Логотип Казан Утлары
Хикәядән өзек

СӨЛӘЙМАН КАРТ

(Бер атна исемле озын хикәядән)

Кабинет эче кинәт тып-тын булып калды. Биредә җыелганнарның барсы да, утызлап кеше, моңа кадәр дә директорның сүзләрен, тын гына утырып, тирән дикъкать белән тыңлаганнар иде. Бары тик ара-тирә, бер ике сүз белән генә булса да, үзара фикер алышулар, урындыкларның шыгырдап китүләре, тамак кырулар кебек тавышлар ишетелгәли иде, әлбәттә. Ләкин, директорның соңгы сүзен әйткәннән соң килеп баскан тынлык белән чагыштырганда, ул — шау-шулы мәҗлес кебек булып тоелды хәзер. Чәчләренә чал керә башлаган, күз кабаклары сизелерлек күперенке булып күренгән, саргылт, ләкин тулы йөзле директор Савелгев, шушы тынлык эчендә, хәтта үзенең күкрәк кесәсендәге сәгатенең текелдәп йөргәнен ишетте һәм аны, бер дә тегене-моны уйламыйча чыгарып карап куйды. Вакыт төнге унбер иде инде. Киңәшмәне артык сузмаска кирәк иде. Директор үзенең соңгы сүзен яңадан кабатлады:

— Әйе, срок — бер атна. Заводта яңа төр продукция чыгара башларга кирәк. Бу эш белән беркем дә таныш түгел диярлек. Директорның тафсыйллы сөйләвеннән барсына да ачык аңлашылды: бу продукциянең технологиясе бик катлаулы. Аны элек ныклап өйрәнергә һәм үзләштерергә кирәк. Завод мондый продукция чыгаруга җайланмаган. Элек берничә цехны махсус рәвештә яңа баштан корырга кирәк. Бөтенләй яңа станоклар, агрегатлар булдырырга кирәк. Әйе, күп нәрсә кирәк. Чөнки бу — фронт заказы. Ә фронтта бу әйбер искиткеч мөгъҗизалар күрсәтә икән. Немецлар җәһәннәм утыннан курыккан кебек куркалар ди бу коралдан. Кыска гына итеп әйткәндә, завод коллективының барлык иҗат көчләрен шатлыклы дулкынландыра торган бик кызыклы эш. Барсының да күз карашларында яңа очкыннар кабынды, йөзләрендә, хәрәкәтләрендә җанлылык тудырды бу киңәшмә. Яңа көч, яңа дәрт белән эшкә керешәсе генә калды. Ләкин...

— Срок — бер атна. Дәүләт Оборона Комитеты куйгаи срок бу, иптәш Сталин куйган срок бу, — диде дә директор, утырган урынында кузгалып алып, Кем, нәрсә әйтергә тели бу турыда? дигән сорау кыяфәте белән җыелганнарга карады. Ә кабинетта бик күп нәрсәне белүче, һичбер нәрсә алдында каушап калмаучы яхшы белгечләр, инженерлар, техниклар, цех начальниклары, мастерлар, технологлар, цех парторглары, комсорглары, профорглары, заводның атаклы стахановчылары җыелганнар. Заводта эшләү дәверендә, бигрәк тә сугыш башланганнан бирле булган хәзерге тынычсыз, авыр көннәрдә, алар бик күп төрле, катлаулы, кыен сынауларны бик әйбәт үткәннәр. Ләкин, бу яңа сынау...

Нибары — бер атна. Алар барсы да үз сулышларын, үз йөрәк тибүләрен ачык ишетә алырлык тирән тынлыкка чумып калганнар. Сүзне тып-томалга җилгә ташларга ярамый. Заманасы андый түгел. Юк, бу — мөмкин түгел дип әйтү турында берәү дә уйламый, ә Була ул, эшлибез! дип әйтергә реаль нигез кирәк. Заводта мондый нигез бармы? Бер атна үтәр дә китәр, шуннан соң бүген Була ул дип әйтелгән сүзгә Булды! дигән бары тик бер генә һәм бик гади сүзне ялгап куя алачакбызмы? Директорның сораулы карашына бер сүз дә дәшмичә тып-тын калып уйлау — әнә шул турыда.

— Сәгать уникенчегә китте хәзер, дусларым, — диде директор. Ул дусларым дигән сүзне, телендә таушалдырмыйча, шулай тантаналы моментларда гына куллана һәм, аңа басым ясауны һич тә сиздермичә булса да, бик тирән мәгънәле итеп әйтә иде.

— Әйе, — дип тавышын үзгәртмичә дәвам итте ул, — алынган заказны үтәү өчен билгеләнгән срок турында ике сүз булуы да мөмкин түгел. Ул турыда уйламагыз да. Безгә мондый каты срокны бугазыбызга килеп ябышкан немецлар үзләре куя. Аның күзләре өченче рәттәге урындыкларның берсендә утыручы, күптән түгел генә ФЗО мәктәбен тәмамлап чыккан икейөз процентчы Геннадий Ермоловка төште. Ул, 17 яшьлек егет, үзе белән янәшәдә иелеп утырган берәүнең иңбашына сөялгән дә, күзләрен йомган. Әллә йоклый инде?

