Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯКТАШЛАРЫМ

I

Урта буйлы, яшь кенә лейтенант, миңа уйчан күзләре белән текәлеп, докладымны тыңлады да, корырак тон белән:

— Алайса сез фронтта бер мәртәбә булгансыз икән инде, — дип куйды.

— Әйе, — дидем мин. Үземнең кайда яралануымны, аннан кайсы госпитальдә ятуымны кыскача гына сөйләп бирдем. Белмим, минем аңлатуымнан канәгатьләнеп, белмим, минем госпитальдән тәмам терелеп чыгуыма карата, ул яхшы дип куйды. Без икебездә бераз сүзсез тордык. Кырык беренче елның октябре иде. Тирә-ягымда миңа ят булган яңа күренеш. Төньякка таба окоплар сузылган, көнбатышта, елгачыкка кадәр, помидор бакчасы, ә алар артында иртәнге кояшта ялтырап авыл ята, көнчыгышта анда-санда куаклыклар белән чуарланган дала...

Шулай итеп мин тагын фронтта, тагын алдынгы линиядә. Без лейтенант белән окоплар алдындагы помидор бакчасында ята идек. Лейтенантның бер кулында зур кызыл помидор, икенче кулында яшел саплы, кечкенә генә пәке. Ул минем фронтта кем булып катнашуымны сораша һәм минем сүзләремне ахырына кадәр дикъкать белән тыңлый да, шул ук җитди кыяфәтен үзгәртмәстән:

— Помидор яратасызмы, иптәш өлкән сержант? — ди. Аның күзләренә хәзер дуслык чаткылары сибелә. Мин аңа раслап жавап бирәм. Беренче карашка салкынырак булып күренгән бу кешенең кайнар, курыкмас йөрәге, чын дус була белә торган иркен табигате бар. Мин моны соңыннан яхшы аңладым. Беренче очрашуымда ук мин аның алдында үземне ирекле сизә., табигый тота идем инде. Ул миңа кыскача гына итеп бүгенге хәлебезне аңлатты, мин исә, тирә-ягыма орлыкларын чәчрәтеп, помидор ашадым. — Мәсьәлә ачыкмы? — диде ул, ниһаять елмаеп.

— Әйе, — дидем мин. — Хәзер үзегезнең бурычларыгызны үтәргә керешегез.

— Китәргә рөхсәт итегез.

— Барыгыз. Минем бурычларым минем өчен бик: ачык иде. Хәзер беренче бурыч — взводымдагы кызылармеецлар белән танышу. Мин шул теләк белән окопларга таба киттем. Савыгып килүчеләр батальоныннан җыйналган безнең команда бу фронтка килү белән, бер сержант миңа бу взвод турында берникадәр сөйләгән иде инде. Ләкин ул, взвод турында гомумән сөйләп, аның яхшы взводлардан берсе булуын гына хәбәр итте. Мин ул вакытта тынычлансам да, дөреслектә исә, андагы кызылармеецлар турында конкрет бернәрсә дә белми идем. Очрашу минем өчен яңалык булып чыкты: взводымдагы кызылармеецлар Татарстан егетләре икән. Миңа моны беренче очраган кызылармеец сөйләде. Кызыл Армия сафында ике ел хезмәт итүемә карамастан, мина якташларым белән очырашырга туры килмәгән иде әле, мин хәзер кызыксынып якташларым белән танышырга ашыктым. Кем белә, бәлки алар арасында минем берәр иске танышым да очрар?

Ләкин якташларым никадәр якын булсалар да, алар белән сөйләшкәндә, үземнең командир икәнлегемне онытмаска тырышу мине берникадәр җайсыз хәлгә куя, алар белән минем арама ниндидер ясалма койма сала төсле иде. Мин окопларга житкәндә, безнең өстебезгә немец разведчигы килеп чыкты, шуңа карамастан, минем якташларым, лейтенантның юклыгыннан файдаланып булса кирәк, окопларыннан чыкканнар да, төрлесе төрле якка таралганнар. Кайберәүләре помидор бакчасында өлгергән помидор эзләнәләр, кайберәүләре ячейкаларына салам ташыйлар, ә кайсылары, кырын ятып, октябрь кояшында кызыналар иде. Бер төркем кызылармеец окоплардан читтәрәк үзара нидер сөйләшә һәм вакыт-вакыт көлешеп тә алгалыйлар иде. Бу күренеш миңа бер дә ошамады. Кызылармеецлар арасында, аларның кыйланышларын бөтенләй күрмәмешкә салышып, үзара сөйләшеп торган ике сержантның булуы минем өчен акылга сыймаслык бер хәл иде.

— Хәзер үк окопларга төшәргә! Отделение командирлары, сез нәрсә карыйсыз? Бик тәмле сөйләшеп утырган ике сержант, ашыкмыйча гына кызылармеецларны окопларга куа башладылар. Мин тиз арада кече командирларны үз яныма жыйдым.

— Сез монда сугышырга килдегезме, кояшта кызыныргамы? — дидем мин.

— Кояшта кызыну организмга файдалы ул, иптәш өлкән сержант, — диде бер командир,— чөнки анда ультрафиолет нурлар бар. Минемчә, кояштан качарга кирәкми, киресенчә, ул безнең...

— Яхшы, — дидем, — кояш нурларыннан качмагыз, ләкин немец самолетларыннан сакланырга киңәш бирәм, иптәш сержант.

— Сез, иптәш өлкән сержант, фронтка яңа килгән кеше, тора-бара күнегерсез әле, без — фронтовиклар — немец самолетыннан курыкмыйбыз.

— Сез фронтта бик күптәнмени шулай?

— Җитәрлек, иртәгә унбиш көн була. Мин аның ачу китергеч тыныч йөзенә текәлдем. Ул кечерәк буйлы, түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле, егерме биш яшьләр чамасындагы бер егет иде. Беләм, ул техникум, я берәр факультет бетергән егет булырга кирәк. Мәктәп скамьясыннан армиягә эләккән егетләрне очраткалаганым бар. Аларның кайберәүләре армиядәге хезмәтне баштарак бик үк аңлап җиткермиләр. Алар фикеренчә, аларга команда бирүче кеше белеме белән алардан түбән булмаска тиеш.

 — Сезнең фамилиягез ничек? — дидем мин.

— Губанов.

— Сез кайдан?

— Татарстанның Минзәлә районыннан.

 — Иптәш Губанов, мин сезнең кече командирыгыз; әгәр дә моннан соң, сезнең отделение кызылармеецлары, дошман самолеты очканда, окопларында булмасалар, сез авыр хәлдә калачаксыз. Ә фронтта күптән мин дип мактанмагыз, сез әле порох исендә юньләп иснәмәгәнсез. Губановка сүзләрем тәэсир итте булса кирәк, ул кызарынып гәүдәсен, төзәйтте.

