ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘМ МУЗЫКА
I
“Валлаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын”. 1910 нчы елда “Халык әдәбияты” темасына ясаган докладында, Г. Тукай: “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем” дигән иде.
Г. Тукай чыннан да үзенең бөтен иҗат юлында татар халык җырларына һәм аның көйләренә зур бәя бирү белән бергә, аларга аеруча туктала, аларны өйрәнә, алардан эстетик тәм таба. Үзенең иҗатында халык әкиятләре, халык мәкальләре белән файдаланган кебек, халык җырларын шигырь эченә кертүдән дә тартынмый. Үзенең “Күк сыер”ында: “...Кактым, суктым эчелде” дип “Әтнә” көенә җырлап җибәрә һәм: “Әтнә” дигән сүзне язгач, җырлыйсым килде шулай” — ди.
Г. Тукай иҗатында шигырь белән халык җыры бәйләнешләрен чагылдырган күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Яның халык җырларына булган мәхәббәте, музыка сөюче мәхәббәте генә түгел, ә бәлки ул аларны “Бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһалы бер мирастыр” дип сөя. Халык җырлары, халык көйләре Г. Тукайга, аның шагыйрь булуына, татар әдәби телен тудыруга зур булышлык иттеләр. Ул үзе: “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырларны сөймәнемнән миндә туган телемезне сөю туды. Әгәр дә миңа җырлар ярдәм итмәсә, ...туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?” ди. Димәк Г. Тукайның халык җырларына булган тирән мәхәббәте очраклы хәл түгел. Ул гына да түгел, ул халык җырларының киләчәк сәнгатькә нигез булачагын әйтеп китте: “Халык җырлары киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр”. Бу сүзләрдән без Г. Тукайнын алдан күргәнлеген аңлыйбыз. Сәнгатьнең халык иҗатына нигезләнгән вакытта гына чын реалистик югарылыкка күтәреләчәге бик тапкыр әйтелгән фикер. Г. Тукай, шул вакытта яна гына туып килә торган музыка культурасын күреп, ул турыда үзенең фикерләрен әйтергә ашыкты. “Шәрык клубы” каршында, шул вакытның алдынгы яшьләре тарафыннан оештырылган, скрипка, рояль, гармонь һәм мандолиналардан торган кыллы оркестр чыгышларын ишетеп, болай диде: “Әүвәлдә итальянски гармоньнан башка уен коралы күрмәгән татарларга, әллә нинди оркестрлар җыеп, әллә нинди чүмеч төсле мандолиналардан милли көйләр уйный башладылар. “Куйсана шул картлар җыруын! Әтнәне әйттер!” диюче кешенең теле чүмечләр белән уйнаучы унлап егетләрнең, иске “Зиләйлүкләрне” уйнаганын ишеткәч, колаклары торды. Яркасыннан каннар йөгерде. Әүвәлге фикернең ялгышлыгын сизде. Бөтен көй вә моннарымызга мәхәббәт итә башлады. Казандагы “Шәрык клубы”на бу хезмәте өчен, милләт исменнән рәхмәт укымаска мөмкин түгелдер” — дигән Г. Тукай, ул вакытта әле өйрәнчек, ә хәзерге көндә профессиональ музыкантларыбыз булган Мөхәммәт Яушев, Исмәгыйль Һилалов, Фәйзи Биккининнарның, чын мәгънәсе белән симфоник оркестрларда уйнау дәрәҗәсенә җитәчәкләрен, бәлки башына да китермәгәндер, ләкин музыка көчләренең тууын күреп, татар халык көйләренең яңа тавышларда яңгыравын ишетеп, шатланды, аларны башкаручыларны тәбрик итте. Г. Тукай, чорының алдынгы кешесе буларак, татар музыкасының башка милләт музыкаларыннан аерылуы, җырлау техникасының үзен- чәрәк булырга тиешлеге турында да үз фикерен әйтте. “Безнең халыкның җырлавы вә көйләвендә, минемчә, үзенә бер төрле хосусият бар кеби”. Бу сүзләре белән Г. Тукай татар халык көенең үзенә генә хас булган моңын, аңың сафлыгын сакларга өнди. Татар әдәби теленә төрек, гарәп, үзбәк, кыргыз сүзләре кертеп, аның сафлыгын бозуга бөтен җаны-тәне белән каршы булган кебек үк, ул татар халкының искедән килгән моңын, көйләрен бозуга да тыныч кына кала алмый. “Тынычлыкны боза аның әче тавышы, Килә аннан бер тыңласаң мәче тавышы, Бер тыңласаң чинау килә, бер тыңласаң Майламаган арба тәгәрмәче тавышы, дип, Г. Тукай, граммофонга җырлаган, “Җиңәчиләр” йортыннан чыккан арзанлы җырчыларны мыскыл итеп көлә, ачулана. Бу турыда без аның “Мөкаләи мәхсусә”сендә шушы сүзләрне укыйбыз: “Хәзерге граммофонга җырлау фахишәләр вә әнвәге (төрле—Җ. Ф.) эшсез, ашсызлар кәсебе булды. Казанның “Кәҗә Маһи”, “Подвал Фатыйма”, “Етле Хөсни”, “Җиңгәчи кызларына” кадәр, төрле шәһәрләрдә граммофонга җырлап милләтнең сәмген (колакларын — Ж. Ф.) мәсхәрә итеп бетерделәр. Фахиш тавыш, фахиш рух, фахиш көй! Фахиш мәгънә! Менә шулар безнең фахшиятсез, пак мөселман түрләренә кереп утыралар. Түрдә утырып граммофоннан сүгенәләр. Мин Казанда, Нстраханьда әллә ничә граммафоннан шуны уйнатучы гаилә әфрады (семья членнары. — Җ. Ф.) өчен кызарып утырдым. Алар минем кәефемне ачарга граммофон боралар иде. Мин исә чыраемны сытып утыра идем. Чөнки алар миңа шикәр дип үзләре белмичә ачуташ каптыралар иде”.
Бу сүзләр, Г. Тукайның музыка сәнгатенең халыкчанлыгы, сафлыгы өчен көрәшүен сөйлиләр. Ул Уфада вакытында Фаттах Латыйпов башкаруында тугандаш башкырт халкының гүзәл, моңга бай көйләрен ишетеп, шундый саф көйләрнең һәм яхшы җырчының граммофон пластинкасына язылмавына эче поша һәм “Милләтебезнең диңгезенең энҗеләре төптә ятып, “ул-бу”лары гына өскә калка шул” дип көрсенеп куярга мәҗбүр була.
