АФОРИЗМ
Шәмгә ут төртеп, мичне ягып җибәрергә генә өлгердем — дустым килеп керде. Ишек ачылу белән җил шәмне сүндерде. Мичтәге ялкын көчәеп, гөрли башлады. Мич капкачын ачып куйдым.
Гөрли-гөрли, кыза барган ялкын каршына шатланып утырыштык. Дустым, фронтка китәр алдыннан саубуллашырга, дип минем янга килгән иде. Ул, уйчан күзләрен ялкыннан алмый, бераз дәшми утырганнан соң, ашыкмый гына сөйләп алды:
— Сиңа килеп, керүем белән җилдән сүнгән шәм һәм кинәт дөрләп киткән ялкын барыбызның да тормышын гаҗәп ачык рәвештә күз алдыма китерде. Җил шәмне сүндерә, ялкынны көчәйтә. Мин шуны әйтмәкчемен: Күпләр җилнең көчле эрүләренә чыдамый, сүнәләр...
Дустымның фикере миңа бик ошады. Мин елмаеп бер чи усак кисәген мичемә ыргыттым да:
— Яки менә шушы чи усак утыны шикелле, үзләрен генә дә җылыта алмый, пыскыйлар да дөрләп янучыларның ялкынын басарга маташалар, — дидем. Дустым фикерен җитди рәвештә дәвам итте:
— Әйе, яки шулай... Без сугышка тантаналы горурлык белән барабыз. Чөнки илебезгә булган безнең мәхәббәтебез капитан Гастелло мәхәббәте кебек саф, бөек һәм изге.
Чынлап та, дустым, чын бәхетле тормышны татыган кеше үлем куркынычыннан ерак тора ул... Шушы ялкын шикелле без һәрбер каршы җилне күтәрелеп, киңәеп, үсеп каршы алабыз. Айлар үтте. Читен, авыр, бик. моңсу, сагышлы, ачы хәсрәтле айлар үтте. Зарыгып көткән җиңү көннәре якынайдылар. Дустымнан хәбәр-хәтер килмәде. Исән микән ул? Әллә изге көрәштән күкрәген киереп, үлемне батырларча намус белән каршы алдымы икән? Рухани көчкә бай, шагыйрәнә нечкә күңелле дустым турында уйлап, кайгылы көннәремне кыскарттым, шатлыклы көннәремне арттырдым мин. Дустым белән яңадан очрашу өмете бер өзелеп, бер ялганып үткән көннәрнең берендә ул фронттан кайтып керде. Кочаклашып үбештек. Дустым шинелен салып, чөйгә элде. Күрәм —күкрәген Кызыл Йолдыз ордены бизәгән. Мин сокланып та, көнләшеп тә аның афоризмын исемә төшереп:
— Гаҗәп... килешеп тора үзеңә! Чөнки җил шәмне сүндерә, ялкынны көчәйтә, — дидем. Киң учлы, көчле, зур куллар тагын бер кат мине кочаклап алдылар.