— Карагыз, иптәшләр, сез лейтенантның һәм минем беренче терәкләрем. Бу сүзләрем барыгызга да кагыла, иптәш кече командирлар: мин тәртип урнаштыру эшендә бернәрсә белән дә исәпләшмәм, — дидем мин. Мин корал һәм окопларның хәлен белү өчен кызылармеецлар янына төштем. Хәл ачык: якташларымдагы дисциплина миңа ошамады.

 — Хәзер үк мылтыкларыгызны тазартырга, окопларны яхшылап маскироватьитәргә. Бу эшләрне башкару өчен сезгә ике сәгать вакыт бирәм,— дидем мин, Губановның отдедениесе белән танышкач.

II

— Сез артык паникага биреләсез, иптәш өлкән сержант, — диде миңа лейтенант, гадәтенчә дикъкать белән минем сүзләремне тыңлагач, — сез уйлаганча бездә бер дә ул кадәр куркырлык хәл юк. Безнең взвод яхшы взводлардан санала, без үзебезнең бурычыбызны үтибез. — Мин паникага бирелмим, иптәш лейтенант,— дидем мин, — мин бары сезгә чынбарлыкны сөйлим.

— Чынбарлыкны мин дә күрәм,— диде ул ашыгып, — әгәр винтовкалар тазартылмаган икән, тазартты расыз, ә миңа һәрбер вак-төяк белән килмәгез. Лейтенант бездән ярты километр ераклыгындагы авылда, читтәге бер өйдә, коймак ашап утыра иде. Ул, ашыкмыйча, коймак артыннан коймакны авызына тутырды да:

— Әйдә, утыр, Салихов, монсы синең өлеш,—диде. Мин коймакка никадәр кызыксам да, — яңа гына аш ашадым,— дип аның тәкъдимен кире кактым.

— Чапай нәрсә ди, беләсезме сез? — диде лейтенант, — әгәр чәй эчәм икән, утыр, чәй эч, өемдә син минем кунагым, ә стройда мин сиңа командир, ди түгелме? “Чапаевның шул сүзләреннән башкасы исеңдә калмаган икән шул”, дип уйладым мин.

— Иптәш лейтенант, — дидем мин, аның янына утырып, — мин монда биш көн инде, ләкин саф комсомолецлар- ча дөресен әйтим, миңа монда ошамый: монда дисциплина йомшак, коралларны, сугыш техникасын өйрәнү бик ук яхшы түгел.

 — Тукта,— диде кинәт лейтенант, — мине тикшерү сезнең вазыйфага керми, иптәш өлкән сержант, сез үзегез “дисциплина, дисциплина” дисез, ә үзегез уставны бозасыз.

— Гафу итегез, — дидем мин.

— Моннан бер минут элек кенә сез Чапаев турында нәрсә әйттегез соң? Лейтенант, шаркылдап көлде дә, минем җилкәмә кулын салды.

— Әйдәгез, иптәш лейтенант, дусларча сөйләшик, — дидем мин.

— Сөйлә. — Сезгә аңлату кирәкми, сез яхшы беләсез. Минем сезнең хәтерегезгә төшерәсем генә килә: армиядә, сугышта бигрәк тә, дисциплина иң әһәмиятле нәрсә. Сез хәрби мәктәп бетергән кеше. Сезгә Максахвели һәм Клаузе- вец турында сөйләп тору урынсыз. Минем якташларым яхшы егетләр, алар совет җире өчен үләргә дә разыйлар, ләкин каршыларына бер дошман танкы килеп чыксын, аларның пыр тузулары мөмкин.

— Эш сез уйлаганча түгел, Салихов, — диде лейтенант, сезнеңчә, дисциплина шундый булырга тиеш: үл, ләкин урыныңнан кузгалма! Ә минемчә: безгә әле соңгы көчне җыярга, тимер дисциплинага иртә, кирәк икән чигенәбез, тик армия, аның саны гына саклансын. Син 1812 нче елны гына хәтерлә.

— Укыганым бар, ләкин 1812 нче ел 1941 нче ел түгел. Немецның коммуникациясе дә Наполеон коммуникациясен хәтерләтми.

— Юк, Салихов, бу — тактика.

— Юк, иптәш лейтенант, бу тактика түгел, бу акылсызлык.

— Сез кем адресына әйтәсез бу сүзләрне?—диде лейтенант, кинәт ачуланып.

— Сезнең адресыгызга. Чөнки мин совет җирен дошманга бирәсем килми, мине соьет власте үстергән, мин ансыз яши алмыйм. Мин урынымнан сикереп тордым да, үз-үземне тота алмастан, ишеккә атылдым.

— Туктагыз, Салихов, — диде йомшак тавыш белән ул. Аның йөзе кинәт гадәттәге уйчанлыгын алды. — Тукта, — диде ул терсәге белән: өстәлгә таянып, бармаклары белән чәчен тарады, кинәт уйга батты. Мин аның каршында аның һәрбер хәрәкәтен күзәтүемне дәвам итә идем. Ниһаять, ул урыныннан торды.

— Иптәш, өлкән сержант, иртәгәдән башлап взводта тәртип урнаштырырга. һәр көн окопларда дошманның һәм үзебезнең коралларны өйрәнергә, һәрбер кызылармеец үзенең маневрын отлично белергә тиеш. Әгәр берәр тәртип бозучы булса, ул шунда ук үзенең хезмәт хакын алырга тиеш. .Мин әйтелгәннәрнең үтәлүен һәр көн үзем тикшерәчәкмен. Мин аның приказын кабатладым да, китәргә рөхсәт сорадым. Октябрьның уртасы булуга карамастан, көндезге кояш җылы яктырта иде. Ачык һавада ялтыраган пәрәвез җепләре минем йөземне кытыклый, мин тирән сулап, окопларга таба ашыгам. Окоплар янына җиткәндә, беренче очрашуымда ук ошаган кызылармеец Каюм Хәйреттинов — озынча йөзле, соргылт күзле, килешле борынлы, батырларча таза гәүдәле, 32 яшьлек иптәш, Саба районы колхозчысы, көннең салкынча булуына карамастан, өске киемнәрен салып ташлаган да, эчке күлмәктән генә окоп проходына аякларын салындырып, гимнастеркасына төймә тага иде. Мин аның янына барып утырдым.

— Я, эшләр ничек, иптәш Хәйреттинов?

— Ярыйсы, иптәш командир, менә гимнастеркамның төймәләрен күчерәм,—диде ул, һәрвакыттагыча ачык йөз белән, — югыйсә бик хәтәр, алай-болай күкрәкне киерергә туры килсә, төймәләре чәчелмәгәе дип куркам. — Әйе, синең күкрәк киң.

 — Күкрәк тә киң, корсак та аллага шөкер, — диде ул көлеп, — чалбар төймәләрен дә күчерергә кирәк дигән бер уйга килеп торам әле.

— Иптәш командир, — диде ул, бераз сүзсез торганнан соң, — мин аңлап җиткермим: фронтка барам дигәч мин инде сугышабыз икән дигән идем. Монда эшләр башкачарак тора шикелле.

