УЛ ЯЛКЫНЛЫ ТАЛАНТ ИДЕ
Татар совет сәхнәсе, бу елның 13 нче апрелендә, төнге сәгать 1 дә, үзенең талантлы халык артисткакасын — Нәфига ханым Арапованы югалтты. Каты һәм озакка сузылган авыру аны безнең арадан алып китте.
Ул ялкынлы талант иде. Бу зур югалту безнең барыбыз өчен дә авыр. Нәфига ханым татар сәхнәсенә театрның башлангыч елларында ук килеп керде. Сәхнәгә чыгар өчен бер генә хатын-кызны да табарга мөмкин булмаган бер заманда, Казан «Печән базары» әһелләренең театрны «хәрам» мещаннарының театрга баруны “оят" дип санаган вакытларында, 12 яшьлек Нәфига “кеше сүзләренә” игьтибар итмәстән, барлык киртәләрне җимереп сәхнәгә менеп басты. Гади тегүче кызның шуңа кыюлыгы җитте. Ул театрны, сәхнәдә уйнауны чын күңеле белән сөйде һәм үзендә булган бөтен көчне шул бөек эшкә багышлады.
Башта ул, “Шәрык клубы” тарафыннан оештырылган “балалар кичәсендә” катнашып, беренче мәртәбә сәхнәдән шигырь сөйләде. Ул вакытта 12 генә яшьтә булган кыз баланың декламация сөйләве гаҗәп бер хәл иде һәм ул караучыларның һәрберсенә әйтеп бетергесез көчле тәэсир ясады. Бу хәлдән бер-ике ел узгач, 1915 нче елларда инде, Г. Кариев тарафыннан оештырылган “Сәйяр” труппасы аны төрле балалар рольләрен үтәп чыгарга чакыра башлый. Нәфига бу кечкенә рольләрдә зур әһәмият бирүчән һәм осталык белән башкарып чыгучан була. Башта яшьлек кызулыгы белән кабынып киткән бу талант, тора-бара көчле ялкынга әйләнеп китә.1916 нчы елны ул, артисткалык хезмәтен үзенә профессия итеп сайлый һәм “Сәйяр” труппасына эшкә керә. Аның беренче үтәгән роле үк Казан мещаннары арасында зур шау-шуга сәбәп була.
Ул А. М. Горькийның “Мещаннар” пьесасында купец хатыны ролен уйный. Әсәрнең барышында купец хатыны икона алдына барып чукына. Нәфига бу эшне, әлбәттә, җиренә җиткереп уйный. Ләкин икенче көнне үк, татар мещаннары арасында “Нәфига чукынган, рус диненә күчкән” дип шау киләләр. Нәфиганың күзен ачырмыйлар, урамнан үткәндә артыннан кычкырып кала торган булалар.
Ул аларнын бу сүзләренә колак та салмыйча эшен дәвам иттерә. Күп авырлыклар күрергә туры килсә дә ул аларның барсына да түзә. Ул вакыттагы татар хатын-кызларыннан сәхнәнең беренче карлыгачлары булган — С. Гыйзәтуллина, М. Болгарская һәм Н. Таҗдарова шикелле артисткалар белән бер рәткә басып, алар шикелле үк бик тиз үсеп китә. Театрга ул вакытта иң якын торган драматург Г. Камал, бу яшь талант өчен аерым рәвештә рольләр язуга кадәр барып җитә. “Бәхетсез егет”тәге — Мәгъри, “Бүләк өчен”дәге — яучы Мәхупҗамал, “Уйнаш”тагы — Могълифә, һәм “Банкрот”тагы — им-томчы Нәгыймә карчык рольләре һичшиксез Арапованың үзенә махсус язылган рольләр булып торалар.
Ул бу явыз, астыртын һәм хәйләкәр карчыкларны һичкем башкара алмаслык рәвештә типик хәлгә җиткереп гәүдәләндерүче булды. Бу образлар шул тикле җанлылар иде, бу тамашачыларның күңелендә мәңге онытылмаслык тәэсир калдырды. Бу рольләрнең үтәлеше яшь артисткалар өчен шул рольләрне ничек башкару өчен чын-чын мәктәп һәм үрнәк булып калды. Бу тудырылган типлар Г. Камалның иҗатын популярлаштыру өчен зур роль уйнадылар. Шулар белән беррәттән, “Беренче театр”дагы— Биби, “Көн дәш”тәге — Гөлбану, “Кайниш”тәге — Хәмидә рольләре дә Нәфига Арапова тарафыннан оста башкарылган Г. Камал пьесаларындагы типлар галлереясендә үрнәк булырлык урыннарны биләделәр. Нәфига ханым шул тикле темпераментлы һәм амплуа ягыннан күп кырлы артистка иде ки, ул башкара алмаслык роль юк дип тә әйтергә мөмкин. Чөнки ул бертөрле рольләрне генә башкару белән чикләнмәде. Нның өчен кызлар, хатыннар, малайлар ролеме — барыбер, ул рольдә җыр бию бар икән, ул аннан да курыкмый, чөнки аңарда аны үти алырлык бөтен көч-сәләт бергә җыелган иде.