— Генька! — дип жылы гына дәшәсе килде аның. Ләкин нәкъ шул секундта Геннадий, сискәнеп уянгандай булып, бик җайлы урнашкан урыныннан кинәт кузгалып китте: аның янындагы кеше күтәрелеп аяк үрә басты.

— Ә миңа мөмкинме, иптәш директор?— диде ул. Директор, чак кына елмаебрак, Геннадийдан күзләрен алмыйча, башын чайкап:

— Рәхим итегез, — диде. — Ә була ул, иптәш директор,— диде аның күршесе. Геннадий, аңа карамыйча гына, Нәрсә икән—була ул? дип уйлап алды. Директор үзенең күз карашларын Геннадийдан алып күршесенә күчерде. Аның алдында заводның карт эшчесе, стахановчы Сөләйман басып, тора иде.

— Ә бер атна — кечкенә срок түгел ул безнең хәзерге гомердә. Ә менә моннан бер атна элек улым Котельниково янында сугыша иде. Ә кичә Сталинград яныннан хат алдым. Ә икенче улымнан бөтенләй хәбәр юк. Ә өченче улым... Сөләйман карт тукталып калды.

— Син минем йокыны бүлдең...— дип шаяртмакчы иде аны Геннадий.. Ләкин бу юлы үзен-үзе тота алды һәм Сөләйман картның нәрсә сөйләвен тыңлап, аңа карап алды. Алар бер цехта эшлиләр. Салмак табигатьле, еллар басымы астында инде байтак какшаган Сөләйман карт үченең зур тәҗрибәсе белән, ә Геннадий — үзенең бетмәс-төкәнмәс яшьлек дәрте белән эшләп, заводның алдынгы стахановчылары булып саналалар. Сөләйман карт — һәрвакыт уйчан, Геннадий — һәрвакыт шаян. Алар бер-берсенә бик нык бәйләнгәннәр һәм бер-берсенең бу холыкларына күнегеп беткәннәр инде. Сөләйман карт, бик уйланып, сүзләрен үлчәп, ләкин һәрвакытта да әйтәсе сүзләрен ни өчендер ә дип башларга гадәтләнеп киткән. Бу хәл Геннадий өчен кызык тоела. Еш кына ул да ә дип башлап, ничек тә булса шаяртырга ярата иде. Бүген ул барсына да аерым-ачык ишетелерлек итеп,

— Сөләйман карт белән бездән эш тормас, — дип куйды. Производство командирлары — урта яшьләрдәге, арык буйлы технолог Петренко, яшь инженер Салихов, карт мастер Клещев һәм бик күп башкалар — үз эшләрендә Сөләйман һәм Геннадий кебек меңнәрчә батыр кулларга таянучы, планнарның арттырып үтәлүен тәэмин итеп килүче коллективның җитәкчеләре бу киңәшмәдә дә элеккеләрендәге кебек үк, куп сүзле булмадылар. Гомумән эшлекле үткәрелә торган мондый киңәшмәләрдә бары тик конкрет фактлар турында гына сөйләнелә һәм практик эш программасы билгеләнә иде. Хәзерге киңәшмә бу яктан бигрәк тә аерылып торды. Завод коллективы алдына куела торган яна һәм бик авыр бурычны бик ашыгыч үтәү өчен бер генә минутны да әрәм итмәскә кирәк иде.

— Фронт таләп итә икән — үтәлер, үтәлергә тиеш! Барлык сүзләрнең йомгаклары әнә шуңа кайтып калды. Киңәшмә төгәлләнеп, анда катнашучылар таралганда завод тормышы кайнавында дәвам итә иде әле. Төнге смена эшли. Ләкин заводның хәрәкәте шунда гына, үзендә генә күренә. Сөләйман карт завод капкасыннан чыгып 150—200 адым алга киткәч тә борылып карады. Барлык цехлар төн караңгылыгына тәмам йотылганнар. Алар, тыныч вакыттагыча, якты тәрәзәләре, утлы мичләре, учаклары •белән балкып тормыйлар. Барсы да капланган, караңгылатылган. Урман кырыена урнашкан завод үзенең чиксез зур куәтен бер йодрыкка җыйнап, төннәрдә дә шулай йомылып, томаланып, фронт өчен дәһшәтле корал коя.

— Ә бүген тагын да дүрт-биш сәгатьтән артык йоклап булмас инде ахры, — дип үз алдына сөйләнде Сөләйман.

— Ярый, шушы тыкырыктан гына чык инде син, — диде ул үзе белән янәшәдә атлап баручы Геннадийга...

— Артык гуляйтләп йөрмә. Кайт та йокла. Смотри, иртәгә дә эшкә алданрак кил. Үзең беләсең хәзер...

— Ә үзең кайткач та барыбер йокларга ятмассың әле, — диде Геннадий.

— Синең миндә эшең булмасын. Олылар әйткәнне тыңла син! Ә мин бераз черем итеп алдым бит инде димәкче иде Геннадий, ләкин, шунда үзләре яныннан үтеп киткән машинаның кысык күзле фарасы яктылыгында Сөләйманның җитди йөзен күреп алды да, эндәшмәде.

