Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОРРЕКТИРОВЩИК

Урман эчләрендә сугыш бара. Бу сугыш киң кырлардагы, авыл-шәһәрләрдәге һәм тимер юл станцияләрендәге сугышка һич тә ошамый.

Менә тирә-як тып-тын. Тынлык шул кадәр тирән, хәтта колак яфракларының чыңлаулары ишетелә. Кара наратларның ылыслы ябалдашлары арасыннан күренеп торган зәңгәр күк шундый саф, шундый тыныч, әйтерсең чәчәкле май таңы сызыла. Шикәр комы төсле бөртек-бөртек кар билдән тирән, аяз күктәге йолдызлар кебек зәңгәрсу чаткылардай җем-җем итә. Юк, сугыш монда түгел, сугыш бу гүзәл почмактан бик-бик ерактадыр шикелле тоела. Ләкин бу тойгы дөреслектән ерак, ялгыш тойгы, һич тә көтмәгән яктан, һич тә көтмәгән минутта автоматлар тырылдап китә, кайдадыр сул флангда пулемет такылдый башлый, уң флангдан тагы миналар, снарядлар ачы сызгырып килеп, ак фонтаннар күтәреп ярылалар, һава, тәрәзә пыялалары кебек, дерелди, урман ыңгыраша, калын наратлар шартлап сына, әле анда, әле монда пулялар белән киселгән агач башлары җиргә төшәләр. Аннары һич тә көтмәгәндә, кинәт барсы да тына. Әйе, яңадан тирән тынлык урнаша, дошман юк, ул күренми. Кайда ул? Әллә сулда, әллә уңда, я булмаса алдамы?..

Урман сугышы менә шундый. Лейтенант Шинкаревның минвзводы кыярга ошаган биеклекнең арт итәгендә урнашып, менә ярты сәгать буенча инде туктаусыз атып тора. Шинкарев үзе тармаклы агач башында. Ул аннан торып сугыш урынын күзәтә һәм расчетларга команда бирә. Алда безнең пехота анда- санда гына үсеп торган наратлар белән капланган биеклеккә һөҗүм итә. Сугышчылар кыска-кыска гына йөгерешләр ясыйлар да, кар эченә яталар. Яңадан күтәреләләр, яңадан яталар. Менә алар чаңгыларын салалар һәм атака рубежына пластунча шуышалар. Шинкаревка аларның кыймылдаган кара итекләре генә күренә, — Яхшы... яхшы. Әйбәт шуышалар. Егетләр! Атакага күтәрелү белән утны дошман оборонасының тирәнлегенә күчерәчәкмен, дип уйлый лейтенант. Ләкин, ул уйлап та бетерә алмый, сул флангдан моңа кадәр тынып торган яңа пулемет ата башлый. Шинкарев бинокелен тавыш ягына бора: тик анда бернәрсә дә күренми, куе наратлык барсын да яшерә. Лейтенант кашларын кыса, аскы иренен тешли. Ул агач башыннан төшә һәм беренче расчет командирын үз янына чакыра. Сержант Батыршин чаңгыларына баса һәм күз ачып йомганчы командир янына килеп туктый. Ул кара кашлы, киң ачык йөзле.

— Такылдый, сволочь! — ди лейтенант тавыш ягына башы белән изәп.

— Эре калиберлы.

— Изәргә! һөҗүмне тоткарлый.

— Тыңлыйм.

— Компасың бармы? Әһә, азимут 245. Әнә корыган башлы агачка кара.

— Күрәм.

— Шунда шуыш. Минометларның утын корректировать итәрсең. Команда цепочка буенча. Батыршин алга шуыша. Аның яныннан пулялар чыжлап үтәләр. Әле уңда, әле сулда, күз ачып йомганчы гына, кар төтене күтәрелә дә, югала.

— Шаярмагыз әле, — дип Батыршин һәм тагын да ныграк итеп карга сыена, шуыша. Яннары туктап тын ала, маңгаена чыккан тирләрен салкын карга сөртә, күзләренә төшкән каскасын күтәрә.

Эссе... Ялда ачык алан. Куак та, таш та юк. Бары иртәнге кояш нурларыннан алсуланып торган кар гына җемелди. Дошман пулеметы һаман ата. Бу хәл Батыршинны камчылый.

— Азрак сабыр итегез, хәзер сыйлый башлармын, нәләт органнар, — ди Батыршин эченнән. Менә алан чиге. Хәзер яңадан куе наратлык башлана. Монда бөтенләй диярлек тыныч. Тик адашкан пулялар гына ара-тирә килеп наратларның ботакларын кыеп китәләр. Батыршин башын күтәрә. Карана. Ялда тимер чыбыклар күренә. Кайдадыр якында гына ДЗОТ та булырга тиеш, ләкин ул күренми. Батыршин күзәтүне көчәйтә. Ялда, кичәге җилдән соң кап-кара булган урман эчендә ап-ак тап күренә.

