АНА ҺӘМ КЫЗ
Җәй башының шифалы яңгыры тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте... Иртәнге яшь кояш та, ишелеп аккан ярым таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстенә сипкәләп менгәндәй, ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле — җитез иде, хәтта кояш үзе дә бу йомартлыгыннан тынычлыгын җуеп урнында тик тора алмыйча тибрәнә, ярым бер кечерәйгәндәй, бер зурайгандай булып күренә иде. Аның әйләнәсендәге аксыл якты күк, алтын тузанында аунаган үтә күренерлек юка ефәкне кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле, һаман ачыла бара, һәм ераклашкан болытларның күкрәве аның өстен саклап кына сыйпап тигезләп үткәндәй тоела иде...
Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә өлгермәс борын, «Салават күпере» дә калыкты. Аның бер башы тау битендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы куе зәңгәрлеккә яшеренгән, “Сакмар” өстенә төшеп югалган иде. Рахилә ашыкмыйча гына килеп урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләүшә агачының яфракларыннан берничә эре тамчылар тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелдылар. Бәбкә үләннәре өстендәге, бриллиант тузаны шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган яшлекнең яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып өй эченә иңгәндәй булды... Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач кроватьның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды һәм аның эчендә зәгыйфь тавыш ишетелде:
— Кызым! Рахилә тәрәзәдән борыл- п агач кровать янына килде һәм акрын тавыш белән:
— Нәрсә, әни? — диде.
— Чыбылдыкны күтәр... Менә шулай...
Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә кан әсәрсез, үтә ябык авыру ана башы ята иде. Аның ястыкка баткан юка тәне одеял астыннан һич сизелми, тик бөкләгән аякның тезе генә нечкә таяк башы шикелле беленеп тора.
Ул тешләренә ябышкан кансыз юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты, яртылаш ачык күзләренә әйтерсең кояшның бер бөртек нуры төште — аз гына җылылык белән ялтыраган кебек булдылар. Ул зәгыйфь көрсенеп,
— Менә алланың рәхмәтле яңгыры! — диде, һәм аның авыр күкрәгеннән беренче мәртәбә сәламәт вакытындагы тавышы чыгып куйды. Ана күптәннән каты авыру иде. Ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә, башкалар да аның үләчәгенә күптән килешкәннәр, тик сабырлык белән кечкенә өй эченнән «үлде!» дигән хәбәрнең чыкканын көтәләр иде. Ул башта тиз үләр кебек иде. Электән тазалыкка туймаган ана урынга яту белән, язгы кар кебек, эри башладыһәмтиз арада яртылаш җаныннан аерылган кыяфәткә керде. Ләкин ашыгып килгән үлем, аның баш очына килеп җиткәч, тукталып калган кебек булды. Әйтерсең ана үлемгә шелтәле караш ташлады, һәм үлем ихтиярсыз тукталырга тиеш иде. Тыныч җан белән үлемне көткән ананың, бу соңгы сулышын чыгару кебек бөек, серле минутны кичектерергә хакы бар иде. Ул улын көтә иде. Бердән-бер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, “Әни!” дип дәшүен күрергә тели иде.
Бу гади сагыну гына түгел... бу өзеләчәк тормышның үзеннән соң каласы дәвамын күрергә тырышу, бары аныкы гына булган барлык һәм яшәешнең бетмәслегенә ышанасы килү, тәне белән аерылып китсә дә рухы белән кушылып калырга омтылу иде. Аның өчен, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән аналык мәхәббәтен соңгы тапкыр кояш йомартлыгы һәм җылылыгы белән улына бирү теләге санаулы көннәрнең мәгънәсе түгел. Ул белә — ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт-якынлык, бер вакытта да андый ачыклык һәм йомартлык белән тышка чыга алмый. Әгәр менә ир булып җитешкән улы, һәрвакыттагыча көрсенеп башын игән, тарсынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса иде — ул бары бер сүз — “бәбкәм!” дип үрелеп маңлаеннан үбәр иде...
Инде шул күрешү минутында сакта торган үлем, ахырда, кара канатын йөзеннән сыйпап алса, ул чагында ул улының назлы шәүләсен күз алдыннан озата-озата хәлсез кабакларын мәңгелеккә йомарга да риза булган булыр иде...
Әйе, ана акыллы улы турында уйлануын бер генә минутка да туктатмый, кыска йокы минутларында .өнендәге уйлары һаман саен төшенә әверелә һәм бер юнәлешкә буйсынган хыялы һич өзелмәстән дәвам итә иде. Яның күңленә шик киләме?..
