Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖТИМАГЫЙ МОҢНАР ҖЫРЧЫСЫ

Габдулла Тукай 1912 елла язган “Аң исемле шигырендә түбәндәге юлларны калдырды:

Без бишенче” елны бер көнне уяндык таң белән,

Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге нам белән.

Эшкә ябышыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен,

Күз ачып, белдек без үлчәп күктәге чулпан белән.

Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,

 Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пак түгел.

 Шул сәбәпле дусны, дошманны дөрес фәрык итмичә

Күп саташтырдык рәзил шайтанны чын инсан белән.

Бу юллар 1905 нче елгы революциядән соңгы татар җәмәгатьчелегенә бик тапкыр характеристика бирәләр. Халыкның иҗтимагый тормышын һәрвакыт күзәтеп, өйрәнеп килгән һәм шул тормыш хәрәкәтенең юнәлеше тудырган зарури нәтиҗәгә таянып эш иткән Тукай, һәрвакыт объектив карашта, ныклы принципта торды.

Шигырьдә әйтелгән дусны, дошманны дөрес аермаучылар рәтендә, начар шайтанны чын кеше белән саташтыручылар сафында Тукай үзе бер вакытта да тормады. 1905 нче елгы революция таңында ул үзендә нинди керсез иман, саф күңел булганын сизсә, гомеренең соңгы көннәренә чаклы шул сафлыкны саклады, айнык ышаныч белән яшәде. Тукай яшәгән чорда саташучылар, дусны—дошманнан аера алмый яшәүчеләр, реакция караңгылыгында йотылучылар, яктыны, дөреслекне күрмәүчеләр бик күп була. Караңгылыкны, ялганны җиңеп чыгу өчен, реакциянең басымыннан котылып, үзеңнең керсез иманың ышанычың белән яшәү, көрәшү өчен искиткеч куәт, ихтыяри көч кирәк иде. Тукай иҗтимагый мәйданга аяк басуы белән кара көчләрнең тончыктыргыч басымын нык сизде, капиталистик тормышның зынҗырларын үз җилкәсендә, үз йөрәгендә татыды. Ләкин ул чигенергә уйламады, тез чүгәргә теләмәде, ул көчне халыктан алып, халыктагы күркәм сыйфатларны табып рухын күтәрде, барлык караңгылык, коллык күренешләренә каршы, хокуксызлыкка һәм кешене җәберләүгә каршы көрәшерлек сәләт тапты. Хезмәт ияләренең интересын яклаучы, пролетариатны политик азатлыкка алып баручы большевиклар партиясе, Тукай матбугатка чыккан чорда, татар эшчеләре арасында эшне яңа башлап кына җибәргән иде. Марксизм тәгълиматы татарчага тәрҗемә ителеп тә өлгермәгән, социализм идеяләрен, сыйнфи көрәш мәсьәләләрен татар телендә яктырткан марксизм әдәбияты бары башлану алдында гына тора. Татар большевикларының Урал газетасы да бик кыска гомерле булып кала, ул газетаны патша цензурасы чыгудан туктата. Бер-ике ел узганнан соң, Максим Горький тәэсире астында татар пролетариат әдәбияты туа башлый, тик, ул әдәбиятның капиталистик шартларда киң рәвештә җәелеп китәргә мөмкинлеге булмый. Шул ук вакытта төрле буржуа, вак буржуа карашлары тамыр җәя башлый. XIX йөзнең соңгы чирегендә, Россиядәге капитализмның үсеше нәтиҗәсендә, татарлар арасында кузгалган яңа иҗтимагый фикерләр, 1905 нче елгы революция белән тагын да ишәеп, төрләнеп, төрле агымнар алып китәләр. Бу вакытта без иҗтимагый төс алган кадим, җәдит хәрәкәтен, панисламизмг пантуркизм юнәлешләрен, татарчылык тенденцияләрен, ислахчылар, дин-мәгыйшәтчеләр, төркемен, таңчы-эсерлар һәм иттифакчылар партияләрен, монархистлар груһын һ. б. ларны күрәбез. Либераль һәм вак буржуазиянең, сәүдә һәм промышленность капиталистларының, феодаль һәм эре дини феодальларның политик һәм экономик интересларын чагылдырган бу партия, төркем, төркемчекләр кайбер мәсьәләләрдә бергә кушылып, кайбер мәсьәләләрдә аерылып хәрәкәт итәләр һәм 1905 нче елгы революция белән уянып, үз-үзен аңлый башлаган татар халкын үзләренең артларыннан ияртеп алып китәргә тырышалар. Татар халкының үсеше, бәйсезлеге, экономик һәм культура ягыннан югары күтәрелүе өчен төрле юллар күрсәтелә. Ул юллар төбендә милләтчелек, динчелек идеяләре белән сугарылган булалар һәм йөзне көнчыгышка юнәлдерүне таләп итәләр: панисламистлар гарәпкә, бөтен Россия мөсельманнарының бердәмлегенә, пантуркистлар—солтан Төркиясенә чакыралар. Татарның эре сәүдәгәр һәм промышленность капиталы вәкилләре дини-милли байракны киңрәк җәелдереп, көнбатыш Европа техникасын үзләштерү юлы белән халыкара мәйданга аяк басарга һәм көнбатыш белән ныклы конкуренциягә кереп, аны җиңү турында хыял кора башлыйлар. Татар буржуазиясенең көнчыгыш халыклары өстеннән гегемонлык итәргә тиешлеген даулаучылар белән беррәттән, сәүдә һәм промышленностьта татарның немец һәм яһудне узып китәрлек сәләте барлыгын дәгъва итүчеләр дә яши. Билгеле, бу төркемнәрнең барсы па хәл ителмәгән төп мәсьәләне —аграр мәсьәләне әйләнеп узалар. Татарның төп массасы булган хезмәт ияләрен эшче һәм крестьяннарны күздән төшерәләр. Либераль һәй вак буржуа төркемнәре— милләт мәсьәләсен төп мәсьәлә итеп куялар. Көрәш асылда милли базар, милли сәүдә урыны өчен алып барыла. Иҗтимагый-политик ситуацияләр шундый буталчык төстә торган бер вакытта, Г.Тукай үзенең чын юнәлешен ачык билгеләп чыкты: Минем чын мәсләгем юлым, бөтенләй социаллардай, диде ул.

