ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
1913—1943
Халык шагыйре Габдулла Тукайның бай мирасы ватанчылык, халыкчанлык моңнары, фикерләре белән сугарылган. Аның иҗаты туган илне, халыкны сөю белән, халык көченә ышану, матур көннәрне якынайтырга тырышу белән характерлы. Бөек шагыйрьнең татар халкының дошманнарына каршы юнәлдергән тапкыр фикерләре бүгенге көндә дә сугышчанлыкларын киметмиләр. Алар немец фашистларына каршы көрәшергә өндәп торалар.
Без Г. Тукайның бүгенге көндә аеруча көч белән яңгыраган шигырьләреннән кайбер үрнәкләр бирәбез.
Сез кайда гына барсагыз да, үзегез туып үскән җирдән, сөемле һәм дусларыгыз торган җирдән матур җир таба алмассыз.
(“Ике күгәрчен” мәсәленнән.)
Хөр кеше алдында җирләр һәм дә күкләр калтырар.
(“Гөнаһ” шигыреннән.)
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл,
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл).
Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт—хөр Русия!
(“Китмибез” шигыреннән.)
Әйдә халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә,
Бу юлда һәртөрле хурлыкка,
Зурлыкларга түзмәккә.
(“Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр”.)
Шикләнмибез дошманнарның көченнән без,
Бу көнге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без.
Максут җитәр, бара торгач юл кыскарыр,
Әллә кайда баткан хиссият кузгалыр.
Бөкере түгел, төзәлергә кабер көтмим
Тәңрем файзы минем күңлемгә эз салыр.
(“Бер татар шагыйренең сүзләре”.)
Баш имә, зур син, бу әдна 1
җанлылар дөньясына, Падишаһ син!
Бик кирәксә баш исен дөнья сиңа.
Таш йөрәкләр кырсалар күңелеңне, түз, эндәшмә син,
Эшләре шул: болгасыннар, әйдә зәмзәм чишмәсен!
(“ ..... гә”)
Явырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми.
Ни хәлләр яшь егеткә килми, китми?
Бу тормыш кем белән туктар талаштан,
Сугыш син һич тә армас, туктамастан.
Синең төсле берәү ул: бергә бер сез,
Көрәшкәнне җиңә алмый ул каберсез.
Көрәшмәк куркыныч, күп хәлләре бар,
Вәли, җиңгәч ганимәт маллары бар.
Кан эчкеч ул вә ерткыч юлбарстан,
Качармы юлбарстан бер арслан?
Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан,
Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан.
Көрәш угрында ар, тал, тирлә, имгән;
Өмет итмә булышмакны ләэимнән1.
(“Тормыш”)
Гомер итмәк — тырышмактыр, ялыкмый, һич тә ял итми,
Гаталәт3 хурлыгын асла, сүзеңә ихтыяр итми.
(“Гомер юлына керүчеләргә”)
Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче йолдызым,
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем.
Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,
Ышанычым арта минем үз үземә,
Өмит белән карый башлыйм булачакка.
(“Китап”)
1 Түбән.
2 Сараннан.
2 Буш, тик тору.
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.
(“Дошманнар”)
Ашкынамын мин әбәт1 бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге баш булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
Бактыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,
Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.
(“Ваксынмыйм”)
Ул таныш кырлар, болыннар тартты әввәл хиссеме,
Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеме:
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине,
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби.
Уйласам ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.
Бәрсә дә дулкыннарың һич алмады, гарык итмәде,
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харык итмәде.
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең.
Җанга ягымлы икәндер ялкының да, дулкының!
(“Туган җиремә”)
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре почмаклары.
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур!
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур!
(“Пар ат”)
Ә карендәш, син кирәксә суга бат, я сөткә бат!
Ит сабыр, күрсәт чыдамлык, һәм дә ит гайрәт сәбат.
Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән,
Аз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар?
Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде көлеп,
Үткен акылы шул көлешкә пак көмештән юл булып.
Ул көрәште язда елмайган кояш төсле бәләнд.
Карны, бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп.
(“Хөрмәтле Хөсәен яцкары”)
4 Мәңге.
5 Бөек.
Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре
Аңламак, белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән;
Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары,
Мондый күрнеш сөенеченнән инде мин алдан беләм:
Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гавваслары,
Өстә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар,
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары,
Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау аслары.
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,
Без аның бик зур фәхерле чын брлиант кашлары!
(“Татар яшьләре”)
Аяклымын, канатлымын, сабыш күрдем, менү күрдем,
Сөбатлымын8 , хәятлымын9 : үземдә бер голү10 күрдем.
Шаярма дошманым, пешкән, җитешкән пәһлүан берлән,
Монафыйк! Яхшы саклан, аударым бер көн ояң берлән!
(“Монафыйкка”)
Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман,
Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман. (“Эш”)