— Ә Рәхим ничек соң? — дип сорады ул.

— Ничек булса, шулай. Ә син үз эшеңне бел. Тыпырчынма. Күрәсең бит, нинди яңа эш килеп чыкты. Аларны кем үтәр? Вакытың җитәр — барырсың. Сүз, Сөләйманның өченче улы, Геннадийның дус егете Рәхим турында иде. Ул урта мәктәпнең тугызынчы классыннан фронтка җибәрүне сорап гариза биргән. Аңа ияреп Геннадий да китәм! дип шау-шулы гына бер омтылыш ясаган, ләкин аны заводтан җибәрмәгәннәр, ә Рәхимнең үтенечен канәгатьләндерергә ышандырганнар иде.

— Ул китсә, мине калыр дип уйлыйсыңмы әллә? — дип, үртәгәнсыман тавыш белән әйтеп салды Геннадий.

— Тагын да шул ук бер балык башымы?

Сөләйман карт аны әрләргә, бу турыда тагын да күп итеп сөйләргә дә җыенган иде, ләкин тиз үк:

— Я, ярый, телең кузгатма. Бар, бар, йокла, хуш, — диде дә кызуырак атлап китте.

— Кая кирегә борылып барыйм инде хәзер? Тыкырык әллә кайчан артта калды ич. Олы урамнан гына кайтырмын инде. Чыннан да, алар сөйләшеп бара торгач, тыкырыкны узып та киткәннәр һәм олы урамга якынлашып ук киләләр иде инде. Сөләйман тирән бер сулап алды да, шуннан соң бөтенләй тынып калды. Олы урам чатына кадәр бер сүз дә эндәшмичә бардылар. Бер сүзсез аерылыштылар да: Геннадий сулга, заводның тулай торагына таба борылды, ә Сөләйман туп-туры шул бик озын урамның иң аргы башындагы үз квартирасына таба китте.

II

Өстәлдә кәгазь абажур белән капланган ут, барлык әйберләргә тонык кына төс биреп, яна иде әле. Бүлмәдә ярым караңгылык. Тик өстәл өсте һәм аның тирә-ягы гына якты. Ә түшәм бөтенләй караңгылыкта асылынып тора һәм ул биек булып, гадәттәгедән бик күп югары күтәрелгән кебек күренә иде.

— Кайттың дамени? — дигән тавыш ишетелде түр башындагы караңгылыктан.

— Ә? Кайттым, карчык. Сөләйман ишек төбенә куелган киез кисәгенә элек итекләрен сөртеп алды (тышта аз гына яңгыр явып үткән һәм пычраграк иде), соңра пиджагын салып, шкаф янындагы элгечкә элде дә. алга узды. Сахипҗамал абыстай чәй хәстәрли башлады.

— Нишләп йокламыйсың әлегә чаклы? Вакыт инде уникеләр чамасы иде. Бу вакытка калса гадәттә өйдә аны артык көтмиләр, аш-чәйне хәзерләп өстәлгә куялар да, йокларга ята торганнар иде. Ә бу юлы нигәдер өйдә берәү дә йокламаган. Күрше бүлмәдә Рәхимнең дә хәрәкәтләре ишетелә. Сөләйман карчыгының Кайттың да мени? дигән соравын да аңламыйчарак калды. Димәк, вакыт инде соң булса да, аны иртә итеп күрсәтә торган берәр нәрсә булган булса кирәк.

— Хат бар бит, карт, — диде дә Сахипҗамал, күрше бүлмәгә таба борылып, тавышын күтәребрәк,

— Рәхим, чык әле бирегә, әткәң кайтты,— дип кычкырды.

— Хат? Галимнән әллә?—дип түземсезлек белән сорады Сөләйман.

— Юк. Сәлимҗаннан. Сөләйманны шатлык белән катнаш тынычсызлык тойгылары биләп алды. Хат диелү белән иң беренче аның күз алдына Галим килеп баса. Ә аңардан һаман хат юк та юк. Дүртенче ай инде. Начар уйларны башыннан куарга тырыша ул. Ләкин тынычсызлык, борчылу аңардан һич тә китми. Тик ул моны тышка чыгармый, эчтән генә көеп йөрергә гадәтләнгән. Сәлимҗаннан хатларның өзелмичә килеп торуы аны шатландыра. Бер кайгыны бер шатлык басып китә. Тирә-як тагын да ямьлерәк, тормыш, эш җиңелрәк булып китә. Ярый әле Сәлимҗаныбыз исән, монысына да шөкер дип уйлана һәм фикер йөртүләрдә, хәрәкәттә, эштә дәртне арттырып, байтак вакытка күңеленә тынычлык урнаша.