М.Фәйзинең “Галиябану” пьесасында ул берьюлы ике рольне башкара иде, беренче пәрдәдә ул Садрый-малай ролендә булса, икенче пәрдәдә инде, яучы-Бәдига ролендә килеп чыгадыр иде. Бу рольләрнең башкарылышы таңга калырдык! Гади бер ваемсыз малай белән, хәйләкәр, төче телле яучы карчык арасында ни тикле зур аерма!..
Ә ул аны онытмаслык зур осталык белән тиңдәшсез рәвештә үтәп килде. Т. Гыйззәтнең “Талир тәннәре”ндәге малай роле дә һәрбер күргән кешенең күңелендә онтылмаслык, тирән эз калдырган. Туй пәрдәсендә кияү егетләре арасында җырлап утыра торган кыю малай күз алдыннан ничек китә алсын? Аның атасы старостага сабак тыңлату вакытындагы кыланышлары ничек онтылсын? Юк, һич тә онтылырлык түгел бу рольләр! Бөек Октябрь революциясеннән соң, Нәфига ханым үзендәге талантны, сәхнә техникасын үзләштерү белән ныгыта башлады. Талант белән белем искиткеч уңышлыкларны бирде.
Ул, рус һәм Европа классикларыннан тәрҗемә ителгән пьесалардагы катлаулы рольләрне дә башкарып чыга алуга иреште. Совет драматурглары тарафыннан язылган яңа кешеләрне гәүдәләндерүдә дә зур осталык күрсәтте. Рольләрне мондый рәвештә башкара алу һәрбер артист һәм артистка өчен мөмкин бер хәл түгел. Болар фәкать талантлылык һәм иҗатка күп көч куюның җимешләре. Нәфига ханым сәхнәгә нинди генә- рольдә чыкмасын, шул минутта ук тамашачының дикъкатен үзенә тартып ала белә һәм сәхнәдән чыгып киткәнче аны үз кулында тота ала иде. Бу көчкә ул шуңа күрә ия иде. чөнки аның һәрбер хәрәкәте конкрет, сөйләве ачык, гримнары искиткеч оста ясалган һәм костюмнары да шул роль өчен дөрес сайланылган, бөтен нәрсә алдан өйрәнелгән һәм җиренә җиткерелеп эшләнгән. Ул үзенең ролен башкару өчен, бөтен көчен, эчке тойгыларын салган, ул сәхнәдә шуның белән ялкынланып янучы иде. Ул сәхнәгә артистка, уйнаучы булып кына чыкмады, ул шул образның үзе булып яшәү өчен чыкты. Иҗатка шундый эчке яну белән бирелгәндә генә, Нәфига ханым ирешкән бөеклекләргә ирешергә мөмкин! Ул көләсе урында, эч катканчы көлдерә алучы, елатасы урында күзеңнән яшь атылып чыкканчы елата алучы артистка иде. Ул чуар рольләр диңгезендә буйга һәм киңлеккә иркенләп йөзә алды, һавага күтәрелсә, үткен кыр үрдәгедәй, канат кагып очты. Кечкенә генә гәүдәле, сәхнәдә шар шикелле тәгәрәп йөрүче, җитез, ачык дикцияле, мондый көчле артистка ничек онтылсын, аңа булган хөрмәт, ул терелекнең үзенә генә хас булган хөрмәт, аны белгән һәркемнең күңелендә мәңге яшәячәк. Нәфига ханым Казан сәхнәсе өчен генә билгеле түгел, ул Уфа, Астрахань, Урта Азия һәм Донбасс шәһәрләренең тамашачылары өчен дә билгеле. Ул ерак Себер шәһәрләрендә дә гастрольләрдә булды. Шулай ук ул Татарстан колхоз-совхозларындагы тамашачылар өчен дә таныш артистка. Нәфига ханым тарафыннан иҗат ителгән рольләр аерым рәвештә тикшерелергә, яшь актер һәм актрисалар тарафыннан җентекләп өйрәнелергә тиеш. Бу хәзинәдән файдалану-өйрәнү сәхнәбезнең техника культурасын баетуга һәм үстерүгә зур ярдәм китерәчәк.