Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СИБГАТЬ ХӘКИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ

КАРЧЫК

Каранып тирә-ягына

Һәм атлап әкрен генә,

Кышкы җил белән урамда

Йөри тик патруль генә.

Авылда йортлар санаулы,

Барлыгы — икәү генә,

Исәпкә керми кителгән,

Хәер, бер чиркәү генә.

Берсендә шушы өйләрнең

Ул ялгыз гомер итә,

Кайчакта үтеп барышлый

Фронтовик кунып иктә.

Җиһазлар каян килгән, ди,

 Әзерләп утыннарын

Миченә яга, җылыта,

Сөрткәли иконнарын.

Олы юл өстендә булу

Бигрәк тә начар икән,

Немецлар бөтен байлыгың

Җыя да кача икән.

Адашып йөргән песине

Керткән ул өйдәш итеп,

Язмышы уртак аларның,

Яшиләр киңәш итеп.

Фронтка чыгар алдыннан

Кәгазьләр түзсен генә,

Язасың куллар талганчы,

Бер авыз сүзсез генә.

Аерылу яхшы түгел бит,

Я соңгы хатың булыр,

Өйләнгән булсаң, өеңдә

Адресат хатын булыр.

Егетләр күбрәк язалар;

Хатларда төрле исем,

Арадан ничек тә әле

Бер чибәр көтәр, дисең.

Кызлар да, бәлки, шулайдыр,

Бу — минем гайбәт түгел,

Мәхәббәт кирәк дибез дә,

Бер ягы әйбәт түгел.

Хат язу җиңел, шулай да

Барсы да зирәкмени?

Күптән үк дәрте сүрелгән

Ир кеше сирәкмени?

Яза ул: “Әле хәзергә

Мин үзем исән,— диеп,—

 Ташлама бала-чаганы

Сугышта үлсәм, диеп.

Сорауга җавап алынса,

Шуңа да разый булып

Үз җае белән яши ул

Оп-олы абзый булып.

Вакыт — җәй ахыры диимме,

Яңгырлы көзме иде,

Мин күргән абый шинельдән,

Бик сабыр йөзле иде.

Кечкенә хатын тотып ул

Әле бер чатка бара,

Ящикка төшерер иде дә

Сыймый бит, кире ала.

Бармагын тыгып тишеккә

Хатларны басып карый, —

Бик тыгыз, калдыр бүгенгә,—

Ди хатлар, — булмый, абый.

Читкәрәк китеп баса да

Борыла ящикка ул,

Иярми булмас, егетләр,—

Ди, — сезнең яшьлеккә, ул.

Эшелон юлга кузгала,

Кадреңне моңа кадәр

Белмиче йөргән икәнмен,

Фронттан, Маһибәдәр,

Көн саен өч-дүрт хатымны

Салырга вәгъдә итәм,

Күңелсез хәлгә тарыдым,

Хәзергә хатсыз китәм”.

Жил ындыр яклап килә дә

Ишеккә карны өя,

Ул суык диеп тә тормый,

Өстенә кием кия;

Жыена юлга чыгарга,

Нинди эш төште икән?

Әллә ул берәр урында

Төн ката эшли микән?

— Бу язу, ди ул ярыймы,

Патрульдән үтәр өчен?

Чиркәүгә барам, улым, ди

Гыйбадәт итәр өчен.

Ходадан телим сугышны

Уңышлы бетсен диеп,

Хәерле юл дим аңарга,

Озатам башны иеп.

 

ЛОТФИ ВӘЛИ

ЧИГЕНМИМ МИН...

Син, артка чик, дисең... Миндә әле,

Андый авыр яра күренми.

Чигәр хәле булган кешегә соң,

Алга атлау шәбрәк түгелме?

Көрәш кырын ташлап, бу хәлемдә

Артка чикмим, иптәш санитар,

Ярам өчен тагын үч алам мин,

Кемлегемне аңа танытам!

Яңадан да яралансам әгәр,

Тора алмасам ауган урнымнан,

 Илтерсез сез артка мине шул чак,

Я күтәреп, яки култыклап.

Ә, бу ярам минем тирән түгел,

Әле көрәшерлек хәлем бар;

Үз аягым белән бер адым да

Чигенмим мин, иптәш санитар.

Төньяк-Көнбатыш фронт.