— Сәлимҗаннан? Бик әйбәт. Кичәге хатында исән-саудан башка бернәрсә дә юк иде шул. Һаман Сталинградтамы? Я әле, Рәхим, тизрәк. Озын буйлы, матур, кара чәчле, акыллы күз карашлы Рәхим күрше бүлмәдән бик тиз чыкты, һәрвакыт сабыр холыклы булган Рәхимдә хәзер аз гына дулкынлану сизелә иде. Бу— шатлыктан. Батыр Сәлимҗан абыйсының хатлары аңа һәрвакыт бетмәс-төкәнмәс шатлык алып киләләр, аны дулкынландыралар, сабырлыгын югалталар, анарда дәртле омтылыш чаткылары кабындыралар. Аш өстәлен әзерләп өлгерткән Сәхипҗамал апа лампа өстендәге абажурны алып җибәрде. Өй эче тагын да яктырып, бөтен тирә-як тагын да күңелләнебрәк китте. Йокы турында берәү дә уйламады. Сөләйман картның да арганлыгы вакытлыча онтылды. Хатны алар тагын бер тапкыр бергәләп укып чыктылар. Сәхипҗамал апа өчен бу хаг, шатлыклы булса да, элеккеләре кебек гади вакыйга иде: Исән-сау, бик әйбәт, аллага шөкер.

Ә Рәхим өчен — шәһәр тирәсендә башланып киткән сугышлар турында кыска гына сүзләрне эченә алган бу хат — аеруча дулкынландыручан булып тәэсир итте. Хатта язылмаганнарны ул ишеткәннәре, газеталардан укыганнары, төрле кино-картиналарда күргәннәре белән, һәм барыннан да бигрәк, үзенең бай хыялы белән тулыландырып, күз алдына китереп бастыра. Бу барлык көчле, куркыныч, героик вакыйгаларның үзәгендә иң төп герой итеп ул үзенең абыйсы Сәлимҗанны күрә. Бу аны, бер яктан, бик горурландыра һәм, шуның белән бергә, икенче яктан — шундагы геройлар арасында үзе булмауга ул үкенә, абыйсыннан көнләшә.

Юк. Әгәр анда мин булсам эшләр бөтенләй башкача булыр иде...дип уйлана ул. Ләкин үзе анда булса, эшләр ничек итеп башкача булыр иде икән дигән хәлне реаль килеш күз алдына китерә алмаса да, үзен шулай уйларга хаклы дип саный һәм моңа нигезләр, дәлилләр эзләп маташуны кирәк дип тә тапмый иде. Теләсә нинди вакыйгаларны, теләсә нинди хәбәрләрне һәрвакыт тышкы тынычлылык һәм салкын канлылык белән каршы алырга гадәтләнгән Сөләйман картны инде бу хат бөтенләй чыгырыннан чыгарып җибәрә язды. Бу сугышның коточкыч, йөрәк әрнеткеч авырлыгын ул һәрвакыт тирәннән кичереп килде. Ләкин хәзерге көннәр...

Яшьләрнең, башта аз нигезле булып күренгән, романтикалы, саф йөрәкле омтылышларын хәзер тулы килеш аңлый башлаган кебек, Рәхимнәрнең, Геннадийларның фронтка китәргә тыпырчынуларына икенче төрлерәк, җитдиерәк карарга кереште. Әткәй, без Сталинградны бирмәбез шәт, бирмәскә тырышабыз, юк, үлсәк тә бирмәбез, моннан да ары кая чигенергә кала инде? Сезнең алдыгызда оят була башлады хәтта безгә. Ләкин ышан, әткәй, синең Сталинградыңа кадәр булган җирнең бер генә карышын да мин һәм без җаннарыбызны үлем астына куймыйча торып, ару-талусыз сугышмыйча торып, бу юлларны немецлар өчен каберлек ясамыйча торып бирегә килеп җитмәдек. Син аңлыйсыңдыр инде... Шулай да җиңел түгел... Хаттагы бу сүзләр Сөләйман картның йөрәген телгәләп, колакларда һаман яңгырап торалар. Алар шулай мәңге яңгырарлар да.

— Военкоматта булдыңмы әле бүген? — дип кинәт сорады ул Рәхимнән. Аның бу соравында хәтта ачу тавышлары да ишетелеп куйды. Башлап һәрвакыт үзе бу турыда сүз ача торган Рәхимнең хәзер дәшми торуы Сөләйманны чыннан да ачуланды ра язган иде кебек.

— Булдым, әти. Мине һәм безнең класстагы ике иптәшне училищега җибәрергә булалар.

— Училищега? Турыдан-туры фронтка китүгә караганда бәлки бу яхшырактыр да. Ләкин Сөләйман картның уйлары ул турыда түгел иде. Рәхимнең гомумән китү теләге турында инде тынычсызланып уйламавы хәзер канәгатьләндерә калды аны. Бу турыда сораулар, төпченүләр бөтенләй кирәксез булып күренделәр аңа. Сталинград турында уйлады ул. Сәлимҗан хаты аркылы тагын да тулырак, җанлырак, тагын да көчле сиземлерәк булып, ут, кан, төтен, үлем өермәсе кочагында булып күз алдына килеп баскан сөекле Сталинград аңа көчле тәэсир итте. Аш-чәйнең дә тәме булмады, йокының да рәте булмады аның өчен бүген.

