Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОМИССАР

I

Кузгалырга боерык көтәләр иде. Биек наратлар төбендә сугышчылар, үзара сөйләшә-сөйләшә, шинельләрен төрәләр, винтовкаларын, автоматларын көйлиләр. Хат йөртүче кызылармеец озын наратка эленгән почта ящигыннан ин соңгы мәртәбә бер өем хат алып сумкасына сала. Үләнгә җибәрелгән иярле ат, хуҗасы чыгып атланганны көтеп, сусыл саз үләннәрен чүпләп йөри. Юан наратка эленгән таракан сәгате, ашыга-ашыга тикелдәп, бу сазлы урманның тын минутларын саный. Бер кырыйда учак янына чүгәләп ике кызылармеец чәй кайнатып утыралар. Учакның зәңгәр төтене, биек наратларга урала-урала, аксыл күккә таба күтәрелә. Барсы да хәзер. Котелоктагы актык чәйне эчәсе дә, аннан соң, менә бу төбендә бер-беренә сыенышып йоклаган җәенке куакны, сәгать эленгән биек нарат белән тар сукмакларны калдырып, кая табадыр юлга чыгып китәсе иде. Моннан өч көн элек бу батальонның сугышчылары, дошман ныгытмаларына ут өермәседәй бәреп кереп, күрше частьның бер батальонын дошман авызыннан йолкып алганнар, фашист гаскәрләрнең кан тамыры булган зур бер юлны урталай өзгәннәр, шуның белән сугышчан бурыч үтәлгән, хәзер инде яңа приказ гына көтәләр иде. Шул вакыт урман эченнән килеп чыккан бер сугышчы,

— Кая капитан, кая комиссар? — дип йөгерә-йөгерә эзләп йөри башлады. Учак яныпдагылар сикерешеп тордылар.

— Нәрсә бар, Әхмәдиев? Әхмәдиев кулын гына селкеде. Аның каршысына, нарат ылыслары белән япкан тәбәнәк салаттан куе кара кашлы, үткен коңгырт күзле комиссар Чанбарисов килеп чыкты.

— Ни бар, Әхмәдиев?

— Безне немецлар камап алган, иптәш комиссар. Чанбарисов, аның янына ук килеп, туп-туры күзләренә карап торды.

— Каян беләсең? Кешедән генә ишеткән булсаң сөйләп тә торма!

— Уңда да, сулда да немецлар, үз күзем белән күрдем. Комиссар аңар берни дә әйтмәде. Бу әле камалуның үзе түгел, бу тирәдәге сугышларда мондый хәлләр бик еш очрый торган иде. Ул, икенче эшелонда резервта торган беренче батальон белән сөйләшергә уйлап, телефонист янына китте. Агач араларыннан берничә кызылармеец белән капитан Смекалин күренде. Ул гимнастерка изүләрен чишеп җибәргән, аның яшь, чибәр бите тирләп кызарып тора, күзләрендә тәвәккәллек, кискенлек һәм ашкыну ялкыны очкынлана иде.

— Ишеттеңме, капитан?

— Юк, ишетмәдем, үзем күрдем.

— Ул башы белән атыш тавышы ишетелә башлаган якка ымлады.

— Гасимов ротасына бөтен бер батальон килеп ташланды... Авыррак егетләргә...

Ул, житез генә борылып, төп янында чүгәләп утырган телефонистка дәште.

— Хәзер үк штабны бир миңа.

Тайга эшләми, иптәш капитан.

— Ни булган? Нигә ялгамадыгыз? Ул арада беренче батальонга бара •торган урман сукмагыннан носилка күтәргән берничә сугышчы күренде. Алар ничектер кечерәеп, носилка эченә сеңеп беткән элемтәче сержантны комиссар белән капитан янына китереп туктаттылар. Яралы сержантның хәле авыр иде, ул күзен ачар-ачмас,

— Немецлар... — дип кенә әйтә алды. Бу инде батальон чолганышта дигән сүз иде. Капитан, рота командирларына боерыклар биргәннән соң, төп өстенә тәмәке төрергә утырды. Аның бармаклары ашыга, чигә тамырлары уйнап-уйнап куялар, чыраенда шуннан башка бер үзгәреш тә юк шикелле иде. Ул, нидер әйтәсе килгәндәй, комиссарга карап алды.

— Алай, — диде ул көлемсерәп. — Менә бәхет. Икенче мәртәбә чолганышта калам. Ә, комиссар? Ошыймы бу сиңа?

Чанбарисов нидер уйлап әрле-бирле йөренә иде. Ул Смекалинга бераздан соң гына җавап кайтарды.

— Немецны кайда күбрәк кырып булса, шул төш мина һәрвакыт ошый.

 — Алайса теләгәнең булды инде, комиссар...

— Әйдә, киттек. Капитан белән алар бөтен азык запасын, сугыш кирәк-яракларын барлап, бер кулга тупларга куштылар. Моннан соң һәр патрон, һәр сухари кисәге санаулы булырга, ашау-эчү бик нык кысылырга тиеш иде. Хуҗалык эшләренә сәләтле булуы өчен иптәшләреннән интендант дип кушамат алган елгыр, җитез күзле, җыйнак гәүдәле кызылармеец Пересунько бөтен азык-түлекне кечкенә генә бер шалаш эченә җыештырып куйганнан соң, Чанбарисов аңа:

— Бу сәгатьтән башлап бер сынык икмәк, бер патрон да артык тотылмасын! — диде.

— Бер валчыгы да артык китмәс, иптәш комиссар. Юан нарат төбендә коммунистларның ашыгыч кына җыелышлары булып алды. Җыелыштагылар, автомат һәм винтовкаларын иңнәреннән алмыйча гына, комиссар янында түгәрәкләнеп тордылар.

— Немец командованиесе тәвәккәллегебез өчен, аның ярты меңләп солдатын кыруыбыз өчен бездән үч алырга тырышмаса, ахмак булыр иде, — диде комиссар.