Г. Тукай рус музыка сәнгате турында да уйлана. Петербург шәһәрендә вакытында Пушкин, Лермонтов, Толстойлар тәм тапкан музыканы, музыка сәнгатенең иң югары баскычы булган операларны аңларга тырыша. “Янда граммофон, идәннән түшәмгә кадәр өелгән кыйммәтле пластинкалар. Энваг арияләр. Бөтен мәшһүр Моганни Моганияләр (артист-артисткалар, — Җ. Ф.) Мин иң элек ул граммофон уйнатмакчы булгач та, “татарча булмаса иде” дип үтенгән идем. Ул үзендә татарча пластинка юклыгын сөйләде. Мин мәкаләмнең әүвәл башларында зарланган пычрак татар җырчыларын тагын бер ишетермен дип курыкканлыктан, Сафа әфәндегә эчемнән чын-чын күңлемнән тәхсин иттем. Менә “Онегин ариясе”, Татьяна бакчада утыра, Онегин агач араларыннан килеп чыгып юан, ир кеше дә сикреп китәрлек тавыш белән җырлый. Татьяна әле генә өйдән Онегиннан гыйшыклык куркуы дигән курку белән качып чыгып утырган, йөрәк леп, леп тибә. Шундый мәгънәле, нечкә курку һәм аптырау заманында Онегинның Татьяна янына килеп үгез тавышы белән кычкыруы, әгәр сценада күрсәм, миңа бик җәгъли тоелыр иде дип уйладым. Чөнки минем (надо признаться) әлегә кадәр опера дип әйткән нәрсәдән юньләп хәбәрем юк иде. Быел разочароваться итәчәгемне алдан сизеп, гомеремдә беренче мәртәбә операга йөрү эшен башламакчы булам. Әгәр мин уйлаган җәмгыять шулай ук чыкса, вә ул фикерем хаталыгын аңласам да, бер нәрсә оттырмыйча чыгам, билгеле. Ни булса да, Сафа әфәнденең бай вә мөхтәлиф пьесалы граммофоны миңа яңа бер галәм ачарга сәбәп булыр төсле әле. Халык көйләре белән генә тәрбияләнгән, татар музыка сәнгатенең җимешләрен түгел, бәлки яңа туып килә торган кешеләренең беренче тәҗрибәләрен генә ишеткән Г. Тукайга, әлбәттә, опера формасын аңлау авыр булган, киләчәктә шушы зур форма операларның татар халкында да булачагын ул алдан күрә алмаган, ләкин шул вакытында ук инде операны аңларга тели, үзенең өстән генә уйланып әйтелгән фикерләренең дәрес булуына шикләнә. Музыка турында сөйләгәндә ул үзендә бер төрле уңайсызлану сизә: “Бу турыда күп мәсәхәбәгә кителсә, эшнең музыка вә аны аңлау мәсьәләсенә җитәчәге сизелә. Минем образованием бик бала рәвештә (малютка) булып калган... Шул сәбәптән җәһәләтемне билигътыйраф (наданлыгымны танып. — Җ. Ф.), ул хакта күп сөйләүдән туктыйм, диюе белән Г. Тукай үзенең балаларча саф күңеллелеген һәм тыйнаклыгын күрсәтә. Шул сәбәпле ул музыка сәнгатен эчтәнрәк тикшерергә батырчылык итә алмый, ә безгә аның күп кенә дөрес фикерләрен күреп, эрудициясенең зурлыгына хайран калырга гына кала.
II
“...Жырлыйсым килде шулай”. Г. Тукай халык җырлары, аның моны турында үзенең фикерләрен әйтү белән генә чикләнми, халык эчен җырлар язуга да зур игътибар бирде. Бу турыда сөйләгәндә Г. Тукайның аерым көйләргә махсус җырлар язуын һәм кайбер көйләрнен тарихларын язып калдыруын әйтергә кирәк. Сез аның тарафыннан “Тәфтилеф көе”, “Яшказар”, “Сак- сок”, “Касимски Ибрай”, “Җизнәкәй”, “Башмак” көйләре турында кайбер тарихи материаллар язып калдырганын беләбез. Аларнын гыйльми нигездә булмаганнары һәк кайбер фактларның каршылыклы булулары да сизелә. Г. Тукай аларның чынлыкларын исбат итәргә теләми, ул үзе үк: “Яларның сәбәпләрен вә тарихларын тикшерергә кулымда материал булмады... Җырларымыз вә көйләремезнең тарихын, мәнбәгъләрен тикшерергә бер заман махсус хезмәт куярмын да, шаять халыкка шул турыда эсәслерәк мәгълүмат бирермен дигән өмитем