ГЫЙМАД НУГАЙБЕК
1943 нче елның 8 нче январенда Казан шәһәрендә Татарстанның алдынгы галимнәреннән берсе булган Гыймад агай Нугайбек үлде. Гыймад Нугайбек татар халкының күренекле тел галиме иде. Аның исеме татар хезмәт ияләренең киң катлауларына таныш. Әле күптән түгел генә (1941 нче едда), аның Әдәби һәм гыйльми эшчәнлегенә 40 ел тулу уңае белән, юбилей үткәрелде. Татарстанның партия һәм совет җәмәгатьчелеге аның хезмәтләренә югары бәя бирде. Гыймад Нугайбекның тормыш юлы намуслы хезмәт белән бизәкләнгән. Ул 1881 нче елда элекке Саратов кулъязмаларын акка күчерү, корректураларын карау, алармы типографиягә төшерү кебек йомышларны үтәгән. Шулай итеп, Г. Нугайбек 15 яшеннән үк типография эшләре белән таныша башлаган. Атасы Шәрифҗаи улының мәдрәсәдән мулла булып кайтуын бик өметләнеп көтсә дә, Гыймад Нугайбек мулла булырга риза булмаган, үзенең халкына намуслы хезмәт күрсәтү юлын сайлаган. Мәдрәсәне тәмам иткәч, шунда ук укытучы булып калган. 5 ел шушы мәдрәсәдә һәм күп еллар башка уку йортларында укытучылык иткән. Укытучылык практикасы Гыймад Нугайбекны әдәби тел, алфавит һәм орфография мәсьәләләре белән шөгыльләнергә, шушы тармаклар буенча гыйльми тикшеренү эшләре алып барырга һәм кыю тәҗрибәләр ясарга мәҗбүр иткән. Бу турыда ул үзе болай ди: «Телләр укыган татарларны, мәктәптәге балаларны, татар телен белмәгән русларны укытып йөргән чакларымда татар язуының җитешмәгәнлеген, бик күп уңайсызлыгын күрә идем; укучыларымның татар язуыннан акрын-акрын бизүләрен сизә идем; кайберләренең язуны ташлап, күңелдән генә өйрәнә башлауларын, кайберләренең язудан туеп, кыек күз белән карауларын, татар язуын кимсетеп көлүләрен ишетә идем...
Укыту эше белән әллә ничә елдан бирле маташканлыгымнан, күптән бирле бу кимчелекләрне күрә килдем, язучыларыбызның язуларын, тел төзәтүчеләребезнең тоткан юлларын тикшерә килдем; «сарыф кагыйдәләре»нең үземә бик кирәклеләрен генә, араларыннан иң яхшыларын гына җыя килдем... («Башлангыч», 1911 ел, 4 бит). Һәм чынлап та шулай иде. Ул чорларда әле татар язуы, татар орфографиясе хаос хәлендә булып, татар әдәби теле гарәп, фарсы һәм госманлы төрек теле элементлары белән бик нык туендырылган, шуңа күрә дә киң катлау хезмәт ияләренә аңлаешсыз бер хәлгә килгән иде. Ә киң массаларны тәрбияләү һәм аларның культура дәрәҗәсен күтәрү өчен азмы-күпме рәткә салынган язу һ.әм аларга аңлаешлы булган әдәби тел кирәк. Ансыз мөмкин түгел. Гыймад Нугайбек менә шул губернасының Кузнецкий өязендәге Черкели авылында крестьян семьясында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә алын, 1893 нче елда Казанга килгән һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укьврга кергән. Укуны хезмәт белән чиратлаштырып алып барырга мәҗбүр булган. Ул чакта мәдрәсә мөдире булган Галимҗан Барулиным. Ш. Рамазанов юлда ялкынлы дәрт белән эшкә керешкән. Г. Нугайбәкның әдәби һәм гьийльмп биографиясенең иң күренекле бүлеге — татар әдәби телен гарәп, фарсы һәм госманлы-төрек элементларыннан тазарту, татар теленең үз