Логотип Казан Утлары
Пьеса

БЕРЕНЧЕ АПРЕЛЬ

Пьеса бер пәрдәдә

КАТНАШУЧЫЛАР:

ФӘРИДЗАМЯНОВ,

ЕЛГА ИНЖЕНЕРЫ.

ВАСФИ,

АНЫҢ ЯНЯСЫ.

ӘНВӘР,

ВАСФИНЫҢ ЭНЕСЕ.

САФИЯ

КАПИТАН

Вакыйга хәзерге Ватан сугышы көннәрендә бара. Зур бүлмә. Тәрәзәдән апрель кояшы балкып. Ике якта ике ишек; берсе тышкы якка, икенчесе эчке бүлмәләргә керә торган. Түрдә балкон ишеге, хәзергә анысы бикләнеп куелган. Алгы планда Фәриднең эш өстәле. Пөхтә җыйналган җиһаз, яхшы мебельләр һәм телефон.

Ф ә р и д чертеж өстендә эшли. Васфи керә, улының эшләвен күзәтеп тора.

Ф ә р и д аңа күтәрелеп карый да елмаеп куя.

Фәрид. Ник бодай гаҗәпсенеп карыйсың, әни?

Васфи. Ичмасам, утырып эшлә. Шулмы инде синең ял итәргә кайтуың? Фәрид (утырып). Чыннан да шулай икән шул. Онытканмын да.

Васфи. Аягыңның авыртуын оныт имеш. Нинди эштер инде ул, авыруларны оныттырырлык.

Фәрид. Зарар юк әни, ул күптән төзәлгән инде.

Васфи. Төзәлсә төзәлмәсә, син ял итәргә кайткан кеше.

Фәрид. Сөйгән эшеңне үтәү, үзе ял инде ул. Киткәнче бетереп куя алсам, күңел тыныч булыр иде.

Васфи. Бу тикле тынгысыз булырсың икән, Фәрид. (Чертежны карап.) Болары нәрсә соң, улым?

Фәрид. Агымның тизлек һәм акырынлыгына карата үзгәреп, пароходларга сайлык-тирәнлек турында алдан хәбәр бирә торган автомат аппаратымның детальләре.

Васфи. Соң улым, андый аппарат күптән бар иде түгелме?

Фәрид. Бар иде. Ләкин минем система, аңа караганда бик күп мәртәбәләр төгәлләндерелгән. Минем аппарат ике өч минут алдан хәбәр бирә. Электәге аппарат пароход килеп җиткәч кенә күрсәтә аладыр иде.

Васфи. Сезгә ярамый инде. Тирәнлек, сайлыкны күрсәтеп торган бакеннар гына җитмәгән идемени?

Фәрид. Бөтен хикмәт тә шунда, бакеннарның артыннан карап йөрергә никадәр кешеләр кирәк бит аларга. Ә, бу аппарат гамәлгә ашкач, бакенщикларның бөтенләй кирәге булмаячак. Шуның аркасында без ватанга, елга транспортына миллионнарча файда китерәчәкбез.

Васфи. Бөтен дөнья кирәген син генә җиткереп бетерә алмассың инде. Азрак үз турыңда да кайгырта башларга вакыт.

Фәрид. Үз турыбызда, немец кабахәтләрне җиңеп бетергәч уйларбыз инде, әнкәй.

Васфи. Син үзеңә тиешне үтәдең инде. Сугышында булдың, аягыңны аксатып кайттың, тагы ни кирәк? Сине ялга җибәргәннәр икән, ял ит. Бәлкем, син терелгәнче сугышы да бетеп китмәсме...

Фәрид. Мин терелдем инде. Шушы детальләремне эшләп бетерү белән яңадан да китәргә сораячакмын.

Васфи. Юкны сөйләмә. Китү турында авызыңны да ачасы булма. Болай да синнән башка күп җафа чиктем инде. Эшлә, эшлә, уйлап чыгар. Ичмасам, күз алдымда булырсың.

Фәрид. Монда да эш күп, дөрес. Ләкин минем фронт өчен затонда эшләвем бигрәк тә кирәк.

Васфи. Тагы кая китмәкче буласың? Идел дошманнардан чистартылды, шулай булгач буелгы җәй Иделдә тыныч булачак. Былтыр бер хәл иде...

Фәрид. Юк, әнкәй, Идел белән генә тынычланып булмый. Безнең башка елгаларыбыз да бар бит. Днепр кебек елгалар дошман кулында. Бронялы пароходларны күбрәк, тизрәк өлгертергә кирәк.

Васфи. Синең үзеңә бронь кирәк. Мин сине яңадан сугышка җибәрәчәк түгел. Начальнигыгызга үзем барып сөйләшәм. Ничек кенә итсәм итәм, мин сине монда калдырам. Эш монда да җитәрлек сиңа.

Фәрид. Дөрес, без монда да фронт өчен эшлибез.

Васфи. Шулай булгач, уйла, рәхәтләнеп эшләп ят. Халык өчен эшләмәдем, тудырмадым дип әйтә алмассың инде. Җитәрлек эшләдең.

Фәрид. Халык бәхете өчен боларны гына тудыру аз. Минем уем, елга транспортындагы сезонлыкны бетерүгә ымтыла. Безнең уйларның җылылыгы, апрель кояшыннан көчлерәк булсын иде. Күрәсең ул бездән: бозларны мин генә эретә алам бит — дип ничек масаеп көлә.

Васфи. Үзем өйрәтимме, улым.

Фәрид. Я әле, я әле!

Васфи. Бик ансат, пароходларга боз өстеннән чабып йөри торган көпчәкләр генә куярга кирәк. (Көлеп.) Син улым, әниеңнең башы бернәрсә дә эшләми дип уйлама.

Фәрид (каты көлеп). Ой, ой! Уең начар түгел икән, тик, боз өстендә тәгәрмәчләрнең әйләнмәвен генә хәтердән чыгарып җибәргәнсең. Ичмасам, чаңгылар куярга кирәк, дип тә әйтмисең.