бар әле” ди. Ләкин гомеренең кыска булуы, аның бу теләген гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирмәде. Бу хезмәтенә аның “Шүрәле” имзасы белән бастырылган “Халык моңнары” китабының әһәмиятен дә кушкан вакытта, Г. Тукайның татар музыка фольклоры өчен зур хезмәт күрсәткәне безгә ачык булачак. Г. Тукай үзе яраткан халык көйләренә җырлар, шигырьләр язды. Аның бу җырлары халык теленә нык кереп урнаштылар. Аның “Зиләйлүк” көенә язылган “Эштән чыгарылган татар кызына”сын, “Әллүки” көенә язылган “Милли моңнарын”, “Сакмар су” көенә, һәм башка күп җырларын безнең кайсыбыз белми? Бар да белә, бар да җырлый, хәтта бу көйләргә башка җырларны җырлау мөмкин түгел кебек сизә. “Зиләйлүк” һәм “Әллүки” көйләрен җырлау ул безнең халыкта Г. Тукай шигырьләрен көйләп сөйләү дигән сүз. Г. Тукай шулай ук “Төрле көйгә килә” торган көлке һәм сатирик җырлар һәм берничә җыентык “Явыл җырлары” да иҗат итте. Бу җырларында ул үзе торган, үзе күргән төрле җитешсезлек, мәгънәсезлекләрдән, үзенең дошманнарыннан җитди көлүен, сатирик көчен күрсәтте. Шуның белән ул татар халкының музыка иҗатын үзенең үткен каләменә хезмәт иттерде. Тиешле урында ул музыка белән файдалана белде. Халык исә Г. Тукайның шигырьләрен үзе иҗат иткән көйләргә беркетеп җырлады һәм һаман җырлый. Аның күп шигырьләре халык теленә бик тирән урнашып, халык аларга көйләр чыгарды. “Пар ат” шигыре үзенә аерым көй тапты һәм ул көй — “Пар ат” дип йөртелә. “Анам кәбере янында” шигыренең дә үз көе бар. Кайбер урыннарда бу көйгә “Көзге җилләр” шигыре дә җырлана. “Ишек бавы”, “И туган тел”, “Бала белән күбәләк”, “Бәйләм бүген” — шигырьләренең дә үз көйләре бар, яки алар булган көйләрнең берәрсен үзләштереп җырланалар. Мәсәлән: “Бәйрәм бүген” күп вакытта (бигрәк тә шәһәрләрдә) “Ком бураны” көенә, “Мәхбус” шигыре “Тәфтиләү” көенә җырланалар иде. Бу көйләрнең күбесе, Казанның алдынгы фикерле шәкертләре арасында тудылар. Болар арасында бигрәк тә популяр булган “Сәлим бабай” көенә җырлана торган “И туган тел” һәм “Пар ат”ны күрсәтергә була. Г. Тукайның “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр” шигыре “2 нче сада” көенә җырланып шәкертләр гимны дәрәҗәсенә күтәрелгән иде. “Сада көйләре” бөтенесе өчәү (берсе “Сәлим бабай”). Боларның барсы да Г. Тукай сүзләре белән җырланулары безгә билгеле. Бу исәптән бик күп җыр-шигырьләрне тезеп китәргә була, ләкин ул бик күбебезгә яңалык түгел, чөнки күбебез безнең шул җырларны җырлап үскән.
Кайбер кызыксынучыларда: “Г. Тукай үзе кайсы көйне яраткан?” дигән сорау туарга мөмкин. Бу сорауга катгый җавап бирүе авыр, чөнки ул үзе әйткәнчә: “Бу ел яңа көй чыктымы, халык инде былтыргы иске көен җырламый вә уйнамый башлый”. Аның бала чактан ук яратып үскән көйләрен санап чыгу мөмкин түгел, тик шунсы ачык “Зиләйлүк” һәм “Әллүки” көйләренә ул махсус Җырлар язды, димәк аларга карата мәхәббәте зур булган булырга тиеш. Г. Тукайның чордашлары әйтүенә караганда, ул үзенең “Өзелгән өмет” шигырен — “Сүнгән дәрт” дип атаган көйгә, “Халык моңнары” җыентыгына алган җырларын, “Төмән” көенә яратып җырлаган. Г. Тукай халык көйләре, халык җырларына зур бәя бирү белән бергә, үзенең халыкка якын поэзиясе белән аның музыка иҗаты өчен классик җырлар тудыруга зур хезмәт күрсәтте. Булган иске җырларның күбесен, зур эчтәлекле шигырьләре белән халык телендә онытылмаслык дәрәҗәгә күтәрде.
