ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТУКАЙ
Бөек Октябрь Социалистик революциягә кадәр яшәгән татар язучылары арасында моннан 30 ел элек, 1913 нче елның 15 нче (2) апрелендә, вакытсыз һәлак булган татар халык шагыйре Габдулла Тукай үзенә бер аерым югары һәм хөрмәтле урын алып тора. Аның реалистик, көчле эмоцияле, югары художество осталыгы белән эшләнгән әсәрләре үз халкына, үз ватанына чиксез мәхәббәт белән сугарылганнар.
Габдулла Тукай ижаты ул — күп кырлы, тирән эчтәлекле, шактый зур һәм тирән социаль проблемаларны эченә алган бай иҗат. Ул 28 ел яшәү, 8 ел иҗат итү дәверендә ун мең юлдан артык шигырь, илле басма табакка якын проза биргән язучы. Аның әсәрләре эчендә без лирик шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, әкиятләр, фельетоннар, иҗтимагый-политик һәм әдәби темаларга багышланган мәкаләләр һәм башкаларны очырата алабыз. Үзе яшәгән чорда беркадәр әһәмияткә ия булган һәм ул чорда татар халкы тормышы өчен характерлы булган бер генә иҗтимагый вакыйга да аның иҗатында үзенә тиешле урынны алмый калмаган. Ул барысын да күрергә, барысын да иҗаты аша чагылдырырга тырышкан. Тукайның шагыйрь С. Рәмиевкә язган хатындагы үз сүзләре белән әйткәндә:
“Мин бит, синең кебек, коеп куйган поэт кына түгел.
Мин —дипломат, политический, общественный деятель дә
Татар бәхете өчен мин җан атармын.
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә”.
Тукай иҗаты аның бу фикерләрен тулысы белән раслый. Бу мәкаләдә без Тукай иҗаты яңгырый башлаган беренче көннән алып, иң соңгы аккордлары чиртелгән көнгә кадәр кызыл җеп булып сузылып килгән һәм Тукай иҗаты өчен аеруча характерлы булган тик бер генә мотивка — Тукай иҗатындагы халыкны, туган илне сөю, аларның Тукай иҗатында ни дәрәҗәдә һәм ничек чагылуын ачуны гына үзебезгә бурыч итеп алдык.
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай яшәгән чор —1905 нче елгы революция һәм аннан соң башланган реакция чоры. Бишектән алып ятимлек, мохтаҗлыкта яшәгән, самодержавиенең рәхимсез изүе астында ыңгырашкан авыл һәм шәһәр хезмәт ияләренең тормышын, аһ-зарын үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә татып үскән Тукай, 1905 нче елгы революцияне шатланып каршы алды. Революция көннәрендәге күтәренкелек, андагы ялкын Тукайны чолгап алды, һәм ул революциянең көчле ташкынына кушылып китте. Тукайны 1905 нче елгы революция тудырды, рухландырды һәм аның киләчәге өчен юллар сызды. Тукай үзенең беренче шигырьләрендә үк революция тарафыннан көннең үзәгенә куелган бурычларга җавап бирергә тырышты. 1905 нче елгы резолюция корал көче белән бастырылгач һәм бөтен илдә кара реакция башлангач та Тукай артка чигенмәде. 1905 нче елгы революциянең гүзәл традицияләрен тулы намус белән үз иҗатында дәвам иттерде.
Чебен җанымны чын юлда бирәм мең кәррә кызганмый,
Минем чын мәсләгем — юлым бөтенләй социаллардай,
(“Соры кортларга”, 1905.) дип әйтеп, үзен социалистлар рәтеннән санады һәм гомер буе “чын юл” өчен көрәш алып барып, даһи талантын, бөек җанын шул юлда корбан итте.
1905 нче елгы революция азчылык милләтләргә, шулар арасында татар халкына да, матбугат азатлыгы бирде. Россиянең иң караңгы почмакларында яшәгән, аңа кадәр газета һәм журналлары булмаган азчылык милләтләрнең үз телләрендә газета, журналлар чыга башладылар. Революцион халык массалары көндәлек матбугаттан революция файдасына хезмәт итүне таләп итте. Габдулла Тукай, халыкның әнә шул теләкләренә җавап буларак, үз иҗатында татар халкы тарафыннан революция алдына куелган теләкләрне чагылдырырга кереште. Тукай да, халык белән бергә, көндәлек матбугаттан дөреслекне һәм социаль сугарылган булуны таләп итте. Г. Тукайның бу таләпләре аның гомумән әдәбиятка булган төп карашлары белән нык бәйләнгән иде. Чөнки Тукай әдәбиятны халык массаларын тәрбияләүдә иң көчле корал итеп күрде. Шуның өчен дә ул үзенең беренче шигырьләренең шактый зур өлешен вакытлы матбугатка багышлады (“Голүмең бакчасында...”, “Чонанча бездә...”, “Шигырь” (1905); “Каләм!К, (“Фикер” газетасына гына махсус түгел”), “Газета морәттипләренә” (1906) һ. б.).
Г. Тукай тормышны туктаусыз хәрәкәттә һәм туктаусыз үсүдә дип таный. Шуның өчен дә ул һәр көн алмашынып, һәр көн үсеп торган тормышның бөтен каршылыклы күренешләрен тарихи дөреслектә, реалистик чагылдырырга омтыла.