Бу уйланмый әйтелгән сүз түгел иде. Бу сүзләр Тукайның иҗтимагый тормышны тирәннән аңлавын һәм халык язмышы өчен, халык бәхете өчен үзенең барлык сәләтен багышларга хәзер торулыкны күрсәтәләр, һәм мондый фикерләрне ул очраклы рәвештә генә дә әйтмәде. Иттифакый мөслимин партиясенә каршы язылган Шартларында Г.Тукай: капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземезне меселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм. Бу тормышка рази булган мөселман да түгел, мөэмин дә түгел, инсан да түгел— диде. Г.Тукай мәкаләсендәге мөселман, мөэмин сүзләренә карап, аның социализмны аңлавын динчелеккә нигезләнгән, гомуми мөселманлык җирлегенә утырган дип караучылар аз түгел иде. Ләкин мөселман дигән сүзнең мөселман иттифакына каршы язылуыннан кулланылганын, шартларның да эре буржуазиянең динчелек, мөселманлык пәрдәсе астында эш итүенең мәгънәсен ачып салуга юнәлгәнлеген аңларга кирәк. Тукай шул сатирик мәкаләсенең ахырын җитди рәвештә тәмамлый, социализмның рәваҗы (өстен чыгуы) өчен үзеңнең бил баглап эшкә керешергә гайрәтең җитмәсә дә, һич булмаса. сүнмәскә вә күңелдән дошман булмаска кирәк. Г.Тукай бу фикерләрне 1906 нчы елда язды һәм алдагы эше белән шул сүзләреннән чигенмәвен күрсәтте. Дөрес, ул социализмның рәваҗы (өстен чыгуы) өчен большевиклар партиясе сафында турыдан-туры тормый иде, ләкин аның иң якын дуслары большевиклар булдылар, татар большевигы Хөсәен Ямашев- ны ул иң җылы хисләр белән исендә тотты, аз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар?дип, аның вөҗданлы эшен язда елмайган кояш төсле көрәшүен мактап җырлады.

 Кара реакция көчәйгән чорда моннан да артыкны эшләргә мөмкин идеме соң? Үз фикерләреңне ачыктан-ачык бөтен тавышка кычкыру мөмкин идеме? Юк, Тукай чоры коточкыч авыр, тончыктыргыч булды.