III
“Җырлый, җырлый үләрмен мин үлгәндә дә” Г. Тукайның бу сүзләренә җавап буларак: “Син җырлыйсың, Тукай, арабызда булмасаң да!” диясе килә, чөнки аның талантлы, эчтәлеккә бай иҗаты, Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң чәчәк аткан татарның яшь музыка культурасына һичшиксез зур таяныч булып тора.
Татар композиторлары Г. Тукайның иҗатыннан чикләнмәгән дәрәҗәдә тема һәм илһам алып торалар. Алар тарафыннан Г. Тукайның шигырь, җырларына, поэма, әкиятләренә күп кенә музыка әсәрләре язылды. Шигырьләренең эчтәлекләре, ритмикасы һәм образларының матурлыгы, теленең халыкчанлыгы белән, Г. Тукай бик күп музыка көчләрен үзенә тарта алды, шуның нәтиҗәсендә аның түбәндәге шигырьләренә музыкалар — романслар язылды. РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Җиһанов — “Бишек җыры”, “Кышка бер сүз”, Җәүдәт Фәйзи — “Бишек җыры”, “Ишек бавы”, “Танца кичәсе”, “Туган җиремә” , Заһид Хәбибуллин — “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Кошларга”, Мәрьям Рахманкулова — “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, яшь композиторларыбыздан И. Шәмсетдинов — “Чыршы”, “Мәхбус”, X. Вәлиуллин — “Эштән чыгарылган татар кызына” — җыр, романслар яздылар. Бу урында күңелле факт итеп, вакытлыча Казанда тора торган, Ленинград консерваториясе профессоры — композитор М. Юдинның Г. Тукай иҗаты белән илһамланып, аның “Кошларга”, “Өзелгән өмит” һәм “Тормыш” шигырьләренә өч романс язуын әйтеп китәргә кирәк. Болардан тыш татар композиторлары Г. Тукай сүзләр язган һәм аның сүзләре белән җырлана торган көйләрне ноталарга язып эшкәрттеләр. Еолар- дан Мансур Мозаффаровный “Зиләйлүк”, “Әллүки”ләрен, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе А. С. Ключаревның — “И туган тел”не, Заһид Хәбибуллинның — “Пар ат”ны эшкәртүләрен күрсәтергә мөмкин. Г. Тукай яратып җырлаган “Сүнгән дәрт”, “Төмән”, “Ком бураны”, “Сакмар су”, “Ашказар”, “Тәфтиләү” көйләре дә композиторларыбыз тарафыннан ноталарга салындылар һәм җырчыларыбызның репертуарларында почетлы урын алдылар. Г. Тукай татар культурасы өлкәсендә зур фигура иде һәм аның тормышының үзенчәлеге, кешелек ягыннан искиткеч оригинал булуы һәм талантының вакытсыз һәлакәткә очравы, — аның образын гәүдәләндергән әсәрләр тудыруга (Әх. Фәйзинең “Габдулла Тукай” пьесасы), портрет, картиналар ясауга (Сокольский — “Соңгы яз” һ. б.), Г. Тукай бюстлары (С. Яхун — Рахманкулов), эшләнүгә сәбәп булды. Композиторларыбыз да Тукайга багышлап музыкалар яздылар. Болар арасында 3. Хәбибуллинның скрипка эчен язылган “Истәлеген”, Файзулла Туишевның гармонь өчен язылган “Уйлануын” һәм Зәһидулла ага Яруллинның атаклы “Тукай маршын” әйтеп китәргә кирәк. “Тукай маршы” турында бер ике сүз әйтми мөмкин түгел. Беренче татар музыканты-пианисты булган Заһидулла ага Яруллин — Г. Тукай тыңлаган беренче татар оркестры оештыручыларның берсе. “Шәрык клубы” каршында 1910 нчы елларда оештырылган бу оркестр, алда әйтеп киткәнебезчә, Г. Тукайда җылы хисләр, соклану тудыра һәм ул бу оркестрны яратып тыңлаучыларның берсе була.