Каты сугышның күп корбаннар алуын, кемнәрнеңдер газиз уллары, сөйгән ирләре, кадерле якыннары сугыш кырында торып калуын ул белә иде. Ләкин аңарда улын күрү ышанычы шундый көчле иде ки, һичбер нинди шик аның күңеленә кереп урын ала алмый иде. Гүя аның улы нинди генә хәтәр хәлләрдә калмасын, күпме генә ут эчендә йөрмәсен, барыбер исән- сау кайтачак. Бу шулай, бу көннен якты, төннең караңгы булуы кебек бәхәссез!.. Яның улы анардан элек үлсен, ул калсын, ул шуны ишетсен имеш! Юк, ана йөрәге мондый вафасызлыкның булуын юкка чыгарыр, ана акылы улына ышана; аның улы кешеләрне бәхетле итәр дәрәҗәдә гадел һәм мөйһербанлы, ә ананың моңа ышануы шундый көчле, кылган гыйбадәтләре, сабый сулышы кебек, саф Һәм бары йөрәк бәгъре өчен генә иде.
— Һичшиксез аның газизе кайтыр кайтырга тиеш! Янадагы бу ышаныч ихтиярсыз аның якыннарына па йоккан иде. Кызы Рахилә, туганы белән төрле хәл булуын исендә тотса да, күңеле төбендә шактый тынычлык тоя иде. Бигрәк тә ана белән һәркөн саен туганы турында сөйләшү исән-сау күрешүнең булачак бер хәл булуында шик калдырмый, һәм ул күрешүне ничектер уйланусыз, пошынусыз көтәргә гадәтләндерә иде. Гүя, аның фронттан, ут эченнән түгел, елдагы гадәт буенча, күрше шәһәрдән институттан каникулга кайтуын көтәләр иде. Шулай да Рахилә уйланган минутларында бу гамьсезлекне сизеп үз-үзеннән ризасызлык тоя, һәм ничектер тынычсызланып куя иде. Бүген июньнең егерме сигезенче көне... туганы аның һәр елны шушы числоларда яки июньнең башларында институттан кайта иде. Әнисенен, туганнарының сөеп, сокланып карау: ларына каршы ул һаман бер сүз белән — гүя анардан гел шуны гына сорыйлар — җавап кайтара иде:
— Әни, зачетларымны башкалардан элек биреп бетердем, сезнен янга кайтырга ашыктым. Былтыр исә ул институтын тәмам бетереп кайтырга тиеш иде. Ләкин өйгә, туганнары янына шундый зур шатлыкның бәйрәмен бергәләп үткәрер өчен кайтасы вакытта, фронтка китеп барды. Ә, өйдә аның бу кайтуын көтү ихтиярсыз аларның йөрәгендә саклана торгандыр, һәр хәлдә ана бүген моны исенә төшереп суз кузгатыр. Кечкенә өй эче, яңгыр белән юылып яшәргән көннең җылы яктылыгында киңәйгән кебек...
Миләүшә агачының яфраклары аша төшкән кояш нурлары өйнең идәндә — стеналарын эре-эре, челтәрле бизәкләр белән чуарлап, тибрәнеп уйныйлар. Өстәлдәге графинның түгәрәк бөкесе, ачык шкафның тар шүрлегендәге киртләчләргә тезелгән балкашык башлары, бу шаян, йөгерешкән нурларны үзләренә җыялар, һәм үзләрендә кечкенә кояшчык шикелле тирә-юннәренә күз камаштырырлык яктылык чәчеп балкыйлар...
Куе — җиңел, хуш исле һава өй эченә берьюлы мул булып керергә теләгәндәй, тәрәзәнең читләренә җыелган ак пәрдәне күтәреп-күтәреп куя, һәм һәр нәрсәне иркәләп, сыйпап йөргән кебек тоела. Ананың бүген кәефе яхшы... Акылы ачык, үләсен яхшы белсә дә, үлемне үзеннән шактый читтә тоя. Аеруча бу шифалы һаваны сулавы анарга җиңел, рәхәтле, гүя эченә сәламәт җан керә, һәм зәгыйфь тәнендә никадәр хәлсезләнгәнен сиздереп, ниндидер бер елымса талгынлык йөри. Рахилә кул эшен алып тәрәзә янына утырды. Ул үзе башлап авыру анасы белән сөйләшүдән тыела иде. Ул шулай әнисеннән читтәрәк, аерым бер нәрсә турында да артык уйланмыйча, сүзсез утырырга гадәтләнгән иде. Аның уйлары аяз күктә, өзек-өзек ак вак болытлар шикелле, акырын, сиздермичә, шәүләсез агалар иде. Өй эчендә нурлы тынлык... Ачык тәрәзәдән батыр шаулап зур кара корт килеп керде. Өй эче бер минутка аның көчле бызылдавы белән тулган кебек булды. Ләкин кортка урын тар, кызыксыз күренде булса кирәк — өй эчен бер әйләнде дә, ачык, иркен һавага кире чыгып очты. Өйдә янә тынлык урнашты. Ахырда ана башлап дәште:
— Кызым!