III

— Синең Сталинградың... Икенче көнне гадәттәгедән дә иртәрәк торып эшкә барганда да юлда, хаттагы шул сүзләрне кабатлый-кабатлый килде ул. Җылы, йомшак, матур август иртәсе. Кичә кич сибәләп үткән яңгыр урамнардагы тузанны беркадәр бастырган, һава тын, саф. Сөләйман иңбашларын гадәттәгегә караганда турайтыбрак, башын күтәребрәк, күкрәк тутырып сулап, җиңел атлап бара. Йокыдан бик иртә торырга һәм иртә хәрәкәт башларга гадәтләнгән шәһәр урамнарын үтещ урман кырыена якынлашкан саен һава тагын да матурлана, сафлана төшә. Таныш сукмаклар буйлата адымнар тагын да җитезрәк атлана. Урман кырыена җитәрәк, уң яктан трамвай килеп туктады. Трамвай вагоннары бик тиз бушап калдылар һәм шуннан заводка илтә торган асфальт юл халык белән шыгырым тулып китте. Сөләйман, очраган иптәш-танышлары белән исәнләшә-исәнләшә, куе халык агымы эчендә йотылды.

Царицынның унсигезенче елгы август көннәрен хәтерләде Сөләйман. Тирән дулкынландырулы, тынычсыз, куркыныч көннәр иде. Немец эте Краснов үзенең башкисәр бандалары белән шәһәрне тәмам камап алган иде ул көннәрдә. Казармадан шәһәр читенә чыгып, ярты-бер сәгать вакыт бару белән — ут линиясе иде. Сөләйман X нчы армия составына керә торган укчы полкларның берсендә иде ул чакта. Бу армия белән Ворошилов җитәкчелек итте. Царицынның барлык оборонасын, Ленин тапшыруы буенча, Сталин башкарды. Алгы ут линиясенә беренче тапкыр чыгып китәр алдыннан үткәрелгән митингны Сөләйман әле дә хәтерендә нык саклый. Сөләйманнар частена тапшырылган участокның командующиен Сталин үзенә чакырып алган да, аңа сугышчан заданиеләр һәм күрсәтмәләр биреп, актыккы мөмкинлеккә кадәр сугышырга кирәклеген, чөнки моннан да ары чигенергә юл юк икәнлеген әйткән. Аны фронтка озатып саубуллашканда: Бар, һәм бер генә адым да кире чигенмә! Чигенүгә караганда үлем артыграк дигән ул аңа бик каты һәм бик гади итеп. Митингта командующий шул турыда үзе чыгып сөйләгән иде ул көнне. Сталинның телдән-телгә күчеп йөргән бу сүзләрен йөрәккә тирән һәм нык урнаштырып, җилкәгә винтовка асып, билгә гранаталар тагып, нәкъ шулай бик иртә алгы окопларга беренче тапкыр барып урнашу көннәре әле кичә генә булган кебек тоелды аңа. Ә бер карасаң — моңа ничаклы вакыт үтеп киткән инде...

Сөләйманнар бер генә адым да артка чигенмәделәр, алар дошманны кырдылар, алар дошманны кудылар, алар Царицынны саклап калдылар, алар совет җирләрен кара яулардан бөтенләй әрчеделәр. Иделнең көнбатышка таба борылыш ясап үткән матур ярларына сыенып урнашкан, бик әйбәт урамнары, бакчалары, кайнап торган күп сандагы пристаньнары, өзлексез төтенләп торган бик күп завод морҗалары, батыр, кыю, чибәр кешеләре белән гомердә онтылмаслык булып ул чакта ук күңелгә бик тирән сеңеп калган ямьле Царицын, хәзер инде бөтен яктан да тагын да күп матурланып, илебезнең чиксез бер әһәмиятле шәһәре булган, Кызыл Байраклы Сталинград булып үсеп җитте. Бу шәһәргә Сталин исеменең ничек нык үзләшкәнен, Сөләйман кебек тирән итеп бик күпләр белә торганнардыр.

— Менә бит, аналарын... — дип немецларны бик каты сүгеп алды ул.

— Тагын да шунда сузылалар бит...

— Артык ачу килүдән ул ләгънәт әйтеп җиргә төкереп тә җибәрде.

— Нихәл, Сөләйман абый, нишләп алай бик ачулы син бүген? Бер цехта эшләүче Шәйхулла, көлә-көлә, шул сүзләрне әйтеп, арттан куып җитеп, аның белән тигезләнде.

- Авыз ерып шатланырлык әллә нәрсә юк әле монда, — дип Сөләйман аңа коры гына җавап бирде. Сөләйман картның үзенә яратмыйча каравын белгәнгә күрә, Шәйхулла артык сүзләшен торуны кирәк дип тапмады, тынып калды.