Васфи. Шулайрак икән шул. Ярар инде карчык кешегә. Нишлибез, кофе эчеп алабызмы? Ашны Сафия килүгә өлгертермен дигән идем.

Фәрид. Сафия? Кайчан кайткан ул? Васфи. Кичә кич кайткан. Әллә белмәдең дә? Әнвәр әллә кайчан ишетеп алган, монда аның киләсен белү белән пыр тузып каршы алырга хәзерләнеп йөри.

Фәрид. Юк, ишетмәгән идем.

Васфи. Менә кыз ичмасам. Яңа теплоход төсле ялт итеп тора. Әмма, яратам да соң үзен.

Пауза.

Фәрид авыр сулап куя. Ә, син авыр сулыйсың. Барлык ягың килгән... тик шул кызлар турысында... Белмим инде, йөрәгеңә йон үскәндер синең.

Фәрид. Бик кызык кеше син, әни. Тотасың да шулай дисең. Минем бит инде, тик торганда кызлар муенына барып асылыныр хәлем юк.

Васфи. Әллә үзләре килеп асылынганны көтәсеңме? Орденлы булгач, бәлкем, шулай булырга тиештер дип өмет итәсеңдер?

Фәрид. Орденлы булгач болай ярый, тегеләй ярамый, дип әйтүчеләрдән туеп беттем инде мин. Ичмасам, син генә шулай димә, әни. Мин нишләп алай дип уйлыйм. Просто, хәзер ул турыда уйлый торган вакыт түгел.

Васфи. Күптән уйларга вакыт. Сиңа быел, утыз ике тула!

Фәрид. Әни, ташла инде юкны, вакыты җитәр— булыр.

Васфи. Анысы, Фәрид, көтмәдем түгел, көттем. Башта укыйм дидең, сүз әйтмәдем. Аннан эшкә тотындың, бераз күз-баш алсын, тормыш рәтләнсен дидем, түздем, ул арада менә бу каһәр төшкән сугышы башланды, анда озаткач төн йокыларымны калдырып көттем. Инде аннан кайттың, яраланып кайттың, тагы китәм дисең. Минем дә бит яшем алга бармый, синең бәхетле булуыңны күреп каласым килә.

Фәрид. Синеңчә мин бәхетсезмени?

Васфи. Булмасын! Өйлән дигәч, өйлән! Вәт шул!

Фәрид. Әлбәттә өйләнәчәкмен, менә сугыш бетсен. Ул бит инде ток-томалга гына эшләнә торган эш түгел.

Васфи. Әллә кырыкка җиткәнеңне көтмәкче буласыңмы? Дөнья кайгысының бер вакытта да бетәчәге юк аның, берсе артыннан икенчесе туып кына тора. Өйләнгәч тә дөнья куарга мөмкин. Аннаның кай җире ярамаган? Салихага ни булган? Әминә, Сәрби, менә бу Варя... (конверттагы бик күп карточкаларны бербер артлы өстәлгә ташлый бара.) Менә бу алма кебек кызларның берсе дә синең өчен яраклы түгелмени? Алай инженер булдым дигәч тә теге...

Фәрид. Тукта әле, әни, кызма. Кемнең аларны яманлаганы бар соң?

Васфи. Җитте! Вакыт сиңа! Бу җәйдә өйләнми калсаң, кара аны... шундый кызык итәрмен... Бөтен шәһәрдәге яучыларны яллап бетерсәм бетерермен, әмма сине өйләндерми калдырмам.

Фәрид. Миңа яучылар нәрсәгә? Минем үземнең дә телем бар. Өйләнермен әни, сугыштан кайткач та... Өйгә кызлар карточкалары ташуыңны куй: Мин бит аларны сайлаганым юк. Алар барсы да яхшылар — матурлар. Ләкин мин бит аларның берсен дә белмим. Алар да мине белмиләр. Мин ничек, бу карточкалар аша гына үземә тормыш иптәше билгели алыйм?

Васфи. Боларны белмисең икән, үзең таныганнарга өйлән. Наташага кара, ул сине яратмас дисеңме? Яратыр. Матурлыгы, эшчәнлеге дисәң, кем сокланмас үзенә? Җылырак сүз әйт, театрларга алып бар. Телең калмас бит?

Фәрид. Бик дөрес, ул искиткеч яхшы һәм матур хатын.

Васфи. Хатын, хатын... булсын. Ул әле кызларга алмаштырмаслык яшь. Әнвәр белән торасы килмәгәненә исең китмәсен, мин Әнвәрне энем булса да мактый алмыйм. Аның шикелле җилкуар, кушбугазга шул кирәк тә. Аннан аерылып Наташа бер дә ялгышмады. Кара, хәзер аның артыннан нинди егетләр генә йөрми. Ә ул аларның берсенә дә сер бирми. Ышанычлы хатын ул. Әнвәр зурга үрелмәкче, Сафияның күңелен ауламакчы була да белмим, ул эшнең барып чыгуы, мөшкелрәк булыр.

Фәрид. Әйе, Наталия Ивановна бик тотнаклы хатын. Әнвәр аның кадерен белеп җиткермәде. Хәзер ул, Сафияга үрелмәкче була. Әнвәр яшь, матур, каян беләсең, Сафия бәлкем аны яратыр да?

Васфи. Әнвәр әрсез ул. Ул сүзгә синең шикелле аптырап кала торган түгел. Сафия кая барса ул шунда, күбәләк шикелле тирәсендә әйләнеп кенә йөри. Кызларга шул гына кирәк тә. Син генә ул, йөрисең шунда. Дәрәҗәң дисәң ул бар. Белемең, орденың... Ичмасам, тәмәкесен тарткан бул, эчмәсәң дә кеше утырган табыннан калма, уйнаган, көлгән бул. Ой, мин егет булсам иде дә, синең урныңда торсам иде. Наташага нибарлыгы егерме өч яшь кенә. Сиңа инде, Сафия шикелле егерме яшьлек кызларны өмет итәргә урын калмаган. Ячуың килмәсең, андыйларны утызның бу ягына чыкканчы карарга кирәк иде.