Г. Тукай тормышны сөя, ул үз халкын соя, ул туган илен сөя. Тормышка, халыкка һәм туган илгә булган бу мәхәббәт аның беренче шигырьләрендә үк чагыла башлый. Тукайның халкы ул — капиталистик җәмгыять тарафыннан кимсетелгән, кешелек сыйфатыннан мәхрум ителү дәрәҗәсенә җиткерелгән татар эшчеләре һәм татар крестьяннары Тукай, иҗатының беренче көненнән башлап, әнә шул халыкның вәкиле, ярдәмчесе һәм яклаучысы булып мәйданга чыкты; халыкның әрнүен ул физик сизде, аның шатлыгы белән шатланды, кайгысы белән кайгырды. Тукайдагы үз халкына булган мәхәббәтне без аның “Мужик йокысы” (1905) исемле шигырендә үк күрәбез инде. Рус шагыйре А. В. Кольцовның башка бер шигырен түгел, бәлки шул көннәргә лаеклы булган нәкъ шул “шигыреннән тәрҗемә вә икътибас” итүе, А. В. Кольцов шигырен татар халкы, татар крестьяны тормышы өчен характерлы булган яңа төсмерләүләр белән бизәве, шигырьнең социаль кыйммәтен, Тукай поэзиясенең уңай юнәлешен билгели. Бу шигырьдә ул татар крестьянына мөрәҗәгать итеп, аны гасырлар буена сузылган тирән йокыдан уянырга, үз дошманнарына каршы күтәрелергә чакырды һәм уянырга кирәклекнең сәбәпләрен дә күрсәтте. 1906 елда инде ул Государственная Думага мөрәҗәгать итеп, думаның алдакчылыгын фаш итә, татар крестьянына думадан җир даулый:
Ач-ялангач мужикларга
Кайда ирек, кайда җир?
Бирәм дидең, вәгъдә бирдең,
Күрсәт җирең, кайда? Бир!
Балыкның авыр тормышын күрсәтү, аның аһ-зарын җырлау, аңа ярдәм итү юлларын эзләнү мотивлары Тукай иҗатында иң күп кабатланган һәм иң күренекле урын алган мотивлардан булдылар. Ул үз халкының якты киләчәген, аяз көннәрен көтте.
Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарың,
Качан китәр кичең, килер нәһарең?
Килермәллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч? —
(“Көз”, 1906) дип язды ул.
Ләкин Россия халыклары өчен, шул җөмләдән татар халкы өчен дә, Тукай көткән якты көннәр килми. 1905 нчы елның көзендә үк башланган бөтен Россияне каплаган караңгы төн — кара реакция, көннән-көн көчәя бара. Халык бәхете өчен көрәшүчеләрне эзәрлеклиләр, асалар, төрмәләргә ябалар. Андый кешеләр өчен фәкать ике генә юл кала: я реакция алдында тез чүгәргә, ялганнарга, я, авырлыкларга карамастан, самодержавиегә каршы көрәшне дәвам иттерергә. Әнә шушы настроениеләрне чагылдырып Тукай:
Читен тормыш! Капиталга чукынмасаң,
Хәзрәтендә тезләр чүгеп укынмасаң,
Тор, рахәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң.
Истибдатның14 намусына тукынмасаң —
(“Дөньяда торыйммы дип киңәшкән дустыма”, 1907.) дип язды.
Ләкин Тукай капитал алдында тез чүкми, “кәп-кәкрене туры” дип әйтә алмый; ул: “хаклык аска күмелгән шул, бетә түгел” икәнен белә торып, хәкыйкать өчен көрәш алып бара. Ул:
Эшче туган! Тартыш кирәк, кирәк тартыш,
Тартышмаган эшчеләргә бик бата теш,
Изге эштер тартышмаклык хокук өчен.
Тартыш, эшче, тартыш, зинһар, тартыш, тартыш, —
(“Тавыш хакында”, 1907.) дип әйтеп, эшчеләрне көрәшкә чакыра. Тукай халыкның тормышы, аның киләчәге мәсьәләләренә кабат-кабат кайта. Үз халкының коллыкта, хокуксыз, җирсез, сусыз, рәхимсез эксплоатация астында яшәве аның йөрәген әрнетә, газаплый. Ул:
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын.
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен.
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен,—
(“Сәрләүхәсез”, 1909) дип әйтеп, моңая. Татар буржуазиясе, татар руханилары, сатлык милләтчеләр революциягә хыянәт итеп, аны сатсалар да, Тукайны төрле юллар белән кысырыкласалар да, ул үз халкын ташламый, татар эшче-крестьяннарыннан аерылмый, аларның аһ-зарын җырлавында дәвам итә:
Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да
Уңга, султа аумыйм, һәнүз алга барам.
Юлда манигъ5 күрсәм, тибәм дә, аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә.
Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам,—
(“Бер татар шагыйренең сүзләре”, 1907.) ди ул. Кара реакция шартларында актив хәрәкәт итәргә мөмкин булмагач, Тукай, кайчакта көчле ирония, кайчакта тирән әрнүләр аша, үз халкының рәхимсез эксплоатация астында изелүе, буржуазия тарафыннан җәберләнүенең реалистик картиналарын бирергә тырышты.
Көзге төн.
Мин йоклый алмыйм.
Өн калды, дип
Изге, шәфкатьле анабыз —
мәрхәмәтле җир җылый... (“Көзге җилләр”, 1911.)
11 Язың.
12 Көнең.
13 Каршысында.
14 Деспотизм, реакция.
15 Каршылык.
16 Балаларым.
Турыдан-туры үзенең туган иленә, аның дала һәм кырларына, әвен һәм сабан туйларына, аның чәчәк һәм тургайларына; туган ил авылларының тынлыгына, челтерәп аккан чишмәләренә — туган ил табигатенең барлык күренешләренә булган мәхәббәтен без Тукайның бик күп шигырьләрендә очратабыз. Менә шагыйрьнең туган авылына карата булган хисләре: Аерылып китсәм дә синнән, гомеренең таңында мин,
И Казан арты, сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
Кысса да синдә ятимлекдер, фәкыйрьлекләр мине,
Җанга ягымлы икәндер ялкының да, дулкының!
Жөмләтән1 изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә, ындырың.