Тукай социализмның рәваҗы өчен дигән кебек сүзләрне турыдан-туры куллана алмый иде, көчәйгәннән көчәя барган реакция үз фикереңне мөмкин чаклы тирәнрәк яшерергә, Ленин әйткәнчә, царизм шартларында кулланырга мәҗбүр булган шушы каһәр суккан эзоп теле белән сөйләргә мәҗбүр итә иде. Ләкин Тукай рухы белән элеккечә калды; Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт—хөр Русия!" дигән омтылыш аны бер вакытта да ташламады. Тик, инде шагыйрьнең шушы изге теләге, изелгән халыкның зары, тирән сагышы, барлык явызлыкларга каршы ташып чыккан протесты төсендә шигъри образлар аша гәүдәләнде.

Шагыйрьнең мирасы иҗтимагый тормыштан аерылмады гына түгел, шул тормышны, шул чор тудырган хисләрне, фикерләрне тулысынча өйрәтә алу көченә, энциклопедик югарылыкка күтәрелде. Тукай иҗаты татар җәмәгатьчелегенә яңалык алып килде: шагыйрь новатор иде! Коллык, вәхшилеккә, явызлык, мәкерлелеккә каршы юнәлгән тапкыр фикерләре шигыри моң аша хезмәт халкының йөрәгенә барып керде: Бу начар өйнең эчендә икмәге юк ярлы бар диде ул 1908 елда, ярлылар турында кайгыртуын ишеттереп торды. Эшчеләр проблемасы, ярлы крестьяннар мәсьәләсе, 1905 нче елдан чәчәк ата башлаган татар әдәбиятында әле зәгыйфь чагыла иде. Вак буржуа арасыннан чыккан язучыларның тормыш жафасын кичерүче итеп гәүдәләндергән геройларын — мәдрәсә шәкертләреннән узмадылар. Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукай беренче булып тормыш төбенә төштеләр һәм аларның авазы үзләренең чынлыгы белән йөрәкләрне тетрәтте, укучыны йокымсырау хәленнән уятып, тирә-якка карарга мәҗбүр итте. Мәҗит Гафури ярлылар тормышын, ачлар дөньясын сурәтләүдә натуралистик детальләр бирүгә чаклы килеп җитте, рациональ юл белән ярлыларны кызганырга, кешелекле булырга чакыруның примитив үрнәкләрен дә күрсәтте. Ул әле мәрхәмәтле байларга ышаныч саклый һәм аларның күңелләренә кызгану тойгысы салырга тырыша иде. Габдулла Тукай байлардан мәрхәмәт эзләмәде, аның фикерләре принципиаль югарылыкка күтәрелде, ул таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм барлыгын күрсәтеп (Яратырга ярый1908), тормышның мәгъсәсен шигыри төстә күз алдына бастырды һәм:

Авырлык төшсә, түз, сер бирми нитми...

Бу тормыш кем белән туктар талаштан,

Сугыш син һич тә армас, туктамастан.

(Тормыш — 1908) дип тормышның серен аңлатты, көрәшкә өндәде.

Дөрес, Тукай да өндәү белән шөгыльләнде. Тик аның өндәве көрәшчеләрнең яңа буыннарын хәзерләүгә юнәлгән иде. Кышкы кич (1909) исемле шигырьдә шагыйрь капитализмның чәчәкләре булып җитешә торган ачлар, үксезләр дөньясын гәүдәләндереп, яшь балаларга, алтын белән агуланмаган сабыйларга мөрәҗәгать итте:

Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,

Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.

...Яшь балалар! аларны сез яратыгыз,

Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

Шул ук вакытта Тукай коллыкның газабы турында да яшьләрнең йөрәкләре тәэсирләнерлек итеп күрсәтә белде:

Белмисеңме син читен мәхбүслек ул?

Булса да алтын, һаман да читлек ул.

 (Фатыйма белән сандугач 1909)

