ҺАВА БАТЫРЫ ҖӘЛӘЛЕТДИНОВ
Нинди дә булса берәр гүзәл эше яисә сокландыргыч батырлыгы белән мәгълүм булган кешене, үзен күрмәс борын, гадәттә ничектер, гади кешеләрдән аерылып тора торган баһадир итеп күз алдына китерәсең. Хәтта, күргәннең соңында да әле, аның тышкы кыяфәтендәге гадилек белән күңелең килешеп бетми. “Ай-һай, бу шул кеше микән?!” дип, шикләнгәндәй буласың. Шул икәнлегендә шигең калмый, тик анда да күңелеңдә ниндидер канәгатьсезлек сизелә: юк, болай ук гади булмаска тиеш бу кеше, аңа хас булган кыйммәтле аерымлыкларны сизәрлек үткен күзләр юктыр миндә, — дип, үзеңнән кимчелек эзли башлыйсың һәм, бөтен дикъкать көчеңне күзләреңә туплап, синеңчә, батырның тышкы кыяфәтендә үк күренеп торырга тиеш булган аерымлыкларны эзләргә тотынасың...
Күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән лейтенант Җәләлетдинов белән очрашкач, әнә шундый хәлдә калдым мин. Беренче карауда, кайдадыр күргән һәм күптән таныш булган кешемә ошаттым мин аны. Күрү белән тотып алырлык аерымлык сызыклары юк аның йөзендә. Аз гына кызгылт шәүлә йөгергән сары кашлар астыннан, гади генә, тыныч кына карый торган яшькелт зәңгәр күзләр. Күбесенчә ябык, ләкин һәр сүзгә рәхәтләнеп жавап кайтарырга әзер икәнлеге сизелеп торган юкарак иреннәр. Ал як түбәсе шактый сирәкләнгән сыекг йомшак чәч. Шадра диярлек түгел шулай да, аның бала чагында, чәчәк белән авырганлыгын күрсәткән эзләр бар... Уртачадан кечкенәрәк гәүдә. Муен кыскарак булганлыктан, калынрак булып күренә торган иңбаш. Әйе, миңа күптән таныш кеше кебек ул. Кайчандыр, кайдадыр күргәнем бар шикелле мин аны. Ләкин, бу шулай тоела гына күрәсең. Татар халкы арасында аңа ошаган кешеләр еш очраганга күрә генә шулайдыр ул. Югыйсә, ул йөргән жирләр бөтенләй башка юлдан бара. Ага-энеләрен, туган-тумачаларын очратканмындыр дияргә дә урын юк. Балалык көннәре — үзенең туган жирендә, хәзерге Куйбышев өлкәсендә узган аның. Гражданнар сугышы чорларында да ата-анасыннан һәм туганнарыннан аерылып тәрбиячесез калган. Ләкин, ул елларда йөзләрчә, меңнәрчә саналган андый балаларны совет иле ятимлек кочагына биреп югалтмады. Җәләлетдинов та балалар йортларында, хезмәт колонияләрендә тәрбияләнеп, укыган, үскән — очучы булу дәрәҗәсенә ирешкән. Җылы, бәхетле семья корган. Хәзерге көндә ерак Ташкент шәһәрендә яшәүче сөеклесе Полина Григорьевнанын 8 яшьлек улы Руслан һәм 5 яшьлек кызы Людмила белән төшкән рәсеме Җәләлетдиновның күкрәк кесәсендә саклана.
Ул аларга әледән әле кайнар сагыну хисләре белән тулы сәлам хатлар яза һәм алардан шундый һава батыры Жәләлетдинов ук җаваплар ала. Буш вакытларында, явыз дошман тарафыннан безгә көчләп китерелгән аяусыз сугыш аркасында туган аерылышудан ямансу булып киткән минутларда, ул үзенең сөекле Русланы ясап җибәргән кызык рәсемнәрне, ат, сыер, мәче сурәтләрен карап күңел ача. Туган илен, якын дусларын, кадерле хатынын, сөекле балаларын өзелеп ярата ул.