Барча, барча: ак оек, киндер чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың,
Барчасы яхшы: бүре, җен. шүрәле, сарикъларың!
(“Туган җиремә”, 1907.)
Яки:
Бу дөньяда, бәлки, күп, күп эшләр күрем,
Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
(“Туган авыл”, 1909.)
Мондый сөю белән ана баласын гына сөя ала. Ананы баласының аз гына яхшылыгы да чиксез шатландыра, ә начарлыгы — кайгырта, газаплый, ләкин ачу тудырмый. Тукай да туган иленә шулай карый. Ул үзенең туган илен ана баласын сөйгән кебек сөя; ул анда күргән барлык авырлыкларны, фәкыйрьлекләрне, кимсетелүләрне оныта, аларны гафу итә.
“Шүрәле” поэмасының беренче бүлегендә, Тукай бай авыл табигатенең зур полотнодагы гаҗәеп гүзәл картинасын күз алдына китереп бастыра. Шагыйрьне туган иленең табигате, аның киңлеге, матурлыгы сихерли, аңар бетмәс-төкәнмәс көч, дәрт бирә. Ә туган илнең “Җәйге таң”ы аңа көндәлек тормышның авырлыкларын онытырга ярдәм итә, аны рухландыра, аның иҗатына илһам бирә:
Каршыларга иң сәза15 чак, иң матур чак җәйге таң:
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.
(“Җәйге таң хатирәсе”, 1910.)
Тукайның туган иленә булган мәхәббәтен чагылдырган бик күп мисалларны китерергә мөмкин. Тукайга хезмәт халкына якын булган әйберләрнең барысы да якын. Ул үзенең берничә шигырен ярлы халкының сөйгән ашы булган бәрәңгегә багышлап, болай ди:
Син алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем,
Аз гына нурландыра башла мужикларның миен,
Тукай үзенең туган илен табигатенең гүзәллеге өчен генә, байлыгы киңлеге өчен генә яратмый, юк. Бу илдә Тукайның халкы яши. Бу илдә хезмәт итүче, шул бай табигатьне үзләренә буйсындыручы, шушы илдә өзлексез көрәш алып барып, аны матурлаучы гүзәл кешеләр яшиләр. Тукай әнә шул илне сөя. Хәтта бу илне, монда яшәүче кешеләрне ул Мөхәммәт тарафыннан вәгъдә ителгән җәннәткә, хур кызларына алмаштырырга да теләми. Мәсәлән, “Хур кызына” (1906) исемле шигырендә, ул хур кызының гадәттән тыш матурлыкларын мактап килә дә:
Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, ләгылсең4;
Вәли син җир кызы төсле дәгелсең.
Сәнең хөснең17 дөрес, һәр мәдхи йөкли.
Вә ләкин җир кызы синнән сөекле,— ди.
Тукайның туган иле матур, бу илдә яшәүче кешеләрне дә сөймәскә мөмкин түгел. Ул әнә шул илдә яшәүче үзенең сөйгән кешеләрен бәхетле итәсе, җил кебек иркен, кояш кебек якты тормышта яшәтәсе килә. Ләкин Тукай яшәгән социал шартларда — капиталистик җәмгыятьтә, бу мөмкин түгел. Монда табигый матурлыклар белән кешеләр тормышы арасында капма-каршылык яши. Чөнки бу җирнең төп хуҗасы булган Тукай сөйгән кешеләр— хезмәт ияләре, бу байлыклардан ләззәтләнә алмыйлар. Чөнки:
Казенный булса да зур урманы, чыршы, нараты бар,
Казенный булса да, гәрчә, эчик дисә — аракы бар.
Җитәр төсле түгелдер ничек хәмет итсә 1 алланы,
Хисапсыз әйләгән ихсан 19 иманны һәм имананы.
(“Авыл халкына ни җитми?” 1912.)
Чөнки:
Мескен фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың,
Яһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың;
Көчләү сине сарих золым21, иман белән,
Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың.
(“Золым”, 1911.)
Чөнки: шушы бай, матур илдә рәхимсез эксплоатация яши. Илнең бөтен байлыклары “казенный”, барсы да бер төркем буржуазия, аларның ялчылары кулында. Илнең төп хуҗасына — хезмәт иясенә “иман” белән “имана” гына бүләк ителгән, ул —
“Аһ-ваһыннан һичбер вакыт бушанмый”,
ул — “Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмый”.
Капиталистик җәмгыять өчен котылгысыз булган мондый күренешләрне һәр җирдә очратып була. Менә: “тишек башмак, тишек пима” киеп, “дер-дер калтырап” мәктәпкә баручы, татар халкының киләчәктәге өмете булган шәкерт (“Шәкерт яхуд бер тәсадыф”).
Менә: татар руханиларының “белем йорты” исеме белән йөртелгән мәдрәсәдән — “ни он түгел, камыр түгел”, ә “пешмәгән калач” булып чыккан шәкертләр. Менә: “атылган кош, адаштырылган этдәй, үткәннәргә мәэюсь22 карап калучы, татар бае тарафыннан мәсхәрәләнеп, урамга ташланган “эштән чыгарылган татар кызы”. Менә: “саргайган йөзле, бөкрәйгән билле, нурсызланган күзле” капиталистик
19 Мактаса
20 Алла
21 Ячыктан-ачык изү.
22 Мәэюсь — өметсез.
