Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ФРОНТТА

Сугыш гарасаты үткән урыннар. Снаряд яки бомба төшмәгән бер генә метр жир дә юк. Нарат урманнары берничә километрларга үтәдән-үтә күренеп торалар: снарядлар, бомбалар агачларның ботакларын, башларын тунап бетергәннәр дә, үзәкләрен тетеп, сүскә әверелдергәннәр. Шушындый аяусыз сугыш вакыйгалары арасында кинәт туган телеңдә әйтелгән сүзләрне ишетеп каласың: сугышчы татар егетләрен очратасың. Лларның чырайлары ачулы: бу ачу — дошманга. Туган телең булган җирдә Тукай исеме бар. Кызыл Йолдыз орденлы лейтенант Юсупов сугышчылар белән әңгәмә уздыра. Моннан немецларга — 150 — 2С0 метр. Топ-томалга баш калкыту — мәгънәсез: өзлексез пулялар оча, миналар, снарядлар төшә. Шул гөрселдәү арасында Тукай сүзләре яңгырый:

Батарсың дим, төкермә Нилгә каршы!

Кире кайтыр, төкермә җилгә каршы,

Батыр дип мактамаслар, чикмә зәхмәт!

Көчек! Зинһар дим, өрмә филгә каршы.

Юсупов үз сүзләренә өстәп куя:

— Гитлер безгә каршы төкергән иде, төкереге давылга очрап, үз битенә кайтып сыланды, — ди. Тукай сүзләре белән рухландырып, Юсупов сугышчыларны һөҗүмгә хәзерли. Кыр аэродромнарыннан берсе. Ике орденлы батыр капитан Хәсән Ибатуллин белән салмак кына сөйләшәбез. Ул әледән әле күккә күзен сала. Лачынның йөрәге зәңгәр биеклеккә ашкына. Ул, бер аз уйлап тора да, кинәт сагышлы гына итеп әйтә — Тукай белән Такташ. Минем иң сөекле шагыйрьләрем, иде. Алар һәрвакыт өстәлемдә иде... Ә Тукай сагындырды. Тукайлар, Такташлар рухы белән тәрбияләнеп үскән бу батыр очучы бер үзе дошманның 8 самолетын, иптәшләре белән бергәләп тагын 3 самолетын бәреп төшерде. Ут сызыгына көн саен төрле телләрдә фронт газеталары баралар.

Татар сугышчысы газетаны ачып җибәрү белән битләрнең башына эре хәрефләр белән басылган Тукай сүзләрен укый:

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул ук сүзләрне рус һәм башка милләт сугышчылары рус телендә укыйлар. Тукай — халыкның бөек шагыйре. Халык Ватан сугышы фронтына килгәндә, үзе белән Тукайны да алып килде. Фашизмга каршы сугышта, халык белән бергәләп, Тукай да алгы сафларда бара. Халык бу фаҗигалы елларның ут давыллары, кан дәрьялары аша үзенең сөекле шагыйрен мәңгелеккә таба алып бара.

Хәрәкәттәге армия