Шуңа күрә дә, якыннарына карата мәхәббәте ни дәрәҗәдә көчле булса, дошманга карата нәфрәт ялкыны да шул дәрәҗәдә көчле яна аның йөрәгендә. Шуңа күрә дә, алдына куелган сугышчан бурычларны, нинди авырлыклар белән дә исәпләшмәстән, намус белән үти, кирәк чакта тормышын да аямыйча, ут эченә керә. Ие, ул, ятимлек, тәрбиячесезлек кочагыннан тартып алынып, партия һәм совет властеның кайгыртуы белән күккә күтәрелгән — очучы булып җитешкән кеше. Билгеле, монда әле искитәрлек бернәрсә дә юк. Безнең ил өчен, безнең тормыш һәм культура дәрәҗәбез өчен, бу бик табигый хәл. Күптән шулай булып килә инде ул бездә. Хикмәт аның очучы булуында гына түгел хәзер. Хикмәт — аның нинди очучы булуында. Бөек ватан сугышы көннәрендә Җәләлетдинов үзенең нинди очучы икәнлеген бик ачык күрсәтте. Аның, очучы буларак, сугыш шартларында күрсәткән батырлык эпизодларын бәйнә-бәйнә санап чыгуны бурыч итеп куймыйча, ул эпизодларның барсы өчен дә уртак якларны эченә алган бер генә эпизодка тукталам.
Ул вакытта лейтенант Җәләлетдинов, дошман тылына очу эшендә күрсәткән батырлыклары өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән иде инде... Эскадрилья алдына яңа бурыч куелды: бернинди авырлык белән дә исәпләшмәстән, дошман тылында хәрәкәт итүче партизаннар отряды белән элемтә урнаштыру бурычы иде ул. Аны башкарып чыгу Җәләлетдиновка тапшырылды.
Авыр бурыч. Иң кыены—фронт сызыгы аркылы үтәргә кирәк. Аннан соң, дошман кулында булган җир өстендә кирәкле җирне эзләп табып, утырырга җайлы урын билгеләргә һәм тапшырасы әйберләрне тиешле кулларга тапшырып, аннан алып чыгасы әйберләрне алып чыгарга кирәк. Бу бурычның, авырлыгын берничә тапкыр арттыра торган нәрсә тагын шунда: Җәләлетдинов гади „У-2” самолетында оча. Бу самолетның, дошман утына очраганда аңа тиң ут белән җавап бирерлек корал көче дә, катлаулы маневрлар ясарлык тизлеге дә юк.
Аның бөтен эффекты: урман араларында булган кечкенә ачыклыкларга да төшеп утыра алуында һәм шуның белән дошманга күренмичә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирүендә. Зур, җаваплы юлга чыкканда, аның белән төнлә генә очалар. Билгеле, эскадрилья алдына бурыч куйган вакытта бу шартлар һәммәсе исәпкә алынган.
Бурыч — һичшиксез, үтәләргә тиеш. Ләкин, үч иткән шикелле, шушындый бурыч алга куелган көннәрдә генә, һавалар бозылып китте. Көндезләрен рәтле генә торган һава, кичкә керү белән әллә нишли дә куя. Берничә төн рәттән юлга чыгып карады лейтенант, ләкин, һәр чыгуында самолеты бозланып, кире кайтырга мәҗбүр булды.