производство эшчесе һ.б. һ.б. Әнә шундый һәм боларга ошаган, Тукай яшәгән чордагы татар тормышы, гомумән Россия тормышы өчен типик булган күренешләрнең чагылышын Тукай иҗатында без күп очратабыз. Илдә хөкем сөргән бу хәлләрнең барысын да Тукай күрә һәм алар- ны үз иҗатында чагылдырырга тырыша. Әгәр дә Тукай югарыда әйткәннәрнең барысын да шулай тәсвирлап кына калса, аның шигырьләренең кыйммәте, тәрбияви йогынтысы, тормышны үзгәртүгә ярдәм итү көче, шиксез, аз булыр иде. Ләкин Тукай ул гади теркәп баручы гына, халык хәсрәтен көйләүче генә түгел. Ул үз халкы тормышының коточкыч шомлы картиналарын бирү белән беррәттән, халык тәнендәге бу җәрәхәтләрне бетерү, аларны булдырмау юлларын эзли. Дөрес, шагыйрь кайчакта болардан котылу юлларын билгеләүдә ялгыша да, ләкин ул туктаусыз эзләнә; туры килгән һәрбер очракта үзенең фикерен әйтеп китә. Мәсәлән, ул “ярым җисме ачылмый? татар шәкертен шундый авыр шартларда да укытасы килә. Синең фәкыйрьлегең, ул синең мактанычың дип әйтеп, аны рухландыра; киләчәктә синең исмең, ихтимал, алтын белән язылыр, дип, аны өметләндерә. Ә инде мәдрәсәне ташлап чыккан шәкертләргә мөрәҗәгать итеп:
Әйдә халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә;
Бу юлда һәр төрле хурлыкка,
Зурлыкларга түзмәккә — дип әйтеп, аларны халыкка хезмәт итәргә чакыра. “Эштән чыгарылган татар кызы”ның “мескенләнгән хәлен” күреп әрни, газаплана. Тукай болар белән генә дә калмый. Ул халыкны мондый хәлгә төшергән, аны кешелек сыйфатларыннан мәхрум итү дәрәҗәсенә кадәр җиткергән сәбәпләрнең социаль тамырларын да. халыкны изүче кешеләрне дә күрә. Ул аларны үзенең үтергеч сатирасы астына алып, әдәм мәсхәрәсе итеп күз алдына китереп бастыра, пычрак йөзләрендәге битлекләрен ертып ташлый, аларның бозык, явыз эшләрен һәм ниятләрен фаш итә, аларга каршы көрәшкә чакыра. Менә алар, Тукай тарафыннан куптарылган хәшәрәтләр: Аристократлар — соры кортлар — калын корсак, кечек башлар,
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-ай!
Һөҗүм кирәк ишаннарга — соры корт, гөмбә башларга;
Бетер, сындыр, кьрып ташла мәгаль урра вә билбанзай!
(“Соры кортларга”, 1906.)
Яки:
Баштан үткәнне сөйлимен, тыңлагыз;
Мин хаҗи — бардым хаҗә туксан тугыз
Бу мидә йөзләп гыйнат24 амбары бар;
Бу мидә мең пот сыраның пары бар.
Бу мидә бардыр җәһаләт1 ун вагон;
Мин беләмлек" дәгъвасы 27— бер мең вагон...
(“Печән базары яхуд яңа кисекбаш”, 1907.)
Яки:
Күзең йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган;
Кибән чалма, кибәк башта: ишан булган имеш, хайван!
(“Ишан”, 1908.)
Капиталистик җәмгыятьтә өстенлек итүче соры кортларны Тукай әнә шулай сурәтли. Ул аларның барысын бергә туплап, Государственная думага, патшаның үзенә барып бәйли: Кайсы әйтә:
“Патшадан солдат сорыйк,
Ул диюне ядрә берлән аттырыйк.
Кайсы әйтә: “Садрый Максуди барыр,
Мәсьәләне, бәлки, мәҗлескә салыр.
Без аныңчөн күп тырыштык шар салып,
Ахырында думага да сайладык”.
23 Наданлык, невежество.
24 Зурлык — авырлык.
25 Ура һәм банзай кычкырып.
26 Кирелек, тискәрелек.
27 Талашы.
(“Печән базары...”, 1907.)
Габдулла Тукай үзенең иҗаты аша татар халкын татар руханиларының — мулла, ишаннарның зарарлы йогынтысыннан коткару өчен көрәш алып барды. Ул аларның ялганнарын, алдакчылыкларын, сатлыклыкларын, пычраклыкларын халык алдында фаш итте. Аның “Пыяла баш”4 , “Рәсемгә ишарә”4 , “Японияне мөселман идән голама нәрәдә”, “Мөритләр каберстаныннан бер аваз”, “Дин вә гаваш”, “Ишан”, “Гөнаһ” һ. б. кебек шигырьләре; “Шартлар”4 , “Яңа хөтба”4, “Хаҗи” һ. б. кебек прозаик әсәрләре моның җанлы шаһите була алалар. Татар руханиларының халыкка файдалы булган, халыкны культурага алып бара торган барлык әйберләрне “Гөнаһ!” — дип әйтеп, халыкны алдауларына каршы Тукай:
Син пышылдыйсың гомергә:
“Бу ярамый, ул ярый!”
Ул теге һичбер ярамый,
монысы бик мәгъкул, ярый!”
Без яраткачтан, ярар, дим,
Кем аны синнән сорар?!
Хөр кеше алдында җирләр
Һәм дә күкләр калтырар! —
(“Гөнаһ”4 , 1911.) дип җавап бирде. “1905 нче ел революциясе җиңелү революциясенең попутчиклары арасында таркаулык һәм череп таралуларына китереп чыгарды. Интеллигенция арасында череп таралу һәм төшенкелек аеруча көчәйде. Революциянең көчле күтәрелеше чорында буржуаз даирәләрдән революция сафларына килгән попутчиклар реакция көннәрендә партиядән читкә киттеләр...