сәләтен күтәреп. үз җирлегендә үстерү, графика һәм орфографиясен яхшырту һәм, шулай итеп, әдәби телебезне киң катлау хезмәт ияләренең культура дәрәҗәсен күтәрүче үткен коралга әйләндерү өчен көрәштән гыйбарәт. Ул үзенең бу юлдагы хезмәтләре белән Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук танылган кеше. Ул 1910 нчы елда «Башлангыч», 1911 нче елда «Төрлек», 1912 иче елда «Сагынмалык» исемле оригиналь әсәрләрен бирде. Бу әсәрләре белән Г. Нугайбек, татар әдәби теленең ничек төзәтелергә, орфография һәм грамматикасының нинди принциплар буенча төзелергә тиешлеген күрсәтү белән бергә, гасырлар буенча политик хокуксыз булып һәм «урам теле» дип кимсетелеп килгән татар теленең гыйлем-фән теле булырга сәләтлелеген дә исбат итәргә тырышты. Мәгълүм ки, 1910 нчы елларга чаклы булган татар грамматикалары, күбесенчә, гарәп грамматикасы» традицияләренә корылган яки госманлы-төрек грамматикалары үрнәге буенча төзелгән булып, терминнары бары да гарәпчә алынган, билгеләмә һәм, күп кенә очракларда, кагыйдәләре дә гарәп яки госманлы-төрек телләре манерымча эшләнгән иде. Гыймад Нугайбек, татар теленә кимсетүле карашларны һәм корама грамматикаларны бик каты тәнкыйть итеп, бу хәлне «ошашы, тиңдәше булмаган, иң түбәннәрдән дә түбәнрәк, иң әшәкеләрдән дә әшәкерәк бер яңлышу» дип квалификацияләде. Ул елларда татар буржуазиясе бер[1]нинди дә реаль нигезе булмаган «гомуми төрки тел» тудырырга хыялланып йөргән һәм шуидыйрак бер максат белән «Шура» журналында «калом мөсәбәкасы» (тел ярышы) оештырган иде. Ярышта катнашу өчен ни турында булса да «халис вә саф төркичә» 40—60 юллыж бер мәкалә язу шарт ителгс.1 иде. Г. Нугайбек «Шура» да үткәрелгән бу ярышта катнашмады. Татар буржуазиясе 40—60 юллык бер мәкаләнең дә татар телендә языла алуына ышанмаган һәм бик күпләр «ай-яй, бу бик авыр эш!» дип торган чакта, Г. Нугайбек, саф татарча иггеп, үзенең әнә) шушы әсәрләрен язьш чыкты; теләсә ни турында гына да түгел, бәлки татар теленең фонетик системасын, грамматик төзелешен яңача яктыртуга багышланган оригиналь фәнни әсәрләр белән чыкты. Бу яктан аның «Сагынмалык» һәм «Төрлек» исемле әсәрләре аеруча характерлы. 80 бит күләмендәге «Төрлек»тә гарәпчә терминнардан бары тик хәреф дигән сүз генә кулланылып, бүтән барлык терминнар саф татарча итеп бирелгән: «... татар балаларыма «мазые нәкъли шартын, риваяте фигъле вөҗүби, мазые нәкъли бәгыйд, хикәяте фигъле шартын кариб» дип бикләтү — балаларның башларын әйләндерү генә, аларны аңгыралыкка сабыштыру гына булганга күрә, мин бу «Төрлек»тә байтак кына татарча яңа атлар куйдым» — ди автор. Моның өчен ул «сөйләнүе күңелле, өйрәнүе җиңел, сүзләренең ч ясалышы төз, алмашынулары) тигез татар теле»ндәге әзер сүзләр белән файдаланган (исем урынына — ат, сыйфат урынына — билге, заман урынына — чак һ. б.) яки үзеннән яңа сүзләр ясап, шуларны терминлаштырырга һәм тел практикасына кертергә тырышкан (сарыф урынына — төрлек, замир урынына — атлык, фигыль урынына — кылым, хәбәр яки хөкем урынына — ТӨЗМӘЧӘ һ. б.).
