Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАСТЕНЬКА

Вязьма янындагы Мишинка авылыннан чигенгәндә немецлар 15 яшендәге Анастасия Маркованы тереләтә яндырып китәләр. Авылның бөтен халкы Настенька дип йөртә торган бәләкәй бу кызчык фажигале оәвештә һәлак буласы көн алдындагы төн – бик шомлы, куркыныч була, авылда бер кем дә ул төнне йокламый. Өстенә пычранып беткән зур толып кигән староста өй борынча йөри, аягын атларлык хәле булган кешеләрне — картларны, хатын-кызларны, бала-чагаларны барсын да исәпкә ала.

Чытырдап яна торган чыра старостаның йои баскан караңгы чырайлы битен зәгыйфь кенә яктырта; староста усал һәм каты тавыш белән һәркемне искәртә:

— Карагыз аны, беркая да чыгып йөрисе булмагыз! Иртә белән оберлейтенант килә, ул кая барырга икәнен әйтер... Беркая да чыгып йөрмәгез! Аңлыйсызмы? — ди.

Староста, Андрей Макаровның кечкенә генә өенә кергәндә, анда хуҗа белән аның кызы гына була. Настенька бәрәңге кабыгыннан шулпа пешереп азаплана. Инде шактый картайган Андрей Макаров мич башында ята. Ул старостадан:

— Безне дә алып китәләрме? — дип сорый. Староста:

 — Иртә белән обер килер, ул әйтер,— дип жавал бирә һәм Настенькага таба борылып:

— Ә син, матурым, җыйналасыңмы? — ди. Настенька тонык кына тавыш белән:

— Мин әнкәй белән бергә булам,— ди. Тынып, сагаеп калган өй эчендә бер минут чамасы тик кенә басып торганнан соң староста чыгып китә. Бу явыз һәм мәкерле кеше авылга немеилар басып кергәч килеп чыга. Ул кайдан килгән, кем ул, 1941 елның көзенә кадәр ул кайда яшәгән? Моны беркем дә белми. Ул авылга өстенә тузган немец мундиры кигән килеш килә һәм һәркемгә дә үзенең обер-лейтенант белән дус икәнлеген сөйли. Ул рус халкының намуслы күп кенә кешеләрен немецларга тотып бирә һәм үлемгә илтә. Староста тора торган өйнең тәрәзәсенә караңгы кышкы төннәрнең берсендә кемдер кул гранатасы ыргыта. Ләкин старостаның хатыны гына үтерелә, староста үзе исән кала. Менә шуннан соң, староста тагы да явызлана. Шул чакны авылга обер-лейтенант — озын һәм арык немец килә. Ул урманга чытыр җыярга барган ике картны — Назар Михайлов белән Сергей Суховеевны тотып ала, һәм шул ук көнне аларның икесен дә астырта. Зәңгәр күзле, озын буйлы Настенька белән обер-лейтенант Макаровлар ишек алды янында очраша. Шуннан соң ул, Настеньканы алып килү өчен берничә тапкыр старостаны һәм солдатын җибәреп карый, ләкин Настенька һаман да өйдә туры килми кала. Аны авыл буйлап эзләп тә карыйлар, ләкин таба алмыйлар. Настенька Архаровларның сарык араннары эчендә казылган тар гына чокырда качып яши. Аңарга шушы тоткынлыкта, урамга дачыкмастан озын кышкы төннәрне үткәрергә туры килә.

Архаровларның карчыгы Настенькага әнисеннән икмәк, кибәк һәм су ташый. Әле яңагына тормыш юлына аяк баскан яшь кызның качып яшәргә туры килгән ул көннәрне һәм төннәрне нәрсә уйлаганын берәүдә белми. Бары тик авыру булганга күрә, авылда утырып кала алган Архаровлар карчыгы гына хәзер Настеньканың:

— Немецлар авылда озак торырлармы?—дип төпчеп-төпчеп сорашканын хәтерли. Настеньканы тынычландырырга тырышалар: менә яз гына җитсен, куып җибәрерләр, диләр. Настенька өметләнеп яши. Аңарга кыш мәңгелек булып, бик озын булып тоела. Кар ява башлады исә ул:

Дагын буран башланды... Кайчан кар эреп бетәр инде? дип зарлана. Суык көчәйде исә тагын уфылтарга керешә:Яз тиз булмас инде... ди. Бераздан соң ул өенә кайта. Авылда Настеньканы яраталар. Ул монда үскән кыз һәм аны авылда бар кеше дә белә. Мишинкадагы ябыгудан сөяккә генә калган кешеләр ачлыктан егылалар, ә Смоленщина авылларында хөкем сөрә торган тиф авыруы хәлсез, арган кешеләрне кабергә сөйри. Үлем өй борынча йөри, немецлар үлекләрне бәкеләргә ташлаталар. кайгы һәм хәсрәт белән тулган бу авыр тормышта Настенька бик беркатлы һәм шаян бер кыз булып яши дә яши. Архаровларда ул төн ката утырып чыга, һаман да үзенең элекке тормышын искә төшерә: ничек мәктәпкә йөрүен сөйли, яки үзенең алдагы киләчәк тормышы турында уйлана: аның әле доктор буласы һәм авылга кайтып шунда кешеләрне дәвалап яшисе килә; яки ул үзенең зур шәһәрдә бер кемнән дә яшеренмичә йөриячәк заманы турында хыяллана...