Шул рәвешчә Тукай балалар әдәбиятын да иҗтимагый проблемалар аша үстерү юлын тотты. 1910 нчы елда шагыйрь аерым бер тормыш кичерә. Бу елны әдәби тәнкыйтьчеләр — Тукайның өметсезлеккә, пессимизмга төшү елы итеп карыйлар һәм бу нәрсә үзлегеннән формалашып киткән традиция төсен алды. Чыннан да, Тукай 1910 елда Өзелгән өмет, Өметсезлек кебек рух төшенкелеге белдерә торган шигырьләрен язды. Ләкин Тукай нәкъ менә шул 1910 нчы елны халыкның рухын поэтик сиземләү белән генә түгел, теоретик яктан да тирәннән аңлау дәрәҗәсенә күтәрелде. Бу уңайдан, Украинаның атаклы шагыйре, академик Павло Тычинаның Мәҗит Гафурига карата әйткән сүзләрен искә алу бик урынлы булачак. М. Гафуридада, Тукайда да — кайгы, моң, сагыш, тормышны ләгънәтләү бар. П. Тычина бу хәлне тирән патриотик хисләргә нигезли, һәм ул дөрес тә. Халкын сөймәгән шагыйрьдә — туган халкы өчен кайгыру да булырга мөмкин түгел, һәм Тукай да реакциянең иң караңгы елларын сурәтләп, шул реакция тәэсире астында яшьләрнең рухи зәгыйфьләнә баруларын күреп ачынды, сыкранды, Юлда күрсә алтын, баюдан башкага күңелен дә салмас яшьләр аны борчый иде һәм ул:

Сез дә, мәзлумнар груһе, хак өчен кул сузмагыз,

Тик кыямәт көнгә калды хаклар өстәр дад (турылык) көне, дип язды.

 Тукай бу зарлануында хаклы иде, мөртәт социалистлар, милләтчеләр, кызыл авыз ябалаклар мәзлумнар дөньясын турылык көненә алып бармаячаклар иде. Реакция бөтен тормышны чолгаган, җир зар елый. Шигырь шул чорның акылдан шаштырырлык дәһшәтен, зәһәрен гәүдәләндерә, ләкин ул хаклыкны, турылыкны сораучы изелгән халыкны онытмый, аның омтылышын бирә, хаклыкның сорау белән, теләк белән генә килмәслеген әйтә. Башка шигырьләрендәге кебек үк Тукай бу Өметсезлек шигыренә дә иҗтимагый тормышның барлык интереслары белән яшәвен күрсәт.

Аның кояшны чыкмаска өндәвен туры мәгънәдә аңларга ярамый һәм гомумән 1910 нчы ел политик атмосфераны күз алдында тотмыйча торып, ул шигырьгә бәя бирү дөрес булмас иде. Шул елда ук шагыйрьнең теоретик фикерләре мәйданга чыга. Ул халыкка гаять зур бәя бирә, аны аңлый: Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул, ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә (сирәкләү безнеке Г. К.) бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби гаризи (читтән килгән) бер хәлдер.

Димәк халык көчле, тик аның көче реакция тарафыннан, капитализм системасы тарафыннан богауланган хәлдә тора, әмма бу вакытлы күренеш, ул бетәргә тиеш. Тукай, реакция китергән зәһәрләрнең берсе дә халыкның рухына хас булмавын ачык әйтә, ул халык көченә ышанычын үстерә. Халыкың бай мирасына, кыйммәтле хәзинәсенә тагын да көчлерәк мәхәббәт кабындыра, халыкның эчке дөньясына, рух чишмәсенә үтеп керә. Озак та үтми, Тукай яңадан хөрлек, азатлык турында ачык сөйли башлый: Хөр кеше алдында җирләр һәм дә күкләр калтырар — ди ул 1911 елда. Көзге җилләр (1911) шигырендә яңадан ачлар проблемасын, мискин фәкыйрьнең иркен сулыш ала алмавын (Золым 1911), жир проблемасының һаман хәл ителмәгәнлеген (“Авыл халкына ни җитми? 1912) һ. б. ларны язып, ул ачы чынбарлыкның төрле якларын җанландыра.

Гомеренең соңгы елларында язылган шигырьләре аерым көч белән яңгырадылар һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тулы яктырттылар. Царизм режимын, аның реакциясен күрә алмауны, аларга нәфрәт белән карауны ул Ваксынмыйм (1912) шигырендә ачык әйтте:

Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына,

 Башны бөксәм, зур җинаяттер олуг җан хаккына.

Тукай реакцияне каһәрләде, ул аңа каршы көрәште, ул шул реакциягә ияреп китүчеләрне чыбыркылады, милләтчеләрнең, динчеләрнең, халык җилкәсендә көн күрүчеләрнең иң усал дошманы булып яшәде: Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары, Күп вакыт борычы, тозы мискин гидайлар яшьләре, диде ул 1913 елда.

