ФӘРИДНЕҢ ХАТЛАРЫ
Бөек һәм изге Ватан сугышында татар халкының бик күп меңнәрчә егетләре мәңге онтылмас батырлыклар күрсәттеләр һәм күрсәтәләр. Влар турында халык дәртле җырлар чыгарыр, алар турындагы легендалар телләрдән телләргә күчеп буыннардан буыннарга барыр. Кемнәр соң ул бәһадирлар? Нинди чишмәләрдән тереклек суы эчеп, алар яшь йөрәккә көч җыйганнар, нинди аналарның фатихасында үсеп алар шундый батыр булганнар?
Казанда Зур Вахитов урамында 7-нче йортның капкасын ачып ишек алдына керсәгез, эчтә-түрдә тәбәнәк рәшәткә белән бүленеп алынган бакча уртасында җыйнак кына, кечкенә генә бер өй күрерсез. Рәшәткә капкасыннан үтеп, алма һәм чия агачлары уртасындагы сукмактан өйгә таба барганда сезгә 70 яшьлек Нәгыймә апа каршы чыгар. Ул үзенең хәлсез тавышы белән:
“Сиңа кем кирәк, улым?” дип сорар. Нәкъ 30 ел инде, Нәгыймә апа шушы өйдә яши.
— Без аны, — ди ул, — мин уртанчы улым Гамирне тапкан елны алган идек. Бу 1913 елда булган. Мәхрум Мөхәммәдҗан абзый — Нәгыймә апаның ире — ул чагында Бәхтиевләрдә приказчик булып хезмәт иткән. Үзенең алты баласын Нәгыймә апа менә шушы ояда үстергән. Яның төпчек улы Фәрид алты бала арасында әнисенең иң иркәсе һәм әнисенә иң шәфкатлесе булган. Ул 10—12 яшенә җиткәч әнисенә өй эшләрендә булышкан. Коедан су Советлар Союзы Герое Фәрид Фәтхуллин ташыган. Ташыганда да ничек әле, — ике чиләкле көянтәне җилкәгә асып, өченче чиләкне кулга китәреп китерә икән. Шук бала булган, сугыш чукмары булган Фәрид. Күрше малайлары бөдрә чәчле кара Фәридкә — исменә ошатыпмы, курыкмас һәм елдам булганы өченме — “пәри” кушаматын биргәннәр.
— Түр өйләр чыкты, пәри килә, — диләр икән Фәрид үзенең абыйлары һәм апалары белән ишек алдына уйнарга чыккан чакларда. Малайлар “пәри” белән дус булырга тырышканнар. Уңган һәм батыр, саф йөрәкле һәм гадел иптәш булган ул. Зур егет булып җиткәч, Нәгыймә апа өчен бөтенләй билгесез ерак шәһәрләргә киткәч, Фәрид һаман да әнисенең иң шәфкатьле төпчек улы булып калган. Советлар Союзының Герое дигән бөек исемне алган Фәрид Фатхуллинне, аның 70 яшьлек әнисе “ил батыры” дип атый.
Бала түгел иде ул, могҗиза иде, — дип өстәп куя. Даһи полководец Суворов турында хәбәре булмаган татар карчыгы “могҗиза — батырлар” сүзенә ана йөрәгеннән чыккан яңа мәгънә өсти. Аның ил саклауда батырлык могҗизалары күрсәткән Фәриде туган өйне яратуда һәм хәлал күкрәк сөте белән тәрбияләгән ана карчыкны сөюдә дә могҗиза — бала. Ял вакытында да, эше күп чакта да Фәрид һаман да әнисенә сәлам хатлары җибәреп торган. 1940 елның декабрендә ул Кырымнан абыйларына — апаларына русча хатязада, Әй әнкәй, Дим буе, Бик сагындым бу юлы... —дип татарларча җыр өстәп китә һәм төрле хәлләр турында язганнан соң:
— Әнкәем! Үзең нигә хат язып җибәрмисең? Миңа бик шатлык булыр иде. Сәлам белән Фәрид, “төпчегең” дип тәмам итә. Менә кечкенә генә бер открытка. Анда кыр казлары шикелле төзелеп очкан самолетлар рәсеме төшерелгән. Аларның берсе — Фәриднеке — түгәрәк сызык эченә алынган. Фәрид бу открытканың артына “Родному гнезду от дальнего птенца” дип яза да әнисенә җибәрә. Туган ояда Фәриднең балалык еллары, шау-шулы уен-көлке эчендә генә үтми. Кечкенәдән үк ул, нәни кулларына көрәк тотып, абыйлары белән бергә Кукушкин кырына йөри, анда алар казудан калган кузы хәтле бәрәңге чокыйлар. Яз көннәрендә Бакалтай кырына барып җуа җыялар да, аны кечкенә бәйләмнәргә бүлеп саталар. Фәрид 14 яшендә әтисеннән кала. Авырлыклар эчендә һәм авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп үтә Фәриднең балалык һәм яшүсмерлек еллары...