Фәрид. Җитте инде, әни. Тот та Наташага өйлән! Хатын кеше булса ни булган? Көн арты көн үтә, бу болын кадәр өйдә, бер үзем бүлмәләр арасында күп адашып йөрдем инде мин. Кулына умырзая чәчәкләреннән букет һәм төргәкләр күтәргән Әнвәр килеп керә.

Әнвәр. Исәнме минем ужасно уважать итә торган апакаем? Исәнме, хөрмәтле абыкаем, Фәрид абый?

Фәрид. Саумы, Әнвәр! Нихәл? Әйдүк. (Күрешәләр.)

Васфи. Нихәл соң? Әле бик күптән, бүген иртә беләннән бирле күрешкән юк иде бит. Бик сагынган идек. Әйдә, түрдән уз кунак булырсың. Сыең үзең белән булса, сыйлап та җибәрербез үзеңне.

Әнвәр. Күрәм, күрәм апакаем, син что-то төрттереп сөйләшәсең. Сый турына килсәң билгеле мин бушка йөри торган кеше түгел. Блат булсын, блат булса барысын да табарга була. Бу умырзаяларны суга утыртып куй, апакаем, Камскаябызның кулларына кергәнче шиңә күрмәсеннәр. Язгы, апрель чәчәкләре.

Васфи. Ярыйла, Сафия килсә?

Әнвәр. Что за ужас? Ни өчен килмәсен? Фәрид абыйның кайтканын ул ишетте, үзе дә яңа кайткан кеше. Разве ул үзенең многоуважаемый укытучысын күрмичә тора ала? Әгәр ул килмәсә, бу просто бер ужас булыр иде.

Фәрид. Әйе, ул килмичә калмас.

Әнвәр. Вот шулай булгач, аны каршы алу эшен ужас бер комфорд белән оештырырга кирәк. Мин бит, даже, апакай тортларга кадәр таптым.

Васфи. Бу тикле әрсез булырсың икән.

Әнвәр. Әрсез булмасаң, табарсың. Шулай, син апакай бу нәрсәләрне урнаштыр да, хәзерләнә башла. Аннан, Фәрид абыкаем, син хәтерлисеңме, миңа бер хезмәтеңне вәгъдә иткән идең? Сафия монда киләчәк, син конечно бер уңайлы момент табып, ул вәгъдәне үтисең инде?

Фәрид. Юк, Әнвәр, мин ул эшне булдыра алмам. Минем өчен бик уңайсыз мәсьәлә ул.

Әнвәр. Юк, монсы ужас килешми торган эш инде. Син бит миңа ярдәм итәргә вәгъдә бирдең. Бүген самый моменты инде аның. Сынап карармын, дидең. Син генә булдыра аласың бу эшне, ужасно умоляю, тыңла, Фәрид абыкаем. Мине кызган. Ул синең сүзне һичшиксез тыңлаячак.

Фәрид (үз-үзенә). Ә мине кем кызганыр? (Әнвәргә.) Ярый, тырышып карармын.

Әнвәр. Вот! Вопрос в шляпе, болай булгач. Раз, Фәрид Заманов әйттеме инде — ул булды дигән сүз. Димәк, Сафия килә! Киттем, тагы кое-что нәрсәләрне табарга кирәк. Хәзерлән апакаем, кунакны каршы алу үзе бер ужас булсын.

Васфи. Ярар, хәзерләнәм. Синең өчен түгел, Сафия хакына хәзерләнәм.

Әнвәр. Ура! Булды болай булгач. Расписаниеләр ужасно дөрес үтәлә. Теплоход не опоздал! Ә сезнең Сафия килмәс дигән сүзегез, Волгадан түбән таба, тү-тү-тү!

Васфи. Тү-тү-тү, имеш. Тү-тү-түләргә иртәрәк шул әле, күзеңне ачып кара, әле боз да кузгалмаган. Наташаны да чакырам.

Әнвәр. Нәрсәгә? Ах, да. Но ничего, үзегезгә карагыз. Минем аннан яшерә торган эшем юк. Ул минем Сафия артыннан йөргәнемне бик яхшы белә.

Васфи. Менә, шулай булгач мин бүген Наташаны бер егет белән таныштырып куйыйм әле.

Әнвәр. Но, но! Ансы ужасно. Мин түзә алмам. Как ни говорите, мин бит аны, ужасно, яратадыр идем.

Фәрид. Алай булгач ник аерылдыгыз?

Әнвәр. Үзе бит, мин түгел.

Фәрид. Ул начар хатын түгел.

Әнвәр. Конечно түгел. Но, характерларыбыз белән килешә алмадык. Нишләмәк кирәк — один ужас. Но ярый, мин тагы йөреп кайтыйм әле.

Васфи. Мин дә хәзерләнә торыйм алай булгач. Әнвәр. Шулай ит, апакаем. Но, яратам мин сезне, ужасно яратам. Значит бар да була дигән сүз, Фәрид абыкай?

 

В а с ф и эчке бүлмәгә кереп, Әнвәр тышкы итеккә чыгып китәләр.