— Ничек башкачарак? — дип кызыксындым мин. Ул, төймәсен тагып, гимнастеркасын өстенә киде дә:

 — Менә ничек: өч атна була инде, без тик ятабыз. Әйтерсең лә, сугышу өчен немецның безнең янга килүе кирәк. Монда бит, иптәш командир, помидор белән бәрешеп уйнамасаң, бүтән эш тә күренми. Чыннан да, алдыбызда яткан тыныч кырлар, бакчалар әз генә дә фронтны хәтерләтмиләр. Авылдан ишетелгән әтәч тавышлары, сыер мөңрәүләре, окоплар өстеннән үк майламаган арбасында атын куалап йөк белән үтүче абзыйлар, бу җирләрне фронттан бигрәк тыныч авыл күренешенә ошаталар иде. Немец белән безнең арадагы берничә километр җирдә тынычлык хөкем сөрә, анда төннәрен генә разведка операцияләре бара.

— Мин әле, иптәш командир, әнә теге авылга барып мунча ягарга ниятләп торам. Тик, ләүкәсе бар микән, югыйсә әдәм рәтле чабынып та булмас, — диде Каюм, шаяртып.

— Мунча яхшы нәрсә ул, тик мунча кергәнче башта сакалыңны кыр, — дидем мин аңа җавап итеп.

— Син бит кәҗә тәкәсе түгел, сиңа сакал барыбер гайрәт бирмәс.

— Син, иптәш командир, солдат төтен белән җылына, без белән кырына димәкче буласың ахыры. Каюмның бритвасы юк икән. Без минем бритва белән кырына башладык. Яныбызга Шәмсетдинов килде. Ул чандыр озын буйлы, бик аз сүзле егет иде. Безнең кырынганны байтак кына күзәткәннән соң, ул ниһаять, батырчылык итеп миңа сүз кушты:

— Син төп Казанныкы икәнсең алайса, иптәш командир,—диде ул. — Әйе, Казаннан.

— Төп Казаннанмы?

— Әйе, төп Казаннан.

Һи, — дип куйды ул, елмаеп,— син әле алайса минем авылдашларны беләсеңдер?

— Кемнәр соң алар?

 — Шиһабовны белми торгансың бит?

— Бер дә хәтерләмим, кайда эшли соң ул

— Ул Наркомпроста эшли,— диде Шәмсетдинов.

 — Белмим шул, — дидем мин, үземнең танышларымны башымнан кичергәч.

— Алайса Вәлиевне белә торгансыңдыр инде,— диде ул өметләнеп.

— Вәлиев? Кайда эшли соң ул?

— Ул доктор. Шәмсетдиновның гаҗәпсенүенә каршы, мин Вәлиевне дә белми идем. Бу хәл инде Шәмсетдиновка ошарлык хәл түгел иде, чөнки зур доктор Вәлиевне бөтен Казан белә икән.

— Шакировны да белмисеңдер инде алайса? — диде ул әһәмиятсез генә. Бәхетсезлеккә каршы, мин аны да белми идем. Мех фабригының зур инженеры Шакировны белмәвем Шәмсетдиновны тәмам шөбһәгә төшерде. Ул миңа әллә урманда үстеңме? дигәндәй бер караш ташлады да, китеп тә барды. Яныбызга сержант Губанов белән кызылармеец Гыйлемханов килде. Сержант Леонид Губанов армиягә кадәр агроном булып эшләгән. Ләкин, аңа техникум бетергәч күп эшләргә туры килми — ул инде икенче ел, Кызыл Армия сафында хезмәт итә икән. Аның турындагы фикерем башта бик шәп булмаса да, ул үзен тиз арада аклый алды. Аның эшлекле һәм культуралы кече командир булуы минем аңа мәхәббәтемне кузгатты. Күп тә үтмәде — без дуслар идек инде. Нурый Гыйлемханов Казан слесаре иде. Аның кап-кара янып торган күзләре, тулы матур йөзе, тиз кабынучан, ләкин эчкерсез табигате, туры сүзле һәм батыр йөрәкле булуы һәр кешегә дә ошарлык иде. Мин аның белән буш вакытларда, Казан истәлекләрен сөйләшеп утырырга ярата идем. Алар безнең янга килделәр дә, безнең белән рәттән окоп проходына аякларын салындырып утырдылар.

— Иптәш, өлкән сержант, без сезнең янга Казан хәлләрен тыңларга килдек. Сез госпитальдә Казанда яткансыз икән, кемдер миңа шулай сөйләде, — диде Губанов.

— Белми әйткәннәр,—дидем мин,— мин инде өченче ел Казанда булганым юк. Их, хәзер бер Бауман урамыннан үтәсе иде.

— Мин дә икенче ел инде, — диде Губанов.

— Мин Казанның Карл Маркс урамын яратам. Киң урам, бөтен, институтлар шунда...

— Син институтка керергә хыяллангансың ахыры?

— О, — диде Губанов, — минем бөтен хыялым шул иде. Сез белмисез, агрономия ул гаҗәп кызыклы нәрсә. Минем барлык хыялым безнең чорның бөек агрономы академик Трофим Лысенко кебек агроном булу. Ул, ихтимал, иген дулкынланган бай кырларны күз алдына китергәндер, бәлки комбайннарда бөтен кырларны шаулатып иген уру вакытын, уйлыйдыр. Губанов, зәңгәр күзләрен кыса төшеп, еракка текәде дә, уйга чумды.

— Борчылма, — дидем мин, — менә сугыш бетсен, без әле укырга да, эшләргә дә өлгерербез. Моңа кадәр сүзсез утырган Нурый сүз башлады.

— Монда утырып сугыш, беткәнен көткәнче, үлгәнең яхшы, — диде ул, кинәт ачуланып, — бүтән фронтка җибәрсеннәр иде, ичмасам. Аның йөзе ачулы, кара күзләре ут булып яналар иде.

— Син автоматыңны яхшырак өйрән,— диде ана Губанов, — сугышны, син шар тәгәрәтеп уйнау дип беләсеңме әллә?

— Автомат, автомат дисең синг иптәш сержант, мин аны беренче көнне үк белдем. Мине механизм күрмәгән кеше дип беләсеңме әллә. Мин үз көчемә ышанмасам сөйләшмәс тә идем инде.

 — Юк, Гыйлемханов, син шулай да сугышның нәрсә икәнен белмисең әле. Син менә автоматны беләсең, ә пулеметны белмисең. Гранатаны яхшы атасыңмы? Мин якташларыма үземнең фронтта күргәннәремие сөйли башладым. Яныбызга байтак кеше җыелды. Алар кызыксынып тыңлыйлар иде. Нурый тыңлау гына түгел, минем сөйләгәннәремне үзе кичерә, хикәянеңкуе моментларында күзгә күренеп дулкынлана иде.