Фәрид үзенең туган оясын, үзенең ямьле Казанын чиксез ярата һәм сагына. Шул Казан мәктәпләрендә белем алып аның абыйлары, апалары инженер һәм укытучы булалар. Шул Казанда аның нужалы, ләкин матур истәлекле балалык һәм яшүсмерлек еллары үтә. Шунда, ФЗУ да ул эшкә өйрәнә. Шул Казанның комсомол оешмасы аны очучылар мәктәбенә җибәрә.
Фәриднең әнисенә җибәргән бер хатын тулысынча һәм бер сүзен дә үзгәртмичә күчереп язасы килә.
“Исәннәрмесезләр! Барчагызга күп, күп сәламнәремне җибәреп калам, үзем сау сәламәт, сезләрне дә исәнләр дип уйлыйм. Апа киткәннән соң сезнең яктан хат килүләре сирәгәйде, бу арада бер дә юк. Безнең эшләр искечә, бүген ял көне, эш юктан эш булсын дип сезгә хат язарга утырдым.
Әнкәем! Мин узган хатымда сиңа вакыт табып, үзең тырмалап җибәр дип язган идем. Мин бик сагынып көтәм, син әнкәем үзең аңлыйсың инде, барсын да язып җибәр, үзеңнең сәламәтлегеңне, ашау-эчү якларын, абыйлар ничек торалар? Ишек алдылары исән-саулармы? Һәркайсына миннән сәлам күндер. Әсма апа кәрнизенә утырып кәләпүш чигәме? Кичләрен капка төбенә чыгып утырасызмы? Монда күренә торган биек, якты ай сезләргә дә күренәме? Бу арада бездә бик матур, ай яктысы, тын кичәләр тора, без генә күрә алмыйбыз, иртә ятып, иртә торгач. Кай кичләрне ай, ачык тәрәзәдән минем кроватька барып караганда, айга карап, бөтен өйдә узган тормышны уйлап, кайсы вакытта нәрсә эшләгәннәрегезне уйлап, барсын да баштан үткәреп соң гына йокыга китәм. Шундый хәлләр инде бездә. Өйдә җәй көннәре бик буласым килсә дә, була алмыйм шул инде. Бу ел декабрьләрдә без мәктәпне бетерәбез дип уйлыйбыз, аннан соң кайда җибәрерләр тагын, монда калдырырлармы? Очарга өйрәтергә башка шәһәргә җибәрерләрме? бер дә белмибез. Хәзер бик кызып иң соңгы, иң каты имтиханга хәзерләнәбез, шундый, шундый хәлләр. Әнкәем! Минем югарыдагы сораганнарыма үзең бер зиһенеңне җыеп укмашты- рып язып җибәрсәң иде. Барсын да яз.
Гаян бакчасында алмалар өлгерделәрме? Малайлар бик борчымыйлармы? Кәримулла бакчасында синең “колхоз марҗасы” дигәнең Фәридә хәзер көн буйлап җырлап йөриме? Безнең курнос Әлфуш зур үсәме, бик усалмы? Әләкчеме? Барсын да язып җибәр.
Сау булыгыз.
Хат көтеп: “Төпчек” улың Фәрид.
Ерак шәһәрләрдә очучылык һөнәренә өйрәнүче яшь егет, Казанның матур бакчаларын сагына, күрше кызы Фәридәнең, кызарып пешкән алмаларны өзгәләп бакчада җырлап йөрүләре аның күз алдында тора.