...Революциядән читкә китеп, попутчиклар реакциягә ярашырга, царизм белән тату яшәргә тырыштылар. (Партия тарихы, кыскача курс, 1941 ел, 103 —104 нче бит). 1905 нче елгы революция корал көче белән бастырылгач, революция көннәрендә “хөррият”, “халыкка хезмәт”, “милләт”, фәлән, төгән дип шапырынып йөргән татар милләтчеләре, буржуаз татар укымышлыларының бер өлеше, реакция башлану белән, революциядән читкә киттеләр. Алар “милли” буржуазиягә яраклаша, ялагайлана башладылар; алар революциягә, татар хезмәт ияләренә хыянәт иттеләр. Г. Тукай мондый милләтчеләргә, мондый татар укымышлыларына каршы өзлексез көрәш алып барды. Аларның ялганнарын, ике йөзлелек- ләрен, сатлыклыкларын фаш итте.
Татар халкы! Син үләргә мәхкум 28 инде
Милләтчеләр сине фәкать алдый гына,
Дигән булып: җанланасың син тиз менә;
Алданма син, калган акчаң өчен алар
Укыйлар ич баш очыңда ясин гына!
Милләт! диләр, ул чынмыни? Ихласмыни?
Үз корсагын шәкерт алда тотмасмыни!
Әллә ничек, рәхмәт берлә җанлансаң да,
Алар сине тагын сугып екмасмыни? —
(“Милләтчеләр”, 1909.) дип язды. Г. Тукай капиталистик җәмгыятенең әнә шундый пычрак якларын, халыкның канын суырып яткан төрле төстәге паразитик элементларның — татар буржуазиясе, аның ышанычлы ялчылары: мулла, ишан һәм милләтчеләрнең пычрак йөзләрен халык алдында ачып салуы белән, татар хезмәт ияләренең үз тормышларын тагын да яхшырак аңларга ярдәм итте, аларның күзләрен ачты. Тукайның үтергеч сатирасы аша чагылган нәфрәт, татар халкында буржуазиягә, буржуаз тәртипләргә каршы нәфрәт тойгыларын, тәрбияләделәр. Халык әдәбияты нинди генә халык язучысының дикъкатен үзенә тартмаган икән? Чын мәгънәсе белән халык язучысы, халык шагыйре исемен алырга лаеклы булган һәрбер язучы үз халкының авыз иҗатына мөрәҗәгать иткән. Алар халык әдәбиятында үзләре өчен бетмәс-төкәнмәс Архитектураль! – Сакланган иҗат чыганагы тапканнар. Татар халкының үз шагыйре, аның иң намуслы улларыннан берсе булган Тукай да халык әдәбиятына — халык осталыгының энҗеләренә зур ихтирам белән карады. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, — ди Тукай үзе, — кайда ишетсәм дә җырлау тавышын, салкын кан белән тыңлый алмый идем... Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырларны сөймәнемнән туган телемезне сөю туды”. Ул үзенең “Күк сыер” (1908) исемле ярым көлке, ярым җитди шигырендә, “Әтнә” исемен телгә алу белән, шигырь җебен югалтып, Әтнә турындагы такмакны такмаклый башлый да, ахырда:
Валлаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын,
Күкрәгемдә саклыйм, әйтерсең, рәсүлнең тырнагын,— ди. Тукайның халык әдәбиятын яратуы, аны хөрмәтләве, халыкның үзен ярату һәм олылау белән бик нык бәйләнгән.
“Шәрык клубы”нда татар яшьләре өчен укыган лекциясендә Тукай халыкка һәм аның әдәбиятына классик бәя бирә. Халык турында ул болай ди: “Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул; әдип: ул, шагыйрь ул; ул әле әллә нинди, кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кебек, гаризый бер хәлдер”.— ди. Әнә шул халыкның үзенә булган шундый югары һәм дөрес караштан чыгып, ул халык әдәбиятына да югары бәя бирә. Тукай, татар әдәбиятында беренче буларак, халык әдәбиятын теоретик нигезләү, аны фәнни өйрәнү өстендә эшли. Ул халык әдәбияты турында лекцияләр укый, кайбер татар җырларының тарихын, структурасын өйрәнә һ. б. “Халык җырлары,—ди Тукай,— безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмур1 Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма бу кыйммәтле мирас дидекемез “халык шигырьләрен” туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә һәртөрле бәлая вә казаядан, муллалар әйтмешли, мәсун вә мәхфуз 2 уларак калдылар; алар сәламәт әле; алар яңгырый әле. Халык җырларының шулай җәүһәр, якутлардан кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһат итәргә кирәк”. Тукайны халык әдәбиятындагы чын халык рухы, теленең сафлыгы, образларының реальлеге, эмоцияләргә байлыгы һ. б. тарта. Чөнки: “...Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була”.— ди Тукай. Халык әдәбиятын ул татар халкының үз байлыгы булганы өчен, башкалар йогынтысыннан азат булганы өчен ярата; ул үзе дә: “Халык җырлары чын үземезнеке генә булганга, анда читләрдән гарәп, төрек кабиләләренең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм”, — ди. Шуның өчен дә Тукай үзенең “Шүрәле”, “Су анасы” һ. б. кебек татар әдәбиятында мәңге яшәячәк, әсәрләрен халык әдәбиятыннан файдаланып язды. Тукайның халык жырлары калыбына салып язылган “Эштән чыгарылган татар кызына”, “Милли моңнар” һ. б. шуның кебек әсәрләре хәзерге көндә дә татар эстрадасының репертуарыннан төшмиләр.