— Менә шул ул сугыш, — дидем мин, хикәямне тәмамлап.

III

Фронтка килүемә унбиш көн булды. Көз үзенең яңгырлары, пычраклары белән безнең тормышны көннән-көн авырайта бара. Разведкага бару, боевое охранениедә булу, окоплардагы хәзерлекләр генә безнең соры көннәребезне азрак төрлеләндерәләр. Шулай, көндәлек вак мәшәкатьләр эчендә көннәр сизелми узалар. Бүген, кич кырын, күк йөзен калын болыт каплап алды. Көне буе аралаш сибәләгән вак яңгыр көчәйде, окопларга су тула башлады. Ячейкалар плащ палаткалар белән капланган булсалар да, су җыелып, палаткаларны баса, өскә балчык һәм су коела. Ләкин сугыш, җил һәм яңгырлар белән исәпләшми, окопларыбызга керен, салам эчендә урын хәзерләп җыела башлаган идек инде, чыгарга команда булды. Аркага ранецлар, өстебезгә балчык каткан плащ-палаткалар эленде, окоплар хәрәкәткә килде. Тиз арада кызылармеецлар өннәреннән чыктылар, мин взводны тезеп, лейтенантка доклад ясадым. Тирә-як караңгылыкка күмелгән иде. Ерактан ишетелгән туп тавышлары җил белән бер якынлаша, бер ераклаша. Көнбатыш горизонтта нидер яна, аның сыек саргылт шәүләсе күккә күтәрелә иде. Кинәт немецлар ягында ракета күтәрелде. Тирә-як берничә секундка көндезге яктылыкта балыкты. Хәзер алдыбызда, куаклыклар янында торган лейтенантны ачык күрә идек. Ул, кулларын кызу хәрәкәтләндереп, безгә тынлык сакларга куша. Тира-як караңгылыкка чумды, безнең взвод боевое охранеинегә китте. Колоннаның алдында лейтенант үзе бара, колонна артында Губанов белән мин. Юл таныш һәм куркынычсыз булганга күрә, безгә артык борчылырга урын юк иде. Без окопларны, аннан миналы уйсулыкны гадәттәгечә тынычлык белән үттек тә, авылга таба юнәлдек. Авыл һәм аның алдындагы елгачык та үтелде. Хәзер алдыбызда уйсулыклар, чокырлар юк иде инде. Без горизонттан аз гына аерылып күренгән урманга таба барабыз. Юл авырлашты. Авыл артыннан ук башланган сөрелгән жир, урманга җитәрәк, камыш үләннәре үскән сазлыкка әйләнде. Колоннабыз озынайды, кызылармеецлар тар сукмак буйлап берәр кеше генә баралар иде. Караңгы һәм тын. Плащ палаткаларга төренгән кызылармеецлар алдыбызда зур карачкылар булып тирбәнәләр. Аяк астында су чыпылдавы, плащ-палаткалар кыштырдавы, сирәк-мирәк бер-беренә бәрелеп чыңлаган штык тавышы, ниһаять, башлыкларны туктаусыз барабанлап колакларда тигез яңгыраган яңгыр шыбырдавы төнге тынлыкны җанландырып, безнең хәрәкәтебезнең музыкасын тудыралар иде. Без урман читеннән үттек тә, икенче ягында үтә алмаслык сазлык башланган шоссе юлына чыктык. Шоссе су аркылы салынган күперләрнең берсенә юнәлгән. Елга исә, безнең оборона белән шәһәр арасында иде. Юл җиңеләйде, шосседа ул кадәр пычырак юк. Күп тә үтмәде, без тиешле урынга җиттек. Постлар алмашынды, иске охранение кире китте, ял итүче сменалар шосседан ерак түгел япа-ялгыз кирпеч өйдә урнашты. Мин дә алар белән идем. Өй эче иркен һәм җылы, түр башында тонык кына янган лампа, үзенең сыек яктылыгы белән безне сәламләде. Берничә секундка шау-шу күтәрелде. Ниһаять, кызылармеецлар урнашалар, тәмләп тәмәке тарталар. Ял итүче смена йокыга китте, без йокламаучы смена белән озак сөйләшәбез. Ләкин скамьябыз магнит кебек безне үзенә тарта. Без башта кыйшаябыз һәм йокыга киткәнебезне сизми дә калабыз...

Белмим, күпме йоклаганбыздыр, һәр хәлдә бер сәгатьтән артык түгел. Безне снаряд тавышлары уятты. Без аякка басканда туп тавышлары шул кадәр көчәйгән иде, без, берничә секунд бу кискен үзгәрешкә ияләшә алмастан, бер-беребезгә карашып тордык. Хәл ачык: немец төнге наступлениегә килә. Снарядлар бездән ерак оборонаның уң флангасында шартлыйлар. Без бердән кузгалабыз да, шоссе янындагы окопларга йөгерәбез, уң флангта ут көчәйгәннән-көчәя, чиратлашып артиллерия ата. Сызгырып очкан снарядлар, туктаусыз тыкылдаган пулеметлар көзге төннең тынлыгын боздылар. Күккә күтәрелеп күзләрне чагылдырган ракеталар яктылыгы, кинәт көзге төннең караңгылыгын боздылар. Безгә, тасма кебек көнбатышка сузылган юл, юлның төньягындагы агачлык, көньягындагы куаклыклар һәм безне тәмле йокы белән сыйлаган ялгыз өй, аның алдындагы салам түбәле келәт, аның артындагы эскерт ачык күренәләр иде. Ракеталар бер-бер артлы сүнделәр дә, караңгылык тирә-якны тагы үз эченә йотты. Без винтовкаларыбызны, гранаталарыбызны, бу тыл кал арны хәзерләп, түземсезлек белән юлны күзәтә башладык. Кинәт лейтенант:

— Әһәмият бирегез, — диде. Без сискәнеп киттек. Аның тавышы тигез, ул үзе элеккечә тыныч күренә иде. Ул сүзен дәвам итте.

— Немецның бу юлдан килеп безнең оборонаны кисәргә омтылуы бар, шуңа күрә, приказ булганга кадәр үзебезнең позициябезне алыштыра алмыйбыз. Без аның әйткәннәрен тыңладык, ләкин лейтенант сүзен бетермәгән иде әле. Ул бераз уйланып торды да, миңа дәште:

— Салихов. Сез монда каласыз. Мин шоссеның теге ягына чыгам, анда миңа жайлырак күренә, — диде.

— Утны безнең белән бергә ачарга. Аңлашыламы? Чыннан да, шоссеның теге ягы җаваплырак урын иде, чөнки, немец ларның урман буйлатып сиздермәстән генә безнең артыбызга төшүләре бар иде. Юлның теге ягында болай да взводның яртысы урнашкан булса да, лейтенант бездән тагын дүрт кызылармеец алып, юлның теге ягына китте.