Нишләргә? Бурыч каты һәм ачык куелган: бернигә дә карамастан, элемтәне урнаштырырга. Көндез очарга карар бирде Җәләлетдинов. Бу самолетта көпә-көндез фронт сызыгы аркылы үтү һәм дошман кулындагы җир өстеннән очып бару — минут саен тормышың белән тәвәккәлләү, дигән сүз. Шулай да очты Җәләлетдинов. Көпә-көндез дошман күзеннән яшеренеп, кирәкле урынга бару юлын табуына ышанып очты. Сыналган тәҗрибә буенча, урман өсләреннән, биек булып үскән нарат башларына тия язып, бик түбәннән очты ул. Фронт сызыгы үтелде. Әнә анда, дошманның тылындарак, ачык урын бар. Ачык урын буйлап юл сузылып китә. Тик анда хәрәкәт күрен Мирсәй Омир ми. Дошман гаскәрләре фронтның алгы сызыгына якынрак урынга тупланган булырга тиеш. Яныклыктагы юл өстеннән дә тыныч үтте Җәләлетдинов. Яннары тагы урман. Кечкенә-кечкенә ачыклыклар, кирәк оулганда төшеп утырырга мөмкин булган җирләр бар. Очучы ооларның һәммәсен дә исәпкә алып, күңеленә оеркетә барды. Ниһаять, кирәкле урын табылды. Сагынып көтелгән кадерле кунакны партизаннар зур шатлык белән каршы алдылар. Җәләлетдинов, таныш юлдан кире кайтты, һәм тагын бер рейс ясады. Элемтә урнаштырылды. Юл табылды. Тик, ул көннең иң җаваплы бурычы үтәлмәгән иде әле. Дошман тылына иң кирәкле, иң җаваплы йөкне, бу элемтәне тизлек оелән урнаштыруны таләп иткән төп әйберне илтеп кайтасы бар. Ләкин, ышаныч зур хәзер. Ике тапкыр очып, сыналган юл бар. Җаваплы йөкне алып очарга мөмкин. Һәм өченче тапкыр юлга чыкты Җәләлетдинов. Юл таныш булса да, алынган йөкнең артык җаваплы булуы, очучының корыч нервларын һәрвакыт киеренке тотарга мәҗоүр итә иде. һның иреннәре кысылды, дикъкатьнең соң чигенә җиткән җитди зәңгәр күзләр, таныш юлдагы кечкенә биллеләрне дә әһәмиятсез калдырмыйча, күзәтеп бардылар. Фронт сызыгы үтелде. Җәләлетдинов, бөтен нервларын кысып килгән киеренкелектән оераз оушанып, җиңеләйгән кебек оулды. Тирән итеп сулап куйды ул.
Әйе, ул куркынычлы сызык тыныч үтелде. Озакламый, алда, ачыклык өстеннән сузылган юл күренәчәк... Менә ул... Ләкин... бу ни хәл? Анда моңарчы булмаган кара таплар күренә. Әйе, колонна-колонна булып тезелгән дошман гаскәре... Җәләлетдинов берәр төрле карарга килеп өлгермәде, сул як боты яндырып алган кебек кызып китте пәм аяк бушап, хәлсезләнеп, калтырап калды. Җирдән ут ачканнар иде аңа. Очучының башында, дәһшәтле яшендәй булып, самолетында җаваплы йөк барлыгы чагылып китте... Аяк бөрни түгел. Үләм икән — ул да берни түгел. Өскә йөкләнгән бурычның җаваплылыгы каршында, яралану да, үлү дә чүп кенә ул. Ләкин, бирешмәскә кирәк, бурычны үтәмичә тукталырга да, үләргә дә хакы юк аның! Ул шундый бурыч. Шундый әйбер алып бара ул. Әгәр дә ул дошман кулына эләксә?! Бу дәһшәтле тойгылар секунд эчендә башыннан кичтеләр анын. Үз эшенә ахырынача бирелгән һәк ныклы ихтыяр көченә ия булган кешеләргә генә хас сизенү белән, Җәләлетдинов машинасын урман өстенә борып өлгерде. Өзлексез кан бөркегән ярасы турында бөтенләй онытып, фәкать машинасында җаваплы йөк барлыгын гына хис иткән хәлдә, алга очуында дәвам итте, һәм шул халәттә тагын 90 километр җир очып, кирәкле урынга килеп җитте. Җаваплы йөк тиешле кулларга тапшырылды...
Партизаннар аның ярасын бәйләделәр. Күп кан агарга өлгергәнлектән, хәле җиңел түгел иде аның. Кире кайтканда аны, башка яралылар белән бергә, аның үзе ияртеп килгән икенче машинада озатырга ниятләгәннәр иде. Ләкин Җәләлетдинов моңа риза булмады. Үз машинасын калдырырга теләмәде ул. һәм, очучы урынына утырып, үз машинасына ике яралыны пассажир итеп алып, кире үз частена кайтты. Часть командиры бу хәлне белгәч, дусларча елмаеп:
— “Яралыларны яралы алып кайткан икән” дип куйды, һәм, рәхмәт әйтеп, Җәләлетдиновнын кулын кысты. Шуннан соң гына батыр очучы госпитальгә китте. Ул салып калдырган юл белән элемтә дәвам итте.
Җәләлетдинов, хәзер инде сәламәтләнеп чыгып, яңадан сафка басты. Ул хәзер югары дәрәҗәдә осталык сорый торган катлаулы машинада — “ДУ ГЛЯС” кораблендә командир булып оча.
Хәрәкәттәге армия