Фәрид. Әнвәргә ансат, син булдыра аласың ди. Әйе... Әни әйтмешли, синең үзеңә быел утыз ике яшь тула. (Карточкаларны карап.) Бәлки, болар арасында мине ошатучылар да бардыр. Кайсы соң ул? Кайсыгыз? Сез барыгыз да минем шикелле үк телсезләр. Гафу итегез, минем сезнең берегезгә дә, бер сүз дә әйтәсем юк. (Өстәл өстендә тора торган рамдагы карточканы кулына ала.) Менә сиңа, сиңа минем әйтәсе сүзләрем күп. Ләкин, мин аларны күңелемдә генә саклап йөртәм. Мин ул сүзләрне синнән өч елдан бирле яшереп киләм. Ләкин синең артык яшь, саф һәм матур булуың минем бу өметемә киртә булып тора. Бу тикле матурлык, гадилек сиңа ничек җыелган? Күргәннән күрәсе, әйтәсе килә үзеңә. (Карточканы яңадан урынына куя.) Тик, ни өчен мин соңрак, ул алданрак тумаган? Әй, каян мондый ирешә алмаслык уйлар башка килеп тора. Бөркү булып китте, обтирание ясап алыйм. (галстугын чишеп күлмәген сала да эчке бүлмәгә кереп китә.) Телефон шалтырый. Васфи йөгереп керә.

Васфи (трубканы алып). Әйе, әйе, Фәрид... (Үз-үзенә) Наташа тавышы. (Трубкага.) Әйе, Фәрид үзе... Мин инде, Фәрид. (Тавышын үзгәртергә тырышып.) Синме, Наташа гүзәлем? Уффф: Театрга билет алдың? Кирәкмәс иде, акыллым. Васфи апага? Мин бармыйм, юкла... ул бармый. Үзем алган булыр идем. Ә? Наташа бәгърем, хәзер үк безгә кил. Әйе, бер күңелле итеп утырырбыз. Яме, җан кисәгем. Ә? Нишләп, мин һаман да шулай сөйләшәм. Бер нишләмәдем, сөеклем. Ә, әйе... мин... ни... салкын мороженое... юкла пирожное ашаган идем. Ә, ие шул, җәй көне генә ашыйлар... Уф-ф. Хәзер үк кил. (Трубканы элә.) Фу, каян мороженое белән пирожное телгә килеп тора. Аз гына эләкмәдем. Хәер, мин икәнне сизмәде бугай әле. (Өстәл янына килеп карточкаларны карый.) Менә ул, бу баг алмасын ничек яратмаска кирәк. Фәриднең күз алдындарак торсын әле. (Рамнан Сафия рәсемен алып Наташа рәсемен куя.) Ә, Сафия сиңа карамас шул инде.

 Сафия килеп керә. Сафия. Мөмкинме, Васфи апа? Васфи. Әйдә, әйдә күз нурым, чишен. (Өстен салдыра башлый.) Сафия. Кирәк түгел. Мин үзем дә салам. Васфи. Синең шикелле кадерле кунагым артыннан да ухаживать итмәгәч, ул аннан нигә ярый? Сафия. Мин нинди кунак булыйм. Мин инде сездә элек-электән, туйдырып бетергәнмендер инде. Китеп торганымда бераз тын алгансыздыр.

Васфи. Куй юк сүзне, улымны ничек көтсәм сине дә шулай сагынып көттем. Сез югында боегып, саргаеп беттем.

Сафия. Рәхмәт инде, алай якын иткәч. Фәрид өйдә юкмы әллә?

Васфи. Өйдә. Хәзер чыгар, юынып йөри бугай. О-о! Күрми дә торам, син бүген бөтенләй икенче төрле киенгәнсең. Әллә берәр җиргә барасызмы? Әйтәм аны, Әнвәр баскан урынында да тора алмый.

Сафия. Әнвәр?

Васфи. Әйе. Ул озакламый килер. Бүген ул синең хөрмәтеңә мәҗелес үткәрергә йөри.

Сафия. Ансы нинди гаҗәп эш тагы? Минем хөрмәткә имеш. Аны каян уйлап чыгарган. Аның бит мине күргәне дә юк әле.

Васфи. Кайтуыңны ишетү белән төн йокыларын йокламыйча чаба инде.

Сафия. Ул инде кеше төсле генә кыланмас.

Васфи. Син димәгән сулуы юк. Ни генә булмасын энем бит ул, син алай кире какма инде аны.

Сафия. Турысын гына әйткәндә сезнең хакны хаклап кына эндәшәм дә инде үзенә. Җиңсез майкадан гына Фәрид килеп керә.

Фәрид (Сафияны күреп). Зинһар, гафу итегез. (Кире йөгереп кереп китә.)

Сафия. Нигә качасыз? Ой, ул нинди таза!

Васфи. Сөйләмә дә инде. Тотып өйләндерергә генә кирәк үзен.

Сафия. Өйләндерергә? Кемгә?

Васфи. Үзе шикелле бер карт кыз табылыр әле шунда. Менә тагы, ул нишләп карт бусын әле. Ул әле...

Васфи. Шулай шул, минем Фәридем әле ул... Тукта күлмәген кертеп бирим әле. (Күлмәкне алып кереп китд.) Сафия өстәл кырыена килә. Сафия, һаман иҗат итүендә. Яралы булу, ял вакыты булу да аны эшеннән туктатмаган. Талантлы һәм сәләтле егет. (Наташа рәсемен күрә.) Наташаны күз алдына ук бастырып куйган. Ул аңа эшендә көч биреп торадыр күрәсең. (Өстәлдәге башка карточкаларны күреп.) О-о-о! Аларның монда исәбенә чыгарлык түгел икән. Варя, Сәрби, монысын танымыйм. Монысын да белмим. Мин дә шулар арасында... Юк, менә ул үз урынында торсын әле. Элек ул шунда торадыр иде, син аны алай алып куйма әле. (Рамнан Наташаны алып үз рәсемен куя.)

Өстенә күлмәген кигән Фәрид керә.

Фәрид. Исәнмесез? Күрешәләр. Утырып торыгыз. Мин хәзер, галстукны гына... (Көзгегә барып галстук бәйли.)

Сафия. Ансыз гына ярамыймени?

Фәрид. Кеше алдында, әллә ничек... уңайсыз.

Сафия. Нәрсәсе уңайсыз? Кызык инде, моннан бер ике ел гына элек бергә су коенып, пляждан кайтмый ятадыр идек. Ә, бүлмәдә булгач тартынасыз.