— Минем командамнан башка берәүгә дә ут ачмаска, — дидем мин,— патроннар, гранаталар һәр минут хәзер булырга тиеш. Безнең арада тагы тирән тынлык урнашты, миннән ике кеше аша торган кызылармеец кына җайлы урнаша алмый кыштырдап нервларны кытыклый иде. Бездән ерак түгел, ракета күтәрелде. Безнең арада әз генә хәрәкәт булып алды, чөнки ракета яктылыгында шоссе буйлап килгән немец автоматчиклары күренде. — Карагыз аны, якташлар! — дидем мин, күрсәтеп. Курыкмаска дип төгәлләмәкче идем, ләкин, аны урынг сыз табып, әйтмәдем. Автоматчиклар якынайганнан якынаялар, горизонтта аларның силуэтлары да күренә башлады инде. Тагы ракета күтәрелә. Корсакларына терәлгән автоматлардан төрле якка, атып, немецларның безгә таба килүләре хәзер инде ачык күренә. Мин күз кырыехМ белән генә якташларыма карыйм. Янымда Хәйреттинов. Ул, күзләрен автоматчиклардан алмастан, винтовкасына сыена. Аның әледән-әле төкерек йотып башын июе булмаса, ул һәйкәл кебек хәрәкәтсез иде. Аның артында Леня Губанов, ул да юлга текәлгән, ләкин аның плащ палаткасы җайсыз бәйләнгән ахыры, бер кулы белән аның бауларын чишә. Ракета бу юлы безнең өстебездә үк шартлады. Автоматчиклар бездән 100 метр чамасы ераклыкта. Егермеләп немец каты адымнар белән, безнең монда ятуыбыз турында аз гына да уйламыйча, юл буйлап киләләр. Нигә лейтенант атмый? дип уйланам.

— Түз, түз, — дим мин. ә үземнең башымнан, юлның теге ягындагылар әллә киттеләрме, дигән шомлы уй үтә. Ләкин мин җавап эзләргә өлгермәдем, кинәт озын очередь белән Дегтяров пулеметы тыкылдады, аның артыннан бердәм залп ишетелде. Бармаклар сизмәстән элмәкне тарттылар, пулялар, көпшә очында ялкын калдырып, немецларга таба очтылар. Көтелмәгән хәлдән тәмам акылларын югалткан немецлар бер-беренә сыендылар. Безнең ут уңышлы чыкты — автоматчикларның берсе дә кире китә алмады. Безгә аларның ыңгырашулары гына ишетелә иде.

— Менә сиңа көтелмәгән кунак,— диде кемдер. Ләкин, бу башы гына иде әле. Күп тә үтмәде, юлда тагы бер төркем автоматчик күренде. Без хәзер җитәрлек ярсыган идек инде, үзебезгә зур ышаныч белән дошманга каршы ут ачабыз. Исән калган автоматчиклар, ачы кычкырып, кире ташланалар, юл өстендә ыңгырашулар өстәлә. Хәзер автоматчиклар күренмиләр, ләкин ерактан тырылдаган немец пулеметы безне капшый иде. Өстебездә туктаусыз кабынган ракеталар, якты, саргылт эз калдырып очкан трасса пулялар безне яшеренергә мәҗбүр иттеләр. Хәзер саклык белән генә юлны күзәтергә туры килә иде. Немец башта безгә, аннан каршыбыздагы урманга пулеметтан ут яудырды-яудырды да, ниһаять тынды. Арабызда өч авыр яраланучы бар. Аларны күпергә озатабыз. Аннан винтовкаларны корып, запас коробкаларга патрон тутырабыз да, брустверга сөялеп ял итәбез. Урман артында артиллерия атышы көчәйгәннән-көчәя, аңа мина шартлаулары кушыла. Сызгырып очкан миналар һәм снарядлар, әйтерсең лә безнең баш өстеннән генә узалар. Алдан атыш кызганнан-кыза, ә безнең алдыбызда шикле тынлык башланды. Бары атыштан срң безнең колаклар гына яңгырый иде. Танклар килүе бари дигән уй килә миңа.

— Граната бәйләмнәре һәм бутылкалар хәзерләргә, — дим мин. Алдыма шоссе аркылы кемдер йөгерә, бу безнең лейтенант икән. — Танкларны каршы алырга ике кеше, — дип кычкыра да, ул тагы караңгылыкка чума.

— Кем тели, иптәшләр, ике кеше танкка каршы атырга тиеш. Проход буйлап теге башта торган Нурый сикереп чыгып яныма килә, Каюм да башын күтәрә.

—Яхшы,— дим мин. Алар гранаталар бәйләме һәм икешәр бутылка алалар да, куаклыкларны үтеп, шоссе артына төшәләр. Соңга калмасалар ярар иде дип уйлыйм, чөнки ерактан сызгырып килгән танк тавышы ишетелә. Аның фаралары безгә таба борыла, өстебездән якты тасма үтә. Фаралар сүнде, ләкин сызгырып очкан снарядлар безнең артыбызда шартлыйлар. Без бруствер артына яшеренәбез. Күп тә үтми, танк шоссе юлын аркылы кисеп чыга торган чокырга килеп туктый. Әйе, хәтерлим, ул аннан борылып урман аша тагы юлга чыга ала. Ләкин немец танкисты бу хәлне исәпләп өлгерми, танкның өстен ялкын каплый, димәк, безнең якташлар соңга калмадылар. Юлдан тагы бер танк күренә: ләкин ул, янган танкны күрү белән борыла да, юкка чыга. Безнең хәзер күңелләр күтәренке иде, без үзебезне бер вакытта да җиңелмәбез кебек хис итә идек. Каюм һәм Нурыйны без шатлык, мактау сүзләре белән каршы алдык.

IV

 Кемдер артымда минем колагыма ук:

— Иптәш лейтенант!—дип кычкыра. Бу кем соң? Әйе, мин тавышыннан таныйм, ул безнең взводтан, рота командиры связное. Бәлки кире кайтыргадыр? Бәлки безнең бурыч үтәлгәндер инде?. Минем башымнан шундый уйлар үтә.

— Лейтенант юлның теге ягында, әйт, нәрсә? — дип кычкырам мин.

— Оборона үзенең позициясен алыштыра, без чигенәбез, —диде связной, — без су аръягына чыгабыз. Сезгә күперне шартлатканга кадәр немецны шосседан җибәрмәскә! Сезне... Связной сулый, сүзләренә йотлыга, ул нык йөгерүдән хәлсез иде. Ул сүзләрен төгәлләми калды, безнең өстебездән миналар оча башлады. Немецлар минометлардан көчле ут ачтылар. Без тагы окопларыбызга яшеренергә мәҗбүр булдык. Миналар безнең артыбызда кисеп үтә алмаслык ут коймасы ясадылар.

— Окопка төш, —дип кычкырдым мин, әле һаман хәл ала алмый өстә яткан связнойга. — Сиңа хәзер кире юл калмады. Бик озакка тартыла бу миңа - утына без күнегә төштек, хәзер башларыбызны югарырак күтәреп тә юлны күзәтергә була иде.

