БЕЛОРУССИЯ УЛЫ
III
Шул ук төнне Чеба Родниковньщ сеңлесенә китте. Ул аннан бәрәңге арасына салып тол (шартлаткыч) алып кайтты. Заслонов аның белән күмер складында эшләүче Илья квартирасында очраштык Илья ике сәгать буена баскыч төбендә утырды, ә Заслонов бу айда уздырылачак диверсия системасының барлык детальләрен Чебага җәеп салды. Ул инженерга карап сокланды. Чеба аны зур игътибар һәм гаҗәпләнү белән тыңлады. Заслоновның уйламаган яки исәпкә алмаган бер генә нәрсәсе дә юк иде шикелле. Ул барсын да алдан уйлап куйган: кешеләр белән элемтә тоту да, тол бирү юллары да, диверсия актларының методлары да күздә тотылган, Заслоновның системасын да, беренче карашта, шактый ук бертөрлелек — отрядның эшләячәк эшен төбендә паровозлар бозуга гына кайтарып калдырган кебек күренә иде. Ләкин планнарын Чебага ачыграк итеп ачкан саен, алда торган операцияләрнең бик нык уйланганлыклары һәм аларның төрлелекләре ачыла барды.
— Аңлыйсыңмы, Чеба, — диде Заслонов, — безгә чикләнеп кенә эш итәргә ярамый. Составны җимерү генә аз: аны җыештырырлар да яңалары йөри башлар. Паровоз яндыру да аз: немецларда икенчеләре табылыр. Хәрәкәтме бер көнгә туктату да аз: бер-ике көннән ул яңадан хәрәкәт итә башлар.
Составларны тәртипле һәм тәфсиллы рәвештә бетерә барырга кирәк. санында. возлараны дистәләп бозарга кирәк. Немецлар кешеләрне һәм грузларны үзләренә кирәккәнчә күчереп йөртә алмасыннар өчен поезд йөрешен көн саен җимереп торырга кирәк. Ләкин бу эшләрне беренчесендә дә, унынчысында да безне тота алмаслык итеп куярга кирәк. Ул Чебага яшертен эшләү турында, төрле методлар турында, диверсияне төрле урыннарда’, төрле кешеләрдән, төрле вакытларда алып бару турында кат-кат сөйләде. Аннары ул Чеба белән Ильяны немецларда шикләнү тудырмаслык миналар ясарга өйрәтте.
— Күрәсезме, нинди гади нәрсә, — диде Заслонов хәзерләнгән минанье өстәлгә куеп.
— Тоткарсыз эшли. Әгәр дә паровоз челтәре астына эләксә, челтәрне җимерә. Әгәр дә топканын стенасына куйсаң, шартлап топканы җимерә. Тегеләй дә, болай да паровоз туктый, ә инде вагоннар паровоздан башка бара алмыйлар. Шулай булгач, миналарның юлда барганда шартлаулары яхшырак. Поезд юлда туктала, һәм аның артыннан икенче паровоз җибәрергә туры килә. Шулай итеп юл бер ун-унбиш сәнгать, ә кайчан бер тәүлек үк эшләмичә тора. Я, ничек? Ул шулай башланып китте. Миналар поселкадан күмер складларына, складлардан үз кешеләрнең кулына, паровозларга күчтеләр. Көн саен паровоз топкаларында шартлаулар булып тора, миналар челтәрләрне җимерәләр. Ләкин күбрәк вакытта алар топканы җимерәләр, җимерек паровоз депога кергәч, Заслонов кулларын җәеп шак катып кала иде. Әгәр берәр көн авария булмый калса — икенче көнне ике-өч, ә кайчак биш паровоз эштән чыга иде. Заслонов шефка килеп, кискен генә:
— Шеф әфәнде, — ди иде, — әгәр сезнең полиция чара күрмәсә, бу партизаннар минем бөтен паровоз паргымны эштән чыгарачаклар. Мондый шартларда мин эшләүдән баш тартам. Хәзергә әле без агымдагы югалтуларны ремонтлап бетереп барабыз, ләкин һаман шулай барса, юл туктаячак. Шеф Заслоновны тыңларга теләми.
