Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК

Батырлар үлеме белән һәлак булган, куркымсыз разведчик орденлы Николай Андреевич Ильинга багышлыйм бу хикәямне.

Автор.

Без кара таш өстендә утырабыз. Югарыда наратлар шаулыйлар. Күк йөзе, чибәр кызның нәфис шәле кебек, зәп-зәңгәр. Түбәндә, тау итәгендә, Логи-Ярви күле җәелеп ята. Искәндәр ялтырап торган ераклыкка карап, әкрен генә җырлый:

Только белая пена играет,

Только синее море поет...

Мин аңа таба борылам һәм аның, гадәттә, җылы елмаю белән эретелгән кара күзләрендә ниндидер бер моңсулык барлыгын күрәм.

— Искәндәр, Зәйнәптән хатлар аласыңмы соң? — дип сорыйм мин. Ул тиз генә җавап бирми. Кашлары кысылган, киң ияге алга чыккан. Ул уйлана бугай.

— Их, дускай, — ди ул кинәт йомшак тавыш белән,

— Аңламыйсың син диңгезченең йөрәген! Диңгез романтикасы ят сиңа. Диңгез синең өчен бер су гына! — Искәндәр тирән итеп сулый һәм көчле пафос белән болай дип өсти: — Диңгез! Сөйкемле дә ул, куркыныч та ул, матур да ул, моңлы да ул. Аның көчлелеге, чикләнмәгән киңлеге, ак күбекләр чәчеп үкергән дулкыннары, ачы тавышлар белән кычкырып очкан акчарлаклары!.. Ә син, штурвалны көчле кулларыңда уйнатып, давылга, котырынган стихиягә каршы барасың. Шушы минутта күңел никадәр канатлана да, йөрәк нинди зур горурлык белән тибә. Их, аңламыйсың син, дустым, диңгезченең йөрәген!

Искәндәр тына. Аның уйчан йөзе хәзер бөтенләй үзгәргән инде: җанланып, яктырып киткән, күзләре очкынланып яна, борын яфраклары дерелдиләр.

— Вакыт, — ди ул һәм җәһәт кенә урыныннан күтәрелә, яңа автоматын аркасына ташлый. Шул көнне кич белән без разведкага китәбез. Юлга чыгып, бер сәгать чамасы вакыт үткәннән соң, зур күл ярына килеп туктыйбыз. Командир тар һәм тирән култыкка күрсәтеп,

— Көймә шушында булырга тиеш,— ди. Искәндәр тиз генә чишенә дә суга керә һәм аяклары белән күл тюбен айкап, көймәне эзли башлый.

— Мескен крейсер икән,— ди иптәшләрнең берсе, ярым ватык көймәне ярга сөйри-сөйри. Күз ачып йомганчы көймә эченә тулган суны түгәбез, мачта маташтырабыз, ә җилкән урынына плащ-палатка ярап куя. Яр артта кала. Ә барасы юл бик ерак әле. Мин суга өйрәнмәгән кеше, шуңа күрә үземне начар хис итәм. Искәндәр миннән көлә. Үч иткәндәй таң алдында давыл күтәрелә, күл кабарына.

— Иптәшләр, ишкәкләргә ныгырак басыгыз, — дип кычкыра Искәндәр, һәм караңгыда аның кар кебек ак тешләре ялтырап китәләр.

— Күл түгел бу, дуслар, диңгез, чын диңгез!

 Көймәгә бик тиз су тула. Без, бризент чиләкләр белән, суны түгәбез. Ләкин давыл һаман туктамый. Тирә-якта кара дулкыннар үкерәләр. Киемнәребез манма су була, үзебез бик нык арыйбыз. Күп вакыт үткәннән соң гына алда кара кыя һәм агачлар күренә. Көймәне шул якка борабыз. Туктыйбыз. Җирдә безнең Искәндәр һәрвакыт алдан йөри. Ул сак, һәрбер чокыр, һәрбер куак һәм таш аның өчен әһәмиятле. Ул, чын следопыт кебек, урман китабын ялгышмыйча укый. Икенче көнне без дошманның ерак тылында идек инде. Юл кырт борылып, уйсу җиргә төшеп киткән урында засада ясадык. Акфиннар монда үзләрен бөтенләй тыныч хис итәләр. Без засадага ятканнан соң озак та үтми, юл буйлап ялгыз фин үтеп китә. Аның аркасында винтовка. Ябык атлары әкрен генә юрталар. Вакыт-вакыт ул нәрсәдер кычкыра һәм атларын чыбыркылый.