— Сугышчыларга хәзер ачыктан-ачык әйтеп куегыз: безне немецларның бөтен бер дивизиясе камап алган. Шушы минуттан ук безне төрле яктан кыса башларлар. Хәл — авыр. Шулай да мин монда да бирешмәвебезгә ышанам. Каушамаска, гел кырырга, немецны ничек кенә булса да күбрәк кырырга! Менә безнең девиз! Чанбарисовның соңгы сүзен артиллерия һәм миномет гөрелдәсе басып китте. Немецлар, бер ыргылу белән сытып ташлау өчен, батальон урнашкан урман кисәгенә авыр артиллериядән ут ачтылар. Нарат урманы снарядлар улавыннан өзлексез үкерә, ыңгыраша башлады. Йөзәр яшьлек калын наратлар төбетамыры белән йолкынып чыга, юан агачлар берьюлы берничә җиреннән сынып, чырадай теткәләнеп бетә иде. Бу коточкыч ут өермәсе унбиш минуттан артыкка сузылды. Агачтар арасында йөгән тезгенен сөйрәп, әле бер якка, әле икенче якка сугылып чабып йөргән туры ат кинәт юк булды. Атның юкка чыгуын берәү дә күрми калды. Тик бераздан, үзенең яшел шалашы астына посынып утырган телефонист кына бер нарат ботагында йөгән тезгененең атынып торуын күреп, йөгәннең анда ничек менеп эленүенә башы җитә алмыйча, бик озак аптырап торды.

II

Немецлар, һәрвакыттагы шикелле, үз планнарының җиңеп чыгачагына ахмакларча бер ышану белән ышанып, артиллерия котырынуыннан соң төрле яктан атакага ташландылар. Смекалин белән Чанбарисовка әле бер рота янына әле икенчесенә йөгерергә, резервта торган кечкенә генә бер подразделениене басым ясалган урыннарга әлдән әле күчерә торырга туры килде. Алар караңгы төшәр алдыннан гына очраштылар. Смекалин кулын бил каешы белән муйнына аскан, чәчләре тирле маңгаена ябышып тора иде. Ул агачлар астыннан чыга-чыга ачык чырай белән Чанбарисовка дәште,

— Я, комиссар, әлегә бәйрәм безнең урамда шикелле. Ул, комиссарның әле генә китерелгән авыр яралылар янында фуражкасын салуын күреп, тынып калды. Яралыларны бере артыннан берсен ташып кына торалар, марле җитмә- гәнлектән, санитар үз күлмәген ертып бәйли башлаган иде инде.

— Безгә көчне саклый төшәргә туры килер, — диде комиссар.

— Болай барса, озакка түзә алмабыз.

Капитан, нидер исенә төшеп, иртә белән әйберләрен калдырып киткән кечкенә шалашка юнәлде. Ләкин, хәзер анда шалаш үзе түгел, хәтта аның урыны да калмаган, ул төштә зур түгәрәк чокыр казылган, ә ана саз суы тулып өлгергән иде. Смекалин, кулын селтәп, кире борылды. Хәзер әйбер кайгысы түгел иде. Немецлар, ул уйлаганча, бүген янадан атакага килмәсәләр дә иртәгә таннан башлап тагын һөҗүм башлаячаклары кен кебек ачык иде. Ул комиссарга:

— Роталарны чигендереп, фронтны бераз кыскартырга уйлыйм,—диде. Карангы төшү белән роталар батальонның команда пункты урнашкан урман кисәгенә таба чигенеп, яңа ут нокталары хәзерләделәр. Немецлар батальон естенә икенче, өченче көнне дә яктыру белән үк ата башладылар. Батальон урнашкан нарат урманы, агачлары кырылып, сәгать саен сирәгәя барды, саз туфрагы мең җиреннән актарылып, яраланган тән шикелле кискәләнде, ертылып бетте. Моңарчы яшел яфракка төренеп утырган урман куаклары, кара көеп, гарипләнеп калдылар. Ә кешеләр һаман да түзәләр, алар һаман да нык һәм сугыша иделәр әле. Алар төннәрен, бер-берсенә сыенып, куак төпләрендә йокысыз уздыралар, немецлар атакага ташланган саен аларны миномет һәм пулеметларыннан кыралар, тегеләр икенче кат килгәнче юеш шинельләренә төренеп тагын җылынырга, үзәкне өзеп ашыйсы килгәнне онтырга, аз гына булса да күзләрне йомып торырга тырышалар иде. Шәйхулла Чанбарисов, түмгәктән-түмгәккә посынып, аркылы-торкылы авып яткан агачлар арасыннан алдагы сызыкта ятучы сугышчылары янына китте. Ашыгыч кына казылган кечкенә окопларга астан су типкән, сугышчылар тамыры белән йолкынган агач төпләренә, снаряд чокырларына ышыкланганнар. Аларны сакал-мыек баскан, алар ябыкканнар, саз пычрагын ерып үрмәли торгач өс-башлары таланып беткән. Шулай да алар тыныч булырга, электән үк һәркайчан аерылмас юлдашлары булган беркатлы яшәү дәртен һәм үз көчләренә ышану өметен монда да сүндермәскә тырышалар, ачлык та, дошман камавы да ул хәтле сиздереп тормасын өчен, үзара сөйләшкәндәй итәләр, яки бер-берсенә сыенып, салкын тигән карынкы тавыш белән акрын гына нинди дә булса бер озын, көй сузарга тотыналар иде. Чанбарисов әнә шул яшәү һәм көрәшү дәртен сүндермәс өчен элек тә бик күп көч куйган иде. Комиссар үз эшеннән хәзер дә канәгать, ул дошман явының өстенә атылганда бу көрәш ялкынының бөтен батальонны дәһшәтле бер көч итеп беркетәчәгенә, бик нык ышана иде. Чанбарисов аларның һәркайсына жылы сүз тапты. Берсенә исеме белән дәште, икенчесенә тәмәке төрдерде, Урал эшчесе политрук Кабановка ул, тырышлыгы һәм сугышта аяусызлыгы өчен, бөтен ротасы алдында рәхмәт белдерде.