Дөрес, ул чакта әле Г. Нугайбек үзенең бу тенденциясе белән фән юлыннан читкәрәк тә чыга, икенче кырыйга сугылып, тар пуризм позициясенә баса. (Күпме генә сәләтле, күпме генә эшләнгән булмасын, бер генә тел дә кирәкле терминнарның бөтенесен үз материалларыннан гына ясап җиткерә алмый, күп кенә очракларда бүтән телләрдән әзер сүзләр терминнар алырга мәҗбүр була. Телләр дөньясында бу котылгысыз һәм законлы күренеш.) Бер яктан, менә шуның өчен до Г. Нугайбек неологизмнары бер тигез бәхеткә ирешә алмады, ул ясаган терминнарның күбесе гомуми кулланышка кереп китмәде. Ләкин эш анда түгел, Гыймад Нугайбек 87 эш — татар теленең, рухын һәм табигатен аңлап, потенциаль көчен ачарга тырышуда, аны гыйльми һәм практик эшкәртүдә, әдәби телебезне киң катлау хезмәт ияләренә аңлаешлы бер тел итеп үстерергә омтылуда. Гыймад Нугайбек менә шундый идеяләрдән чыгып эш иткән. Билгеле, татар телен мөстәкыйль бер тел итеп тану, аны гыйльми һәм практик эшкәртү Г. Нугайбектан гына башланмый. Аңа чаклы ук бу юлда эшләп килгән кешеләр бар. Татар теленең табигатенә лаек орфография һәм грамматика мәсьәләрен дә беренче тапкыр күтәреп чыгучы, юл башлап җибәрүче Г. Нугайбек түгел.
Тарих бу рольне XIX нчы йөзнең соңгы чирегендә педагогика, тел һәм әдәбият өлкәләреңдә искиггкеч зур эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйрига биргән. Нугайбек үзе дә: «Барысының арасыннан телдә юлбашчыбыз Каюм Насыйри калдырган эзне иң яхшы таптым, аның эзе белән бармакчы булдым... ыру-тамырым булган сөекле татарларыма шул юлбашчыбызның теләгән теләген ирештермәкче булдым» — ди («Башлангыч», 1911 ел, 13—14 битләр). Әйе, тел һәм орфография мәсьәләләрендә ул Каюм Насыйри шәкерте, аның юлын эзлекле дәвам иттерүче булып, ул мәсьәләләрне яңа шартлар, яңа таләпләр югарылыгына күтәрү татар теленең табигатенә тапкыр алфавит һәм демократик орфография төзү юлында батыр адымнар, кыю тәҗрибәләр ясады. Г. Нугайбек радикал орфографияче иде. Ул, Октябрь революциясенә чаклы ук, киң катлау хезмәт ияләренә укырга һәм язарга өйрәнүне җиңелләштерү, грамоталылыкны массалаштыру өчен, орфографиядә фонетик принципны яклап килде һәм шуны үткәрергә дә тырышты. Моның өчен иң элек татар телендәге сузык авазлар мәсьәләсен практик рәвештә хәл итәргә кирәк иде. Ә ул чакта сузык авазлар, К. Насыири тарафыннан ун итеп күрсәтелгән булса да, язу Һәм типография практикасында 3—4 хәреф белән генә бирелә ите. Г. Нугайбек татар телеңдә ун сузык барлыгын теоретик нигезләп, һәр сузык өчен аерым билге ясап чыкты һәм шуларны типография практикасына да кертергә тырышты. Ләкин татар бурбуазиясе аның бу идеяләрен кире какты, алфавит һәм орфография тармагындагы кыю реформаларын кабул итмәде, хәтта үзе алларның конторасында бухгалтер булып эшләвенә дә карамастан, Бырадәран Шәрәфләр (ул чактагы «Мәгариф» нәшрияты хуҗалары*) Нугайбекның әсәрләрен бастырмадылар, хезмәткәр автор үзенең әсәрләрен үз хисабына бастырып чыгарырга мәҗбүр булды. Әйе, татар әдәби телен һәм татар язуын демократлаштыру юлында киртәләр күп булды, ләкин Г. Нугайбек өметсезләнмәде: «ышанам чын күңелдән: минем язган бу сүзләрем бүген тәмсез тоелса да, минем корган бу уйларым бүген