 — Юл читләрен карагыз, — дидем мин. Юл читендәге кюветтан безгә таба бер-бер артлы немец солдатлары шуыша иде. Кемдер түзмәде, колак төбемдә генә ату тавышы яңгырады. Бу ахмаклык иде. Ләкин хәзер соң иде инде. Мин ачуланып ут ачарга приказ бирдем. Немец солдатлары кире шуышып тиз арада юкка чыктылар. Хәзер безнең урыныбыз аларга ачык иде инде. Безнең куаклыклар артында урнашуыбыз минометчикларга да хәбәр ителде булса кирәк, күп тә үтмәде, миналар безнең окоп янында шартлый башладылар. Кемдер йөрәкне өзеп ыңгыраша. Безгә бары бер генә юл кала: мина уты үткәнче экопларыбыздан чыгу. Без окоплардан чыгабыз да, арттагы куаклыклар артына шуышабыз. Кемнәр яраландылар икән, ыңгырашуларга караганда, байтак кеше булырга кирәк. Ниһаять, миналар окоплардан читтәрәк шартлый башладылар. Без окопларга кире шуышабыз. Хәзер яралылар белән маташабыз. Җиңел яралы өч кызылармеецны никадәр үгетләсәк тә җибәрә алмыйбыз, авыр яралы бер кызылармеецны связной күпергә таба алып китә.

— Теләсәң ни эшлә, — ди Каюм, ярсып, — ә күпер безнең кулда. Әйе, юл безнең кулда, ләкин бу урыннан ут ачу — үзебезне сиздерәчәк. Без хәрәкәтсез, түземсезлек белән тагы атака көтәбез. Немец бу юлы безнең мина утына эләгүебезгә нык ышанды булса кирәк, бераз тынычлыктан соң, юлдан психик атакага килүче немец ротасы күренде. Алар колонна белән таш юлдан каты басып безгә таба киләләр.

— Гранаталар хәзерләргә! — дип кычкырам мин. Күп тә үтми, юлны дер селкетеп килүче немец солдатлары үлем куркынычында калалар. Алар башта уңга, аннан сулга тайпылалар. Башта лейтенант юлга чыга, аннан без. Гранаталар, бер-бер артлы, немец солдатлары өстендә шартлыйлар. Без ура тавышлары белән штык сугышына ташланабыз. Ләкин дошман куркак, ул кире борылып төнге караңгылыкта юкка чыга. Аңлыйм, аларны куа китү, капкынга эләгү дигән сүз. Немецлар югалу белән лейтенант безне туктата да: — Хәзер үк кире китәргә, — ди.

— Иптәш лейтенант, рота командирыннан связной килгән иде.

— Мин аны күрдем, син аңа юкка яралыны йөкләгәнсең, миңа бер кызылармеецны җибәрергә туры килде.

— Ул үзе теләде, — дим мин. Ләкин лейтенант минем сүзләремә әһәмият бирми, әкренләп янына җыелган кызылармеецларга:

— Хәзер үк өйгә кереп оборонага хәзерләнергә! Бөтенебез үләрбез, ләкин приказ үтәлергә тиеш!—дип кычкыра.

— Салихов, син урын хәзерлә, мин монда саклый калам,—ди ул миңа. Мин берничә кызылармеец белән өйгә ташланам. Чылтырап тәрәзә пыялалары ватыла, стена буендагы өстәл һәм утыргычлар читкә атыла. Без тәрәзәләр янына урнашабыз. Берәм-берәм ашыгып өйгә керүче кызылармеецлар тәрәзәләр янына тезләнәләр.

 — Лейтенант нигә керми? — дим мин. Сүзләремә җавап урынына кинәт шыгырдап ишек ачыла, аннан нидер күтәргән кызылармеецның аркасы күренә. Ике кызылармеец авыр яралы лейтенантны идәнгә салалар. Кызылармеец миңа лейтенантның әле яңа гына яралануын әйтә. Без кинәт тынып лейтенантка текәләбез. Өй белән янәшә салынган келәт, ялкыннарын күккә күтәреп, яна инде. Утның калтыранып өй эченә төшкән шәүләсендә лейтенантның ак йөзе, канлы күкрәге безгә ачык күренә. Ул зур зәңгәр күзләрен тулы ачып безгә текәлә. Без аңа ярдәм итәргә телибез, ләкин ул безгә ачулы караш ташлый да:

— Нәрсә торасыз? Приказ үтәлергә тиеш, — ди. Без хәрәкәтсез аңа текәләбез. Кемдер ашыгып кесәсеннән бинт чыгара. Ләкин бу эш файдасыз инде. Лейтенант кулы белән кызылармеецны читкә этәрә, калтыранган терсәкләренә таянып, башын күтәрә. Ул нидер әйтергә тели, ләкин без аның күзләреннән генә укыйбыз.

— Тыныч бул, иптәш лейтенант,— дим мин, үземә ят калтыранган тавыш белән. Лейтенант башын идәнгә салды.

— Үлде! — дидем мин йөрәк әрнүе белән.

— Лейтенант өчен үч алыйк, иптәшләр! — диде Хәйреттинов. Якташларымның йөзләре житди, алар тешләрен кысып, мылтыкларын тоткан килеш минем приказны көтәләр. Мин аларны күземнән кичердем.

— Ә башкалар кая? — дидем. Янымда торган Леонид Губанов миңа, әкрен тавыш белән, шәһит киткән якташларымны саный башлады. Без бик аз, бары ун. кеше генә калган идек. Шулай да һәрберебез юлны тотарга, немецларны жибәрмәскә нык ышана идек.

— Минем командамны тыңлагыз, — дидем мин, — хәзер үк яралылар һәм үлгәннәрнең коралларын монда ташырга. Бу эшне Губанов үти. Губанов, ике кызылармеец белән, өйдән чыгып, юлга таба китте. Күп тә үтмәде, без тагы корал һәм патроннарга баедык. Тәрәзәләр янында урнаштык та немец атакасын көтә башладык. Нигә дошман тылда? Мине җәфалаган сорау хәзер шул иде. Ах дип куйдым мин, куркынып иптәшләр һәлак булдылар. Ни эшләдем мин?. Минем күз алдымда каршыбыздагы урман җанланды. Бу төндә аны күрергә бернинди дә мөмкинлек юк иде, ләкин мин бөтен көчем белән аны күрергә тырыштым. Хәзер инде бәлки немецлар урман аша үтеп күпергә якынлашканнардыр. Юк, урманның юлын белергә кирәк. Мин Губанов белән ике кызылармеецны шунда җибәрәм, үзем Хәйреттиновка:

— Ничек булса да күр, бел: күпердә кемнәр? — дим. Хәйреттинов мылтыгын тәрәзә алдыннан ала да, тавышсыз-тынсыз өйдән чыгып китә, аны ачы шыгырдап ачылган ишек кенә озатып кала.

