Логотип Казан Утлары
Трагедия

МӘРЬЯМ

Пьеса 5 пәрдәдә

ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ

Блиндаж. Иоһан алты, солдат белән баскычтан төшә.

Иоһан (команда бирә). Форвортс! Рихтс ум! Һальт! Һанс (югарыдан төшә, кәефле). Ха-ха-ха. Көрән бүреләр! Барыгыз да саулар? Барыгыз да тирләгәнсез, ләкин, тимә, аның урынына ялны да шәп итәчәкбез. (Беләгенә карап.) Бу сәгатьтән алып без резервта. Шампане! Бар да. Шампан! һанс (баклажкаларын тотып селкеп карый). Монда да аз калган. Хәзер бирерләр... (Иоһанның честь биреп алганын күреп.) Ни әйтмәк буласың, ефрейтор?

Иоһан. Команда ашамаган, маен һер.

Һанс. Аш бүген эрзац бульон. Кайнар аш көтмәгез, күпер астына китте. Партизаннар.

Иоһан. Әлеге Яшка?

Һанс. Әйе, ләкин кинәнеп торыгыз, бүреләрем. Яшканың башы кыйммәт бәяләнгән. Бүген кич үк, аның башын без алырбыз. Аннан соң... Каешны киң тотыгыз инде: иң элек тимер тәре, аннары күркә, тавык, казлар. (Эзли.) Кая әле кем? (Берсенә туктап.) Я әле, Зигфрид... Без синең беләнме әле, Парижга кердек? Менә ул хатын-кызлар аждаһасы... Сөйләтегез сез аннан. Ха-ха-ха!

Иоһан. Маен һер лейтенант. Аның букчасында коллекция.

Һанс. Парижныкылар, әлбәттә. Тавышлар. Кызлар... Панорама, панорама! Һанс. һәм әлбәттә үз позасы белән... У-у гыйфрит! (Көлеш. Кечкенә никель бокалны күтәреп.) Я, сезнең саулыкка. Хатын-кыз авы һәм башка күңелле шөгыльләр өчен. (Эчеп.) Шушының белән... рингс һерум! Барыгыз, карагыз панорамагызны! Әйттерегез марш! Команда кәефле рәвештә көлешеп тарала башлый.

Һанс. Ефрейтор!

Иоһан (калып туктап). Ни боерасыз, обер лейтенант?

Һанс (аның йөзенә каты карап торганнан соң).

Иоһан. Син бу разведкага киткәндә, офицерыңа салкын күз ташладың!

Иоһан. Һич тә юк; нәрсәдән уйлыйсыз, маен һер? Һанс. Алай да син бу сәфәрдән буш кайтмадың!

Иоһан. Кушканыгызча, мин сезгә, тел алып кайттым, маен һер.

Һанс. Әйе, ләкин тел генә түгел бит. Медикамент кына да түгел...

Иоһан. Сез ни әйтмәкче буласыз, маен һер?

Мәрьям. Тышта Бейбст тавышы. Нйен, цвайн, айен, цвайн...

Һанс. Ах, тагын бу? Тартма күтәргән Захар белән Бейбст баскычта күренә.

Бейбст. Төзрәк бас, рус! Башлык алдына киләсең, һальт!

Захар баскыч төбендә үк туктала, көч-хәл белән аяк өстендә тора. Захар. Мөмкинме куярга?

Һ а н с. Нәрсә ул? Шул ук тартмамы? Миңа кирәкми ул, Бейбст.

Бейбст. Ул ардым, ди; куярга рөхсәт сорый, маен һер.

Һ а н с. Арган? Ышанмыйм. Ничек? Большевикка егерме ел хезмәт иткән армаган, бөек Германиягә беренче көн хезмәт итүендә үк арый. Нык тот тезеңне, көчсез раса. (Бейбстка.) Я, нәрсә ди ул?

Бейбст. Бер үк сүз: мин бу якка үз теләгем белән калдым, бу миңа җәбер, ди. Һ а н с. Нх, шулай димени? Үз теләвең белән? Карош*. (Бейбстка.) Төшереш аркасыннан йөген. Күрәсең ул арган... Ихтимал, ул бүген ашамагандыр... Бейбст, әйт, анда аңа ике тәлинкәдән аш бирелсен... Бер стакан кызыл.

Бейбст. Субутейль! (Бер якка китеп честь биреп баса.)

Захар. Ах, юк... Су гына бирегез, үтенәм, су!..

Һанс. Су? Сезгә су кирәкме? (Су китерә.) Рәхим ит, комрад... (Кулын кире алып.) Аx, әйе... Сез бит әле безгә әйтмәдегез, кайда партизаннар?

Захар. Мин партизан түгел. Нихт партизан. һанс. Нихт партизан. Мин синнән аларның оясы кайда дип сорыйм. Ә син... нихт партизан! Нихт булса, алар ни өчен кичә төнлә арттагы күперне күтәрттеләр? Кая соң сезнең крестьяннар? Мал көтүе, сыерлар?

Иоһан. Кая тавык? Йомырка, яйко?

Захар. Күрәсез, мин алар белән түгел. Үтенәм сездән: су!

Һанс. Су? Менә күрәсең, син үз теләвең белән биредә калып, бөек Герман дәүләтенә бер файда да китерә алмадың. (Суны түгә.)

Бейбст, әйт: анда шулпа белән котлетны китермәскә. Бейбст (тагын честь бирә). Субутейль!

Һанс. Куй аркасына, Бейбст. Ул аны каян килде, шунда илтер. Анда да сүзе шул булса, тагын бирегә. Аңладыңмы?

Бейбст (Захарга). Һальт! Штильгетандән! (Тартманы Захарның җилкәсенә куя.) Нык тот, рус!

Захар (күтәреп). Мыскыл! Бу хезмәт түгел! Бу кешене мыскыл!

Һанс. Ничек? Ничек?

Захар. Күрәсез, минем артык хәлем юк... Господин.

Һанс (пистолетын алып). Юк, сез әле үзегезгә күрә артыграк хәлле. (Бейбстка.)

Бейбст! Әгәр ул өч дигәнче алдымнан китмәсә, мин моның тәбесен җибәрергә мәҗбүрмен. Сана.

Бейбст. Ишеттеңме? Рингс һерум! Марш! Айен, цвеен... Драен...

Захар (акырынлык белән борыла, йөзе зәһәр белән кабынган). Юк. Бу әшәкелек. Бу... (Баскычтан менеп Бейбст белән траншеяда югала.)

Һанс (шайтанча көлеп). Ха-ха-ха. Нәрсә ди ул? Күрдеңме син аның кыяфәтен?

Иоһан. У-у-у. Сез уйлап табуга оста, маен һер.