— Нәрсә, әни?
— Хәсәнемнең сонгы хаты килгәнгә күпме булды инде? Рахилә аз гына уйланды:
— Хәзер, әни... Унында алган идек, ике атна тулып узды. Ана көрсенеп куйды:
— Озак... нигә язмый икән?
— Ул яза булыр, тик хәзер бит почта озак йөри. Ана дәшмәде. Ул сәламәт вакытын- дагыча булып ачылган күзләре белән көн яктысына карап ята иде. Аның, төшкән яктылыктан аеруча сары булып күренгән йөзендә җитди тынычлык һәм нәрсәдер хакында уйлану сизелә иде. Гүя кәефе яхшы, акылы ачык вакытта таркау уйларын җыярга, әйтәсе сүзләрен хәтеренә төшерергә тырыша иде. Менә ул кызына текәләп карап алды һәм янә сабыр гына сүз башлады:
— Кызым, сиңа сүзем бар.
— Мин тыңлыйм, әни... —
Хәсәнемне күргәч мин күп тормам...
— Әни, нигә алай дисең?...
Хәсән кайтуга син тереләсең, апла бирсә!
— Юк, кызым... Хәсәнем кайтканчы торсам, мин бик шөкермен инде. Тик менә куанычымнан, әйтәсе сүзләремне онытырмын, дип куркам.
— Әни, ул кайткач без бергә-бергә бик озак торырбыз әле.
Ананың йөзенә ялкау гына булып елмаю җәелде. Бу елмаю да, гүя, яшь баланың уйланмыйча сөйләнүенә соклану һәм ул сүзләрнең чынлыктан никадәр ерак икәнен белү сизелә иде. Чыннан да. кызының юатырга тырышуына каршы аның йөрәге чын аналык рәхмәте белән тулса да, ул үз хәлен яхшы белә һәм урынсыз өмитләнүдән үзен ерак тоя иде. Ләкин ул бу турыда сүз кайтарышудан тыела һәм үз нәүбәтендә кызын юатырга тырыша: — Алланың рәхмәте бик киң, кызым... Кем белә, әллә терелеп тә куярмын. Алыйм дисә дә, калдырыйм дисә дә аның ихтыяры... Шулай да, кызым, исемә төшкәндә, кайбер сүзләремне әйтеп каласым килә.
— Мин тыңлыйм, әни.
Ана бер генә секунд дәшми торды. Кипкән иреннәре өстеннән теленең очын йөртеп алды. Соңыра акрын гына, сүз араларында кыска-кыска гына пауза ясап, сөйләргә кереште.
— Алты кыз баладан мин бер ир бала күрдем... Ул бик яшь иде әле, без өй эчебез белән ятим калдык. Әтиең мәрхум аны күз алмасы кебек саклап үстерергә васият әйтеп калдырды. Менә без аны барыбыз да бергәләп үстердек...Тәрбияләдек... Укыттык. Син ул укысын, кеше булсын— дип йортның бөтен мәшәкатен уз өстеңә алдың, мине карар өчен шушы яшеңә кадәр иргә чыкмый тордың... Инде минем беренче васиятем шул кызым: Хәсән балам бер вакытта да апалары-сеңелләрең онытмасын, мине якын күргән кебек, аларны якын итсен... Кулыннан килгән ярдәменнән ташламасын. Бигрәк тә сине, туган анасы кебек күрсен, синең күрсәткән хезмәтләреңне бервакытта да онытмасын...
— Хәсән туган җанлы бала, әни... Ул тарафтан тыныч бул! Үзең беләсең — ул безнең өчен үлеп тора иде бит!
— Әйе, Хәсәнем әтисе мәрхүмгә ошаган... Әтиең мәрхүм бик ипле, йомшак күңелле кеше иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәде. Беркем белән дә сүзгә килеп, бозылышып тормады. Әйтәсе юк, мәрхүм бик сабыр холыклы, чыдам кеше иде... Хәсәнемнең әле үз башына дөнья көтә башлаганы юк. Менә ходай кушса, исән-сау кайтыр... эшли башлар...