Тукай, халык әдәбиятыннан үрнәх алып, үзенең шигырьләрен саф татар телендә язды. Дөрес, Тукайның башлангыч шигырьләрендә, полемик мәкаләләрендә без гарәп, фарсы, төрек сүзләрен шактый күп очратабыз. Моның болай булуы, бер яктан, ул чактагы татар әдәби теленеп (“китап теленең”) шундый чуарлыгы белән бәйләнгән булса, икенче яктан, Тукай үзе әйткәнчә: “мондый комедияләр вакытында булды да, узды да, китте”. Тукай шигырьләренең иң зур күпчелеген, иң әһәмиятле политик мәкаләләрен (мәсәлән: “Ачлык патша” һ. б.), сатирик прозасын һ. б. халыкка аңлаешлы саф татар телендә язды; һәм: “халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр”, дип дөрес бәя бирде. Тукай халыкка һәм аның әдәбиятына шундый югары һәм дөрес бәя бирүе белән татар халкының үз-үзен танып белүе (самосознание) үсүгә гаять зур ярдәм итте. Тукай халык әдәбиятын, җанлы халык телен үзенә үрнәк итеп алып, бүгенге көндә яшәп килгән татар әдәби теленең, татар поэзиясе теленең нигезен салучыларның берсе һәм иң алдынгысы булды. Пушкин тирәннән милли. Шуның өчен ул интернациональ шагыйрь булды. (“Правда”, 11/11, 1937). Габдулла Тукай да милли шагыйрь иде һәм милли шагыйрь булып калды да. Чөнки ул үз халкын, анын гореф-гадәтләрен, тел һәм культура- сын, шатлык һәм хәсрәтен, теләк һәм өметләрен башкаларга караганда яхшырак белә иде. Чөнки Тукайны татар авылы, татар мәдрәсәсе тәрбияләде; аны татар буржуазиясе изде, татар буржуа интеллигенциясе мәсхәрәләде — ниһаять ул үзенең барлык көчен, барлык сәләтен, үзенең гүзәл гомерен халыкка татар эшче һәм крестьянына хезмәт итүгә багышлады. Ул гомер буе бер генә теләк белән, тирән интернациональ теләк белән янды. Ул теләк: татар халкының культурасын, аның иҗтимагый-политик аңын, Россиянең алцынгы халкы булган бөек рус халкының культура һәм аңы дәрәҗәсенә күтәрү һәм рус халкы җитәкчелегендә рус самодержавиесенә каршы көрәш алып бару теләге иде. Моны, ул үзенең “Хиссияте миллия” (1906) исемле мәкаләсендә ачыктан-ачык әйтте: “Милләт образовнный кешеләргә һәм халык файдасын һәр төрле үзенең шәхси мәнфәгатеннән вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арсланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә вә мөрәб-бияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләремә вә салахиятләренә мохтаҗ. Безнең милләт тә, башка милләтләрдәге кеби, хамисез фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер байэтенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, Граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәкъкыйләренә сәбәп булган, чын мөхәррирләргә, рәссамнарга... яңа, яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә мохтаҗ”, — дип язды.
Тукай Россиядә яшәгән халыкларның, иң башта бөек рус халкының, әдәбиятына зур ихтирам белән карады. Ул бөек рус халкы классик әдәбиятының гениаль осталары булган Л. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, В. А. Жуковский, Л. Н. Толстой һ. б. иҗатларын үзенә үрнәк итеп алды, алардан өйрәнде һәм аларның гүзәл традицияләрен татар әдәбиятына күчерү өчен зур хезмәт алып барды. Тукай, татар әдәбиятында беренче буларак, аңа кадәр татар милләтчеләре, пантюркистлары һәм панисламистлары тарафыннан алга сөрелгән көнчыгыш алдында баш ию омтылышларын җимерде. Шуның өчен дә татар буржуа матбугаты Тукайны көнбатышка таба йөз тотуда гаепләде. Татар руханилары Тукай әсәрләрен бозыклык, дәһрилек, динсезлек таратучы әсәрләр дип игълан иттеләр. Чөнки татар буржуазиясе көнбатышның алдынгы иҗтимагый фикереннән, уттан курыккан кебек, курка иде. Млар татар халкын көнчыгышның реакцион хорафатына, Мөхәммәт коръанына, дини мистикагатартырга теләделәр. Тукай “Юлда манигъ күрсәм тибәм дә аударам” дип әйтеп, бөтен киртәләрне ватып, Күчереп файдаланган. “уңга, сулга аумый, һәнүз” алга, көнбатышның, беренче нәүбәттә бөекрус халкының, якты, прогрессив культурасына таба барды. Тукай бөтен иҗат гомере буена рус әдәбиятыннан өйрәнде, аңа зур ихтирам саклады һәм үзенең шигырьләрендә моны кабат-кабат әйтеп үтте. Үләренә берничә генә көн калганда да ул: Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш. Ай кеби нурны алардан икътибас иткән бу баш. (“Кыйтга”, 1913) дип әйтте. Рус әдәбияты һәм рус әдәбияты аша Тукайга таныш булган Европа әдәбияты, аның дөньяга карашын киңәйтте, Тукай иҗатында халыкчанлык рухының урынлашуына ярдәм итте. Тукай иҗаты аша татар халкы кешелек җәмгыяте тудырган алдынгы иҗтимагый фикерләр белән, прогрессив идеяләр белән танышты. Габдулла Тукай үз халкын, аның ватаны булган Россияне, гасырлар буена урынлашып килгән Россия җирендәге традицияләрне, Россиядә яшәүче халыкларны һәм аларның үзара мөнасәбәтләрен сөя һәм хөрмәтли иде. Ул үз халкының якты киләчәген, Россиядә яшәгән халыклар белән бергә булачагын да яхшы аңлый иде. Шуның өчен ул татар халкы язмышын, һәрвакыт, Россиядә яшәүче халыклар белән, беренче чиратта бөек рус халкы белән бәйләп килде. Ул: Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, логать, гадәт вә әхлак алмашып, һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп — 18 Я. Агишсе чип әйтеп, татар халкының рус халкы белән мәңге өзелмәс бәйләнешен кырлады. 