Һанс. Дошман белән мәкерле булырга кирәк, Иоһан. Шулай өйрәтә безне фюрер. Кем ул? Каны катышып беткән рус, затсыз словян. Ә син кулын чиш шул сасы мужикның, ул сине тагы Версаль договоры белән буып куйсын. Юк. Канын тамырларыннан сыгып, сыгып алырга Карош — хорошо дигәне кирәк аларның. (Кинәт Иоһан алдына тукциш.) Я? Теге шәфкать туташы белән эш ничек? Тентедеңме син аны? Иоһан. Тентедем, маен һер. Әнә алдыгызда редикуле.

Һ а н с. Шушы? Кулыннан алган бар нәрсәң шушымы?

Иоһан. Шушы дип... Тагын...

Һ а н с. Тагын ни? Беләзек?

Иоһан. Юк... Бер автомат мылтык. Әнә ул. һанс. Автомат мылтыклы шәфкать туташы. Ничектер, ябышып бетми. Тагын?

Иоһан. Бүтән юк.

Һ а н с. Юк? Иоһан, син кайда торасың?

Иоһан. Ягъни, ничек кайда? Сезнең алдыгызда, маен һер.

Һ а н с. Юк, кем мин?

Иоһан. Минем турыдан-туры башлыгым, маен командир, волге-борен обер лейтенант.

Һ а н с. Әйтеп бетер.

Иоһан. Тагын...

Һ а н с. Тагынмы? Тагын мин сиңа һанс фон Грумбах!

Иоһан. Һанс фон Грумбах.

Һанс. Грумбах! Бөек расаның бөек рыцаре минем ул төп бабам. Мин аның билгесен таккан розенкрейцер Грумбах! Ә син, миңа буйсынучы, син минем алдымда комедия уйныйсың?

Иоһан. Сез мин тентеп алган берәр нәрсәне яшереп калды дип уйлыйсызмы? Мин туры солдат.

Һанс. һальт! Бу түшемдә нәрсә минем? Ни өчен бирелгән? Мин Парижны алган, Афинаны алган! Кем алдында торасың син, мужик?

Иоһан. Мин гаепле...

Һанс (бүлеп). Һальт! Мин фюрерның уң кулы. Һальт! (Кесәсен капшый. Кул сәгате тартып чыгарып.) Нәрсә бу? Хатын-кыз сәгатеме? Туры солдат! Ә бу? (Кәгазе белән төргән нәрсәне чыгарып.) Балдак?

Иоһан. Тап шулай. Ләкин...

Һанс. Эндәшмә! Син асылырга лаек! Әйт: кыйммәтле нәрсәләрне башлыгыңа тапшырырга кушылганмы сиңа, юкмы?

Иоһан. Тап шулай, маен һер. Әмма ләкин, күрәсез, болар затлы нәрсәләр түгел, балдагы да кашсыз. Шулай булгач мин аны сезгә күрсәтеп тә тормадым.

Һанс. Кашсызмы? Ярый, ул чагында чыгар соң затлы алтыннарыңны. Кашлы йөзек, беләзек, сәгатьләреңне.

Иоһан. Андыйлар табылмады.

Һанс. Табылмады? Ул чагында бу балдак миңа кала.

Иоһан. Ничек, маен һер? Кагыйдә буенча... бу бит...

Һанс. Нәрсә? Нәрсә дидең син? Кабатла.

Иоһан. Юк... Мин уйладым...

Һанс (бүлеп). Уйладың? Юкка. Син уйлаучы тугел, үтәүче. Синең өчен фюрер уйлаган.

Иоһан. Юк... Мин әйтәм, нәрсә без жәяүлеләр. Безгә җыен калган-поскан. Бу бит... Вөҗдансызлык.

Һанс. Вөҗдан. Син үзеңнең беркатлылыгын белән кешене көлдерәсең, Иоһан. Нәрсә, моны вөҗдан сугышы дип беләсеңме син? Расалар сугышы бу. Көчлесе җиңә, көчсезе йотыла. Юк вөҗдан! Кеше алдау өчен ул сүзне еврей уйлап чыгарган.

Иоһан (үз алдына). Инде башлады. Китәр...

Һанс. Рәхмәт диген фюрерга, ул сине вөҗдан контроленнән коткара... Шуның өчен дә син ирекле, ас-кис, тала, кол ит кешене. Син бит кеше генә түгел. Син кешедән өстен. Юк вөҗдан!

Иоһан. Ул чагында... Балдак сездә кала булды?

Һанс (балдакны өстәлдә сикерткәләп). Балдак... Мин сиңа юлбашчының сүзләрен әйтеп торам, партия юлын төшендерәм, син шул вакыт кечкенә бер балдак турында уйлыйсыңмы? Юк, сиңа балдак! (Үз кесәсенә салып куя.)

Иоһан (хәйран булып). Гафу итегез... (Читкә.) Менә бәлә.

Һанс. Ә бу сәгать... (Тыңлый.)

Иоһан. Ансы юк.. Ансы инде алтын да түгел.

Һанс. Мин аны алдым.

Иоһан. Туктагыз... Ничек?

Һанс. Шулай. Башлыгыңа хезмәт итәсең килмимени синең?

Иоһан. Яхшы... (Читкә.) Метод! Ничек итәргә соң моны? (Аңа.) Әмма ләкин сез ул балдак белән ялгыштыгыз. Ул хатыныгызга ярамый, исемле балдак.

Һанс. Исемле балдак? Я әле карыйк. (Алып утка тотып карый. Укып.) Булат... (Кинәт торып.)

Иоһан. Әйе, Булат.

Һанс. Командир Булат?

Иоһан. Тап шулай, маен һер.

Һанс. Димәк, бу шәфкать туташы... аның хатыны!

Иоһан. Әйе, әйе. Ул әле мылтыклы да. Ярый әле мин күтәреп барган бала аныкы булып чыкты. Булмаса, ул мине аткан иде.

Һанс. Бала да аныкы. Әйе, әйе. Нәрсә бу? Дошман штабының хатыны да, баласы да безнең кулыбызда. (Калтыранып тотып.)

Иоһан. Иоһан. Дөрес. Мин дә төшенәм, маен һер...

Һанс. Бар, чакыр князьне. Китерегез туташны. Алабыз шул Булатны штабы белән. Күрик, ничек ул үзенең хатыны белән баласын коткармас икән? Иоһан. Князь әнә килә, ә туташны хәзер алып чыгам.

Китә. Лыков баскычтан төшә.

Лыков. Гуттен таг, маен һер фон Грумбах.

Һанс. Гуттен таг, һер Лыков. Утырыгыз әле бире... Сюрприз. Без хәзер бер шәфкать туташыннан җавап алырга тиешбез, ә ул... беләмсез... теге тирәдән... (Аңа акырын сөйли.) Кулы артка бәйле Мәрьям кертелә.

Һанс. Иоһан, чиш аның кулын; сиңа китәргә мөмкин.

Иоһан. Яхшы. (Үз алдына.) Ни кадәр гүзәл кыз. Ул да бу мәкергә насыйп булачак. (Китә.)