Бу минутта Рахилә почта таратучы Маһирәнең тәрәзә каршыннан үткәнен күреп калды. Әнисенең нәрсә сөйләгәнен онытып, үз-үзенә һич исәп бирмәстән, урныннан торып, ашыга-ашыга ишеккә таба юнәлде. Гадәттә, түгәрәк сипкел, һәр кайчан тирләгән битле Маһирә бу йортта бик көтелгән, килгән саен бик якты, мөләем каршы алынган кеше булганга күрә, туп-туры өйгә кереп, кычкырып исәнләшеп, алып килгән хатын:
— Менә, Хәмидә җиңги, улыңның үз кулыннан алып китердем,— дип ананың күкрәге өстенә куя иде. Аның һәр килүе бу сагышлы моңсуга, авыр тынлыкка күнеккән кечкенә өй өчен чын бәйрәм була иде. һәм Рахилә, Маһирәнең килгәнен күреп бервакытта да каршы чыкмый, алдан ук дусларча елмаю белән ишектән күзләрен алмыйча, көтеп тора иде. Бүген ул ни өчендер каршы чыкты. Капкадан кереп өлгергән Маһирә Рахиләне күрү белән:
— Әһә, Рахилә апа күңеле сизеп көтеп торган икән! — дип көр тавыш белән кычкырып куйды, олы, иске күн букчасыннан бер бәйләм хатлар чыгарды һәм алдан ук билгеләп куйган бер ак конвертны җитез генә алып Рахиләгә сузды. Рахилә ак конвертны кулына алды, ләкин шунда ук кире бирәсе килеп куйды. Адресны язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде. Ләкин шик юк, конверт аның исеменә иде. Ул эчендә хаты барын белергә телегәндәй бармаклары белән капшап карады. Соңыра ниндидер бер шомлы шикләнү белән ашыгып конвертны ачты. Конверт эченнән урталайга бөкләгән кечкенә соргылт кәгазь чыкты. Аның сул почмагында бик үк ачык төш- мегән штамп иде. Рахилә бик тизлек белән — хәтта шундый тизлек белән, әйтерсең йөрәк тибүеннән туктап тора иде— кәгазьне укырга кереште. Ул кәгазьдә менә нәрсәләр язылган иде: “...нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, аның йөртүчесе сержант Хәсән Гыйлметдинович Ишаев 1942 нче елның 5 нче июнендә немец фашистлары белән каты сугыш вакытында үз постында һәлак булды. Күмелгән урны Курск өлкәсе, Рельски районы, Кастровка авылы янында туганнар кабрендә...
Рахилә кәгазьне ахрына кадәр укый алмады, каты итеп сул кулына йомарлады һәм кинәт кенә борылып өй ишегенә таба китте. Куанычлы хәбәр килү шатлыгын уртаклашуны көтеп торган Маһирә Рәхиләнең болай кинәт борылып китүеннән аптырап калды һәм артыннан ч кычкырып:
— Рахилә апа, бәй, нигә бер сүз дә әйтмәдең, кемнән соң, Хәсәннәнме? — диде. Рахилә китеп барышлый, гүя Маһирәгә түгел, һавага ташлагандай, бары:
— Әйе! — дип кенә куйды. Ул кемнәндер качкан кебек иде. Маһирәнең “Я нәрсәләр язган соң, тукта әле!” диюеннән котылыр өчен, песи җитезлеге белән тиз генә өй алды эченә кереп югалды. Инде өй ишегенең тоткасына тотынгач, ул ихтыярсыз тукталды. Өйгә, ана янына керү аның өчен шундый шомлы, шундый авыр газаплы иде, әйтерсең ул хәзер башы белән түбән тирән бер бушлыкка егылырга тиеш иде. Ничектер кинәт бөтен тәне хәлсезләнгән, күз аллары караңгыланган кебек булды... Ләкин ул бер нәрсә дә уйлый алмый иде әле, һәм аның кулы „керергә кирәк» дигән карардан түгел, ә үзлегеннән ишекне ачты. Өйгә керүгә ул ананың карашы белән очрашмас өчен туптуры алдына карап тәрәзә янына узды. Кызының кергәнен көтеп яткан ана тиз үк:
— Кем бар иде анда? — дип сорады.