1914 нче елны бу оркестр Г. Тукай истәлегенә багышланган маршны уйный. Бу маршны Заһидулла ага Яруллин яза. Шул вакыттан бирле бу маршны татар халкы “Тукай маршы” дип йөртә һәм шул вакыттан бирле бу “Тукай маршы” һәр төрле аерым уен кораллары: скрипка, гармонь, мандолина һәм төрле оркестрларның яратылып уйнала торган көе булып яшәп килә. “Тукай маршына” кайвакытларда Тукай шигырьләрен җырлаганнары да, кайбер вакытларда балет биегәннәре дә безгә билгеле. Г. Тукай үзенең поэма һәм әкиятләре белән татар композиторларына зур, монументаль әсәрләр язарга материал бирде. Композитор Я. С. Ключарев, Г. Тукайның сатирик поэмасы “Яңа кисек баш” буенча “Кара Әхмәт” исемле музыкаль комедия яза. Талантлы композитор Фәрид Яруллин “Шүрәле” поэмасы буенча 4 пәрдәлек, беренче татар балеты “Шүрәле”не язды. 1907 нче елда, татар халык әкияте нигезендә язган бу поэмасына карата, Г. Тукай искәрмә урынында: “... Өмет юк түгел әле: ихтимал, үз арабыздан маһир рәссамнар чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кул кысылуларын, шул тасвир кылын- ган урманнарны — һәммәсен тәрсик кылып чыгарлар” дип язган иде. Г. Тукайның бу теләген үзе уйлаганча ук Арсланов, Ильменов һәм башкалар күптән тормышка ашырдылар инде. Ә менә шул поэманың композиторлар өчен дә материал булачагын ул уйламаган иде, чөнки композиторлык һөнәре ул вакыт өчен бик ерак һәм аңлаешсызрак хәл иде. Бөек Октябрь революциясе музыка сәнгатенең күрелмәгән төстә җәелеп үсүенә киң юллар ачты. Г. Тукай яшәгән чорда ирешелмәслек хыял булган музыка сәнгате мастерларының иҗат эшләрен — композиторларның хезмәтләрен —без хәзер көн саен тыңлый алабыз. Әгәр дә рус композиторларына Л. С. Пушкин йөзләрчә әсәрләр тудыруга сәбәп булган булса, Габдулла Тукай да татар композиторларына тема һәм илһам чишмәсе булып тора. Г. Тукай иҗатын музыкада чагылдыру бүгенге көндә әле канәгатьләнерлек түгел, кызганычка каршы, композиторларыбыз Г. Тукай иҗатын тирәннән өйрәнгәннәре юк, ә анда һичшиксез музыка өчен материаллар, тирән эчтәлекләр табарга мөмкин. Аңарда булган романтика, реализм, сатира һәм юмор — болар бар да музыка өчен яхшы материаллар булып торалар. Г. Тукай — патриот шагыйрь. Бәхетле илебезгә басып керүче ерткыч фашист-гитлерчыларга каршы һәм шатлыклы киләчәгебез өчен зур сугыш барган вакытта, Г. Тукайның көчле рухлы, көрәшкә өндәүче шигырьләренә халык көчләрен туплый алырлык җырлар, маршлар язуны композиторларыбыз каршында бурыч итеп куябыз һәм Г. Тукайның теле кебек, халыкка аңлаешлы, халык күңелен әйтеп бирә алырлык әсәрләр туасына ышанып калабыз.