— Юк, болай гына, әллә мәйтәм... дип кенә мыгырданды ул. Сөләйман үз цехларына килеп кергәндә, анда эшчеләр бик аз иде әле. Смена башлануга әле ярты сәгатьтән артык вакыт бар. Ул ярыш такталары янында бик азга гына тукталып калды. Анда көннәр, сменалар, фамилияләр, цифрлар багана-багана булып тезелгәннәр. 130, 140, 135, 145 процент... Сөләйман карт канәгатьләнү белән башын күтәребрәк алга атлап китте. Бу цех бер вакыт өзеклектә иде. Аңлыйсызмы, коючы иптәшләр, сез бит гаскәрнең алда баручы авангарды урынын тотасыз заводта... дип язган иде ул чакта завод газетасы. Чыннан да, завод чыгара торган продукциянең беренче туа башлавы бу цехтан башлана һәм аның коеп чыгарган төрле детальләре шуннан барлык башка цехлар аша үтеп, иң ахырда җыю цехына килеп эләгәләр һәм анда әзер продукция төсен алалар да — турыдан-туры фронтка озатылалар. Шундый әһәмиятле урын тота бу цех. Тик ул тышкы кыяфәте белән генә сәер күренә. Монда саф-саф булып тезелгән, ялтырап торган станоклар, машиналар, агрегатлар да юк. Цех ташландык, буш бинаны да хәтерләтеп куя. Гадәттәгечә аңлашылган чисталык та күренми монда. Цех эчендә аркылыга-буйга тоткарсыз йөгереп йөрерлек буш идән — ком, балчык белән күмелгән. Ләкин шушы цехта Сөләйманның гомере үткән, шушында ул хезмәт даны казанган һәм аның өчен заводта бу цехтан да өстен, яхшы, матур цех юк. Идәнне күмеп яткан ком һәм балчыкның һәрбер бөртеге аның өчен таныш. Ул формовщик һөнәрен дә, коючы һөнәрен дә бердәй яхшы белә. Нинди ком һәм нинди балчык белән эш иткәндә, аларны күпмешәр итеп бергә кушканда, каймакта һәм нинди юешлек булганда формаларның тел тидергесез яхшы булып чыгуларын цехта аңардан да күп һәм төгәл белүче кеше юк. Берәр яңа детальгә заказ алынганда, хәтта мастер Александров та иң башлан Сөләйман белән киңәшә һәм шуннан соң гына цехта ул детальне күпләп кою башланып китә. Сөләйман бу цехка нәкъ авыр өзеклек вакытында кире кайтты. Аңа кадәр ул, картлык һәм авырулык сәбәпле, пенсиягә чыккан иде. Сугыш башланып китте. Эшче көчләр кимеделәр, ә заводтан продукцияне элеккегә караганда да күбрәк сорый башладылар. Завод хәзер инде фронт өчен кирәкле булган продукция бирергә тиеш иде. Сөләйман ул чакта уллары Галим белән Сәлимҗанны икесен дә бер-бер артлы фронтка озатты да, заводка килеп, яңадан эшкә тотынганын белдерде. — Хәлең ничек соң? Эшли алырлык дип сизәсеңме үзеңне? Цехта эш җиңел түгел бит, бигрәк тә хәзер, үзең беләсең, — диде аңа директор Савельев. Сөләйман карт ул көнне директор белән озак сөйләште.

— Җитәрлек ял иттем инде. Хәзерге тынычсызлыкта тик яту — эшкә караганда да күбрәк борчый, күбрәк картайта. Хәзергә, яңадан тотынып карыйм әле. Артык авырга китсә, түзә алмаслык булып чыксам, мин бала түгел бит инде, үзем килеп әйтермен,— инде миннән булмый икән диярмен, күрәсең эшләнәсе эшләнгән, ашыйсы ашалган, яшисе яшәлгән булып чыга ул чакта. Каршы тормассыз, кире җибәрерсез, — диде ул ахырда. Савельев кинәт аңа туры карап калды. Башта Сөләйман картны эшкә яңадан алу ягында иде ул. Чөнки мондый сораулар белән килүчеләрдән Сөләйман карт беренче генә түгел иде. Сугыш вакытында карт белгечләрнең бәяләре аеруча күтәрелеп китте. Ләкин Сөләйман картның соңгы сүзләре аны каушатыбрак, икеләндеребрәк җибәрделәр.

— Ничек соң... Бәлки бераз уйлап карарсың. Сугыш вакыты булса да, картлыкның барыбер үзенең лаеклы хокуклары бар... Ике арада кыска гына вакытка тынлык урнашып калды; Савельев башын түбән иебрәк уйга калды. Сөләйман карт борчыла башлады. Савельевка карап җавап көтеп калды ул. Күз карашларын Сөләйманнан читтәрәк бер ноктага текәп калган Савельевны күзәтә башлады. Йөрәктән чыккан сүзләр аның да йөрәгенә туры барып җиткән булса кирәк. Савельевның хәзерге минутта аеруча уйчанланып карый торган күзләре, җитдиләнеп, ничектер җыйнакланыбрак киткән, ләкин бик тыныч булып күренгән чырае Сөләйманга шулай дип уйларга хокук бирде. — Ярый, — диде Савельев, балаларча дәшкән төсле йомшак, мөлаем тавыш белән.

—Аңламаслык бернәрсә дә юк монда. Барсы да артыгы белән аңлашыла.