— Мәрфуга җиңги. Иләк сорап кергән. Ни өчен Рахилә болай дип җавап бирде? — ул Һичбер вакытта да әйтеп бирә алмас, әнисен алдау уе аның башына һич килгәне юк иде; бу шул кадәр көтелмәстән, уйламастан һәм шул кадәр табигый әйтелде ки, Рахилә ихтыярсыз янә эченнән әле генә әйткән сүзләрен кабатлап куйды, ана исә, хуҗа булып,
— Үткән бер алуларында ертып керткәннәр иде, әйтеп бирер идең,— диде. Рахилә дәшмәде. Әнисенең бу ялганны чынга алуы аны бер минутка ниндидер һәлакәттән коткарган кебек булды. Ләкин ул үзен һаман ялангач хәлдәге кешесыман тоя, йөрәге аша өшү, калтырау йөри һәм ана бер дикъкать белән караса, бөтенесен аңлар кебек... Чыннан да Рахилә баскан урыннан кузгалырга курка, ул үз хәлен аңларга көчәнә, каядыр югалган уйлау куәтен табарга тырыша... Бәхетсезлек үзенең бөтен мәрхәмәтсез чынлыгы белән аның аңына җитмәгән кебек... Ул иң гади сорауларга җавап биреп маташа: “Хәсән үлгәнме?”
“Әйе, үлгән!”
“Хәсән инде кайтмас?” “Юк. кайтмас!” “Чынмы бу?!...” “Чынмы бу?..”
Сүзе бүленгән ана:
— Кызым, син мине тыңлыйсыңмы? — диде.
Бәлкем буаның икенче дәшүедер. Рахилә күзләрен йома:
— Әйе, әни...
— Менә. кызым... Нәрсә әйтмәкче идем соң?!.
Хәтерләрем бик тарау шул!..
Әйе, менә, алла бирсә, кайтыр... Эшкә керер... Укуын бетергәннән соң аның беоенче башлап эшләве генә әле... Яшь, тәҗрибәсез... Кем белән очрашмас, кем белән бергә булмас... Кешеләр сарык түгел, аларнын төрлесе — яхшысы, явызы була... Шуңар күрә, кызым, ныгытып әйтеп каласым килә: берүк эшендә гадел була күрсен... һәм ана ашыкмыйча гына эшендә, тормышында ничек булырга, үзен ничек тотарга тиешлеген сөйли. Рахилә исә кыймылдарга куркып, анасына кырын басып тора, һәм күзләрен ачарга көче җитми. Хәсән менә аның сул кулында...
Юк, Хәсән үзе биредә шикелле... Рахиләнең аңын бер секундка томан каплады һәм аның йомык күзләре алдына бик ачык булып туганы Хәсән килде: гүя ул шушы ак конвеотны тотып ишектән килеп керде (Рәхиләнең колагына аяк тавышы, ишекнең ачылганы ишетелгән кебек булды)...
Туганы ни өчендер яланбаш... Ләкин ник бер үзгәрсен!.. Ходаем нәкъ әввәлгечә, ябык, нечкә, озынча... Тик йөзе генә студент вакытына караганда шактый карайган һәм чистарган кебек... киң, ак маңлаена алкаланып кара чәче төшкән... Кечкенә күзләре куаныч белән ялтырыйлар, ул тарсынып елмая, шул ук вакытта үзеннән кинәт, көтмәгәндә килеп керүеннән уңайсызлану сизелә... (ул шулай һәр кайчан кызлар төсле уйчан иде!)... Иреннәре аның кыймылдыйлар, ул нәрсәдер әйтә шикелле, тик каушый, ишетелми... һәм менә кулындагы ак конвертны әнисенә суза... Рахилә куркынып күзләрен ачты, башып селкеп куйды, һәм аңына кайту белән башына килгән беренче уй.
— “Ник элек әни үлеп соңыннан хәбәр килмәде?! Ни өчен бу гаделсезлек?!” дигән уй булды. Ул инде хәзер ананың сүзләрен тыңлый алмый, ул сүзләрнең һәр төрле мәгънәсе югалган, тик утлы күмергә акрын гына өргән җил шикелле йөрәгенең чыдамаслык әрнү белән сызлавын гына үстерә, көчәйтә... Һәм Рахилә тирә-юненә зур булып ачылган күзләре белән хәлсез, өмитсез карана, ана исә һаман сүзен дәвам иттерә:
— Инде миннән соң кызым аның белән син каласың. Син аны карап үстердең, үзең аның белән бергә үстең. Сез бик дус идегез. Хәтереңдәме ул «Рахилә апай!» дип артыңнан калмыйча ияреп йөри иде...
