УРМАН СУКМАКЛАРЫ
Бу җыентыкка новеллалар, кечкенә хикәяләр жанры буенча татар совет әдәбиятында күренекле урын тоткан язучы Фатих Хөснинең уннан артык хикәясе тупланган. Аларның күбесе 1941 нче елны язылган хикәяләр булып, 34—35 нче елда язылганнары да бар. Җыентыкка авторның оборона һәм Ватан сугышы темасына язылган хикәяләре кертелгән. Автор үзенең җиңел һәм ягымлы теле белән укучыларны үзе белән ияртеп Ватаныбыздагы төрле хәлләр һәм кешеләр белән таныштыра. Менә ул безне “Урман сукмаклары” арасына алып кереп, үзара талашып, соңыннан татулаша торган аерылмас дуслар Зөфәр белән Абдуллар арасында йөртә, менә безне “Учак” янына утыртып, партизан Солтановның хикәяләрен тыңлата, аңар үзенең алма чуар атын бүләк иткән кыю малай Рәхми белән таныштыра. Менә без, Кама буе шәһәрләренең берсендә, илне бөлгенлеккә төшергән ак бандитлар арасындагы “җырчы кыз”ның аһ-зарларга күмелгән моңын ишетәбез, менә без, “күгәрчен” кетәклегендә күгәрченнәр белән мавыккан кызылармеец Рәшидовның Нәфисәгә булган саф мәхәббәтен күрәбез. Болар бар да безнең ил кешеләре, болар бар да безнең илдә генә булырга мөмкин булган, тирән тойгылы, нечкә хисле, ягымлы кешеләр Болар бар да үз Ватанына бирелгән, аны үз тормышы белән бер тигез сөюче, эчкерсез, мөлаем кешеләр. Боларда сафлык, яхшылык белән берлектә үч тә яши, бу үч әнә шул матур тормышны җимерергә теләүче дошманнарга карата юнәлгән. Бу үч — ачулы җиңү идеясе! Бу идея Фатих Хөсни хикәяләре җыентыгы. Редакторы И. Газый. Татгосиздат басмасы. 1943 ел. дошманнар артыннан “Күләгә” булып йөрүче Риталарда, дошманнарны мунча кертеп тончыктыручы бельгияле карт Шарль Де Лурьеләрдә, хәтта һәркем тарафыннан гамьсез дип саналырлык, гади көймәче картларда да күренә. Вакыйгаларның кызыклыгы, характерларның оригиналлыгы белән Ф. Хөсни хикәяләре аерым урын тоталар. Хикәянең барышына карап, аның ничек очланасын алдан белеп булмый. Автор вакыйгаларны укучы көтмәгән хәлдә чишеп бирә. Ританың партизанка булып китәсен һич тә көгмисең, ул атасы профессорны коткарыр да, немецлар басып алган территориядән үз илебезгә качып чыгар төсле тоела. Ләкин автор аны бөтенләй көтелмәгән шартларга кертеп җибәрә һәм аның хәрәкәтләрен бик реаль рәвештә аклап бирә. Йомшак күңелле, һәрнәрсәгә тиз ышану- чан бер интеллигент кызның батыр йөрәкле партизан булып китүе дә көтелмәгән хәл булып калмый. Бу трюк түгел, бу автордагы тормышны белү, автордагы мастерлыкның көче бу!
Образлар характерлары белән һич тә берсе-икенчесенә ошамыйлар, гомумән кеше булып гәүдәләнә торган бер калып буенча коелган кешеләр, авторда очрамыйлар. Моның өстенә, автор кешеләрне бер яклы сыйфатлар белән генә гәүдәләндереп эш итми. Образлар яхшы һәм яман яклары белән бергә яктыртылалар. Шуның аркасында алар җанлы булып туалар. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә бик җылы шартларда алып барыла. Ф. Хөсни хикәяләрендә тупас хәрәкәт, тупас сүз һәм тупас кешеләр күрмисең.