— Ярый, рәхмәт. Аңлашылмый торган нәрсәләр дә юк түгел шул. Менә минем цехның (кою цехын хәзер инде ул шулай минем цех дип атарга хаклы икәнлегенә шикләнмәде дә), кою цехының эше начар булу — әлегэ миңа аңлашылмый. Мин уйларым, йөрәгем белән заводтан бер дә аерылганым юк. Газетаны укый торам. Үзәккә үтәрлек итеп язганнар анда. һәр икесе дә тиз үк җанланып киттеләр. Кою цехын өзеклектән бик тиз чыгарырга кирәк иде. Савельев, шунда ук секретарьны чакырып, Сөләйман картны эшкә алу турында приказ язарга кушты. Тик шулай да, секретарь чыгып киткәч бик җитди итеп өстәп куйды:

— Сиңа норма-фәлән билгеләмәбез. Иртәгәдән башлап цехка бер төркем ФЗО яшьләре бирелә. Аларны өйрәтү— синең төп бурычың булсын. Рәсми булмаган бу шартка Сөләйман каршы торып маташмады. Цехта кызу эш башланды. Яшьләр анда яңа җанлылык алып килделәр. Алар кою эшенә, формовщиклык эшенә бик тырышып өйрәнделәр. Сөләйман картны бик яраттылар алар. Ул, бөтен нәрсәне онытып, барлык эшне аларга үзе бпк әйбәтләп эшләп күрсәтә килде. Бетмәс-төкәнмәс энергияле яшьләр арасында ул үзе дә ару турында уйларга вакыт тапмады.

— Ару, аның турында уйлансаң — арта, уйланмасаң — юк икән, — дип еш кына кабатлый торган булды, һәм эш тәҗрибәсе үзе дә моны раслый иде. Уттай Геннадий төсле шушындый егетләр белән эшләгәндә, арырга ярыймы соң?

— Ә кичә безнең цех норманы 120 процентка үтәгән, — ди елмаеп Геннадий. — Ә бүген 130 % тан да ким булмасын,— ди аңа Сөләйман,

— Я әле, йөгереп кил әле, вагоннарда металл әзерме икән, бел әле. Менә безнең форма әзер дә инде.

Геннадий металл эретә торган мич янына бара. Эретүчедән сораша. Йөгереп килә дә:

— Ә металл әзер, — ди ул шаярынкы тавыш белән, —130 дан да ким булмас бүген алай булгач, димәк. Ә иртәгә?

 — Ә иртәгә тагын да күбрәк. Вагранка янында чыдый алмаслык эссе. Анда аксыл-кызыл төскә кереп металл кайный. Ковшны аның янына китереп куялар. Түбәнге өлешендәге капкачны ачып җибәрәләр. Авыр лом белән беренче төртеп җибәрүдән үк аннан чажылдап, тирә-якка утлы, матур очкыннар чәчеп, сыек металл ковшка ага, Геннадий белән Харис, ковшның ике якка озын колаклар кебек булып сузылган агач тоткаларыннан күтәреп алып, әзерләнгән форма янына бик җитез китереп җиткерәләр. Тантаналы момент башлана. Ковштан металлны бик саклык белән генә форманың өстәге махсус рәвештә эшләнеп калдырылган ярыгына коялар.

— Болаерак, болаерак.

— Чак кына күтәр.

— Уңгарак, уңгарак.

— Туктап калма, металл суына. Тирә-як тагын да эссерәк булып китә. Үз куллары, үз акыллары белән эшләнгән, уңышлы барып чыккан бу катлаулы эш барсында да тирән эчке горурлык тудыра. Сөләйман картның сугыш чорында зав о дт агы икенче тапкыр тормышы шулай башланып китте.

IV

 Кич белән заводта зур митинг булып үтте. Инженерлар, техниклар, конструкторлар, технологлар, — кичә директорда үткәрелгән киңәшмәдән чыккач, тйне буе һәм бүген көне буе, яңа ашыгыч алынган заказны үти башлау эшен бер атна эчендә ничек үтәп үзләштерергә кирәклек турында туктаусыз фикер йөрттеләр. Алар, үз заводлары белән беренче тапкыр танышкан төсле, аның барлык мөмкинлекләрен, куәтен, җиһазларын, өр яңадан тагын бер тапкыр катлаулы исәп-санау аркылы үткәрделәр, куелган яңа бурычларның таләпләре белән чагыштырдылар. Өстәлләр, урындыклар, стеналар бик күп сандагы планнар белән, чертежлар, саннар, модельләр белән тулды. Киңәшмәдән соң нәкъ менә шулай эшләргә кирәк иде дә, чөнки митингыга эшнең һәрбер тармагы буенча конкрет тәкъдимнәр белән килергә, ә инде митингтан соң, икенче көнне үк барлык цехларда да яңа заказны үтәүгә хәзерлек һәм аңа керешү буенча практик эш башлап җибәрергә кирәк иде. Завод каршында бик матур бакча бар. Шундагы урман кырыеның бер өлеше кисеп алынган да, алдан нык планлаштырылып, карт, мәһабәт агачлар арасына озын, тигез аллеялар ясалган, зур гына мәйдан булдырылган, әйбәт клумбалар эшләнгән, ачык театр төзелгән. Сәхнә тирәсенә дә, аллеялар кырыена да баганалар утыртылган, ә аларда электр лампалары, репродукторлар, щитлар...