Еллар үтә. Фәрид өйләнә. Балалар әтисе була. Ялкынлы йөрәктә ана сөю һәм бала сөю тойгылары бер-берсен бөтенәйтәләр һәм көчәйтәләр. Илнең данлыклы батыры, сталинчыл лачыннарның полк командиры майор Фатхуллин — күпме генә югары күтәрелсә дә — үзенең оясыннан ераклашмый. Ул үзенең тормыш иптәше Нина Николаевнаның яхшы дусты, кечкенә кызлары Лея белән Фәридәнең иркә атасы, Нәгыймә апаның, шул ук, элекке төпчек улы. Лның хатларында һәрвакыт дәрт һәм күтәренке күңеллелек ташып тора, алар семьяны һәм ана карчыкны тирәнтен сөю тойгылары белән сугарылган була. Менә ул 1942 елның 12 февралендә госпитальдән яза (русчадан тәрҗемә итеп күчерәм, М. М.): “Сәлам, минем кадерлеләрем — хатыным һәм кызчыкларым! Синнән күптән-күптән инде хат алганым юк. Нәрсә булды? Үзең сау-сәламәтме? Сезне бик сагындым, кадерлеләрем! Хәзер инде, өй әйләнәсендә таяк ярдәмендә үзем тыпырдыйм. Тиздән яңадан үземнең сугышчан коллективымда булырмын, яңадан кабахәт дошманны тукмый башлармын дип өмет итәм. Сиңа акча җибәрдем, 5000, димәк — күңелсезләнмә. Үзеңне дә, балаларны да сакла. Ашау-эчүдә саранланма. Хәер, үзең дә кечкенә түгел бит. Кызым Лея зур үскәндер инде, һаман әтисен эзли торгандыр! Әйтергә ансат, күрмәгәнгә 4 ай бит. Сине еш кына төшемдә күрәм. Теге көн һаман күз алдында тора,— син кызым белән машина кабинкасында утырасың, ә кызның кечкенә генә борны — кып-кызыл.
Тиздән фронтта булам, менә шунда инде синең хатларыңны укырмын, әгәр килгән булсалар. Ярый, ешырак яз, бәгърем!
Үбеп: Әткәгез Фәрид. Әнигә сәлам."
Тагын бер ай вакыт үткәч инде Фатхуллин дөрестән дә яңадан фронтка кайта. Яңадан ул фашистларның үләксә кошлары өчен дәһшәтле яшен булып күккә күтәрелә. Ул үзенең бөтен көчен, көннәрен һәм төннәрен Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бирә. Ләкин шундый шартларда да ул анасына хатлар язарга, Казан күгендә самолетлар очканны күргән саен: “Минем Фәридем түгел микән бу самолетта” дип, ике кулын күзләре өстенә куеп, озак карап торырга гадәтләнгән моңлы карчыкның күңелен табарга өлгерә. 1942 елның 22 апрелендә фронттан әнисенә хат язып сала.
“Исәннәрмесезләр! Кыйммәтле әнкәем син миңа бик ачуланма инде сиңа хат язмаганга. Монда минем гаебем бик күп, нихәтле эшең күп булса да хат язарга вакыт табарга кирәк иде. Моннан башлап бу гарәпчә язган хатым синең кыйммәтле кулларыңа сау-сәламәт барып җитсә, бу хатымны алганыңнан мин хәбәр алсам, 10 көнгә бер хат иң аз булганда да язарга сүземне сиңа бирәм. Үзем сау сәламәт синең хәер догаларың белән. Нәгъләт суккан Гитлернын бандасын дөнья йөзеннән сөртеп ташларга кирәк. Синең төпчек улың Фәрид, әнкәем, шул зур мәсьәләне уйлап, аңлап, кирәк булса җанын бирергә хәзер булып дәтҗалдай сугыша. Минем очуларымны, сугышуларымны, безнең яратканыбыз иптәш Сталин һәм Правительствобыз бик зур бүләк бирде миңа һәм минем 7 иптәшләремә Совет Союзының батыр исемен кушты. Без барыбыз да бу зур бүләккә карап булачак сугышларда тагын да катырак фашистларны кыйнарга сүз бирдек. Безнең фронтта шундый хәлләр.
Әнкәем! Хәзергә сау-сәламәт бул, Нинага әйт, бу ел җүләрләнмәсен тормыш бар кайда да шундый авыр, Казандагы күк. Сәлам белән Фәрид. “Фашистларны кыйнарга” дигән изге бурычны Фәрид үзенең соңгы сулышына кадәр намус белән үти. 1942 елның июлендә ул үз халкының бәхте өчен, бөек Ватанның азатлыгы өчен корбан була.
* * *
Татар халкының улларына совет көчле канатлар бирде. Чиксез күк йөзендә болытлардан өстен чыгып очарга, якты өметләргә, бөек идеалларга омтылып, азат тормыш белән яшәргә өйрәнделәр татар егетләре. Хәзер инде шулар пычрак немецка кол булсыннармы? Казан шәһәренең бакчаларында һәм Волга буйларында ел саен тәмле алмалар казарып пешәр. Алма бакчаларында шат көлү авазлары янгыратып, алма битле балалар үсәр. Шул балаларның бәхетен саклап калган канатлы Фәрид батыр турында халык дәртле җырлар чыгарыр, аның турындагы легендалар телләрдән телләргә күчеп, буыннардан буыннарга барыр.