Фәрид. Анда шулай... Ә монда урны икенче, килешми. Алай тартынудан түгел-түгелен...

Сафия. Әле генә сез минем янга күлмәксез килеп кергән идегез. Тартынмагач лни өчен кире кереп киттегез?

Фәрид. Ничек дияргә инде. Ахырсы чыннан да оялдым булса кирәк.

Сафия. Димәк, бу турыда мин сезне җиңдем. Үземдә кеше оялтырлык көч бардыр дип һич уйламый идем.

Фәрид. Сез болай булгач үз көчегезгә бәя биреп җиткермисез. Сезнең көч, безнең шикеллеләрне оялту белән генә чикләнеп калмый ул. Ул көч дошманнарны тар-мар итүгә кадәр зур файда китерә.

Сафия. Рәхмәт комплиментыгызга.

Фәрид. һич комплимент түгел. Чын дөреслек. Мин ишеттем, пароходларның навигациягә хәзерлекләре сезнең җитәкчелектә бик яхшы үткәрелгән. Димәк, кыш буе сез затонда юкка гына ятмагансыз. Бу хәл мәкерле дошман өстенә җибәрелгән зур удар дигән сүз. Ләкин комплимент дип аңлый күрмәгез.

Сафия. Эшемә карата зур бәя бирүегезгә бик зур рәхмәт. Ләкин, мин комплимент дип хисаплаган сүзегезне кире кайтарып алырга теләвегез, кызганыч.

Фәрид. Әйе, ие, гафу итегез. Мин андый эшкә һич сәләтле түгел. Сез мине ялгыш аңлагансыз.

Сафия. Димәк сез, ялгыш кына булса да әйтелгән комплиментыгызны миннән кызганасыз?

Фәрид. Зинһар гафу итегез. Әгәр дә сез кабул итәсез икән, мин бу теләгегезне һичшиксез арттырып та үтәр идем. Тик, миндә ул эшкә сәләт кенә юктыр шикелле. Дөресрәге, сөйләшә белмәвемнең бәләсе булды бу. Сафия. Аңлыйм. Чөнки, сүзегезнең дөреслеген йөзегезгә чыккан кызару үзе күрсәтеп тора. Бик кызык характерлы кеше сез, Фәрид абый. Миннән, үзегезнең укучыгыздан нигә оялырга кирәк инде? Сез мине дер селкетеп куркытып тотарга тиешсез.

Фәрид. Сезне куркытырга? Юк, миндә андый батырлык табылмас. Мин сезгә бик нечкә һәм саф нәрсәгә караган кебек карыйм. Сезгә карата булган һәрбер хәрәкәтемне үлчәп эшләргә уйлыйм мин. Ләкин, ни тикле тырышмыйм, алар барсы да тупас булып чыгалар төсле. Бер сүз белән әйткәндә мин сезне җәберсетермен дип куркам.

Сафия. Их, Фәрид иптәш. Мин сезнең алда бер чүп кенә бит. Балалар йортыннан чыккан, хәтта, атасының исеме дә булмаган бер кыз баланың, капитан дәрәҗәсенә менеп җитүенә кем сәбәпче булды? Власть — партия аны сезнең аша ирештерде. Сез мине институтка хәзерләдегез, сез бит мине кеше иттегез.

Фәрид. Ул бит минем турыдан-туры хезмәт бурычым.

Сафия. Намус белән үтәлгән хезмәт бурычы — ул патриотлык. Шуңа күрә, сез миңа туган абыемнан да артык күренәсез. Мин үземә, сезнең миңа сез дип эндәшүегезне дә зур дәрәҗә итеп саныйм. Ә, сез миннән ояласыз. Кирәк түгел. Сез мине кулыгыздан килгән кадәр ачуланырга, сүгәргә, эшемнән гаеп табып торырга тиешсез.

Фәрид. Мин, сезнеме?

Сафия. Чыннан, чыннан. Мин үземнән зур булган кешеләрнең мине ачулануларын телим. Югыйсә, уйлап карагыз, ул нинди эштер инде, кая гына бармыйм, кем белән генә очрашмыйм, мина һәрвакыт сез дип эндәшәләр. Эштә булса олы гына кешеләр дә, миннән команда гына көтеп торалар. Бер караганда бу бит, туйдыргыч күңелсезлек. Кем соң мин, ул тикле?

Фәрид. Кем булсын — капитан! Менә кызык!

С а ф и я. Сезгә көлке—минем өчен газап. Ышанасызмы, минем кыз булып кеше арасына кереп йөри башлаганымнан бирле, ичмасам, бер генә кеше авызыннан да, миңа син дип эндәшкән кешене ишеткәнем юк.

Фәрид. Һәм сез кемнән булса да шуны ишетергә телисезме?

Сафия. Әйе. Ичмасам, бүгенге беренче апрель көне хөрмәтенә булса да, ялганлап кына булса да берәр кеше әйтсен иде.

Фәрид. Әйе, бүген бит беренче апрель әле.

Сафия. Аны әйткән кеше миңа иң якын кешеләрнең берсе булыр иде. Мин дә аңа син дигән сүзнең бөтен тирәнлеген сизеп, тойгыларымның иң нечкәләре аша үткәреп эндәшер идем.

Фәрид. Әгәр дә, мин дә шулай эндәшсәм дәме?

Сафия. Сез? Юк, мин сездән аны көтә алмыйм.

Фәрид. Ни өчен?

Сафия. Чөнки сез алай дип әйтү өчен минем алдымда артык олы кеше. Мин аны сездән ишетсәм акылымнан шашармын.

Фәрид. Ярый. Зинһар гафу итегез. Мин чыннан да артык балаларча кыланып киттем ахырсы.

Сафия. Нәрсәгә гафу үтенергә? Мин сезне аңламыйм. Минем мондый фәлсәфәләремнән туйдыгызмы? Бетте, Фәрид иптәш.