Эшчеләр өчен матур, тыныч, күңелле ял урыны бу. Җәй көне җыелышлар, митинглар да шунда үткәрелә. Сөләйман бу митингыга аеруча тынычсыз һәм дулкынланган күңел белән килде. Ул әлегә кадәр ничаклы гына тырышып эшләсә дә, җитәкчеләрдән никадәр күп мактаулар алса да, коллектив тарафыннан никадәр яратылса да, барыбер эшләнергә тиешле әйберләр һаман да эшләнеп җитми, бирәсе әйбер, бирәсе көч һаман да бирелеп җитми булып сизелде аца. Фронтта эшләр авыр икән, немец ләгънәт һаман безнең эчкәребзгә керә бара икән, монда инде теләсәң нәрсә диген — үз-үзеңнән һич тә канәгатьләнеп булмый. Галимгә безнең анда оят түгел, ә безгә алар алдында оялырга туры килмиме икән соң? — дип еш кына уйлап куючан булды ул. Митинг нәкъ үз вакытында башланды, чөнки халык алдан ук җыелган иде. Сәхнәдә, өстәл тирәсенә завод җитәкчеләре утырганнар. Трибунага беренче булып партком секретаре Мартыненко басты. Бик күп йөзләрчә халык тып-тын булып калды.

...Әгәр дә без үзебезнең хәзерге хәлебездә бу ашыгыч яңа заданиене вакытында үтәп чыксак — фронт алдында, ватан алдында үз бурычыбызны үтәгән булачакбыз, хаклы рәвештә горурлана һәм мактана алачакбыз. Кызыл Армия һәм иптәш Сталин үзе ул чакта чын күңелдән рәхмәт әйтерләр безгә. — Әйе, безнең цехның хәзерге хәлендә... — диде дә, тирән сулап куйды Сөләйман янындагы мастер Тимофеев. Сөләйман тынычсызланып, акрын гына аңа таба борылды.

— Я, ничек уйлыйсың син, дус, булдыра алырбызмы икән соң бу эшне хәзерге хәлебездә? — дип сорады ул кабат Сөләйманнан. Сөләйман тиз генә җавап бирмәде. Ул трибунада бер-бер артлы алмашынып торучы ораторларны тыңлап, үзенең тирән, тынычсыз уйларына чумган иде. Башын күтәреп югарыга карады ул, һава шундый матур, шундый тын. Күк йөзе шундый аяз, болытларның эзе дә юк. Бөтен тирә як тынычлыкка чумган. Агачлар да, алар арасында җәйге ачык театрга җыелган халык та бөтенләй талгып калган төсле һичбер хәрәкәт күрсәтмиләр. Ләкин бу тынлыкта, бу хәрәкәтсезлектә Сөләйман ниндидер эчке яшерен көч, һичбер нәрсә белән чагыштыргысыз куәтле хәрәкәт барлыгын нык тоеп торды. Күк йөзе тыныч... ләкин бу тынычлыкның алдаучан икәнен күрү бердә кыен түгел бит. Сөләйман күз карашларын алга, офыкка таба сузды. Сталинградны ул шул яктарак дип дөрес чамалады. Тыныч, рәхәт яши иде Сталинград. Хәзер ул ут эчендә яна. Әгәр дә без ай-һай булдыра алырбызмы икән дип тора башласак бу сугыш нәрсә белән тәмамланыр?

— Булдыра алырбыз, иптәш Тимофеев,— диде Сөләйман. Ул бу сүзләрне шулай иттереп тыныч һәм тирән ышанучанлык белән әйтте ки, Тимофеев беренче секундта тәмам аптырап калды диярлек. Шушылай һичбер шөбһә калдырмый торган мәсьәләне кыю рәвештә өзеп хәл кыла ала торган кешеләр белән авыр минутларда сөйләшү һәрвакыт зур көч бирә. Тимофеев кинәт шатланып китте. Ул урынында җайлап кына утырып, үз цехлары турында Сөләйман белән пышылдап кына булса да сөйләшергә хәзерләнгән иде. Ләкин Сөләйман аның яныннан торып киткән иде инде. Бераздан аның тавышын трибунада ишетте ул,

— Ә? Кем шикләнә булдыра алырбызмы икән дип? Булдыра алырбыз, иптәшләр. Сталинград турында уйлап карагыз. Ә анда безнең улларыбыз барсында булдыралар. Сталинчы вахтага басып эшлибез бу атнаны. Ә инде без әгәр бу атнаны Сталинградны саклаучы туганнарыбызга багышласак, чын йөрәктән Сталинград өчен эшләсәк, күр дә тор, барып чыгар. Митинг тәмамлануга, яңа заданиене үз срогында үтәүдә һичбер кемдә бернинди дә шик калмады. Эшчеләрнең яртысы шунда ук төнге сменага — цехларга, станокларга таралды. Завод радиоузелы бер ун-унбиш минут вакыттан ук митингның карарын тапшырды. Заводта Сталинградлыларга багышланган атна, завод тарихында бик зур урын тоткан атаклы бер атна әнә шулай башланып китте.