1905 елгы революция корал көче белән бастырылганнан соң, татар крестьяннарының артта калган өлешенең төшенке настроениеләреннән файдаланып, буржуаз милләтчеләр, пантюркистлар һәм татар руханилары үзләренең пычрак планнарын эшкә ашыруны яңартып җибәрделәр. Алар русныкы дип йөртелгән барлык прогрессив әйберләргә каршы— көнбатыш культурасына, уку-укыту эшләрендә, тормыш-көнкүрештә, гореф-гадәттә, кием-салымда һәм башкаларда яңалыкка, рус культурасына габа омтылышларга каршы агитация алып бардылар. Нлар татар халкының прогрессы, аның киләчәге Россиядә яшәгән башка халыклар белән бәйләнмәгән итеп күрсәтергә, татар халкын ниндидер үзенә генә хас булган сыйфатларга ия булган бер халык итеп күрсәтергә маташтылар. Ялар татар халкын антагонистик сыйныфларга бүленмәгән, шулай булгач, сыйнфый көрәштән читтә торган — сыйныфсыз бер җәмгыять итеп күрсәтмәкче булдылар. Моның белән алар татар халкының төп таянычы булган ру с җиреннән, рус халкыннан һәм рус пролетариатының революцион хәрәкәтеннән аны аерырга тырыштылар. Шуның өчен алар көнчыгышка хас булган барлык әйберләрне — көнчыгыш культурасын, әдәбиятын, көнчыгыш традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен, ислам динен һ.б. күкләргә ашырып мактарга керештеләр. Төрек солтанын алла итү дәрәҗәсендә мактап, татар халкын Россиядән төрек солтаны Ябдулхамитнең “изге җирләренә” күчәргә чакыра башладылар. Татар реакцион көчләренең бу чыгышларына каршы Тукай нык көрәш алып барды. Ул әле 1906 нчы елда: “Без яшьләремезне Бохарага җибәрсәк— ишәк, Истамбулга җибәрсәк —полицейский вә шпион булып кайтачаклары моңарЧа кайтканнары белән сабит1 вә мөдәлләлдер“30, — (“Хиссияте миллия”, 1906.) дип язды.
Тукай татар халкын үз ватанында — Россиядә яшәргә һәм Россия халыклары белән берлектә киләчәктәге якты көннәр өчен көрәшергә чакырды.
30 Исбат ителгән, доказано.
31 Дәлилләнгән мисаллар белән дөресләнгән.
Шуның өчен ул үзе дә прогрессив рус культурасына таба омтылды. Ул татар буржуазиясе, татар пантюркистларының реакцион идеяләрен таратучы “Тәрҗеман” газетасына каршы көрәш ачты. “Тәрҗеман” газетасының идеяләрен, аның телен татар халкы өчен ят һәм зарарлы дип билгеләде. “Чөнки, әүвәлан, аның теле безнең телемезгә бөтенләй кире булган бер Кырым теле. Икенче, ул хәзерге хөррият диңгезе ташыган вакытта да һаман черносотенный мәсләк тотып, һәммә бюрократларның, хәтта ишаннар вә муллаларның хәйре хаһыдыр”,— (“Тәрҗеманының татарларга галәкасы”1 , 1906. ) дип язды. Калын корсаклы, “могтәбәр” буржуа вәкиле Тукайның кәефен кырып, Абдулхамит Төркиясен, реакцион төрек язучыларын мактый. “Пушкин, Лермонтовы булган бер мәмләкәттә” Тукай солтан Төркиясен мактап утыруны килештерми генә түгел, тәмам ачуы кабара. Ул Төркияне— бер яктан, палачлары, дар агачлары, мәңгелек зинданнары, йөзләгән кол җарияләре һәм “мөселман шагыйрьләре” белән тулы килеш күрә, икенче яктан, терек халкы, аның азатлыгы өчен Абдулхамит династиясенә каршы көрәш алып баручы революционерлар, Намикъ Камал кебек төрек самодержавиясенең коточкыч эзәрлекләүләре астында изелүче, мәңгелек зинданнарда газапланучы халык шагыйрьләрен күрә. Беренчеләренә каршы Тукайда чиксез ачу, тирән күрә алмаучылык яши, ә икенчеләренә карата, демократ, интернационалист буларак, Тукай, җылылык саклый. Шулай булса да Тукай үз иленең бөек язучылары — Пушкин, Лермонтовларны — боларның берсе белән дә тиңләштерә алмый. Тукай 1907 нче елда буржуаз милләтчеләр, пантюркистлар һәм башка шуның төсле пычрак җаннарның маташуларына каршы үзенең “Китмибез!”4 исемле ялкынлы патриотик шигыре белән чыкты.
Кара йөзләр безне булмас эшкәтәклиф иттеләр:
— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урны на ул җирдә 15 шпион.
Без юләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә32 ник керик?
Солтан Абдулхамитнең мактаулы изге җирләренә Тукай әнә шундый бәя бирә. Тукайның Төркиягә күчеп китүгә өндәүләргә каршы күтәрелүе анда да шундый ук шпионнар, нагайкалар, төрмәләр булганы өчен генә түгел, юк. Россия самодержавиесенең әшәкелегенә, туган ил капиталист һәм помещикларының кабахәтлекләренә карамастан, ул туган-үскән җирләрен, шәһәрләрен, анда үткәргән тарихын ярата, аларны ташлап китә алмый:
Без күчәрбез, иң элек күчсен безем ам-сарымыз34,
Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз1.
Ә аларны үзең белән алып китәргә мөмкин дә түгел, кирәге дә юк. Шуның өчен ул, бөтен татар хезмәт ияләре исеменнән:
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңремез гыйззе вә җәлр. — ди дә, шигырен:
Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ5!
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
Если лучше вам, туда сами пажалти, господа! — дип тәмамлый. Тукай иҗаты, объектив рәвештә, татар халкын киләчәктәге көрәшләргә хәзерләүдә гаять зур прогрессив урын тотты. Татар халкы Тукцй иҗаты аша үз дошманнарын танырга, аларга каршы көрәшергә өйрәнделәр. Тукай иҗаты халыкта хезмәткә мәхәббәт, аң-белемгә, прогрессив яңалыкка омтылыш, искелеккә, хорафатка нәфрәт хисләрен тәрбияләделәр.