— Нәрсә ул сезнең паровозлар, — дип акыра шеф, — барсы да шартлап бетсен, тик юлда гына шартламасыннар. Ә алар юлда шартлыйлар. Сез аңлыйсызмы моның нәрсә икәнен! Хәрәкәтне туктату — пробка ясау. Миңа хәрби командование каршында гаять уңайсыз хәитдә калырга, зур гына сүзләр ишетергә туры килә. Без аларның корал ташуларын өзәбез!..
Заслонов ихтирам күрсәткән йөз белән тыңлый һәм кайгыга кушылып баш ия иде. Хәзергә әле аңардан шикләнмиләр иде. Соңгы ике атнада, паровозтопкаларында шартлаулар башланганнан бирле ул депо тирәсеннән бер кая да китмәде, паровозга якын килмәде, слесарьлар янында да тукталмады, күзгә күз карашып рус машинистлары белән сөйләшмәде. Аңардан шикләнмиләр иде әле, шулай да саклык өчен бер минутка да Заслоновның үзен генә калдырмадылар, һәрбер адымын күзәтеп йөрделәр. Бу иң җаваплы вакыт һәм бу сынауны уздырырга кирәк иде. Аз гына шик күләгәсе төшерү дә бөтен эшне җимерәчәк иде. Шуңа күрә, Заслонов үзеннән шикләндерерлек адым ясамады. Чебада тулы күрсәтмәләр булганлыктан, ул үзлегеннән генә дә эш итә ала иде. Беренче айда Заслоновның машинистлары илле паровозны эштән чыгардылар. Порошинск урамнарында җирле партизаннарның усал башлыкларын тотыл китерүчёгә биш мең марк һәм алтын сәгать вәгъдә итеп белдерүләр эленде. Аз куелган, мин сезгә кыйммәтрәккә төшәрмен әле, — дип уйлады Заслонов, белдерүне укыгач. Немецлар зур кисәкле күмерләрне тураклый торган булдылар, алар миналар эзлиләр иде. Ләкин депода эшләүчеләрнең хатыннары мина ясарга шул чаклы остардылар, миналар гестапочыларның кулларыннан узган вакытта да, алар бернәрсә дә сизмәделәр. Шунда ук тагын немецларга икенче төрле уңайсызлыклар да туа башлады. Заслонов системасының төрлелеге эшкә аша башлады. Машинистлар инжекторларны, пар һәм һава насосларын һәм магистральләрен, һава тараткычларын, майлагыч прессаларын туңдырдылар. Аннары партизаннар юлларга һәм стрелкаларга паровозлардан су агыза башладылар. Юлларда боз таулары үсте, алар составларны рельслардан чыгардылар. Аннары тагын шундый хәл булып алды: өч паровоз сөзәклеккә китеп, башка өч паровозны җимерделәр. Самолетлар килеп станцияне бомбага тоткан вакытында, ике паровоз паровозларны бора торган кругка авып төштеләр һәм кругны эштән чыгардылар. Тагын яңа гына ремонттан чыккан бронепоездның топкасында мина шартлады. Гаскәрләр алып барган поезд бигрәк тә зур һәлакәткә очрады. Поезд текә сөзәклеккә төшеп китте һәм вагоннарның барсы да диярлек ватылды. Өч йөз фашист үлде, шул чаклы ук яраланды. Порошинскига бары тик партизаннарны гына эзләү өчен гестапочыларның зур отряд'ы килде. Партизаннарның башлыкларын тоткан эчен вәгъдә ителгән бүләк ике өлеш арттырылып, ун мең марк күләмендә билгеләнде. Тик, бу да файдасыз иде. Заслонов системасының көче дә, аның, эшләренең нык яшертенлегендә, методларның төрлелегендә, һөҗүмнәренең көтелмәгәндә, кинәт эшләнүендә иде. Заслонов хәрәкәтенең икенче аенда депога ремонт өчен алтмыш өч паровоз кайтты. Болардан тыш күп кенә составлар ватыла, вадокачкалар, стрелка, төрле механизмнар бозыла.