— Мин синең эшеңнән бик канәгать, иптәш Кабанов. Партия һәм туган ил синен бу тырышлыгыңны һичкайчан да онытмас. — диде.

Икенче берәүне, винтовкасын пычрак тоткан өчен, иптәшләре арасында шелтәләп оялтты. Чанбарисов сугышчыларның бер. төркеменнән икенчесенә йөри торгач, иң кыен участокта бер сәгатьтән артык миномет һәм артиллерия утына түзеп, атаканы кире кайтарган бер төркем сугышчылар янында тукталды.

— Кыенмы, туганнар?

— Бик җиңел түгел, иптәш комиссар.

— Җиңел булырга, сезнең һәркайсыгыз 15 фашистка каршы сугыша бит, — диде ул. Комиссар немецлар һәрвакыт атакага килеп чыга торган урман буена ымлады.

— Әнә күрәсезме, куак төбендә өем-өем яткан немец гәүдәләре — бары да сезнең эш бит ул. Сез кырган бит аларны. Кечкенә окоплардан күңеллеләнеп •киткән ачык йөзләр калыкты, төрле яктан тавышлар ишетелде:

— Безнең эш, иптәш комиссар. Килгәннәрен кире җибәрмәскә тырыштык. Китәр алдыннап ул аларга тагын берничә сүз әйтте:

— Онытмагыз, иптәшләр, без моннан фашист үләксәләре аша гына чыга алабыз. Ул үләксәләр нихәтле күп булса, безнең юлыбыз да шул хәтле кыскарак булыр.

— Точно, иптәш комиссар.

III

Пулеметчылар ротасы бер көн эчендә дошманның дүрт атакасын кире каккан вакытта бу рота искиткеч нык торган, политрук Шкредов бер үзе дистәдән артык немецны кырып салган иде. Бу хәбәрне ишетү белән комиссар, минометлар уты астында, шунда юнәлде. Кечкенә генә куак төбе. Саз үләннәре өстендә, йөзе ап-ак булып агарынган политрук ята. Аның янында, башларын иеп, күзләрен тутырып сугышчылары карап торалар. Комиссар аның баш очына иелде.

— Туганкай, ничек болай булды соң әле бу? Нигә миңа бая ук хәбәр итмәдең? Яраңны тизрәк бәйләргә кирәк иде бит...

Политрук калтыранган хәлсез куллары белән аңа таба үрелде.

— Сезнең приказыгыз үтәлде, иптәш комиссар, — диде. — Фашистларның бу атакасын да кире кактык.— Аннары ул, әллә ниләр әйтеп калдырырга теләгәнсыман, ягымлы итеп янындагы иптәшләренә карап торды.— Алтын кешеләр болар, иптәш комиссар... Болар белән сугышып була. Ә миңа ярдәм кирәкми, мин үләм ахырсы инде...

Чанбарисовның күзләренә мөлдерәп яшь килде. Шкредов, барлык эшләрен бетереп ял итәргә җыенган шикелле, тын гына изерәп китте. Дуслары аның күзләрен дә йомдырып өлгерә алмадылар, пулеметлар яныннан:

— Немецлар! — дигән тавышлар ишетелде. Караңгы иде. Агачлар арасыннан бөгелеп-сыгылып, болайга таба йөгерешкән карамчыклар килеп чыкты. Шкредов сугышчылары немецларның бишенче атакаларын каршы алдылар. Алар инде аз калганнар, бик аз калганнар, иде. Ләкин иртәнге сугышта үлгән сержант белән берничә кызылармеец та, әле тәне дә суынып өлгермәгән политрук та аларның аяк очында гына, ярты айның салкын яктысы астында, иптәшләренең әнә шул шомлы карамчыкларны үз яннарына җибәрмәүләренә ышанып, көтеп яталар шикелле иде. Шунлыктан бу юлы пулеметлар актык чиккә кадәр, немецларның ай яктысында күгәренгән зәңгәр битләре күренә башлаганга кадәр, атмыйча көттеләр. Комиссар бары шунда гына кулын күтәрде. Кинәт өч урыннан берьюлы давылланып ут өермәсе кузгалды. Немецлар нәләт уты белән кыеп салынган шикелле акырышып, тәгәрәшә башладылар. Алар акырышкан саен пулеметчыларның ачуы ярсый гына барды, алар үзләре өчен дә, үлгән иптәшләре өчен дә күңелләре булганчы үч алырга тотындылар. Чанбарисов янында кечкенә окоптан калыккан бер пулеметчы, пилоткасы белән битен сөртеп, үз-үзенә сөйләнгән шикелле:

— Бик мәгънәсез халык бу немец,— дип куйды. — Атып ектыңмы, чалып ташлаган дуңгыз шикелле, бөтен дөньяны сасытып кычкыра башлый. Әйтегез, пожалуйста, мин чакырып китергән мени аны? Шкредов куак төбендә бер ялгызы чәйрәп яткан килеш сугышчыларын байтак көтте. Алар политруклары янына бу юлы да буш кул белән килмәделәр.

