Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа китаплар

Татар халкыннан фронтовик-татарларга сәлам-хат. Татар халкының 1943 ел башында, ватан сугышы фронтларындагы татар егетләре һәм кызларына язган хаты. Хатка Татарстан АССР ның 1.511.137 кешесе кул куйган. Хатта татар халкының тарихи үткәне яктыртыла. Сталин Конституциясе кояшы астындагы бәхетле, шат тормышы һәм аның шул матур һәм якты тормышына һөҗүм иткән кабахәт гитлерчылар ордаларына каршы көрәштә зур батырлыклар белән көрәшүче кыю татар егетләре һәм кызларының эше искә алына, фронт белән тылның өзелмәс элемтәсе, безнең хак эшебезнең җиңеп чыгуына тирән ышаныч белдерелә һәм бөек җиңүне тизләтү өчен фронттагы татар сугышчыларына наказ бирелә. Китап урта кулда, 14 бит. Бәясе 30 тиен. Письмо татарского народа фронтовикам-татарам. Шул исемдәге хатның русча тексты. Күләме, бәясе шул ук. Муса Җәлил.

— Тупчы анты. Күренекле татар фронтовик шагыйре Муса Җәлилнең бу яңа шигырьләре җыентыгына ватан сугышы көннәрендә язган 9 шигырьләре тупланган: (Тупчы анты, Дуска истәлек, Каска, Окоптан хат һ. б.) һәм элекке елларда фашизмга каршы язылган һәм бүген дә яңа әсәр булып яңгырый торган, үзләренең политик һәм поэтик үткерлекләрен саклый торган аерым шигырьләре (Джим, Дна һ. б.) урнаштырылган. Муса Җәлилнең бу шигырьләр җыентыгын укучылар һичшиксез бик җылы каршылаячаклар. Җыентыкка, барлыгы 37 шигырь кертелгән. Китап алдында шагыйрьнең рәсеме бирелгән. Китап урта кулда. 112 бит. Бәясе 2 сум. Үлем фашизмга! Пьесалар җыентыгы. Төзүчесе Риза Ишморат. Клуб һәм колхоз сәхнәләре өчен төзелгән бу пьесалар җыентыгына кечкенә күләмдә антифашистик пьесалар, драматик этюдлар, комедияләр (барсы 9 әсәр) бирелгән. Катнашучыларының саны 2 дән алып күп дигәндә 6 кеше белән чикләнә торган бу сәхнә әсәрләренең барсында да кешелек дөньясының иң явыз дошманы — фашизмга каршы көрәш төп лейтмотив булып тора. Риза Ишморатның Ватан кызлары дигән 3 күренешле драмасында совет кызларының сугыш кырларындагы батырлыгы күрсәтелә. Игнат Назаровның Люба Кузнецова дигән драматик эпизодында комсомолканың батырлыгы һәм үткерлеге белән фашист бандитларны җиңеп чыгуы сурәтләнә. В. КвасницкийныңШайтан сазлыгы, Буш формальность дигән пьесалары сизгерлекне көчәйтү темасын яктырталар.

Вентерның Бер кисәк ит, С. Динкның Кыйммәтле уйлап табу, Я. Рубинның Киресенчә дигән скетчларында фашист юлбасарларның кабахәт йөзләре, аларның кешелексезлекләре, алдаулары кыска-кыс- ка, ләкин үткен штрихлар белән бирелә, Җыентык урта кулда, күләме 140 бит. Бәясе 3 сум. Таҗи Гыйззәт. — Төнге сигнал». Пьеса 3 пәрдәдә, 4 күренештә. РСФСР һәм Татарстан АССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе орденлы драматург Таҗи Гыйззәтнең нигездә клуб һәм колхоз сәхнәләре өчен язылган бу пьесасында немец-фашист баскыннарына каршы ватан сугышында украина крестьяннарының катнашуын — партизаннар хәрәкәтенең бер күренешен бирә. Пьесада СССР халыкларының туганлыгы темасы да матур гына чагыла. Китап урта кулда, күләме 56 бит. Бәясе 1 сум. Фатих Хөсни.

—Урман сукмаклары. Хикәяләр. Татар совет әдәбиятында новеллалары белән танылган язучы Фатих Хөснинең бу хикәяләр җыентыгында башлыча аның ватан сугышы чорында язган һәм нигездә фашистик канэчкечләргә каршы көрәшкә» багышланган яңа хикәяләре (Күләгә”, Рубенс һ. б.) тупланган һәм Прэспер Мерименың Матео Фальконе дигән хикәясенең татарча тәрҗемәсе урнаштырылган. Җыентык урта кулда, күләме 134 бит. Бәясе 2 сум. Әхмәт Исхак.— Батыр танкист Петр Новиков турында җыр. Поэма һәм шигырьләр җыентыгы. Шагыйрь Әхмәт Исхакның бу яңа җыентыгына ватан сугышында дан казанган танкист турындагы югарыдагы исемдәге поэмасы, алты шигыре һәм рус шагыйрьләреннән А. Сурков. С. Маршак, М. Исаковский, А. Жаров һәм Б. Зерниттан тәрҗемәләре бирелгәч. Китап урта кулда, күләме 70 бит. Бәясе 1 сум. Әхмәт Фәйзи.

— Давыл җыры, Шигырьләр җыентыгы. Шагыйрь Әхмәт Фәйзинең бу җыентыгында ватан сугышы чорында язган яңа шигырьләре һәм бүгенге көн өчен актуаль булган шигырь парчалары кертелгән. Яңа китаплар. Китап урта кулда, күләме 48 бит. Бәясе 1 сум.

Әхмәт Фәйзи. — Тукай. Тарихи драма, 3 пәрдәдә, 6 күренештә, пролог белән. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның биографик материаллары нигезендә язылган бу пьесада шагыйрьнең Уральскийдагы һәм Казандагы еллары, аның әдәби-политик эшчәнлеге, көрәше һәм һәлакәте сурәтләнә. Урта кулда, 136 бит. Бәясе 2 сум 50 тиен.

Кави Нәҗми. Таныш урын. Бу җыентыкка язучының төрле газета- җурналларда басылган хикәяләре, очерклары кертелгән. Урта кулда, 64 бит. Бәясе 1 сум.