IV
Порошинск узелына совет бомбардировщиклары һөҗүм ясый башладылар. Алар төнлә белән киләләр һәм каты шартлаулардан җирләр тетри, пожарлар чыга. Заслонов мич һәм су ага торган трубаларга сигнал булсын өчен, фонарьлар яшереп куярга куша.
Җирдән бернәрсә дә күренми, ә штурманнарга — уч төбендәге кебек. Бер көнне узелга совет самолетларының якынаюын белдерделәр. Шул көнне беренче мәртәбә сигналлар эшли башлаячак иде. Тревога булу белән Заслонов охрана башлыгы офицер белән бергә подвалга төшә һәм анда бомбага тоту беткәнче утыра. Менә тревога бетте. Заслонов белән офицер подвалдан чыктылар һәм... котчыккыч җимерелүләрне күрделәр, сигнал үз эшен эшләгән иде. Иртән Заслоновны кулга алдылар. Ул инде гестапо отряды начальнигына сигезенче тапкыр китерелә иде: гестапо начальнигы Заслоновны беренче күрүдән үк яратмады һәм аны диверсия ясауда гаепләвен яшерергә дә тырышмады. Тик гестапочының, дәлилләре юк, ә Заслонов үзен бик тыныч һәм нык тота. Бу юлы кемдер сигналлар турында донос ясаган иде. Заслоновны гестапочы кыргый тиргәү белән каршы алды. Ул озак кычкырынды, бүлмә буенча кызу-кызу йөрде, ахырында Заслоновны камчы белән кыйный башлады. Инженер кулын күтәрде һәм:
— Туктагыз! — диде, — сез миннән самолетларга сигнал бирүдә шикләнәсез? Ләкин бит ул вакытта мин охрана начальнигы белән бергә подвалда утырдым. Офицер охрана начальнигын чакыртты. Охрана начальнигы Заслоновның үзе белән булуын раслады. Офицер ризасызланса да, килешми булдыра алмады.
— Гафу итегез мине, Заслонов әфәнде, — диде ул, — гафу итегез һәм хәзер генә булган хәлне онытыгыз. Һәм ул бөтенләй икенче төрле сөйләргә кереште. Заслонов — совет инженеры. Ул эшчеләр белән дуслаша ала, күп нәрсәләр белә ала, аерым алганда, бөтен диверсия группаларының үзәге кайдалыгын күзәтә ала.
— Мин монда күп кенә отрядлар хәрәкәт итүен һәм аларның ниндидер бер үзәк җитәкчелегендә эшләүләрен дә аңлыйм, — диде офицер.
— Ачыгыз безгә шул үзәкне һәм сез Германияга китәрсез, кадер, хөрмәт күрерсез, без сезгә акча, үзегезгә лаеклы хезмәт бирербез... Бу турыда ул озак сөйләде һәм Заслонов уйлап карарга булды. Әмма аңа бит инде эшчеләр ышанмыйлар. Ул берәр нәрсә эшләп булу мөмкинлеген уйлап карар. Берничә көннән килер һәм әйтер.
— Юк, Заслонов әфәнде, — офицер Заслоновка мыскыллап карады, — мин сезне көн саен күрергә телим, бәлки сез бүген яки иртәгә берәр нәрсә белерсез. Мин сезнең көн саен иртән миңа килүегезне үтенәм, сәгать тугыз белән уньпнчы чирек арасында. Мин сездән нәкъ шушы вакытта килүегезне үтенәм, каршы килмисезме?