Һанс (Мәрьямгә). Битте, зитсем зи зих. (Лыковка.) Башлагыз. Сез аны, беләсезме, йомшаграк...

Лыков. Сезнең рөхсәтегез белән... (Мәрьямгә.) Башлык сезнең утыруыгызны сорый. Боерыгыз... Бик борчылмадыгызмы?

Мәрьям. Рәхмәт.

Лыков. Сез, шәфкать туташымы?

Мәрьям. Күрәсез...

Лыков. Чыгышыгыз? Дворянмы?

Мәрьям. Мин крестьян кызы.

Лыков. Крестьян кызы... Кайсы губерния?

Мәрьям. Татарстан республикасы.

Лыков. Татарстан? Республика? Татарлар республикасы дигән сүз буламени инде ул? Ярый. Без аны Казан губернасы дип языйк. (Яза) Волость?

Мәрьям. Волость юк. Мин Чынлы авылныкы.

Лыков (гаҗәпләнеп). Чынлы? Чынлы дисең. Тукта... Минем авылымнан? Минем җиремнән.

Мәрьям. Ялгышасыз, әфәнде, мин үз җиремнән.

Лыков. Эндәшмә. Ничек ул сезнең үз җирегез? Ничек ул...

Һанс. Сез кызасыз, князь...

Лыков. Минем җирем ул! Минем имениям! (Һанска.) Сез күрәсез, ул чибәрне? Ул үзе дә минем крестьян. Рөхсәтегез белән әйткәндә, алар бөтен авылы белән миннән җир-урманны үтечкә алалар. Минеке, маен һер. (Мәрьямгә.) Урынындамы минем утарым?

Мәрьям. Утар? Ул синеке идемени? Син Лыков баярымени?

Лыков. Әйе, мин Лыков. Сез аны беткән дип уйлаган идегезмени? Урманны кистегез, җиремне сөрдегез; менә хәзер мин кайтып җиремнән сөрәм, туташ. Онытмагыз: безнең нәселебез борын борыннан Рәсей патшасына хезмәт иткән. Патша ул җирне безнең нәселебезгә биргән. Тагын минеке булыр! Нишләттеләр утарымны? Авылга ташыдылар.

М ә р ь я м. Әйе.

Лыков. Әйттем бит, угрылар! Бүрәнәсенә кадәр сатып эчтеләр.

Мәрьям. Юк, мәктәп салдылар.

Лыков. Мәктәп? Минем бүрәнәдән. Димәк бүрәнәләр сау? Хәтердә тотыйк. (Яза.) Исем, фамилиягез?

Мәрьям. Мәрьям Ихсанова.

Лыков. Ничек? Их...санова? Син рус кызы түгелмени?

Мәрьям. Мин татар кызы.

Лыков. Ах син татар? Чынлысыннанмени? Ничек? (Күзлеген рәтли.) Алайса минем утарымны татарлар сүтеп алдымени әле? Мин әле басурман кызы белән сөйләшәммени?

Һанс. Сез тагы кызасыз, господин Лыков.

Лыков. Уйлап кына карагыз, маен һер, нинди варварлык! Татарлар минем өемне сүтеп алып, үзләренә мәктәп салганнар! Уйлап кына карагыз, ул татар кызы.

Һанс (гаҗәпләнеп). Татар кызы? Улмы? Уйламас идем. Ләкин ул варвар кызы кеше кыяфәтле. Хәтта әйтер идем...

Лыков. Юк, ул шулай күренә генә, кеше түгел ул.

Һанс (Мәрьямгә карап тора). Вальштат. О! Сезнең бабаларыгыз Вальштатка кереп безнең немец рыцарьларын кискән.

Мәрьям. Әйе.

Лыков. Әйе, җавап бир, сезнең бабаларыгыз, хәтта бөек Германиягә үтеп керә алган.

Мәрьям. Дөрес.

Лыков. Дөресме, дөрес булса, кая соң бүген илең? Бармы җирен бармы синең телең? Нәрсәгә сугышасың син?

Мәрьям. Илем җирендә, җикәнем күлендә; синең кебек ил алып ил сатканым юк, князь. Юньле соравың булса бир, булмаса әнә хуҗаң, үзе сөйләшсен.

Лыков (кызарып бүртенеп). Нәрсә диде ул? Ах егылган орда! (Өстәлгә сугып урыныннан сикереп тора.)

Һанс. Шигырьгә бирелмәгез, вакыт тар, князь. Менә аның кәгазьләре... Сорагыз, Лыков. Синең анда балаң бар. Синекеме ул? Аска карыйсың? Ирең кем синең?

 Ул дәшми. (Балдакны күрсәтеп.) Ист дас эйре?

 Мәрьям. Я, майне.

Һ а н с. Аһа, ул немецча белә. Әйтегез, сезнең ирегез Булатмы? Ул командюр? Дәшмисез? (Сакчыларга.) Китерегез анда тотылган икенче кешене. (Сакчы чыга. Мәрьямгә) Кызганыч. Сез шундый кешенең хатыны. Җитмәсә бала белән... Күрәсегез килә торгандыр? Моны бит рәтләп була.

Мәрьям (сискәнеп). Ничек? Ул биредәмени?

Һ а н с. Түгел, әмма аны китерү сезнең иркегездә булса? Ул бит мондый чибәр хатынын ярата торгандыр? Һәм сез дә... Ә? Дәшмисез?

Мәрьям. Мин аңламыйм сезне.

Һ а н с. Хәзер аңлашылыр. (Алдына каләм куя,) Алыгыз. Рәхим итеп языгыз, минем артымнан: Кыйммәтле Булат. Мин балаң белән бергә әсирмен. Шушы егерме Дүрт сәгать эчендә безне коткару синең иркеңдә. Бүтәнчә безне дөньяда юк сана. Әгәр күрешергә теләсәң, очрашу урыны...

Югарыдан Иоһан һәм бер конвой җитәкчелегендә Прасковья белән Маруся төшәләр.

Прасковья. Җибәрегез, җибәрегез. Ник тотасыз безне? Кая башлык?

Һ а н с. Бу ни?

Иоһан (бик зур хәтәр эт ачкан җитдилек белән Һанска килеп таптыра). Шырпы.

Һанс (карап). Безнең марка. Алардан табылдымы? П

расковья. Я хода. Мин аны таптым. Иелеп алдым; ә ул машинага барасың дип бәйләнә. Синең машинаңны беләммени мин?

Иоһан (Прасковьяга ыжгырып). А-а-а. Шартлатырга килдегезме?

Маруся. Нинди шартлату? Нәрсә сөйли ул? Без делегат. Белдеңме?

Лыков. Нинди делегат?

Маруся (Прасковьяга). Я әйт. Сине сөйләргә җибәрделәр бит. Прасковья. Менә, Кондаковкадан... Аннан безне крестьяннар җибәрде.

Иоһан. Менә инде бусын алдадың. Анда бер крестьян да юк. Авылда янмый калган өч өй бар. Барсы да качкан.