— Үткәрегез! — ди безнең командир кыска гына. Без, үзебезне көчкә тыеп, туган җиребезне таптаучы бу килмешәк бандитны җәзасыз үткәрәбез. Чөнки безнең бурычыбыз башка: безгә мәгълүматлы тел кирәк. Шуңа күрә бик озак көтәргә туры килә. Юл әйтерсең үлек, бинокльләр белән тирә-юньне никадәр генә күзәтсәк тә, юлда бер генә кеше дә күренми.

— Түзем, иптәшләр, түзем, — ди безнең командир күңелебезне күтәреп Инде караңгы төшеп килгәндә еракта, юл буйлап безгә таба чаптырып килгән ике атлы күренә.

— Менә болары безнеке! — ди Искәндәр шыпырт кына,—хәзерлән! Күз ачып йомганчы юл аркылы бау ташлап, нык итеп агачка бәйлибез. Аннары барсы да тына. Без, хәтта, сулу да алмыйбыз бугай. Тик, тояк тавышлары гына якынлашканнан якынлашып киләләр. Яшелле саргылт масхалат кигән Искәндәр юлбарыс кебек, сикерергә хәзерләнә. Мин аның ялтырап торган күзләрен күреп шулай уйлыйм, юкса ул шул кадәр нык яшеренгән, хәтта янына ук килсәң дә күрә алмассың. Бау турына җиткәч, атлар кинәт туктыйлар. Шул ук секундта мин юл буендагы чокырдан сикереп чыгып, ярсыган атның тезгененнән эләктердем, ә Искәндәр, эһ итәргә дә ирек бирмичә, ат өстендәге фин офицерын иярдән тартып төшереп, бугазыннан ала. Башка иптәшләр икенче финның эшен бетерәләр. Куркудан котлары очкан финнар, дер-дер калтырап,

— Рус, атма. Без биреләбез, — дип ялвара башлыйлар. Мескен, куркак бәндәләр! Озакламыйча әсирләрнең кулларын, авызларын бәйләп, атларны тезгеннәреннән тотып, урманга кереп югалабыз. Ләкин кайтасы юл баткаклы сазлар, текә таулар, урман чытырманлыклары аркылы үткәнгә, без, атларны суеп ташларга мәҗбүр булабыз. Ял да итмичә үзебезнең крейсерыбызга ашыгабыз. Менә, күл дә күренә. Яр янына да килеп җитәбез. Тик, көймә яшереп куелган урынында юк. Бу хәл безне курсыбызны үзгәртергә һәм сагаерга мәҗбүр итә.

— Монда нәрсәдер бар, — ди безнең командир, — ашыгырга кирәк. Эзгә төшүләре мөмкин. Озак та үтми, командирның шикләнүе дөрескә чыга. Без артыбыздан куып килгән финнарны сизеп алабыз. Искәндәр, ядрога алга китәргә мөмкинлек тудырыр өчен, дошманны тоткарлап торырга приказ ала. Ул өстәл сыман зур таш артына яшеренә. Алда ачык сазлык. Сирәк-сирәк кенә корган агачлар, вак-вак чыршылар күренә. Сазлыкның аръягында финнар. Без икенче үргә менгән чакта, артта, Искәндәрнең кыска очередьларын ишетәбез. Шул ук вакытта финнарның кул пулеметлары ата башлый. Аннары барсы да тына.

— Үтерделәрме әллә?! — дип тынычсызланып уйлыйм мин. Ләкин берничә минуттан соң, бөтенләй икенче якта Искәндәрнең яңа очередьлары ишетелә. Исәп!

—Эзне яшерә, егет! — ди иптәшләрнең берсе. Командир алдан билгеләп куелган ракетаны һавага чөеп җибәрә. Без уңгай үргә күтәрелеп, круговая оборона корабыз. Командир Искәндәргә ярдәмгә тагын ике кеше җибәрә. Ядрода без өчәү калабыз. Атышлар бер тына, бер яңадан көчәяләр. Әсирләр, үз кешеләренең якын идәнлекләрен сизеп, әрсезләнә башлыйлар. Ләкин маңгайларына автомат терәгәч, телләрен тешлиләр һәм ахыргача селкенмичә яталар...

Безгә ярдәм килә һәм без Искәндәрне эзләргә юнәләбез. Финнар, безнең белән бәрелешергә теләмичә, ашыгыч рәвештә чигенәләр. Безнең бер группа аларны куып китә, икенче группа Искәндәр янына ашыга. Ләкин...