ямьсез тоелса да — килер бер чак, белер бар як: болар- ның бик зурдан да олы булып, иң югарыдан да өстә торганын, ыру-тамырым— татарларның моны сагынып, моны эзләп тә йөргәнен...» («Сагынмалык», 1911 ел, 3 бит) дип, үзенең халкына һәм якты киләчәккә ышанып эшләвендә дәвам итте. Г. Нугайбек Бөек Октябрь революциясен шатланып каршы алды һәм бер дә икеләнмичә совет платформасына күчте. Ул, 1912 нче елдан бирле «Кояш» газетасывда эшләп килә иде. Бу газета, бүтән буржуаз газеталар кебек, ачыктан-ачык контрреволюция юлына баскач, Т. Нугайбек аны ташлап чыкты, «Кызыл байрак» газетасына килде һәм ялкынлы дәрт белән шунда эшли башлады, үзенең белеме һәм тәҗрибәсе белән революцион газетаны оештыруда, аның эшен яхшыртуда зур булышлык күрсәтте, «Правда» газетасында басылган ялкынлы мәкаләләрне татар теленә тәрҗемә итеп, шушы газетада бирә торды. Шулай итеп, ул 1917 нче елдан ук совет матбугатының намуслы һәм актив работникларыннан берсе булып кичте. Совет чоры — Г. Нугайбек эшчәнлегенең иң уңышлы чоры. Ул үзенең күптәнге теләкләренең халыкчыл идеяләренең дә бары тик совет шартларында гына тормышка ашырылганын күрә алды. Бу исә аны тагын да дәртләндереп җибәрде. Чирек гасыр бу Ш. Рамазанов енча гарәп хәрефләрен татар теленә җайландыру, татар язуын яхшырту юлында ясалып килгән реформаларның көтелгән нәтиҗәләрне бирмәвен күргәч, Г. Нугайбәк алфавит һәм орфография тармагында да революция юлы белән эш итәргә кирәклекне аңлады, традицион гарәп алфавитым ташлап, яңалифкә күчәргә чакырды. Буржуаз милләтчеләр гарәп хәрефләрен саклап калыр өчен бөтен көчләрен куйдылар. Көрәш кызып китте. Г. Нугайбек яңалиф дошманнарына каршы көрәшнең алгы сафында булды. Бу елларда ул гарәпчеләрнең реакцион йөзләрен фаш итеп, яңалифне фәнни яктан нигезләп күрсәткән «Латинчылыкка күчерүче гамилләр» (1926 ел) исемле әсәрен язып чыкты. Моны аның яңалиф чоры «Сагынмалыгы» диергә мөмкин. Бу чорда аның каләме аеруча кызу эшчәнлек күрсәтте, «Яңалифтә хәреф һәм имла нигезләре» (1927 ел), «Имла нигезләре» (1928 ел) дигән әсәрләрен, зурлар һәм мәктәп балалары өчен аерым- аерым әлифбалар һәм уку китаплары бирде. Традицион гарәп әлифбасыдай латин нигезендәге яңалифкә күчү — революцион әһәмиятле бер чара иде. Ул татар хезмәт ияләренең тагын да прогрессиврак булган рус графикасы нигезендәге яңа алфавитка күчүләре өчен хәзерлек этабы булып хезмәт итте. Г. Нугайбәкның әдәби һәм гыйльми хезмәтләре төрле тармакларга карый. Ул 1924 нче елдан башлап, гомеренең соңгы көннәренә чаклы Татиздатның авторы, редакторы һәм тәрҗемәчесе булып эшләп килде. Соңгы ун ел эчендә русча-татарча сүзлекләр, төзү өстендә эшләде. Сүзлекләр төзү — гаять мәшәкатьле хезмәт. Монда зур эрудиция, вак чокчынулар һәм түземле эзләнүләр таләп ителә. Г. Нугайбәкның тел галиме сыйфатыңда иң көчле ягьп да әнә шушы лексикография өлкәсендә күренде. Ике тапкыр басылып чыккан (1938 һәм 1940 еллар) 47 табаклык «Русча-татарча сүзлек» нең һәм 1939 нчы елда чыккан «Башлангыч мәктәпләр өчен русча-татарча сүзлек» нең өчтән ике өлеше.
— Г. Нугайбек хезмәтләре. Болар инде Гыймад агайның тагын да уңышлырак иң соңгы рэчендә генә телгә алыр һәм аны яхшылык белән генә сагыныр.