Көчләделәр. Тамуг.
34 Шәһәрләребез.
35 Гасырларыбыз.
И кара йөзләр, үз илен, үз ватаны булган Россияне тагын да ныграк сөяргә, Россиядә яшәгән халыкларның мәңге өзелмәс бердәмлеген ихтирам итәргә өйрәнде. Татар буржуаз укымышлылары, татар буржуа матбугаты “төрек”, “мөселман”лыкларны алга сөргән бер чорда, ул үзенең татарлыгы белән мактанды, “халыклар төрмәсе” булган Россия самодержавиесе,татар буржуазиясе тарафыннан кимсетелгән шул халыкка үзенең иҗатын багышлады, бөек җанын корбан итте. Ләкин Тукай бер вакытта да татар халкын башка халыкларга каршы куймады, киресенчә, татар халкының язмышын, якты киләчәген, бу юлдагы көрәшен, “Без туган бер җепкә, бергә теркәлеп” , — дип әйтеп, Россиядә яшәгән башка халыклар белән., бөек рус халкы белән бәйләде. Тукайдагы татарчылык ул — милли азатлык хәрәкәтенең табигый бер күренеше иде.
Тукай гомер буе татар буржуазиясенең эзәрлекләүләре, буржуаз милләтчеләрнең талаулары астында, шәхси тормышында төрле төстәге материаль җитешсезлекләр эчендә яшәде. Бөтен Россияне чолгап алган кара реакция басымы астында ыңгырашып яткан хезмәт ияләренең тормышы, саф күңелле, бөек кешелекле, сизгер йөрәкле шагыйрьгә тынычлык бирмәде. Шагыйрьнең теләкләре белән социаль чынбарлык с Пожалуйте. Я. Агншез өзлексез конфликтта яшәде. Боларның барысын да Тукай уяу гакыл белән генә түгел, ялкынлы шагыйрь йөрәге белән дә кичерде. Әнә шушы шагыйрь белән чынбарлык арасындагы конфликтлар. Тукай иҗатында да чагылмый кала алмадылар. Бу настроениеләрнең сәбәпләренә искәрмә ясагандай, Тукай үзе, үләр алдыннан, болай дип язды:
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым.
Чөнки залимнарны, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш,
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакли алмадым.
(“Кыйтга”, 1913.)
Ләкин Тукай иҗатындагы төшенкелек настроениеләре аның төп иҗат эчтәлеген билгеләүче факторлар була алмадылар. Аның иҗаты оптимистик иҗат, үз чоры өчен сугышчан, прогрессив иҗат булып калды. Татар халкы үзенең шагыйре Тукайны бик тиз танып алды. Тукай шигырьләре беренче мәртәбә басылып чыккан көннән алып, бүгенге көнгә кадәр татар халкы тарафыннан сөелеп укылалар. Тукайны татар халкының мәктәпкәчә тәрбия яшендәге балаларыннан алып чәчләре агарган картларына кадәр беләләр, укыйлар, хөрмәтлиләр. Халык шагыйре Тукай исеме бирелгән колхозлар, совхозлар, мәктәпләр һ. б. Тукайның бүгенге көндә — җиңеп чыккан социализм чорында да безнең белән яшәвен күрсәтүче фактлар булып торалар. Әйе, Тукай тулысы белән безнеке, безнең чорныкы. Тукай — татар халкының намуслы улы, аның шөһрәте һәм мактанычы — халык йөрәгендә мәңге яшәячәк. 'Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның халкына иткән хезмәтләре бушка китмәде. Татар халкы үз шагыйренең өметләрен аклады. Ул, Россиядә яшәүче башка халыклар белән берлектә, бөек рус халкының, бөек Ленин-Сталин партиясенең җитәкчелеге астында “хөр” мәмләкәт — хөр Россия өчен барган сугышларның алдынгы сафында барып, социалистик ватаныбызнын тигез хокуклы әгъзасы булды. Татар халкының намуслы уллары Хасан күле, Халхин-Гол сугышларында, акфиннарга каршы көрәшләрдә, сөекле шагыйрь Тукайның:
3 Шатлан.
37 Кабреңдә
38 Онытылмадың.
4 Ташланмадың.
— Бетер, сындыр, кырып ташла мәгаль урра вә бил банзай!— дигән васыятен үтәгәндәй, акфиннарның Выборг төбендәге ныгытмаларын өзеп, “бетереп, сындырып, кырып ташла”дылар. Бүгенге көндә, СССР халыкларының немец фашистларына каршы алып барган Бөек ватан сугышы көннәрендә, Тукай безнең белән сәламлаша кебек. Аның:
Без сугышта Юлбарстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез,— дип әйткән сүзләренең дөреслеген татар халкы Бөек ватан сугышы фронтларында да, хезмәт фронтында да тулысы белән аклады. Татар халкы үзенең көчле сөя белү сәләтен дә, “аттан артык эшли” белү сәләтен дә, “арсланнан көчле” сугыша белү сәләтен дә күрсәтте. Тукай бүген дә безнең белән;
Тукай— һөҗүмгә күчкән шанлы
Кызыл Армиянең алдынгы сафларында баручы, аталарының тире һәм каны белән сугарылган изге җирне саклауда чын егетлек, кыюлык һәм геройлыклар күрсәткән татар егетләре белән!
Хөрмәтле Тукай! Шадеман ул мәркадеңдә36 37!
Без онытмыйбыз сине.
Гәрчә үлде дисәләр дә, син бөтенләй үл
Яхшы исмең калды, син мәнси38 вә мәтрүк1 улмадың!