IV

Ашарга беткәнгә өч көн бар иде инде. Кешеләрнең йөзләре сулыкты, алар күзгә күренеп ябыга башладылар. Сугыш туктап торган арада кайберәүләр котелокларына кызгылт саз суы салып ут өсгенә куялар. Учак чытырдый, котелок, чын аш пешергәндәге шикелле, күңелле итеп, кайный башлый. Ул озак кайный, ләкин аңа берәү дә якын килми, берәү дә тәмен татып карамый иде. Кем дә булса учак утына озак кына карап утыра да, каны качкан иренен ялмап,

— Их, аз гына ипи булса! — дип куя. Караңгы төшкәч саз мүкләре арасыннан авызга тәм кертерлек ак тамырлар, юасыман кыяклы үләннәр эзли башлыйлар. Чокыр саен тонып утырган чәй шикелле куе һәм тамыр тәме килә торган төче саз суын татып карыйлар. Ләкин ул лайлаланып иреннәргә сылана, күңелне генә болгата. Интендант Пересунько иң батыр егетләр белән өч көн рәттән үзебезнекеләр ягына үтәргә омтылып карады. Юк, кайсы якка гына борылсалар да, алар немец дзоты янына, аларның пулеметлары яки автоматчылары каршына барып чыгалар, зур өмет белән алып киткән капчыклары һәр көн буш кайта иде. Чанбаоисов сугышчылар белән сөйләшкәндә, аңа сакаллы-мыеклы, балачага атасы булган олы кешеләр, балаларча беркатлылык һәм бик табигый бер өмет белән: —

 Барсына да түзәбез, иптәш комиссар. Әмма бер генә телем ипи булсачы! —ди торганнар иде. Батальонның команда пункты хезмәтен үти торган сынык агачлар өеме янында, ике кулы белән башын учлап, капитан Смекалин нидер уйлап утыра иде. Ихтимал ул батальонының язмышы авыр булуы турында, көн саен җибәрә торган разведчикларның берсенең дә борылып кайта алмавы турында уйлагандыр. Әле пулеметлар исән, минометларның да миналары бетмәгән, ләкин тагын берәр көннән миналар бетәчәк, пулеметлар атудан туктаячаклар иде. Комиссар аның сулган йөзенә, йокысызлыктан арып кызарган күзләренә карап алды. Көне-төне бер минутка да тынып тормаган атыш астында яшәү һәм ачлык бу егетне дә какшата башлаган иде. Ул комиссарның аңа сынап каравын сизеп, кашларын җыерып куйды. Юк, капитанның әле сынатырга исәбе юк иде.

— Комиссар, — диде ул.

— Безнең разведчиклар кичә дә борылып кайтмады. Тәндә жаныбыз бар чагында бу шайтан сазлыгыннан чыгар өчен юл эзләргә кирәк. Мин бүген тагын разведка җибәрәм. Шалаш янына Әхмәдиев белән Калинин килделәр. — Ничә тәүлек йөрсәгез йөрегез, әмма, тел тапмыйча минем яныма кайтасы булмагыз, — диде капитан.

— Безгә дошманның көче күпме икәнен ачыкландырмыйча ярамый. Ул Пересунькога борылды.

— Синең анда берәр нәрсәң бармы? Интендант бу соңгы көннәрдә бөтен азык складын кесәсендә генә йөртә башлаган иде. Ул бүлтәеп торган чалбар кесәсеннән газетага төргән юка гына өч сухари кисәген чыгарды һәм аларны капитан алдына куйды.

— Иң актыгы, иптәш капитан. Сез боларны иң соңгы чиктә, бары авыр яралыларга гына бирергә кушкан идегез. Капитан, маңгаен уып, комиссарга карап алды. Барсы да тынып калдылар. Разведчик Калинин, берни дә алырга теләмәвен белдереп,'башың селкеп куйды.

— Алыгыз, — диде комиссар. — Юкса сезне фрицлар тычкан урынына буш кул белән буып ташларлар. Разведчиклар дошман ягына таба сузыла торган сазлы иңкелдән куаклар арасына кереп күренмәс булдылар. Комиссар белән Смекалин байтакка хәтле тыңлап утырдылар. Алар киткән якта тын иде.

— Уздылар... — диде Чанбарисов.

V

 Урман калдыгы өстенә караңгы төшеп, күктәге йолдызлар җемелдәшә башлаган гына иде, көнчыгыш яктан өйрәнчек самолетның пырылдап якынаеп килүё ишетелә башлады. Немецлар бу самолетны, төнлә ярканат шикелле баш түбәләрендә генә очып өзлексез бомба ташлап үзәкләренә үткәнгә күрә, каһәр төшкән кофе тегермәне дип атыйлар. Сугышчылар арасында шаяртып кына күкләр патшасы, яки дусларча Васька дип атала торган бу кечкенә самолетның мотор тавышы якынаю белән сугышчылар җанланып киттеләр.

— Васька немецларны тәпәргә китте,— диде берсе. Ләкин Васька, нигәдер еракка китмичә, гел батальон турысында әйләнгәли башлады. Бик күпләрдә өмет чаткысы кабынып китте. Кайсыдыр берәү,

— Егетләр, Васька безне эзләп йөри бит! — дип кычкырды. Васька агачларга тияр-тимәс кенә гел урманчык өстеннән әйләнә, гүя кич караңгылыгында нидер күрмәкче була, аның бу тирәдә ниндидер йомышы бар кебек иде. Сугышчылар аның ни дә булса ташлавын көтеп күктән күзләрен алмый, кайберләре хәтта, аның ишетә алуына чын күңеленнән ышанып,

— Васька, без монда, без монда! — дип кычкыра-кычкыра артыннан йөгерә иделәр. Ләкин тугай илнең күптән көтелгән бу канатлы илчесе караңгыда берни дә аера алмады булса кирәк, торган саен караңгылана барган урман өстендә бик озак әйләнгәннән соң, килгән ягына китеп күренмәс булды. Туган илләре ягыннан искән җилне дә сагынып, өметләнеп көтеп алган сугышчылар акрын гына яңадан шул яртылаш су тулгап окопларына, юеш чокырларга, агач төпләре янына таралдылар. Кайсыдыр авыр сулап,

— Их, Васька, шунда берәр капчык сухари гына ташлап китсәң ни була соң инде! — дип куйды. Ләкин Васикамның бу килүе дә файдасыз калмады. Ул сугышчыларда кечкенә генә булса да тагын бер өмет чаткысы кабызып китте. Шул көнне Чанбарисов белән рация начальнигы, азыксыз калган рацияне эшләтү юлын эзләп, төн буе баш ваттылар. Ахырда берничә минутка гына булса да элемтә ялганды. Командованиедән кичә У-2 нең батальонны таба алмавын әйтеп, бүген берничә урында учак ягып каршыларга куштылар. Икенче көнне караңгы төшәр-төшмәс әлеге кечкенә самолет пырылдап тагын килеп җитте. Бүген очучы, батальон өстенә җитәрәк түбән төшеп, моторын бөтенләй туктатты да гүя атка утырып узып барган кеше шикелле:

— Кайда ташлыйм? Сезгә бигрәк тә нәрсәләр кирәк? — дип кычкырды. Ләкин җавап ишетелгәнче аның самолеты өскә күтәрелеп әллә капларга киткән иде инде. Ул әйләнеп килеп яңадан тып-тын хәлдә караңгы күктән урман өстенә шуып төшә башлады. Аның каршына йөгерә-йөгерә әллә ничә аваз берьюлы:

— Шушында төшер, Васька, шушында! — дип кычкыра башладылар. Немецлар котырынып атарга тотындылар. Тик сугышчыларның анда эшләре юк, алар агач башларына орыныр орынмас кына баш өстеннән әйләнгәләп йөргән кара шәүләдән ниндидер әйберләр төшүен күреп. Ура кычкыра, шул тирәдә йөгерәләр иде.

VI

Әхмәдиев белән Калинин беренче көнне немецларның алгы сызыкларын күзәтеп уздырдылар. Аларга күп җирләрне түшләре белән шуышкалап узарга, куаклар арасыннан үрмәләргә, немецлар сизенеп ата башлаган чакларда сәгатьләр буенча саз суына кереп, посынып ятырга туры килде. Кайсы гына якка сугылып карасалар да алар. Һәр җирдә немецларның дзотлары һәм пулемет нокталары каршына барып чыктылар. Бер якта оалта чапкан тавышлар ишетелә, арттарак тракторлар үкерә, немецлар сазга агач түшәп юл салалар иде.

— Танклар кертмәкче булалар, күрәсең, — диде Калинин. Икенче көнне таң алдыннан алар немецларның саз өстеннән сузылган телефон кабеле янына килеп чыктылар. Якын-тирәдә беркем дә юк, тик немецлар ягында, сирәк агачлар арасындагы бер блиндаж өстеннән сыек кына булып төтен чыкканы гына күренә иде. Әхмәдиев иптәшенә карап алды, Калинин башы белән ымлап, кабельне кисәргә тотынды. Шуннан соң алар тагын бераз немецлар ягына үрмәләп бардылар да, чыбык өемнәре астына кереп, яшеренеп яттылар. Немецлар кабельне ялгар өчен һичшиксез килергә тиешләр ике-өч көннән бирле берәр сухари белән генә туенырга туры килгәнлектән хәлсезләнә башлаган бу ике егеткә өч-дүрт немецка каршы торырга туры килүе дә бик ихтимал иде. Алар тын гына көтә башладылар. Яктырып килгәндә немецлар блиндажы янында өч солдат күренде. Алар үзара нидер сөйләшеп алдылар да берсе кире блиндажга керде, икесе, саз пычрагын ерып, боларга таба килә башлады. Менә аларның аяклары шупырдаганы, мышнаганнары ишетелә. Немецлар, чыбык өемнәре яныннан узып, кабельнең өзелгән җиренә килеп җиттеләр. Алдагысы, кабель очын күреп, нидер кычкырып җибәрде, икенчесе автоматын тотып як ягына карана башлады. Ләкин шикләнерлек бернәрсә дә күренмәгәч, беренчесе кабельнең очыннан тотып нидер мыгырдана-мыгырдана аны бар көченә сөйрәргә тотынды...

Кинәт аның артында нидер шытырдап куйды, немец сискәнеп, тагын автоматына ябышты, тик разведчикның хәнҗәре аннан өлгеррәк булып чыкты, бер кизәнүдә немец ахылдап башы белән сазга барып төртелде. Икенче немец белән Әхмәдиев, бер-берсен буарга теләп, сазда аунаганда Калинин килен өлгерде...

Немец ефрейторы байтак җир сөйрәп барганнан соң гына анына килде, ләкин бу вакытта разведчикларны иптәшләре каршы алырга йөгерәләр иде. Немецны җилтерәтеп команда пунктына алып киттеләр. Ефрейтор үзенең куркак җанын яшереп калу өчен, нинди дә булса берәр ярык эзләгән шикелле, миңгерәүләнгән күзләре белән әле комиссарга, әле Смекалинга карады, гаҗәпләнгәнсыман иңбашларын җыерып куйды. Комиссар аннан:

— Гаскәрегез күпме?—дип сорагач, җиргә түгәрәк сызып өч бармагын күрсәтте.

— Сез алка эчендә... Сезне биш меңле немец гаскәре камап алган. Аңа бер сүз дә әйтмәделәр. Немецның очына-очыиа сөйләве, бер туктаусыз як-ягына каранып, кинәт кенә кашларын җыерып куюы карап торырга бик кызык иде. Немецлар, ефрейторларын урлап киткән өчен үч алмакчы булып, батальон өстенә миномет һәм пулеметлардан ут ачтылар. Немец солдаты калкынып аяк үрә басты да тәкәббер кыяфәт белән:

 — Без биш мең кеше, —дип куйды. Ул җитезләнеп китеп, кулы белән самолет пикега төшкән шикелле итеп ишарәләп күрсәтте, немец самолеты шикелле улый башлады. Бу аның, хәзер безнең самолетлар сезне бомбага тота башлыйлар диюе иде. Комиссар кәпәренгән немецны иңеннән басып җиргә утыртты. —

 Үзенең фюрере шикелле үк шарлатан булып чыкты бу! Алыгыз үзен! — диде. Ике ягына винтовкалы ике кызылармеец килеп басканнан соң гына немец йомшады, шуннан соң гына теле ачылып китеп, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә бер өзлексез сөйләргә тотынды. Фюрер токымы биргән мәгълүматлар берәүне дә каушатмадылар. Шулай да бу герсик гарнизонның хәле сәгать саен кискенләшә баруы һәркемнең күз алдында иде. Төш житәрәк яланның калку ягында танклар үкергәне ишетелә, башлады. Капитан Смекалин җибәргән икенче разведчиклар да:

— Немецлар, сазга күпер түшәп, безнең якка танклар кертәләр,—дип кайтып әйттеләр. Дошман озак көттермәде, яланга якынлашып килгән танклар, турыдан атып берничә ут ноктасын шунда ук юк иттеләр. Иң кыен минутлар җитте. Пулеметларның патроны бетеп килә, танкка каршы ата торган кораллар бөтенләй юк, гранаталар да санаулы гына калып бара. Бер ротаны кысырыклап, немецлар бүген тагын да якыная төшкәннәр, ут алкасы һаман кысыла бара иде. Капитан батальондагы актык гранаталарны җыйдырып, иң тәвәккәл сугышчылары белән танкларга каршы торырга китте, комиссар Чанбарисов, кечкенә окопларга сыенып дошман атакасын көтеп яткан башка сугышчылар янына юнәлде. Комиссар аларга: —

 Җиргә ныграк сыеныгыз, иптәшләр, тирәнрәк казып керегез,— ди иде.— Безнең үз җиребез бит ул, туган илебез туфрагы. Үз җиребезнең куйнында безгә нинди дошман да куркыныч түгел. Арган, йончыган сугышчылар җанланып киттеләр. Аларның йөзендә яңадан ышаныч нуры балкый башлады. Алар хәлсез куллары белән тырышып-тырышып окопларын тагын да тирәнәйтергә тотындылар. Комиссар аларга сокланып, дулкынланып карап торды. Немецлар, ун көннән артык кулларын тотып, әллә нихәтле солдатларын кырган бу кечкенә генә гарнизонның, бик күп төрле провокацияләргә һәм һәр көнне берничә мәртәбә атакалауга карамастан, һаман да нык торуына ачулары кабарып, бүген аеруча котырынып ябыштылар. Алар әле бер яктан, әле икенче яктан атакага киләләр, батальон урнашкан урында агачлар күптән кырылып бетеп, урман шәп-шәрә яланга әверелгән, агач төпләренә ышыкланып эшләнгән кечкенә шалашлар да күптән үк җир белән тигезләнеп беткән иде инде.

Батальонның хәле бик авыр, үтә авыр иде. Ләкин ул бүгенге атакаларга да түзде. Аның байтак сугышчысы сафтан чыкты, иңкел буенда төнлә белән тагын уннарча яңа каберләр калкып чыкты. Самолет ташлап киткән патроннар бетеп бара иде инде. Аның яңадан килүенә ышаныч бик аз, чөнки батальон биләгән урын көн саен кечрәя бара, хәзер анда немецлар ягына төшмәслек итеп әйбер ташларга мөмкин дә түгел иде. Шунлыктан төннәрен ике арада үрмәләп йөреп, үлеп калган немецларның корал һәм патроннарын җыя торган булдылар. Немецларга хәзер үз кораллары да ата, алар үз пуляларыннан да кырылалар иде.

VII

Камалуның ундүртенче көне иде. Күптән үк бозылган рация, бәхеткә каршы, кичкә таба кинәт телгә килде. Ләкин шифр белән хәбәрләшү өчен аның азыгы җитәчәк түгел, ә ачыктан-ачык русча сөйләшкәндә немецлар тыңлап торачак иде. Нишләргә? Сөйләшә торгач комиссарның йөзе яктырып китте, гүя аның уен аңлаган шикелле команда пунктыннан сөйләшүче кеше тынып калды, аның урынына, сазлык урманнарның арткы ягыннан, аның сөекле туган иленнән, ягымлы бер тавыш комиссарның туган телендә сөйләшә башлады. — Исәнмесез, иптәш комиссар. Моны кызылармеец Галимов сөйли.

— Исәнмесез, иптәш Галимов...

Шайхулла бер генә минутка дулкынланып алды. Ерактагы Агыйдел буйлары, яшелгә төренгән ямьле Башкыртстан иле, тау буе чирәмлегендә күбәләкләр куып уйнап йөри торган кечкенә кызы белән, зәңгәр урманнар ягына күзен текәп, нидер көтә торган сөекле иптәше төштәге кебек рәхәт булып күз алдына килде. Аның тәне кайнарланып китте. Күңелне сыкрата торган моңлы бер юксыну аны ничектер боектырып җибәрде.

Ләкин... Ләкин... ул тик хәзер әле барыннан да элек комиссар иде, дистәләрчә батыр сугышчыларның язмышы аның, комиссар Чанбарисовның, ныклыгына бәйләнгән, ул хәзер комиссар гына булырга, иң элек аларны гына кайгыртырга тиеш иде. Бер генә сулышка сузылган шушы дулкынланудан соң ул сугышчыга хас нык бер тавыш белән:

— Комиссар Чанбарисов тыңлый! — диде. Ничектер исән калган шушы бердән-бер куак төбеннән радио дулкыннары, аның туган татар телендә, сугышчыларның искиткеч батырлыгы, Совет кешеләренең тиңсез ныклыгы турында сөекле туган иленә хәбәрләр алып киттеләр. Чанбарисов, үз тирәсенә җыелып, радиодан ишетелгән һәр сүзне йотлыгып тыңлап торган сугышчыларына командир әйткән сүзләрне шул минутында ук кабатлый барды.

— Командование безгә дошманны кыруыбыз һәм нык торуыбыз өчен бөтен туган ил исеменнән рәхмәт белдерә, — диде комиссар.

— Алар безнең моннан соң да шулай нык торып сугышачагыбызга ышаналар, бездән ни кирәк дип, самолет килә калса тагын нәрсәләр җибәрик дип сорыйлар... Шунда кинәт тагын нидер булды, рация тынды, комиссар ярты сүздә бүленеп калды. Ләкин аның бит әйтәсе сүзләре, командованиегә җиткереп, сугышчыларның да күңеленә салып куясы кирәкле уйлары бар иде. Комиссар үз тирәсенә җыелган кызылармеецларга тагын бер карап алды һәм тынсыз калган микрофонга тантаналы, нык тавыш белән сөйләвен дәвам итте.