Инде, кызым, сиңа васиятем шул: бер вакытта да аның белән араң бозылмасын, исемегез кешеләр теленә гайбәт булып кермәсен. Син олы була бел. Минем урынга каласың... Ана бул... Бер вакытта да ярдәмеңнән, акыллы киңәшеңнән ташлама... Ходаем, ул бик яшь бит әле... Син инде аңардан күзләреңне алма!.. Кызым, ник дәшмисең?
Рахилә әнисенә таба атлады. Кинәт ул үзендә шундый хәлсезлек — әйтерсең тәненнән бөтен канын суырганнар — шундый бер хәлсезлек тойды...
Тезләре акрын гына сыгыла кебек... Менә хәзер әнисенең аяклары өстенә ава, күкрәгеннән ярсу ычкына: «А, әни!» ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә, бөтен тәне белән калтыранып елый, кайнар яшьләре өзлексез ага һәм бетен бит әйләнәсе җылы күл була...
Ә аңарга үзе һәм әнисе шундый кызганыч, алар шундый бәхетсезләр, шундый ялгыз - бәхетсезләр!..
Юк, Рахилә аумады. Бу, берничә секунд башының томан эчендә йөрүе иде, бу, тау кебек, газапның бик Төптән күтәрелеп бугазга килүе иде...
Рахилә аны кире йота алды, ул турайды, ул тирән—тигез генә сулады, акрын — тыныч кына:
— Ярый, әни! — диде. Һәм ана үз нәүбәтендә кызына, ихтирам тулы күзләре белән карап, — Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам!— диде.
Алар арасында тынлык урнашты. Рахилә бу сүз бүленүдән файдаланып тышка чыгарга ашыкты. Ул ананың Хәсән турында яңадан сөйли башлавыннан котылыр өчен, аз гына вакыт ялгыз булырга, ичмасам, бер тулы итеп һава суларга кирәклекне тоя иде. Ләкин, ул туп-туры чыгып китәсе урынга, әүвәл өстәл янына килеп ни өчендер буш стаканны кулына алды, китә башлагач, яңадан борылып аны кире урнына куйды, соңыра ишеккә таба китте. Ишектән чыгуга, ул чак кына апасы Халимә белән бәрелешмәде. Аның алдында ашыгып килүдән тирләп кызарган, еш сулыш алудан күкрәкләре бер күтәрелеп, бер төшеп һәм бөтен тәненнән эссе бәреп торган апасы Халимә, җирдән калыккан шикелле басып тора иде. Рахилә аның борчылу сорау белән текәлгән күзләрен күрүгә кулыннан тотып үзеннән калдырмыйча тизрәк йорт алдына алып чыкты.
— Син нәрсә, берәр нәрсә ишетеп килдеңме?
— Маһирә, хат бар, диде.
— Я?!
— Син хатны уку белән бик үзгәргәнсең, Маһирәгә бер сүз әйтмичә тизрәк өйгә кереп киткәнсең...
— Бөтенесенә инде сөйләп тә йөри икән! Халимә Рахиләнең кулыннан каты итеп тартып куйды:
— Я, әллә миннән дә яшерер идегезме?
— Акрын, синнән беркем дә яшерми.
— Нигә әйтмисең соң, хат кемнән?
— Хат... Фронттан.
— Хәсәннәнме?
— Апа сабыр бул!.. Хәсән үтерелгән...
Халимә чак ишетерлек итеп,
— Үтерелгән? — диде, артка таба ава башлаган кебек булды, ләкин кинәт әче кычкырып, бөтен гәүдәсе белән алга, ишеккә таба ташланды:
—Әнием, әнием!!..
Рахилә стена булып Халимәнең алдына басты, кулы белән каты итеп, иң башыннан тотып алды һәм көч беләң җиргә таба иде.
— Тукта!...
Бу минутта Рахиләнең туры гәүдәсе янә үсә төшкәндәй булды. Менә ул күкрәген алга таба чыгарып, башын аз гына артка ташлап басып тора һәм моңарчы тыелып торган ниндидер бер көч мәрхәмәтсез усаллык булып аның йөзенә капка. Йомыла төшкән күзләрендә хәтәр бер коры чаткы кабына... Ләкин бу һич таныш булмаган, кыргый көчнең кинәт шундый олы булып торуы апасын бик ук куркытмас өчен (бу хәле аның үзенә шомлы булып тоела), ул тыелырга тырыша, тик, тыелу анарга зур авырлык белән бирелә кебек...