Прасковья. Син нәрсә, сөеклем. Булмый тагын. Без урманда посып утырдык. Кая без үз җиребездән китик? Менә хәзер кызыллар киткәч тә өебезгә борылып кайтабыз.

Маруся. Әни... Сиңа ничек әйтергә дип өйрәтеп җибәрделәр? Шуны әйт. (Һанска карап.) Сөйли белми ул. Безгә әйттеләр, монда, сезнең штабта, падиша атайдан килгән кеше иар дип... Бармени?

Лыков. Бар андый кеше. Менә мин.

Прасковья (Марусяга). Менә бит. Менә әйттем бит. (Лыковка.) Шәфкать ит, җәнабегез. Кызым... тезлән, менә ул. Безне крестьяннар сиңа җибәрде. Икмәк тоз белән.

Лыков. Икмәк, тоз белән?

Прасковья. Әйе, икмәк, тоз белән анда, авыл башында сине көтәбез, родимый.

Лыков (куанып, Һанска). Ишетәсезме? Ишетәсезме? (Прасковьяга.) Ә ник соң ирләр килмәделәр?

Прасковья. Я рәбби, ирләрдән кеше калдымени? Бер ике карт-коры; аларда куркалар. Ә, мин әйтәм, тукта, тотам да барам; алар падиша атайдан килгән олы кешеләр. Алар мине аңлар.

Лыков (чукынып). Господи, шөкерләр булсын сиңа, (Һанска.) Күрәсез, маен һер, бу хатынны? Менә ул иске руслык рухы. Менә ул, менә, көзге шикелле саф рус җаны. Революция нишләтә ала аны? Күрәсез, алар патша властен корып бир дип үзләре безгә киләләр. Һанс (сәгатен карап). Мавыкмагыз, эшкә күчегез, князь. Иван кертелә.

Маруся (үз алдына). Менә үзе...

Иван (кинәт этәрелгәндәй тукталып кала, Барсына да). Исәнмесез...

Прасковья. Иван! Балам! Минем улым!.. Син? (Ташланып Иван күкрәгенә башын басты, елый) Сине бәйләделәр?

Маруся (куркып үз алдына). Аx, үзен тоталмады?

Иван. Тынычлан... Биредә кешеләр... Саумы, Маруся?

Маруся. Көтмәгән идем...

Һанс. Семья?

Лыков. Бу синең анаңмы? Синең хатыныңмы?

Иван (авырлык белән). Әйе.

Л ы к о в. Син кем?

Иван. Менә. (Документын аңа бирә.)

Лыков (укый). Бу кәгазьне күрсәтүче Иван Иванов... (Кәгазьне Һанска биреп) Концлагерьдан... (Иванга.) Ә син бире ничек эләктең?

Иван. Минем авылга кайтып барышым. Менә күрәсез бире фронт аркылы чыгарга туры килде.

М а р у с я (Прасковьяга төртә). Я тор. Уралма.

Һанс (кәгазьне карап, Лыковка). Сөйләшергә ярый...

Лыков. Я менә, Иванов, син безгә кирәк кеше. Без хәзер синең белән, синең семьяң белән бергәләп авылыңа барырбыз. (Хатыннарга.) Ишеттегезме? Башлык сезнең теләкләрегезне кабул итә. Аңа рәхмәт укыгыз. Моңа каршы сездән шул гына шарт: биредә, белүсез, партизаннар отряды йөри. Сез аларны тотып бирешергә тиешсез.

Прасковья. Ай атакаем. Без аларны ничек тота алабыз? Алар бит качып йөриләр. Бар да кораллы.

Лыков. Юк, сез безгә урыннарын гына әйтегез. Аларның башы хатын кеше,

Яшка. Сезнең авылмы ул?

Прасковья. Безнең авылда андый исемле кеше юк. Яшко... Аны Москва ягыннан җибәрелгән бер хатын диләр.

Лыков (яза). Әһә, әһә. Димәк, Яшка, Москва ягыннан килгән, хатын. Партийныймы?

Маруся. Авылда Василий дядяй әйтә белмәсме? Анда сорарсыз.

Лыков. Ярый. Авылга да җитәрбез. Сез безгә моны тотып бирешсәгез, илдә беренче кеше булачаксыз. Җир, су, урман... бай булачаксыз.

Һанс. Сузасыз, князь. (Тегеләргә.) Я, я, әйтегез фамилияләрен: сезнең авылдан кем, кем партизан?

Бейбст тавышы. Аен, цваен; аен, цвей... Уф! (Тартма күтәргән Захарны кертә. Үзе дә тирләгән.)

Һанс. Кире алып чык аны, Бейбст. (Әйләнеп.) Я, авылыгыздан кемнәр партизан?

Захар (шалт итеп тартмасы әмиргә төшә).

Һанс. Ни ул? Бейбст. Нишләдең син? Күтәр! Ник төшерәсең син? Захар. Күтәрәсем килми!

Бейбст. Ах, син шулаймы, рус? Бунтовать итәсең?

Һанс. Безнең эшебез бар. Сук авызына!

Захар. Сук, сук! Курык мыйм мин синнән, фашист! Әйе. Сиңа партизан кирәкме? Менә бел алайса —мин! Мин партизан! Ашыгып баскычтан менә башлый.)

Һанс. Аһа әйттеңме? Кая бара ул? Тот, Бейбст. Чәнеч!

Захар. Үтер, курыкмыйм мин! Син җәлләд! Син түбән мәхлук!

Бейбст. Бет! (Аркасына штык белән чәнчә.)

Захар (артка каерылып). Партизанмы? Әйбәт итә ул сине, булдыра партизан. Син аны артыннан эзлә, ул синең каршыңда. Әнә тот! Синең алдында ук тора ул Яшко. Ләкин сиңа аны тоту насыйп булмас, фашист. Кулың җитмәс! (Егыла, үлә.)

Һанс. Биредә тозак! Тотыгыз үзләрен!

Маруся. Ах! Кинәт Маруся белән Прасковьяны тотып алалар. Һанс (берәмбгрәм йөзләренә карап, тукталып). Менә ничек? Күрәм, күрәм, сез бик беркатлы саф рус җанлы кешеләр. Пәрәвез үрәсез? Безне начар корылган хатыннар тозагына төшерергә уйладыгыз? Үзегез эләктегез? Кем Яшко? Син?

Прасковья. Ай атакаем!

Һ а н с (Марусяга). Күрәм, күрәм күзләреңнең ничек янганын, син?

Маруся. Юк. Бу кеше үлем ачуыннан безгә күрсәтеп үлде. Сез шуңа ышандыгыз?

Һанс. Иоһан. Китер кыздырылган кыскычны, кыс бу хатынның беләген!

Иоһан. Ист.

 Прасковья. Ай атакаем! Бар да һәлак булды.

Һанс (кыскыч белән Праскосьяга килә). Кем ул Яшко? Әйт, күперне кем җимерде? Прасковья. Ай атакаем! Иван (арага кереп). Калдыр, господин офицер...

