләйман кебек,

Үлгәндер ул да.

Юк, юк... ул исән,

Ул кылыч кайрый,

Киң урманнарда

Җыры яңгырый.

Улы да аның

Безнең сафларга

Килеп кушылды

Илне сакларга.

Тора ул басып

Майор каршында,

Бәйсез хыяллар

Кайный башында;

Ул Сөләйманның

Якын иптәше,

 Снайперларның

Яшькә иң яше.

Тезләнгән җирдән

Майор кузгалды,

Гөлләр эченнән

Мылтыкны алды.

Яшь снайперны

Майор кочаклап

Бирде мылтыкны:

Мә, энем, сакла!

Синең кулыңда

Ул эшсез булмас,

Сиңа күренгән

Немец котылмас!...

Әхтәм кулында

Кадерле мылтык,

Кабер өстендә

Дәһшәтле тынлык.

Озакка бармый

Тынлык сугышта,

Җай гына эзли

Аяусыз дошман.

Шулай да бу төн

Тын үтте бүген,

Яшенсез булды

Немецлар күге.

Җыр ишетелде,

Белмим, кайдандыр;

Таң аткач хәтта

Кошлар сайрады.

Тын сулый таңда

Зәңгәрсу урман,

Ләкин һәр кеше

Мылтыгын корган.

Күк күкерәсә

Бер җирдә хәзер,

Ядрә яңгыры

Яварга әзер.

Шушы тын таңда

Әхтәм күренде,

Котелок тотып

Ашка йөгерде.

Сипкелле повар

Зур чүмеч тоткан,

Ак түбәтәен

Кырын утырткан.

Повар елмаеп

Честь бирде аңа:

Казаным иске,

Чүмечем яңа.

Апаң үстергән

 Кишер, кәбестә,

 Итләре аста,

Өресе өстә.

Чөгендереннән

Тешләр камаша,

Борычы да бар,

Сакланып аша.

Сакланып аша,

Бомба төшмәсен,

Котелогыңның

Төбен тишмәсен!..

Повар такмаклап

Куе аш салды,

Тагын честь биреп

Озатып калды.

Тар сукмаклардан,

Чокырлар буйлап,

Кайтты снайпер

Нәрсәдер уйлап.

Кешенең уен

Белүе кыен...

Кеше уенда

Шул ук киң дөнья.

Кеше сугышта

 Суга да төшә,

Сугышта кеше

Утка да пешә.

Кеше сугышта

Ниләр уйламый,

Сугышта кеше

Үлә, — еламый.

Сугышта куба

Иң яман ачу,

Мөмкин түгел һич

Аңардан качу.

Сугышта туа

Тиңе юк дуслык,

Дуссыз күңелдә

Чиге юк бушлык.

Кайнар күз яше

Сугышта кибә,

Сугышта йөрәк

Ашкынып тибә.

Сугышта кеше

Сикреп уяна,

Эче пошканда

Җырлап юана.

Җырда кайгы бар,

Җырда сагыш бар,

Җырларда шаулый

Таллар, камышлар.

Дөнья байлыгы

Җырларга тула,

Янда юк әйбер

Җырларда була.

Җыр ул аерылмый,

Һәр чак яныңда,

Башыңны сыйпый

Үлгән чагыңда...

Тын гына җырлап

Таңгы тынлыкта,

Аш алып кайтты

Әхтәм окопка.

Яшел котелок

Окоп читендә,

Снайпер Әхтәм

 Окоп эчендә.

Чак-чак күренә

Әхтәмнең башы,

Әхтәм кулында

Алюмин кашык.

Котелогыннан

Бу күтәрелә,

Борычлы ашның

Исе бәрелә.

Яшыйсы килгән,

Әхтәм ашыгып

Бу тәмле ашка

Сузды кашыгын.

Сузуы булды,

Шартлады мылтык,

Сүнгән ут кебек,

Югалды тынлык.

Елан тел ядрә

Үтте сызгырып,

Әхтәм колагын

Уттай кыздырып.

Әхтәм, сискәнеп,

Яшерде башын,

Аяк астына

Түгелде ашы.

Яшел котелок

 Үтә тишелгән,

Һәм ядрә аны

Бәреп төшергән.

Яшен, яшьнәде

Немец күгендә,

Утыра Әхтәм

Окоп төбендә.

Окоп төбендә

Посып утыра,

Тикмәгә түгел,

Бер хәйлә кора.

Хәйлә кешене

 Ят итеп җигә,

Сугышта хәйлә

Танкны җиңә.

Әхтәм ашыгып

Шинелен салды,

Аяк астыннан

Бер таяк алды.

Пилоткасын да

Салды башыннан,

(Тагын бер тапкыр

Котырсын дошман.)

Карачкы ясап,

Шул ук урынга

Бастырып куйды

Ялдап торырга.

Тора карачкы

Окоп янында,

Яшел котелок

Аның алдында;

Карачкы гүя

Аннан аш ашый,

Кай ара хәтта

Селкенә башы.

Ә Әхтәм үзе

Икенче якта —

 Куак астына

Сузылып яткан.

Кадерле мылтык,

Ул да тырыша,

Гүя җаны бар,

Кулга елыша.

Тын алмый Әхтәм

Немецны көтә,

Канны кытыклап

Секундлар үтә.

Менә, башлана.

Үлем уены:

Немец траншейдан

Суза муенын.

Оптик приборда

Әхтәмнең күзе,

Ул ирнен тешләп

Мылтыгын төзи;

Төзи немецка

Бик тыныч кына,

Немец та төзи,

Тик карачкыга.

Күңел тын булса,

Ышаныч арта,

Әхтәм курогын

Тын, йомшак тарта.

Ычкына ядрә,

Сызгыра шашып,

Яктарып ташлый

Фашистның башын.

Әхтәм янында

Күгелҗем төтен,

Әхтәм ни уйлый?

— Әйтүе читен.

Траншейда ята

Немец гәүдәсе,

Үлемнән тора

Фашист тәүбәсе.

 Тишек котелок,

Аның ашы юк;

Немец гәүдәсе,

Аның башы юк.

Нигә Әхтәмнең

Йомыла күзе.

Керфек астында

Елмаю эзе,—

Иркә елмаю

Балкый бу чакны,

Гүя Сөләйман

Аны кочаклый.

Офыктан кояш

Нурларын сибә,

Нурлар Әхтәмнең

Күзләрен үбә.

Кайгы булганда

Ник моңаймаска,

Шатлыгың булгач,

Ник елмаймаска!

Ник елмаймасын,

Ул бит яшь әле,

Ул бу дөньяда

Бик әз яшәде.

Аның атларга

Атланасы бар,

 Ерак юллардан

Хат язасы бар.

Озак яшәр ул,

Яшәр, макталыр,

Кош кебек очып

 Килер хатлары.

Дулкын белән сөйләшү

Тал бөгелеп суга манчыла,

Яфраклардан тама тамчылар.

Каршы якта текә кызыл яр,

Гүя анда чибәр бер кыз бар;

Менмәк булып шул кыз янына,

Ыргый «дулкын елга ярына.

Ыргыма син, дулкын, югары,

Файдасызга көчең югалыр.

Биек ярга текә, тауларга,

Сокланырлык жиңү дауларга,

Гамьсез ярсу белән килмиләр

Җиңел генә ыргып менмиләр.

Югарыга менгән чагында,

Кош та карый тирә ягына,

Аннан талгын гына кузгала,

Һәм кыйгачлап сөзәк юл ала,

Ул югары менә, югары,

Кояш аңа сибә нурларын.

Хәрәкәттәге армия