Фәрид. Юк, юк, сөйләгез. Сез бүген теләгегезгә ирешерсез. Сезгә бүген, син, дип эндәшәчәкләр.

Сафия. Кем? Сез аны каян беләсез?

Ф ә р и д. Беләм.

Сафия. Ышанмыйм.

Ф ә р и д. Менә, мин сезгә шулай дип әйтмәкче булам.

Сафия. Чынлапмы, Фәрид иптәш? Мин әллә акылымнан шашаммы? Әйтегез тизрәк, әйтегез.

Фәрид. Син... миңа ачуланма.

Сафия. Син... син... нинди рәхәт. Ничек матур яңгырый. Сезгә дә шулай эндәшергә мөмкинме?

Фәрид. Теләгән тәкъдирдә...

Сафия. Рәхмәт сиңа, Фәрид абый. Гаепләмәгез.

Фәрид. Тагы... сез... һәм абый, кушымтасы белән... (Күңелсезләнә.)

Сафия. Ннсы сине олылау билгесе булсын өчен калса да ярый торгандыр дип беләм?

Фәрид. Мин сиңа караганда унике яшь олырак булган өченме?

Сафия. Нигә, әллә абый дип әйтү ошамыймы?

Фәрид (уңайсызланып). Минем өчен бар да бер... тик...

Сафия. Мин ансын әйтми булдыра алмам шикелле.

Фәрид (бөтенләй өмет өзеп). Алай...

Сафия (чертеж янына барып). Бу детальләрне һаман эшлисез икән әле?

Фәрид. Әйе. Ял вакытыннан файдаланып калырга кирәк. Сугышның эшен белеп булмый.

Сафия. Ярагыз төзәләме?

Фәрид. Ул инде госпитальдә үк төзәлгән иде дияргә ярый. Күп йөрсәң, күп басып торсаң гына чатнап киткәли.

Сафия. Шулай булгач ял итү кирәк иде. Проектыгыз расланганның соңында да детальләр өстендә утырырга мөмкин бит?

Фәрид. Тагы, сез? Шулай Сафия туташ, проектымның нигездә дөрес булуына ышанганлыгымнан, детальләрне эшләп бетереп куясым килә.

Сафия. Сез... Әй, син, нинди нык һәм үз-үзеңә ышанган кеше.

Фәрид. Бер дә харап инде. Сөйлисе дә юк. Эх, син әйткәнчә булса нинди яхшы булыр иде.

Сафия. Ничек булса? Мин бернәрсә дә аңламыйм.

Фәрид. Әйе, син аны аңларга да теләмәс идең.

Сафия. Нәрсәне? һәм ни өчен ул, именно, мин?

Фәрид. Шулай.

Сафия. Кызык, кызык. Син бүген әллә нинди серләр пәрдәсе артына яшеренеп сөйләшәсең.

Фәрид. Ә син мине гафу ит. Мин сиңа бүген кайбер яңа нәрсәләрне ачып салырга тиешмен.

Сафия. Син минем белән ачып салынмаган нәрсәләр турында сөйләшергә уйлыйсың? Ах, тизрәк, тизрәк ишетәсе иде алай булгач.

Фәрид. Син зинһар ашыктырма. (Үз-үзенә.) Ничек әйтергә? Ир бул, Фәрид! (Сафиягә) Сафия, син миңа һич тә үпкәләмә. Әгәр дә мин ялгышам икән, гафу ит. Һәм мине үзеңнең дустың итеп караудан туктама.

Сафия. Бу турыда сорап торасы да юк. Нишләп мин... Туктамагыз зинһар.

Фәрид. Син тагы миңа, сез, белән эндәшәсең.

Сафия. Бетте, бетте ялгыш кына.

Фәрид. Мин сине... Нәрсә дип әйтсәм дә ачуланмассыңмы?

Сафия. Юк, әлбәттә.

Фәрид (батыраеп).

Сафия... мин сине сөям...

Сафия (аптырап). Ничек? Чынмы бу? Син мине беренче апрель белән алдарга гына телисеңме? Шулаймы? Просто шаярдың гына... ә?

Фәрид. Әйе.

Сафия. Күңелсез шаяру... (Үз-үзенә). Беренче апрель белән генә алдаган. Фәрид (үз-үзенә). Сакаллы сабый шул син Фәрид. Сине моның өчен сүгүче генә юк.  

Васфи керә.

Васфи. Әйдәгез балалар кофе эчеп алыгыз. Сез нәрсәгә болай икегез ике якка постыгыз. Тагы фән дигән булып бер берегезгә мәсьәләләр бирештегезме? Ташлагыз шул фәлсәфәләрегезне. Ял итегез.

Сафия. Юк, юк бернинди дә фәлсәфә юк. Хәзер кофе эчәргә керәбез. Беләсеңме нинди яңалык, без моннан соң, бер-беребезгә син дип эндәшергә булдык.

Васфи. Бик яхшы булган, бу турыда баш ватып торасы да юк. Күптән шулай кирәк иде. Барыгыз, суынганчы эчегез. Фәрид белән Сафия кереп китәләр. Ай, бу Фәридне, яңадан Сафия рәсемен куйган бит. Менә, кем синең тиңең. (Яңадан Наташаны тыгып куя.) Орден алган кешегә алай килешми, улым, бераз кече күңеллерәк була белергә кирәк. Ярый, бар да әзер булып җитте бугай. (Балкон тәрәзәсеннән карап.) Көн нинди матур. Каһәр төшкән сугышы да булмаса, күңел керлегенең бөтен җире килгән булыр иде. Ай, бу герман, үзәккә үттең үтүен, үзеңә дә эләгер бу шомлыгың өчен. Әллә бу балкон ишеген ачып куйыйммы икән? Бүлмәнең һавасы да яхшырып китәр. (Барып ачмакчы булып — азаплана) Төргәкләр күтәреп Әнвәр кайтып керә.

Әнвәр. Бар да булды, апакаем. Мә, алып куй.