Ачулы тавышында эчке калтырану сизелә. Ул акрын сөйләргә тырыша.
— Ахмак! Бер кайгы җитмәгәнме сиңа? Берьюлы ике кайгы булсын дисеңме, аз гына уйлыйсыңмы син? Бит әйтүең белән үтерер идең. Белмисеңмени, ул ишектән күзләрен алмыйча аны көтә... Юк, әни моны белергә тиеш түгел. Ишетәсеңме?.. Я, тукта! Халимә Рахиләнең кискен кушуына чарасыз буйсынды. Ул хәлсезләнеп бөгелде, башын кулларына салды, ничектер кечерәеп калды... Һәм, тәмам ихтыярын югалткан бала шикелле, үксеп-үксеп еларга кереште.
— Апа, җитәр, дим, ишетәсеңме, җитәр, дим.
Халимә тыела алмый, елау һаман аны йота һәм көчәя бара. Рахилә борчылып тирә-юненә карана. Читән буйлап күрше хатынның су буеннан менеп килгәнен күрә, тиз генә Хадимәне кул башыннан тотып, селкеп ала.
— Тукта, дим. Әнә Сабирә җиңги безгә таба килә. Яхшы түгел, тыела бел! Бала түгелсең бит!
Халимә тыелырга тырыша, йомарлаган кулын авызына куя, үксүен чыгармас өчен бармакларын тешли... Алар икесе дә күрше хатынга артлары белән борылып торалар. Тыныч, үзара сөйләшеп торалар кебек... Һәм күрше хатын бу ике туганның шушы минутта башларыннан нәрсә кичергәннәрен һич белмәстән акрын гына алар яныннан үтёп китә. Рахилә белән Хадимәгә исә, аның якынлашуы, узуы һәм ераклашуы бер гомер булып тоела. Күрше хатын ераклашуга Рахили йомшак кына дәшә:
— Апа бәгърем, бар кайт! Халимә суларга чара җитмәгәндәй башын күтәреп,
— Я алла! — ди һәм янә үкси башлый,
— Хәсән туганым, Хәсән туганым, Хәсән туганым, син кайда?!
Рахилә Халимәнең чәчләреннән сыйпарга керешә:
— Апа, бәгърем, чик юк, бик авыр булса да чыдыйк. Бер безнең башка гына төшкән хәсрәт түгел бу...
Апа бәгърем, тыңла мине, бар кайт балаларың белән бул, аларны сөй, тынычлан! Һәм култыгыннан алып ашыктырмый, саклап кына капкага таба илтә. Халимә буйсынып атлый, хәлсез башын Рахиләнең кул башына сала, елавыннан туктый. Рахилә Хадимәне тынычландырыр өчен уйлап, ләкин үз-үзенә әйткәндәй:
— Сугыш бу!... — ди. Хадимәне капкадан озату белән Рахилә өйгә, әнисе янына ашыкты...
Өйдә тынлык. Өйдә җан иясе юк шикелле...
Тик ачык тәрәзәнең ак пәрдәләре генә салмак җилфердәшәләр. Рахилә сакланып кына агач кровать янына килеп әнисенә карый. Ана йоклый. Ялгыз калган сабый бала шулай иркә, йомшак һак ваның назлап сөюеннән йоклап китүчән була... Әйе, зәгыйфь ана бала тынычлыгы белән йоклый иде. Саргаеп кипкән кечкенә йөзендә аның — әйтерсең уйларын, газапларын ниндидер сихерле кул сыпырып алган, тыныч гамьсезлек. Ачык изүеннән күренгән, кәфен төсле ак, үтә күренерлек юка күкрәге чак сизелерлек булып күтәрелә төшә. Сулыш тигез...
Рахилә, чебен кунып борчымасын ечен, акрын гына ак чыбылдыкны төшерә һәм аяк очы белән генә басып кире өйдән тышка чыга. Ишек алдының түренә узып, бакча рәшәткәсе буендагы яшел чирәмгә утыра. Менә Ул ялгыз. Күңлендә нәрсә аның, башында нинди уй? Әйтүе читен. Ләкин ул хәзер генә белгән һәм башыннан кичергәнне яңадан бер кат уйлап карамакчы була. Тик уйлары аның бер тәртипкә буйсына алмыйлар, өзек-өзек булып туалар һәм бер-берсенә ялганмыйча акылыннан кичәләр...