— ДЗОТ! Батыршин ялгышмый. Хәзер ул ак тап өстендәге тар гына кара сызыкны да абайлый инде.

Амбразура! — ди минометчы үз-үзенә, ләкин шунда ук бу уеннан кайта. Ул немецларның ДЗОТ амбразураларын ак марле белән ябуларын исенә төшерә.

— Бу кара сызык амбразура өстендәге бүрәнә. Әйе, бүрәнә, ә амбразура астарак. Ярар. ДЗОТ эндәшми. Дошман аның барлыгын фаш итәргә теләми бугай. Батыршин аны билгеләп ала. Пулемет кайдандыр сулдан ата. Ләкин сул якка карарга мөмкин түгел: анда кояш күтәрелә. Шулай да Батыршин агач артына ятып, текәлеп карарга тырыша. Кояш нурлары аның күзләрен кисәләр, янып торган кара күзләреннән мөлдерәп яшь чыга. Егет шунда беренче мәртәбә кояшка ачулана, сүгенә.

 Ниһаять, кояш нәни генә болыт кисәге астына кереп китә. Урмандагы буяулар берьюлы үзгәрәләр. Батыршин кар өеме артында бер кабынып, бер сүнеп торган ялкынны күреп ала.

— Менә кайда икән ул, асыл кош! — ди минометчы эченнән һәм елмая.

— Чак кына сабыр итегез. Хәзер, сезнең янга кунакка күк күгәрченнәр очып киләчәкләр! Якында гына давыл йолкып ташлаган калын агач ята. Батыршин шунда шуыша һәм аның тырпаеп торган тамырлары артына яшеренеп, штыгы белән тишек тишә.

— Хәзер, хәзер! — ди ул бер күзен кысып карый-карый. Берничә секунд эчендә Батыршин кирәкле белешмәләрне хәзерли һәм цепочка буенча батареяга тапшыра. Ярты минут чамасы вакыт үтә. Батыршин төзәүчеләрнең ашыга- ашыга миномет коруларын күз алдына китерә. Ул да булмый сызгырып килгән беренче минаның ачы тавышы ишетелә. Менә ул якынлаша, көчәя... Батыршин инстинкт буенча башын аскарак ия. Аннары яңадан күтәрелә. Мина тавышы якынлашмый, ерагая инде. Яннары чатнап ярылган тавыш яңгырый һәм немецлардан 20—30 метр читтә ак фонтан күтәрелә. Фрицлар сагаялар, тирә якларына аптырап караналар. Яларның кыяфәтләрендә күңелне кайтара торган тупас аңгыралык.

— Левее 0-40! Беглый огонь! Миналар немецлар өстенә ява. Пулемет атудан туктый. Дошманнарның үлемен күргән Батыршинның күңелен көчле шатлык урый, йөзе яктыра һәм ул үз-үзен онытып аякка баса. Шул ук секундта аның иңбашын пуля яндырып ала. Егет чайкалып китә һәм егылмас өчен тамырга сөялә. Тәне буенча җылы кан ага башлый... Икенче пуля аның сул кулын яралый. Батыршин карга ава һәм үзеннән 40-50 метрда унбишләп дошман автоматчикларын күреп кала. Яның томанланып барган миеннән— тылыбызга төшәргә чамалыйлар! — дигән уй үтә. Көтелмәгән кур- 'Корректировщик 55 кыныч хәл яңа көч бирә, ул газаплы әрнешүен басып, исән кулы белән мылтыгына сузыла. Ләкин ата алмый. Явтоматчиклар якынлашалар. Яларның тавышлары, ярсып тын.алулары да ишетелә инде. Батыршин күзләрен зур итеп ачып, аларга карый. Яның күзләрендә курку түгел, ә ачу, нәфрәт яна...

— Тереләй алырга уйлыйсызмы? Менә алыгыз! Батыршин гранатасын кора -кора минометлардан үз өстейә ут ачуны сорый, һәм, дошманнар аны чолгап алыйм дигәндә, алар өстенә миналар ява башлый. Батыршин әкрен генә елмая һәм шулай елмайган килеш кара упкынга төшеп китә. Онытыла. Хәтта атакага күтәрелгән пехотаның көчле ура тавышын да ишетми...

Соңыннан, иптәшләре аны плащпалаткага салганда да ул һушсыз була әле. Лейтенант Шинкарев аның янына тезләнә һәм егетнең чым-кара чәчләренең агаруын күрә. Лейтенант берничә секунд сүзсез, эндәшми тора. Яннары әкрен генә, көчле бер тойгы белән,

— Батырларга үлем юк! — ди һәм егетнең киң маңгаеннан үбә. Батыршин күзләрен ача...

Карелия фронты