Һанс (ана). Бу син? Безгә концлагерьдан килүче? Безгә шушы кәгазьне син тоттырдың? Синең гаиләң партизан гаиләсемени? Бәйләгез үзен!

Иван. Ә юк, монсы булмас!

Мәрьям (бу вакыт эчендә хат язып, күкрәгендәге күгәрченгә бәйләп, торып). Гражданин Иванов! Сез ахрысы Иванов? (Һанска.) Лаен һерр обер лейтенант, җибәрегез аны... Куегыз бусын да. Ул түгел, бу да түгел.

Һанс (кыскычны җибәрә).

Мәрьям. Сез эзләгән кеше мин.

Һанс. Син? Ничек, ничек?

Мәрьям. Мин партизан.

Һанс. Бәлки син Яшко?

Мәрьям. Әйе, мин Яшко.

Лыков. Син биредә язулы. (Укый.) Мәрьям Ихсанова.

Мәрьям. Мин Ихсанова, кушаматым — Яшко.

Һанс. Син батальон командиры Булат хатынымы?

Мәрьям. Бар да мин... Мин биредә эшләр өчен җибәрелгән отряд башлыгы. Болар безнең кешеләр түгел.

Прасковья. Я хода!

Маруся. Бу мөмкин түгел! Ничек ул...

Мәрьям. Ник мөмкин түгел? (Һанска.) Алар бу киемемә карыйлар. Кием ул калып. Ул маскировка гына, күрәсез, мин аны ертам. Менә, менә. (Баскычка чигенгән хәлдә күлмәк изүен аера. Аннан ак күгәрчен очып чыга. Аның канаты гүләгән тавыш ишетелә дә, баскыч төбендә күздән югала.)

Лыков. Я алла! Бу ни? Бар да. Күгәрчен! Аның күкрәгеннән... Ак күгәрчен! Һанс (пистолетын алып баскычка бара). Атыгыз үзен. Ат. Почта күгәрчене.

Иоһан. Кая... Ул инде юк. Очты!..

Һанс (Мәрьямгә). Азиат! Син нишләдең? Нишләдең?

Мәрьям. Ни тиеш булса шуны эшләдем. Үтер.

Һанс. Ул отрядына хәбәр җибәрде. Ул немецча сөйли. Дөрестән дә, безнең тылга эшкә җибәрелгән кеше ул.

Лыков. Ул, ул. Ул анда минем имениемне талаган! Поганая татарка. Бу ул! Иоһан. Мин аның кулында автомат мылтыгы белән әсир алдым. Дөрестән дә ул нинди шәфкать туташы?

Маруся. Иван... Әни... Үтенегез, бәлки башлык...

Иван. Әйе. Әйе. Князь. Бәлки сез... аның үлемен безгә тапшырырсыз. Гыйбрәт булсын, без аны крестьяннар алдына алып чыгып...

Һанс. Үлем? Ансын без үзебез сайларбыз. Чишегез бу крестьяннарның кулын. Без сезне, урынсызрак җәберләдек. Ләкин, күрәсез, бу начар нәтиҗә бирмәде. Лыков! Алып китегез боларны авылга; команда сезне озата барыр. Князь, корып бирегез аларга яңа власть... Команда, һальт! Алып чык аларны, князь.

Лыков (честь биреп). Субутейль! Бар да чыгалар.

Һанс. Иоһан. Ал мылтыгыңны, бар син дә. Әллә ник шуларның күзеннән шикләнәм. Озатыш.

Иоһан. Субутейль! (Чыга.) һанс (Мәрьямгә туктала). Я кызый Яшко. Автоматлы шәфкать туташы. Күперләр җимерәсең? Күгәрчен белән эш итәсең? Хатын герой! О! Күзләреңнән күрәм мин сине, сары токым. Я? Турыдан сөйләр вакыт җитте. Кайда отрядың? Кешеләрең кем?

Мәрьям. Сез бик яхшы беләсез. Мин барыбер сезгә бер нәрсә дә сөйләмәячәкмен.

Һанс. Үз сүзлелек? Ләкин синдә үз сүзлелек булса, бездә көч бар. Көчкә дәүләтләр буйсына. Я? һаман дәшмисең? Тышта бомба шартлау һәм ах, вах дип йөгерешкән тавышлар ишетелә. һанс. Бу ни? Әй, кем бар анда? Нәрсә ул? Иоһан канлы бармагын югары күтәргән, ашыгып баскычтан төшә.

Иоһан. Бинт, бинт!.. Бәхетсезлек, маен һер! Күрәсез, ул делегаткалар нишләде?

Һанс (кесәсеннән бинт алып аңа ыргыта). Шушы хатыннармы? Алар сезгә һөҗүм иттеләрме? Яхшылап сөйлә.

Иоһан. Менә бит урман авызына гына кердек. Теге хатынның яше кинәт иелде дә агач төбеннән бернәрсә алды. Аның артыннан икенчесе дә алып торып конвой өстенә ыргытмасыннармы! Ул икән аларның алдан яшереп куелган.

Һанс. Граната ыргыттылармы? Шушы хатыннар? Кая соң алар?

Иоһан. Кая? Качтылар! Мәрьям. Качтылар, ай бәхет!

Һанс. Ә конвой? Кая конвой?

Иоһан. Нинди конвой! Беркем калмады.

Һанс. Ә теге рус? Концлагерьдан?

Иоһан. Кая! Ул да алар белән! Бер шайка!

Мәрьям. Иван да?. Ай шатлык! Димәк бар да, бар да котылды!

Һанс. Иоһан! Син бу варвар кызын куандыру өчен килдеңме? Нишләдең син үзең? Кая син?

Иоһан. Кая мин... Күрәсез яралы. Мин нишлим? Ата алмыйм. Алар бит безнекеләрнең автоматларына чаклы алып качтылар.

Һанс (телефонга). Алло. Уналты. Ун мотоциклет Кондаковка юлына... Партизаннар. Әйе, куарга. (Әйләнеп.) Кая князь?

И о һ а н. Ул да үлде. Мәрьям Князь Лыков!.. Ул да СССР туфрагыннан җир тапты. Барыгызга да, барыгызга да аршин ярым җир!

Һанс. Нәрсә булды бу? Дөньяда иң мәкерле без идек, шушы кыргыйлар бездән дә мәкерле булып чыктымы? (Мәрьямгә.) Бу син, орда кызы, син тантана сөрәсең! Бу синең эшең! Ләкин син безнең кулыбызда.

Мәрьям. Үлемнән ары нишли алырсың? Үтер! Мин аларны коткардым. Күрәсез, мин шатлыгымнан биергә хәзер. Ят мине!