Ихтыярсыз ул үзенә бер үк сүзне кабатлый: “Без аны югалттык. Без тормышыбызның, киләчәгебезнең бер өлешен, һич нәрсә белән алыштырырга, һич ничек кайтарырга мөмкин булмаган шундый кадерле өлешен югалттык”...
Һәм менә бу югалту газабыннан сыкранган йөрәгенең авазы булып Рахиләнең башында яңа уй туа. кинәт анарга тормышның яңа бер кануны ачылган кебек була. Сугыш нәрсә? Үч кайтару! Чыннан да, менә бу тыныч кына яшәгән өйгә басып керү, гаиләдән кемне дә булса үтерү, бөтен гаиләне авыр газап, бәхетсезлеккә дучар итү, иң вәхши, иң әшәке җинаять. Бу җинаятьне эшләүчеләрне тагын да кансызрак, мәрхәмәтсезрәк үлем белән үтерергә кирәк, һәм Рахилә һич чырай сытмыйча үз кулы белән ул җинаятьчеләрне үтерер иде, хәтта кирәкле изге бер эш эшләгәндәй, зур җиңеллек, рәхәтлек тояр иде...
Менә алар былтыр җәйнең шушындый нурлы җылы көнендә кинәт илгә басып керделәр дә кешеләрне үтерә башладылар. Рахилә моны белә иде бит! Ләкин ул бер ел буена аларны үз кулы белән үтерергә кирәклекне тоймыйча яшәде. Я, бу сугышның нәрсә икәнен аңламау түгелме? Гаҗәп, Рахилә үзендә елыйсы килү тойды. Ә ул, ялгыз калгач тыела алмам, елармын дип уйлый иде. Бәлкем, кайчан да булса бер елар, һичшиксез елар...
Ә хәзер! Юк, бик тырышып караса да елый алмас иде. Яшьләре аның эчендә янып кипкән һәм күңлендә тыныч бушлык, аз гына моңсу тыныч бушлык урнашкан кебек, тик каядыр бик тирәндә кул белән тотсаң беленердәй бер сызлавыклы төер ята. Бу төер, аның җаны шикелле, уйларына хәрәкәт бирә, бу төер, йөрәгенең бик сизгер кылы шикелле, һәр кагылудан яңа бер хис тудырырга хәзер тора. Менә ул җиргә таянган кулы белән җирнең җылысын тоя. Җир йомарт, кояштан түгел, ә меңләгән Хәсәннәрнең сулышыннан җылынган кебек...
Хәсәннәр юкка чыкмадылар, алар менә шушы җирдә, һәм аларның каны белән чыланган, аларның сулышы белән җылынган җир купме бай, бәхетле тормыш бирер!..
Әйе, Рахилә аны карап үстергән иде. Янә үстермәсмени? Әгәр үз баласы булмаса, апаларының, сеңелләренең балаларын карап үстерер. Бер Хәсән урынына ун Хәсән үстерер! Менә, аның каршында бал корты, нечкә сабаклы ак чәчәкне сыга-сыга уртасына үрмәли, кечкенә чокырчыгына җыелган ширбәтен эчәргә тырыша...
Ул күпме бал җыеп өлгергән, аякларында аның сап-сары чәчәк тузаны!.. Рахилә аңарга сокланып карый: я, исән калган кешеләр шушы бал корты кебек бәхеткә бай булмаслармы?! Менә, аның кулы янындагы үлән яфрагында эре энҗе бөртеге шикелле, бердәнбер түгәрәк тамчы ялтырый. Кайчан гына әле мондый тамчылар белән бөтен җир өсте тулы иде. Кояш аларны киптерде, үсемлекләр аларны эчтеләр...
Я, кешеләр хәзерге яшьләрен йота алмаслармы, аларның киләчәккә ышаныч белән караган күзләре керфекләренә эленгән яшь бөртекләрен киптермәсме?! Менә, чиксез зәңгәр күк. Аның йөзендә нурдан тукылган чак сизелерлек ак томан тибрәнә һәм шул томан аша, бик ерактан шундый якын булып күренгән кояш газаплы җирне кочагына алган шикелле юатып, сөеп балкый...
Юк, Рахилә, бу минутта кайгысы бик зур булса да елый алмый...
Кулы тойган җир, аркасыннан сөйгән кояш, күзләренә караган чәчәкләр тыныч булырга кушалар, сүзсез, бары үзләренең шушында, аның әйләнәсендә булулары белән юаталар. Чыннан да Рахилә тыныч. Тик, чикәсендә аның ике бөртек чал чәче ялтырый...
1942 ел