“Ана хикәясе”ндәге герой, ана теләгәннән дә зур булып, тормыш алып килүче, аны тудыручы булып күз алдына баса. Автор начарлык эчендә яшәгән яхшылыкны да күрә белә. Шулай ук яхшы кешеләрдәге кайбер кимчелекле якларны да автор йомып калдырмый. Мәсәлән, автор Рәхминең булдыклылыгыннан, яхшылыгыннан үзе дә көнләшә (“Учак”), шуңа да карамастан, ул аның малай чакта үзе белән алма урлап йөрүен дә әйтми калдырмый. Моның белән автор героена да, үзенә дә антипатия тудырадыр, бәлкем, ләкин аны һич тә алай аңлау мөмкин түгел. Минемчә, бу, кешенең күп кырлы якларын чын дөрес итеп яктырту юлы. “Урман сукмакларында” Зөфәр белән Лбдулдагы бер-береннән үч алу моментларын, күгәрченнәрне җәберләү, тәһарәт аласы суда көчек коендыру, эт өстенә рельс бастырып китү шикелле моментлар бер караганда вак хулиганлык күренешләре булса да (әгәр дә алар булмаса, образларның жанлылыгына һәм конкретлыкларына зур зарар килгән булыр иде), шуңар күрә, алар, минем фикеремчә, кешеләрне характерлап бирүдә уңышлы адым булып торалар. Шулай итеп, автор образларның вакыйгалардагы катнашын бик оста хәрәкәтләр аша бирә, ләкин аларның портретларын бирүдә анда саранлык бик көчле булуын әйтеп китәргә кирәк, “колак төбендәге кылыч эзе”, “Шомырт кара чәч” һәм “ак керфекләр” генә укучыны канәгатьләндереп җиткерми. Шулай ук, пейзажлар да бик кыска сурәтләнелеп үтеләләр. Ләкин искиткеч матур һәм оригиналь ошатуларны әйтеп китмичә булмый, мәсәлән: “ ... контрабасның авыр һәм тонык тавышы, әле генә узып киткән билгесез кызның аяк тавышларын җирдән себереп узган шикелле, бераз соңарак калып ыңгырашып торды”, “Кисәү башлары шикелле булып күренә торган йолдызлар да болыт астына кереп югалдылар”, “... ак таштан ясалган канатлы фәрештә генә төннең корсагына сыймый”, “... күкнең симез корсагына кадалган утлы уклар шикелле булып, йолдызлар яналар” һәм башкалар.
Авторда төсләрне күрә белүчәнлек һәм тавышларны ишетә белүчәнлек тә көчле. Мәсәлән: “Кояш бөек һәм куе кызару белән кызарып бата. Аның җылы һәм кызгылт нурлары, бик зур байрак' төсле булып, күксел урманнар өстенә ята”. “Янган шәһәрләр әнә, шул турыда сөйлиләр. Сыерларның моңчан күзләрендә әнә шул бар”, “Бер сүз белән әйткәндә, болганчык һавалы бу шәһәрдә кинәт кенә яңгырап киткән бу җыр, караңгы төндә кинәт сызылып киткән яшен яктысы төсле, гаҗәп иде”. Болар бик яхшы, ләкин аз. Бәлкем, хикәяләрнең күләмнәренә карап бу якны кысу да кирәктер, ләкин ул тикле саранлык урынсыз кебек тоела. Мондый саранлык кешеләрнең тойгыларын-кичерешләрен бирүдә дә күренә. Ләкин “Ана хикәясе” белән “Үтеп барышлый” хикәяләре болар рәтенә керми. Бу ике хикәядә автор кешеләрнең эчке катлауларына да зур урын бирә һәм бик матур рәвештә ачып сала. Бу ике хикәядәге шундый ягымлы бала өчен кайгыртучы ата-аналарны шулай ук сөйгән егете өчен янып йөрүче кызларны күреп сокланасың...
Туган илдәге дуслыкның, мәхәббәтнең зурлыгы белән рухланасың. Мондый мәхәббәтнең үзе генә дә яшәү өчен зур таяныч булуын күреп шатланасын. Бу матурлыкларны, нечкә хисләрне аңлый белгән, алай гына да түгел, аны укучыга җиткерә алган, йөрәкне саф җылылык белән эретә белүче мастерга — язучыга рәхмәтләр әйтәсең. Җөмләләрнең төзелешендә, аның шома агышында, Фатих Хөсни иптәшнең үзенә генә хас булган, җылылык һәм музыкасы бар. Бу җылылык авторда үз стиле туып килүне, үскәннән үсә баруын күрсәтеп тора. Кимчелекнең иң зурысы итеп, “Матео Фальконе” хикәясенә “Меримедән” дип язып куюны алырга кирәк. Ул авторның турыдан-туры тәрҗемәсе. Шулай булгач “Меримедән” дип язу һич кирәкмәс иде. Татгосиздат бу җыентыкны бастырып чыгару белән бик яхшы эш иткән. Ул китап һәрбер әдәбият сөюченең өстәлендә булыр.