Һанс. Атып үтерү? Юк, ул синең өчен бик җиңел җәза булыр иде. Яшконың башы безгә кыйммәтерәк: без сине... Без сине асачакбыз. Асудан да элек мин үзем шушы пычак белән синең күкрәгеңә кызыл йолдыз уячакмын. Синең аркаңа пычак белән казып Яшко дигән исемең язылачак. Ул бөтен Россей мужикларына гыйбрәт булып торыр.

Мәрьям. Теләгәнчә яз. Ләкин аңа беркем дә ышанмас! Мин Яшко түгел.

Һанс. Яшко түгел?

Мәрьям. Соң билгеле. Син бит аны хәзер генә үз кулларың белән чыгарып җибәрдең!

Һанс. Мин? Мин Яшконы чыгарып җибәрдем?..

И о һ а н. Мин хәзер аңладым, маен һер. Яшко ул граната ыргытучы, һанс. Син Яшко түгел, кем син?

Мәрьям. Күрәсез, шәфкать туташы.

Һанс. Димәк син Яшконы качырдың? Яның өчен син калдың? Бу җинаять!

Мәрьям. Бу шәфкать. Ләкин синең миең караңгы. Син аны аңламыйсың, фашист.

Һанс. Яхшы. Исеңдә тот, туташ, әле безнең кулыбызда синең балаң бар! Сискәндеңме? Әһә!

Мәрьям. Ник мәшәкатьләнергә? Сез ул бала белән мине әсир алдыгыз, бәлки әле сез аның белән үк штабы белән Булатны да әсир алырсыз...

Һанс. Әһә. Баланың үлемен теләмисең?

Мәрьям. Минем балам юк. Син мине оялтасың, фашист.

Һанс. Ә бу балдак? Бу синең бармагыңнан? Син Булат хатыны?

Мәрьям. Балдак... Ул истәлек. Юкка син мине аның хатыны дип уйладың. Мин кыз кеше, фашист.

Һанс. Син кыз кеше. Син Булат хатыны да түгел? (Иоһанга.) Юк. Минем йөз сеңерләрем тартыла. Тамырларымнан кан качты. Иоһан! Бу нинди халык? Ул, үзенең чиксез шәфкате, вөҗданы белән мине, минем кебек кешене мәсхәрә кыла! Кулымнан Яшконы тартып ала. Яшкосы минем кешеләремне кыра... Иоһан! Мин аны җәза кылуны сиңа тапшырам. Син аңа барлык кан йолаларын үтә, аннан олы юл өстендәге каенга чыгарып ас! Яс, тизерәк күз алларымнан алып кит, Иоһан!. (Аңа арты белән торып бау ыргыта, үзе, аларга карамыйча, нервылы рәвештә өстәлгә барып, никель стаканны каты йомарлап тотып, эчемлек сала. Кулы тетри. Стаканы шешә башына бәрелеп тыкырдый.

Иоһан (бауны алып, Мәрьямгә). Я, кузгал. Үзең бара аламсың? Әллә җитәкләргәме сине? Мәрьям (кулыннан этәреп). Кирәк түгел.

Мәрьям баскычтан менә. Артыннан Иоһан бара. Һанс аларга арт белән торып, тиз-тиз эчә. Аның тешләрендә стакан шыкырдый.

ПӘРДӘ төшә  

БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче пердәдәге иске лагерь урыны. Андагы зур каен инде туп ядрәләре астында яшен аткан шикелле булып теткәләнеп беткән, тик бер генә корыган ботагы калган. Кулы артка бәйле Мәрьям белән аны китерүче Иоһан блиндаж авызыннан күтәрелә. Юл буйлап киләләр.

Иоһан (каенны карап). Менә ул каен. Я, туташ. Сине асар өчен биредә шуннан да яхшы агач юк. Күрәсең уртанчы ботагын? Шунсы яхшы булыр. Менә мин хәзер аңа бу бауны әләм. (Ыргыта, бау кире төшә.) Ах, җен! Сине шактый югары күтәрергә туры килә дә, нишлисең. Аның урынына үзегезнекеләр бинокль белән сине ерактан күреп торырлар.

(Тагын ыргыта, бау эленә.) Искәртеп куям: зинһар өчен чәбәләнмәскә, елап тавыш чыгармаска! Нигә кирәк? Барыбер файдасы юк. Мин үзем, күрәсез, тыныч канлы кеше. Әмма, хатын-кыз чинавы дигән нәрсәне күтәрә алмыйм. Ул ансы, билгеле, безгә ирләрне асу күңеллерәк әлбәттә... (Элмәген рәтли. Һаман аңа карамаска тырышып.) Шулай итеп... Соңгы бурычыңны үтәргә хәзерлән, туташ.

Мәрьям. Мин әзер.

Иоһан (карап алып, үз алдына). Әлегә тыныч, варвар кызы. Аса башлагач... (Аңа.) Тапшыра торган сүзең, я берәр нәрсәң юкмы?

Мәрьям. Кемгә? Нәрсә тапшыра алам соң мин?

Иоһан. Кемгә? Теләсә менә миңа булсын! Ә инде минем белән кызыксынсагыз, мин үземне сезгә таныштыра алам. Рәхим итегез: мин Гамбург стриттан Иоһан Мюнхер. (Бу вакытта ул каен төбендә авып яткан калын агачның өстенә менеп бауның озынлыгын чамалый һәм элмәген ясау белән мәшгуль.) Анда өйдә минем анай карчыгым бар. Хатыным бар. Балам бар... Ә мин, күрәсез, ул хәтле мактанырлык бай түгел. Синең бйт әле өстеңдә яхшы халат, юбка... Аягыңда ефәк оеклар. Минекеләргә биреп калдырырлык бер әйберең дә юк дисеңмени?

Мәрьям (оекларына карап, оялып). Сезгә минем оекларым кирәкмени?

Иоһан. Миңа бар да кирәк. Ни өчен сугышам соң мин?

Мәрьям. Ләкин бит сез аларны... соңыннан да салдырып ала аласыз.

Иоһан. Соңыннан... Мондый җирдә аны алдан алып кую тынычрак була ул, туташ. Офицер килеп җитсә, безнең ишегә күп тәтеми ул. Я, ярый, нишлисең. Соңыннан алырмын. Турысын әйткәндә, миңа синең үзеңне тотуың ошады. Оберлейтенант шул хәтле явызланмаса, бүген кич сине үзе файдаланачак иде, ә мин... күрәсез, практиграк кеше. Мине ул эш аз кызыксындыра. (Җайлап бетеп.) Булды. Сиңа, туташ, иң элек бу авып яткан агачка менеп басарга туры килә; аннан... Я нәрсә сөйләп торырга? Болай да билгеле. (Төшә.) Син бар, менә тор. Бер генә суырып алыйм. Әллә ник шул адәм асар алдыннан берәрие тартсаң, җиңел була. Мәрьям чак кына хафалы йөзе һәм чак кына иелгән башы белән, икеләнмәстән тыныч һәм җай атлап ауган кисә өстенә менеп, бау астына барып туктала.

Иоһан тәмәкесен кабызып, үз алдына башын селтәп куя. Гаҗәп бу кыз.

