ШИГЫРЬЛӘР
ҮЧ
(Фашистлар табаны астында калган ана авызыннан)
Сүнәр ахры тиздән яшәү көчем,
Авыр алма, балам, күңлеңә.
Атаң гомрен озын итәр өчен
Куш гомреңне илең гомренә.
Әйе, улым, авыр аерылуы,
Иң авыры гомер эчендә.
Ил язмышы өчен кайгыруым —
Кайгыруым синең өчен дә.
Немец безгә авыр золым салды.
Калган кебек сусыз-һавасыз,
Йортсыз-җирсез, икмәк-тозсыз калдык,
Ана — улсыз, бала — анасыз.
Хуш, дәһшәтле калын кара урман,
Кочагыңда безне сакладың;
Йөзләп немец үтте минем кулдан,
Ә шулай да үчем кайтмады.
Шушы, улым, сиңа васыятем:
Куш үчеңне атаң үченә.
Ә син үчем, изге үч-нәфрәтем,
Ут булып яу немец өстенә.
МИНЕМ УКРАИНАМ
(Савва Голованивскийдан.)
Бөглә-сыгла, авыр кайгы-моннан
Топольләр шаулый җилдә,
Улың ята синең, Украинам,
Ялгызы ялан җирдә.
Син дә аңа: “улым, газиз балам”,—
Димисең шул чагында.
Украинам, Туган Украинам,
Син янгын кочагында.
Тоткын итте мине немец-явыз,
Кайгы-хәсрәт, уй-моң башымда.
Сынган каен кебек сулам ялгыз,
Газап михнәт, җәбер астында.
Ерак миннән туган-үскән илем,
Газиз йортым, анам, дусларым.
Утлар йотып үтә көнем-төнем,
Уйларымның тапмый очларын.
Тормышыма ява үлем бозы
Өстемдәге кара болыттан.
Абый җаным, совет сугышчысы
Коткар мине шушы коллыктан!
Син, Днепро, аңа су бирсәңче,
Шифалы синең суың.
Ул үзе дә килеп эчәр иде,
Киселгән аның юлы.
Уйсуларда төтен, Днепр һаман
Болгана иртә-кичен.
Тормышымның, туган Украинам,
Салават күпере бит син.
Хәтерләтә тирән сагыш җырың
Кошларның төнге зарын.
Ташлар көйли авыр язмыш моңын,
Хәсрәтең, кайгыларың.
Алтын таңны ләкин, күрәм, анам,
Юанып китә күңлем. Украинам,
Туган Украинам,
Син — туган-үскән илем.
Әрни йөрәк хәсрәт-кайгың өчен,
Камалып ялкын-хискә.
Мин сугышта, яраң, каның өчен
Чакырам изге үчкә.
Коткарырга газап, кайгы моңнан,
Яктыртыр өчен көнең,
Украинам, Туган Украинам,
Улларың килә синең.
Килмешәккә, юк, юк, баш имәссең
Көн булмас ана, беләм;
Кайгы белән түләр кайгы өчен,
Кан өчен — каны белән!
Яшәрерсең, беләм, син яңадан,
Савыгып яралардан,
Украинам, Туган Украинам,
Мокаддәс газиз анам.