— Күпер безнең кулда, ракета яктылыгында күренә, әле һаман чыгып бетмәгәннәр, — ди ул. Аның үткен күзләренә ышанырга була, мин тынычланам. Урман артында атыш кызганнан-кыза. Немецны ут астында калдырып, безнең оборона чигенә иде. Ләкин безгә дә күп көтәргә туры килми. Шосседа тагы немец солдатлары. Бердәм ут ачабыз.

— Үтә алмассыз, үтә алмассыз! — ди кемдер. Миңа эссе булып китә, шинелемне салып ыргытам. Ниһаять, тагы тынлык.

— Хәйреттинов, күперне кара.

— Күпер тора, иптәш командир, — ди ул, бераздан әйләнеп. Алдыбызда комачаулап торган келәт янып ишелде. Хәзер без караңгылыкта калдык. Ләкин миномет безне тагы тапты ахыры. Миналар тәрәзә алдында ук шартлыйлар. Минут саен иелеп, сакланырга туры килә. Кемдер ыңгырашып идәнгә ава. Комачауламасын өчен, аны мич янына таба этәләр. Тагы немецлар. Юк, үтә алмаслар. Пулялар төз барып төшәләр.

— Кыска очередь белән атарга! — дим мин, кул пулеметыннан атучы Нурыйга. Ул бер секундка гына аерылып миңа карый да, нидер әйтә. Без тагы онытылып немецларга атабыз. Немецлар күп. Дулкын кебек бер-бер артлы юлга ташланалар. Алар, чиксез күп югалтуларына карамастан, иелеп, шуышып акылдан язганнарча, ут астына керәләр. Күпер ни хәлдә икән? — дигән фикер минем башымда әйләнә, — нигә шул кадәр озак маташалар инде, нигә күпер шартламый?. Ни кадәр мәгънәсез булса да, мин күпернең шартлавы безгә ишетелер дип хыяллана идем.

 — Хәйреттинов, күпер?

— Күпер тора.

— Син күрмисеңдер әле аны, тора дигән буласың... Тәрәзә алдында ук мина шартлый, без яшен тизлегендә тәрәзә астына сыенабыз. Тагы ике иптәшебез яралана. Гыйлемханов аларның яраларың бәйли дә, каты сүгенеп, тәрәзәдән граната ыргыта. Мин аны граната әрәм итүе өчен ачуланырга жыенган идем инде, ләкин грината астыннан тирә-якка шаулашып таралган солдатларны күреп сүзсез калам. Кинәт, миңа хәзер инде Губанов та юктыр кебек тоелды; минемчә, әгәр немецлар урман аша үтмәгән булсалар, безне кулга алырга омтылмаслар, һаман юлга ташланырлар кебек иде.

 

— Күперне кара! — дидем мин. Хәйреттинов тагы өй алдына чыгып керде.

— Күпер тора.

— Нурый! Син минем урыныма каласың, мин шоссены үтеп, Губановның хәлен белергә тиешмен.

— Мин үзем барам, — ди Нурый.— Тик син мине күзәтеп тор.

— Әйткәнне эшлә, Гыйлемханов! — дип кычкырдым мин, ләкин автоматымны алып ишеккә бары ике адым гына атладым, тәрәзә янында ук шартлаган мина безнең бәхәсне хәл итте. Җылы кан сул аяк бармакларыма кадәр агып төште, тәнемне салкын тир каплады. Бераздан соң, мин үземнең балтыр итенә мина китеге тиюен белдем. Ачу белән бернинди авыртуны сизмәстән, итегемне салып ташладым да, ярамны бәйләргә тотындым. Нурый өйдән чыгып караңгылыкка чумды. Хәйреттинов шырпы яктысында яралылар белән маташа иде.

— Күперне кара, күперне! — дидем мин аңа, кинәт түзә алмаслык булып авырта башлаган аягым белән җәфаланып. Ләкин минем сүзләремә җавап урынына Хәйреттинов бәйләп маташкан кызылармеец ачы тавыш белән кычкырды. Мин сискәнеп ишеккә таба борылдым, каршымда миңа парабеллум төзәгән немец офицеры тора иде. Бер секунд үтмәде, аның мәкерле елмайган йөзе караңгылыкка чумды, үлек гәүдә гөрселдәп идәнгә ауды: Каюм җибәргән пуля аңа шунда чик куйды. Без, бердәм кузгалып, ачык ишеккә гранаталар ыргыттык. Безнең тирә-яктан чорнап алган немец солдатлары юлга һәм тәрәзә янына килергә һаман куркалар иде әле. Нурыйның, онытып ишекне ачык калдыруыннан файдаланып, өйгә кергән офицер һәм аның солдатлары безгә бернәрсә дә эшли алмадылар. Өй артындагы солдатлар нидер үзара кычкырыналар, элек рус телендә безгә бирелергә кушалар, корал ташлавыбызны таләп итәләр иде. Юк, без бирелмибез. Без өч кеше, өч татар егете. Без һичшиксез үләрбез, ләкин дошманга плен төшмәбез. Бәлки күперне безнең иптәшләр шартлатканнардыр инде, бәлки, без үзебезнең бурычыбызны үтәгәнбездер? Ах. Бу хыялыбыз чынбарлык булса нинди зур шатлык булыр иде.

— Каюм! Якташ! Бар, күперне кара, — дим мин. Хәйреттинов, мылтыгын ала да, ишеккә таба юнәлә, ләкин ул ишектән чыгып өлгерми,— бер-бер артлы ике ату тавышы ишетелә. Тәрәзә яныннан китеп булмый. Гыйззәтуллин белән мин, сүзсез калып, Каюмны көтәбез. Ниһаять, ул өйгә керә. Чайкалып тәрәзә янына, килә дә, аркасын стенага сөяп утыра.

— Кем атты? — дим мин. — Өй алдында, яралы немец, курыкма, ярам зур түгел. Үлмәм.

— Ә немец? — Мин аны шунда ук бетердем,— ди Каюм.

V

Ни өчен ул бездән үзенең авыр яралануын яшерде? Әле дә аңламыйм. Кем белә, бәлки ул бу хәлне үзеннән дә яшергәндер? Бәлки аны яшәүгә булган мәхәббәт шулай мәҗбүр иткәндер, бәлки безнең күңелебез өчендер, ләкин аның хәлсез гәүдәсе, калтыранган тавышы һәр хәлдә аның авыр яралануы турында сөйли иде. Мин тәрәзә яныннан тордым да, аның янына бардым. Гыйззәтуллин миңа якынрак урнашты.

— Без мылтык тотарлык ике кеше калдык, — дидем мин. — Бөтен взвод һәлак булды. Губанов үлде, Нурый үлде, ә приказ үтәлмәде. Безнең алдыбызда шул: я котылырга тиешбез, я тагы берничә немецны үтереп гранатада шартларга.