— Без актык тамчы каныбыз калганчы дошманны кырачакбыз, иптәш командир. Әгәр моннан соң бездән хәбәр ала алмасагыз, безнең барыбызны да ватаныбыз өчен батырларча корбан булдылар дип исәпләгез...

 Бу сүзләрдән соң нидер бик кадерле нәрсәләрен югалткан шикелле, барсы да тынып калдылар. Бераздан бер сугышчы, һәммәсенең лә уртак фикерен белдереп, дулкынланган тавыш белән:

— Дөрес әйттең, Шәйхулла абый! Үләрбез, әмма бер генә адым да чигенмәбез!— диде.

VIII

Алар башта өчәү үрмәли иделәр. Немецларның иллеләп солдаты Кабановның бер төркем сугышчысы өстенә акырышып атакага йөгерә башлавын күргәч, Чанбарисов иптәшләре белән аларга булышырга дип киләләр иде. Тик шунда кинәт гөрселдәп китте, күз алдыннан яшен яшьнәп үтте һәм ул, каяндыр әйләнеп төшеп, җиргә бик каты бәрелде. Аның башы чиктән тыш авыраеп аска тарта, күз алдында кызыл боҗралар уйный иде. Чанбарисов бөтен көчен җыеп,

— Тизрәк, иптәшләр,— дип кычкырды. Тик аның тавышын бер кем дә ишетми, аны ишетергә комиссар янында бер кем дә юк инде. Ул сәерсенеп башын калкытканда, әле генә үзе белән янәшә үрмәләгән Гасимов белән икенче бер кызылармеецтан кечкенә шинель кисәге белән янчек: каска гына калган иде...

Ул тешләрен кысып, канлы бармаклары белән саз пычрагын тырный- тырный, актык көче белән тагын алга... сугыш үкергән якка шуыша башлады. — Юк, бирелмәбез, бугазларын чәйнәрбез, әмма бирелмәбез, кырылып бетәрбез! Әмма бер генә карыш та артка чигенмәбез!

 Ул башын калкыта төшеп, бәлки берничә генә кеше булса да килеп җитәр дигән өмет белән тагын кычкырды.

— Иптәшләр, монда, минем белән алга! Бара торгач, ыңгырашкан тавышка гаҗәпсенеп борылып карады. Менә авыр яралылар ята торган куак төбеннән башы ак марляга төренгән политрук урынбасары Оськин калыкты. Менә аның артыннан ике мәртәбә-яраланып кулы иңенә асылынган лейтенант Мальков торды, аяклары, иңбашлары, күкрәкләре бәйләнгән яралы сугышчылар мүкәләп, үләннәргә ябыша-ябыша шуышып комиссар артыннан киттеләр. Аларның аякларына басарлык та җегәрләре юк. Алар бара торгач, яралары авыртуга сыннары катып, коелып, төшәләр дә тагын үрмәли башлыйлар. Аларның күзләре ачудан ут шикелле яна, алар иптәшләрен коткару өчен актык көчләре белән, иң соңгы көрәшкә күтәреләләр иде. Каршыдагы урманнан котырынган шикелле улашып соргылт яшел киемле исерек солдатлар атылып чыгалар. Аларның кулында автомат өзлексез чытырдый, алар йөгергән килешкә кычкыра-кычкыра пулеметларга гранаталар ыргыталар. Менә Кабанов төтен белән сөрем эчендә болганып күздән югала. Пулемет тынып кала. Автоматлар чытырдавы арасыннан якынлашып килгән немецларның эт куган шикелле һай-һулары, оләләлә дип кычкырганнары ишетелә. Комиссар сикереп торып алга йөгерде.

— Пулеметка, пулеметка! Менә пулемет янындагы балчык өеме ишелеп төшә, астан Кабановның пилоткасы, тузгыган чәче калкын чыга, аның куллары калтыранып яңадан пулеметка сузылалар. Хуҗасыз калган икенче пулемет янына ыңгыраша-ыңгыраша Оськин үрмәли. Күз ачкысыз кургашын яңгыры астында калган немецлар үлем җиле белән алып ташланган шикелле кире сөрлегеп, үлән арасында еландай бөгәрләнешә башлыйлар. Үлекләр арасында кая барырга белмичә шашынып арлы-бирле сугылган немецлар калдыгы өстенә, күрер күзгә куркыныч бер күренеш булып, яртылаш марляга уралган, аксак һәм сыңар куллы яралылар белән бергә тузгыган чәчле Кабанов һәм ярсыган Чанбарисов атакага ташландылар. Үлгән иптәшләренең үче, унбиш көн элек камалу һәм ач торуларының ачуын немецларның каны белән юып күңел булганнан соң гына алар аңнарына килеп, арып һәм җиңү куанычы белән канатланып, кире кайттылар. Аланның икенче башында булып узган кискен бәрелештән, капитан Смекалин да килеп җитте. Аның җиңе таланып төшкән, фуражкасы каядыр төшеп калган, ләкин ул берсен дә сизми, аның сугыш кайнарлыгы әле дә сүнеп җитмәгән иде.

— Я, комиссар, котла безне! Камалуның бүген ундүртенче көнеме? Ундүртенче көне. Бүген дә без җиңдек. Комиссар бу җиңүнең никадәр кыйммәткә төшүен яхшы белә иде.