...Биек, манарасыман, текә кыя. Аның алгы ягы әзрәк сөзәк, арт ягы теп-текә булып, упкынга төшә. Карелиянең карт аучылары бу тауга Үлем кыясы дип исем биргәннәр. Аларның сөйләвенә карагайда, ач бүреләр боланнар көтүенә һөжүм иткәндә, урман сылулары шашып, шушы Үлем кыясына чабалар һәм куркыныч һәлакәттән котылу нияте белән антң түбәсенә күтәрелеп, башлары белән упкынга юнәлеп, арт аяклары белән бүреләрдән араланалар. Ә көчләре беткәннән соң үлем ачысы белән упкынга сикереп, һәлак булалар икән... Искәндәр финнарны ядродан ерагырак алып китә-китә, менә шушы Үлем кыясының түбәсенә килеп менә. Финнар үзләренең күплеген күреп һәм үзләренең коллегаларын коткарудан өметләрен өзеп, ничек кенә булса да Искәндәрне исән килеш кулга төшерергә һәм үзләренең барлык кара ачуларын аннан алырга уйлаганнар булса кирәк. Патроннары беткәнче Искәндәр атыша. Аннары ташлар эшкә китә. Тау башыннан коточкыч көч белән тәгәрәп төшкән ташлар юлларына туры килгән финнарны изәләр. Бер кешенең бу кадәр нык каршы торуы финнарны чыгырларыннан чыгарып жибәрә. Алар котырынып алга үрмәлиләр. Туктаусыз аталар, рус бирел! дип кычкыралар. Вакыт үткән саен Искәндәрнең хәле читенләшә бара. Ташлар бетә. Яраларыннан кан ага. Ләкин ул үлем турында уйламый. Аның кайнар йөрәгендәге дошманнарга булган нәфрәт үлемнән көчлерәк.

Я, тагын кайсыгыз! — дип кычкыра ул. Искәндәр кулын кесәсенә тыгып, үзе өчен саклап йөрткән иң актыккы патронын чыгара. Аннары башын күтәреп, якты күккә карый, күңеленнән сөйгән кызы Зәйнәп белән саубуллаша да, әкрен генә упкын кырыена шуыша.

— Юк, —ди ул кинәт үз-үзенә.— Бу патронны үземә атарга минем хакым юк. Актыккы патрон да фриц өчен! — Һәм ул, инде кыя түбәсенә менеп өлгергән финны атып мәтәлдерә. Искәндәрнең сызланып торган тәне, тамырлары буенча ниндидер бер канәгатьләнү хисе йөгереп үтә. Ләкин бу хис озакка бармый. Диңгезче чиксез әрнү белән үзенең буш автоматына карый. Аннары жанлы тәнен кисеп ташлаган кебек, буш автоматын упкын төбенә ташлый. Хәзер аның бары бер хәнҗәре генә бар. Ләкин хәнҗәр белән хәрәкәт итәр өчен көч кирәк, ә Искәндәрнең көче секунд саен кими. Финнар, яңадан кыяга күтәрелергә базмыйча, бик озак аталар. Искәндәр вакыт-вакыт һушыннан яза, аннары яңадан аңына килә. Шулай ул үлә. Горур лачын кебек, дошманнары белән көрәшеп үлә ул. Көчсезләнеп барган кулы тартышып, бизәкле хәнҗәр сабын кыса. Менә, хәңжәр дә чыңлап кулыннан төшеп китә. Аның күз алдыннан соң мәртәбә ак томан эчендәге көчле диңгез, дошманнарга ут ачкан крейсеры күренеп үтә. Хушыгыз! ди ул күңеленнән. Искәндәр каты бәрелүдән аңына килә. Дәү фин акырып, аның өстенә ташлана. Искәндәр инстинкт белән дошманының бугазыннан эләктерә һәм, актыккы көче белән артка ыргылып, үзе белән бергә дошманын да өстерәп, упкынга оча...

Мин батырның канлы гәүдәсе янында башымны түбән иеп, басып торам. Йөрәгемдә чиксез ачу һәм әрнү. Кулларым тагын да көчлерәк итеп автоматымны кысалар.

— Мин ант итәм, атам, анам исеме белән ант итәм: дустымның канын җирдә калдырмам. Рәхимсез рәвештә үч алачакмын!

Хәрәкәттәге армия.

Январь, 1943 ел.