Шул рәвешчә, Тукайның иҗтимагый моңнары эзлекле рәвештә үсеп, тирәнәеп, төрләнеп, баеп бардылар һәм 1905 нче ел революциясе белән уянган киң катлау массаның рухи азык һәм таянычы булып хезмәт иттеләр. Тукай үзенең киң карашлы шагыйрь һәм җәмәгать фикерчесе булуы белән демократик әдәбиятның башында торды һәм шул әдәбиятның чәчәк атуына чиксез зур хезмәт күрсәтте. Үз чорының алдынгы язучылары аның тирәсенә тупландылар, Г.Камал, М. Гафури, Ф. Әмирхан аңың иң якын дуслары булдылар. Аның шигъри мәктәбендә дистәләрчә язучылар, шагыйрьләр тәрбияләнде. Октябрь революциясе булганнан соң, совет әдәбияты, пролетариат шигърияте турыдан-туры Тукай иҗаты традициясенең дәвамы төсендә җәелде һәм хәзерге көндә дә Тукай иҗаты татар шигыри дөньясында чиксез зур урын били. Тукай шигырияте халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан хисләренә, моңнарына нигезләнеп үскәнгә, ул милли тойгыларның, иң мокаддәс авазларның көр һәм тулы чагылышын эченә ала. Аның шигырияте ялангач фикерләр бирми, коры рационаллык тезмәләре аңа ят нәрсә, күңелне баса торган бер төрлелек тавыш яңгыраулары да анда юк, ул шигырият билгеле бер фикердән туган тирән хисләренең ташуы, эчке дөньясының аһәңле яктыруы, күңел кылларының саф һәм моңлы яңгыравы булып оеша. Кешенең рухи дөньясы ни чаклы бай тойгыларга, күтәренке һәм кайнар хисләргә, нечкә һәм моңлы авазларга, йөрәк белән генә сизелә торган тирән сагыш һәм зар сулышларына ия булса, Тукай шигырияте боларның барсын эченә ала. Тукайның шигырият дөньясы киң һәм чиксез, анда кешенең бер хәле һәм тормышының бер вакыты гына гәүдәләнми, балалык вакытыннан алып, ак сакаллы картлыкка чаклы сузылган, хезмәт һәм көрәш, өмет һәм ашкынулар, бәхет һәм алданулар, матурлык һәм хурланулар белән тулы озын гомернең реаль көндәлеге күз алдына бастырыла, шигыри һәм музыкаль образларда укучының йөрәгенә кереп урнаша. Туган халкының иҗтимагый моң нарын гаҗәп зур мастерлык белән җырлый алганга күрә дә, Тукай үз чорынын иң популяр кешесе, үз халкының иң яраткан җырчысы булды. Аның моңнары, тапкыр фикерләре хезмәт халкының көндәлек эше һәм көрәшенә багланды. Татар халкының үсеше, бәйсезлеге, экономик һәм культура ягыннан алдынгы милләтләр белән тиңләшүе өчен Тукайның татар җәмәгатьчелеге арасына чәчкән яңа, прогрессив фикерләре либераль буржуазиянең, дини милләтчеләрнең фикерләренә капма-каршы иде. Ул, бохар схоластикасы белән миңгерәгән ишаннарның татар халкының тормышын яхшырта алмаулыкларын гына түгел, киресенчә, аны һаман һәлакәткә, артка сөйрәргә азаплануларын фаш итте. Төркиягә йөз юнәлдерүчеләргә дә аның җавабы ачык иде: Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен, Мондагы ун урнына, ул җирдә унбиш шпион. Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре Камчылар шул иске камчы, башкалык тик фәсләре! Без юләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?

Г. Тукай солтан Төркиясенең татар халкын коллыктан коткармаячагын, тарихи үсешен тәэмин итмәячәген ачык күрде һәм пантуркистларга каршы кискен көрәш белән чыкты. Мәгърифәт хикмәт сатучы интеллигентлар, биш тиенлек манжет киеп, үзләрен Европачы зыялылар дип йөрүче принципсыз, фикерсез милли буржуа яшьләре, милләтнең могътәбәр байлары һәм башка эреле-ваклы милләт хадимнәре барсы да Тукайның дошманнары булдылар. Тукай аларны яхшы өйрәнде һәм татар халкына алар артыннан бармаска кирәклеген төшендерде, яңа принциплар күрсәтте. Аның карашлары гомуми кешелек принципларына нигезләнгән булды. Тукай, халыкларның үзара иҗтимагый культура багланышында яшәүләрен, дуслык, туганлык белән көн итүләрен күрергә теләде. Тукайның принципы — кешелек дөньясы тудырган даһи фикерләрдән файдаланып халыкларның бәхетле, шатлыклы яшәүләрен күрергә омтылуга нигезләнде. Ул туган халкының тарихын һәм язмышын башка халыклар тарихы һәм язмышыннан аерып алмады, киресенчә, башка халыклар белән берлектә, аеруча бөек рус халкы тарихы һәм культурасы белән берлектә аңлады. Ул хөр Русия өчен ашкынды һәм туган халкы тарафыннан гасырлар буе үстерелеп килгән саф тойгыларны кешелек хисләрен шул бөек максат өчен киң рәвештә файдалану принципын яклады. Рус белән тормыш кичердек сайрашып, диде ул һәм гомуми барышта татар халкының сәләте ни дәрәжәдә зур һәм чиксез икәнлеген күрсәтеп бирде:

Без сугышта юлбарыстан көчлемез,

Без тынычта аттан артык эшлимез.

Тукайның принципы — иҗтимагый көрәш һәм иҗтимагый тормыш өчен файдалы һәм итагатьле, булдыклы кешеләр, чын батырлар, илнең патриотларын тәрбияләүгә корылды. Аның принципы — укучыларның күңелләренә гражданлык хисләре салудан, эшкә, хезмәткә, көрәшкә чакырудан, ашарга дип яшәргә кирәкмәгәнлеген көр тавыш белән әйтүдән гыйбарәтбулды. Бөек шагыйрьнең гомере гаять кыска иде һәм ул гомер коточкыч авыр чорга туры килде. Тукай халыкның ачы газабын, каты хәсрәтен, хурлану, кимсетелүләрен, бөлгенлекләрен үз җилкәсендә кичерде. Капиталистик системаның авыр басымын, мәрхәмәтсез богауларының бәгырьне кисүен адым саен сизеп торган хезмәт ияләре халкы — Тукайның сөйгән халкы, аның атасы булды. Ул шул халыкка җантән тоташкан, аның сулуы белән сулаган, теләкләре белән янган шагыйрь. Аның иҗаты да халыктан аергысыз, ул иҗат халыкның көндәлек эш һәк көрәшендә туган хис һәм фикерләренә нигезләнгән, татар халкының тарихына, гасырлар буе халыкның күңелендә үстерелеп килгән матур тойгыларына, фольклор байлыгына җирләнеп чәчәк аткан. Шуңа күрә дә Тукай иҗаты чиксез фикерләр асырый, халыкның иң тирән хисләрен, ягъни патриотик тойгыларын гәүдәләндерә, революциягә чаклы яшәгән татар халкы тормышының энциклопедиясе булып яши һәм халык кайчан гына булмасын, нинди генә уңай белән булмасын аңардан җанга ятышлы фикерләр, күңелгә сеңә торган моңнар табып ләззәтләнә. Илебездә бөек ватан сугышы барган чорда Тукайның иҗтимагый моңнары аерым көч белән яңгырый. Аның халык көченә ышанып әйткән сүзләре, Советлар Союзы халыкларының рухын туздырырга маташкан фашист ерткычларга ныклы җавап булып хәзер дә көчле ишетеләләр:

Мәгъмүр (төзек) Болгар шәһәрләре,

Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез Халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да I халык күңелендә һәр төрле бәләя вә казаядан, муллалар әйтмешли, мәсун вә мәхфүз (сакланган) уларак калдылар, алар сәламәт әле, алар яңгырый әле.

Әйе, халык күңелендәге кыйммәтле мирасларны ватарлык, җимереп юкка чыгарырлык көч юк, шул халыкның бөек улы булган Тукай мирасын да көлгә әйләндерерлек көч юк! Фашистлар юкка көчәнмәсеннәр, Тукай татар халкының күңеленә сеңгән, һәм аны туплар белән дә җимереп булмый. Татар халкының горур улы сугышучы халык белән бергә бара; ул немец фашистларына каршы атакага күтәрелгән татар, егетләре, татар генераллары белән бергә атлый.

Тукай белән бергә фронт батырлары:

Бәрсә дә дулкыннарың һич алмады, гарык итмәде.

Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харык итмәде.

Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең

Жанга ягымлы икәндер ялкының да, дулкының!

дип җырлыйлар һәм җанга ягымлы туган җирне таң калырлык гайрәт күрсәтеп, кабахәт фашистлардан чистарта баралар.

Казан. Апрель. 1943