— Тәбрик итәм, — диде ул. — Әгәр дә бездән монда бер генә кеше исән калганда да мин аның җиңүче булып чыгуына чын күңелемнән ышанам. Бу искиткеч хәлдән соң уйга төшкән шикелле, карангы булу белән ничектер фашист токымы да тынып калды. Күктә йолдызлар. Жирдә, үзләре шикелле үк яраланган, алар шикелле үк атналар буе сугыш дәһшәте астында иңерәп яткан, шушы бер тотам караңгы җирдә — алар, туган илләренең ышанычын, үзләренең сугышчылык намусларын каннары белән яулап калган гади совет сугышчылары. Кайсы шәрә җиргә яткан, кайсы автоматын кочаклап иптәшенең аркасына терәлеп яткан, снаряд аударган агачка аркасы белән сөялеп тынып калган. Алар, төрле милләт уллары, бер тугандай, бер-берсенә елышып, шундый үлем куркынычы астында, бары фронтта гына була торган чын туганлык, җан дуслыгының сүнмәс җылылыгы белән бер-берсен җылытып, тын гына утыралар. Төрле кесә төбендәге тәмәке тузаныннан төрелгән актык тәмәкенең кечкенә төпчеген иреннең очы белән бер генә тапкыр суырып иптәшләренә сузалар... Алар хәзер баштагы хәтле үк күп түгел, алар аз калган иде инде, ләкин алар, бер тотам совет җиренә сыенып утырган бу гади совет сугышчылары, хәзер дошманга элеккегедән дә куркынычрак иде. Чанбарисов янына сугышчы Логинов килеп утырды. Ул шактый олы яшьтәге сакаллы бер кеше. Рязань ягының колхозчысы иде. Йөткереп куйганнан соң Логинов:

— Мөмкин булса, минем бер сүзем бар иде,—диде — Сөйлә, Логинов, тыңлыйм. Ул арада алар янына төрле яктай тагын берничә сугышчы җыелды.

— Хәлебез җиңел түгел, иптәш комиссар, турысын әйтим...

— Шулай, әле безгә моннан авыррагына да хәзер торырга кирәк булыр. Логинов, сүзнең болай җайлы бәйләнеп китүенә куанган шикелле, җанланарак төште.

— Менә шул-шул... Безнең эшләр кыл өстендә. Бәлки менә бу актык төнебез дә булыр. Кем белә?.. Шундый чакта мин дә партиягә керергә тиеш... Сез моңа ничек карыйсыз, иптәш комиссар?

— Мин моңа бик шатланам, иптәш Логинов. Комиссар янына җыелган башка сугышчыларда селкенешеп куйдылар.

 — Миндә шулай дип килгән идем.

— Ие, миндә дә шундый уй туган иде...

Шул минутта ук партия комиссиясенең утырышы ачылып китте. Илнең намуслы уллары иң дәһшәтле, иң соңгы сугыш алдыннан партия сафына керәләр иде.

IX

Дошман боҗрасын җимереп чыгу турында приказны тирән дулкынлану белән каршы алдылар. Бу инде соңгы сынау булачак, монда сынатырга ярамый, бу сугышта дошманның бугазын чәйнәп булса да аны җимереп чыгарга кирәк иде. Кич караңгылыгында Чанбарисов, коммунистларны җыеп, аларга тагын берничә сүз әйтте:

— Без бу ут боҗрасын бары штыгыбыз һәм корычтай ныклыгыбыз белән генә җимереп чыга алабыз. Коммунистлар дошман өстенә беренче булып ташлансын, алар батырлык, фидакәрлекнен үрнәге булсын. Куе караңгылык эчендә кызу хәзерлек башланды. Яралыларны носилкаларга салдылар, билгә актык гранаталарны асып, көрәк һәм котелокларны тавыш чыгармаслык итеп бәйләп куйдылар. Төнге уникедә батальон актык һөҗүмгә кузгалды. Ике төркемгә бүленеп, дошманның урман кырына урнашкан дзотларына берьюлы ике яктан ташланырга, немецлар аңнарына килеп ут ачарга өлгергәнче, аларны сытып узарга карар ителгән иде. Сугышчылар, саз түмгәкләре арасыннан түшләре белән шуып, немец дзотларына таба үрмәләделәр. Тирә- як тын, бары үләннәр генә кыштырдап кала, яралыларның ыңгырашмаска тырышып авыр сулавы гына ишетелә иде. Алдан бара торган төркем якынлашып килгәндә, немец дзоты янында кинәт бер күләгә калыкты. Чанбарисов сикереп торып штыгын гына төбәгән иде, кемдер кизәнде, немец часовое эһелдәп җиргә ауды.

Траншея кырыенда йокымсырап утырган икенче бер солдат, кыймылдарга да өлгерә алмыйча башы ярылып, тапталып калды. Ул арада батальон юлы өстендәге икенче һәм өченче дзотларда нидер сизенделәр, кинәт кенә караңгыдан күтәрелеп чыгып, төрле яктан ябырылган бу шомлы кара шәүләләрдән коты чыккан немец часовое, үз тавышыннан үзе куркып, бөтен урманга:

—Рус, рус! — дип акырып җибәрде. Шул минутта ук, ике дзоттан да ашыгып йотлыга-йотлыга пулеметлар ата башлады. Бер генә секундлык каушау да бөтен эшне харап итәчәк иде. Ләкин капитан Смекалин ыргыткан гранаталар сулдагы дзотны җимереп ыргытты, комиссар группасы икенче дзоттагы немецлар өстенә ташланды. Дошман аңына килергә дә өлгермәде, бу төркем штык һәм көрәкләр белән алариың эшен бетереп, алга таба йөгерде. Урман арасында шау-шу һәм котырынган атыш купты, күккә уннарча ракеталар оча башлады. Тик бу вакытта ике төркем дә, дошманның ныгытылган урыннарын узып, үз частьларының оборона чигенә якынлашып киләләр иде. Алда ярдәмгә килергә хәзерләнеп, көтеп торган сугышчыларның куанычлы тавышлары ишетелде.

— Безнекеләр, безнең иптәшләр. Аларга кочакларын җәеп, Ура кычкыра-кычкыра каршы йөгерделәр. Камалудан чыгучыларны кочакларына алдылар, җиңеп чыгулары белән котлап кулларын кысыштылар. Шайтан сазы, шомлы карангылыкка күмелеп, артта калды. Күктә тибрәнешеп йолдызлар җемелди, алда тормыш, сөекле туган ил, хөрмәт һәм яңа сугышлар көтә иде.