Ул нишләр соң? Настенька уйга чума, аның күзләре ялтырый башлыйлар.

— Без театрга барырбыз, һәркемнең дә ашарына икмәге булыр. Менә бары тик кар гына эресен, — ди ул. Мишинка авылы халкы, өйләренә староста килгән көнгә хәтле менә шулай яшиләр, һаман да якынлаша барган туп тавышлары һәм ерактагы урманга кадәрле бөтен офыкны каплап ала торган пожарлар алып килгән борчу белән һәркемне дә дулкынландыра торган һәм бик якын булган өмет тә якыная: менә безнекеләр киләләр инде, диләр. Юл өстендә совет самолетларын күреп кайталар, немецлар армиясе көне-төне чигенә. Хәзер ачлык та алай ук авыр тоелмый инде. Бары тик ул көнне күрсәк икән генә, ди һәркем. Ләкин, бик озак көтеп каршы алынган ул көннең таңында авылга немец солдатлары килеп керә. Хәзер өй борынча обер-лейтенант үзе йөри һәм бар кешене дә урамга куып чыгара. Староста аның артыннан чак-чак кына өлгерә. Макаровлар өендә алар Настеньканы очраталар... Настенька старостадан:

— Кая барырга дисез? — дип сорый.. Староста:

— Безнең белән барырсың, — ди дә өйдән чыгып китә. Настенька әнкәсен кочаклый һәм:

— Әнки, мин монда калам... Мин немецлар белән бара алмыйм, — дип пышылдый. Әнкәсе куркынып кызының башын сыйпый:

 — Нәрсә сөйлисең, Настенька, алар сине үтерерләр, — ди. Кемдер тәрәзәне шакый, Настенька ашыгып-ашыгып жыенырга тотына. Ул ишек алдына йөгереп чыга һәм таныш сукмак буйлап Архаровларның аранына бара. Өсте чак-чак кына яфраклар белән капланган тар чокыр тагын Настеньканың торагына әйләнә. Староста тора торган өй алдындагы мәйданга авылның бар халкы куып китерелә. Немецлар аларны иректән, икмәктән мул уңышлы рус җире биргән бар нәрсәдән мәхрүм иткәннәр; хәзер немецлар аларның җирләрен дә, торакларын да тартып алалар инде. Кешеләр бер-берсенә елышалар. Авыр газап аларны берләштерә, хәзер алар бер-берсеннән: кая илтәләр? — дип сорашалар. Немецлар табаны астында узган бу унсигез ай эчендә бу кешеләр азатлыкка чыгар көн өмете белән яшиләр. Хәзер бу өмет якыная, ә аларны ярым ялгангач, ач килеш әллә кая, немецларга, билгесез җиргә, бәлки үлемгә куып алып китәләр.

Архаровлар өендә бер карчык кына кала. Ул аякларын чак-чак кына сөйри, ләкин барыбер, абына-сөртенә, ишек алдына чыга. Аранда ул качып ята торган Настеньканы күрә. Настенька:

 — Аксинья әби, нәрсә, китмәделәрме?— дип сорый һәм чокырдан башын сузып карый.

— Юк, алтыным, юк, монда әле алар. Кая алып китәрләр инде—бер ходай белә...

— Әбкәй, ә әнкәй кайда?

 — Анда, халык арасында. Без, бәбкәм, икәү генә калабыз инде. Настенька, күптән зарыгып көткән көнләр җитте...

— Әнкәйсез мин нишләрмен соң? Әби, әнкәйсез бик авыр булыр бит. Бәлки, миңа барырга кирәктер?

— Кая сиңа, син генә җитмәгән идең! Безнекеләрне көт. Бая урман артында гына диделәр...

— Әби, ә син курыкмыйсыңмы?

— Нидән куркыйм ди. Ә син кач, күренмә. Мин сиңа икмәк китерермен — без икәү генә калдык бит.

 Карчык китә. Немец солдатлары качып калган кешеләрне эзләп, авылның астын-өскә китереп, актарынып йөриләр. Настенька урманга йөгерә. Аны тотып алалар. Кыйналган, сулуы капкап Настеньканы ике немец мәйданга алып киләләр. Ул илереп елаудан дерелти-дерелти кар өстендә ята. Аның янына тәрҗемәче белән обер-лейтенант килә. Ул Настенькадан:

— Син кая качарга теләгән идең? — дип сорый. Настенька:

— Урманга, — ди һәм балаларча үз сүзлелек белән:

— Мин авылдан беркая да китмим, дип кабатлый. Обер-лейтенант аңарга итеге белән тибә. Настенька ыңгыраша башлый. Ләкин солдат аны аягына торгыза. Обер-лейтенант аның өстеннән ватнигын, аякларыннан киез итекләрен һәм оекларын салдыра. Ул моны елмая- елмая эшли. Ул моңардан ләззәтләнә, аерым бер тәм таба күрәсең. Хәзер Настенька алар каршында ялан аяк килеш, кара чәч толымнары җилфердәгән хәлдә басып тора, ул бер суз дә дәшми, бары тик салкыннан калтырана гына. Аның янына староста килә. —

 Настенька, син үлемнән куркасыңмы? — ди ул.