Бу үтенеч түгел, ә боеру иде. Шунлыктан Заслонов тын гына баш иде. Ул урамга чыккач, урамның икенче ягында ниндидер бер кеше күрде, ул кеше аның артыннан китте һәм көне буе аңардан калмады. Заслонов Илья аша Чебаны кич белән мунчага чакырды. Шпик инженерны мунчага да озатты. Заслонов мунчаның яңгыры астында торып, Чеба белән акрын гына сөйләште. Аннары ул Чебаның ак тире тунын киде, аңар үзенең кара шинелен калдырды һәм якасын күтәреп чыгып, үзен күзәтүчене эздән яздырды. Өч көннән соң Порошиискидан илле километр ераклыктагы авылда Чеба, Алексей һәм Михаил дигән машинистлар Заслонов белән очраштылар, Чеба депо капкасына эленгән белдерүне дә алып килгән иде. Немецлар Заслоновны тотучыга илле мең марк бирергә вәгъдә иткәннәр.
V
Зирек агачы ботаклары арасыннан халык төркеменә кояш нурлары сибелә. Төркем чуар: петлицалы һәм петлицасыз соргылт-яшел хәрби костюмнар, күн чалбарлар белән сукно френч, солдат шинеленнән бозып крестьянча итеп тегелгән куртка, сырган чалбарлар һәм җиңел киндер күлмәк. Төп өстендә башына яшел кырпулы чик сакчысьв фуражкасы кигән кеше утыра. Ул үзенең кара акыллы күзләре белән янымдагы кешеләргә карап бик дикъкать белән тыңлый. Барсы да сөйләп бетергәч, ул тора. Аның өстендә гади пиджак һәм балаклары итек эченә җибәрелгән чалбар иде. Иңнәрендә каеш. Сул ягына күн сумка аскан, уңында зур агач кобурда маузер.
— Димәк бар да аңлаешлы, —диде ул.
— Әгәр һөҗүм кинәт һәм бердәм булганда гына эш уңышлы булачак. Анда сак көчле, шуңа күрә бәрелеш кызу булачак. Ләкин Саша андый кайнар бәрелешләргә күнеккән кеше,— ул агачка сөялеп торган яшь партизанга сөйкемле күз ташлады,— аңар ышанырга була. Ләкин складларны нык яңдырырга кирәк, сүнәрлек булмасын...
Ул елмаеп куйды. Бу командирда Заслоновны, Порошински депосында немецларда эшләгән инженер Заслоновны тануы читен иде. Хәзер ул үз кешеләре арасында һәм ул бөтенләй башка кеше иде. Инженер Заслонов инде югалды. Хәзер ул яшәми иде инде. Аның урынына партизан отрядларының кыю куркусыз җитәкчесе, зур командир — киң колачлы, ерактан күрә ала торган кеше — дядя Костя килеп чыкты.
Порошинскидан киткәч, Заслонов үзенең сөйгән тимер юлын ташламады: диверсияләр читтән торып башкарылалар иде, һәм деподан киткәннән соң да, Заслоновның үзе белән бергә урманга киткән иптәшләре яңадан алтмыш биш паровозны шартлаттылар һәм күп кенә составларны юлдан чыгарып ташладылар. Порошинскидан киткәннән соң, Заслонов үз иленең киң урман кырларына. килеп эләкте. Аның алдында зур мөмкинлекләр ачылды. Аның янында ун меңнәрчә якташлары яши, ул иркенләп эш итә ала, чөнки артыннан немец шымчылары карап йөри алмыйлар иде инде. Якын авыллардагы крестьяннар белән бәйләнешне киңәйтте, күрше партизан отрядлары белән бергә хәрәкәт итүне оештырды, үзенең отряд төркемнәрен җыйды һәм тәрбияләде.