— Сез икәү качыгыз, диде Каюм, — мин аларны күзәтә калам. Курыкмагыз, минем мылтык тотарлык көчем бар әле. Кинәт без тынып калдык. Тышта салам кыштырдаган тавыш безнең дикъкатебезне җәлеп итте. Димәк, өйгә ут төртмәкче булалар.

— Гранаталар хәзерләргә! — дидем мин. Өчебезгә бер граната калган иде. Без бер-беребезгә сыендык, мин гранатаны кулыма алдым.

— Тукта! — диде Каюм,—безгә котылырга була әле. Ул, зур авырлык белән урыннан торды да, ишеккә таба атлады. Без аны култыклап өй алдына чыктык. Өй алдына чыгу белән, Каюм бездән ычкынды да, идәнгә йөз тубән ятып нидер эзләнә башлады. Без, бернәрсә дә аңламастан, аның хәрәкәтен күзәтә идек. Ниһаять, почмактан аның тавышы ишетелде.

— Монда, килегез, — диде ул нидер табып. Без сакланып аның янына килдек. Алдыбызда гади баз иде. Базда исән калу минемчә шөбһәле хәл, шулай булса да без базны ачып шунда урнашырга булдык.

— Без үз гранатабызда шартлап кайчан да үлә алабыз,—диде Каюм, базга төшеп урнашкач. Аның сүзләре безнеңчә дә дөрес иде. Без аны җайлап урнаштырдык та өйдә һушсыз яткан яралы иптәшләребезне алырга булып баскычтан кире менә башладык. Ләкин без баздан чыгып өлгермәдек, өй эчендә бөтен тирә-якны тетрәтеп нидер шартлады.

— Артиллерия! — диде Гыйззәтуллин. Без ашыгып баз капкачын яптык. Өстебезгә тимер өй түбәсе ишелеп төште. Безнең өстебезгә балчык, таш коела иде. Без баз почмагында берберебезгә сыенып бу хәлнең ахырын көтәбез. Ләкин, ике снаряд шартлаганнан соң, ут бүтән җиргә күчә.

— Аңлыйсызмы, — дим мин, — бу безнең артиллерия бит. Ишетәсезме, ничек сиптерәләр. Без берничә минутка онытылып калабыз. Минем башым әйләнә, күз алдым караңгылана, мин үземне төпсез караңгылыкка очкандай сизәм. һушыма килеп күзләремне ачканда, сул ягымда яткан Хәйреттинов куллары белән мине кармалый иде.

— Нәрсә, нәрсә булды, Каюм, — дидем мин.

— Харис! Харис! — диде ул, кипкән авызын төкереге белән чылатырга тырышып, — онытмагыз, якташларым, — диде ул. Без, бер сүз дәшмәстән, аның йөзен күрергә тырыша идек.

— Әйтегез, — диде ул хәлсез тавыш белән, — Сез кайчан булса да бер илгә кайтырсыз әле. Әйтегез, анам, ике улым, хатыным бар минем, әйтегез, борчылмасыннар.

— Сөйләмә юкны, Каюм абый, — дидем мин, — без әле синең белән сугыш беткәч Казанда гуляйть суктырырбыз.

— Их, якташларым! диде ул, йөрәк белән. Аннан нидер хәтерләгән кебек, кулларын минем кулларымнан алды да күкрәк кесәсенә тыгылды. Ләкин ул кулын кесәсеннән кире чыгара алмады, соңгы сүзе партбилет дигән сүз белән әкрен генә сүнде. Без тавышсыз аның гәүдәсе өстендә аны озата идек. Ниһаять, Гыйззәтуллин түзмәде, мондый хәл фронтта сирәк очрый, ул баз читенә китте дә, йөрәкне әрнеткеч тавыш белән елый башлады.

— Җитәр, Закир, син ир кеше бит, — дидем мин, — килешми.

Баз эче тынчу һәм юеш иде. Кем торган бу өйдә, белмим, без беренче күргәндә өй ташландык иде. Хәзер исә аның базы гына исән. Почмакларда калган бәрәнгеләр үргән, алар- ның озын сабаклары куе булып стена буйлап күтәрелгәннәр. Мескен хуҗа, быел үз базыннан бәрәңге дә ашый алмады. Ни өчендер миңа шундый уйлар килде. Мин түзмәдем, баз капкачына күтәрелдем. Без бернәрсәгә дә карамастан, баздан чыгарга булдык. Ләкин баз өстенә ауган авыр түбә безгә өскә чыгарга мөмкинлек бирми иде. Базны ачудан өметебезне өзгәч, без киңәштек тә, җир казып чыгарга булдык. Белмим, күпме эшләгәнбездер, ләкин шул кадәр мавыгып хәрәкәт иттек: мин үземнең сызлаган аягымның авыртуын да сизми идем.

 — Тукта! —диде, Закир минем кулымнан тотты. Түбәдә аяк адымнары ишетелә иде. Әйе, кеше. Кемдер безнең өстебезгә ауган тимер түбәдән үтә. Ул сак атлый. Без эшебезне туктатып аның үткәнен көтәбез. Мин кулыма граната алам, Закир ашыгып мылтыгын кора.

— Нурый! Нурый! Монда кемдер бар! Без шул сүзләрне ишеттек. Бу сүзләр немец телендә түгел, бу безгә якын рус телендә, сөекле якташыбыз Леонид Губанов телендә әйтелгән сүзләр иде. Без тын да алмастан, шатланып Леня дип кычкырдык. Өстебездә калай яңгырый башлады. Алар ашыгып хәрәкәт итәләр иде. Кинәт безнең өстебезгә сыек яктылык төште.

— Кем бар монда? — диде Нурый, акрын тавыш белән. Бер минут үтмәде, без инде Нурый һәм Губанов янында идек. Сүзсез ихтирам һәм мәхәббәт белән тулы күзләребезне бер-беребезгә текәдек. Таң ата. Еракта, ниндидер авылда, беренче әтәчләр кычкыра.

— Күрәсең, без дә исән әле, — диде Леня, — тик минем ике иптәшем һәлак булдылар.

— Ә күпер? — дидем мин, кинәт йөрәк сызлавы белән. Минем гаҗәпсенүемә каршы, алар икесе дә бөтенләй үзгәрешсез калдылар.

 — Күрмисезмени, диде Губанов, — без үзебезнең бурычыбызны үтәдек, күперне безнекеләр шартлаттылар.

— Син мине шоссеның теге ягына җибәрдең ич, мин шоссены үткән генә идем, күпер шартлады, ә хәбәр итәргә соң иде инде. Мин күперне күрергә тырышып көнчыгышка текәлдем. Хәзер ракеталар да янмый, туплар да атылмый, тирә-як тын һәм ярым караңгы иде.

— Киттек! — диде Леня. Без җимерек өй яныннан көньякка таба кузгалдык. Алдыбыздагы бурыч: ничек булса да, кояш чыкканга кадәр урманга барып җитү иде.

Хәрәкәттәге армия. 1942