— Әйе, куркам, — ди Настенька, һәм үзе бала чагыннан бирле белә торган авыл халкына таба борыла. Кыйналудан һәм бу кояшлы, якты көндә кичерә торган авыр азаптан хәле китә башлаган Настенька кар өстенә утырмакчы була. Ләкин солдат аны тагын торгыза. Настеньканы әнисе чакыра:

— Настенькам, бире кил, Настенькам... Ул кар эченнән алга атлый, ләкин күгәреп каткан аяклары инде басып тора алмыйлар — Настенька егыла. Аны тагын торгызалар һәм сугалар. Шуннан соң аның әнисе:

— Җибәрегез, мин кызым белән бергә үлим, — дип кычкыра. Ләкин солдат аны этеп җибәрә. Ул кар өстеннән шуыша һәм тиздән тына. Архарова карчык аны нишләткәннәрен белми, бәлки ул һушын җуйгандыр. Немецлар кузгалган һәркемне кыйныйлар. Настеньканың янына обер-лейтенант килә дә,

— Ничек, хәзер барырга телисеңме?— ди. Настенька башын чайкый һәм тезләнә. Ул инде басып тора алмый. Ул кар йота һәм йөткерә башлый. Ике солдат Настеньканы күтәреп алалар да коймага таба алып китәләр. Аны немецлар нишләтергә теләгәннәрен әле беркем дә белми. Немецлар Настеньканы койма кырыена бәйлиләр. Бу койма бөтен мәйдан буйлап сузыла. Солдатлар мәйданның читенә баралар да, коймага, керосин сибеп, ут төртәләр. Ут акырынлап Настенька бәйләнгән җиргә үрмәли. Газаплы, авыр минутлар бик акырын, үтә акырын агалар.

Немецлар Настеньканың, бу унбиш яшьлек рус кызының ихтыярын, түземлеген сыныйлар күрәсен. Ләкин ул минутлар эчендә Настенька үсеп, олыгаеп, китә. Ул дошман каршыңда йөзгә йөз тора торган сугышчы кебек нык һәм туры басып тора. Ут Настеньканың тәненә якынлаша. Ләкин ул аны бөтенләй күрми дә дияргә ярый. Шуннан соң, солдат коймадан ике такта кисәген сындырып ала да, өсләренә керосин сибеп, кызның аяк астына куя. Ләкин кызның күгәргән аяклары утны да, салкынны да тоймыйлар инде. Настенька чәченә ут кабынгач кына кычкырып җибәрә һәм ыңгырашырга тотына. Обер-лейтенант нәрсәдер боера, солдат эшчән һәм салмак адымнар белән автомашина янына барып, аннан шешә ала да, аңарга бензин агызып, шундый ук салмак адымнар белән койма янына килә һәм Настеньканың өстенә бензин сибә. Настеньканы ут чолгап ала. Ул:

— Әнкәем, әнкәем минем!.. Әнкәем!.. — дип кычкырып җибәрә. Ул ялкын бугазына җиткәнче әнкәсен чакыра, аннан соң буыла башлый. Настенька хырылтап тагын нәрсәдер әйтә, ләкин аның сүзләре аңлашылмый. Аннан соң ул бөрешә, бөгелә, сикерергә җыенгандай һаман түбән төшә бара. Настенька үлә. Әле сүнә башлаган, әле яңадан күккә ыргыла торган факел бик озак күренеп тора. Немецлар ашыга башлыйлар. Алар авылга ут төртәләр һәм халыкны көнбатышка таба куып алып китәләр. Авылда нибарсы өч карчык кына кала. Алар безнең гаскәрләрне каршы алалар һәм кап -кара күмергә әйләнгән Настеньканы аларга күрсәтәләр. Настеньканың гәүдәсен орудие лафетына салалар һәм өстенә полк байрагын каплыйлар. Героик рус кызы Анастасия Макарова яныннан люклары ачылган танклар үтә.

Төз басып килгән танкистлар, артиллеристлар, пехотинецлар, байраклы лафетка якынлашкач, шлемнарын һәм каскаларын салалар. Алар сугышка дошман өчен иң куркынычлы булган һәм кайчан да җиңелүне белми торган көчне, — унбиш яшьлек Настенька Макаровага немецлар алдында башын имәстән, батырларча нык торып үләргә көч биргән рус халкының һичбер нәрсәгә бирешми торган, азатлык сөя торган һәм горур рухын алып баралар. Хәрәкәттәге армия