Заслоновның урмандагы партизан тормышын аның якын дуслары һәм иптәшләре уртаклаштылар. Анда элек партия эшчесе булган, хәзер Заслоновның комиссары һәм иң якын ярдәмчесе Лявон, Анатолий, Петр, Саша Соловьев, Кадо, Алексей, Михаил, Фомич, Володя бар иде. Шушы төркем ярдәме белән ул немецларның полициясе һәм карательный отрядлары белән рәхимсез көрәш алып барды. Партизаннар бик күп шартлаулар, поезд бәрелешләре, ут төртүләр, волость управасына, комендатурага, транспортка, олауларга һөҗүмнәр оештырдылар. Заслоновның даны бөтен төбәккә таралды. Аның исеме партизаннар арасында гына сөекле булып калмады, киң крестьян массасы арасында да аны яратып сөйләделәр. Партизаннар аңа дядя Костя, дип, крестьяннар Константин Сергеевич дип дәшәләр иде. Авылга Константин Сергеевич исеменнән вәкил килү белән, төрле яктан он, май, икмәк, ярма җыела башлый. Партизаннар бик канәгатьле, инсафлы эшлиләр һәм бары иң кирәк әйберләрне генә алалар. Аларны Заслонов шулай өйрәтә һәм азык алырга китүчеләргә «иң кирәкле әйберләрне генә алыгыз» да иде. Ул үзенең командирлары һәм сугышчылары өчен туган ата булды. Үз кул астына берничә йөз кешене тупласа да, һаман гади, кайгыртучан һәм ягымлы булып калды. Партизаннар аны начальник итеп тә һәм иң якын дус итеп тә таныдылар. Ләкин ул бик җитди һәм коры тота, һәр вакыт кушкан эшенең бер сүзсез төгәлләнүен таләп итә, тәртипсезлек, җавапсызлык, таркаулыкларга каршы рәхимсез була. Кич белән Саша китте, Заслонов кинәт күңелсезләнде, чөнки эшләнәчәк эш бик куркыныч иде.
— Берәр нәрсә җырлар идең Женька, — диде ул үзенең адъютанты Евгений. Корженга. Командирыннан бер адымга да калмый торган унсигез яшьлек җитез егет Женька, Заслоновка бик якын, аңа шул чаклы бирелгән, аның бер каравы белән үк тормышын корбан итәргә дә хәзер тора торган партизан. Ул югары шат тавыш белән бик яхшы җырлый һәм көйләрне бик тиз истә калдыра, кинофильмнардагы җырларны бигрәк тә ярата.
— Миңа, дядя Костя, партизан булып йөрергә түгел, Москваның зур театрында җырларга кирәк иде... Менә сугыш бетсен әле, мин Козловскийга конкуренция ясармын...
Женька «Бадай пана» дигән халык җырын җырлады, аннан бишек җырына кереште, тик, Заслонов начар тыңлый иде һәм тиздән ул барсын да йокларга яткырды. Ә үзе, йоклаган лагерь буенча яраткан җырын көйләп йөрде: Утыр яныма, мин йоклый алмыйм. Москвага мин бүген хат яздым, Хат Москвага, ерак баш калага, Кайда инде күптән булмадым. Ул бу җырның шушы өлешен генә белә һәм аны берничә кат кабатлый, ә аннары сызгыра башлый. Тагын җырларга тотына.
Ул төн буе йокламады һәм иртән беренче булып Аңдрейны каршылады. Андрей Саша белән складларга һөҗүм итү өчен киткән иде. Заслонов игътибар белән Андрейга карады һәм аның билендә Сашаның писолетын күрде.
— Сөйлә, — диде ул Андрейга.— Барын да сөйлә, ишетәсеңме, барын да...
Андрей сөйли башлады. Заслонов күзләрен бер ноктага төртеп карап торды, соңььннан кулларына башын куеп елап җибәрде. Аның елаганын партизаннарның әле һичбер күргәннәре юк иде, ләкин, алар командирны аңлыйлар — ул иң яраткан кешесен югалтты.
— Нишлисең бит инде, дядя Костя, — диде Андрей, — сугыш...
— Нәрсә? Әйе, әйе... сугыш. Кара әле, Платоныч, син егетләр янына бар, аларны тынычландыр. Отряд командиры итеп Саша Соловьевның иң якый дусты — Андрейне билгеләвемне әйт һәм тизлек белән кире кайт. Кичкә таба Платоныч әйләнеп кайтты. Заслонов түземсезлек белән җентекләп партизаннарның рухлары турында, һөҗүмнең детальләре турында сорашты. Ә Платоныч Соловьевның үлеме турында сөйли башлагач, Заслонов күңелсезләнде һәм ул тирән кайгы белән тыңлап утырды.
(Ахыры киләсе санда.)