 Васфи. Бик шәп булган. Мә, чүкеч. Шушы балкон ишеген ачып җибәр әле.

Әнвәр. Кая бир. Сафия килмәдеме?

Васфи. Килде. Теге якта Фәрид белән сөйләшеп утыралар. Мин боларны кертеп куйыйм. Хәзер бөтен нәрсә әзер була. (Төргәкләрне күтәреп кереп китә.)

Әнвәр. Димәк, Фәрид абый сөйләшә. Сөйләшсен, ул тотынган эшнең булмый калуы мөмкин түгел. (Балконны ача. Бүлмәгә җил бәреп керә. Өстәл өстендәге кәгазьләр очалар. Ул ишекне яба да кәгазьләрне җыеп өстәлгә куя.) Су җиле! Язгы җил. Озакламый боз да китәр болай булгач. Сафия керә. Исәнмесез, Сафия туташ!

Сафия. Исәнмесез.

Әнвәр (вазадагы чәчәкләрне китереп биреп). Рәхим итегез, яз чәчәкләре— умырзаялар. Сезнең, кышкы ремонт эшләрендә үрнәк рәвештә җитәкчелегегезне тәбрик итү йөзеннән, шулай ук, немец кабахәтләреннән, туган анабыз Иделнең тазартылуы шатлыгыннан һәм сезнең навигация ачылу белән капитанлык постында уңышлы рәвештә эшкә башлавыгызны котлап.

Сафия. Рәхмәт. Бу тикле катлаулы мактауларны ничек күтәреп китә алырмын икән. Шиңмәсеннәр, шунда, вазага куегыз әле.

 Әнвәр чәчәкләрне яңадан вазага утырта.

Әнвәр. Фәрид абый сезнең белән сөйләштеме?

Сафия. Сөйләште.

Әнвәр. Мөмкин түгелме кызыксынырга, сез аңа нинди җавап кайтардыгыз?

Сафия. Нәрсә турында?

Әнвәр. Минем болай ужасно кызыксынуымны гафу итегез, әлбәттә, ул бит сезнең укытучыгыз, сез аның сорауларын аяк астына салмассыз дип беләм.

Сафия. Билгеле. Ләкин ул, фронттан бик үзгәреп кайткан. Кайбер шаярып сөйләүләрне дә куллана башлаган.

Әнвәр. Минемчә ул һич тә шаяртып сөйләшә торган кеше түгел. Рөхсәт итегез сорарга, аның шаярулары нәрсә турында?

Сафия. Билгеле шаяра. Ул сөю, мәхәббәт турыларында да сөйләште.

Әнвәр. Кем мәхәббәте, әллә үзенең мәхәббәте турындамы?

Сафия. Түгел.

Әнвәр. Димәк, башкалар турында? Сезгә киңәш бирәм, аның бөтен сүзләрен тыңларга һәм уңышлы нәтиҗәләр чыгарырга тырышыгыз.

Сафия. Рәхмәт.

Фәрид керә.

Фәрид. Кайттыңмы, Әнвәр?

Әнвәр. Әйе, менә балкон ишеген дә ачтым, һава ужасно матур, бәлкем анда чыгарсыз. (Фәридкә.) Син Фәрид абый зинһар тырыш инде, кызган мине.

Фәрид. Ярар, кулымнан килгәнчә.

Сафия. Сез нәрсә серләшәсез?

Әнвәр. Ә юк, болай гына... Мин апакай янына чыгыйм әле, аңа булышыйм. Хәзерлек ничек икән, безнең мәҗелес ужас матур узарга тиеш.

Сафия. Наталия Ивановна да киләчәкме?

Фәрид. Чакырылды.

Сафия (Әнвәргә) Сезнең өчен күңелле булачак икән, Әнвәр иптәш.

Әнвәр. Миңа аннан башка да... әйе, ужас күңелле... (Кухняга чыгып китә.)

Сафия. Ничек туймыйсыз, бу тел бистәсеннән?

Фәрид. Алай димә, Сафия. Ул синең өчен бөтен барлыгын бирергә хәзер тора. Наталья Ивановна белән булган тормышында ул бәхетсезлеккә очраган икән, аны бит яңадан да кире кагарга кирәк дигән сүз түгел. Аны бәхетле итәргә кирәк. Мәхәббәт кешене бәхетле итә ала һәм аны төзәтә дә...

Сафия. Синең үзеңнең шул бәхет белән янганың бармы?

Фәрид. Янам, күптән янам. Ул ялкын мине көрәштә рухландырды, исән калдырды. Мин хезмәтемдә дә аның рәсемен эш өстәлемә куеп рухланып эшлим.

Сафия. Димәк, синең өстәлеңә куелган рәсем, синең мәхәббәт баглаган кешең?

Ф әр и д. Әйе.

Сафия. Кем икән соң, ул? (Өстәлгә таба бара, Наташа рәсемен күреп.) Лх... ничек ялгыштым.

 Ф ә р и д. Зинһар ачуланма. Минем ачыктан ачык болай әйтүем сезне борчыды. Ләкин нишлим, олы яшьтәге кеше булсам да, мәхәббәт үзенекен сөйли.

Сафия. Мин сине гаепләмим. Күңелнең кемне сөюе һәркемнең үз эше. Ләкин син бая, ялганлап кына булса да мине шатландырган идең. Ә хәзер, мин эшне төшендем. Димәк, синдә миңа карата чын дуслык кына саклана, сөелү өчен мин яраксыз?

Ф ә р и д. Моны ничек аңларга? Син һәркем тарафыннан сөелерлек саф йөрәкле кыз.

Сафия. Беләм. Мине сөючеләр табылыр. Син миңа Әнвәрне мактыйсың, аның тәкъдимен миңа җиткерү өчен тырышасың. Мин синең сүзләреңнән бая ук шуны аңладым. Димәк, синең үзеңдә миңа карата бер генә терле дә сөю тойгылары табылмый. Юри генә, шаярып кына син ул турыда сөйләшә аласың?