Кулы артка бәйле Туш Бейбст каравылы астында юл буйлап киләләр.

Б е й б с т. Әйдә, әйдә, кызуырак атла! Туш. Юк... Мин атлый алмыйм... Син мине чокыр ягына алып барасың... Бир, бер генә тын алыйм! Бейбст. Атла, атла! Уңга! Шулай ук син аңламыйсыңмыни? Үтенәм синнән, әйт башлыгыңа: складны мин шартлатмадым. Ул Иванов! Бейбст. Кеше өстенә киләсең, рус! Туш. Кеше? (Карап.) бу кем? Ихсанова? Кемне күрәм! Бусин бире? (Тезләнеп.) Син бит, син немецча яхшы беләсең, әйт аларга, үтенәм синнән: үтермәсеннәр пленныйны! Мин бит гаепсез, гаепсез!

Мәрьям. Шомлы синең хәлең, Туш: син аскылык астында торган хатын-кыздан шәфкать сорыйсың... Туш. Я рабби... Мин ни күрәм. Синең баш очыңда элмәк... Алар мине дә атарга алып баралар! Әйт, нәрсә бу? Мин бит болай уйламадым. Үлем! Ничек аягыма күтәрелим? Ничек барыйм? Атачаклар... Мине! (Җылый.)

Мәрьям. Сиңа карарга да чиркәнеч. Үз туган җиреңдә, ләкин дошманнарың аяк астында хур булып тузанда ятасың. Кемгә син кирәк? Ник син үзеңне үзең үтермәдең? Туш (үкенечле). Ах! Ник мин үземне үзем үтермәдем! Мин нишләдем! Күз алдым караңгы... Үз-үземне белешмим. Кызган мине! Мин нишлим? Нишлим?

Мәрьям. Тор! Соңгы минутыңда булса да ир бул. Бурычыңны егетләрчә үтә, Туш.

Туш. Рәхмәт... (Тора.) Син үзең дә минем хәлемдә... Алай да син мине тынычландырдың, күрәсең, миңа инде авыр түгел. Алып кит, мине, сакчы! (Атлый башлый. Бейбст аны алып китә.)

Иоһан (үз алдына). Гаҗәп... (Мәрьямгә.) Мин сине бик көттермимме, туташ?

Мәрьям. Зыян юк.

Иоһан. Син үзең гаепле...

Мәрьям. Ә мин күрәсез, үкенмим.

Иоһан. Үкенмисең... Әйе. (Үз алдына.) Гомеремдә болай булганым юк иде. Нәрсә соң бу? Кыз булса да барыбер дошман бит инде. Нәрсәсе уңайсыз соң? Дәшми ичмасам... Ул карышсын да мине кыздырсын иде. Ә мин кызулык белән аны... Эх... (Аңа кыек күз салып.) Син миңа сине асуы бик күңелле эш дип уйлыйсыңмыни?

Мәрьям. Һич...

Иоһан. Юк, син уйлыйсың! Әйт: син куркасыңмы миннән?

Мәрьям. Юк.

Иоһан. Ничек юк. Бит, хәзер син минем кулымнан асылачаксың! (Кызып.) Ничек син курыкмыйсың миннән?..

Мәрьям. Шулай. Син мине куркытасың, ә миңа курканыч түгел. Үтә күрәм, син көчсез кеше, Иоһан.

Иоһан. Ах... Карагыз аны, мин көчсез кеше! Мин? Сине кулыңда автоматың булган хәлдә әсир алучы!

Мәрьям. Бала белән килеп? Юк. Ул көч түгел, мәкер!

Иоһан. Мәкер? Сезнеңчә инде без бик тәкәллефләнеп, сездән рохсәт сорап кына сугышырга тиеш идек. Син нәрсә? Көләсең?

Мәрьям. Үкенечкә каршы көлә алмыйм. Син миңа кызганыч, Иоһан.

Иоһан. Кызганыч дисең. Мине! Карагыз аны. Үлем алдында басып торган кыз мине кызгана! Ә син беләсеңме, затсыз җенес, син шушы хәлеңдә бер минут артык сулавың өчен дә миңа бурычлы!

Мәрьям. Юк, киресенчә, син үзең миңа бурычлы!

Иоһан. Сиңа? Мин сиңа бурычлы? Мин? Тулы кыйммәтле немец? Йөз процентлы арий каным белән? Мин?.. Вәхши татар кызына бурычлы?..

Мәрьям. Ул ягыңнан да бәхетсез син, Иоһан. Синең тамырларыңда нәкъ дүрт йөз грамм вәхши татар каны!

Иоһан. Ничек, ничек?

Мәрьям. Әйе. Син алдандың, Иоһан. Синең йөрәгеңдә минем кан!

Иоһан. Ничек әйттең? Ничек ул синең кан?

Мәрьям. Шулай. Бәлки син үзеңә җибәрелгән кан банкасының өстенә күз дә салмагансың. Ул мин. Мин — Мәрьям Ихсанова.

Иоһан. Син Мәрьям?

Мәрьям. Мин Мәрьям... Синең хәлең чыннан да шәп түгел. Күрәсең, син минем каным белән миңа балам хөкемендә.

Иоһан. Мөмкин түгел!

Мәрьям. Бичара кеше. Син үз тереклегеңә сәбәп булучы кызларны асу белән шөгыльләнәсең. Кем сине шундый итге? Гитлер? Иоһан (агарып, пышылдап, аңа кулын, селтәп). Җитте! Эндәшмә! Син юлбашчы өстенә сөйлисең. Монсына мин рөхсәт итә алмам!

Мәрьям. Синең анда хөрмәтле анаң бар, бәлки инде ул анда, юлбашчың мәрхәмәте аркасында, урамда калып, ачтан үлә торгандыр. Ас тизрәк, халатымны анаңа җибәр, үлә калса аңа миннән кәфен булсын...

Иоһан. Юк! Безне тапкан ана урамда калмас. Юк! Безне җиңүче Иоһаннарны тудырган ана ачтан үлмәс! Мин аңладым. Синең бар сүзең мыскыл! Дошманның бездән үч алуы. Муеныңа кидер ул җепне. Хәзер күтәреләсең. Башка сүзең юк?

Мәрьям. Юк... Тик менә бер хат... (Селкенеп хатны төшереп.)

Иоһан. Сихырче! Күз буяучы азиат! Укыйсым юк минем синең зәһәр белән тулы хатыңны! Син хәзер генә мине тудырган анага тел тидердең! Бөек милләтнең бөек вәкиле булган саф арий канлы немкага! Моның үзе өчен генә дә син асылырга лаек! (Бауны тотып, боерып.) Бу якка кара!

Мәрьям. Юк, минем илем бу якта. Хуш, әни! Газиз туган халкым! Күземнең соңгы нуры сиңа булсын! Соңгы сулышым синең белән тынсын!