Ф ә р и д. Нишләп шаярыйм. Чын күңелемнән сөйлим.

Сафия. Бер сүзем юк, бәхетле бул. Ләкин мин ул бәхетне Наталия Ивановнадан артыгырак бирә алырмын дип уйлаган идем.

Ф ә р и д. Бу ни дигән сүз? Син димәк, Әнвәрне яратасың һәм аны Наталия Ивановна бирә алмаган бәхет белән урарга телисең?

Сафия. Әнвәрне? Зинһар ташла, Фәрид. Юкка миннән көлмә. Әнвәргә мин үз сүземне үзем әйтермен. Син минем алдымда хөрмәтеңне югалтып яучылык белән шогыльләнмә. Сиңа үз турыңда да уйлый башларга күптән вакыт җиткән. Фәрид. Шуңа күрә мин сезгә тәкъдим ясадым, бит. Сафия. Наталия Ивановнага мәхәббәт баглаган хәлдә, миңа тәкъдим ясыйсыз? Бу нинди мәгънәсез уен? Ник, сез минем мәхәббәтем белән шаярасыз?

Фәрид. Гафу итегез.

Сафия. Сез бит, әле генә мин аны сөям дидегез.

Фәрид. Наталия Ивановнаны мин хурлый алмыйм, ләкин, сөям дигәнем юк.

Сафия. Сезне көрәштә рухландыручы, эшегездә көч бирүче кем соң?

Фәрид. Син Сафия, әгәр дә шулай дип әйтергә ярый торган булса, ул син!

Сафия. Нигә алай булгач, син ул рәсем турында сөйлисең? (Рамдагы рәсемне күрсәтә.)

Фәрид. Нигә, ул синең рәсемең бит? (Барып карый, аптырый.) Наталья Ивановна!

Сафия. Ул мин килгәндә дә шул урында торадыр иде. Дөресен әйтим, мин аны алмаштырып үз рәсемемне куйган идем. Син аны яңадан да алмаштыргансың.

Фәрид. Юк. Бу рамда һаман да син идең. Димәк аны, әни куйган. Теләсә генә ни булсын, мәсьәлә аңлашылды. Димәк син...

Сафия. Әйе мин, күптән...

Фәрид. Мин дә күптән...

Җил белән балкон ишеге ачылып китә. Өстәл өстендәге кәгазьләр, карточкалар идәнгә сибеләләр. Сафия аларны җыярга иелә.

Сафия. Мондагы кызларың барсы да оча бит.

Фәрид. Очсыннар... Сафия, ташла аларны. Иделдә боз кузгалды. Кара нинди күңелле. Ватан йөрәгенең туры кан тамыры чирдән арынды һәм нинди көчле булып агарга кереште!

Бер-беренең җилкәләреннән алышып балконга чыгып китәләр. Тышта кояш балкый. Саф җил белән тәрәзә пәрдәләре һәм шторлар җилферди. Алар үз артларыннан балкон ишеген ябалар. Тынлык. Бераздан подноска шампанский бутылкасы утырткан Әнвәр килеп керә.

Әнвәр. Фәрид абыкай, башлаган эш һәрвакытта да уңыш белән төгәлләнәчәген мин күптән беләм. Син, әлбәттә, минем файдага уңыш казангансыңдыр инде? Шулай ук, Сафия туташ та сине кире какмыйча тәкъдимне кабул иткәндер дип ышанам. Я, булмаса, бер бакал күтәрик. Кайда соң, сез?

Васфи килеп керә. Балкон ишеге җил белән яңадан ачылып китә. Анда бер-берсенә сарылган, үбешеп торучы Ф ә р ид белән Сафия күренә. Әнвәр (поднос белән бокалларын кулыннан төшереп җибәреп). Что за ужас?

Васфи. Я алла, нинди шатлык!

Телефон шалтырый. Васфи трубканы ала.

Васфи. Әйе тыңлыйм. Фәрид? Юк түгел, мин, анасы сөйләшәм. Исәнме Наташа? Хәзер үк, хәзер үк кил. Операга билет? Ярый барырмын. Нинди шатлык ул? Ә, бик яхшы булган. Әнвәрме, биредә, биредә. Ансы синең эш, теләгәнчә кыздыра бир. Хәзер кил!

Телефон тавышын ишетү белән сискәнеп китеп. Сафия, Фәрид аерылышалар. Васфи сөйләшкән арада, балкон ишеген ябып эчкә керәләр. Әнвәр нишләргә белмичә идәндәге бокал ватыкларын җыя. Сафия вазадагы умырзая чәчәкләрен Фәр ид н е ң кулына китереп тоттыра.

 Сафия. Кар астыннан яңа гына баш калкыткан умырзаялар шикелле, саф мәхәббәтемне сиңа багышлыйм.

Фәрид (умырзаяларны иснәп). Яз башланды, боз кузгалды, кешелек дөньясына якты яз килә!

Әнвәр. Фәрид абыкаем, сезнең вәгъдәгез?

Фәрид. Мин бүген беренче апрель икәнлекне онытып җибәргәнмен икән шул, Әнвәр. Шуңа күрә мәсьәлә син дигәнчә булмыйча, мин дигәнчә хәл кылынды.

Васфи. Хафаланма энекәем, хәзер Наташа килеп житә, мәсьәлә ничек тиеш — шулай хәл кылыныр.

Әнвәр. Что, за ужас?

Васфи. Сезне тәбрик итәргә рөхсәт итегез, сөекле улым һәм кызым. (Икесен дә кочаклап үбә.) Минем дә бәхетле көннәрне күреп үләсем бар икән. Шатлык өстенә шатлык Фәрид, проектың наркоматтан расланып кайткан, Наташа әйтте.

Сафия. Котларга рөхсәт ит, Фәрид!

 Васфи. Карагыз, боз ничек каты кузгалды! Бар да балконга ымтылалар.

Пәрдә

Апрель, 1943 ел.