И о һ а н. Ах! (Җепне тарта, Мәрьям югары күтәрелә. Ут сүнә. Яңадан яна. Ауган агач өстендә ап-ак булып сузылып яткан Мәрьям күренә. Аны Иоһан хәзер генә асып үтереп кире төшергән. Аның өстендә буш бау селкенә.)

Иоһан (агачка таянган һәм бер кулы белән бушаткан әдебен тоткан килеш). Менә ул! О, селкенми. Инде селкенми! Нинди тын... Ә бер генә минут нинди дәһшәтле сүзләр ишеттем мин аңардан. Ә хәзер... Аннан җирдә калган тик шушы хат. Хат. Гаҗәп! Миңа бу вәхши кыз хат калдыра... Нинди хат? Кем телендә? Кемнән? Әгәр дә мин аны алып карасам? Адресын гына? Язуын гына? Ә нәрсәдән куркам соң мин? Менә кызык! (Хатны ала.) Соң аның нәрсәсе бар? Билгеле... Гади бер кәгазь. Менә язуы... Адресы. (Укый.) Иоһан Мюнхерга. (Агарып, калтырап.) Ә? Бу миңа?.. (Ачып укый.) Углым Иоһан. Бу анам хаты! (Укый.) Мин анаң соңгы хәлемдә сиңа бу хатымны язам... Өебез һава бомбасыннан җимерелде... Ә? Ничек? Ничек? Нәкъ безнең өйгә? Минем башыма?.. (Укый.) Тик синең өчен генә эчем яна. Алай да биредәге яраланган анаң белән, урамда җимерекләр арасында калган балакларыңны да онытма. Ни дә булса трофея җибәрергә тырыш. Анаң.  (Башын тотып чүгә. Торып.) Анам! Әйе! Белсә идең син бу тырышлыкның ни икәнен! Мин бала күтәреп менә бер кыз әсир алдым, ул мине үлемнән коткаручы булып чыкты, аны да үз кулым белән астым. Ә йөрәгемдә... Минем йөрәгемдә аның каны калды!.. Нинди шомлы сугыш булды бу?..

ЭПИЛОГ

Каты бер шартлау. Сәхнә караңгы була. Анда шартлаган снарядлар чагылуы белән очкыч улавы һәм туп тавышлары күкри башлап, сәхнә, бер якты, бер караңгы шәүләләр биюе белән тула. Мәрьямнең ак халаты буенча шәүләләр һәм күләгәләр йөгерә. Блиндаж ышыкларыннан үтеп, ауган немец силуэтлары артыннан аларны кисеп эзәрләгән кызыл гаскәр күләгәләре үтә. Бераздан кайдадыр отбой уйный. Сәхнә бердән яктыра. Янда шул ук Мәрьям гәүдәсе ята. Үзгәреш шунда гына: аны аскан каеннан сынып салынган коры ботаклар белән, жирдә үлеп яткан дошман гәүдәләре генә өстәлгән. Ашыгып бер яктан Маруся, икенче яктан Иван керә. Маруся (Иванга), Бер жирдә дә күренми. Шулай ук алып киттеләр микәнни?

Иван. Кая, кем алып китсен! Күрәсең, бөтен жирдә алар үлеге. (Иоһанның үлеген күреп,) Менә күрәсең, берсе кулына хат тотып үлгән. (Ала, карап, Марусяга.) Яз, укы.

Маруся (алып укып карый), Тро...фе...я...

Иван. Трофеямы? Алайса өеннән язганнар! Алар аннан шуны сорап язалар! Трофея! Жәдрә сиңа трофея!

Маруся (хатны ташлап). Кара! Бу шул безнең теге каенмы?

Иван. Әйе, хәтерлимсең, теге вакыт, без синең белән шул каен төбендә үбешеп аерылышкан идек. Инде аны яулап алуыбыз өчен. (Үпмәкче була.)

Маруся. Иван, тукта!

Иван (кинәт Мәрьямне күреп). Ә? (Кулын җибәрә.)

Маруся. Бу ул! Я алла! Үтергәннәр! (Катып кала.)

Иван. Ул, иптәш Ихсанова... (Кулын алып.) Мине ике мәртәбә үлемнән коткарган бу нечкә, баһадир куллар! Үкенеч! Бу изге кешене мин бер үлемнән дә алып кала алмадым! (Көрсенеп Мәрьям башы очына тезләнә.)

Маруся. Нинди газап чиккән, бичара. Безнең өчен! (Кулы белән йөзен басып, кинәт.) Мһ, гһ! (Марфа, Федор һәм башка партизаннар керә.)

Марфа. Я алла!

Федор (сузылып карап, акрын). Шәфкать туташымы? Аны командир эзли иде. Әйтергә кирәк. (Китә.) Артта бер тавыш кычкырып. Биредә партизаннар! Биредә, биредә! Булат, байракчы һәм берничә кызыл гаскәр керә. Булат. Кая алар? Исәнмесез! Иван! Маруся! (Кочаклап күрешә-күрешә.) Яулап алган туфрагыбыз белән котлыйм сезне! Я. Берсен дә җибәрмәдегез, арсланнар, бар да бире калдымы? (Кинәт йөзләренә карап.) Тукта, сез нәрсә! Кая соң, безне монда жыйган төп баһадирыбыз, мин күрмим.

Иван. Үкенеч, иптәш командир, без аңа өлгерә алмадык.

Булат (бер-ике атлап, күреп).

Мәрьям... (Кулын алып, йөзен басып җиргә чүгә. Байракчы, кызыл гаскәрләр һәм башкалар туктап кала.)

Прасковья (Илдусны күтәреп килә). Әйдә бала, әнә алар бары да биредә; әйдә! Бичара бала! Көчкә табып алдым, куркуыннан блиндаж төбенә үк кереп, жиргә сырынып утырган.

Булат (йөзен күтәреп бала ягына карый, Мәрьям нең кулы кулыннан төшә). Илдус!

Прасковья. Әйдә, Илдусчик, менә әтиең! Менә күрдеңме, ул сине дошман кулыннан коткарырга килде.

Баланы Булатка бирә. Булат Илдусны кочаклап күкрәгенә коча да, үзе күз яшен күрсәтмәс өчен, башын баланың күкрәгенә яшерә.

Прасковья (һәммәсенә карап). Ник сез болай тын? (Мәрьямне күреп.) Я алла! Мәрьямкәй! (Үзен тыя алмый кычкырып елап җибәрә.) Әй, бичара! Әй, бичара!

Булат. Илдус, улым! Минем балам! Коч мине, нәни кулларың, белән, нык коч! Ә? Син апа дисең... Аңа карыйсың. Әйе, әйе. Ул апа... Безне монда җыйган Мәрьям апа... Үлде! Синең өчен, безнең өчен, безнең бәхетебез өчен, туган газиз илебез өчен корбан булды, бөек халыкның баһадир кызы Мәрьям туташ.

Байраклар иелә. Акрын гына пәрдә төшә.

БЕТТЕ